Каен җылысы = Березовая весна

- -
- 100%
- +

Безнең белән бәхетледер бу җир…
Ташуларны тыеп…
Язгы ташу, диләр, көчле булды,Ярларыннан чыкты Шәбез, Тукмай…Күңелемнән туган якларыма,Ташуларга атылдым да уктай –Тынып калдым, уйларыма талдым:Яшьлегемнән киткәнемнән бирле,Ургып аккан язгы ташуларныКүзәткәнем, күргәнем юк димме?Ташуларсыз ничек яшәгәнмен,Яшәгәнмен ничек салмак кына?Гомер буе актыммы мин шулай,Тормыш агымына ярап кына?Актарылды җаным ничәмә кат,Түзим, дидем, ташмыйм ярларымнан.Ә нигә соң ярга сыялмаганЯзгы ташу шундый сагындырган?Акланырга тагын сәбәп таптым:Елгалар бит елга бер кат таша.Елгаларга – бер ел…Ташуларны тыепҮтеп барам тулы гомер аша.Яраттырасым килә1
Тамчы булып, чәчләреңәУйнап тамасым килә.Күңелеңдә ләйсән булыпУрын аласым килә.Коштай очып, кочагыңаБер атыласым килә.Иркәләнеп, бер мизгелгәОнытыласым килә.Күзләреңнән күзем алмыйКарап торасым килә.Үзем яраткан кадәрлеЯраттырасым килә.Син – әкият
Мин сине уйлап чыгардымТик үзем өчен генә.Ихлас белән ышандым даТабындым исемеңә.Мин сине уйлап чыгардым,Сине белмәгән килеш.Әле һаман шул хыялданБашым әйләнеп йөреш.Мин сине уйлап чыгардым,Әкияткә буйсындым.Кайчан күчте чынбарлыккаСинең күзләр, буй-сының?Буй җитмәслек рәшә булып,Ник төшемә керәсең?Сүнеп барган учагымаТагын ялкын өрәсең?Дулкынланам?
Дулкынланам? Сиңа гынаТоелгандыр шулай.Тавышыңнан каушар өченСәбәп тә юк болай.Дулкынланам? Әйтер сүземОныттырдың кебек.Көтмәгәндә юлыккангаКалдым, ахры, җебеп.Дулкынланам? Менә кызык,Идел кебек, имеш.Язгы җилдән чайпалган чакИнеш кенә килеш.Синең тавыш давыл кебек –Чайпалмаска өйрәт.Ахрысы, хак: Идел кебекДулкынландым кинәт.Чык
Үләннәрдә – таңгы чык,Тар сукмакта – без икәү.Чыланмыйча чыкларгаНичек үтәргә икән?Олы юлга чыгасың,Тар сукмакта – мин генә.Чыктагы таң нурларыСибелә күлмәгемә.Чыландым, дим, монда – чык.Ялгыш аңладың микән?Ялгышканга сабышып,Әллә алдадың микән?Чакыргач чыгам, дисең,Юк ла дәрья кичәсе.Таң чыкларын аралап,Минем якка күчәсең.Тар сукмакта – икебез,Таң чыгы көлә-көләТәпиләрне чылата,Юлыбызга сибелә.Әй, кызлар…
(Кыз җыры)Яратудан шашкан чагым,Төшемме бу, өнемме?Әй, кызлар, дим, бәгырьләрем,Кемгә сөйлим серемне?Сөйгәнемнең минем өченҖаннарын бирер көне.Сөенечтән балкып йөрим,Юктыр ла моның сере?Сөйләр идем дускаема,Үзәкләрен өзәрмен.Әй, кызлар, дим, серләремнеСөйләми дә түзәрмен.Күрмәс өчен дус кызымныңКүз яше түгүләрен –Йөрәгемнең януларынСиздерми йөрүләрем.Әй, кызлар, дим, әйтегезче,Кемгә сөйлим серләрем?Җаннарыма урын тапмыйӨзгәләнгән көннәрем.Яшь аралаш көлү
