Бервакытны – без тугач…

- -
- 100%
- +
– Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышында яшәгән кешеләрнең бу халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, – дигәч, ул күзеннән бәреп чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала.
– Димәк, алар сине бик рәнҗетмәде, алайса?
– Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына – хатыны. Аннан – фрейлина. Аннан без – дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта нимыч безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», – дип юата да иде.
Үзебез дә, хәл кергән саен, тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайберәүләрнең өеннән дә чистарак булыр иде. Балы, мае, ите, казысы, сыры, салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне.
– Ә фрейлина белән ничек аралаштыгыз соң? – дип сорыйм, тыела алмыйча.
– Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл янында күз карашлары белән… Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь фрейлинага. «Алар – кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», – дигәндер инде.
Солых төзелгәнче, бер елдан артык аларда яшәдек. Без киткәндә елап, күз яшьләрен түгеп калды җанкисәгем. Үзләренчә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», – дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр иде, улым. Мин дә: «Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм», – дип саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коелды Рәсәйдә! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды да куйды урыс. Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, – дип, бабай урыныннан кузгала.
– Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, – дип, бабамны урынына кире утыртам.
– Менә, улым, син «бизбашка» тегендә, монда чабасың, тик тормыйсың… Бусы – гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда, хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән, тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземә юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымнан: «Улым, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаларыңны укып йөр», – дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», – дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да… Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын әйләнеп киләм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел, ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып, тирә-якка күз салсам – адашканбыз. Дөм караңгы урман эче… Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны, авызлыгыннан тотып, шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колакка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җикеренәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, җырлап-биеп минем арбага менеп тә утырды. Атым кара күбеккә батты. Үзем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып, юлдан яздыралар да кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торган иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Җен-пәриләр ничек пәйда булса, шулай юкка да чыкты. «Ты-ыр!» – дип, атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да ишетелгән кебек. Бу вакытта атым да, тынычланып, үлән уртлый башлады. Мин алга атлыйм! Йа Ходаем! Каршыда – упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты адым гына калган.
– Әгәр аска очсагыз, ни булган булыр иде икән, бабай? – дим, мәгънәсез сорау бирүемне аңлап та җиткермичә.
– Атаң башы булыр иде, – диде бабай. Аннан, өстәп: – Син булмаган булыр идең, синең әниең дә тумаган булыр иде, – дип өстәде. – Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! – дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйм әле мин, – дип, өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина», – дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.
Тәтә дигәннән… Безнең Тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә гарәптәнме шунда, әллә фарсыданмы… «Тат» ул өлкән, зур дигән сүз икән!
Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинаны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәламнәр! Әгәр ул мине ачуланса? Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», – дияр идем. Аңлар идеме икән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән? Бәлкем, аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә охшасалар, чибәрләрдер инде! Фрейлиналар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде үзләрен. Юк, булмый! Минем гүзәлем – Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам… Тик шулай да бабайның фрейлинасын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлина да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.
Өйгә кереп, тизрәк җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина!
ӘйдәманБез яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде… Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын… мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда…
Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде…
Безгә, малай-шалайга да, әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес әзерләргә вакытыбыз да калмый. Йә булмаса, дурга төшеп, яңа туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып торам икән: «дур» дип кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да диләр. Шунда бахбайлар ауный-ауный кышкы ябагаларын алыштырганда, шуны җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытай фонарьларына батареялар аласың.
Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Анда безнең яраткан колыныбыз, якты дөньяга китергәндә әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз яшәп ята!
Дәресләр тәмамланып, өйдә ашап-эчкәч, өлкәннәр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда ук чыгып таябыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит – кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, көрәя төшкәч, без, аңа атланып, кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң – килә, ияртсәң – артыңнан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек без бәләкәчне. Кушаматын да, маңгаендагы тамгасын истә тотып, «Кашка» дип куштык. Ул да безне үз итә. Түземсезләнеп көтеп ала. Әллә каян ук тавышларыбызны танып, бөтен тирә-юньне яңгыратып кешнәп җибәрә, малай! Үзенчә: «Тизрәк килегез, сездән башка күңелсез», – диюедер инде нарасыйның!
Вакыт уза торды, безнең гүзәл Кашкабыз да үсеп буй җиткерде. Озын торыклы, баскан урынында биеп, янып тора. Кайсы вакытта безне күрү шатлыгыннан уйнаклап чабып та китә. Ә озын керфекле күзләре шундый зур, акыллы. Әйткән һәрбер сүзебезне аңлап тора. Кил дисәң – килә, кит дисәң – китә. Ә бөтен ишегалдын тутырып кешнәп җибәрсәме? Андый матур тавышлы атлар бүтән җирдә юктыр кебек тоела безгә.
