Тимә, яшәсен!

- -
- 100%
- +
Кемдә нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап, алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган «тәлинкә» астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен, мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була. Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча ташып чыга. Бер кимчелеге бар: аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә бөтерергә кирәк.
Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керт-керт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле…
Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән.
Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки, безне үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта безгә теләктәшлек йөзеннән тынып калган иде.
Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны гына сызганып, инешне кичеп чыктылар да таллар арасында кереп күмелделәр.
Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән.
Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар.
Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл инде, җә! Шул кирәк: чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы кычыткан миллеге белән.
Ярый әле, Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, минем үземнән яшькә кечерәк малайларны туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә.
Болар бар да малай чакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган икән. Асылда, тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Беренче тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә…
Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды. Авылда «Бездә артезиан коесы казыйлар икән» дигән хәбәр таралды. Имеш, суы бик тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә, анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның, түбәнчелек белән генә килеп, юеш борынын тәлинкә сыман җайланмага төртүе була, аннан йомшак кына бүлкелдәп су чыга башлый. Сыер борынын алса, су янә туктала икән. Моны ишеткәч, авылдашлар шаккаттылар, «әкият бу» дип, күпләр ышанмады. «Арты зыян» булып чыкмасмы, дип коткы салучылар да булды.
Фронтовикларның гына бик исе китмәде. «Булыр, булыр… Андыйны күргән бар. Нимес әллә кайчан ясап куйган инде аны…» – диделәр.
Тора-бара бу «әкият» чынга ашты бит. Нәкъ шулай булып чыкты. Кое казылды. Насос куелды. Торба сузып, тау башына галәмәт зур тимер чан утыртып, аны ишеге бикләүле, түбәсе ябулы бура белән төреп куйдылар. Хәзер инде ферма сыерларын гына борынны ничек төртеп су эчәргә өйрәтәсе калды.
Насоска һәм аны хәрәкәткә китерәчәк моторга (такта яру да шунда булачак икән) аерым бура буралды. Менә шул тирәдә уйнап йөргән чакта, без, галәмәт көчкә ия моторны күрергә дип, шул бураның ишеген каерып кердек тә инде. Әллә нинди сәер, сәерлеге белән кызыктыргыч мотор иде ул. Йокыга талган шомлы җан иясе кебек, ябылуда утыра. Теге төшен борып карыйбыз, бу төшенә килеп кагылабыз – бирешми, нык бу, берәгәйле ясаганнар моны!
Шунда бер хикмәтенә күзем төште бит! Гаҗәп матур, бронза төсендә, сырлы, түгәрәк башы кулга йогышып тора, билен буып торган пружинасы да бар, карышмыйча борылып тора үзе. Сүтеп алып, малайлар күрмәгәндә, кесәгә шудырдым мин моны. Шактый авыр үзе. Ярый әле, каешы бар чалбарның…
Алып кайтып, мин моны, үзем генә кулда биетеп, туйганчы карадым да, чүпрәккә төреп, койма артына яшердем.
Икенче көнне авылга хәбәр таралды.
«Артезиан коесын эшләтә алмыйлар икән. Бик кирәкле бер детален урлаганнар…»
Бу хәбәр миңа кагыла дип һич башыма килмәде, колак яныннан гына бер тәэсирсез үтеп китте. Зөфәргә дә, Фавариска да, башка малайларга да берәм-берәм теге әйберне күрсәтеп, мактанып алдым: «Менә миндә нинди хикмәт бар, миндә генә!»
Ике-өч көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау, авылның пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә? Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кеп-кечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни?
Урынына илтеп ташларгамы – куркам. Шулай ни кылырга белми йөргән көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары, безнең турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә:
– Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме? Сат син аны безгә, – диде. Бүтәннәре янәшәдә аның сүзен хуплап торды.
Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач, кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды.
Мин шулкадәр гарьләнүдән, елауны да онытып, басып калдым.
«Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!» диде күңел тавышы.
Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем. Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән…
Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул.
Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә, су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам.
Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап:
– Тагын ярты сәгатьтән тула, – ди.
Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый.
Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти, нәкъ шул мәлдә теге, кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, газны киметә. Шулай итеп, ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра.
Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем.
Моторны сүндергәч тә, пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти, такта кисәген янтыгына көч белән терәп торып кына, аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар.
Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде. Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч инде, табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып алалар.
Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай… Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә.
Ә беркөнне… көтелмәгән фаҗига.
Такта ярганда… Ибәй агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган.
Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде.
…Ибәй абзыйның, пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар… Такта яручы ирләрнең берсе медпунктка, икенчесе телефоннан «ашыгыч ярдәм» чакырырга дип йөгерешкәннәр. «Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып, утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде», – ди әти. «Ашыгыч ярдәм» машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып карасалар да, саклап кала алмаганнар.
– Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, – дип, соңгы сүзен әйткән Ибәй абзый хатынына.
Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде.
Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым белән беренче тапкыр төшендем…
Үлеп укыйсым килә
Мәктәп – авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган.
Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин. Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый, тукталып, миңа сүз катты:
– Әллә укыйсың киләме?