Син бу җиргә яратырга түгел,Яраттырыр өчен яралган.Белеп торам, сиңа гашыйк буламӨр-яңадан, тагын яңадан.Җитми сиңа минем сөю генә,Күпләр сөйсен, күккә ашырсын.Күреп торып уйнак бу җаныңныЯратуы шундый авыр соң!Таһир өчен җанын кызганмаганЗөһрә сыман үлсәм әгәр дә –Сөенечтән күтәрелер идеңКүкләрдән дә биек мөнбәргә.Яраттыру өчен җаның фидаҮз-үзеңне артык сөясең.Зөһрә булып, синең өчен үлсәм,Сөенечтән… син дә үләрсең!Каен җылысы
Яз килгән дә бусагадан узмый,Кыш әлегә усал, куркыта.Ап-ак каен бөреләргә тулган,«Өшерменме?..» диеп ут йота.Ак каеннар юлы ап-ак карлы,Өсләрендә куян эзләре.Шул эзләрне ашыгып исни-исни,Төлке узып китте элгәре.Чаңгы юллары да төзек әле,Эремәгән, җиргә батмаган.Ял көннәре җиткәч, чаңгычыларШуар әле тагын ак кардан.Тик каеннар якынайта язны,Каеннарның кайнар тәннәре:Кәүсәләрен урап алган карныңУелып кына төшкән мәлләре.Тирәләре уйдык-уйдык үзән,Бөреләр дә инде җылыныр.Каен – кайнар! Ә кемгәдер бу язҮзе килгән төсле тоелыр!Нәркисләр
Яз ямен күзләрдән яшергәнКышымның тәрәзе бизәкле.Күңелем күнгәндер, күрәсең,Бизәкнең башкасы кирәкми.Тик быел ашыкты нәркисләр –Иртәрәк җанланды язлардан.Арыну авыр шул алай даҖаныңны каплаган бозлардан.Наз иле яз ямен җибәргән –Карашны нәркисләр иркәли.Язларны зарыгып көтсәм дә,Мәңгелек кышымнан китәлмим.Өзелгән нәркисләр күп тормас –Салкыннан тәрәзәм бозланган.Әллә соң чыннан да җанымаҖәйләргә чыгарга язмаган?Уйларны чуалтты нәркисләр,Зиһенне актарып ташлады:Якты яз, нигә соң чәчәгеңСагышым шикелле сап-сары?Гөрләвек
Кояшның язгы нурларыКагылуга үрелеп,Гөрләвек булып йөгерәТаудагы кар иң элек.Юлындагы бөтен карныУята да челтерәп,Йөгерә генә – диңгезгә үкБарып җитәргә теләп.Тик төннәрен туңдыра да,Боз челтәрли чит-читен.Инешләр соңрак уяныр,Беренче булу читен.Иң беренче күзен ачаТаудан төшкән гөрләвек.Кечкенәме? Йөрәгендә –Ташкындагы егәрлек!Песиле тал зары
Су буенда тал үсә.Башын киссәң, тагы үсә.Халык җырыДулкын шавы иркәләсә безне,Кирәк түгел урман, болын да.Мин дә үстем Казансуга карап,Бөдрәләрем чайкап суында.Казансуны бозлар каплаганда,Ташуларны көттем зарыгып.Туңмасын дип, йомшак карлар яуды,Чыбыкларга калды ягылып.Песи кебек иркә бөреләремТабигатьтән күчкән наз иде.Ямьнәреңне язга, җиргә биреп,Мәңге шулай матур кал инде!Булмады шул! Кешеләре кырыс,Сөймәделәр җирем, суым кебек.«Песиле тал!» диеп ымсындылар,Бәгыремне таладылар килеп.Башын киссәң, тагы үсә, имеш,Кисмәделәр юкса башны гына…Җәрәхәтле җаным агар индеКазансуның ярсып ташуында.Икәү
