Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

- -
- 100%
- +
Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..
Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары
Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.
Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.
Казан өлкәсе Россиягә кушылганнан соң туган ислам галимнәре үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип язалар һәм бу нисбәтне үзләренең әсәрләрендә дә искә алалар иде. Хәлбуки болар үзләре Болгар шәһәре харап булганнан соң дөньяга килсәләр дә, күбесе – хәтта Болгар хәрабәләрен күрү өчен генә дә, анда бармаган кешеләрдер. Шуннан аңларга мөмкин: болар үзләрен Болгар шәһәренә түгел, бәлки болгар кавеменә нисбәт итәләр.
Болгар кавеме өстенә һөҗүм иткән монгол ханнары кул астында «татар» исемендә бер төркем гаскәр булса да, монголлар үзләрен «татар» санамыйлар һәм «татар» исемен күтәрергә риза булмыйлар иде. Монгол ханнары гаскәрләренең күбесе уйгур, Фирганә һәм Төркестан төрекләре иде. Татар ханнарының иң шөһрәтле вакытларында бу мәмләкәттә сәяхәт итүче Ибне Баттута, әлеге мәмләкәт халыклары турында һәрвакыт, төрекләр шулай һәм төрекләр болай, төрекләрнең гадәтләре шундый, төрекләрнең горефләре мондый, дип сөйли. Килеп кергән көненнән алып чыгып киткән сәгатенә кадәр үз араларында йөргән кешеләрне «төрек» сүзе белән тәгъбир итә һәм «татар» дигән сүзне бер генә мәртәбә дә искә алмый.
Шулай булгач, безнең заманыбыздагы «татар» лар кайдан килеп чыктылар да нинди юллар белән ныгып калдылар? Хәлбуки татар хөкүмәте вакытындагы мирзалар һәм түрәләрнең күбесе рус хөкүмәте вакытында чукынып руслашканнар иде. Шималь[33] төрекләре арасында татар каны табылу шөбһәле булган хәлдә, русларда татар каны күп булуда шөбһә юк. «Русны казысаң – татар чыгар» дигән дөрес мәкаль бик мәшһүр.
Безнең заманыбызда берләшкән хөкүмәтләр Кытай мәмләкәтенә һөҗүм иткәндә, Кытайның алдан килүче гаскәрләрен «башы бозык» дип атаганнар һәм газеталарда шуны кулланганнар иде. Рус монахлары һәм монастырь хезмәтчеләре монгол хөкүмәтенең алдан килүче гаскәрен «татар» дип яздылар. Рус тарихчыларының чыганаклары юк, боларның күбесе – монахлар тарафыннан язылган нәрсәләрдер. ХIХ милади гасырда безнең гыйлем сөючеләребез Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә катнашып йөри һәм рус әсәрләрен укый башладылар. Рус тарихларында күренгәләгән «татар» исемен тикшерүсез һәм тәнкыйтьсез алып, яманат чыгардылар. Югарыдагы сорауның кыскача җавабы шушы.
Болгар төрекләренең өч башкала шәһәрләре булды. Берсе – үз вакытында бик мәшһүр һәм бу көндә харап булган Болгар шәһәре. Икенчесе – Казан елгасы өстендәге, бу көндә инде харап булган Казан шәһәре. Өченчесе – бу көндә сәламәт булган Казан шәһәре.
Болгар төрекләренең шушы башкалаларында хөкем сөргән ханнары (хөкемдарлары һәм падишаһлары), беркадәр ышану мөмкин булган хәбәрләргә караганда, шушы затлар иде:
1. Сүлки
2. Моның углы Алмас[34]
Аның заманында һәм аның үтенүе буенча Багдадта Габбаси Болгар төрекләренең ислам кабул итүләре һәм хөкүмәт дине ислам булуын рәсми сурәттә игълан итте.
3. Моның углы Әхмәд
Аның Моктәдир биллаһ хәлифә заманында Багдад аркылы хаҗга барганлыгы һәм үзенә дә хәлифә тарафыннан байрак, әләм һәм дә башка рәсми бүләкләр бирелгәнлеге риваять ителә. Бу сәфәре, падишаһ булуыннан элек, шаһзадә вакытында ук булса кирәк.