Һәрбер җүнле кәнүшнидә бахбайларның үз әйдәманнары була. Ә бездә Пират дигән нәсел айгыры иде ул. Аны дүрт-биш ел элек армиядән исәптән чыгарып кайтардылар. Ул чакларда хезмәттәге атларны, вакыты җиткәч, колхоз-совхозларга нәсел яхшыртырга җибәрә торганнар иде.
Пират төшеп калган «ир»ләрдән түгел иде түгелен! Яңарак кына туган колыннарда аның чалымнарын шәйлисең. Байтак тайларга әти булган айгыр ул. Ни шәләй-вәләй! Рәхмәт аңа безнең авыл чапкыннарының канын яңартып җибәргәне өчен. Безгә атларның тиз йөгерә торганнары да кирәк. Пиратның элеккеге тырышлыклары нәтиҗәсендә инде менә ничә ел рәттән Сабан туенда беренче урын безнеке! «Дастуйный ат ул», – ди минем Мәүлетдин абый, тикмәгә түгелдер.
Тик соңгы елларда бераз биреште әле ул. Картаебрак китте. Бияләргә дә әллә ни исе китми, битараф кылана башлады. Тик безнең гүзәл Кашкабызга гына түгел. Аны күрде исә, әллә нишли, бөтен тынычлыгын югалта, бәгырь! Без, малай-шалай да, моны сизеп алдык. Юри, тегене уятып җибәрер өчен, Кашкабызны җитәкләп аның янына китерәбез. Пират дурны яңгыратып кешни, пошкыра, аран эчендә урын табалмый. Тибенә, иреккә чыгарга омтыла. Шулай булмыйни: безнең Кашка чибәр шул!
Мал караучы Габдулла абый гына:
– Йөрмәгез әле, заслужынный атны котыртып, – дип, безне куалап чыгара.
Ә без барыбер канәгать, таебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чибәр лә ул безнең Кашка!
– Кашкага ир куенына керергә иртәрәк әле, – ди минем дус малай Рөстәм. – Тагын ярты елдан әзер була, дип әйтте әти, – дип тә өсти.
…Ниһаять, ул ярты ел дигәннәре үтеп тә киткән икән. Беркөнне тышта Рөстәмнең сызгырганы ишетелде. Чыксам, ул, ашыга-кабалана:
– Әйдә, тиз бул! Бүген Пиратны безнең Кашкага сикертәчәкләр! – дип кычкыра.
Озак уйлап торырга вакыт юк, әби ясап биргән сөтле чәемне дә онытып, Рөстәм белән су буена йөгердек. Яшь колыннар кебек уйнаклаша-уйнаклаша, кешни-кешни, кушаяклап чабабыз. Хәтта михахайлап тибешеп тә алабыз. Читтән карап торсаң, малай, чын бахбайлардан бер дә ким түгел үзебез дә. Безнең ачуны чыгарып, тагын өч-дүрт малай иярде. Алары гына җитмәгән – Сәләхиләрнең сипкелле Наҗиясе белән кәкре сыйрак Оркыя да безгә тагылды. Әй, җен ачулары чыкты да инде шунда! Чыкмыйча соң, йөрмәсеннәр малайларга ияреп, юк нәмәстәләр! Ат сикерткәнне карау – рәзве кызлар эше? Рөстәм, нәфрәтен тыя алмыйча, тегеләргә:
– Яле, калыгыз әле, ирдәүкә тәреләр! – дип кычкырды.
Кая ул безне тыңлау! Бераз туктап торган булдылар да тагын иярделәр. Алар белән кабат әрепләшеп торырга вакыт юк. Ашыгабыз. Соңга калуыбыз бар.
Без килеп җиткәндә, ирләр Кашканы су буена алып чыккан иде. Көтүче Гарәфетдин абый, Рөстәмнең әтисе инде, йөгәнен үзе урап тоткан. Кашка безнең тавышларны ишетеп, каерылып карады да: «Болар мине нишләтергә җыена соң, җибәрсеннәр, әйтегез әле, зинһар», – дигән сыман, кызгандырырлык итеп кешнәп җибәрде.
Без яраткан бахбаебызның башыннан, муеныннан сыйпыйбыз. Ул тынычланган, сабырланган кебек булып китә.
