- -
- 100%
- +
Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.
Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.
Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:
– Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?
– Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! – диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр.
Әти белән вокзалда хушлашканда, ул:
– Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, – диде. – Моннан да авыррак сынаулар була, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин, син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!
– Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! – дидем.
– Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә. Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын! – дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде.
Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: „Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!“ – дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп кайтып китте.
Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда гүргә кереп ятмассың ич!
Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар да елый. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренми. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач… Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм.
Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп, балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык. Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан киләсе – медицина генералы Павловский. Гаять усал.
Байтак тыңлаучыларыбыз, имтиханнарга әзерләнер өчен, Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе килә. Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне җыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарның атна саен берсен тотасы:
1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта „кандидатлык минимумына“ да керәләр.
2. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.
3. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.
4. Йогышлы чирләр һәм эпидемиология.
5. ОТМС (Организация и тактика медслужбы). Медицина хезмәтен оештыру.
Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт бу юлы да җиренә җиткерермен.
Имтиханнарның теория якларыннан тыш бүтән җитди яклары да бар. Билетка өстәмә сорауларга җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм, дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк.
Хәстәрләнә торгач, „кыямәт“ көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. „Газраилләр“ янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы (берсеннән гайре) гел „бишле“ гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә. Бу инде бөер өсте бизләренең йончуы галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар, гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г. Сельеның „стресс“ дигәне.
Карасаң, барыбызның да битләре суырылган. Шундый җитди эшләрне уңышлы башкардык. Гомеребезнең төп максатына ирештек диярлек. Белем тупланган, алда гаскәр хезмәте көтә. Сигезенче июльдә язылган дипломнарны, тужуркаларга тагасы академия „калканнарын“ өләштеләр. Бу ромбларны хәрбиләр үзара „поплавок“ диләр. Хезмәттә „батарга“ ирек бирмиләр, имеш. Әйтмәсәң дә, армияне кыскартканда, „академиклар“ ны калдыралар… Бер-беребезне ихластан котлыйбыз. Кояшлы матур көндә, нәкъ беренче курска кергәч, беренче тапкыр сафка тезелгән яшел бакчада, шанлы лейбмедик Виллие сыны янында янә тезеләбез. Барысы да элеккечә, тик үзебез генә бүтән. Ул заманнан бирле байтак сулар аккан шул. Кызганыч, атам-анам бу шатлыклы мәлне күрми.
Яшьләр инде лейтенантлар. Бер елдан соң, яхшы хезмәт итсәләр, өлкән лейтенант булачаклар. Хәзер аларны яңа формаларында танырлык та түгел.
Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи шул. Офицерларның кайберләренә, сроклары чыгу сәбәпле, „капитан“ дәрәҗәсе бирелде. Чурин Иван – капитан, бераз масаеп та китте кебек. Менә булыш син кешегә. Миңа да капитан булырга берничә ай гына калды. Стародумов, Чекалкин һәм Подолько майор булдылар, чөнки укырга кергәндә үк капитан иделәр.
„Балтика“ ресторанында тантаналы банкет уздырылды. Банкет алдыннан Герасютенконы начальник кисәтте һәм дежурныйларга аңарга күз-колак булып торырга кушты. Чөнки ул Яңа ел кичәсендә кызган баштан, клубыбызның бәдрәфендә: „Без – Запорожье казаклары!“ – дип, кергән бер кешене бәргәләп алган иде. Менә шул холыксыз ахырда РВның баш анестезиологы булды…
Андый соңгы банкетларда үтә сак булуың зарури. Чөнки бәйләнеп үч алучылар булырга мөмкин. Шулай, бездән ике ел алда укып чыгучыларның берсен шул ук ресторанның дүртенче кат балконыннан ыргытканнар иде. Ыргытучыларны таба алмаганнар.
