- -
- 100%
- +

© Альфира Гайфуллина, 2026
ISBN 978-5-0069-3030-8
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Җәйран
Баку
Мәктәпне бетереп, Уфа энергетика техникумына укырга кергәч, апа: «Шушы техникумны бетер дә, аннан укысың килсә алда укырсың, укысың килмәсә, эшләрсең», – диде.
Группада гел рус балалары, үземне чит кеше кебек, бер ятим бала кебек хис итәм. Бер ел алдан Татарстандагы Түбән Кама шәһәрендәге апам янына килгәч, шул яшьләр шәһәрен бик охшаткан идем.
Ял көннәрендә апам белән җизни авылга кайтып китте, документларны тиз генә алдым да, Түбән Кама шәһәренә килдем. Яшьләр кафесында эшли башладым. Миңа 18 яшьтә тулмаган иде ул вакытта. Әти һәрвакыт: «Тамак туйдыра торган җирдә эшләгез», – дия торган иде, аның теләге кабул булды. Эш урыны чиста, тамак тук, акча җитеп тора.
Авылга кайткан саен класс җитәкчесе килә дә: «Сеңлем, син бит алты ел башка авылга йөреп укыдың, яхшы укыдың, яшь чакта укып һөнәр алып чыгарга кирәк», – дип җанга тия. Карлы-бозлы, яңгырлы көннәрне укырга йөрү, җиңел булмады, җитмәсә, туры юл зиярат кырыеннан. Кайда укырга керергә? Керүен керермен дә, өйдә тагын өч сеңлем мәктәпкә йөри, ярдәм итүче булмас…
Шәһәребездә ике техникумнан башка уку йортлары да юк, ичмасам. Күп уйлап тормадым, шиннар заводында белгеч булыр өчен укырга кердем.
Беренче партага быел гына мәктәпне бетереп килгән Садыйков белән утырдык. Бөтен кыяфәте белән авыл малае икәне күренеп тора. Буе озын булгач, арткарак күчеп утырырга кушсалар да, тыңламады, чөнки минем белән генә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Ерак түгел бер авылдан иртән автобус белән килә, кич кайтып китә. Әбисе тутырып җибәргән пирожкилар белән мине сыйлый.
Беркөн химия укытучысы Садыйковны тактага чакырды. Сорауны да аңламый калды булса кирәк, ул калтырый башлады.
– Нәрсә, холодец кебек калтырыйсың? Утыр Садыйков! – диде укытучы.
– Нәрсә диде? Син беләсеңме? Укытучы нәрсә турында сөйли?
– Беләм, ул дерелдәп тора торган ризык, сыер сыйрагыннан пешерәләр.
– Сыер сыйрагыннан? Бездә аны ташлыйлар. Миннән көләчәкләр болай булгач барысы да… Шулай нык калтырадыммы?
– Калтырадың, Садыйков, калтырадың.
– Әйттем әнигә, мәктәпне бетергәч, абый янына Себергә китәм дип, җибәрмәде. Беләсеңме ул күпме акча ала? Көрәп ала, вәәт!
– Себердә суык, Садыйков! Менә көньякта җылы! Бәләкәй чакта әти белән Ташкентка кунакка барган идем, анда ихатаны йөзем агачлары каплап алган. Йөземнәр битеңә тиеп тора! Өзеп аласың да, ашыйсың.
Садыйков авызын шапылдатып алды, әйтерсең йөзем капты.
Бер группаны бәрәңгегә җибәрделәр. «Күр дә тор, киләсе атнаны безне дә җибәрәчәкләр», – диде Садыйков. Дәресләр тәмамлангач, автобус тукталышында бер игълан укыдым:
«Яңа төзеләчәк шиннар заводында эшләр өчен группа җыябыз! Тәҗрибә алыр өчен шушы шәһәрләргә җибәрәбез:
Омск, Томск, Ярославль, Днепропетровск, Ереван, Баку!»
Баку сүзен ишетү белән күз алдыма кипарислар, пальмалар килеп басты. Җылы якта яшисе килә! Тулай торакка кереп тормый заводка менеп киттем.
Зур гына бүлмә янында бик күп кеше җыелган. «Бакуга ике генә кеше җитми!» – дигән тавыш ишетелде.