Тынлыкны бозып, кәнүшни эченнән Пиратның дулап аваз биргәне ишетелә.
Габдулла абзый безнең төркемгә күз төшереп алды да, кызларга карап:
– Барыгыз, өйләрегезгә таегыз әле, чәчбикәләр. Сез генә җитмисез монда! Хәзер колакларыгызны кисәм, – дигәч, кызлар чыр-чу килешеп, теләр-теләмәс кенә кайту ягына борылды. Безгә дә тимәсәләр ярый инде, дип борчылып торган идем, сүз әйтүче булмады – егет булуыма тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Рөстәм колагыма пышылдый: «Кусалар да кайтмый идем мин», – ди. Аңа әйтергә җиңел ул: әтисе биредә бит! Күрә торып малаен куалап кайтарырга ирек бирмәс.
Шулай итеп, безгә бәйләнүче булмады. Иркенәеп китеп, яңадан Кашка тирәсендә кайнашырга керештек. Кемдер танау астын кашый, кемдер чирәм өзеп каптырган була.
Гарәфетдин абый түзмәде:
– Малайлар, әз генә читкәрәк китегез әле. Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр, – диде.
Без кырыйгарак барып чүмәштек. Куып кына кайтармасыннар. Ну, малай, күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккатырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», – ди.
Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» – дип кычкырды.
Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», – дигән кебек, арт аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.
Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!
Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать атлы иптәшебез түзмәде:
– Ай-яй, малай! – дип куйды.
Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелүен белә.
Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:
– Минем мондыйларны гына күргән бар инде, – ди. Аннан минем аптырап калган чыраемны күреп, юатып куя:
– Иң кызыгы алда әле…
Кашка мондый ыгы-зыгыга һич кенә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Йә тибеп җибәрә, йә тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.
Айгыр беравык тынычланып торды да яңадан «тәртәгә тибә» башлады. Тик эше барып чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап, ярсып-ярсып тибә. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән, әй!
Шактый азаплангач, Пират та өмете өзелеп, тынычланып калгандай булды. Шултиклем тешләсәләр, типкәләсәләрме? Мин әллә кайчан өйгә кайтып киткән булыр идем инде.
Гарәфетдин абый да, сукрангандай:
– Кәҗәләнә, зараза, – дип куйды.
Шулвакыт кәнүшни ягыннан башка бер атның кешнәгәне ишетелде. Бу тавыштан җанланып киткән Кашка колакларын уйнаткалап алды, үзенчә җавап та бирде. «Мин биредә, чыгып күр әле», – диде, ахрысы. Дур эченнән кабат хәбәр килде. Бу – Пиратның улы, яшь айгыр Очкын тавышы иде.
Гарәфетдин абый сыкранулы тавыш белән:
– Моннан булмас, ахрысы, егетләр. Бәлкем, Очкынны сынап караргадыр, – дип әйтеп куйды.
Мәүлетдин абый исә:
– Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә юк. Очлап чыга алыр микән соң? – диде.
– Тәвәккәллик. Булса булыр, булмаса юк инде, егетләр, – диде Рөстәмнең әтисе.
Мәүлетдин абый, шуны гына көткәндәй, аран ишеген барып ачты да эчкә кереп китте. Аннан кешнәп, уйнаклап Очкын килеп чыкмасынмы! Борын тишекләре киерелгән. Әйтерсең лә аннан пар түгел, ялкын бөркелә. Кашканы күргәч, тыпырдап биеп тә алды әле. Бераздан, бөтен дөньяны яңгыратып, тагын кешнәп җибәрде. Ә Кашка башын игән, күзен яшергән була. Сипкелле Наҗия диярсең.
Пират, көндәшенең үз улы икәнен искәрептер, тояклары белән җирне тырный башлады. Аннары кинәт башын югары чөеп, давыллар куптарып, Очкын тарафына омтылды. Нәрсә булыр икән? Шунда яшь айгыр кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Ләкин әтисенең гәүдәсенә ник бер тоягын тидерсен. «Әти, якын киләсе булма», – дип кисәтүе генә иде, ахрысы. Пират үз хәлен аңлады шикелле: кинәт кенә башын аска иеп, аранына таба юыртып китте.
