- -
- 100%
- +

© Альфира Гайфуллина, 2026
ISBN 978-5-0069-1690-6
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
АДАШКАН КЫЗ
Поезд станциягә кояш баер алдыннан гына килеп җитте. Бөгелмә белән район арасы бик ерак та түгел югыйсә, һәрбер багана янында туктап кайткан поезд ничек тиз кайтсын инде! Тизлек тә җыя алмый, теләсә кайда туктый. Бер караганда ашыгасы да юк кызга, авыл ягына китүче автобус барыбер, соң гына, ике сәгатьтән генә булачак. Шуңа күрә Алсу, кечкенә чемоданын алып, вокзалга да кереп тормыйча, эскәмиягә барып утырды. Кара күзлеген салып, кулъяулыгы белән сөртеп алды да, яңадан киде. Сала алмый шул ул күзлеген… Күз кырыннан ярты битенә чаклы сузылган яра эзен әз булса да каплый ул.
Озак ялгыз утырырга туры килмәде кызга, иңбашына капчык, кулларына икешәр чиләк тоткан ике карчык, этешә-төртешә янына ук килеп утырдылар.
– Бу яшьләрне әйтәм, олы кешегә урын бирергә дә уйламыйлар, оятсызлар. Җитмәсә, караңгыда кара күзлеген киеп, кыланып утыра.
– Сөйләмәдә әйкәем. Кыйланышларына исең китәр. Шәһәргә чыгып китәләр дә, әллә кем булалар. Анда тәмәке тартып, аракы эчеп, кеше көлдереп йөриләр.
– Шулай итмичә, анда бит аларны беркем белми. Әти- әнидән аерылып, чыгып китәләр дә, иркендә йөриләр. Тотып сүгүче юк.
Алсу урыныннан сикереп торды да, вокзал ягына табан атлады. Бик ачуы да килмәде кебек аның бу карчыкларның сүзенә. Артыннан шундый кимсетү сүзләре ишетеп өйрәнде кебек ул. Йөрәгең таш кебек каткан булса, начарлыкка да ияләшәсең икән тормышта. Әле болары ни, авыл малайлары артыннан таш атып, нинди сүзләр генә кычкырмадылар:
«Урман пәрие үпкән, бүре талаган, адашкан… Син ямьсез, син ямьсез!»
Менә шулар янына авылга кайтамы? Гомер әйләнеп тә карамас иде ул якка! Алты ел кайтмыйча яшәде бит. Әнисенең туган көне булганга гына кайта Алсу. Аңа әнисенә дип алган матур ефәк яулыкны бирергә кирәк. Берничә көн торыр да китәр.
Шуның өчен генәме?
Алсу үзенә шундый сорау бирде. Шуның өчен генә кайтмыйсың бит Алсу! Алты ел буе имәнне күрәсең килде бит! Имән-почтаны. Аның куышында сиңа хат булыр дип өметләнеп кайтасың. Анда, озын чәчле егет турында берәр хәбәр булыр дип ышанып кайтасың.
Шулай уйланып йөри торгач, тәрзә пыялаларына чаклы тузанга баткан автобус килеп туктаганын да сизми калды. Башкалар белән кысылып-кысылып алга үтәргә тырышса да, үтә алмады, баскычта бер аягына гына басып, чемоданын эзли башлады. Аны бер озын буйлы ир кеше эләктереп алып, үзе белән алып кереп киткән иде.
«Чемоданың монда! -дип кычкырды озын буйлы, Алсуның төрле якка карап торуын күреп.– Чыкканда бирермен!»
Автобус авылга җитәрәк туктады.
Чемоданын алып, Алсу төшеп калды. Алар авылына башка төшүче булмагач, күзлеген салды. Бәрәңге бакчалары артыннан китергә кирәк, анда аны беркем дә күрмәячәк. Юл зират кырыннан үтсә дә, кемнеңдер мыскыллы карашын күргәнче, берүзе рәхәтләнеп атлар.
Әнисе кызын күргәч, елап җибәрде.
– Рәхмәт кызым, минем туган көнемне хәтерләп, кайтып җиткәнсең! Сал инде кызым күзлегеңне, өйдә башка кеше юк. Әтиең яланнан кайтып җитмәде әле, ул соң кайта. Икәү тәмләп чәй эчик-дип, әнисе өстәлгә тәм- томнарны куя башлады. -Дустың Әнүзә дә авылда, ике көн элек кенә кайтты.