4. Моның углы Талиб
Һиҗри белән 338, милади белән 949 елда Болгар шәһәрендә аның исеменә сугылган тәңкә бар.
5. Моның углы Мөэмин
Аның заманында һиҗри белән 358, милади белән 968 елда рус падишаһы Владимир, кыпчак төрекләре белән берләшеп, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм ясады һәм күп зарар итте.
6. Хәйдәр
7. Моның углы Мөхәммәд
8. Моның туганы Сәгыйдь бине Хәйдәр
9. Бараҗ
10. Ибраһим
Бу кеше Һиҗри белән 560–561, милади белән 1164–1165 елларда сәламәт иде.
11. Моның углы Сәлим
Сәлим бине Ибраһим тарафыннан Болгар шәһәрендә сугылган тәңкәләрдә Габбаси хәлифәләрдән «ән-Насыйред-дин лиллаһи әмирел-мөэминин» дип язылган язу бар (ән-Насыйред-дин лиллаһи кырык җиде ел хәлифәлек урынында булып, һиҗри белән 622, милади белән 1225 елда вафат булган иде).
12. Моның углы Илһам
Илһам хан заманында, һиҗри белән 620, милади белән 1223 елларда, татарлар болгарлар өстенә килеп сугыштылар һәм тәмам җиңелеп кайтып киттеләр. 1237 милади елда татарлар икенче мәртәбә Болгар өстенә зур көч белән килделәр һәм болгарларны җиңделәр, зур түләүләр салдылар һәм күп байлык алдылар. Шулай булса да болгарларның үзләренең эчке эшләрендә беркадәр бәйсезлекләре калды.
13. Габдулла
14. Хәсән
770, 776, 778 һиҗри елларда Болгар шәһәрендә аның исеме белән сугылган тәңкәләр бар. Рус кенәзе һиҗри белән 778, милади белән 1376 елда Казан өстенә гаскәр җибәргән иде. Шул вакытта әмир Хәсән белән Мәхмүд руслар кулына әсир төштеләр һәм зур шартлар, күп түләүләр бәрабәренә азат ителделәр. Казан шәһәрендә күл башында, архиерей йорты капкасы тышында булган зур кабер ташы әлеге Хәсән каберенә куелган таш түгелме икән дип уйлыйлар[35].
Хәсән хан заманында рус кенәзе Дмитрий Константин углы, татарлардан Мамай мирза котыртуы белән Болгарга килеп, күп хәрабәлек ясаганлыгы риваять ителә. Алла белә, бу вакыйга югарыда искә алынган һиҗри белән 778, милади белән 1376 елның азагында булган булса кирәк.
15. Мәхмүд
16. Габдулла
Аның заманында татарлар Тимур исемендәге бер гаскәр башлыгы кул астында Болгарга килеп сугыштылар һәм шушы әмир Габдулланы шәһит иттеләр. Шуннан соң әмир Габдулланың якыннары аның 9 яшьлек углы Алтынбик белән 7 яшьлек углы Галимбикне Казанга алып килгәннәр.
17. Алтынбик
Габдулла әмирнең шушы углы Иске Казан шәһәрендә әмир һәм хан булып торган.
18. Моның туганы Галимбик
Аның заманында Болгарның хөкүмәт үзәге Иске Казаннан яңа (хәзерге) Казанга күчкән, диләр. Рус тарихларындагы: «1429 елда болгарлар һәм казанлылар Галич, Кострома шәһәрләренә кадәр сугышып килделәр, ләкин шәһәрне ала алмый кире кайтып киттеләр, рус гаскәре аларның артларыннан куа барды, алар Али баба артыннан аз гына җитмәделәр», – дигән хәбәрләрдәге «Али баба» Болгар әмире Галимбик дип уйланыла.
Һәрхәлдә, һиҗри белән 834, милади белән 1431 елларда руслар Болгар дәүләтен тәмам туздырдылар. Болгар шәһәре үзе дә шушы вакытларда харап ителгән булса кирәк.