Ниһаять, Очкынның сәгате сукты… Кашкабызның сыртын ышкыштыргалап алды. Әйләнде, тулганды. Иреннәрен җыерып, Кашканы иснәштерде. Ни булыр икән хәзер, дип көтәбез. Кашка да нигәдер тибенми башлады! Бигрәк җебеде дә төште инде Очкын алдында. Үзе, борылып-борылып: «Нәрсә булыр икән инде?» – дигән кебек, зур матур күзләре белән койрыгын караштырган була…
Менә Очкын, ыжгырып, Кашкабызның өстенә сикерде. Бичаракай яшь айгырның авырлыгыннан сыгылып куйды.
Гарәфетдин абый тәмәкесен җиргә төкерде дә:
– Юк, авызлый алмый инде. Тәҗрибәсе юк, – диде.
Мәүлетдин абый аның белән килешмәде:
– Ашыкма! Барыбызның да башыннан үткән хәл…
Гарәфетдин абый тагын «черт» иттереп җиргә төкерде:
– Мәүлетдин, нәрсә карап торасың? Үзең юнәлт инде, алайса!
Өлкәннәрнең тәҗрибәсе җитәрлек булып чыкты. Ниһаять, абзыйлар җиңел сулап куйды.
Яшь айгырның бөтен тәне буйлап дулкын-дулкын калтырау узды.
Мин, Кашкага бераз гына үпкәләп, өйгә кайтып киттем. Ул безнеке түгел иде инде хәзер.
Көннәр язга авышканда, авызын җәеп, безгә Рөстәм килеп керде.
– Чык әле, тиз бул!
– Ни булды?
– Кашканың кызы бар, – диде Рөстәм, зур авызын шатлыгыннан тагын да ныграк җәеп.
Без тагын җай чыгуга, тагын дурга чабарга тотындык. «Ай-яй матур инде, малай, безнең таебыз. Әнисенә охшаган – койган да каплаган менә. Исән булсак, аны да үзебез карап үстерербез әле. Кушаматын да Рөстәм белән икәү куштык – Йолдыз.
Менә шулай итеп, Очкын – әти, Пират бабай булды.
Кызганыч, хәзер Пират та, Очкын да, Йолдыз да юк инде. Атларның гомере кешенекеннән күпкә кыскарак шул…
Бахбайлар җигеп, җир җимертеп, ут уйнатып йөргән авылдаш абыйларым да юк инде бүген.
Ә кайчагында колагыма Кашканың яңгыратып кешнәгәне ишетелгәндәй була.
СабакташларИнде өченче уку елымны Казанда башладым, малай. Ияләштем инде хәзер, кая барасың. Дөресен әйтим, каникул саен авылыма чабам, сагынып кайтам, моңсуланып китәм. Шуңа күрә язгы каникулмы ул, көзгесе, кышкысымы – зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә иң озын җәйге ялымны тилмереп көтәм.
Авылда бәя зурдан миңа хәзер. Туганнар да, дус-ишләр дә кайтканымны көтеп кенә тора. Бигрәк тә бабам, тәтәм белән Мәүлетдин абыем юксына мине. Җәйге каникулда көндезләрен абыем белән урманга печән йә утын әзерләргә йөрибез. Тәтәм исә, тәмле-тәмле коймаклар, кабартмалар, борай бәлешләренә хәтле пешереп, безне өйдә көтеп утыра. Ә инде урманга бармый калган көннәрдә, дус-ишләремне җыеп, печән әйләндерәбез. Йә булмаса, өмә ясап, утын кисәбез, аны ватып, матур итеп алачыкка өябез. Кышлык утын әзерләгәндә, безнең эш ярыш төсен ала. Икешәрләп бүленәбез дә, бертигез юанлыктагы бүрәнәләрне кем тизрәк кисеп чыгара, дип бәхәсләшәбез. Менә шуннан соң китә инде бер-беребез белән узышу. Тирә-юньгә пычкы чүпләре генә атыла. Бөтен өс-башыбыз онга баткан тегермәнченекен хәтерләтә башлый. Галошларга гына түгел, чалбар, күлмәк эчләренә хәтле агач чүбе кереп тула. Тулсын, әйдә, бер дә исебез китми, чөнки кызу эштән соң минем егетләрне тәмле аш белән кайнар мунча көтә. Каен себеркеләре белән бер-беребезне алмаш-тилмәш пешекләгәч, тәнебезгә бер атнага җитәрлек хуш ис сеңә. Чөнки ташка да мәтрүшкә, бөтнек, кычыткан, әрем салып пешерелгән су гына коябыз. Менә кайда ул Ходай Тәгаләнең сигезенче могҗизасы! Ару-талулар үзеннән-үзе юкка чыга, бөтен уй-фикер кыз-кыркын тирәсендә әйләнә башлый. Сөйләшү-мактанышулар да тулысынча шул темага күчә…
