Тимә, яшәсен!

- -
- 100%
- +
Бер чатка борылып керсәм, шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына, әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә… Кинәт… бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине, күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти: «Ул-лым», – дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да:
– Тотынырга өлгермәгән… – дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде югыйсә. Әнә кара, – дип, ул өскә таба ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.
– Әтиең укый-яза белә дигәч, син егет булгансың инде дип торам, – дип, Хәбри абзый, мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды.
– Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – дип, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Нык курыктыңмы?
– Куркырга өлгермәдем, – дидем дә… Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай.
Әти, әле һаман да тынычлана алмыйча: «Ничек, улым?» – дип, хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин, саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле, таркау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. «Электр тогының тәме шундый була микән әллә», – дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый.
– Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала, бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.
Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле… Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.
Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр, мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерә, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.
Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда кинәттән ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.
– Кайната йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер җәнлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер уйлыйм да… Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде…
Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр.
Безнең малай чакның әкияти дөньясы шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар, бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык ат сбруе алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер – һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган.
Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул.
Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы бәләк сугып-сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый атларын, чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып куалый икән:
– Әх, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга!
Риян – Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган… Шул яңалыкны, атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый.
Салиха түтәй:
– Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? – дип сорагач, әллә ниләр искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый.
Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә. Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр…
Салиха түтигә һавалы, тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен (ә бәлки тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул, борынын җыерып кына: «Ул да йөри бит кеше чутында», «Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!», «Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган», «Шул сантыйны авылга баш итеп сайлыйлармы?!» – дип, эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә, аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса, аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен шөгыльгә үзе барып ябышыр иде.
Менә без әти белән түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый.
Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: баягы хәлне телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе…
Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып утырам икән. Моны түтәй, искәреп, үзенчә юрап:
– Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга калдыңмы әллә? – дип, башымнан сыйпап куйды.
И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән берни дә аңламыйсың бит минем хакта.
Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич… Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып, җеген җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә.
Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта, чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә. Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора.
Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле бөтен тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле тораташ катыра, әле афәтле дулкынына таратып талкый, әле күк-җир йөзе белән бергә бөтен барлыгыңны тетрәтә… Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән бер бүлемтегендә шулай… Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә?
Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны суырып алырга әзер дигәндә… кинәт… «Тимә, яшәсен!» дигән әмер Күк катларыннан бирелгәндер дә… бу әмергә карусыз буйсынып, дуамал кодрәт иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары, кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып, кул-аякларым элекке торышын алган да… Мин исән калганмын.
Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә… шул афәтле, гасабилы мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә?
Бәлки, бу – кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең котыртуыдыр…
Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын.
«Тимә, яшәсен!» – кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый. Ярабби, шулай булсын…
Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокыр-чакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти:
– Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, – диде.
Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни битәрләячәк бит аны.
Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан, тар гына инеш суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы – кызу акканы – тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тау-үзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз. Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәртле уйнарга өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде, каз саклап ятып булмас…
Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкерекләп ябыштырды да кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды.
Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым:
– Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? – дигән соравымнан ул дерт итеп куйды.
– Ничек кенә әле… – дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да ютәлли башлады, аннары, тынычланып алгач: – «Кара күмер итә», – диде бит Хәбри абыең, – диде.
– Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, – дигән идем, әти тәмәкесен җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде.
– Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә килгән, имеш…
– Ә ул чынлап та килде бит!
– Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып беткәндә исән калуымны – шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул. Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе – өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер дип, ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик.
– Мин бу хакта белми идем, әниең, үзе генә йөрәгенә йомып, җан асрый икән бит. Ярар. Болай итик без, – диде әти. – Мин бу өч тапкыр сыналу турында берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар – шулай. Электр тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул. Ышандырып булса ярый ла…
Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек.
– Исән-имин генә барып кайттыгызмы, – дип каршылады әни.
– Исән… – диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны читкә юнәлтү – нинди җиңел алым.
Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка аудардым.
Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде дә, юрган аша гына тупылдатып, сөеп китте. Аның кырыс холкына хас булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу булган. Әнә бит савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде – әх, аның тәмлелеге!
Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда тәрәзәләр дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга.