Ленинградтан каядыр китәсе көнем якынлаша. Анысы да зур мәсьәлә. Белмәгәннәргә хәрби хезмәт кайда да бертөрле булып тоелса, чынбарлыкта алай түгел шул. Хәрби хезмәт гаскәрләренең, урыннарына (дислокация), һавасына (климатик зона), азык-төлек белән тәэмин ителүенә карап, аермалары зур. Хезмәт итәсе ягын үземчә билгеләп куйсам, яңа корылган стратегик ракета гаскәрләренең ни икәнен үз күзем белән күреп, тәмен татып карыйсы бар әле. Андый гаскәрне үзем сайлагач, ничек булса да чыдарга туры килер инде. Адәм корыч чыдамаган җирдә дә түзә ул! Корыч уттан суга салгач ныгый гына ич…
ЦВМУның кадрлар бүлегеннән комиссия, ә хәрби округлардан „сатып алучылар“ килде. Безне (ике йөзгә якын кешене) исемлек буенча чакыртып сөйләшәләр, хезмәт урыннары тәкъдим итәләр. Кайберәүләр тәкъдим иткән урыннарны ошатмый, кәҗәләнеп-карышып маташалар. Һәркемнең гариза-подпискаларында: „Шунда-шунда хезмәт итәргә ризалыгымны бирәм!“ – диелгән. Өлкән лейтенант Глушков бернинди тәкъдим белән килешми. Ә комиссия барыбер үзенекен кылырга тырыша. Анда бигрәк хәйләкәр кешеләр. Округны атыйлар да, эш урынын әйтәләр. Округлар зур ич. Кайда һәм ничек урнашкан ул часть – анысы сер булып кала. Ниһаять, миңа да чират җитә. Комиссия алдында басып торам. Язмышым алдында. Факультетның яңа җитәкчесе генерал Огурцов: „ЗабВОда хезмәт итәргә тәкъдим итәбез!“ – ди. Байкал арты хәрби округы инде. Иң начар округ. Без үзара: „Забудь вернуться обратно!“ – дип тәрҗемә итә идек. Анда эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны „безвозвратный клапан“ дип тә әйтәләр иде. ЗабВО ул элекке Даур казакларының җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы-токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, „природная очаговость чумы“. Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер.
Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: „Юк, мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!“ – дидем. Огурцовның гаҗәпләнүдән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган.
„Юк, кушкан җиргә барыгыз!“ – ди бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт үлмәм әле.
Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары, моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: „Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!“ – дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык…
Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?
Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган Аlmа mater, дус-ишләр, мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар… Югалмасмы? „Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел! – дип, яхшыга юрыйм. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич!“ – дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.
Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый…
Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.
Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар. Җыена башладым. Мәрзия сизсә дә сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.
Артык кием-салымнарны, урын-җиремне һәм байтак җыелган конспект-китапларны хезмәт итәсе урынга багажлата, үземнән алда җибәрмәкче булдым. Бар иде заман, ни багажлар, ни контейнерлар таланмый иде. Шикләнми тапшыра торган идек. Чакырмасам да, багаж тартмаларының тышларын тегешергә Мәрзия барды. Аны багаж адресы кызыксындырды бугай. Шулай булса да, эчемнән рәхмәтле идем. „Әллә акылга утыра башлаган инде?“ – дип уйладым. Юридик яктан аерылмаганбыз ич әле. Соңарып булса да, тормыш акылга утырта ул. Багажым ике урында, ә чемоданым үзем белән. Димәк, „оmniа mea mecуm porto“! Артык сөйләшми саубуллаштык та, һәркайсыбыз үз ягыбызга киттек. Кем белә аны, тагы очрашырбызмы, тәкъдирдә ниләр язылгандыр?
Мәрзиянең күңелендә ни булгандыр, ә минем балтам тирән Нева суына төшеп батты инде әллә? Китте башым Себергә! Бер үк мәлдә үкенеч тә, кызганыч та. Хуш, Ленинград, хуш, Мәрзия, әлегә калып торыгыз! Поездда коелып утырам. Утыздан узганмын, ә тормышым һаман җайланмаган…
Күңелсез инде. Болай бүтән яклардан кимчелекләрем юк, уңган кеше кебекмен үзе, ләкин зәгыйфь, бичара сыман „ни башлы, ни күзле“ түгел!.. Буйдак булып кайтуым атам-анама да шатлык китермәс. Әнә яшьтәшләрем инде икешәр бала үстерәләр, үз гаиләләре белән гөрләшеп яшиләр, ә мин һаман да берүзем. Тормышның котылгысыз прозасы бар бит. Чит-ят җирдә ялгызым ничек хезмәт итәрмен, кем кайнар аш хәстәрләп ашатыр? Димәк, тагын өйләнергә кирәк булачак.