Кичкырын без, яхшы итеп үтүкләнгән ак күлмәк белән чалбарларны киеп, утлары ерактан ук балкып күренеп торган клубка юнәләбез. Унике малай без. Шуларның бишесе гармун-баянын кулына алса, ут уйната инде: биемәс җиреңнән биисең, җырламас җиреңнән җырлыйсың. Чөнки без, буш вакытыбыз булдымы, бер-беребездән дә уйнарга өйрәнәбез. Әйтик, Чүлү Рәфкате ниндидер матур яңгыраш тапкан икән, тотабыз да кушып уйныйбыз шуны. Сәләү Ирек нәрсәнедер үзенчәлекле итеп яңгыраткан икән, анысын да өйрәнәбез. Тирә-як авылларда да хәзер гармун уйнауда безне узучы юк. Еш кына: «Килеп, гармун гына булса да уйнап китегез әле», – дип, чит авыл чибәркәйләре дә безгә ялына. «Гармун уйнап китегез әле», – димиләр, «Гармун гына булса да уйнап китегез әле», – диләр. Менә шул «булса да» дигән сүз күңелгә ниндидер шик сала да инде. Әһә, димәк, алар безне гармун уйнарга гына чакырмыйлар. Әй, хәйләкәр дә инде бу хатын-кыз заты! Әллә ничә чакрым юл үтеп, Балчыклы авылыннан ук төшкән егетләр гармун гына уйнап китәр ди сиңа! Тот капчыгыңны! Бушка гармунда уйнап, биетеп йөрергә районнан килгән үзешчән сәнгать артистлары түгел ич без. Хәер, алар да тиккә йөрми хәзер, колхоз саен бушлай ашап-эчеп, өстәвенә теге «урыс чәен» дә чөмергәлиләр бугай председатель белән. Бусына әллә ничә тапкыр үзем дә шаһит булдым: бер-ике авылда чыгыш ясаганнан соң, безнекенә килеп җиткәч кенә, тегеләрнең баянчылары ишелә дә төшә. Артистлар да, үзебезнең авыл яшьләре дә миңа: «Хәниф энем, зинһар, артистларны коткар инде, өзмә концертны», – дип ялына. Әйтерсең лә тамашаларын мин өзәм. «Үзеңне яхшы итеп бер сыйлар идек», янәсе. Беләм мин аларның нәрсә белән сыйларга җыенганнарын. Ә безнең төркемдә «закон» кырыс – гармунда уйнау осталыгын арттыра барырга һәм физик яктан да ныклап әзерләнергә дигән таләпләр куелган. Сыйланып йөреп кенә егет булып булмый ул. Ни өчен соң безнең авыл егетләреннән башкалар шүрли дә, хөрмәт тә итә? Чөнки без бердәм шул, чын дуслар! Онытмагыз: бердәмлектә генә көч! Өстәвенә оста гармунчылар да әле без! Начар уйнасак, күрше авыл кызлары: «Гармун гына булса да…» – дип чакырып тормас иде.
Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын, озаттыра тагын үзе. Капка төпләренә кайтып җитүебез була: «Синең, Хәниф, авыл саен бер кызың бар ич, мыскыл итеп йөрмә инде, зинһар, мине», – ди. Мин шундук акланырга тотынам: «Аларны бит мин дусларча гына озатам, синең белән эшләр бөтенләй башка – серьёзный», – дим, урысча белүемә дә басым ясап. Тик шулай да безнең эшләр бик «серьёзный»га китми әле һаман. Әллә яратып бетерми, әллә… Аңламассың бу хатын-кыз затын. Хет: «Хәниф, бушка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, мин бүтәнне яратам», – дип әйтсен иде шунда, кистереп. Мин дә ике-өч атна янып-көеп йөрер идем дә бүтән берәрсенә гашыйк булып куяр идем. Безнең илдә, Аллага шөкер, чибәрләр җитәрлек әлегә!