– Үлеп укыйсым килә…
Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем «үлеп» дигән сүздән көлүе икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: «Шулай дип әйтте бит менә бу үскән малай», – диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар, аңламыйм. «Үлеп ашыйсым килә», яисә «үлеп йоклыйсым килә» диләр бит инде өлкәннәр.
Фатыйма апа мине, җитәкләп, класска алып керде. Иң арткы партадагы буш урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу – минем өчен белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде.
Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып чыгармадылар. Бәхеткә, арткы партада урын гел буш була иде.
Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм, Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән, кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп, кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем кулда әти фанердан ясап биргән дипломат: тоткалы, элгечле. Яшел төскә буялган. Аның каравы һәрберебезнең Әлифбасы бер үк төрле, сыныйм бу малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле.
Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени.
Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженына охшаган хәреф – «А» хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!..
Беренче тәнәфескә чыккач күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп, көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә… Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: «Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап…» – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам…
Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә… Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады…
Укудан кайтканда, мине, шорник Шәрип абзый юл уртасында туктатып: «И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде», – дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке – тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин, йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.)
Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды:
– Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз…
Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан-сузыла бит аның.
Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә.
– Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, – диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде.
Йөгертеп кенә укып биргәч, «машалла» дип, башын чайкап куйды да исем-фамилиямне сорап яза башлады.
Фанер дипломатка мин хуш исле китапны урнаштырып, өйгә йөгердем.
И ул чаклар…
Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү – үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс… (Кием-салымында, кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче класста укуын чамалап була иде.)
Минем дә фанер сумкамның бер чите эчтә түгелгән кара агып чыгып, Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим…
Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып бирде. Ачып җибәрәсең – ике бүлекле, берничә каләм кертеп куя торган оясы да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: «Ат печүче, ат печүче сумкасы таккан, ыстырам», – дип үртәргә керештеләр.
– Командирлар сумкасы бу! – дигәч кенә тындылар.
Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә… Әлбәттә, меңләп түгел, билгеле… Шулай да шактый бар иде.
Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе – Тургеневның «Рудин» ы, икенче калын китап – Войничның «Кигәвен» романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның «Овод» дигән китабын. Ятты-ятты, тотына алмадым. Малай чакны үпкәләтермен шикелле тоелды, актыкта букинистка илтеп аткардым.)
Менә ул – без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе. «Г» хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра, кышын һәр ташына сыкы сара да, көмештән коелган шикелле, җем-җем итеп тора.
Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек.
Җиз кыңгыраулы мәктәп… Куе бакча… Нинди иркен, чирәмле ишегалды… Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау…
Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән. Билендә – портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган, хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең – көзге кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә.
«Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы – генерал итеп куярлар иде аны», дип уйлый идем мин.
Без аны «директор абый» дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасың. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнеп чыга.
Гадәттән тыш усал тоела иде ул.
Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый.
Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да, синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек.
Сорау бирелгән: «Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?» Директор абыйның тавышы минем колак төбендә яңгыравын җуя алмыйча тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен, вакытны азга гына булса да сузарга иде… Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән күрсәткеч таягым Гибралтар бугазына килеп төртелә. Такыр башын кытыр-кытыр сыпырып торган малай нәкъ егерме өч елдан соң шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр…
Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме – бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?!
Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда… Табып кара син диңгез эченнән диңгезне!
Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. «Биш» ле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип, астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде югыйсә «мәрмәр» дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән.
Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан гел елмаерга кызыгып торган җәлпәк битле Мәхәсим кулы белән «болай таба, болай таба» дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте… Мәхәскә ышанып соң. Ике көн дәрес калдырганы өчен, бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим:
– Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, – дип җавап бирде.
Усманов абый тыныч кына:
– Ите күп чыктымы? – дип сорап куйды.
– Бер түшкә инде, директор абый.
– Мае күп чыктымы?
– Бер табак инде, директор абый.
Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез. Шуның сүзен тыңлап соң… Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем…) Эгей диңгезенең ярын шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы «бәхетсез» чагыма бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын.
– Эгей диңгезеннән килеп, Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул!
Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә. Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын.
Директор «ике» лене алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча «куа» башлаячак. Бүген миңа «диңгез көне» килде, ахрысы…
– Тимор диңгезен күрсәт!
Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» дигән китап исеменнән хәтерләп калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә… Сизеп торам: хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен.
– Бофорт диңгезе…
Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек меридианнар, параллельләр биешә.
– Целебес!..
Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә тәмамлана. Һәм кичәге «биш» ле кырыена журналда сытык чырайлы «өч» ле урын ала. Кеше башы бутап… океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып… чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?!
Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә…
Атнакич мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен, тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да – безнең арада. Иң яшь укытучыбыз – Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп, артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә беребезне дә нәүмиз калдырмый.
Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа – безнең яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай җитди булырга тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак, күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул белән сыйпап да карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә… Шулчакта ишек ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез.
Сәгать унбердә Алия апа, безгә хәерле йокы теләп, утны сүндерә дә өенә кайтып китә. Әмма хәерле йокы безгә тиз генә килми шул әле.
Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла. Торып, чалбарларга гына тотынабыз – ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бермәл сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?..
– Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем…
Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит… Нигәдер барыбызга да оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый торган сәгать кенә келт-келт «аксаклап» йөри.
Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы…
Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын, тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алияне искә төшерәм…)





