Тимә, яшәсен!

- -
- 100%
- +
Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде.
Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән).
Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне, Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар.
Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә, җәмгысы ике йөз елдан артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган: «В тёплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки».
Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде…
Исәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме!..
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында, мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.
Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә.
И бу җиһанның гадел минутлары…
И бу җанның убылыр упкыннары…
Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда – рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе – юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да… йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый…
Ә җиле…
Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы – әле җырлый, әле көлә, әле үкси… Аннары үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми.
Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен, мең рәхмәт сиңа!
Җирсегән чакта, җилне дә сагынасың икән…
Тауларга карап, күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп, күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган.
Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!..
Балыклары, сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы – бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер…
Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, «Чатыр тауга сәлам әйт!» – дип, нәүмизләнеп-кызыгып калалар.
Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты – Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме – болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында…
Ә Чатыр тау – башка…
Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә, бөтен уй-вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын һәм үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.
Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары…
Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ…
Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит… күз яшеңне күрсәтмәс өчен.
Һәр хушлашуда, бәлки, бу соңгысыдыр… дигән, бәхилләшү төсмере бар… Әмма саубуллашкан чакта, безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен.
Йә, хуш, Чатыр тау!
Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир…
Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал!
Ярабби…
Ибадибалар күрдем
Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә, малай тапкан әнигә «Сталин бүләге» – биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бермәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр.
Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда, капкаларыбыз да күренеп тора.
Зөфәр – зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында. Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан. Шулай итеп, ул, дөньяны танып белергә дип, беренче сәяхәткә кузгалган. Анда – Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә «сашайка». Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да, исе китеп, шул машиналарны күзәтә икән.
Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган:
– Әни, мин ибадибалар күрдем! – дип, үзенең машиналар күрүен үз телендә аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр дә, аны туктатып:
– Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, – дип, Зөфәрне аптыраталар иде. Шулай итеп, аның кушаматы «Ибадиба» булып калды.
Фаварис – кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме, холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы артист булу иде.
Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тау-үзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары сугарып торгандыр.
Малай чакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта, нинди хәвеф сагалап тора – моны берәүгә дә алдан белү язмаган.
Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән кечкенә генә күләгәсен ияртеп бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал.
Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк – көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, «Тимә, яшәсен!» дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора…
Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды, һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды… «Әни, әнием» дип елыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис югары очка медпунктка.
Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. «И улым, и улым…» – дип, эчтән ниндидер дога укый-укый, яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде.
– Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым… Төп тамыры киселгән бит… Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса… – дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барсы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем.
– И Ходаем, тагын ни булды инде? – дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч күрәм, ни гаҗәп: мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына, су буена төшеп киткән чакта, ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман.
– Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, – дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә.
– Хәзер өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, – медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, – ди әни.
Әнә Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары… Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит… Хәзер миңа берни дә кирәкми…
Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам.
«Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган», – дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән.
Мин, боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра, ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар…
Ишетәм, сизәм: әни елап та алган, ахрысы. Сулышы, тавышы яшьле…
– Гел минем улыма бәла килә дә тора… Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?..
– Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, – ди Ак түти. – Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса… Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә…
– И-и Ходаем… Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә… – дип, әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште:
– Бервакыт… Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай… Баланы ышанып калдырыр кеше юк… Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам… балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем дип, елый-елый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле… Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә, әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте… Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Еламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме өзә. Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл… – дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм.
– Бусы сынау түгел әле, кисәтү генә булган, – диде Ак түти.
– Ашлык сукканда, ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык, йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай… Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем, әйтергә дә куркыныч… каш турысы белән килеп төшкән бит балакай… Әле дә Ходай саклаган… Күзенә керәсе булган бит… И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты.
Ишетәм: Ак түти ярым пышылдап ниндидер дога укып алды.
– Шунда… тәүге сыналуны үткән… – диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер…
Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкын-дулкын урманнар – бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни:
– Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, – дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра.
Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар, ахрысы.
Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер – берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим.
– Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр.
Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым.
Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин, таякны кулга тоткач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кёнигсберглардан җиңеп кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер!
Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка – сандали, икенче аякка бинт өстеннән ак йон оекбаш киеп, ниһаять, урамга чыктым. Кояштан күз чагыла. Менә бит дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып, сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер бирмим. Мин горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким. Үзем аксыйм, кулда – таяк. Сизәм: көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит:
– Кит әле, аксак тәре!
– Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем:
– Кем аксак?! Әйдә, узышабыз!
– Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, – дип, Фаварис аркылы килде. Юк, узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны селкеп, команда бирергә булды.
Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде. Бүген дә… Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз төшереп алсам… Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире кып-кызыл. Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде. «Тагын ни булды инде, улым», – дип, әни манма канга манчылган носкины салдырып, бинтны сүтүе булды – әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде.
Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым.
Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым.
Көзгегә карагач имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора.
Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый, агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган. Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып куйдым…
Аякның ярасы төзәлгәч, зурәнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде.
Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз, үр төшкәндә, тыйнак кына юырта, үр менгәндә, гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип һич тә уйламыйм, күрергә теләп, күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да… Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле.
Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе – Әнвәр абый белән Мөнир абый – Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы – Индус белән Әмир – тимер юлда, берсенә – 18, икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле зур йорт каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып, кукраеп утыра.
– Җәннәт инде монда, җәннәт, – ди әни.
Әти сүзсез генә көрсенеп куя.
Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган арада, мин ялт кына тимер юлны карап килдем.
Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый торган креозот исе икән бу).
Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны, тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң, кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора?
Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан икән.
Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан асылган… Өстәл түрендә түшен киергән самавыр… Өстәлдә нинди генә тәм-томнар юк. Әнвәр абыйның кызы – миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә.
Ул арада зурәнәйнең уллары – Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?..
Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: «тык-кы, ты-кы, ты-кы»… Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек.
– Уфа поезды… – дип куйды Әмир абый. Индус абый кесә сәгатен чыгарып карады да:
– Унбиш минутка соңарып килә, – диде.
Димәк, әнә шулай «ты-кы, ты-кы» тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин, шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә бөдрә төтене дә күренеп алды – килә, поезд килә! «Тык…кы, ты-кысы» да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан-зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә… яман зәһәр гудок тавышы, бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан, чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен.
«Әй Ходаем, бетте балам», – дип, хәвефләнеп йөгереп килгән әни агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып, «и бала, и бала» дип, сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште.
Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең.
«Поезддан курыкты. Куркак син, куркак», – дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле, җитмәсә…
Кайтып китәр алдыннан, үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары сап-сары, борыннары кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен – бер рельска, икенчесен икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты.
Роза сеңелнең тимер юл буеннан елый-елый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде.
Үчлек энә булса, үкенү исә, шул энәгә тагылган җеп икән.
Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында – ләм-мим.
Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе – югары очта Малик абзый, икенчесе – күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән «Дайман» велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була.