Яраланган йөрәгемнең бер өлеше Ленинградта кала. Алда да әллә нинди куанычлар көтмидер сыман. Гомеремнең нәүбәттәге үтә мөһим борылышы менә башланды да инде. Тагы асыл офык шәфәгынә таба омтылырга кирәк.
Өйгә кайтып керүгә куанышсак та, артык очынып йөрерлек сәбәпләр юк. Кайтуымны Мәрзия хатыннан белептер, агасы Мөхәммәтзыя килеп: „Сеңлемне әрәм итеп, адаштырып ташлагансың икән!“ – дип сукранды. „Ике кешенең мөнәсәбәтләре берсенә генә кагылмый. Сеңлең дә әүлия түгел!“ – дидем. Шуның белән сүз бетте. Мәрзия белән мөнәсәбәтләребез икеле-микеле булса да, әнинең күңеле Һәдиягә тартыла. Аны да аңларга була. Кемнең генә анасы улына яхшылык теләмәс икән?! Үзем дә аптырашта, башым әйләнгән чак. „Һәдия исеңдәме? Син аны танымассың, ул хәзер менә дигән җиткән кыз. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшли һәм мединститутта укый, алтынчы курска күчкән. Ул инде монда берүзе генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына – Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!“ – диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Һәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!
Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Һәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул.
Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит… Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде бездә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый инде?
Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз дипме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дипме, Һәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Һәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Һәдиянең үз башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.
Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: „Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!“ – диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Һәдия алдында бурычлы идем инде. „Аһ, Һәдия – Хэд, ничек болай булып чыкты соң әле бу? Нигә болай җиңел генә хискә бирелдек? Хис бит ул үзгәрүчән!“ Мин аңарга шулай, инглизләрчә, исемен кыскартып, „Хэд“ дип дәшәргә күнеккән идем. Ул миңа ышанган иде. Ышанычын аклый алмадым. Кеше белән гомер буе яшәсәң дә, аны ахырына хәтле белеп булмыйдыр шул.
Һәдия шашынулы, чиксез хискә, шатлыклы вә төшенке халәткә бирелүчән булып чыкты. Бүтән сүз белән әйткәндә, экзальтацияләнүчән. Баксаң, сабыр, җитди тышкы кыяфәтенә туры килми, эчке яктан бөтенләй бүтән кеше икән ул.
Бер генә елмайганын да хәтерләмим. Мондый затлар тиз туйдыручан була. Гомер буе шундый булса, нишләрмен? Без ирләр шундый инде, менә дигән хатын-кызларның печтик кенә кимчелеге табылдымы – бетте-китте!
Әйтерсең үзебез Йосыф кебек үтә камил затлар! Әллә кемнәрне сайлаган булабыз! Юк, тәүге гыйшыклар эзсез узмый ул. Таләпчән күңелнең түрендә аларның җылылыклары сүрелеп бетми саклана бирә. Сөю бер генә була, диләр. Әлбәттә, мондый матур фикергә кемнәрнеңдер ышанасы да киләдер. Романнарда һәм шигырьләрдә бу турыда бигрәк мавыктыргыч итеп языла әнә. Тик аларда хыял белән хис буталыша бит!.. Бәлки, бер сөюгә генә бирелеп яшәүчеләр дә бардыр. Ләкин минем „бердәнбер сөю“ фикере белән килешәсем килми. Гомер булгач, сөю дә, сөйгәннәреңне күрә алмау халәтенә төшү дә берничә мәртәбә кабатланырга мөмкин. Сөю бер генә булса, кешеләрнең нәсел җепләре тиз арада өзелер иде… Кыскасы, әкренләп, Һәдиядән бизә башладым. Кешенең „күңел“ атлы бик нечкә кылы бар. Ул фальшны сөйми һәм үзенә килешмәгән-ошамаганны якын итми. Күңел белән көрәшеп тә, аны алдалап та булмый. Ул акылга буйсынмый. Бусы укымышлы, кеше күзенә күренерлек булса да, нәфис Мәрзияне кызганып, аны сагына ук башладым.