Әнисенең бу сүзләренә бик шатланды Алсу! Шатланмыйча, ул бит аның авылда бердәнбер дусты! Үзен балачактан ничек хәтерли, Әнүзәне дә шул чактан белә. Курчагын кочаклап, таң белән килеп баса иде. Икесенә бер курчак, икесе ике яктан тотып, тыкрыкка кереп китәләр иде дә, көне буе шунда әрем арасында уйныйлар. Әниләре кич эзләп килгәч кенә кайтып китәләр. Курчакка өй төзеп, йомшак җирне казып, куллары караеп бетә иде. «Әхирәтләр» дип йөрттеләр аларны. Әнүзә пружина төсле кара чәчле, чәченә тарак кертә алмаганга, гел кыска чәч белән йөрде. Тәне дә шоколад төсендә. Алсу киресенчә, ак тәнле, озын чәчле. Мәктәпкә дә бергә керделәр. Бер парта артында утырдылар. Сигезьеллык мәктәпне бергә бетерделәр. Унынчы сыйныфны бетерергә дә исәпләре бар иде югыйсә. Әгәр шул хәл булмаса. Алсуның бөтен планнарын җимергән, нур сибеп торган күзләренә сагыш салган көн булмаса…
Авылда шимбәме, якшәмбеме, һәркөн эш. Монда шәһәр түгел, эшнең беркайчан да бетәсе юк. Алсу да тимер мунчала белән кырып, идәннәрне ялт итеп юып чыгарды.
Ихатада вак-төяк эшләрне эшләп ята иде, икетуган абыйсының улы Илдар килеп туктады. Өр-яңа мотоциклын күрсәтмәкче булыпмы, кычкыртып, тавыш чыгарып алды. Алсу, кара күзлеген киеп, исәннәшергә кулын гына сузган иде, авызын колагына кадәр ерган малай:
– Ничек матай? Әллә күрмисең дә инде, өр-яңа бит! -дип кычкырып җибәрде. -Миңа әти бүген көне буе йөрсәң дә була диде. Әйдә әйт, кайда барасың килә? Алып барам!
Барасы җире бар да бит, ничек бу малайга әйтергә соң? Якын да түгел, башка районга барырга кирәк. Барырмы ул анда? Сораша башламасмы? Моңа кадәр сер итеп саклаган вакыйганы сиздертмәсме?
– Минем бер җиргә барасым килә Илдар, иртәгә бара алабызмы?
– Юуук, иртәгә әти миңа матайны бирмәячәк. Бер көнгә генә бирде ул.
– Иске матай белән барып булмасмы?
– Искесе белән бер километр да китеп булмый. Юлда туктый да куя, -диде Илдар, як-ягына каранып.– Ярый, алайса мин киттем!
– Тукта, китмә!
Башка мондый форсат булмасын аңлап, Алсу өстенә җиңел күлмәген, җылы кофтасын киеп чыкты.
– Киттек алайса, бик кума түлке!
– Әни, без Илдар белән яңа матайда йөреп кайтабыз, мине югалтма!
Әнисе, йорт токмачы салып пешерелгән тавык шулпасын тарелкаларга салып, ярмаланып пешкән бәрәңгене турап ята иде.
– Эй, кызым! Кайтып кына кердең. Кая барырга җыендың ашамыйча да, ерак китмәгез, -дип, артларыннан кычкырып калды.
Каядыр кызын җибәрәсе килми иде ананың. Бер югалтып табылган бала бит ул. Табылырына да өмете беткән иде…
Асфальтка чыккач Илдар газга басты.
– Кайсы якка? -диде ул башын борып.
– Акбарыс ягына. Марийлар яшәгән якны беләсеңме?
– Белмичә, минем әнинең туган ягы икәнен оныттыңмы әллә?
Минем ул якка барганым бар.
– Илдар! Син ул авылга кергәнче борыл яме! Урманны беләсеңдер бит?
– Әллә урманга барасың килә? Бездә дә якында гына урманнар бар.
– Сорашма Илдар. Үзең теләгән җиреңә алып барам дидең.
Калган юлны сөйләшми генә үттеләр. Урман кырына җиткәч, Илдар матайдан төште.
– Монда эчкә юл юк. Матайны шушында калдырып керсәк кенә, -диде ул, матае белән аерыласын килмәвен сиздерерлек итеп.
