Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

- -
- 100%
- +
Гөлбану иң элек чыра пычагы белән былчыракны кырып төшерде. Аннары себерде. Бары тик шуннан соң гына юарга кереште.
Хәер, Гөлбану һәр көн диярлек юа бу идәннәрне. Тузаны басылсын өчен генә булса да, юеш чүпрәк белән сыпырып чыгарга тиеш. Эше шул аның. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тиен кебек бөтерелә ул…
Эшкә керү турындагы уеннан кайтырга туры килде аңа. Ул турыда ишеткән Әби патша: «Ә-ә, тамагыгыз туйды дамыни! Шулайдыр шул… Тазы булды, кырчыны кирәктер. Алай бик эш юксынса, әнә утарга озатырмын. Анда эш баштан ашкан!..» – дип, Гөлбануның әти-әнисенең өнен алып, бер генә җикеренде, бер генә нәгърә орды.
Шулай итеп, Гөлбану кура-каралты тирәсендә эшләп калды.
Ә эш, кем әйтмешли, уңган тавык та чүпләп бетерә торган түгел.
Иң элек өске катларның өйалларын юып чыгарды. Аннары баскычларга күчте. Уңган ул, кулы кулга йокмый.
Әмма кылый шайтан шул тирәдә генә иде. Баядан бирле ул Гөлбануны күзәтә. Кызның бер генә хәрәкәтен дә күздән яздырмый. Аның тыгыз, йомры балтырларына, юл-юл эзләр калдырып, пычрак су чәчрәгән. Җитез эшләгәнгәме, аңа бераз кызу булса кирәк, битләре алсуланган. Вакыт-вакыт ул, сыпылып төшкән чәчләрен рәтләгәндәй, беләге белән маңгайларын сыпырып алгалый. Чүпрәген чайкап ала да идәнне корыта башлый… Иңләп киң хәрәкәтләр ясаганда, аның изүе эчендәге җитлегеп килгән күкрәкләре күренеп китә…
Шулай йотардай булып карый торгач, Хәмит аның хәрәкәтләрен, килеш-килбәтен генә түгел, таза тир исен дә, тәненең кайнарлыгын да тойгандай булды. Башында иләс-миләс уйлар да туып куйды. «Әйе!.. Җиләк пешкән, җитлеккән… Өзеп аласы гына калган…»
Әмма ул белә: җиләк пешеп тәмам җитлексә дә, аңа булмаячак. Якын гына барып кара, алар бит бер дә үзләренә күрә түгел, харап эре, бик һавалы кыланалар. Әле дә хәтерендә Хәмитнең: авылдашларының монда килеп төпләнгән еллары гына иде. Сабирҗанны берничә көнгә эш белән утарга җибәрделәр. Нәкъ шул көннәрдә ул ишегалды аша үтеп барган Миңлегөлне үз янына чакырып алды. Кар базы өстендә ит чабып маташа иде. Хәмит иң элек Миңлегөлне куркытып өнен алырга булды. Курыккан буйсынган, ди бит. «Бик күңелсез, бик яман хәбәр тапшырмакчы булам сиңа, Миңлегөл килен… – дигән иде Хәмит. – Шушы көннәрдә генә авылыбызның Гәрәйхан баен күрдем. Атап сезне эзләп килгән булса кирәк… Мине күргәч бик сөенде. «Шул качакларны табышсаң, буш итмәс идем, җанымны да кызганмас идем…» – ди. Беләсеңме мин нәрсә дидем. Юк, мин әйтәм, алар хәзер Казанда түгел бит, мин әйтәм, каядыр шахталар ягына чыгып олактылар, мин әйтәм…» Хәмитнең бу ялганы Миңлегөлне чынлап торып сагайтты. Моны сизенгән Хәмит, сүзне кинәт икенчегә борып: «Миңлегөл килен… Тиз бул… Менә бу кисәкне кеше-кара күргәләгәнче ал әле», – дип, әйбәт кенә бер кисәк ит чабып биргән иде. Тегесе, рәхмәтләр әйтеп, ит кисәген җәһәт кенә алъяпкыч астына яшерде. Шулчакта Хәмит, Сабирҗанның атналар буе кайтмавын әйтеп, аңлаган кешегә бик аңлаешлы итеп, үзенчә сүз катып караган иде. Миңлегөлнең яман ачуы чыкты, иң элек ит кисәген лачкылдатып бүкән өстенә атып бәрде, аннары күзләреннән ут чәчеп, берьюлы җиде тешең сынарлык сүз әйтеп куйды… Шуның өстенә әле янаган кебек тә итте.
