Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

- -
- 100%
- +
21
Пирманнар – Пермь өлкәсендә торучы кавем (пермяклар).
22
Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 15 б. «Нәһҗелфәрадис» иясе Мөхәммәд шәех Ясир 761 һиҗри елда вафат булган иде. Бу китап Истанбулда «Яңа җамигъ (мәчет) китапханәсе» ндә, 879 санда саклана.
23
Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар – нурларның матурлыгы серләрнең дөреслегеннән тора.
24
Кәшфез-зөнүн (Фикерләрне ачыклау), 1 кис., 204 б.
25
«Саксин» ның дөресе «Сакчин» булса кирәк.
26
«Биләр» сүзе төрки булганлыктан, әлеге кешенең үз араларыннан ислам йортына барып, дин өйрәнеп кайткан булуы да ихтимал. «Биләр» – «бик» һәм «бәк» нең кыскартмасы булган «би» нең җыелмасы күплеге яки ия, хуҗа һәм патша, хөкемдар мәгънәләрендәге «биләү»дән киләчәк заман яки «белү»нең киләчәк заманы булган «белер» булуы да мөмкин.
27
Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Габдеррәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлеси – 1080–1169 елларда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе һәм географы.
28
«Болгар» сүзе төрекләрнең олуг бер тармакларына исем булып йөргән кебек, шушы кавемнең хөкүмәт үзәге һәм ханнары торган мәшһүр шәһәрләренә дә исем булып йөридер.
Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.
29
Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.
30
Спас өязе Олы Чаллы авылының Фазлулла Бохараи бу манара хакында: «1260 ел рамазан аеның 19 нчы кичәсе – сишәмбе көн кичәсе – ярты төндә ауды», – дип, үзенең җыентыгына язып куйган (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 94 б.).
31
Самавидлар – Көньяк Гыйрактагы Евфрат елгасының уң ягында урнашкан Мутана провинциясенә караган бер шәһәр халкы.
32
Хафиз – Коръән-Хафиз – Коръәнне яттан белүче.
33
Шималь – төньяк.
34
«Алмас» сүзенең «үлмәс» тан («үлмәз» дән) җиңеләйтелгән булуы мөмкин. «Үлмәс» исемендә кешеләр бу көндә дә буладыр. «Алмас» – мәшһүр казылма исеме дә. Иске төрекләрдә тимер, таш кебек казылма исемнәрен балаларга бирү сөекле бер гадәт иде. «Алмас» сүзенең хан, падишаһ кебек саф дәүләт хезмәтендә булучының дәрәҗәле исеме булуы да мөмкин. «Маҗар» мәмләкәтендә «Алмас» исемендә иске шәһәрләр һәм кышлакларның бу мәмләкәттән күчеп килгән болгарлар тарафыннан кушылганлыгы уйланыладыр.
35
Бу кабер ташындагы язу Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» әсәрендә бирелгән (1 кис., 30 б.).
36
Җөмадиел-әүвәл – ай елының алтынчы ае исеме.
37
Ибраһим хан вафатыннан соң Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахланды, аннан Сахибгәрәй хан дөньяга килде.
38
Ходай колының (Пётрның) Аристасия исемле беренче кызы 1529 елда кенәз Фёдор Мстиславка барды һәм, ире үлеп 6 айдан соң, 1540 елның 17 декабрендә вафат булды. Анастасия исемле икенче кызы Василий Шуйский хатыны иде. Ивана исемле өченче кызы Семён Бикбулатичка (Ханкирмәндә 9 нчы хөкемдар – Саин Пулад) барган иде. Илһам хан белән берлектә әсир ителгән кенәзләр һәм мирзаларның үз ихтыярлары белән чукынмаганнары кенәз әмере белән шәһит ителделәр.
39
Габделлатыйф хан Россиянең Белоозер (Белозёрск) исемле кальгасында дөньядан үтте.
40
Чирү – гаскәр.
41
Бу җылан хатын Ибраһим ханның кызы булса кирәк.