Беренче калсын беренче
Ишегалды – чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе… Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гапләшүләре… Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы… Бердәнбер кәҗәнең, «төкердем мин сезгә» дигән салкын карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве… Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдап алуы… Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына – «кара халыкка» – түбәнсетеп кенә карап утыруы… Менә шул инде минем түгәрәк дөньям.
Ярый әле, Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң, суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар, юлбарыслар… Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган малайлар була микән?
Капканы ачып чыгуга… Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү, беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү… үзе бер могҗиза бит. Күп вакыт ул «беренче тапкыр» ның ни буласын башыңа да китерә алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың һәм шул гадәтилектән арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып, бер чистарынып аласың.
Әнә капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына чирттереп килә. Ул, төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен күкрәген калкытып, сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа «паровоз» дип кушамат тактык. Әнә карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит!
Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн.
– Гурт килә! Гурт килә! – дип, бер-беребезне уздырып, кычкырыша-кычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар.(«Гурт» – сугымга куылучы көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур – борынгы төрки телдә «халык», «күп» дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш.)
Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы «гуртотправ» дип атала. Ул – бердәнбер ир кеше, калганнары – көтүче хатын-кызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле, чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.
Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә, ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп тунадык…» – ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.
Безнең дә бер көздә тана бозавыбыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.
Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе… Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:
– Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!
– Табигать ялгышыдыр бу!
– Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!
– Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек.
– Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән… Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә…
Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. «Дуңгызның тизәге үләнне тамырына кадәр яндыра», – диделәр.
Ә бүген… Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк… Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк…
Казлар ихатага кертеп япкач кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары… арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр.
Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч япьле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да, соңыннан инде аякларына ялтырап торган «кара штиблет» киеп куйгач канәгать калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны, кырык өч чакрым ераклыкка – Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп, юл алды.
Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: «Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?» – дип сораганым хәтердә. «Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр», – диде әни. – Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Будённый. Тагын… Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка… Тфү, тфү…
Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына, имеш… Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә – Ворошилов, Будённый… Өчесе дә авызларын мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә, тезелешеп, казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз – Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә.
Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан «…әшһәдү әннә…» дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай… Бераздан ул миңа, тыныч кына итеп: «Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым», – диде. Бер генә әйтте һәм, шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым.
Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.
Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр этап белән кешеләр төркеме, кешеләр генәме – нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә – маллар, маллар хәлендә – коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора.
Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: «Мәгез, коллар!» – дип өләшергә була.
Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе… Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга.
Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар… Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар, дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын манкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит.
Беренче тапкыр… дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез.
Бурлашу – караклыкның баласы гына. Малай чакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме – өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җил-кояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була.
Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы бар. Кайчан нәрсә өлгерә – моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор, кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә, иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып кереп, аны да алдый идек бит.
Авыл башында, тегермәнгә кадәр арада (ике-өч гектар булыр), сөрелми-чәчелми торган җир бар. Шунда, урман булып, киндер үсә. Орлыгы җитешкәч, капчык белән җыеп кайтабыз. Әниләр аның маен да чыгаралар иде.
Суган урлауның безнең авылда гына уйлап табылган үз җайланмасы бар иде. Ул бик гади: ике метрлы таяк аласың, бер башын ярасың да, чатын ачып, чөй кертеп куясың. Чөйгә бау бәйләнгән була. Шуннан көпә-көндез берничә малай яшел кыяклы суганы өлгергән ихата буена килеп, сөйләшеп, шаярышып утырган буласың. Шул арада таякны астан гына түтәлгә таба сузып, чатын суган сабагына кидерәсең һәм, бавыннан тартып, чөйне ычкындырасың. Таякның чаты суган сабагын кысып ала, аннары таякны бөтереп, тартып аласың. Төбе-тамыры белән йолкынган суган – синең кулда. Моны берничә тапкыр кабатлагач, суган учмасын яшереп кенә тауга менәсең. Һәр малай кесәсендә ипи-тоз алдан әзерләнгән була. Аннары инде суганның һәр кыягын ярып, кире ягы белән тасмалап төреп, тозга манып… Валлаһи дип әйтәм, үз бакчаңдагы суган мондый тәмле булмый.