Хәмиткә бары: «Синең белән шаярып сөйләшергә дә ярамый икән!» – дип, көч-хәл белән бу тәмсезләнүне йомарга, сүзне икенчегә борырга гына калган иде.
Дөресен әйтергә кирәк, Хәмитнең үзе әйтмешли, ир-ат якасы иснәмәгән берәр яшькә өйләнеп, тыныч кына тормыш итәсе килә. Әмма бу хыялның каршылыкка очраячагын да яхшы белә. Иң элек аңа эш урыны белән саубуллашырга туры киләчәк… Ә мондый җылы урын һәркемгә дә тәтеми. Хәмит бу турыда да яхшы белә.
Ни әйтсәң дә, әле ул бит бу йортта аягына нык басып, зур ышаныч белән яши. Хәер, моның төп сәбәбен, асылын башкалар да сизенә кебек. Андый нәрсәне яшереп булмый бит аны.
Баштарак бу хәл белән Хәмит хәтта горурлана да иде. Усаллыгы белән теләсә кемне дер селкетеп торган байбикә белән якын мөнәсәбәткә кереп кара әле син!.. Димәк, ул да төшеп калганнардан түгел. Теләгән тәкъдирдә сөя дә, сөелә дә ала… Хәер, күңелең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең. Димәк, ул да хатын-кызларга кирәк сыйфатлардан мәхрүм ителмәгән… Әнә бит кемне, Әби патшаны, үзенә каратты.
Дөресен әйтергә кирәк, моның белән мактанасы килгән чаклары да булды Хәмитнең. Әмма байбикә аңа бары тик ике авыз сүз әйтте. «Яманатым гына чыксын… Телеңне өзеп кенә калмам…» – дигән иде ул, каты кисәтеп.
…Ул вакытта булган вакыйганы гомере буена да онытасы юк Хәмитнең… Искиткеч матур җәй көне иде. Барысы да шәһәр читенә, ачык һавада чәй эчәргә чыгудан башланды.
Андый сәйранга чыгулар элегрәк тә булгалый иде. Хәтта берьюлы икешәр-өчәр ат җигеп чыккан чаклары да булды. Үзләре белән мул итеп азык-төлек алырлар иде дә берәр болынлыкта яки урман аланлыгында туктап, чирәм өстенә паласлар җәеп, табын әзерләп, көннең көн буе ачык һавада ял итеп ятарлар иде.
Әмма бу чакта башкачарак булды. Иң элек баскыч өстендә, күз чагылырлык аллы-гөлле атлас күлмәк киеп, башына эре энҗеле калфак утыртып, Мәрхәмбикә күренде. (Ул вакытта байбикә яшьрәк тә, гәүдәгә дә җыйнаграк иде.) Ишегалдында Хәмит ялгыз. Нәрсәдер эшләп маташа. Гомердә булмаган хәл: Мәрхәмбикә, күзләрен кыса төшеп, беркавым Хәмиткә карап торды, аннары, елмайгандай итеп, көннең матурлыгын мактап куйды.
Бу кадәр ягымлылыкны һичкайчан да күрмәгән Хәмиткә җитә калды, шунда ук элеп тә алды:
– Әйе, байбикә… Көн матур булырга охшый. Бер генә болыт әсәре дә күренми… Халыкта нәкъ менә шушы вакытны инде, җәйнең иң тулышкан, иң матур чагы, диләр.
Байбикә аскы баскычка төште.
– Әллә, мин әйтәм, кая булса да чыгып чәйләп кайтырга микән? Күптән инде беркая да чыкканыбыз юк.
– Бик һәйбәт булыр, кем, байбикә. Туры бияне җигә башлыйм, алайса…
Шулвакыт Мәрхәмбикә:
– Бар, үзеңә берәр штоф ал… – дип, каяндыр чыгарып, Хәмитнең учына илле тиенлек көмеш салды.
Әллә нишләп китте Хәмит. Йөрәге дә нидер буласын сизенгәндәй кысылып куйды, аннары шашынып еш-еш тибә башлады.
Ул арада байбикә:
– Тапшырдык, булмаса… – диде дә җыена башларга кушты.