Мин – куз гына, күмер генә!Дөрләп китәм, тик өр генә!Ә син – салмак, тымызык су.Мөмкинме соң безне кушу?Мин талпынам, хыялланам,Учак булып эчтән янам.Синең күңел күлдәй тыныч,Күлдәй тыныч һәм… куркыныч!Тыныч күлнең суы тирән,Уйга калган нинди сердән?Керер идем – ут чакларым,Сүндерерсең учакларым.Мөмкинме соң безне кушу?Мин – утлы куз, син – суык су…Тик барыбер кушылырбыз,Икәү бергә юк булырбыз.Төшләремә китәм
Төшләремә китәм, төшләремә…Чынбарлыктан арган көннәрем бу.Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,Яктылыктан өмет өзгәнем бу.Төшләремә китәм. ТөшләремдәКемне күрсәм, шуның ачык җаны.Мин үзем дә күз яшедәй чиста,Анда сафлык, анда пакьлек бары.Һич югында, төшләремдә дименЧынга ашсын теләк-хыялларым.Өнемдә мин беркайчан да алайТоташ ямьгә ия булалмамын.Мин хыялый. Төшләремә китәм –Күңелемне алдар төннәрем бу.Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,Көнгә төнне кушып үргәнем бу…Оя
Көннең бүген күңеле тулган –Яшь коя да яшь коя.Качар идем бу сагыштан –Тапсагызчы бер оя!Ул ояда якты булсын,Оныттырсын болытны.Югыйсә бүген үзем дәТискәрерәк холыклы.Ул ояда җылы булсынКүшеккән күңелемә.Яшьле көнем үзе миңаТеләсен иярергә.Иярсен, әйдә, иярсен,Керсен күркәм ояга,Җылысында изрәсен дәОялсын яшь коярга.Эзлик әле шундый оя,Яктырсын бөтен дөнья!Син түгел
Эссе көндә сусап килдем,Саф чишмәдер син дисәм,Агуладың сиздермичә –Чишмә түгелсең икән.Ни өчен соң бөтен тәнем,Җаным яралы дисәм,Гөлчәчәк дип үрелгәнемШайтан таягы икән.Күбәләк булып тереләмМин шайтан таягында.Кайларга барып кунарга,Кемнәргә таянырга?Канатымда – җылы сулыш,Син диеп тетрәп китсәм…Назлый мине язгы кояш!Юк, син түгелсең икән.Ничек яратыйм?
Алып кердең таң-сарайга:– Монда кал, – дидең, –Мәхәббәтем, йөрәгемәШифа сал, – дидең.Утка очкан күбәләктәй,Шундый сөендем!Ул чагында хыялымдаГел син, син идең.Шул сарайда яшим хәзер,Йөрәктә – яра.Минем сөю төсе булып,Ал шәфәкъ яна.Мәгарәңдә минем яшьлекСүрелеп бара.Синең исә хыялыңда –Иркенлек, дала.Күңел тулы сагыш кына,Ничек таратыйм?– Яратмыйсың мине, – дисең,Ничек яратыйм?Күләгә
Канатланмый күңел, канатланмый.Синең янда минем күләгәм,Күрәсеңме, очып китә алмый,Тик тирәңдә йөри үрмәләп?Күләгәләр белән җайлыдыр ул,Юк теләге, шашкын хисләре…Синең күңел оча канатланып,Минем күңел әллә нишләде.Күләгәле күләгәләр булмый.Икебезнең берсе чын кала.Син очасың, янәшәңдә минме?Юк, күләгәм бары чайкала.Яратуның зурдыр бәяләре –Җаннарыңны ярып түлә дә…Хакларының шулмы хаклануы:Үлгән җан да мескен күләгә?..Кит!
