- -
- 100%
- +
Менә шул чакта Черчилль: „Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның „зирәклеге“ генә икмәксез калдыра алды!“ – дигән.
Шул чорда кечерәк ыгы-зыгыларның бүтән өлкәләрдә дә булуы мәгълүм. Әйтик, Свердловск каласында, Н. Хрущёвның киләсен көтеп, кала агайлары шәһәрне тәртипкә китерә башлыйлар. Иң зур „Уралмаш“ заводы җирләрендә „кәгазь кортларын“ алабута-әрем-билчәннәрне йолкырга өч көн рәттән куалар. Йолкып бетерә алмаганнарына солярка сибеп яндыралар…
Менә билгеләнгән көнне завод идарәсе каршына кара лаклы машиналар килеп туктый. Эшчеләр өере яшенле кара болыт булып көтеп тора. Шактый юан Хрущёв, түшен киереп, гадәттәгечә елмаеп, машинасыннан чыгып, боларга таба юнәлә. Әйтерсең эшчеләрнең сөекле атасы!
Азык кытлыгыннан гарык булган, көч-хәл белән генә көн күрүче эшчеләр кинәт, стихия рәвешле ярсып, күз ачып йомганчы Хрущёвны урап алалар һәм, пинжәгенә ябышып: „Йә, әйт әле, „халык хезмәтчесе“, ничек безне мондый хәлгә төшердең?“ – дип сорыйлар. Агарып, чырае качкан Хрущёвны тән сакчылары, көчкә аерып, машинасына өстерәп кертә, һәм бу кара машиналар шунда ук юк та була!
Бу вакыйга турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишеткәнем бар.
Мин Ленинградта укыганда да, Хрущёв заводларга килгәли иде. Бер килүендә, расценкалар турында сүз чыккач, эшчеләргә болай дигән: „Беләм мин сезне, эшлисе урында тәмәке тартып, Хрущёв турында мәзәкләр сөйләп утырасыз!“ Дөрес, аның турында мәзәкләр байтак иде шул.
Ленинградның „Киров“ заводында эшчеләр җыенында мөнәсәбәтләр куерып кыза башлагач, ул мәдәният сараеның арт ишегеннән чыгып тайган.
Аракыга бәяләр күтәрелгәч, усал ирләр, кибеткә кереп: „Дай Никитку!“ – дип кенә сорыйлар иде. Илдә тормыш хәлләре катлауланганнан-катлаулана барсалар да, үзен бик эшчән рәвештә тотып, җай чыккан саен акыл сата иде ул.
Әле җитмеш яше тулуы уңаеннан, куштанланып, Л. Брежнев, бөтен политбюро әгъзаларын ияртеп, аны котларга кергәндә, Хрущёв, масаеп: „Җитмеш яшь – сәясәтчеләрнең иң җитлеккән чагы!“ – димәсенме! Шулай, үзенә тиешле бәя бирә алмады ул.
Шуннан соң озакламый, политбюро әгьзалары карары буенча Хрущёв урыныннан төшерелә. Ул Пицундада ял иткәндә, „соры кардинал“ Суслов һәм икейөзле Брежнев политбюро утырышын билгелиләр һәм Хрущёвны чакыралар. Хрущёв кайта һәм үзенең төшерелүен ишетә. Аның кылганнарын исәпкә алсак, мәтәлеп төшүенең очраклы булмаганы аңлашыла. Ләкин Л. Брежнев та аның урынында әллә ни майтара алмады кебек…
Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчик.
Үтә үзенчәлекле ракеталар гаскәрләрендә безгә бүтән төп вазифалардан тыш гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде – хәрби серләрне саклау. Безгә дүртенче курста ук махсус бүлек аша „ике нульле“ яшерен эшләргә ЛенВО хокуклар юллаган иде. Миңа да, шул махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе бирелде һәм ул „Шәхси эшемә“ теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә командировкага җибәргәндә, аны юлламага ук язалар иде.
Ярый әле минем нәсел тамырымны тикшергән чакларында Атабай авылының Шурасында мәрхүм Хәсән бабамның бертуганының улы рәис булып утырган. Ул тиешле язуны запрос булуга башкарып җибәргән… Рәхмәт инде! Бәхетем бар икән.