Хәмит иң элек байбикә йөри торган япмалы җиңел тарантасны лапас эченнән өстерәп чыгарды. Аннары эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән тәҗләрне күчәр башына тарттырды, чәкүшкәләрне төшеп калмаслык итеп беркетте. Бары тик шуннан соң гына, камыт, дуга, нукта, дилбегә, аркалыкларны күтәреп чыгып, атны җигәргә кереште. Күп тә үтмәде, тәңкәле сбруйлар белән җигелгән чаптар баскыч төбенә китереп туктатылган иде. Рәхим ит, чык та утыр!
Соңгы эш тә башкарылды. Озын эскәмия өстенә кояшка чыгарып салынган ястыкларның берсен алып тарантаска түшәде, өстенә җәймә япты. Аннары алып куйган бер кызылбашны тарантастагы печәнгә батырды.
Нәкъ шул вакытта аскы өйдән Гайникамал чыкты. Кулында – өсте шакмаклы ашъяулык белән ябылган әрҗә.
– Мә тот, Хәмит. Әрҗәне һәйбәтләп кенә тарантас башына урнаштыр… Савыт-саба, чәйнек-чынаяк шунда, аста булыр. Өске өлешендә – гөбәдия… Бераз алма ләвәше дә тыктым. Саф һавада карыныгыз ачар. Чәй-шикәр тартмасы да шунда, өстә генә…
Бераздан байбикә дә күренде. Ул, үзенең шулай искәрмәстән, капылт кына чәйләүгә чыгып китәргә җыенганы өчен акланырга теләгәндәй:
– Чупай Хәернисалары да, теге Гимай Гарифәләре дә чыгарбыз дигәннәр иде… – диде.
– Кеше табылыр, – диде Гайникамал, самавыр белән су савытын да шунда, тарантас башына урнаштырып. – Әнә көне нинди! Анда бүген җыен кебек булыр әле…
Байбикә, җиңел тарантасны бер якка янтайтып, ашыкмыйча гына түшәк өстенә менеп утырды. Капканы төбенә кадәр ачып куйдылар. Хәмит тә, дилбегәне кулына алып, тарантас башына менеп кунаклады…
Олы урамга чыгып, сулга каерылу белән, ат күңелле генә юырта башлады. Ат көр, тамагы тук. Юыртканда, карыны голт-голт килеп тора. Шулчак байбикә Хәмитнең терсәгенә кагылып туктарга кушты.
– Берәр әйбер онытылып калмаганмы? – дип сорады Хәмит.
– Әйбер калмаган. Кая барыйк икән дип уйлавым иде…
– Аккош күле тирәсенәдер инде.
– Юк, – диде байбикә, кырт кисеп. – Анда бармыйбыз. Шау-шудан, бала-чага тавышыннан болай да туйган. Берәр тынычрак, аулаграк урынга барасы иде… Кеше ыгы-зыгысында җалым җал булмый.
– Әллә, мин әйтәм, Арча кырына таба сугылабызмы? Ул як бик тыныч… Урманнары да куе. Яшеллек тә мул…
– Әйдә, – диде байбикә, катгый бер карарга килеп. – Шул тирәләрне әйләнеп карыйк әле, булмаса…
Уңга борылдылар. Ат озын, төз аякларын гаять матур итеп алга ыргып, ялларын җилфердәтеп элдерә башлады. Аның дагаланган аяклары астыннан чыккан авазлар, шакы-шокы килеп, койма-капкаларга, өй стеналарына бәрелеп, берьюлы берничә яктан ишетелә иде.
Ниһаять, үр өсте. Ә артта үзенең бөтен мәһабәтлелеге белән Казан җәелеп ята. Кала өстендә тузан-төтенгә охшап, рәшә чайкала. Әнә Кремль, Сөембикә манарасы; берничә урында чиркәү-мәчет манаралары да калкып тора. Ә чак кына сулдарак, бик күп риваятьләрдә телгә алына торган Кабан күле… Ул әле генә чистартып, юып куйган поднос кебек елкылдап, күзләрне чагылдырып ялтырап ята.
Бераздан шау-шулы шәһәр урамнары артта калды. Байбикә дә, иркенрәк сулыш алырга теләгәндәй, битен ача төшеп, җилгә каршы борылып утырды.
Көн бөркү иде. Шактый биек үргә менгән арада, ат та тирләп чыкты. Сырты буйлап агып төшкән кара-кучкыл сызыклар хасил булды.