Бусы белән дә эшем барып чыкмады, тагы абындым, аякларым ике генә шул! Тик ялгышуларым күпкә китте. Эш узганнан соң гына уйланучан шул яшьлек. Инде гөнаһларга билдән батып беттем, тукталып нокта куярга кирәк! Ни кылсаң да, яхшысы да, яманы да үзеңә кайтачак, диләр. Һәдия белән укмашып, уртак серләр белән яши алмаячагымны ачык аңлыйм.
„Кыйбласы-максаты бар, таза, аякларында нык басып тора, шәт, югалмас!“ – дигән нәтиҗәгә килдем һәм, ялым узгач, үзем генә китәргә булдым. Хәтере калса калыр, инде күңелемне ул түгел, билгесезлек, киләчәк хезмәтем борчый иде. Анда нинди тишеккә тыгарлар икән? Ә атам-анам бигрәк Һәдия өчен, эшебез пешмәгән өчен борчылалар. „Кыз әрәм булган!“ – диләр. Юкка гына әни белән башын әйләндердек, ә мин – тинтәк, ник үз акылым белән яшәмим соң? Китәсе вакыт та җитте. Килүләр, китүләр!.. Әйтерсең җил куып арлы-бирле йөрибез… Китүләрнең дә төрлесе була. Урамда төксе, шомлы көз. Көн шактый сүрелгән. Халык плащлар, көзге бишмәтләр кигән. Саубуллашуларыбыз бу юлы бигрәк күңелсез. Һәдиянең ике күзендә сорау билгеләре. Үзем дә юньләп белмәгәнне ничек аңлатып әйтим? „Кичерә алсаң, кичер мине һәм каһәрләмә, Хэд, мин тилерүемнән айныдым!“ – дим ишетелер-ишетелмәс кенә тынгысыз перронда һәм шуның белән вәссәлам. Ишетте микән? Һәдиягә туры карый алмыйм. Вөҗдан газабы бигрәк авыр. Әти, әни, Кәшифә һәм Наҗия, хәлне аңлаган күк, дәшми генә көтеп торалар. Китәсе поезд да, сабырлыгымны сынагандай, һич кузгала алмады инде! Айга тиң мизгелләр…
Менә, ниһаять, электровоз вагоннарын йолкып кузгалды һәм тизлеген арттырып тәгәри башлады. Сагыш белән тулган күзләр ерагайганнан-ерагаялар…
„Хуш-сау булыгыз, мине гаеп итеп нәфрәтләнеп калмагыз! Хәерле сәгатьтә – хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр… Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, „Мин гөнаһсыз!“ дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..“
Иреннәрем, кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.
Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Һәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?
Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерде. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз… Берәү дә бөтен эшләргә оста, әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен. Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай үземә-үзем сүз бирәм. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: „Кемегез булды ул читтәрәк басып торган күркәм кыз?“ – дип сорады. Мин: „Барыбер түгелмени?“ – дидем. Бүтән нәрсәләр турында уйларга тырышам. Корыч көпчәкләр дөбердәп, җелекләрне селкетеп тәгәриләр. Тимер дәвер! Үзәк төбәкләрдән ерагайганнан ерагая барам. Кечкенә чагымдагы сөрелеп баруыбыз исемә төште. Вагон тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Яфракларын коеп чишенә башлаган урманнар, телеграф баганалары, шыксыз разъезд тораклары, чәнечкеле тимер чыбык белән уралган ниндидер зоналар артка чигенеп күздән югала торалар…