Моның белән генә эш төгәлләнми әле. Хәрби серләрне ычкындырмаска вәгъдә кәгазенә кул куйдырттылар. Ә инде ычкындырасың икән, ул кәгазьдә УК статьясы да күрсәтелгән! Янәсе, белеп тор ничә елга утыртуларын яки атуларын! Ләкин илгә хыянәт итү беребезнең дә уена да килмәгәндер. Киресенчә, шикләнеп кул куйдыртуларына нәфрәт хисе дә кузгала иде. Атам-анам хыянәт итмәгәнне, ничек инде миңа ышанмаска?
Әле шул подпискаларны кабат дивизия яки корпус штабына кергәндә һәм бүтән частьларга күчергәндә дә алалар иде. Ансыз бер йомышың да тәмамланмый иде. Ел саен диярлек махсус анкеталар тутырталар, анда һәр туганыңның кайда яшәгәнен яки эшләгәнен күрсәтү таләп ителә. Хәтта энем Әдһәмнең кайда һәм ничәнче зиратта җирләнгәнен дә!..
Ә инде конкрет хәрби оешмада хезмәт иткәндә, сурәтле пропускасыз беркая да йөреп булмады. Пропускта нинди бүлекләргә керергә рөхсәт ителүе махсус тамгалар белән билгеләнә иде. Яшермим, мин анда керергә атлыгып тормадым. Анда эшләүчеләрнең нурланулары да җиткән! Алар да „кыямәт яки тәмуг утыннары“ янына үз теләкләре белән кермәгәннәрдер. Болай да зарарлы матдәләр җитәрлек иде. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Противогазсыз яннарына килерлек түгел…
Ә инде урман эчендәге яңа корылган ябык шәһәрчеккә күченгәч, без генә түгел, хәтта гаилә әгъзаларыбыз да пропусксыз керә дә, чыга да алмадык. КПП аша автобустан төшеп, берәмтекләп үтәргә кирәк иде. Берәр туганыңны кунакка чакырасың килсә, бер айга алдан гариза язарга кирәк булды. Алманнарның „СС“ үрнәгеннән алынган пропуск кагыйдәләре бигрәк кырыс һәм алҗытып бетерәләр иде. Шәһәрчеккә кергән юл өсләрендә шлагбаумнар һәм сакчылар. Тирә-юнь чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат әйләндереп алынган, ә ракета комплекслары өстәмә электр челтәре белән дә уралганнар. Кагылсаң – беттең! Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә яшерен миналар күмелгән. Билгеләнгән юллардан гына йөрергә туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, хәтта АКШка кадәр барып җитәләр! Хәрби стройбатлар башкарган мондый олы эшләрне яшерүе бик кыен. Мөмкин дә түгелдер. Йөзәр эшелоннар – төзү әйберләре, бетон, ком, чуерташ, махсус корыч конструкция-арматуралар, трубалар, трансформатор-вентиляторлар һәм озын, түбәләре генә ачыла торган вагоннар, төп юлдан аерылып, моңарчы бер адәм дә яшәмәгән тайга эченә көн-төн кереп торсыннар әле! Дөрес, бу төзелеш турында ялган риваять тараталар таратуын, ләкин ышаналармы?
Аннары, РВ корылмаларын бөтен ил төзи диярлек. Ә хәрбиләрнең саннары даими рәвештә үрчеп торуын, төрле комиссияләрнең килеп-китеп йөрүләрен ничек аңлатырга?
Аннары көнбатыш илләрнең шымчыларын да тоткарлыйлар, дипломатларын да бу якка сәбәпсез килүләрен күреп, борып кайтаралар. Шул чакта биредә элек чит илгә качып киткән бер картайган графиня пәйда була. Аннары, беренче стратегик ракетаны әзерләп стартка бастыргач, аның махсус очу борт программасы, Мәскәүдән китергәндә, юлда югалган дип ишеттем. Энә түгел бит. Аны кораллы офицерлар аерым купеда саклап килгәннәр. Ничектер урлатканнар булып чыга… Булыр да. Ә бәлки, дошманнарны алдар өчен, махсус урлатканнардыр дим? Моны дезинформация диләр. Андый яшерен уеннар да оештырылалар бит! Соңрак бер искитәрлек вакыйга булып узды. Беренче ракетабыз сугышчан әзерлеккә стартка баскач, Окинавадан полк командирын Тинчурин (булачак генерал) үзе шул уңайдан тәбрикләгән, диделәр!