Үзәнлеккә төшә башладылар. Кала күздән югалды. Текәрәк урынга җитү белән, Хәмит, тарантас башыннан сикереп төшеп, туры бияне тезгененнән тотты. Астагы күпергә җитәрәк атны туктатты.
– Монда әнә генә чишмә… – диде ул, дилбегәне тарантас мөгезенә чорный башлап. – Суы бик тә инде тәмле. Үзе йомшак… Алып меним әле.
Су савытын байбикә аягы очына печәнгә батырып утырткач, яңадан кузгалдылар. Күпернең коргаксыган такта-бүрәнәләре, кемгәдер ачулангандай, яман доңгырдап алдылар.
Каршыдагы үргә менү белән, урман башланды. Шактый күтәрелергә өлгергән кояшның мәрхәмәтсез кыздыруыннан качу нияте белән, Хәмит атны урман күләгәсенә борды.
Тагын бераз баргач, Мәрхәмбикә, шушы тирәләр дә ярардыр дип, туктарга кушты.
– Үзем дә шуны уйлап бара идем, – диде Хәмит. – Берәр юл яки сукмак кебек нәрсә очрамасмы дип кенә көтәм…
Әллә ни озак барырга туры килмәде. Бер урында куе үлән капланган ташландык юл очрады. Ат туктады. Шул тирәдә алан-фәлән юкмы икән дип, иң элек Хәмит үзе генә бер айкап чыгарга булды.
Бик тиз чыкты ул урманнан.
– Урыны бик матур. Сиңа да ошар, шәт, – дип, яңадан дилбегәне кулына алды. – Ботак-фәлән суга күрмәсен, берүк, – дип, байбикәне кисәтте дә атны шул якка каерды.
Бу юлдан күптән йөрелмәгән. Ул тарайган. Як-якта үскән агачларның сыек ботаклары дуга-ыңгырчакларны, тарантасны уңлы-суллы чыбыклый. Көпчәкләр астында коры чыбык-чабыклар шытырдап кала.
Аланлык байбикәгә дә ошады. Билдән куе үлән үскән, мең төрле чәчкәләр… Бер якта йомшак кына искән җилдә дә, сүзләре бетмәс ахирәтләр кебек, шабырдашып ак кәүсәле усаклар утыра. Икенче якта – кояш нуры үтеп керә алмаслык булып котырып үскән чикләвек куаклары.
– И-и!.. – дип сузып куйды байбикә. – Кара, нинди матур җир…
– Әйттем ич. Туктыйбыз, алайса?..
– Соң инде!..
Хәмит байбикәгә тарантастан төшәргә ярдәм итте дә шунда ук атны тугара башлады. Тышауламады, дилбегә белән арканлап куйды ул аны.
Байбикә аланның түренә үк үтеп, оя-оя булып утырган кара-кучкыл имән куаклары тирәсен әйләнеп килде.
– Уф, авызларым кипте… – дип зарланып алды.
– Хәзер, хәзер… – диде Хәмит, ут капкандай өтәләнеп. Тиз генә самавырны йолкып алды, шаулатып су салды. Тиз генә куелыкка кереп, бер кочак коры-сары күтәреп чыкты, күләгәгә илтеп куйган самавыры янында кайнаша башлады. Күп тә үтмәде, чикләвек куакларына уралып, зәңгәрсу ефәк тасмаларны хәтерләтеп, төтен күтәрелә башлады…
Әллә нәрсә булды Хәмиткә дә. Хәрәкәтләре җитез, гаять өлгер иде. Ул Әби патшаның әмер-боерыгын да көтеп тормады, тәртәләрне күккә каратып ныгытты да тарантас төбенә җәелгән торыпшаны йолкып алды. Чак кына читкәрәк китеп каккалады, бары тик шуннан соң гына тәртәләр өстенә бөркәп, менә дигән күләнкә ясады. Бөтен барлыгын ниндидер ашкынулы бер хис бимазалый аны. Берничә тапкыр инде ул «Бу ни бу?..» дигәндәй сәерсенеп тә куйгалады. Байбикәнең кинәт кенә таный алмаслык булып үзгәрүе аны тәмам аптырашта калдырды. Өйдә дә, юлда да бер генә тапкыр тиргәү-ачулану булсынчы! Башка вакытларда исә юкка да, хәтта тарантас катырак сикертеп алса да, әллә нинди җинаять эшләгәндәй: «Кылый шайтан! Әллә сыңар күзең дә чыктымы?!» – дип, эттән алып эткә салып яман тирги торган иде. Хәзер исә карашларына кадәр икенче аның.