«Мине языгыз!» – дип кычкырып җибәргәнне сизми дә калдым. Өч көннән 26 кеше автобус белән Казанга кузгалып киттек. Группада 30 яшьлек ир-атлар да, уртача яшьтәге хатын- кызлар да бар. Араларында иң яше мин- 19 яшь. Безнең төркемнең җитәчесе итеп быел гына институт бетереп килгән Сабир Исламовичны куйганнар. Вожатый итеп молдаван кызы Зинаны сайладык. Үзе гитарада уйнап җырлый, мәктәптә тәрбияче булып эшләгән, тәҗрибәсе бар.
Казанда поездга утырдык, Волгоградта икенче поездга күчтек. Уен- җыр белән Бакуга килеп җиткәнне сизми дә калдык.
Баку- Әзербайҗан республикасының башкаласы. Апшерон ярымутравында, Советлар Союзының көньяк өлешендә, Каспий диңгезе кырында урнашкан шәһәр. География дәресләрендә картадан караганда, их, шунда яшәргә дип кызыккан чаклар күп булды. Хәзер мин шушы шәһәрдә яшиячәкмен!
Бакуда җылы, кояш. Күңелләр күтәренке, шатлыкның иге-чиге юк. Монда бөтен нәрсә дә башкача: агачлар да башка төрле, кибетләрнең исемнәрен дә аңлап булмый, кара туфрак та юк, хәтта, һавасы да башка. Башка бер әкият дөньясына килеп кердекмени, тирә-якка карап, бөтен нәрсәгә шаккатып тик йөрибез.
Монда халык та башкача. Күренеп тора, күп милләт яши. Кемнән генә сорасаң да, елмаеп кына җавап бирәләр. Безгә бу халыкның акценты бигрәк тә охшады. Рус кешеләре, һәрбер җөмлә ахырына «да» сүзен кыстыралар. Мисал өчен: «Ничек метрога барып җитергә була?» – дип сорасаң: «Прямо иди да. Близко да», – дип җавп кайтаралар. Әзербайҗан бабайларының сөйләшеүеннән эчләр катканчы көлдек. Алар сөйләшкәндә: вай, вай диләр дә, ахырдан: «Эээ» дип сузып куялар. Вай, вай, вай, какая красивая девушка! Что ты говоришь эээ?
Без урнашасы тулай торак 26 Баку комиссары метросы янында гына. Безгә тулай торакта бүлмәләр әзер иде. Бер бүлмәдә без өчәү: Зина, Надя, мин. Башта кибетләрдә йөрдек, ашарга төрле ризыклар алдык, җиләк-җимешең күплегенә хәйран калдык. Һәрберебездән акча җыеп, кашык, башка кирәк-яракны алып кердек. Беренче эшебез шул булды: исемнәрне алыштырабыз. Зина үзенә Габриэлла исемен сайлады, Надя Олесяга әйләнде. Миңа күпме генә эзләсәк тә, исем таба алмадык. Әлфия Әлфия булып калды. Ир-атлар хатын-кызлар белән бер тулай торакта торганнарына аптырадык. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә йөреп, кайда нәрсә күргәннәрне сөйлибез, тулай торак шау- гөр килеп тора.
Башта Римгә хат язып салдым. Аның белән 2 ай элек кенә таныштым. Студентлар урамында кичләрен яшьләр җыела. «Пятачок» таралгач, бер егет һәркөн калып баянда уйный. «Пятачок”дип яшьләр бии торган җирне атыйлар. Биюләр беткәч, мине тулай торакка озата килә. Аңа 25 яшь булса да, бик яшь күренә. Әтисе авылда укытучы икән, 60 яшь юбилеен туганнары зурлап үткәрмәкче булган, мине дә чакырган иде дә, кайтмадым. Яңа гына танышкан егетнең гаиләсе белән танышуны хуп күрмәдем. Киткәндә автовокзалга озата килде. «Кара, кызкай, анда егетләр усал, берсе белән дә танышма, хат язып тор, алты ай тиз үтәр», – диде.
Өч көн ял бирделәр, шул вакыт эчендә күп җирләрне карап өлгердек. Иң берече Бакуның «Иске шәһәр» дигән өлешендә «Кыз каласы» манарасын карадык. 900 ел элек төзелгән манара турында дулкынландыргыч хәл сөйләделәр.