Возжаевкада һәм тайгада ятканда офицерлар, яшеренеп, Окинавадан япон ханымның „Момура“ радиотапшыруларын тыңлыйлар иде. Ул тапшырулар кыска дулкында махсус көнчыгыш совет гаскәрләре өчен оештырылган иде. Анда шәп музыка, совет җырлары яңа аранжировкада башкарыла һәм төрле хәбәрләр бирәләр. Хәтта кайбер офицерларны туган көннәре һәм балалары туу белән котлыйлар иде! Һәр тапшыру ягымлы хатын тавышы: „Момура сөйли!“ – сүзләре белән башлана иде. Әле дә гаҗәпләнәм һәм, күп еллар үткәч: „Әллә бу үзебезнең тапшыруыбыз булды микән?“ – дип шикләнеп куям. „Ят тавышларны“ тыңлау ул елларда катгый тыела иде. Сизсәләр, ышанычны югалтасың дигән сүз.
Ят тавышларны даими басып торыр өчен, тулаем Днепрогэс энергиясе сарыф ителә иде! Бәлки, аларны тыңлатмас өчен, юри „Момура“ булып кыланганнардыр? Ләкин, без дошманнарның нинди яшерен эшләр булдырганнарын белеп торгач, алар да безнең турыда белми тормадылар.
Штабларыбызда аларның очып узачак сәгать-минутларының графиклары бар. Шул мәлләрдә бөтен хәрәкәтләр тукталырга, бар халык һәм техника яшеренергә тиеш. Ләкин боларның барысын да төгәл үтәү кыен, һәм безнең кешеләргә гомуми хас булган тәртипсезлек тә үзенекен итә бит. Шулай булгач, безне капчыкка яшереп кара.
Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәргә күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның куерган кара болытлары күз-авызны ачарга ирек бирмиләр. Үтмәгән җирләре юк. Барысы да кан эчәргә маташа! Диметилорталат белән сөртенеп тә, тулысынча чагуларыннан котылып булмый. Кич җитүгә, урнашкан җиребездә, ДДТ шашкаларын кабызып, бераз канечкечләрне кыргалый идем. Ләкин бөтен тайга бөҗәкләрен алай ансат бетерә алмассың. ДДТ төтененең файдасы беразга гына тия. Солдатларны эшелон каршында чатырлар кордыртып урнаштырдык. Биредә кыр күгәрченнәре күп. Көн буе чырылдап-гөлдерәп мәш киләләр. Солдатлар аларны: „Жидовские кукушки!“ – дип атый. Башта мин дә нинди кошлар икәннәрен белми идем. Янут этләре дә очрый. Аларның кызык гадәтләре бар икән. Кешедән качып өлгермәсәләр, үлгән булып кыланалар.
Берсен шундый мәлдә солдат Ряполов тотып кайта, бәйләп куя һәм, читлек ясап, читлеккә утырта. Чыннан да, кара йонлы кечкенә эткә охшаган. Ул аны ашатып, бауга тагып ияртеп йөрткәләде. Ләкин янут бераздан читлеген кимереп качты. Ирекне һәркем ярата шул. Соңрак, мин „51нче“ дә хезмәт иткәндә, кышын бер сверхсрочник сукмактан „үле“ янут гәүдәсен тотып кайта, тиресен тунарга дип. Йомшарсын дип ванна астына сала. Ул аны катып үлгән дип белгән. Бермәлне, эшкәртергә дип керсә, хәйләкәр януттан җилләр искән! Хатыны чыгып-кереп йөргәндә, ул кинәт күтәрелеп тайган!..
Эч чирләре килеп чыкмагае дип, солдатлар белән нык шөгыльләнергә туры килә. Шул араларда РВ медицина бүлегеннән тикшерү максаты белән баш токсиколог-радиолог полковник Гыйрфанов килде. Ул йомшак фигыльле һәм ихтирамлы мөселман заты иде. Кай яклардан булгандыр, сорашырга базмадым. Артык әңгәмә корып утырырга туры килмәде. Көне эссе иде. Төш вакыты җитеп барган мәл. Сусаганын сизеп, чәй эчәргә тәкъдим иттем. Аш пешерүче солдатка чәй китерергә куштым. Мүк җиләгенең сыгынтысын да өстәлгә куйдырттым. Тиздән теге солдат алюминий чәйнеге белән чәй китерде. „Чәйне һәм шикәрне шунда салдым!“ – ди.