– Син шушында кал, я, берәрсе матаеңны сүтәр.
– Урман эченә ялгыз керәсеңме? Тагын югалып калсаң?
Илдар әйтте дә, ялт итеп Алсуга әйләнеп карады.
«Ник әйттем? Үпкәләтсәм… Эх шушы телне», -диде ул, авыз эченнән генә.
Алсу аның сүзләрен гүя ишетмәде. Ул артына да борылып карамыйча алга атлады. Илдар да бераз ара калдырып, аның артыннан китте.
Шактый җир үткәч, Алсуны борчу алды.
Әллә дөрес бармыймы? Әллә имәнне кискәннәр? Күпме еллар үтте, аның бит бу якка бердә килгәне булмады.
Күңелен ниндидер шомлык басты. Кемдер аңа текәлеп карап торган кебек тоелды аңа. Кинәт башын уңга борып карады да:
«Менә ул, монда!» -дип, шатланып, кычкырып җибәрде.
Йөгереп барып, колачын җәеп, карт имәнне барып кочаклады.
«Исән, исән, -дип пышылдады аның иреннәре. Күзеннән аккан яшьләрен тыя алмады, агачны иркәләгән кебек кәүсәсеннән сыйпады.
Ниндидер тынлык урнашты кебек. Имән дә шаулавыннан туктап, күрешү тантанасы кичерә кебек иде.
Илдар килүеннән туктап Алсуны күзәтте.
«Нишли бу кыз? Кешене кочаклаган кебек имәнне кысып кочаклап тора. Кызык икән бу кызлар».
Алсу, бераздан имәннән аерылып, куе яфраклар арасына кулын сузып, нидер эзли башлады. Агачны әйләнеп чыккач, юан ботак астына кулын тыгып, бер кәгазь тартып чыгарды. Кат -кат укыды ул.
«Без күчеп китәбез. Алсу! Бервакыт килеп хатны укырсың дигән өметтә калам. Шушы адрес белән хат язырсың. Хуш сау бул! Михайло.
Бу сүзләрне генә ачык укый алды Алсу. Башка сүзләрне укый алмады. Яңгыр төшепме, алар юылып беткән иде.
«Киткәннәр. Башка беркайчан да очрашмаслар. Беркайчан да! Аны кайчандыр мыскыллаудан, ач үлемнән саклап калучылар киткәннәр».
Кызның йөрәген ниндидер ялкын көйдереп алды. Сүзен әйтәлмичә, иреннәре дерелди башлады. Соңгы вакытта дерелдәүдән тынып торган күз төбе, тартыша башлады, җиргә егылып, бертуктаусыз елады. Илдарның аңа иелеп нидер әйткәнен дә ишетмәде.
«Киткәннәр, я булмаса китәргә мәҗбүр иткәннәр», -диде ул әкрен генә. «Киткәннәр».
Җирдә күпме ятты соң Алсу? Ул күтәрелеп тирә-якка карады. Илдар кайда? Әллә ул аны калдырып кайтып киткәнме?
Сызгырган тавыш ишетелде. Урман читендә Илдарны күреп, Алсу аның ягына таба атлады. Күпме юл үтеп, монда чаклы килеп җиткәч, бәлки эчкә кереп өйне дә карап чыгарга? Илдар артыннан кереп, авылга кайткач сөйләп йөрсә? Бөтен авыл гайбәт сөйли башласа? Болай да:
«Кайда булдың? Ничек урманда югалып йөрдең?» -дип, җанга тияләр. Юк, юк, анда ул башка көнне килер. Анда ул үзе генә килер, беркемгә дә күренми йөрер. Бәлки Әнүзә белән килергә? Ул бит кешегә сөйләп йөрмәс. Берүзенә барыбер куркыныч. Тагын бәләгә очраса? Я, Аллаһым, нишләргә миңа? Чынлап та күченеп киткәннәрме?
Шундый уйлар белән Алсу, Илдар янына килеп җитте.
– Тагын кая барабыз? -диде Илдар.
– Мине авыл очында төшереп калдыр да, кайтып кит, дустым Әнүзә кайткан диләр, аның янына керәм.
Авылга кайтып җиткәч, Алсу, матайдан төшеп, дусты янына кереп китте.