Бер шах үзенең кызына гашыйк була да, өйләнергә тели. Кара кайгыга баткан кыз әтисенә каршы килә алмый, әмма аңа шарт куя: ул зур бер манара төзергә тиеш. Ул чорда манара төзү күп вакытны алырга тиеш була, мескен кыз, бәлки әтисе әйткән сүзеннән ваз кичәр дип өмет иткәндер. Манара төзелеп бетә, шах уз теләгендә кала. Мескен кыз, шул манарага менеп, Каспийга сикерә. Ул вакытта диңгез шул манара кырында була. Хәзер ул аска чигенгән. Безне манараның төзелеше шаккатырды. Аның астагы стенасының калынлыгы биш метр, биеклеге 29 метр.
Икенче ял көнне, Сабир Исламович барыбызны да кызыл почмакка җыйды.
– Бакудан 50 километр ераклыкта «Нефть ташлары» дигән шәһәр тибындагы поселок бар. Ул ярдан 100 километр ераклыкта, диңгез эчендә төзелгән. Каспий диңгезендә бик күп нефть табылгач, шул җирдә үк поселок төзегәннәр. Кемнең күрәсе килә, иртәгә автобус белән барабыз, аннан пароход белән керәбез. Диңгез төбеннән су өстенә чаклы үсеп чыккан ташлар бик күп, ди, кызык күренеш булачак!
– Шторм башланса, ничек курыкмыйча шунда бармак кирәк? – диде Олеся.
– Диңгез төбенә беркетелгән тимер корылмалар өстендә төзелгән поселок ул.
Егетләр барысы да шунда барырга язылды, кызлардан кыю Габриэлла гына ризалашты.
– Кайсы якка барсагыз да, метроны онытмагыз! «Егерме алты Баку комиссары”дип атала.
Кызлар җыелып кибетләргә киттек. Монда – ирләр, төшке аш вакыты булса да, ишекне ачып кертәләр. Күзгә иң беренче ялтыравыклы яулыклар чалынды, бәясе 9—10 сум. Авылда андый яулыкларны 30 сумга сатып йөргәннәр иде. Болан рәсемнәре төшерелгән япмалар, төрле төстәге плюш тукыманы метрлап саталар. «Бриллиантовая рука» фильмында күрсәткән тар гына урамнарны карап йөрдек.
Каспий бульварында йөреп вакыт үткәнен дә сизмисең. «Садко» дигән кафе диңгез эчендә төзелгән. Су эчендә балыклар йөзгәнен карап утырасың, бик матур күренеш!
Шиннар заводы – иске заводларның берсе икән. Монда күп җирдә кул көче белән эшлиләр. Үзем эшләсе цехның начальнигына кәгазьне тоттыргач: «Бу нечкә кулларың белән 60 килограмлы резинаны күтәрә алмыячаксың, анда ирләр эшли, Әнвәр исемле егетне эзләп тап, ул сиңа эш урыныңны күрсәтер», – диде.
Әнвәр- тешләре генә ак булып күренеп торган, бөтен киеме корым белән капланган, каландр цехының бригадиры. Ул мине бер өстәл янына алып килде дә, эш тәртибен өйрәтә башлады. Зур тәгәрмәч кебек килгән кордның киңлеген, озынлыгын кәгазьгә язып, вакытын күрсәтеп ябыштырырга кирәк. Төшке аш вакыты җиткәч, үзе белән ашханәгә алып барды. Анда да аның кебек корымга баткан киемлеләр басып тора. Кул көче белән эшләмәсәм дә, бик арыдым. Я Аллам, эшли алырмын микән монда?
Бер айга якын вакыт үтеп бара, төнге сменадан соң өч көн ял бирделәр. Римгә берничә хат җибәрсәм дә җавап язмый. Нигә язмый? Әллә мине шулай бик тиз оныттымы?
Бакуга килгәндә, Волгоградта икенче поездга күчеп утыргач, бер тукталышта ике олы яшьтәге хатын керде. Миңа өскә күчеп ятырга куштылар. Йокым качты, сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Шуны аңладым: болар күрәзәчегә баралар, имеш, бөтен кешегә дөресен сөйли. Адресын сорадым, елмаеп куйдылар да, язып бирделәр.
Менә бүген ял көне, шул күрәзәчегә барсам, Римнең нигә миңа хат язмаганын белеп кайтам да инде! Дөрес, кичә күрәзәче яшәгән поселокны сорагач, Әнвәр: ” Бераз кыргый як ул, анда ялгызың гына барма», – дип әйтеп куйды. Нигә күрәзәчегә мин кемнедер ияртеп йөрергә тиеш? Кызларга сөйләргә оят, көлерләр тагы.