Самавыр гөжли башлау белән, Хәмит тарантастагы җәймәне алып, күләгәле урынга җәйде. Азык-төлек әрҗәсен дә китереп куйды.
– Хәзер самавыр да өлгерә… – диде.
Табынны байбикә үзе әзерләде. Самавыр табын янына килгәч:
– Әйдә, Хәмит… Үзең дә утыр, – диде.
Шушы юк кына сүз дә әллә нишләтеп җибәрде Хәмитне. Хуҗаларын алып килгән кучерларга табын янына утыру түгел, якын-тирәдә булырга да рөхсәт ителми иде. Гадәттә, алар читтәрәк, атлары янындарак гәп сатып ятарлар иде. Ә инде байлар ашап эчкәннән соң, каян булса да әйләнеп килү нияте белән таралышкан арада, калдык-постык ризыктан, шешә төпләрендә калган ширбәтләрдән авыз итәрләр иде.
Хәмит, байбикә кушты дип, капылт кына табын янына килеп утырмады, әдәп өчен генә булса да, бераз кыстатып торгандай итте. Аннары инде, тегесенең чын-чыннан әйткәнен күргәч, ягымлы карашын тойгач, кыюлана төште, тарантас башына кыстырган штофын, төреп салган икмәк белән казылык кисәген алып килде. Анда да әле җәймә өстенә түгел, самавыр кырыена, чирәм өстенә генә чүкте.
Байбикә бик тәфсилләп, җиренә җиткереп үзенә чәй әзерләгән арада, Хәмит, ләззәтен-тәмен табып, штофын ачты. Табыннан бер буш чокыр алып, аның чип-чиста булуына да карамастан, эченә шаулатып өргән булды һәм, шешәсен, сыңар күзе турысына китереп, әкрен генә аракы агыза башлады.
Шешәдәге калган аракыны бик саклык белән генә читкә, үлән арасына утыртты да, байбикәгә ишетелерлек итеп:
– Исәнлеккә, саулыкка!.. – дип, чокырны күтәреп куйды.
Мәрхәмбикәнең йөзендә елмаюга охшашлы нәрсә чагылып китүен күргәч, кыюлана төшеп, бераз теленә салынып алгандай итте:
– Уһ, мин сиңа әйтим! Кем уйлап тапкан моны, рәхмәт төшкән нәмәстәкәйне… Йөрәкләргә бәлзәм булып төшә дә ята. Кая, байбикә… берәр чеметем сиңа да тамызыйм әле…
– Юк-юк! Кая ул…
– Ә ник?.. – Хәмит буш чокырга сузыла да башлаган иде. – Аның бит зарары юк, оеган канны гына таратып җибәрә ул.
– Кызыл-фәләне йә берәр җимеш суы булса, бер хәл иде…
– Һай, байбикә! Иң затлысы, иң шәбе менә шушысы инде аның. – Кабат сорап куйды: – Салыйммы?
– Юк, Хәмит, кирәкмәс… Яман зәһәрдер ул…
Хәмит яңадан күтәреп алды:
– Һай, байбикә!.. Бар хикмәте дә шул зәһәрлегендә инде аның. Канны уйнатуда…
Бик кыстый торгач, Мәрхәмбикә дә ярты чокыр чамасы аракы эчеп куйды.
– Уф!.. – диде ул, алтын балдак, йөзекләр белән бизәлгән кулларын селтәнгәләп. – Үләрсең, билләһи… Бөтен бугазларны ут урынына өтәләп төшеп китте. Уф, үләм!
– Хәзер тизрәк капкалап алырга кирәк…
Бераз капкалаган арада, Хәмит сиздермичә генә Мәрхәмбикә ягына күз салып алгалады. Әйе, аракы үзенекен иткән иде. Байбикә тагын да кызара төште; маңгаена, күз төпләренә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Тезе өстендә яткан чигүле сөлге белән сөртенгәли торгач, кабат сөйләнеп куйды:
– Фу, билләһи! Синең бу нәмәстәң әллә нишләтте… Тәмам хәлне алды.
Хәмит дәшмәде, елмайды гына.
Байбикә, шәльяулыгы белән калфагын салып, бер читкә куйды. Бөгеп утырган аякларын сузып җибәрде.
Шулчак байбикәгә әллә нәрсә булды, йөзе җитдиләнде, ансыз да зәһәр-нечкә иреннәре тагын да кысыла төште.