Кочаклашып күрештеләр. Әнүзәгә үзенең иртәгәгә төзегән планнарын сөйләмәкче иде, Илдар килеп керде.
– Кайту белән түткәй сине сораячак, мин аңа нәрсә әйтергә тиеш?
Әйдә, мин алып чыгып киттем, мин алып кайтып, өеңә кертеп куям. Бергә кайтабыз. Синең өчен җавап тотасым килми!
– Биш минут кына көт-дип, килеште Алсу.-Хәзер китербез.
Дустына иртәгә бер матай табып, бер җиргә барып кайтырга кирәклеген әйткәч, Әнүзә:
«Проблема юк, үземнең матай белән барабыз», -диде.
Шатлыгыннан Алсу елмаеп куйды. Ярата ул, бик ярата үзенең Африка дустын! Очкыннар чыгып торган кара күзле, кара тәнле шушы балачак дустын ничек яратмасын ул? Кечкенәдән кап-кара шушы кызга авыл халкы «Африка» дип исем кушкан. Ишелеп чыккан аксыл иреннәренә чаклы Африка кешеләренә охшаган ул. Ак тешләрен күрсәтеп елмайса, кояш чыккан кебек. Гаиләдә алты бала үскәннәр, тик ул гына шундый кара тәнле булган. Һәрчак күтәренке күңелле, бию, җырга оста кыз ул. Клубка керсә, кулыннан гармун төшми. Теләсә кемгә «сдача» бирә ала. Аның янына авыл егетләре якын килергә дә курка кебек. Аңа серне дә сөйләргә була. Ә иртәгә аны Әнүзә кереп алачак, ашыкмый гына барып, бөтен җирне карап чыгарга була.
Илдар өй каршына килеп туктады.
– Рәхмәт апаем! Матаең шәп чаба! Исән имин генә йөрергә язсын!
Илдар авызын ерып, тузаннар күтәреп, выжылдап кузгалып китте.
Иртәнге чәйне дә эчеп бетермәгән иде Алсу, Әнүзә килеп җитте.
– Тагын кая барырга җыендыгыз? -диде әнисе, Әнүзәне күреп.– Кайткач, әзрәк өйдә торырга кирәк кызым.
– Без бик тиз кайтырбыз түти, борчылма, -диде Әнүзә, касканы Алсуның башына кидереп.
Алсу, Әнүзәгә урман юлын күрсәтте.
Әнүзә Илдарга караганда да тизрәк чаба!
Урман кырына җиткәч, туктадылар. Имән янына бармыйча, икәүләп урман эченә кереп киттеләр.
Менә ул аланлык… Монда юл беткән. Тәрәзәләре аркылы такта белән кадакланган, искереп беткән җиде өй. Барысын да хәтерли Алсу. Әнә үлән баска зур капка. Шушы зур йортта Михайло яши иде.
Капка җиңел ачылды. Аны үргән юкә белән бәйләп куйганнар. Күтәрмәдә тутыгып беткән чиләк тора. Сиртмәле кое да урынында. Өй артында умарта оялары да бар. Барсы да бар. Хуҗалар гына юк.
Киткәннәр, чынлап та киткәннәр. Хатны, Михайло, Алсу алып укыр дип язып киткән. Беренче һәм соңгы хат булып чыга димәк. Күпме генә вакыт үтсә дә, бер очрашырга өмете бар иде Алсуның. Хәзер ул өмет бетте. Ул хатына кайсы якка күчеп киткәннәрен, адресын да язгандыр, аны яңгыр юып төшергәндер. Алсудан да хат көткәндер бәлки. Ул бит хат язырга, шушы имән ботагы астындагы куышка салырга сүз биргән иде.
Шәһәргә китте дә югалды шул Алсу. Хәтта авылларына да сирәк кайтты. Ә менә бу кайтканда шулчаклы күрәсе килгән иде аның Михайлоны. Алар күчеп киткәннәр. Ничә ел вакыт үткән соң? Биш, алты?
Әнүзә ихатага кермичә генә дусты артыннан күзәтте. Бер сорау да бирми, чөнки Алсу үзе теләмәсә, беркайчан да, бернәрсә сөйләмәсен белә ул.
Имән янына әйләнеп килгәч, Алсу блокнотыннан бер бит ертып алып, хат язды.