Иртән иртүк тордым да, кызларны уятмас өчен, аяк очларына гына басып, чәй дә эчмичә, Физули мәйданына килдем. Аннан ярты сәгать саен Хырдалан дигән поселокка автобус китә, берсенә кереп утырдым. Тиз килеп җиттем, күп булса 10—12 километр арадыр. Адресны бирүче апалар: «Чират зур була», – дип сөйләгәннәр иде бит, димәк башта берәр җиргә кереп, тамак ялгап алырга кирәк. Бу поселок зур түгел, күбесенчә бер катлы өйләр, янында бакчалары. Мин барасы якта берничә тугыз катлы, биш катлы йортлар бар.
Автобус тукталышыннан ерак түгел,«кафе”дип язылган бинаны күреп алдым. Эченә керсәм, бер кеше дә күренми. Буфетка охшаган җиргә килеп бастым.
«Эшләми, ремонт», – диде эллә каян килеп чыккан бер ир кеше. Менә ничек икән, шуңа да кеше юк. Чыгарга борылган гына идем, кафега сары күлмәк кигән, күрер күзгә чибәр генә егет килеп керде.
– Сез ашарга кердегезме? Туктагыз, китмәгез, берәр нәрсә әзерләп бирербез, – диде ул.
– Сезне поселокта күргәнем юк, ерактан килдегезме әллә?
– Ерактан килдем. Монда күрәзәче бар диләр.
– Бар, моннан ерак түгел, юлны күрсәтермен.
Ит измәсе, күп кенә яшелчәләр салып ашарга чыгардылар, чәй эчтем. Түләргә акча чыгаргач, егет: «Сез-кунак, акча кирәк түгел, мин бу кафеның җитәкчесе, исемем – Хәсәнбала», – дип кулын бирде.
Нигә акча алмыйлар? Уңайсыз бит, бер белмәгән кеше сине сыйласын әле. Рәхмәт әйттем дә, тышка чыктым. Хәсәнбала дигән яңа танышым машинасының ишеген ачып көтеп тора.
– Утырыгыз, илтеп куям.
– Кирәкмәс иде, -дидем.
Күрәзәченең йорты ерак түгел икән, андагы чиратны күреп телсез калдым. Берничә өй кырыендагы утыргычларда да утыралар, басып торучылар да күп, өй эчендә дә иллеләп кеше булыр. Иң ахырдан чират алдым. Болай кеше куп булгач, чират, бәлки, бүген җитмәс тә. Хәсәнбала машинасын йорт башына куйды да, кешеләрне аралый-аралый, өйгә кереп китте. Бераздан урта яшьләрдәге хатын урамга чыкты. «Бер яшь кыз бар, кая ул? Керсен!» Миннән башка яшьләр юк, димәк, мине чакыралар.
Беренче каттагы күрәзәче бүлмәсенең ишеге ачык, утыргычларда да, идәндә дә тезелешеп кешеләр утыра, тын алырлык түгел, тынчу. Түрдә, биек җирдә күрәзәче, янында мине чакырган апа утыра. Миңа өстәл кырына килергә куштылар. Күрәзәчегә текәлеп карадым да, бераз вакыт ушыма килә алмый тордым. Я Аллаһым, кешеме бу, әллә әкияттәге берәр албастымы? Куркуым йөземә чыккандыр, янындагы ярдәмчесе иелеп: «Курыкма, йомышыңны сөйлә», —диде.
Күрәзәче карчыкның чәче кырып алынган, куллары терсәккә кадәр генә. Терсәктән аста юан бармакка охшаган ит кисәге асылынып тора. Күзләрен аска, идәнгә төбәгән, йоклап утыра кебек. Кинәт күзләрен миңа күтәреп карады. Зур соры күзләр… Күзенең карасы шулкадәр зур, әйтерсең лә миңа берьюлы дүрт күз карап тора. Куркуымны сиздермәскә тырышам.
– Бу яшь башыңа нинди кайгы төште? Сөйлә, кемгә ачабыз?
– Минем сөйгән егетемә, ул сары чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле.
– Черви, -дип, ярдәмче хатын кәртләрне салып чыкты.