Ишегеңне ачык калдырып кит,Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!Тәннәремне алган кайнар утны,Һич югында, өреп сүндерсен!Ишегеңне ачык калдырып кит,Бер сүзеңне көтеп көйгәндә,Үтәли җил киссен бәгырьләрне,Кайнар яшем кипсен җилләрдә.Ишегеңне ачык калдырып кит,«Китмә!» дими чак-чак тыелам.Таш кыядай калам, син китүгәУбылам да төшәм, коелам.Беләсеңдер кыя-ташларны даИсә-исә җилләр кисәсен.Ишегеңне ачык калдырып кит!…Аңламагач, нихәл итәсең?Каршылык
Син яшеннәр эзләп китеп бардың,Карашыңда – яшен сурәте.Хыялымны ияртмәгән өчен,Болытларны килми күрәсем.Яшеннәрдән ниләр көтәсеңдер,Сызыла да үтә – бер мизгел!Сабыр савытларым яңгыр юа,Тамчылары инде йөз, меңдер.Син яшеннәр эзләп йөргән чакта,Болытлы көн – минем халәтем.Мин бер мизгел түгел яшен кебек,Мин яратмыйм яшен сурәтен.Җылы биргән җир учагын сөям,Син – яшенне. Ничек әрнетә!Икебез дә утка гашыйк юкса,Ике якта язмыш йөретә.Һәлакәт
«Син әйткәнсең, дип әйттеләр…Сөйләгәннәр… сөйләде…» –Сүз дулкының көймәбезнеКыяларга терәде.Кыяларга менеп булмый,Юллар ябык диңгезгә,Чоңгылларда, бата-калка,Йомычка-көймә йөзә.Чоңгыл йотар мизгел җиткән,Һаман кага дулкының.Каршы җилгә күкрәк куям,Юк җавабым, юк тыным.Әйтер сүзем алтын булса,Эндәшмәвем – көмештер.Икебезнең беребез хетҖегет булу тиештер.Хушлашу
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа –Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик,Минле көннәр күз алдыңа килеп,Бүленмәсен татлы төшләрең дип.Яшьлегеңнең минсез чагында кал,Минле чакны каргамассың анда.Барыр юлым авыр, хушлашыйм даЧыгып китим каршы бураннарга.Яшьлегеңнең минсез чагында кал,Өстерәмә минле көннәр йөген –Иңнәреңнән как та тузаннарын,Кабат-кабат яшьлегеңә сөен!Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа…Төен
Ялгызлыкка түзәм, түзәм,Кадерсез яр булу кыен.Нинди мәгънә мин янудан,Синең өчен булгач уен?Качыш-качыш уйный алмыйм,Мин болардан туйган инде.Уеннардан уймак чыгып,Чәчкә аклар кунган инде.Сабырлыгым ник сыныйсың,Яннарымда уйнап йөреп?Өзеләм дә ялганамынТөенләнгән җепләр кебек.Күңелдә гел төен генә…Синең күзләр көлә әле.Кадерсез яр була күрмим,Ялгызлыкка түзәм әле.Әгәр китсәм…2
Күзләреңдә минем күзләр калыр,Колагыңда минем сүзләр калыр,Чәчләреңдә – минем куллар назы.Ниләр әйтим тагын… моннан ары?Синең җанда минем җаным яшәр.Кемнәр сиңа минем кебек дәшәр?Минем кебек бүтән бармы тагы?Ниләр әйтим сиңа… моннан ары?Янәшәңдә яңа парың булыр.Мине уйлап, көн дә күңелең тулар –Ташлап китсәм әгәр бу дөньяны.Ниләр әйтим икән… моннан ары?Ниләр әйтим икән моннан ары?Моннан ары әллә сүзләр бармы?Җан авазым йолдызларга аша:«Авыр булыр сиңа миннән башка-а-а!»Капка хикәяте
Илләр гизгән яшь егетне,Юллардан арган чакта,Канатларын коштай җилпепЧакырды зәңгәр капка.Илләр гизгән яшь егетнеңКилмәде сер бирәсе,Офыклар дәшкән чагындаКапкага сөртенәсе.Таң капкасы нинди алсу,Ничек шунда җитәсе?..Тик ансының, кер монда, дип,Юктыр, юктыр көтәсе.Офыкларга буй җитәрме?Яңадан кайткан чакта,Хыялына фида җанныКемнәр көтәр бу якта?Илләр гизгән горур затныңКилер башын иясе.Зәңгәр капка ачылмас шул,Күтәрелмәс келәсе…Әллә…