Һиҗри белән 842, милади белән 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан Сарайдан куылып Казан мәмләкәтенә килгәч һәм Казан хөкүмәтен басып алгач, әмир Галимбик Казанда югары дәрәҗәле дәүләт әһелләре – бикләр сыйныфыннан вәкил булып калган иде. Олуг Мөхәммәд ханнан соң, тегеләрнең тәхеткә менүеннән сакланып, Олуг Мөхәммәд ханның углы Мәхмүд хан тәхеткә утырды, диләр.
19. Олуг Мөхәммәд хан
Сарайдан сөрелгән бу татар ханы Казан һәм Болгар мәмләкәтенә барып чыкты һәм, Казан тәхетендәге әмир Галимбикне урыныннан төшереп, үзе хан булды. Русларның талауларыннан һәм сугышларыннан йөдәгән болгар төрекләре Олуг Мөхәммәд ханның шушы сәфәрендә русларны җиңеп килүен күреп, бәлки, безне дә руслардан яклап кала алыр дип, Олуг Мөхәммәд ханны кабул иттеләр һәм, үзләренең әмирләрен урыныннан төшереп, аны тәхеткә утырттылар.
Аннан соң бу мәмләкәттә татар ханнары нәселеннән булган ханнар дәвам итәләр, ләкин татардан бәрәкәт чыкмавы мәгълүм. Аның табигатенә төзү, яхшылык итү, файда китерү түгел, бозу һәм җимерү хас. «Татар бар җирдә хәтәр бар».
Моннан соң бу мәмләкәт «Казан мәмләкәте» дип шөһрәт тапты, «Болгар» исеме онытылуга якын калды.
Олуг Мөхәммәд хан, төрле вакытларда руслар белән сугышып, кайбер вакытларда русларны җиңсә дә, бу җиңүләреннән күзгә күренерлек яхшы нәтиҗә чыкмады. Һиҗри белән 849, милади белән 1445 елның җөмадиел-әүвәл[36] аеннан соң бу Олуг Мөхәммәд ханның хәбәре беленми. Углы Мәхмүд тарафыннан үтерелде, дигән хәбәр дә бар.
20. Моның углы Мәхмүд хан
Һиҗри белән 849, милади белән 1445 ел көз көнендә хан булды һәм һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда вафат булды. Аның заманында электә Болгарда булган сәүдә кәсебе Казан шәһәрендә көчәя башлады. Казанның шөһрәте дә артты.
21. Моның углы Хәлил хан
Атасы вафат булганнан соң, һиҗри белән 868, милади белән 1464 елда хан булды. Хатыны нугай хөкемдары Тимур кызы Нурсолтан иде. Һиҗри белән 872, милади белән 1467 елда үзенең туганы Ибраһим хан тарафыннан төшерелде. Шуннан соңгы хәле мәгълүм түгел.
22. Моның туганы Ибраһим хан
Агасы Хәлил ханны төшереп, аның урынына хан булды һәм агасыннан калган җиңгәсе Нурсолтанга никахланды[37]. Вафаты һиҗри белән 884, милади белән 1479 елдадыр. Фатыймасолтан (Суфия), Нурсолтан исемендә ике хатыны һәм дә Илһам, Ходай колы (хәзер Ходайкол дип язу кабул ителгән. – Ред.) Миңлетаһир, Мөхәммәд Әмин, Габделлатыйф исемнәрендә биш углы, Хөршид исемендә кызы калды. Угылларының өчесе Фатыймасолтаннан булып, калган икесе Нурсолтаннан иде.
23. Моның углы Гали Илһам хан
Ибраһим хан вафат булганнан соң, Сарай адәмнәреннән кайберләре карт хатын углы Илһамны һәм кайберләре яшь хатын углы Мөхәммәд Әминне хан итү юлына керделәр, һәм шул сәбәптән араларында низаг чыкты. Ахырында беренче төркем җиңеп чыгып, Илһам хан булды.