Тустаганнарга чәй агызабыз. Кипкән иреннәребез белән өрә-өрә эчә башлыйбыз. Кинәт күзләр акая, чү, нәрсә булды бу? Теге чукынган нәмәстә шикәр комы урынына чәйнеккә тоз тондырган! Ничек инде шулай шикәр кабын тоз кабы белән бутарга ди? Юри шулай эшләде микәнни соң? Булыр да!.. Кәеф бозылды. Нинди сөйләшү ди шуннан соң? Чәйнең яңасын китерттем. Шуннан соң Гыйрфанов абзый китте. Сүз уңаеннан бер истәлеккә кагылмый булмас. Әнинең авылында ярлырак ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчертергә туры килгән. Шуннан соң авылдашлары белән берәр бәхәс чыга калса: „Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчерткән егет!“ – дип, күкрәген киереп горурлана торган булган, бичара. Менә мин дә Гыйрфанов агага тозлы чәй эчергән егет! Исемен белми калдым. Минец аны „Мих-Мих“ дип атый иде.
Шушы вакыйгадан соң, ул пенсиягә чыкканчы, Себердә, Капустин Ярда, Перхушковода гыйльми конференция-җыеннарда аның белән очрашкаладык. Аны-моны әйткәне булмады. Ләкин миңа күтәрелергә дә булышмады.
Байтак вакыттан соң, үзем токсиколог-радиолог булгач, Гыйрфанов минем ише яшь белгечләрне гыйльми конференциягә Перхушковода җыйды. Көннәрнең берендә аннан Мәскәүгә – Склифасовский исемендәге ашыгыч ярдәм итү институтының клиникасына ашыгыч ярдәмнең ничек оештыруларын һәм агуланган авыруларны карарга бардык. Институтның бер өлеше граф Ширәмәтнең махсус сараенда урнашкан. Шул мәһабәт сарайның гүзәл залыннан озын, бормалы-бормалы, лабиринтка охшаган подвал коридорларыннан берәү чыгып, безгә икенче бинага китәргә кушты да, үзе каядыр кереп юк булды.
Гыйрфанов, белгән кеше кебек, безне ияртеп, шул подвал коридорларына алып китте һәм юл таба алмый, башларыбызны әйләндергәнче, ярты сәгать лабиринтта йөртте. Ачуыбыз чыкты. Ул да монда беренче тапкыр икән… Алланың рәхмәте, бетәсе түгел ишекләрнең берсенә каршыбызга килгән бәндә коткарып кертеп җибәрде тагы. Югыйсә кичкә хәтле йөргән булыр идек! Шуннан соң Гыйрфановка игътибарым кимеде. Үзең белмәгәндә, белдекле булып кыланмыйлар һәм кешеләрне бутамыйлар аны! Үзе дә бичара халәтенә төшкәнен сизде бугай.
Гыйрфанов РТБдан киткәч, шул көннәрдә үк диярлек, офицерларны казарма тормышына күчерделәр. Отпускаларда булганнарын кире кайтардылар. Бу бөтен Кораллы көчләрдә башланган хәл иде. Сәбәбе – Куба – Кариб кризисы. Возжаевкага кайтмый, эшелонда яшибез. Барча солдат-офицерларыбыз биредә. Штабыбыз инде салынган, казармалар төзелеп бетте диярлек. Дивизиянең бер генә полкы сугышка әзер булып кизү торса да, дивизия сафка басты дип игълан ителде. Һәм шуның өчен офицерларга өстәмә акча түли башладылар. Гәҗитләрдә, радио-телевидение аша, политуку һәм марксизм-ленинизм дәресләрендә АКШ империалистларын бертуктаусыз диярлек сүгәләр. Әйтерсең үзебез Кубага тыкшынмаган һәм СССРның йөзе кара түгел! Үзләре ич Кубага яшерен рәвештә совет гаскәрләрен һәм ракета частьларын керткәннәр. Ул урта ераклыкка оча торган ракеталарны АКШның хәрби базаларына төбәп тә куйганнар!