Әллә кайтам үз кыйблама,Әллә китәм кыйбламнан?Мин коенган көмеш суларЧайпалган да болганган.Уйнап йөзгән балыкларынКүрмим инде үтәли:Әллә күлем алышынган,Әллә үзем бүтән мин?Уртасында кул җитмәслекТөнбоеклар үскәнен,Ай нурыннан туган гөлнеХәтерлимен бит әле.Чайпалса да, болганса да,Мин йөзәсе сулар бу.Ахрысы, түзә алмамын,Чоңгылына чумармын.Яшел чәчен иңгә салганЧын Су анасы кебекЯр буена чыгармын мин,Бака ефәге киеп.Тулган ай да хәйран калырМиндәге үзгәрешкә:Бака ефәге киярмен,Су әйләнер көмешкә.Төнбоеклар үсеп чыгарКүлләремдә яңадан…Мин коенган сулар көмеш –Китә алмам кыйбламнан!Язар идем
Кич утырып хатлар язар идем,Уйларыңда әгәр мин булсам.Ай нурыннан балкыр иде дөньям,Хыялымда сиңа сыенсам.Ятмас идем хәтта йокларга даУл бәхетле нурлы төннәрдә.Язар идем айлы каләм белән,Хатларымны көтсәң әгәр дә.Тылсым өреп ап-ак кәгаземә,Яшь гомерне кире кайтарып,Язар идем, язар идем сиңа,Хисләремә үзем таң калып.Ләкин беләм: гомер үтә тора,Хыяллардан үзгә чынбарлык.Айлы төндә шигырь генә язам,Хат язарга сиңа оялып.Гашыйк
Кулларыңны куйчы маңгаема,Сизәсеңме, ничек яна башым?Күзләреңә кереп адаштыммы,Канатланып, күкләргәме аштым?Рухым бүген әллә кайда йөри…Кайнар башым – синең алларыңда.Күзләреңә карап талпындым даБылбыл булдым сөю аланында.Сүзләр артык, йөрәк кенә сөйли.Хыялый мин синең яннарыңда.Их, шул килеш җырга әйләнергә,Әкияткә барып ялганырга!Хәйләсездер бу хыялый сөю,Мөмкин түгел хистә алданырга!..Мин тезләнеп сәҗдә кылам бүгенМәхәббәтнең ихлас ялганына…Апрель кары
Ятып ауныйсымы апрель карларына?Апрель карларыдай әллә каралырга?Кар сулары кебек язгы җиргә сеңеп,Умырзая булып кабат яралырга?Менә нинди хыял,Менә нинди ярсу!Кучкыл карны ябынып җәйрәп ята басу…Орлык төшәр көнне көтәсеме озак,Кайчан кузгалыр дипЕлгаларда ташу?«Кайчан яфрак ярам?» – ди каенда бөре.Кояш нурларында бүрткән инде үзе…Ә син, имеш, шулчак, көзләреңә китеп,Ямансулап йөре, еламсырап йөре…. . . . . . . . . . . . . . . . . . .Аунар идем, диеп, апрель карларында.Юләр хыяллар бер тиеш таралырга.Бөре сыман бүрткән хисләреңне тыеп,Бик акыллы кеше булып саналырга.Менә нинди хыял!Апрель кары эри…Ә күзләргә бер дә, бер дә йокы керми!Шытып чыгачагынУмырзая булыпАпрель кары әлеТөшендә дә күрми…Син
Сабыр савытларым тулган чактаЧайпалдырмый тотып торучы – син.Иләсләнеп, хисем кузгалганда,Гаеп итми йотып торучы – син.Эндәшмичә газап өстәүчем дә –Тилмерепләр синнән сүз көткәндә.Кытай диварыдай – ышанычлым,Суга таянгандай – шик-шөбһәм дә.Ни могҗиза – тоташ каршылык син…Шул килеш тә – җанның иң түрендә!Мин таянам сиңа таш дивар дип,Рисвай итмә авып ил күзендә.Һәм битараф кына була күрмә,Тап үзеңдә сыендырыр көчне –Үзең кебек тоташ кытыршылык,Каршылыктан торган минем хисне.Исеңдәме?