Казанда Сарай адәмнәре һәм хөкүмәт әгъзалары арасында мәйданга килгән бу низагны уңышлы һәм уңайлы хәл итеп, Мәскәү кенәзе шайтанлык вазифасын үз өстенә алды, ханлык мәсьәләсендә икегә аерылган төркемнәрне бер-берсенә каршы кыздырды. Ызгышу һәм сугышу өчен яратылган татарларга бу эш җитә калды. Болар тәмам кызып җиттеләр, бер-берсенә һөҗүм итәргә әзер иделәр. Шул сәгатьтә (һиҗри белән 893, милади белән 1487 елда) Мәскәү кенәзе Казан өстенә үзенең гаскәрен җибәрде. Гаскәр Казанга килеп җитте һәм 9 июньдә Казанга керде. Илһам ханны әсир алды һәм кенәзнең әмеренә күрә Мөхәммәд Әминне хан итте.
Русларның Казанның эчке эшләренә катнаша башлауларының башы – шушы вакыйгадыр, дөресрәге, татар түрәләре үзләредер. Рус гаскәре Илһам ханны, анасы Фатыймасолтанны, хатынын һәм дә ике туганын, аны хан итү тарафында булган мирзаларны һәм кенәзләрне әсир итеп, Мәскәүгә алып китте. Шушы вакыйгадан соң Мәскәү кенәзе үзенең «кенәз» дигән дәрәҗәле исеменә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исемне дә кушты.
Илһам хан үзе, анасы һәм бер туганы әсир хәлләрендә Мәскәүдә үлделәр, ягъни үтерелделәр. Икенче туганы – Ходай колы чукындырылды. Шуннан соң кенәз аңа үзенең Евдокия исемле кызын хатын итеп бирде. Чукынганнан соңгы исеме – Пётрдыр[38]. Миңлетаһир вафат булганнан соң, хатыны һәм балалары чукындырылды. Илһам ханның ханлык итү вакыты 8 еллар кадәрдер.
24. Моның туганы Мөхәммәд Әмин хан
Мөхәммәд Әмин һиҗри белән 892, милади белән 1487 елның 14 июлендә ханлыкка утырды. Мәскәү кенәзе ярдәме белән хан булганлыктан, аңа итагатьле булу һәм аның киңәше белән хәрәкәт кылу хакында сүз бирде. Бу көннән башлап Мәскәү кенәзе Казан һәм Болгар мәмләкәтен үз мәмләкәтеннән итеп саный башлады. Чынлыкта Мөхәммәд Әмин хан бөтен эшен Мәскәү кенәзенең киңәше белән башкарадыр һәм, аңа ярау өчен, үзенә буйсынучыларны җәберләүдән дә тайчанмыйдыр иде.
Казан төрекләре һәрвакыт моның мөселманнарны җәберләвеннән һәм русларга артык хөрмәт күрсәтеп торуыннан риза булмадылар, үзен яратмадылар, эшендә кайгыртучанлык күрсәтмәве һәм яклаучан кеше булмавы белән хөкем йөрттеләр, мәмләкәтне бу залимнән коткару чарасын күрергә керештеләр. Ахырда Мамык ханны чакырып китерделәр дә Мөхәммәд Әминне һиҗри белән 902, милади белән 1496 елның көзендә иярченнәре белән берлектә Казаннан кудылар. Ул үзенең ашарга-эчәргә бирүчесе булган Великий кенәз хозурына Мәскәүгә китте. Бу тапкырда моның ханлык вакыты 9 ел булды.
25. Мамык хан
Мөхәммәд Әмин куылганнан соң, Нугай урдасыннан Мамык хан килеп, Казанга хан булды. Ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кешеләрне җәберләү һәм халык байлыгын талау юлына басты, шунлыктан язмышы Мөхәммәд Әмин ханга караганда да фаҗигалерәк булды. Ниһаять, моның бозык холыкларына түзә алмыйча: «Безгә халыкны талаучы хан кирәк түгел», – дип, милади белән 1497 елда моны Казаннан кудылар.