– Хәмит… – диде ул, аңлаган кешегә бик аңларлык кисәтүле тавыш белән, – монда булганнар үзарада гына калыр, шәт? Телеңне озайтмассың дип уйлыйм…
– Рәнҗетәсең, байбикәм… – диде Хәмит, бик тә инде хәтере калган сыман итеп. – Кемгә саныйсың син мине? Боер гына… Синең хакка телемне тешләп өзәргә дә әзер мин.
Икесе дә беркавым тынып калдылар. Аланлыкта тынлык. Бары тик кошлар сайраша да, бая кергән юл буенда атның йөргәне генә ишетелә. Ул йә пошкырып ала, йә йөгән тезгенен чыңлатып куя, кигәвен-чебен бимазалавыннан котылырга теләгәндәй, дөп-дөп китереп аягы белән тибенгәләп ала.
– Уф!.. Урак өстендәге кебек бөркү. Кая әле, Хәмит. Күләгәрәк җирдә урын әзерләп бирсәңче. Бераз ял итеп аласы иде.
Хәмит тиз генә тарантас янына барып, аска салып калдырган киезне, зур түшәкне алып, чикләвек куаклары астына урын әзерләде.
Байбикә исә, әле генә чабынып ләүкәдән төшкән кеше сыман хәлсезләнеп, баш астына йомшак беләкләрен салып, чалкан ятты, урынны да мактап куйды.
Бары тик кабат табын янына килеп утырган Хәмит кенә үзенә урын таба алмады. Аңа да түзә алмаслык бөркү булып китте. Билбавын чишеп ташлап, күлмәк, җиңел казакидан гына калды. Шешә төбендәге аракыны эчеп бетереп куйды. Әмма аракы ашкынып ярсыган йөрәкне баса алмады. Авызы кипте, кан басымы күтәрелеп чигәләренә кадәр кыса башлады аның. Нәкъ шул минутта байбикә аңа дәште. Хәмит кыяр-кыймас кына аның янына якынлашты. Тегесе, тәмам алҗыганга охшап, күзләрен ярым йомган, кыл селкетерлек тә хәле калмаган кешедәй ялкау гына:
– Читекләрем бик кыса, Хәмит… Салдырсаңчы шуларны… – диде.
Сулышы кысылган Хәмит байбикәнең аяк очына чүкте. Калтыраган куллары белән бизәкле-чәмчәле, йомшак читекләрен салдырды. Читекләрне салдыргач та, ул урыныннан кубып китмәде, Мәрхәмбикәнең аяк очында утыра калды…
Байбикә дә кит димәде. Оекчан гына калган аяк бармакларын селкеткәләп алды. Аннары, кысынкы күзләрен тәмам йомып, йокы аралаш кына мыгырдагандай:
– Хәмит… Уң аягымның тез тирәләрен көзән җыера… Чак кына… Угаласаңчы… – дип әйтте.
Байбикәнең пәрәвез кебек кенә нечкә зәңгәрсу кан тамырлары белән чуарланган, чак кына шешенке балтыр-ботларын якыннан күрү Хәмитнең әсәрләнүен ахыр чигенә җиткерде, аны тәмам шашындырды. Еш-еш сулый-сулый: «Соңыннан теләсә нишләтерсең… Ихтыярыңда… Мин – синең колың… Астырырсың мине… Кистерерсең…» кебек өзек-өзек сүзләр тәкрарлап, байбикәнең аяклары өстенә капланып төште…
3
Асылхан үзенең яшь хатыны Зөһрәне анда-монда алып чыгып, дөнья күрсәтеп йөри алмавына бик әрни иде. Яшь кешенең күңел ачасы да, үз ишләре белән аралашасы да килә торгандыр, әлбәттә.
Соңгы ике-өч елда кала халкы татар театры дип акылдан яза. Әллә бер күрсәтеп кайтасы инде дип, талпынып та алды Асылхан. Әмма, кеше сүзеннән куркып, бу уеннан да кире кайтты.
Тик бу борчулы, ут йотып йөргән көннәр артта калды. Аларның уллары туды. Шатлыклары баштан ашты, Зөһрә өчен хәзер иренең ешрак өйдә булуы, бәләкәй улы янында булуы кирәк. Моннан да зуррак бәхет булмастыр кебек тоела аңарга.
Асылхан, хатынының күңелен күрү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Бу юлы әнә кабактан бер скрипкачы табып алып килгән. Эте-ние белән бергә ияртеп кайткан.