АКШлылар шул сәбәптән, СССРны агрессиядә гаепләп, Кубаны диңгез флотлары белән камап алганнар. Бу инде хәрби блокада дигән сүз. Куба белән СССР арасында күпер салынган кебек, тәүлегенә утызар совет корабы, океан һәм диңгезләрне гизеп, кирәк-яракларны ташып йөри. Җитәкчеләребез СССР исеменнән: „Совет армиясенең җыр вә бию ансамбленнән гайре Кубада бер генә солдатыбыз юк!“ – дип, бөтен дөнья алдында ялган тараттылар һәм бу ялганны күп мәртәбә кабатладылар. Без көлештек кенә. Әйтерсең бөтен дөнья сукыр һәм чукрак! Ахырда АКШныкылар, Космостан төшереп алынган Кубадагы СССР ракеталарының фотосурәтләрен күрсәтеп, гәҗитләргә төшереп, ракета частьларының саннарын игълан итеп, СССРның ялганын фаш итәләр. Менә ничек бөек дәүләтнең абруен төшерәләр! Шаярырга урын калмый. АКШ чын-чынлап, ультиматум куеп, безгә каршы сугыш ачарга җыена башлады. Ә СССРның стратегик ракеталары әле сугышчан әзерлеккә баса гына. Алар әле әз. Ә Н. Хрущёвның шапырынуы буенча, бездә ул ракеталар конвеердан „сарделькалар“ кебек төшеп кенә торалар ди…
Дивизия махсус бүлегенең полковник-офицерларының җыенында иярченнәрдән алынган зур фотосурәтләрне күрсәттеләр. Берсендә – Пентагон алдында бихисап җиңел машиналар җыелган. Икенчесендә – ак йортлары янында шундый ук хәл. Димәк, хәрби һәм сәясәт киңәшмәләре бара. Өченчесендә – Куба утравы тирәсендә АКШның хәрби кораблары. Кайбер сурәтләрдә АКШ һавасында очып барган очкычларның борт саннарына хәтле күренә! Фотоательеларда төшерә белмәгәндә, галәм күгеннән төшереп үрнәк күрсәтәләр!
Бераз тарткалашып-карышып маташканнан соң, безнекеләр каракларча яшереп керткән гаскәр һәм ракеталарны, хурга төшеп, кире кайтарырга мәҗбүр булдылар. Д. Кеннеди үзенекендә нык торды. Әйтерсең дөнья алдында СССРның яңагына чәпәде. Нәкъ урыслар үзләре әйткәнчә булды: „Пошли за шерстью – вернулись стрижеными!“ Сәләтең булмагач, әтәчләнеп көчәнеп маташмыйлар аны!
Үпкәләгән һәм СССРга ышанычын югалта башлаган Фидельны тынычландырырга һәм үгетләргә Микоянга баралар. Ул анда Фидельдан аерылмый байтак торды, үлем түшәгендә яткан хатыны янына бәхилләшергә дә кайта алмады, чөнки Куба белән дуслык бозылыр хәлгә җиткән иде. Кызык бит, СССРның бөтен дөньяны кочаклыйсы килә. Бөтен дөньяга социализмны иңдермәкче булып маташа, ә үз халкы суган суы суырырга җитешкән!
Ракета гаскәрләрен дә бик кызык керткәнбез. Аннан кире кайткан офицерларны төрле частьларга тараттылар, һәм аларның маҗараларын үз колакларым белән ишеттем.
Офицерларны һәм солдатларны Одессада һәм Балтыйк портларының пакгаузларында үзләренә ошаган граждан киемнәренә киендереп, пароходларга утыртып алып киткәннәр. Андый тәҗрибә бар инде. 1935–1936 елларда да шулай яшерен рәвештә Испаниягә СССР гаскәрләренең кергәннәре бар.
Солдатларны трюмнарда урнаштыралар. Аларга палубаларга көндез чыгарга катгый тыела. Солдатлар тын алырга эчке күлмәктән төнлә генә чыгалар, чөнки бирелгән граждан костюмнарын „дембель“ көненә саклыйлар! Җыйнаксыз һәм әдәпсез солдатлар ризык калдыкларын тегендә-монда ярыкларга түгеп-ташлап вә косып, трюмнарны черетеп, тәмам сасытып бетергәннәр. Үзләре дә тончыга язганнар. Атлантик океанда корабларны АКШ хәрби лачыннары каршы ала. Тикшереп һәм куркытып, алар бертуктаусыз үкерә-үкерә, мачталарга тияр-тимәс кенә оча башлыйлар.