«Михайло, мин килдем. Синең язган хатыңны укыдым. Күчеп киткәнегезне аңладым. Адресны укый алмадым, яңгыр юган. Белмим, берәр вакыт монда кайтып укырсыңмы минем хатымны? Мин хәзерге вакытта шушы адрес буенча яшим». Алсу адрес янына телефон номерын да язды.
«Юкка теге вакытта авылның исемен әйтмәдем, югалтмый идем аны, хат алышкан булыр идек», -дип уйлады Алсу. Хәзер нигә үкенеп утырырга? Күпме вакыт үткән. Ул да мине оныткандыр.
Төне буе кыз керфек тә какмады. Аның күз алдына Михайло, аның әтисе Карп, әнисе Акулина, әбисе Варвара, кечкенә сеңлесе Анна килеп басты. Хәтирәләр аны бик еракка алып китте.
Алсу ул елны сигезенче сыйныфны бетерде. Уку таныклыгыннан гел бишле билгеләре генә күреп, мәктәпне яхшы бетергән өчен биргән грамотаны тотып, атлап түгел, очып кайтып керде ул өенә. Тупсагадан ук:
«Гел биш, мин отличница!» -дип кычкырды. Әнисе, сеңелләре килеп кочаклап алдылар.
– Апа, син шәһәргә китәсеңме? -диде сеңлесе Нәҗибә.– Син китсәң безгә күңелсез булачак бит!
Менә-менә елап җибәрергә торган Нәҗибәнең, Алсу чәчләреннән сыйпады.
– Алдан кайгырма әле сеңлем, мин үзем дә белмим әле. Бәлки урта мәктәпкә китермен. Анда яхшы билгеләренә генә укыганнарны алалар ди. Әнүзә дусты белән икесенә генә йөрергә туры киләчәк. Күренеп торса да, ул авыл ерак, биш километр.
Шулай кая барып укуын дәвам итәсен белми ятканда, әнисе беркөн:
«Кызым, безгә Акбарыс авылы ягыннан диләнкә биргәннәр, әтиегез яңа йорт салырга ди, әле эш бетеп торганда, шул җирне табып, бераз булса да кисеп карарга чамалый. Әтиегез берүзе нишләр? Бүрәнәнең бер башыннан тотса, икенче башыннан икәү тотар идек. Ботакларыннан каезлаганын булса да тышка чыгарырга булышырбыз. Барыйк, кызым, әтиең белән» -диде.
Алсу яңа йорт салу турында күптән хыяллана иде. Сыйныфташ кызларының күбесе алты почмаклы яңа йортта яши. Шуларга сиздертми генә көнләште.
Сигез кешегә бер яклы өй нәрсә ул? Чыбылдык артында әтисе белән әнисе йоклый торган бер карават та, бер сәке. Ул сәкедә аркылы ятып, биш бала йоклый. Тагын әбисе ята торган кечкенә сәке бар, озын өстәл, калай мич. Кыш көннәрендә көн суык булса, шул калай мичкә ягалар. Ул өйне бик тиз җылыта. Шул кечкенә бүлмәгә, кыш көне, яңа туган бәрәннәрне дә кертәләр. Алар, ким дигәндә, бер ай булалар. Калай мичкә терәлеп, көйгән җөн исләре чыгаралар. Җылытылмый торган алгы як бар барын, тик анда яшәрлек түгел. Анда бодай, баздан чыгарган бәрәңге, башка ризыклар саклыйлар.
Алты почмаклы өй салсалар, ике бүлмәне дә җылыта торган мич тә төзесәләр! Стенага матур чигүләр кагып чыксалар, аларның да өйләре ямьләнер!
Алсуның әтисе бөтен эшне дә үзе эшли. Ярдәмгә тагын бер ирне генә дәшәр ул. Авыл халкы аны «Уңган Йосыф» дип, юкка атамыйдыр. Комбайнда эшли, киез итекләр баса, мич чыгара, калайдан, теләсә нәрсә ясап бирә. Элек чабата үргән, агачтан кашыклар ясаган.
Диләнкәдәге агачларны киссәләр, киләсе елда яңа йорт та төзи башларлар. Аларның да алты почмаклы йорты булыр!
Таң белән бортлы машина килеп, клуб кырына туктагач, өчәүләп әрҗәсенә менеп утырдылар. Бик озак баргач, урман кырына ук салынган зур авылга кереп туктадылар.