26. Габделлатыйф хан
Мамыкны куып җибәргәннәреннән соң, Казан халыклары, Өченче Иванга илче җибәреп, үзләренә хан булыр өчен, Ибраһим ханның Мәскәү кенәзлеге хозурында торучы өченче углы Габделлатыйфны сорадылар. Иван аны Казанга җибәрде һәм дә, ханлык урынына утырту һәм халыкны ант иттерү өчен, үз тарафыннан вәкилләр делегациясе күндерде. Вәкилләр делегациясе Габделлатыйфны һиҗри белән 902, милади белән 1497 елның май аенда Казан тәхетенә утыртты. Ләкин Казанда татар мирзалары һәм кенәзләре арасында кызган дошманлык һәм дәгъвалар Габделлатыйфның хан булуы белән генә сүнмәде. Бәлки, моның утыруы сәбәбеннән тагын да артты һәм ялкынланырга тотынды. Шул сәбәптән Великий кенәз Габделлатыйфны Казаннан Мәскәүгә кайтарып, аның урынына элек хан булып торган Мөхәммәд Әмин ханны Казанга җибәрде, һәм ул ханлык урынына утырды[39].
27. Мөхәммәд Әмин хан (икенче мәртәбә)
Һиҗри белән 908, милади белән 1502 елда Мөхәммәд Әмин икенче мәртәбә Казан ханы булды. Беренче мәртәбә ханлыгыннан куылып киткәннән соң, Вологда төрмәсендә ятучы җиңгәсен (агасы Илһам хан хатынын), Өченче Иваннан үтенеп, төрмәдән чыгартты да үзе аңа никахланды. Гайрәтле, тырыш бу хатын, Казанга килгәннән соң, Мөхәммәт Әмин ханны Мәскәү кенәзлегенә һәм Иванга каршы кыздырырга кереште һәм бу эштә күп нәрсәгә ирешә дә алды. Мөхәммәд Әмин русларга дошман була барды. Бу хатын һәрвакыт Мөхәммәд Әмин ханга: «Русларга кара кол һәм Иванга ялчы булып торганчы, кешеләргә хезмәт итүең һәм аларның күңелләрен табу юлында җан корбан кылуың артык!» – дип, ирен шул уңайдан хәрәкәтләндерде. Яратканлыгы сәбәбеннән, ире һәрвакыт сүзенә колак салырга мәҗбүр була иде, диләр.
Әлеге хатынның тырышлыгы сәбәбеннән, Мөхәммәд Әмин хан бу мәртәбә ханлыгында руслар белән сугышты һәм аларга күп зарарлар китерде. Һиҗри белән 911, милади белән 1506 елның 22 маенда Казан өстенә килгән рус гаскәре тәмам диярлек дәрәҗәдә Мөхәммәд Әмин хан тарафыннан кырылды.
Өченче Василийның ахирәт дусты булган Миңлегәрәй ханның хатыны Нурсолтан үзенең углы Мөхәммәд Әмингә Мәскәү кенәзе белән дус тору хакында үгет-нәсыйхәт бирә. Шуның соңында гына Мөхәммәд Әмин хан Мәскәү кенәзе белән солых төзи һәм үлгәненә кадәр сугышмый.
Мөхәммәд Әмин хан һиҗри белән 924, милади белән 1518 елның декабрендә вафат булды. Кабере Казан шәһәрендә булса кирәк. Бу нәүбәтендәге ханлык вакыты 16 ел булды.
28. Шаһгали хан
Шаһгали хан, Алтын урда ханнары нәселеннән Улъяр углы булып, Мәскәү кенәзе хозурында рус хөкүмәтенә хезмәт итәдер иде. Мөхәммәд Әмин хан вафат булганнан соң, Мәскәү кенәзе үзенең вәкилләре белән моны Казанга җибәрде. Өченче Василий тарафыннан җибәрелгән вәкилләр делегациясе белән Шаһгали һиҗри белән 925, милади белән 1519 елның апрель аенда Казанга килде. Рус түрәләре Шаһгалине ханлык урынына утырттылар.
Рус арасында тәрбияләнгән һәм рус әхлагы нигезендә табигате урынлашкан бу адәмнең бөтен хәрәкәте һәм мөгамәләсе Великий кенәзнең яхшы мөнәсәбәтенә ирешүдән һәм аңа яраудан гыйбарәт булды. Мәмләкәтне үзгәртеп кору, халыкка һәм ватанга хезмәт итү хакында уйлап та бирмәде. Шул сәбәптән кешеләр арасында игътибар казана алмады һәм абруйлы булмады.