Ниһаять, безнекеләр, аякларыннан язып, авыр хәлгә калып, Куба утравына килеп төшәләр. Андый ерак диңгез сәяхәте кемне дә алҗытып бетерә. Ракеталарны билгеләнгән җирләргә җайлап бастыра башлыйлар. Солдатлар, кискен кисәтүләргә карамастан, Кубаның һәрбер тылсымлы тропик куак-агачларына ябырылалар. Моңарчы күрмәгән-белмәгән орлык-җимешләрен тизрәк авызларына озаталар. Нәтиҗәдә дизентерия эпидемиясе башлана. Әй, дуслар, тәртипсез Рәсәй халкын әле дә акылга утырта алмыйлар! Дөнья күрмәгән солдатлар маймыллар рәвешенә бик ансат төшәләр. Бик булдыклы, сабыр һәм эшчән капитан В. Щукин исемле яшь хирург белән Новосибирскиның Пашино бистәсендә бергә хезмәт итәргә туры килгән иде. Ул да Куба галәмәтен татыган. Килеп төшүгә, медицина хезмәткәрләре бушаган өйләрдә, абзарларда һәм чатырларда госпиталь корырга керешкәннәр. Санитар солдатлары белән бергә офицерлар да, бердәм булып, җиһазларны, медукладкаларны ташып-урнаштырып, бөтен кара эшләрне көн-төн ял итми эшлиләр. Кубалылар моны күреп сорыйлар икән: „Кайчан инде офицер табибларыгыз килә?“ – дип. „Менә бит, без күптән килгәнбез!“ – дигәч, „Шыттырмагыз, табиблар һәм офицерлар кара эшне гади кешеләр кебек эшләмәсләр!“ – диләр икән. Кадерсез совет офицерларының борыннары белән җир сөргәннәрен алар, билгеле, белмәгәннәр. Эшләре беткәч, аруланып, ак халатлар кия башлагач кына, гаҗәпләнеп ышанырга мәҗбүр булганнар. Кайберәүләр Куба түтиләреннән йогышлы чирләр эләктерәләр. Ул „бүләкләрне“ илебезгә дә алып кайталар. Ләкин СССР антибиотиклары, каешланып-чыныгып беткән чит ил гонококкларын көчкә зур дозалары белән генә җиңә ала.
Минем белән укып чыккан танышым да җенес „томавын“ эләктереп кайта. Ә соңыннан, аңарга полковник мәртәбәсен бирмәгәннәренә үпкәли башлагач, нәкъ шуны исенә төшерәләр. Совет офицерларына чит ил хатын-кызлары белән алай „аралашырга“ катгый тыелган ич. Курсташыма кагылганда, минемчә, дөрес иткәннәр. Чит илләрдә һәм, гомумән, үзеңне тота белергә кирәк.
Йә, кыйссамны дәвам итим. „Интернационалистларыбыз“ кайтканда, инде кыш була, һава сүрелә. Ничек киләләр – шулай китәләр. Ни майтарып? Халыкның малын һәм акчасын заяга гына сарыф итеп. Илебезгә җитәрәк диңгез дулкыннары өсләрендә суык булып китә, ачы-тозлы җилләр өтеп исәләр. Армиядән ата-ана өйләренә кайтырга әзерләнгән беркатлы солдат-сержантлар пөхтә костюмнарын һаман да кызганып кими саклыйлар. Кайчан эшләп алачак әле алар андый затлы киемнәрне? Палубага да хозурланырга эчке киемнән генә чыгалар. Суык тисә – тия, ә менә туган җирләренә киенеп кайтасылары килә! Ләкин портларыбызга килеп төртелгәч, бичараларны чишендереп, элеккечә тузган шыксыз хаки формаларга киенергә, ә костюмнарын кире кайтарырга кушалар! Солдат-сержантлар, ярсып, шулай интегеп саклап килгән костюмнарның тетмәләрен тетеп, аяк асларына ташлап таптыйлар! Йә, әйтегез инде, ник вакланмый, бүләк итеп үзләренә калдырмаска ди? Мәнсезлек дими, ни дияргә? Фетнә куптарырга әзер „карт“ солдатларны озакка сузмый демобилизациялиләр. Рухлары какшаган һәм тәртиптән ычкына башлаган кече офицерларны төрле частьларга тараталар. Ләкин анда да күбесеннән файда булмый диярлек.