Акбарыс дигән бу авылда татарлар да, марилар да яши. Вата җимерә татарча сөйләүче мари абзые, аларны үзләренә дәште. Эш беткәч, алар шушында кайтып йокларга тиеш.
Машинадан төшү белән диләнкәне карарга киттеләр. Баганаларга фамилияләр, авыл исемнәре язылган. Үзләренең фамилиясен тапкач әнисе:
«Кара әле әтисе, монда нарат кына түгел, усак та күп» -диде.
«Нарат та, усак та кирәк-диде әтисе.
Җиң сызганып эшкә керештеләр. Башта вак куаклардан, сыек агачлардан араларга кирәк. Әтисе бөтен агачларны карап чыккач, бик канәгәтъ кыяфәт белән әйләнеп килде.
– Шәәп. Яхшы җир биргәннәр, -диде ул.
Ике көн баш күтәрмичә дә эшләделәр.
Өченче көнне яңгыр ява башлады. Яңгырдан соң чыгып караганнар иде, бөтен киемнәре чыланды.
– Бүген эшләп булмас барыбер, өйгә кайтыгыз, мари мунча яга бүген-дип, әтисе, Алсуны әнисе белән өйгә кайтарып җибәрде.
Эшкә килеп кемнең кул кушырып, кеше өендә утырасы килсен инде!
– Алсу, кызым, эчтәрәк бер җирдә бик күп кура җиләге үскән. Сырып алган инде! Әйдә шуны җыеп алыйк.
Әнисе шулай дигәч, шатланып риза булды Алсу. Кура җиләген бик ярата ул! Өскә брезент плащларын киеп, кура җиләге үскән җиргә киттеләр.
Кура җиләге әнисе күрсәткән җирдә генә түгел, бөтен тирә якны баскан! Нишләп халык җыеп алмый икән? Эх, булсын иде шундый җиләк Алсу яшәгән якта да! Юк шул, ул яшәгән якта урман бик ерак. Урманга авыл кызлары белән күмәкләшеп, җәйдә бер тапкыр гына барып кайталар. Кайнаткан варенье, аларның зур гаиләсенә чәп итәргә дә җитми. Ерактан китереп чиләкләп карлыган сатып йөриләр. Шунда әнисе бер чиләк ала. Ул да бик тиз бетә. Монда көндә чыгып җыйсаң да бетәрлек түгел. Нигә зур чиләк алып чыкмаган Алсу? Чиләкне дә бик тиз тутырыр иде ул!
Алсу җиләк җыя-җыя, күпме эчкә кергәнен дә сизми калды. Тирән тарелка тулып, үлән өстенә бушатып җыя башлады.
Караңгы төшә башлаган түгелме? Әнисе кайсы җирдән җыя икән?
– Әни! Әни! Син кайда? Кайтабызмы өйгә?
Җавап бирүче булмады.
– Әни! Әни-и!
Алсу әле бер якка, әле икенче якка йөгерә башлады. Җыйган җиләкләре өстенә басып, аягы таеп егылды.
– Әни дим, син кайда? Миңа кайсы якка барырга?
Әнисе җавап бирмәде. Ара тирә зур канатлы кошлар гына ямьсез тавыш чыгарып очып киттеләр.
Ни булды? Мин адаштыммы?
Алсу бер алга, бер артка йөгереп карады, уңга, сулга китеп карады, аннан туктады. Хәзер кайсы якка барырга?
Җиләкләре түгелгән якка килеп басты. Бәлки шушы җирдән артка барырга? Кайда ул арт як? Ул бу зур куакның кайсы ягынннан килеп басты?
Кайсы якка барырга белми, кыз ачыграк җир күреп, шул якка юнәлде. Анда наратлыкның башы булып чыкты. Юк, ул наратлар арасыннан килмәде бит. Икенче якка борылды.
– Кешеләр! Ишетәсезме? Мин адаштым! Ярдәм итегез!
– Әни! Әни! Син кайда? Ауу!
Кояш баеды. Урман караңгылана башлады.
Алсу, ялгызы гына төнне ничек уздырыр? Ул авылда да, кич урамга чыгарга курыкты. Караңгыда, кинодан кайтканда да, әнисенең кулын ычкындырмады. Бөтен бәхетсезлекләр төнлә була кебек тоелды аңа. Үлем дә төнлә килә дип уйлады ул. Бер ялгызы урманда ничек төн чыгар?