Уйланам. Уйлар, уйлар!.. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Әллә инде зиһенем чуаламы? Нигәдер тагы, йөрәгемне чеметеп, Валя искә төшә. Юк, бөтенләй онытылмаган икән шул. Бигрәк ягымлы һәм шаян, көр күңелле иде. Югалтсам да, ул үзе югалмас инде. Крупская исемендәге институтның кичке факультетында укып эшли. Аның өчен кайгырмасам да була, ләкин менә, исемә төшкәч, йөрәгем нигәдер кысыла… Узган гомер кызгандыра һәм үкендерә. Тик аны кайтара алмассың инде. Валя табар әле үзе ише урысны. Һәдия дә югалмас. Үзе таза, башы яшь, диплом алырга тора. Ә менә Мәрзия тынгысыз олы шәһәрдә югалмагае, саулыгы да чамалы гына!.. Йөрәгем, дөпелдәп, поезд дөбердәве белән ярыша. Ул хәтле өзгәләнмәскә иде дә!.. Хаталарымның берсен булса да төзәтергә мөмкин ич әле…
Ниһаять, менә ул үтә кырыс Байкал аръягы далалары. Җәй уртасында да кичләрен, төнлә сарык яки эт тиресеннән тегелгән „себер майкасы“ з дер-дер калтырарлык тараф – борынгы төрки кардәшләребезнең җирләре… Берничә көн көпчәкле сандыкта кабыргаларны сындыра язып интеккәннән соң, Чита вокзалына килеп төштем. Багажым инде монда булырга тиеш. Вокзал комендантыннан кая сугыласын белешеп киттем. Штаб нәкъ шәһәр уртасында икән. Барам. Шәһәрнең үзәк урамнары гына шәһәрчә. Бераз арырак узып, кырыйгарак тайпылсаң, тузанлы-комлы шыксыз авылга әверелә дә куя!
Менә миңа кирәк ике катлы кечкенә бина. Нинди күрәчәк көтә мине монда? Кизү торучы офицер язуларымны тикшерде дә кемгәдер шылтырата. Өстән кадрлар начальнигы бугай, төшеп, мине дивизия командиры кабинетына ияртеп китте. Керәбез. Өстәл артында чибәр, яшь генерал утыра. Алдына кылт итеп үрә басам да, тиешенчә рапорт биреп, кем икәнемне әйтәм. Генерал утырырга тәкъдим итте. Шул арада сер бүлеге начальнигы ЗАС телеграммасын тотып керде һәм генерал алдына салды. Генерал аны укыды, аннан, башын күтәреп, миңа бакты. „Хәсәнов дидегез бугай?“ – „Әйе!“ – дим. „Алай булгач, менә укыгыз, Мәскәүдән сезне Хабаровскига юлларга боералар. Монда хезмәт итәргә сезгә насыйп булмады!“ Могҗиза бит бу! Мәскәү комиссиясе, кирәгем чыккач, Хабаровск краенда хезмәт итәргә теләвемне искә алган, димәк.
Генералга мөрәҗәгать итәм: „Иптәш генерал, багажымны яңа җиргә күчертәсем бар!“ – дим. Ул, аңлап: „Өч көн җитәме?“ – дип сорый. Юмарт икән. „Җитә!“ – дим. „Ярый, килештек. Хәерле юл сезгә!“ – „Рәхмәт!“ – дидем дә борылып чыктым. Строевой бүлектә предписаниемны яңартып, әлеге телеграмманы кыстырып һәм багаж таләбен юллап, бу штабтан подписка биреп ычкындым.
Инде түбәнге очка, сай гына, тавык та тәпиләп чыгарлык, вак соры комлы инеш аша кирпечләргә баса-баса чыгып, багаж пакгаузына юнәлдем. Бу инеш дигәнем бигрәк алдакчы икән. Ул еш кына яңгырлардан соң һәм язын-көзен, туфан суына әверелеп, ярты шәһәрне баса икән! Мин Чиләбедә яткан арада әйберләрем килеп өлгергән. Багаж шактый таушалган. Бауларын тарттырып, теккәләп, адресларын кара белән буяп, яңаларын язып, тагы тапшырдым. Инде каланы да янә бер әйләнеп карарга була. Кунакханәдә кунып чыкканнан соң китәргә ниятләдем, чөнки Читада мине кызыктырырлык һәм тоткарларлык берни дә юк иде. Ике тәүлектән соң Хабаровск вокзалына килеп җиттем. Читага якынлашканда, поездда икешәр юрган бирүләренә карамастан, суыктан калтыранып кунган идек, ә монда, төн уртасы булса да, җылы бөркелеп тора! Ичмасам, бу яктан алдатмаганмын икән.