Асылхан кичә үк Зөһрәгә бу скрипкачы турында бик мәзәк сүзләр әйтеп өлгергән иде. Имештер, ул музыка дип саташкан. Ибрай атлы икән. Имештер, аны дин әһелләре, мәчет картлары эзәрлекли, шайтан сөендереп, фәрештә качырасың дип, фатирдан куалар, ди. Җитмәсә, тагын авыру, ди, үзе. Чахотка, ди. Әмма үзе, авырсам – хастаханәсе, үлсәм зираты бар дип, дөньясына кул селтәгән, ди…
Чыннан да, Ибрайның авыруы йөзенә чыккан. Балавыз төсле аксыл-сары. Әмма скрипкасын уйный башлау белән, бу йөз таный алмаслык булып үзгәрә: алсулана, кызгылт тимгелләр белән чуарлана. Зур күзләре ялкынланып яна башлыйлар. Иңнәренә төшеп торган чәчләре җан кергәндәй хәрәкәтләнә башлый… Әмма Ибрай аларны, килешле генә итеп, чак кына башын кагып, кире артка ташлый…
Ибрай беркавым уйнаганнан соң ял итә. Әмма йөзендә, эчкә баткан зур күзләрендә, илаһи моң сүнеп бетмәгән була. Ялгызы гына түр почмактагы түгәрәк өстәл янында утыра. Алдында – бер шешә аракы. Нигъмәт-ризыкка кагылмый да, алса да, аягы янында яткан этенә бирә.
Ибрай эте белән юанган арада, Зөһрә күршедәге кечкенә бүлмәдә йоклап яткан нәни улы Галимхан янына кереп чыкты. (Балага Асылханның Нижнийда вафат булган абыйсы хөрмәтенә Галимхан дигән исем кушканнар иде.) Бала һаман да йоклый. Әмма музыка тыңлаганнан соң, тагын да нечкәрә, тагын да пакьләнә төшкән ана күңеле бала ятагы янында бөтенләй эреде. Күз нуры, йөрәк парәсе өстенә иелеп, нәнинең буынтыкланып торган кулларын үпте. «Курчагым… бәхет кошчыгым… күз явым!..» – дип пышылдады…
Зөһрә олы якка, залга чыкканда инде Ибрай алдында икенче шешә аракы тора иде. Ләкин ул анысына тотынмады. Урыныннан торып, өстәл өстендә футляры кырыенда яткан скрипкасын кулына алды. Оялган кеше сыман итеп елмаеп, бәрхет кәнәфидә янәшә утырган йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итеп:
– Нәрсә уйныйм? – дип сорады.
– Теләсәң нәрсә уйна, Ибрай. – Моны Асылхан әйтте. – Искиткеч уйныйсың син… Кем өйрәтте сине?
Ибрайга бу сорауны бик еш ишетергә туры килә, ахрысы. Бәлки, шуңадыр, скрипка уйнарга өйрәнү тарихын ул ике-өч авыз сүз белән сөйләде дә бирде.
Ул вакытта аңа нибары алты-җиде яшьләр генә булган. Әтисез калган. Әнисе белән бер өйнең подвалында яшәгәннәр. Ә өске катта ул заманда Казанда дан тоткан атаклы Бородай театры труппасының Кузьма атлы беренче скрипкачысы торган. Ялгыз яшәгән ул. Ибрайның әнисе исә шул «данлыклы артист» ның өен җыештыра, керләрен юа, кыскасы, хезмәтчесе булган. Көннәрнең берендә Кузьма Ибрайны янына чакырып ала. Үзе лаякыл исерек. «А ну-ка, Ибрай, что-нибудь сыграй!..» – дип, скрипканы малайга тоттыра. Ләкин рәтләп русча да белмәгән, яланаяклы, юеш танаулы малайның скрипканы дөрес итеп тотуын күреп хәйран кала… Чөнки Ибрай аның уйнаганын, уйнаганда скрипканы ничегрәк тотканын күп тапкырлар хәйран булып карап-тыңлап торган була.
Шуннан соң Кузьма Ибрай – «гололобый Паганини» белән мәш килә: скрипка уйнарга, музыка грамотасына өйрәтә. Бер-ике ай да үтми, Ибрай үзенең укытучысын шаккатыра. Гади гына этюдларны өздереп уйнап бирә башлый. Исерекбаш Кузьма үзенең өйрәнчеге белән мактанып бетә алмый.