– Сөйгән егетем дисеңме? Беләсеңме, аның кочагында хәзер бер кыз бар. Ерактарак бала белән бер хатын бар, аралары начар. Ул аның хатыны. Аның уе синдә түгел, кирәк түгел ул сиңа, оныт аны.
– Хәзер барыгыз да чыгып торыгыз! -дип, күрәзәче булмәдә көтеп утыручыларга борылды. Теләр- теләмәс кенә бары да чыгып китте.
– Хәзер үзеңә ачабыз!
– Сез алдыйсыз, ул мине ярата, беркеме дә юк аның! – дип, күземнән аккан яшьләремне тыя алмый, ишеккә табан атладым.
– Тынычлан, мин алдап сөйләмим.
Күрәзәче кәртләрне салып чыкты. Бер миңа, бер кәртләргә карап торды.
– син акыллы кыз, күп йөрисең, куп беләсең, күп күрәсең килә. Тиң түгел ул егет сиңа, оныт аны! Сиңа ничә яшь? Унтугызмы?
– Әйе.
Тагын кәртләрне салып чыктылар. Күрәзәче тиз генә, бармакка охшаган нәрсә белән, озын, шома бер агач таякны эләктереп алды да, кәртләр өстенә иелде.
– Тыңла мине, онытма, кабатламыйм. Бер генә егет сине җаны-тәне белән яратыр. Ул – кара егет. Менә ул – синең бәхетең! Аннан аерылма! Аерылсаң, йөрәгеңнән чыгарып аталмассың, туй күлмәге дә кимәссең.
«Арыдым!» – дип, кинәт кычкырып җибәргәч, күрше бүлмәдән ике кеше чыгып, күрәзәчене күтәреп алып кереп киттеләр.
«Ял ит бераз, Дуся», – диде ярдәмче хатын.
Шушы кулсыз-аяксыз карчыкны кызганыпмы, аның сөйләгәннәреннән авыр хисләргә бирелепме, күздән бертуктаусыз яшьләр ага. Бүлмә уртасында берүзем басып калдым. Бу карчыкның үзен, үз гомерендә берәрсе яратты микән? Минем яшемне каян белгән? Нинди кара егетне сөйли бу карчык?
Ишек төбенә килеп җиткәч, акча бирмәгәнем исемә төште, өстәл янына килдем дә, алдан әзерләп куйган ун сум акчаны куйдым. Шулчак ярдәмче хатын килеп чыкты, акчаны кире сузып: «Башка кирәкми», – диде. Нигә ул «башка» диде соң? Берни аңламый автобус тукталышына кадәр йөгердем, чатнап башым авырта башлады.
Нигә килдем мин монда? Римнең кочагында бер кыз бар, хатыны да бар имеш. Дөрес түгел, ул бит егетләрнең тулай торагында тора. Ул миңа бүлмәсен күрсәтте, анда тагын өч егет тора. «Кочагында бер кыз» имеш, ялган сөйләүче күрәзәче!
«Нигә йөгерәсең? Әллә начар сөйләдеме? Хәзер кая? Бакугамы? Утыр, мин дә шунда барам.
Хәсәнбала автобус тукталышында мине көтеп тора. «Утыр, утыр, төштән соң автобуслар сирәк йөри», – диде ул, машина ишеген ачып.
Я, Аллаһ, шулчак белгән булсам, таныш түгел кешеләрнең машинасына утырырга кирәк түгелне!
Бакуга кузгалып киттек. Бераз баргач, машина сулга борылып керә башлады.
– Нигә юлдан борылдыгыз? Бакуга бармыйсызмы әллә?
– Барабыз, монда минем абыйның чәйханәсе бар, бераз утырыйк, бүген бит ял көне, д – иде Хәсәнбала.
– Миңа тизрәк Бакуга кайтырга кирәк, мине шушында төшерегез, Хәсәнбала.
– Үзем илтәм, монда озак булмабыз, әле вакыт иртә. Кайда ашыгасың, әллә берәрсе көтәме?
Чәйханә янында төрле төзелеш кирәк-яраклары, кирпечләр ята. «Монда ремонт,» – диде Хәсәнбала, минем сораулы карашымны күреп. Кай арада килеп җиткән, кафедагы ир кеше монда килеп өстәл корган. «Аның исеме Мамед, минем буфетчик, русча сөйләшә белми түлке», – диде Хәсәнбала.