Моннан хәерле эш чыкмаслыгы ачык беленгәннән соң, Казанның олы кешеләре Кырым ханы Мөхәммәдгәрәйдән үзенең туганы Сахибгәрәйне, хан булу өчен, Казанга җибәрүне сорадылар. Мөхәммәдгәрәй үз туганы Сахибгәрәйне Кырым мирзаларыннан бер төркем һәм дә Кырым чирүе[40] белән Казанга җибәрде, һиҗри белән 927, милади белән 1521 елның яз көнендә һичбер каршылыкка очрамыйча, Казанга барып керделәр. Шаһгали аннан чыгып китте. Шаһгалинең бу мәртәбәдә ханлыгы 2 ел булды.
29. Сахибгәрәй хан
Казанга керә-керешкә һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда хан булды. Рус гаскәре Казан өстенә килгәндә, һиҗри белән 930, милади белән 1524 елда, гаскәр белән ярдәм итүен сорау өчен, үз урынына туганы Мөхәммәдгәрәй углы Сафагәрәйне куеп, Истанбулга китте. Ярдәм биреп, Казан һәм Болгар мәмләкәтен руслардан саклау һәм коткару урынына, солтан Сөләйман бине Сәлим Сахибгәрәйнең үзен Кырымга хан итеп җибәрде, Казан һәм Болгар мәмләкәте ярдәмнән мәхрүм калды. Сахибгәрәйнең ханлык вакыты 3 ел кадәр булды.
30. Сафагәрәй хан
Сафагәрәй бине Мөхәммәдгәрәй бине Миңлегәрәй хан рус гаскәре белән Казан гаскәре сугышкан һиҗри белән 927, милади белән 1521 елда Казан ханы булды. Яше 13 тә иде. Җиде ел торганнан соң, түрәләр һәм мирзалар арасындагы фетнәләр сәбәп булып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елда урыныннан төшерелде һәм Кырымга кайтып китте.
31. Җангали хан бине Улъяр
Сафагәрәй хан Казаннан куылганнан соң, Казан кешеләре Шаһгали ханның русларда хезмәт итеп торучы 15 яшьлек энесе Җангалине, чакырып, һиҗри белән 937, милади белән 1531 елның 29 июнендә тәхеткә утырттылар. Бу вакытта Казан мәмләкәтенең тышкы эшләренә генә түгел, хәтта эчке эшләренә дә Мәскәү кенәзе катнашадыр һәм зур эшләр аның теләгенчә башкарыладыр иде.
Мәскәү кенәзенең рөхсәтен алып, Җангали хан Нугай кенәзе Йосыф мирза кызы Сөембикәгә никахланды һәм, шушы урында 4 ел кадәр торганнан соң, 20 яшендә Хөршид ана[41] һәм Булат исемле кенәзләр тырышлыгы белән үтерелде.
32. Сафагәрәй хан (икенче мәртәбә)
Җангали хан үтерелгәннән соң, Россиянең дәрәҗәсен сындыру һәм Казан өлкәсен рус хакимиятеннән коткарып, мөстәкыйль хөкүмәт итеп калдыру нияте белән, мирзаларның бер төркеме Кырымнан Сафагәрәйне, чакырып, Казан тәхетенә утырттылар. Бу вакытта Сафагәрәй хан Җангалинең тол калган хатыны Сөембикәгә никахланды.
Сафагәрәй хан, бердән, руслар белән сугышуга мәҗбүр булганлыктан һәм, икенчедән, татар мирзаларының бер төркеме рус тарафында, икенче төркеме Россия белән дошманлыкта булып, үз араларында өзлексез дәгъвада булуларыннан тәмам җиксенде. Берәр төрле ярдәм табу өмете белән булса кирәк, һиҗри белән 953, милади белән 1546 елда Сафагәрәй хан Җаек буенда Нугай йортындагы каенатасы Йосыф мирза янына качып китте, һәм Казан мәмләкәте хансыз калды. Сафагәрәйнең бу мәртәбәдә ханлык вакыты 11 ел кадәр булды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Примечания
1
Кыскартып бирелде. – Ред.