Исеңдәме Казан урамнары,Күккә ашкан биек-биек йортлар?Безгә карап бәхет юрагандайКүз кысышкан аллы-гөлле утлар?Икәүләшеп очып уздык бугайИксез-чиксез озын урамнарны.Җаныбызны, җылы өермәдәй,Бары шатлык, шатлык урап алды.Исеңдәме, яңгыр яуган иде,Җитәкләшеп, гөрләвекләр кичтек?Бөтен Казан карап торган чакта,Алдыбызга күктән йолдыз төште.Кулларымны, алып кулларыңа,Йолдыз йөзгән гөрләвектә юдың.Кулым гына түгел, бөтен тәнем,Җаным белән садә-чиста булдым.Исеңдәме болар, исеңдәме?Дәшмисең һич, димәк, төшенмисең.Кичер, берүк, үзем генә белгән,Үзем генә күргән төшем ич син!Ясалма гөл
Янып торган кызыл гөлләр! –Чак сыйдырган кочагына.Шул егеттән күзем китми.Зиһен әйтә: «Юкка гына!»Егетендә бер эшем юк,Гөлдән туймас күземдер бу.Нәрсә зиһен? МатурлыккаГел мөкиббән үземдер бу.Кайсы гына бәхетлесеЛаек икән шул гөлләргә?Берсен генә миңа бирсә…Мин кемнәндер кимме әллә?Сабый кебек нәүмиз торам,Чәчәкләрдән күзем китми.Нигә миңа беркем бүгенКызыл гөлләр бүләк итми?Тукта, чү, дим, егет миңаБер чәчәкне сайлап алды:Гөл бәйләме тере иде,Каян тапты ясалманы?Ясалма гөл сузды көлеп,Үзе инде китеп бара.Гөлгә карап нәүмиз торам,Әйтерсең лә сабый бала…Чарасыз
– Очма утка, очма утка,Очма утка, тукта!Күбәләккә – кисәтү ни?Үз җаным ул юкса!Ялкын хуҗа минем җанга –Хет кычкырып ела!Бу гөнаһсыз гөнаһларныЯрлыкармы Хода?Үз-үземне тирги-тиргиТилмерәмме юкка?Чамасызмын, чарасызмынЙөрәктәге утка.Күбәләктәй кыю җаным!Акыл синнән курка:– Очма утка, очма утка,Очма утка, тукта!Дога
Йолыгыз мине гөнаһтан,Гөнаһсыз шигырьләрем.Бу – минем ихлас йөрәктәнСоравым, гозерләвем.Сәҗдәгә киткән шикеллеТезләнәм кәгаземә.Тик ул гына төшенә күкСагышым сәбәбенә.И минем моңдаш шигырьләр,Бар серем сездә генә.Яшәү йөге авыр, авыр…Кәгазем түзә менә.Безнең гомер – чиксезлектәСызылып үтү генә…Ак кәгазем, киткән чактаҮткәнгә үкендермә.Бу минем, китеп сәҗдәгә,Ихластан гозерләвем:Аралагыз гөнаһлардан,Гөнаһсыз шигырьләрем!Диңгез
Ничек керми калмак кирәк,Чакырса диңгез әгәр?Айкалдым бер, чайкалдым бер –Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр.Айкый дулкын, чайкый дулкын,Чиксез суның юк яры.Шул микәнни адашулар?Ә диңгез сары, сары…Нинди бетмәс чайкалу бу?Хәлләрем китеп бара.Үкенмәм кебек батсам да,Ә диңгез кара, кара…Караны ярып урталай,Күкләрдә уйный яшен.Бәлки, ярга юл табармын?Ә диңгез яшел, яшел…Гомер – диңгез, төсләр уйный…Ниләр көтә тын ярда?Калып булмый, җитеп булмый,Йөзмичә дә юк чара.Минем исем