Өстенә кигән брезент плащ кесәсендә шырпы тапкач, Алсу, шатланып куйды. Тик шырпысы әз калган. Санап чыкты:17 данә. Блокнаттан ертып алган кәгазь кисәге бар. Җиләк җыйган тирән җиз тарелка. Башында яулык, аягында итек. Берәр агач төбенә утырып та төн чыгарга була. Таңга кадәр утырып өшемәс ул. Бераз яктыра башласа, урман читенә чыгыр.
Былтыр туристлар слетына ярышка барыр алдыннан, география укытучысы, урманда адашканда нишләргә кирәклекне сөйләгән иде бит!
Алсу җиргә чүгәләп, күзләрен йомып, укытучысы сөйләгәннәрне күз алдына китерергә тырышты. Дөрес, ул анда күбрәк компас турында сөйләде.
«Кеше ач булса да кырык көн яши ала, сусыз җиде көн», -дидеме, укытучысы ул вакытта?
Нигә әле җиде көн турында уйларга? Ул иртәгә юлны табачак та, үзләренең диләнкәсенә килеп чыгачак! Күп җир үтмәде бит ул. Кура җиләге җыйган җирне тапса, кычкырырга була. Барыбер берәрсе ишетер. Иртәгә аны ззли башларлар.
Алсу, үзен үзе тынычландырырга тырышты. Сабый бала түгел лә ул! Аңа инде 15 яшь, кыш җитсә 16 тулачак. Балавыз сыгып утырмас ул!
Җиләк күп ашагангамы, су эчәсе килә түлке. Бүген төшкә кадәр яңгыр яуды, зур яфраклардан яңгыр суы җыеп карарга була, -дип уйлады ул.
Тарелкадагы җиләкләрне ашады да, калганын җиргә сипте. Ашыйсы килми, ә сусыз булмас. Су турында уйлаган саен эчәсе килә.
Аяк астындагы эрерәк яфраклардан бөртекләп су җыйган арада, урман эче бөтенләй караңгыланды. Хәзер беркая да барырга ярамый, я, чокырга, я, агач төбенә килеп капланырга була.
Биек булмаган имәнне сайлап, шунда төн чыгарга уйлады Алсу. Тиз генә корырак агачларны җыеп алып, учак кабызырга булды.
Чыршы агачы төбендә кипкән ылыслар күп. Бер кабык табып алып, Алсу башта кипкән ылысларны, аннан коры агач кабыкларын җыйды. Ярый әле, кесәсендә шырпы бар. Блокноттан ертып алынган кәгазьне яндыргач, коры ылыслар бик тиз яна башлады. Аның өстенә агач кабыклары ташлады.
Вак агачлар бик тиз арада янып бетте. Зурырак, корып, егылган агачны өстерәп алып килеп салгач, учак сүнгән кебек булды. Бераздан аны да ялкын чорнап алды. Аның шулай пыскып кына януы, бер караганда, бик әйбәт тә әле. Иртән аны сүндерергә җиңел булачак.
Учакка карап, Алсу бераз тынычланды. Ут янына бер җәнлек тә килмиячәген белә ул.
Төн булса да урманда тыныч түгел. Төн кошлары оча, куаклар арасында кемдер йөгереп үтә. Йөрерләр билгеле, алар үз җирендә. Дөньяга шушында барлыкка килгәннәр, шунда яшиләр. Алсуның аларда эше булмаска тиеш. Һәркем үзенең туган җирендә хуҗа. Монда төлкеләр дә, бүреләр дә бардыр. Аю гына юктыр бу урманда.
«Аюлар безнең якта юк, алар башкортлар яшәгән якта гына», -дип сөйләгән иде укытучы абый. Колхоздагы башмакларны җәй көне шул якларга алып киткәч, бер көтүчене аю ашаган дип сөйләделәр. Үзең аларга зыян итмәсәң, җәй көне бүреләр дә кешегә ташланмый диләр. Җәйдә алар ач булмый.
– Нигә соң әле бүреләр турында уйлап утырырга? Ник кешеләр турында уйламаска? Алсу ник адашты? Бәлки Алсуны берәр кеше каргагандыр? Ул шуңа адашкандыр. Кем каргар аны? Кемгәдер начарлык эшләгәнен дә хәтерләми ул. Әллә әбисе микән?