Гафу итегез, тагын читкә кителде. Авылыбызга үзешчән сәнгать артистлары килеп төшүе турында сөйли идем бит әле. Аларның репертуары күптән таныш инде безгә, килгән саен бер үк җыр, шул ук иске биюләр. Җырчы Фәрит Садыйковның тавышы матур гына, тик шул бер үк тамашаны күпме карап була инде. Тотарга да, кичен күрше авылга төшеп, Әсфәниягә яратуым турында турыдан-туры әйтергә кирәк. Яратам, дип әйтүдән нигә куркырга әле? Әнә бит мәхәббәт турындагы киноларда: «Мин сине сөям», – дип кенә калмыйлар, әүмәкләшеп әллә нәрсәләр эшләп бетерәләр. Безне укытучылар андый гыйшык-мыйшык уйнала торган фильмнарга кертмәскә тырыша. Янәсе, вакытыннан алда кирәгеннән артыгын белмәсеннәр! Кем әйтмешли, күп белсәң – тиз картаерсың, дигән кебек була инде. Ходайның биргәненә шөкер, алай иртә картаерга җыенганыбыз юк әле, ә менә егет булып йөрисебез килә, малай! Кача-поса гына түгел, өлкәннәр кебек, үз бәяңне белеп, рәхәтләнеп утырып, киноның тегесен дә, бусын да карыйсы килә. Дөрес, быел бәйләнүчеләр юк инде авылда. А как же, сигезенчене бетердек ич. Борын астына кара мыек та төртеп маташа! Нишләп әле безгә тегесе-бусы ярамасын. Бабай әйтмешли, элек унбиш яшендә ирләр инде, гаилә корып, бәби таптыра торган булган. Миңа да унбиш тулып, уналтынчы китте түгелме соң? Булды-җитте! Яратам, дип әйтәм бүген Әсфәниягә. Әле, бәлкем, ул, чыннан да, мине бала-чагага саный торгандыр. Миннән сөю сүзләре көтеп йөргәндер-йөргәндер дә… Бүген, Алла боерса, барысын да әйтәм.
Тик Ходай бүген бөтенләй башкача боерган икән. Әбәт тирәсендә иң якын дустым Сәләхи Тәлгате килеп керде.
– Чык әле, сөйләшәсе бар, – ди.
Ни булды икән, дип чыксам, дустым әйтә:
– Хәниф, бүген Казилегә төшеп йөрмә, теге Фәрит Садыйков һинд җырларын җырлаучы бик чибәр яшь кыз да ияртеп килгән, биегәнен күрсәң шаккатасың, – ди. – Кичә Олы Бортаста концерт куйганнар, малайларның ис-акыллары китеп кайткан, бөтерчектәй бөтерелә, ди. Карыйк әле шуны, иртәгә Иске Казилегә бергә төшәрбез, яме, ахир.
Мин дуслар сүзенә каршы килә торганнардан түгел: авылда калдым. Ул заманда каян булса да концерт, театр-мазар килсә, авылда бәйрәм була, халык шуның белән яши, кичке тамашага төштән соң ук җыена башлый иде.
Концерт безгә дә ошады. Бигрәк тә теге биюче кыз Гөлнара сихерләде. Ул бөгелә-сыгыла биюләре, һинд кызларыдай яңгыратып җырлаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Безнең авыл егетләре бөтенләй мөкиббән киткән, кызыйның авызына кереп китәрдәй булып утыралар. Татар халкы болай да һинд киноларына гашыйк бит, тик анысы аның еракта, әллә кайда кебек, ә менә монысы – үзебезнең һинд, кулың сузсаң тотып алырлык арада гына. Кинодагыча чибәр, сылу, сәхнәдә бөгелә-сыгыла биюләре белән әсир итте дә куйды ул халыкны. Кул чабалар да кул чабалар, теге мескенкәйне биш-алты мәртәбә каршыларына чыгарып бастырганнардыр. Ниһаять, Фәрит абый, чыгып:
– Җәмәгать, безнең әле иртәгә Иске Казиледә дә чыгыш ясыйсыбыз бар, бик арыды кызыбыз, теләгән кеше шунда төшеп карасын, – дигәч кенә, халык тынып калды. Ниһаять, концерт тәмам. Авылның өлкәнрәк яшьләре Фәрит Садыйковны каядыр кунакка алып китте, без, унике малай, җыелышып киңәшкәч, кунак кызын танцыдан соң мин озатырга тиеш булдым. Бер иптәшем – Ибрай Фәрите генә каршы иде: «Гел сиңа да сиңа инде», – дип ырлап куйды. Ләкин малайлар аңа: «Фәрит, киреләнмә инде, ул кызый, тыңласа, бары тик Хәнифне генә тыңлый. Балчыклы егетләренә карамаган икән, димәсеннәр, авылның яманатын чыгармыйк әле», – дип, четерекле эшкә нокта куйды.