Китәрсең дә югалырсың,Күңел кырында бер гөл…Усал шаяртуКитәрмен дә югалырмын,Төшмәм хәтта исегезгә.Телгә керсә төртелерсезМинем кыен исемемә.Һәр сүзегез тиеш чактаЭнҗе кебек тезелергә,Ачуыгыз килер микәнКөрмәкләнгән телегезгә?Таң гөлләре әзер чактаСезнең өчен өзелергә –Минем исем… сезнең телнеБуйсындырмас үзегезгә…Гөл чугыннан тамган чыкныКиптерергә күзегездәнКояш булып балкучыныСизмәссез дә күгегездә.Күңел-кырда гөлләр чиксез…Тезгән чакта түшегезгәКитәрмен дә югалырмын,Кермәм хәтта төшегезгә!Гөлләр сере
Сөйләшәләр гөлләр, агачлар да…Тик ишетү безгә язмаган.Үз-үзебез белән артык мәшгуль,Без югары, өстен яралган.Ә гөлләр бит безнең өчен яши.Ә гөлләр бит безне ишетә.Чын күңелдән бүләк ителгәнеЧәчәк ата өзгән килеш тә.Әйтелмичә калган сүзләрне дәГөлләр тоя, гөлләр сизенә:Рәнҗегәндә күңел, безнең өченЧәчәкләрнең җаны өзелә.Ник гөлләрне аңламыйбыз икән? –Сәбәпләрен әле тапмадым…Беләсеңме, син китергән гөлләрМинем өйдә чәчәк атмады…Алкаларым сыңар-сыңар3
Алкаларым сыңар-сыңар,Йә югала, йә сына.Сыңар-сыңар алкаларымҮз парларын юксына.Челтерәми инде күптәнКолагымда тамчылар.Карыймын да алып куям –Алкам гел сыңар-сыңар.Алларымда ничә алкаМоңая ялгыз гына.Һәркайсына пары кирәк,Таң булып кабынырга.Уйнамаган инде күптәнКолагымда таң нуры.Карыймын да алып куям –Сыңар алкалар моңлы.Алкаларның берсенә дәТиң түгел башка сыңар.Шулар сыман парсыз гынаМинем дә гомер узар.Сокландырмас инде бүтәнКолагымда алкалар.Карыймын да алып куям,Һәркайсы сыңар-сыңар.Һавасыз
Мин бит сиңа һава кебек идем,Хәлең ничек хәзер һавасыз?Бардыр дустың, бардыр сердәшең дә,Ә һаваның булмый яңасы.Мин бит сиңа һава кебек кирәк,Суламыйча ничек яшисең?Тел тибрәтеп, «кил» дип дәшәр идең,Миннән башка, беләм, ятим син.Үз-үземә зур бәядер, бәлки?Әллә сиңа шулай ышанам?Уйны – уйга, җанны җанга ялгап,Күңелемнән сиңа юл салам.Тел тибрәтеп үзең чакырмагач,Синең якка юллар өзек бит.Үрсәләнеп сөрән салуым бу:– Мин бит сиңа һава кебек! – дип.Йосыф – Зөләйха
Төшләремә керәсең дәЗөләйхага Йосыф кебек,Таң атканда юк буласың,Үзәгемне өзеп-өзеп.Юк, кабатлый алмам, ахры,Зөләйханың дәртле җанын.Күреп туймас сурәтеңнеХыялымнан куам тагын.Заман бүтән, уйлар башка,Ерак калган кыйссалар да…Сине күрсәм тетрәп китәм –Йосыф бугай син чыннан да.Юк, эндәшмәм сине даулап,Кыю булмам Зөләйхадай.Учка кысам йөрәгемне:Син чыннан да Йосыф бугай.Безне кемнәр тиңли алыр?Кичер мине. Вакыт – хаким.Төшләремә керәсең дә:– Саумы, Йосыф! – дип кабатлыйм.Их, әгәр дә…
Минем сүзләрне сөйлисең,Үзең беләсең микән?Әллә инде юри шулайМиннән көләсең микән?Көлсәң ни дә, көлмәсәң ни?Миңа нигә анысы?Рәхәт икән үз-үземнеСинең сүздән таныйсы.Рәхәт икән, иреннәреңМинем җырны көйләсә.Их, әгәр дә күңел күземНәкъ киресен күрмәсә!Их, әгәр дә күңел күземСукыр булса кайчакта,Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
2
Җәгъфәр Касыймов музыкасы.
3
Илфат Дәүләтшин музыкасы.