Тимә, яшәсен!

- -
- 100%
- +
Укытучыларыбыз арасында Рафика апа – үзе бер дөнья. Ул кысыграк күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада, бер-береңә төртешеп алырга да, хатлар ыргытып «сөйләшергә» дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә.
Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса, безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спорт мастерлары чыккан булыр иде.
Ләкин без барыбер дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика апа ни генә уйлап чыгармый.
Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты. Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды.
Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без күмәкләшеп уйнарга өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыерылып төшкәнче, айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште. Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз, сәхнәдә мандолинада уйный идек.
Фототүгәрәк оештыргач та, шулай булды.
«Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт бирелгән», – дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән.
Рафика ападан без беренче тапкыр «коллекция», «коллекционер» дигән сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле…), ярышып, шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык.
Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның «поход түгәрәге» оештыруы барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: «Туган җир матурлыгы», – дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да, бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары – бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең моңа кадәр беркем дә монда аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз.
Ләкин көтелмәгән хәл маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рафика апа кызлар белән бергә тауны әйләнеп узарга дип астан киткән иде, күрми калды. Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә, сөрлегеп, мәтәлчек ата-ата барып төштем. Чаңгылар могҗиза белән генә сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында сызлаган тез тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез шәмәе астыннан канлы уылдык бәреп чыкканмыни. Рафика апа күргәләгәнче дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгымны чыгарам. Яра туры әрнеп сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада Рафика апа яныбызга килеп җитә.
– Ни булды, егылдыңмы? – дип сорый.
– Берни дә юк, Рафика апа, – дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде.
Әмма Рафика апа нидер сизенә:
– Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая, күрсәт әле? – ди.
Мин аның саен үзсүзлеләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышуым ярдәм итмәде, Рафика апа итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды.
Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына кергәч, Рафика апа яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.