Өстәлдә бик күп ризык, җиләк- җимеш, аракы. Килеп каптым тозакка, ашаганга да кафеда акча алмады, күрәзәчегә дә чиратсыз алып керде, анда да күп түләгәндер, монда мине исәп-хисап ясар өчен алып килгәндер бу кеше. Бетте башым, мыскыл итәрләр дә, үтереп, җиргә күмеп куярлар. Ничек болардан котылырга? Тирә якта бер кеше юк. Юл моннан бер километр чамасы, бер якта йөзем басуы. Беркем йөрми торган эшләмәгән чәйханәгә мине алып килгәннәр. Ишекне ябып та куйдылар. Мине монда нигә алып килгәннәр? Бер белмәгән кешеләр мине чәйханәдә бикләп тоталар. Кычкырсаң да бер кеше ишетмәячәк.
Мине икәүләп сыйлый башладылар. Стаканнарга аракы салгач, Хәсәнбала: «Бәйрәм белән!» – дип, эчеп җибәрде. Машинага утырасы кеше эчеп утырырмы? Яхшы исәп белән алып килмәгәннәр болар мине. Уф… Аллаһым! Нишләргә?
– Нигә эчмисең? – диде Хәсәнбала алдыма аракы салган стаканны куеп.
– Минем эчкәнем юк, кыстамагыз!
Стаканга салган аракыны түгеп җибәрдем. Хәзер башымда бер генә уй: ничек чыгып качырга? Мине алдап алып килгәннәр.
Егетләр икенче шешәне ачтылар, музыка уйнаталар, биеп тә алалар, кәефләре күтәренке. Күрше бүлмәгә күз салдым, анда шашлык кыздыра торган мич. Болар биегән арада шунда кердем дә, кирпечләрне тезеп, күтәрелеп, торбадан тышка чыкмакчы булдым. Күтәрелдем дигәндә генә, кирпечләр тәгәрәп төшә башлады. Тавышка Хәсәнбала белән Мамед йөгереп керделәр.
– Нишлисең анда?
– Минем бәдрәфкә барасым килә.
– Әйдә, бәдрәф урамда…
Тышка чыктык, көн караңгыланып килә. Йөзем басуы ягында, авылдагыча, такталардан төзелгән бәдрәф. Бәдрәфкә ун метр чамасы калгач, Хәсәнбала туктады. Туфлиләремне салып кулыма тоттым да, барлык көчемә йөзем басуы ягына йөгерә башладым.
Әллә Хәсәнбала аяк чалды, әллә үзем абындым, гөрселдәп җиргә егылдым.
– Кая чабасың? – диде Хәсәнбала. -Безнең белән утырасың килми, үзеңнән түбәнрәкләрдән саныйсыңмы әллә безне?
Хәсәнбаланы үзгәртеп куйдылармыни, мөлаем гына йөзе үзгәреп, агарып китте, нәфрәтле караш белән, кулымны эләктереп алды да, чәйханәга таба атлады.
– Мин кермим, мине алдап алып килдегез, юлга чыгам, җибәрегез кулымны!
– Мин шулчаклы ямьсезме? Нигә минем белән утырасың килми?
Чәйханәгә кергәч кенә кулымны җибәреп, Хәсәнбала Мамедка нидер әйтте. Мамед чыгып китте.
– Бераз ял итәбез дә, Бакуга китәбез, – диде Хәсәнбала, яныма утырып. Тәрзә кырындагы сәкегә күзем төште.
– Ничек ял итәбез? Нишләргә уйлыйсыз минем белән?
– Кызлар егетләр белән ничек ял итәләр? Син шуны да белмисеңме әллә? – Хәсәнбала көлеп куйды. – Сиңа ничә яшь?
– Мин куптән түгел мәктәпне генә бетердем, 19 яшь.
– Кайбер кызларның 19 яшьтә балалары бар.
Ишектә Мамед күренде. Өстәл тирәли утырдылар да ашый башладылар. Мине дә ашарга чакырдылар.
Ишек янына килеп бастым. «Зинһар, җибәрегез мине, юлга чыгам, җәяү китәм, моннан Бакуга ерак түгел», – дигәч, Хәсәнбала сикереп торды.
