Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Издательство:
Автор
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:
«Әзмәвердәй, тимер өзәрлек
Көчең булса гына шигырь яз, — дип,
— Хәлең бармы шуңа түзәрлек?
«Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик бит
Көч беләктә түгел — йөрәктә.
Сыный-сыный яшим үз көчемне,
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!…
Лена ШАГЫЙРЬҖАН