Куба мәсьәләсе сүрелә төште. Декабрь азагында Мәрзия янына кайттым. Ул чакта вагоннардан яңа казармаларга күчкән идек инде. Өйгә бер чиләк чамасы күк җиләк җыеп кайттым. Тәмле, бик үзенчәлекле җиләк. Безнең казармалардан арырак ул җиләк мул үскән иде. Аны җыйганда, йоклап яткан кыр кәҗәсен куркыттым бугай. Ул кинәт сикереп, атылып китте. Алар биредә күп. Төнлә юлга чыгып яталар һәм, машина яктысына эләгеп, машина алдына чабып чыгып, кайчакларда көпчәк асларына да эләгәләр.
Ул күк җиләкне солдатларга җыйдыртып, кышка паёк хисабына үзләренә варенье да пешерттек.
Инде чираттагы ялым җитте. Кайткач, лазаретта ишетәм: Кисловодск шифаханәсенең парлы юлламаларыннан кемдер баш тарткан. Имеш, Братаненко шунда ял итәргә теләүчеләрне эзли. Белогорскига шылтыратам һәм, юлламаларны кулга төшереп, Мәрзия белән юлга атылып чыгып та китәбез. Чиләбе аша узсак та, тукталып керергә вакыт юк, болай да бер тәүлеккә соңга калабыз. Мәскәүгә хәтле туры килгән урынга утырсак, ә аннан махсус бик чиста, урын-җирләре аныкланып куелган вагонга утырып бардык. Мин шунда, бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыкканыма ышанып бетмим. Рәхәтләнеп киттек. Кисловодскида бик җылы иде әле. Бөтен мохит ямь-яшел. Биек һәм киң ябалдашлы кәстәнә агачларының шома, күркәм көрән чикләвекләре тротуарларга шып итеп төшеп тәгәрәшәләр. Елның бигрәк матур чагына туры килгәнбез. Халык пөхтә җәйге киемнән. Чатларда каратутлы әрсез алыпсатарлар кибетләрдән алынган кием-салымнарны сатып йөриләр. Аларны тыючылар күренми. Шифаханәдә без беренче тапкыр. Оҗмахка кердекме! Аерым бүлмә бай җиһазландырылган, идәндә келәмнәр, холларда кисмәкле гөлләр, көзге-кәнәфиләр… Эшчеләре ягымлы, ял итүчеләр ачык йөзле. Бина-бүлмәләрдә чиста һәм тыныч. Ризыклары мул, тәмле. Возжаевкада эләкмәгәнне монда ычкындырмыйбыз. Ресторанга кереп, берәр бокал шампан шәрабын эчеп, краб итен авыз итеп чыгабыз. Тансык йөзем тәлгәшләрен алып сыйланабыз. Биредә иркенлек. Туры килгәндә, Равил абый әйтмешли, дөньяның артына тибик әле. Буфетка нарзан суын эчәргә йөрибез, нарзан ванналарына керәбез. Шәп! Паркка һәм якындагы тауларга йөрибез. Күңелле. Нинди хозурлык! „Комсомол“ исемле ясалма күлләрен карап, коенып кайттык. Көн дә диярлек кино карыйбыз. Холларында әле телевизорлар юк.
Монда көтмәгәндә Прилукидагы элекке штаб начальнигын – подполковник Скворцовны очраттым. Ул, командиры полковник Кошкин кебек, лаеклы ялга чыккан икән. Болай „сыерчык“ белән „мәче“ тату хезмәт итәләр иде.
Скворцов минем академия бетереп чыгуыма гаҗәпләнде. Биредә онытылмаслык егерме биш тәүлек үткәнен сизми дә калдык. Тагы шул фирменный поезд белән башкалага киттек. Мәскәүдә яңа төзелгән „Спутник“ кунакханәсендә тукталып, ун тәүлек яшәдек. Урыннарыбыз аерым булды. Башкалабызга эләккәч, күбрәк күрәсе, кирәкле һәм ошаган әйберләрне аласы килде.