– Әйттем бит сиңа, бераз ял иткәч китәбез дип. Юлда кемнәргә очрарсың тагын, вәт юләр кыз, әйткәнне аңламый, үзсүзле!
Елый башладым. Тезләремә чүктем дә, кулларымны күтәреп: «Аллаһым, Раббым, зинһар, миңа бу кешеләрдән котылырга ярдәм ит!» – дип, кычкырып җибәрдем.
Кинәт тынлык урнашты. Башымны борып карасам, Хәсәнбала белән Мамед таш кебек катып калганнар.
– Син нәрсә дидең? Аллаһ дидеңме? Син кем? Мөселман кызымы?
– Әйе, мин Татарстаннан, бер ай элек кенә килдем.
Кинәт айнып киткән егетләр бераз сүзсез тордылар, аннан нигәдер кычкырыша башладылар. Аңлап булса иде телләрен, юк шул, аңлап булмый. Хәсәнбала – дип, тиз генә атлап, урамга чыгып китте.
Чәйханәдә бөтенләй караңгы төшкәч, Мамед шәм кабызды, ишаралап нидер аңлатмакчы була, үзе ишек яныннан да китми. Ишекне бикләп, ачкычны кесәсенә салып куйды. Мамед Хәсәнбаладан яшькә зурырак, чигәләрендә ак чәчләр күренә. Кечкенә буйлы, миңа төбәлеп караучы бу кешенең мин әсире. Әзербайҗан телендә нидер сөйли, бер сүзен дә аңламыйм. Минем аның сөйләгәнен аңламаганны ул да аңлады булса кирәк, кулымнан тотты да өстәл янына алып килде. Стаканга аракы салып эчте. Болай да исереп беткән Мамед, утырган җиреннән күтәрелмәкче иде, аягы тотмыйча, кире урындыкка утырды.
Хәзер, шушы вакыттан файдаланып калмасам, мин моннан чыга алмыячакмын! Урынымнан торып, Мамед янына килдем.
– Мамед, зинһар, ач миңа ишекне!
– Юк, Хәсәнбала чыгармаска кушты, ул хәзер килә. Мин сине чыгарсам, ул мине үтерә. Мамед сүзләрен шулай аңладым: «үтерә» дигән сүзне, үз телендә «өлтерә» дип әйтте. Тагын аракы салып эчте. Ачкыч салган кесәсенә кермәкче идем, чәчемнән эләктереп алды. Өстәлдәге су шешәсен алдым да, бар көчемә Мамедның башына суктым. Мамед идәнгә авып төште.
Ачкычны алдым, ишекне ача алмыйм, кулым калтырый. Бераз боргалый торгач, ишек ачылып китте.
Муен аркылы асылган сумкам урынында, туфли кулымда. Бер әйберем дә калмады. Мин иректә! Тик кайсы якка йөгерергә? Юл ягына чыгарга ярамый, Хәсәнбала каршыма чыгачак. Йөзем басуы… Шунда гына кереп югалырга була.
Басуга йөгердем. Бик эчкә кермичә генә алга атладым. Машина юлыннан ерак китмәскә, миңа барыбер Бакуга кайтыр өчен юлга чыгарга кирәк.
Үзем басу кырыннан алга атлыйм, артка да борылып карап алам. Мамедны үтермәдем микән? Хәсәнбала машинасы да күренми. Баруымнан туктадым. Бәлки кире чәйханәга барырга… Мамед кан эчендә ятса, аңа кем ярдәм итер?
Чәйханә ягына борылган машина уты күренде. Машинадан ике кеше чыкты. Чү, берсе хатын-кыз түгелме? Икесе дә чәйханәга кереп китте.
Бераздан Хәсәнбала килеп чыкты. Бәдрәф тирәсен урап килде, кирпечләр өелеп торган якка чыкты. Мине эзли. Яңадан чәйханәгә кереп китте.
Икесе ике яктан тотып, Мамедны күтәреп алып чыгып, машинага салдылар. Машина кузгалып китте.
Мин юлга табан борылдым. Җиңел машиналарны туктатмаска, йөк төялгән машинаны туктатырга. Шундый уйлар белән, ниһаять, юлга килеп чыктым.
Юлда машиналар сирәк йөри, билгеле, төнлә бик йөрүче булмас. Зур йөк машинасы күренде. Юл уртасына чыгып бастым да, кулларымны күтәрдем. Машина юл кырына чыгып туктады.