2
Р. Фәхретдин «төрки» сүзе урынына «төрек» сүзен куллана.
3
Ганганә – сүзнең кешедән кешегә күчүе, сөйләм традициясе.
4
Асар – әсәрләр, ядкярләр.
5
Белемгә сәләтле булсаң, остазың кырмыска булыр.
6
Биредә Р. Фәхретдин шәхес культы елларын күздә тота.
7
Карамзин тарихы, 1 кис., 147 б.
8
«Болгар» сүзе «болгану» исем фигыленнән алынган, төрле кавемнәр һәм кабиләләрнең бергә кушылулары, «болганулары» мәгънәсендә диючеләр бар. Соңыннан шул исемне үзләренең башкалаларына да биргәннәр, диләр. Икенчеләр исә, «болгар» сүзе гарәпчә «кәсирес-сәлҗ» («күп кар») мәгънәсендәге «булкар» сүзеннән алынган булса кирәк, диләр. Кар бик күп булганлыктан, башта өлкәгә исем булган да, соңыннан шунда торучы төрекләргә бирелгән буладыр.
9
«Бортас» исемле кавемнең кемнәр булганлыгы ачык мәгълүм түгел. Боларның бервакыт мөстәкыйль булып торганлыклары, икенче бервакыт болгарларга ияргәнлекләре һәм дә кайбер төркемнәренең ислам кабул иткәнлекләре риваять ителәдер. Боларның мордвалар (мукшылар) булачагын да уйлаучылар бар. Әгәр дә мордвалар булса, болар татарлар һөҗүм иткән вакытларда һәлак булып беткәннәрдер.
10
Казан төбәгендә Сивиль (Чивиль) шәһәренең исеме мондагы «Әсгаль» сүзенең хәрефләре үзгәртелеп ясалган яки «Әсгаль» сүзе «Сивиль» дән гарәпчәләштерелгән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, «әсгаль» исемендәге болгар төрекләре бу көндәге Сивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары дип уйланыладыр.
11
Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.
12
Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).
13
Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б.
14
Тарихел-кямил, 9 кис., 173 б. Әлеге сүзнең мәгънәсе: «Шәрык тарафыннан килүче төрекләр (һуннар) белән җирле төрекләр катнашкан кавемнәр болгар дип аталдылар», – диюдер.
15
ХVIII гасыр урталарында «Ибне Фазлан болгарларны славян кавеменнән дип хәбәр бирә, шуның өчен болгарлар славян кавемнәре булыр» дигән бер фикер таралган иде. Соңгы вакытларда шушы фикернең ялгыш икәнлеге ачык мәгълүм булды. Ялгышуның сәбәбе: әлеге кешеләрнең Ибне Фазлан гыйбарәсендәге «сәкълаб» сүзен «славян» дип тәрҗемә итүләредер. Бу кешеләр бу көннәрдәге Мисыр һәм Сүрия гарәп язучылары телендә «сәкълаб» сүзе «сәклау» сүзеннән гарәпчәләштерелгән дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде.
16
Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк.
17
«Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар.
18
Мөгъҗәмел-бөлдан (Илләр сүзлеге), 1 кис., 272 б.
19
Чулман – Кама.
20
Болгар шәһәрендә әсирләр сатыла торган бер базар булып, руслар үзләренең әсирләрен шунда китереп сатканнар. Шул әсирләрнең Иран, Гыйрак, Төркестан һәм Һиндстан, хәтта Әндәлес (Испания) өлкәләренә кадәр таралганлыгы риваять ителә. Славян кавеменнән булган бу әсирләр Болгардан таралу мөнәсәбәте белән чит мәмләкәтләрдә күбесенчә «Болгар әсирләре» һәм «Болгар кызлары» исемнәрендә йөртеләләр. Гарәп һәм фарсы шагыйрьләре тарафыннан шигырьләрдә мактаныла торган Болгар кызлары һәм Болгар мөслимәләре (мөселман кызлары) чынбарлыкта руслар тарафыннан Болгарга китерелеп сатылган славян кызлары була.