Тимә, яшәсен!

- -
- 100%
- +
Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә, шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр тагып, дөнья күреп кайтсак иде дип, аларга кызыгып карап торабыз.
Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә.
Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы югары оч Кәшфи белән эләгә. Аларны, җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә.
– Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, – ди Нургали абзый, – һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде, калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде… Ә күпме кием, сугыш кораллары, машиналар… Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай…
Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор.
Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали абзый, – тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43 ле ботинка алып, аягын җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны, аякларын көзән җыера башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи бөтенләй аяктан кала икән.
Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля Кәшфинең табаны өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә.
Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра.
– Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде… – дип, аны озатып кала.
Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, «ярдәм иткәнме соң?» дип, аны берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын сүндерә дә:
– Кәшфи минем үтенечне онытмаган, – ди. – Кладовщик булып эшли башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән…
Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның иң хәтәре – элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан мәче кебек, финнар аларны «уйнатып» кыра торган булалар.
– Бервакыт, – дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе тын кала. – Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга чыктым. Карыйм: бәрәңге кыры казылган казылуын да… бер-икене булса да җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым. Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын… Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем, финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда, чинашып, миналар ярыла башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп төштем дә… бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем.
Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды дип, блиндаждан карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган, юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч, ну хәйләкәр татар, ди.
Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә ашадык.
Капка төбендәгеләрдән берәрсе:
– Бәрәңге дип харап була язгансың, – дип куя. Китаплардан гел геройлар турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе мәзәк тоела.
– Һы! Тамак йөртә кешене, – ди Нургали абзый. – Дөнья бу, туган. Безнең частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда өч-дүрт сохарины алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп атып үтерделәр.
Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә белүен шулчакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, «Нуркалей» дип атый башладык.
Мәзәк хәлләр… Гыйбрәтле хәлләр… Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның «елъязмасында» андый телдән-телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак.
Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл Советы секретаре итеп куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән оч Талип абзый килә. Ул – таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә аркасында хәлләр башлана да инде… Район үзәгеннән атна саен киләләр дә калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа.
– Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып ыргытмыйча котылып булмас, ахры?!
– Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән салам белән яп та куй…
Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш саламыннан «алтын» түбәлегә әйләнә.
Йөз грамм дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә:
– Урыс авылында торганда, сугыштан соң… Авыл Советы рәисе өйгә килеп керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән кайнар ат ите китереп куйган мәле. «Менә безнең кайбер урыслар ат ите ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм», – ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге: «Нуркалей, мне сто грамм, больше нельзя, врачи не разрешают, вот справка», – дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин, эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп… Бераздан миңа төртә бу: «Нуркалей, только сто грамм, вот справка», – ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң справкасын кабат чыгара кунагым: «Вот видишь, только сто грамм положено, больше нельзя», – ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: «Только сто грамм, больше нельзя», – дип, гырылдап йокыга китте.
Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы салкында бер солдат – Васька-запевала – немец офицерының мәетен тенти. Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы, хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер мич каршында шуларны эретеп утыра… «Катюша» ны аннан да шәп җырлаучы юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди Нургали абзый.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый. Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага оча.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп күп санлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карый-карый кырына. Хуҗа-монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу. Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә. Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза икәнен белдереп баш селки. «Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан» дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала.
Повар – Кострома егете Капустин – эре тешләрен ыржайтып көлә:
– Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү! Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва, билләһи ышанмыйм! Татар булса бер хәл, шулай бит, Нуркалей!
Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын аңламый.
– Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек. Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз ага үзе… Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә тотып, арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара.
– Кермә суга, бетәсең! – дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр… Ярдан аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотына-тотына, ярга чыгып ауды.
Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән, каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен бәйләп тезделәр дә… Алдагы атта – монгол, калган тугыз атка икешәр пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка.
– Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! – дип ым кагам Капустинга. Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята.
Хәтәр хәлләр…
– Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, – ди Нургали абзый. – Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә башымны күтәреп карасам… окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында алтын балдак… Теге немец офицерыннан салдырып алынган балдак…
Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, «Тимә, яшәсен!» дип, нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр.
Капка төбендә «сугыш китабы» н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.
Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән – басып алган җирдә, күпме кирәк шулай талау, көчләү өчен, «день солдата» бирелгән. «Бу сугышта ничек булды» дигән сорауга:
– Андый рәсми приказ булмады, – ди Нургали абзый, – әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә… эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең… Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: «И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай», – диде. «Нинди сугыш?» – дип аптырап калдык. «Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар», – дип, хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык.
Әгерҗе станциясендә Нургали абзый, вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.
– Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.
Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән… Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч… Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң… бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул, Хинган елгасын кичкәндә, ничә офицерның тормышын саклап калган, ул ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул күпме дошманны кырып салган… Гаҗәп инде батырлыклары… Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды.
Бер кеше – Нургали абзый – мисалында минем өчен «сугыш китабы» ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми… Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк.
– Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә дип уйладылар бугай, – ди Нургали абзый. – Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле… шулай… хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә…
Судабикерга утырган бар
Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара. Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер, ахрысы… Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач… гармунны нигә интектерергә… дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә.
Әнә Миргарифҗан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын… Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: «Нимесләр килә, нимесләр!» – дип, кычкырып елап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты.
– Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, – дип, безне кочаклап алып тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы – Заһид абзый йөртә торган бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит!
«Студебекер» дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны, америкача ук әйтергә теләмичә, «Судабикер» дип үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек.
Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә – Азнакай арасында яңа юл – асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә – Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар.
Тимерхан дигән казах егете истә калган. Минем әти-әнигә ул «әткәй», «әнкәй» дип кенә эндәшә, «кызыгызны Казахстанга алып китәм» ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый.
Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә, аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала – бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярышы-ярыша, сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды.
Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә, инде авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек.
Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән» дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәп, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды – йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды.
Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Эләгешеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы… ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде…)
Минем иң беренче уем «Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?» дигән хафада иде.
Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды.
Тимерхан абый берничә көннән соң «судабикер» ы белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. «Дневальный» дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа.
Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта, иген кырын кыл туры ярып, асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк.
Ә беркөнне… июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны, тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп, алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты.
Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек… юк, студебекерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде. Аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр…
Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды.
«Эчке гаскәрләрне тревога белән Мәскәү астына туплаган булганнар», – диделәр, бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр, бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)
Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебекерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.
Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебекердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган.
Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм», – дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй – әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)
Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап, асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл сапканнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт кырыендагы вак ташлы полосаларны тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар.
– Болай булгач барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.
Азнакай үренә җитәрәк, асфальт, бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.
– Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган, «түбән көчәнешле» сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимерчыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри – анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да…
Азнакайның шәһәр ягында икешәр катлы шифер түбәле йортлар төзелеп килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле, ди. Бакчасы, ихатасы бар.
– Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, – дип аңлата әти.
– Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.
– Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, – ди әти.
Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк, ди?!
Әнә фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына «Черноморский флот» дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел «Москвич» килеп туктады.
«Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан, бер тукмап аласы булыр» дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды.
Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: «Кереп чыгыйк әле. Монда минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа», – диде.
Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле.
«Азнакайга электр тогы тарата болар», – диде әти.
Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды.
Мотор тавышларын бүлеп, авызны – колакка, колакны авызга куеп, әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың, ди, күңел мәтәлчек ата.