– Син нәрсә, машина тәгәрмәче астына кермәкчесеңме?
Машинадан сикереп төшкән шофер, сүгенә- сүгенә, минем каршыма килеп басты. Каршысында яшь кыз күрепме, кычкыруыннан туктады.
– Төнлә зур юлда нишләп йөрисең, кызкай, әти-әниең кайда? Ничек алар сине юлга чыгарды?
– Миңа Бакуга барырга кирәк, зинһар, мине утыртыгыз.
– Бакуга кереп тормыйм мин, шәһәр читеннән китәм. Ярар, утыр, метрога кадәр илтермен.
Шофер метрога якын җирдә туктады.
– Акчаң бармы метрода кайтырга?
– Бар, рәхмәт.
Метро әле ачылмаган иде, якындагы скамейкага барып утырдым. Хәсәнбалага «26 Баку комиссары» янындагы тулай торакта торуымны юкка әйткәнмен. Әгәр Мамед үлгән булса… Мине эзли башласалар… Күрдеңме, Әлфия, көньякны? Хыялларың тормышка аштымы?
Ертылып беткән капрон оек өстеннән туфлине киеп куйдым. Метро эшли башлагач, оялып кына поездга кереп утырдым. Чәчләрем чуалган, кыяфәтем коточарлыктыр…
Булмәгә кергәндә Олеся эшкә җыена иде, Габриэлланың ялы. Йокламыйча мине көтеп утырганнар. Икесе дә килеп муеныма асылындылар. Үзем белән булган хәлләрне сөйләп бирдем.
– Их, күрсәм, бирер идем кирәген, – диде Габриэлла йодрыкларын йомарлап. – Әйт эле дөресен, сиңа кагылмадымы?»
– Юк, кагылмады, мин бик нык курыктым.
Икенче көнне, ял булгач, көне буе койкадан тормыйча яттым. Кич җиткәч, берәү кереп: «Аска төш, сине чакыралар,» -диде. Кызлар белән бергә төштек. Хәсәнбала басып тора!
«Әнә шул кеше килгән», – дидем.
Габриэлла Хәсәнбала каршысына барып басты.
– Ах, юньсез, оялмыйча ничек килдең? Менә мин сине хәзер милициягэ тапшырам! Сиңа ничә яшь, оятсыз? Шушы яшь кызны куркыткансыз. Әнә көне буе елый: «Кире кайтып китәм», – ди. Ул көньяк күрәм дип килгән, сез читтән килүчеләрне шулай каршылыйсызмы?
Габриэлланың сүзләрен Хәсәнбала эндәшми генә тыңлады. Кызарып чыкты.
– Мин гафу үтенергә килдем. Шулчаклы куркыткан булсам, зинһар, кичер мине, Әлфия, – диде ул. Мамед турында сорамакчы идем, тукталып калдым. Берәр хәл булса, әйтер иде.
Аңа бер сүз дә әйтми кереп киттем. Йоклый алмый саташып чыктым. Аяксыз- кулсыз күрәзәче дә, аның әйткән һәрбер сүзе, чәйханә, йөзем басуы- барысы бергә буталды.
Килгәндәге матур хисләр юкка чыкты. Җитмәсә эштә бик авыр, берничә тапкыр косасым килеп, шәфкать туташына да бардым.
– Элек кайда эшләгән идегез? -дип сорады ул.
– Яшьләр кафесында.
– — Шиннар заводында кызларга эшләргә дә ярамый, анда ирләр көчкә түзә, мөмкинлек булса, башка эшкә күчегез.
Беренче стипендия килде, аны безгә Түбән Камадан җибәрәләр. Нишләргә? Башка эшкә күчәр өчен пропискадан төшеп килергә кирәк. Хәсәнбала көндә килә, һаман гафу итүемне сорый. Тулай торак кырыннан бер адым да китмим. Үзе турында да сөйләп алды. Әтиләре сөйләшеп, ярәшкән кызы булган икән, кыз быел мәктәпне тәмамлагач, туй ясамакчы булганнар. Туй монда башкача: башта кыз ягында егетсез генә, аннан егет ягында. Кыз ягында туй үткән, егет ягында башлану белән әтисенең абыйсы үлгән. Туйны туктатканнар, ике айдан соң гына дәвам итергә ярый. Мин аңа техникумны ташлап килүемне сөйләдем.