«Намаз укырга комачаулыйсыз, тавышланасыз, сезнең кебек балалар ыкругта да юк», -дип сүгә иде бит. Өенә кайтып керсә, Алсу, башка алай эшләмәс иде. Әбисе намаз укыганда, сеңелләрен тыеп, тик кенә утырыр иде. Бәләкәйрәк чакта, әбисе намаз укыганда, иелеп, башын идәнгә төртеп алганда, күтәрелә алмасын өчен, арт ягына пимасын да кыстырган иде. Бик нык орышты ул чакта аны әнисе. Башка алай эшләмәде.
Ник соң балалар әбиләрен бик яратып бетмиләр? Ул аларга ашарга пешерә, кичләрен өсләрен ябып йоклата. Менә өенә кайтып керсә, Алсу әбисен яратыр. Кайтып кына җитсен!
Бәлки Алсуны күршедә ялгыз яшәүче Хәмдия әбисе каргагандыр? Помидорлары кызарып пешкәч, Алсу читән арасыннан кулын тыгып, әбинең помидорларын ашаганы бар. Ипи белән тозны үзе белән алып чыгып, шунда утырып ашый иде. Эх, ул помидорларның тәмлелеге! Шуның өчен генә каргыйлар микән? Көз көне үзе табагына җыеп, күтәреп керә иде бит.
«Гаиләгез ишле, ашагыз балалар!», -дия иде.
Күрше әбигә дә, югары очта ялгыз яшәүче башка әбиләргә дә һәрчак ярдәм итте бит Алсу! Биш яшьлек чагында ук, ике литр сыешлы чәйник белән, ерак чишмәдән аларга су ташыды. Башыннан сыйпап мактыйлар да иде. Кайчакта хәттә, ике шәрә кәнфит тә бирә иделәр. Әнүзә белән Минсафа әбигә, кыш буе фермадан, чана белән салам да ташыдылар. Шул саламны ягып кына өен җылыта иде. Утыны булмагач, нишләсен инде әби ялгызы.
Әнисенә: «Бу кызың бигрәк уңган, бәхетле булыр, иншалла!» -диделәр.
Шушымы бәхет? Җиләк җыярга керде дә, урманнан чыга алмый интегә.
Имән төбендә утырып, Алсу, тирә якка күз ташлады.
Каршыда гына яшь имән колачын җәеп:» Мин монда, курыкма! Мин сине саклыйм!» -ди кебек.
Урманда дөм караңгы булды. Учак яктысында, яшь имән әкрен генә Алсу ягына килә кебек. Төрле якка җәелеп үскән ботаклар да зурая, башка агачлар да учак ягына таба якынлаша. …Уф… Җәй көне тиз таң ата диләр. Нигә һаман яктырмый? Башка ул имән ягына карамаска кирәк…
Алсу учакка, аның кырыенда пыскып, төтен чыгарып янган үләнгә карап, ничек йоклап киткәнен сизмәде.
Күзен ачканда ул җирдә ята иде.
Башта кайда ятканын аңламый торды. Бу аның җылы түшәге түгел шул. Әнисе дә чәй кайнатып кызын дәшми. Йөрәге чеметеп куйды.
«Мин бит урманда, мин адаштым…»
Күзеннән яшьләр тәгәрәп чыкты. Учакны сүндереп, юлын дәвам итәр ул бүген. Берәр сукмак табып, юлга чыгыр. Ул юл аны үзләренең диләнкәсенә чыгарыр. Әти белән әнисе анда түгелдер инде, алар Алсуны эзләп урманда йөриләрдер. Тагын кем булса да эзли микән Алсуны?
Агачлар арасында кояш нурларын күреп, шатланды кыз. Яфраклардан чык суы җыеп карамакчы булды. Яфракларны селкеп кенә, күп су җыеп булмый шул!
Яулыгын берничә кат төреп, астан аягына чорнады, куе үлән арасыннан әкрен генә атлап үтте. Алга артка берничә тапкыр үткәч, тарелкага яулыктагы суны сыкты. Болай суны күбрәк җыеп була икән бит! Сыккан суны эчкәч, яңадан бәйләп үтте. Тагын яулыгын сыкты.
Учак кырында, пыскып, төтен чыгарып яткан үләнне таптап үткәч, учакның бөтенләй сүнгәнен тикшереп чыкты да, бүген урманнан чыгуына өметләнеп, Алсу, алга атлады.