Күршеләр заказлар да биргәннәр иде. Вакытны заяга уздырмаска тырыштык. Ерак Көнчыгышта бу сәяхәтне ел буе көтеп торасың бит. Башта янәшәдәге ВДНХ сарайларын һәм күргәзмәләрен карап чыктык. Аннары Горький проспектын (Тверьская) җәяү, ике ягыннан да кибетләрен тикшереп үттек. „Россия“ кинотеатрында Бондарчук куйган „Сугыш һәм солых“ төсле киносының премьерасын яратып карадык. Төрле кош ите шулпаларын пешерә торган махсус ресторанда тукланып алдык. Кызыл мәйданда булдык. „Пассажда“ Мәрзиягә яңа гына модага кереп барган кара синтетик тун сатып алдык. Метрода гизеп йөрдек. Икенче көнне Комсомол проспектында яңа ачылган „Синтетика“ кибетендә булдык. Бу урамның киңлегенә, турылыгына һәм озынлыгына исең китәр! Өченче көнне „Националь“ ресторанында сыйландык. Дүртенче көнне – „Метрополь“ да, ә аннары – „Москва“ да. Соңгысының ризыклары ошап бетмәде. Зур театрга билет таба алмадык. Кермәгән кибетләребез калмады. Мәскәү кибетләреннән Марокко сардиналарын, биш литрлы савытта Венгрия тозлы кыярларын, затлы сыр-колбасалар, тартмалы шоколад, хәлвә, һинд чәен, маркалы шәраб, ун дистә күкәй, Чех бокалларын һәм тагы затлы һәм тәмле ашамлыклар алдык.
Кисловодскида да әйберләр алган идек, шул рәттән Мәрзиягә көзге шакмаклы кыска бишмәт, ак ридикюль һәм затлы спортчылар рюкзагы. Хабаровск поездына җыена башлагач, әйберләребез биш урын булды. Минем ике кулыма авырлары, ә Мәрзиягә – җиңелләре. Ел буе җыйган акчаларыбызны туздырдык. Авызыңа эләккәнен йот дигәндәй, туры килгәнен алмый үтмәдек инде. Монда кирәкле әйберләрне һәм тансык ризыкларны алмый, аннары кайдан аласың ди? Военторг ул бит күбесенчә начальствоны гына тәэмин итәргә тырыша…
Мәскәүдә эт булып арысак та, аякларыбыз өстерәлә башлаганчы йөрсәк тә, бай тәэсирләр алып, бик канәгать булып кайттык. Мәскәүнең мул, чәчәк аткан чагы иде. Кайтышлый Чиләбегә кагылдык, туганнарыбызны күреп, кунып, юлыбызны дәвам иттек. Барысы да исән-саулар иде.
Омскины узганда, Мәрзия туган тиешле яшьтәше Рәзинә белән очрашты. Ул анда индустриаль институтта укый иде. Сөйләшүләре егерме минут кына булды. Алай да бер шешә шампан шешәсен бушатып, Мәскәү конфетларын авыз итеп өлгердек. Рәзинә иптәш кызы белән килгән иде. Шуннан соң, саубуллашып, сәяхәтебезне дәвам иттек. Кисловодскида эчкән нарзан һәм поездның бертуктаусыз селкетүе үзенекен итте: Мәрзияне бөер өянәге тотып, ташы төшә башлады. Киләсе станциядә аңарга атропин кадатып, көчкә фатирыбызга кайтып кердек.
Кисловодск, шифаханә һәм Мәскәү истәлекләре байтакка сузылып, күңелләрне күтәреп тордылар. Йөри алганда йөр икән! Ялдан кайтканнан соң, озакламый йөк эшелонын китертеп, безне гаиләләребез белән яңа корылган шәһәрчеккә күчерергә керештеләр. Чегәннәр таборы кузгалдымы! Биредә кыскартылып, Барабанщиков полкы гына кала. Ул да соңрак Сарытау тирәсендәге Тейковога күчәчәк…
Лазарет безнең белән күчә. Җыена башлагач, берәм-берәм алынып килгән йорт әйберләре байтак җыелган – яңа панцирьлы сәке, диван, сервант, комод, тумбочка, чемоданнар, савыт-саба, кием-салым, азык-төлек. Станциягә йорт әйбер-җиһазларын, офицерлар белән бергәләшеп, йөк машиналарына төяп ташыдык. Күмәкләшеп эшләгәндә җиңел һәм күңелле. Солдатлар казарма һәм штаб малларын ташыдылар. Караңгы төшкәч кенә эшләребез бетте һәм эшелонны озаттык. Эшелон артыннан төнге поезд белән үзебез дә киттек һәм Ледяная станциясенә таң атуга килеп төштек. Торган урыныбыз бушап калды. Белогорск, Возжаевкалар белән ара өзелде. Ләкин Кытай белән мөнәсәбәтләр дошманлашуга хәтле барып җиткәч, ул бушаган урыннарны, Туладан килеп, танк дивизиясе биләячәк әле!