Әмма тормыш һичкайчан да шома гына бармый. Кузьма тормышында да ниндидер бер яман хәл була. Ниндидер бер артист аның сөйгәнен алып китә бугай. Кузьма тагын да ныграк эчүгә салыша. Эшсез кала. Ибрайны, янына чакырып алып, төннәр буе скрипкада уйната. Ә үзе эчә дә елый…
Бераздан инде эчәргә түгел, тормыш итәрлек тә акчасы калмый. Киемнәренә кадәр сатып бетерә. Өйдән чыгалмаслык хәлгә килә. Әмма гаять зур акчалар вәгъдә итеп, күпме генә сорап килсәләр дә, скрипкасын сатмый. «Ә сез моның нинди инструмент икәнен беләсезме?.. Антонио Страдивари[3] скрипкасы бу!.. Ә Страдивариның скрипкасы смычоксыз да уйный. Даны шулай уйната аны, даны…» – дип, барысын да кире бора.
Көннәрнең берендә Ибрайларга, ярым караңгы подвалга үзе килеп керә бу. Кулында – скрипкасы. Ибрайга әйтә: «Миннән булмады инде… Син дәвам ит… Халкыңның горурлыгы бул. Татар Паганиние дисеннәр үзеңне… Мә, ал!.. Җаның кебек сакла… Минем төсем итеп тотарсың. Инструментны эзләрләр… сатты диярсез», – дип, скрипкасын Ибрайга тоттыра да саубуллашып чыгып китә.
Ике-өч көннән соң килеп иптәшләре җирлиләр үзен. Бүлмәсенә бикләнеп асылынып үлгән була. Өстәлдә «Скрипканы эзләмәгез. Саттым» дигән язу калдырган…
Ибрай, бераз эчеп алса, сүз белән артыграк мавыга. Бу юлы да ул үзенең беренче укытучысы Кузьмага багышланган көй, дөресрәге, «поэма» язуы турында сөйли башлады.
– Күптән язам… Тик һаман да язып бетерә алганым юк әле. Кеше язмышы турында булачак ул симфоник поэма. – Ирен кырыйлары белән генә елмаеп дәвам итә: – Билгеле, симфония язам дигәч көләләр… Кабак, сыраханә скрипкачысы көй яза, имеш! Чыннан да көлкедер шул. Ә мин язам… Барлык кешеләргә дә, барлык милләтләргә дә аңлаешлы музыка булачак ул.
Шунда өй хуҗасы скрипкачыга бер сорау бирәсе итте:
– Ибрай, укырга ниятләнеп караганың булмадымы?
– Булды, – диде тегесе, күзен дә йоммыйча. Шундук ул ничек итеп Казандагы император сәнгате мәктәбенә укырга керергә җыенуы турында сөйли башлады. Скрипка буенча барысын да шаккатыра, комиссия әгъзалары телләрен шартлатырга мәҗбүр булалар. Әмма «Закон Божий» буенча имтиханны тапшыра алмый…
Ибрай, сүзен бүлеп, шундук симфоник поэмасын уйный башларга җыенган кеше сыман, скрипкасын ияк астына кыстырып куйды.
Бармаклары, зәгыйфь кенә авазлар чыгарып, скрипка кыллары өстеннән йөгереп үтте. Бары тик шуннан соң гына смычогын кулына алды.
– Хәзер беренче өлешен уйнап күрсәтәм… Ел әйләнәсенең, ел фасылларының күкрәп чәчәк аткан язы булган кебек, кеше гомеренең дә яшьлеге… мәхәббәте була. – Ибрай өзек-өзек шигырь юллары укыган сыман сөйләнеп алды: – Җәйге урман… Таң ата. Урман уяна… Тирә-як ямьләнә…
Ибрай, сул кулын иңбашы турысына күтәреп, озын бармакларын бер йомарлап, бер язып алды. Һәм искәрмәстән генә өздереп уйнап та җибәрде…
Бүлмә эче тылсымлы, үзенә бер сихри авазлар белән тулды. Бу үзәк өзгеч шигъриятле моң башта бик кыюсыз гына яңгырады. Әмма ул, көчәйгәннән-көчәя барып, йөрәк түренә үк яшеренгән, бары тик үзенең барлыгын белдереп сызып кына торган барлык сагышларны, моң-зарларны уятып җибәргәндәй итте.




