Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

- -
- 100%
- +
Ә Зөһрә, уртак сөенеч тапкан кебек итеп, Гөлбануны үз бүлмәсенә чакырып алды. Тәбрикләде. Тормышны бик белгән-татыган кебек, белдекле кыяфәт белән көлеп-елмаеп, карчык-корткалар кебек такмаклап тезеп китте:
– Җәбер-золым күрмә. Авыру-сырхаулар читтән үтсен, уңганлыгың-җитезлегең чәчрәп торсын, чибәрлегең-сылулыгың камил булсын…
Үзе үк: «Амин!» – дип, тагын бер тапкыр көлеп алды да бу өйгә киеп килгән бишмәтен, алып чыгып, Гөлбануга тоттырды.
– Мә ал, бүләгем булсын, – диде ул, кинәт кенә моңаеп калгандай булып, – өстеңдә киеп туздырырга язсын…
Ни хикмәттер, яшь байбикә Зөһрә апасын күрде исә, кайчандыр Гайникамал апасы укыган «Кыйссаи Йосыф» китабындагы патша хатыны Зөләйха күз алдына килә дә баса. Ходай Тәгалә матурлык белән сылулыкны бирсә дә бирер икән дип соклана Гөлбану.
Ә Гайникамал апа Гөлбануны бик бәхетле икәнсең диде. Төптәнрәк уйлап баксаң, Гөлбану, чыннан да, бәхетле булырга тиеш иде. Аны күз яшен түктереп, көчләп түгел, ә үз тиңенә, үз ишенә бирәләр. Гайникамал апа тагын ир хакы турында да колак салырлык сүзләр ычкындыргалады. Имештер, җилнең иң ачы ягында торсаң гына ир белән тормыш итеп була… Кайвакытта телең белән ялап, чәчең белән җир себерсәң дә бик таманга килә, янәсе…
Ләкин яшьлек тормышның андый күләгәле якларына әллә ни әһәмият итми, күбрәк якты хисләргә бирелүчән була.
Гөлбану да андый уйлардан ерак тора иде.
Кызыксынулар, ың-шыңнар, юраулар торган саен күбәйде. Әти белән әнисенең сүзе дә гел шул хакта гына иде. Бигрәк тә әнисе яна-көя, пошына иде. Бала бит, җитмәсә тагын, бердәнбере.
Әнә, авызын каплый төшеп, ничәнче тапкырлар инде бер үк сүзләрне кабатлый ул:
– Ходай кушып, чәчләре чәчкә бәйләнгән булса…
Әтисе дә җөпләп куя:
– Ризык эшен белеп булмый инде, әнисе. Изге эшкә салават дигәндәй, вәгъдә сүзе әйтелгән, фатихабыз бирелгән…
– Илаһым, Раббым, үзең хәерен насыйп ит, бәхет бир, мәхәббәт бир! Тигез, тату тормыш бирсен Ходаем, бергә-бергә гомер кичереп, бергә-бергә картаерга язсын берүк. Амин!..
Гөлбану бәхет күгенең җиденче катында иде. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит – хәзер ярәшкән кыз. Менә бүген дә ул ишегалдыннан җил очыргандай юк булды. Йөрәгенең иләсләнүенә һич тә чыдар әмәл юк. Моңарчы һич тә татып карамаган ләззәтле хис аны ымсындыра, каядыр ашкындыра. Күңелендә – мең дә бер сорау… Гомер агышы, кеше тормышы агым сулар кебек икән ул. Ничек тиз, сизелмичә генә үтә икән бу гомер дигән нәрсә. Балачакның зәңгәр хыяллары, киләчәккә төбәлгән якты өметләре, кайчан, кайда китеп югалдыгыз сез, бала чагым, үсмер чагым, дип уйлана Гөлбану.
Моңарчы билгесезлек артында яшеренеп торган кызыгы да, берни белән чагыштыргысыз яме дә, тылсымга тиң серләре дә булган икән бу тормыш, яшәеш дип аталган могҗизаның. Әлеге сәер, шаштыргыч хисләрне быелгы яз, унҗиденче язы алып килде. Кыз өчен гадәти булмады ул быелгы якты яз: бөтен барлыгын яулап, уй-хыялларын томалап, сөю-сөелү көтеп моңлануын, тулышуын тойды. Менә шундый хикмәтле хис-тойгылар кичерде Гөлбану. Кичләрен урамнар буйлап бәхетле парлар йөрүен күреп, сокланып та, чак кына көнләшеп тә карады. Алар әнә табышканнар, кавышканнар… Шундый чакларда аның дөнья мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары белән уртаклашасы килде. Аның да кемнеңдер көчле иңнәренә башын куясы, көчле кулларын үзендә тоясы һәм тормыш юлы буйлап бернидән дә курыкмыйча үтәсе килде…
Тик хәзергә чаклы тормышта таяныч булырлык кеше юк иде әле. Шулай шик-шөбһәләр белән газапланып, сүнмәс өметләр белән рухланып, көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә торды. Һәм менә, ниһаять, күрде ул үзенең тиңен, язганын. Әнә кем белән аңа табигатьнең сокландыргыч бүләген, ир хатыны булуның, тормышның могҗизага тиң серле якларын ачарга язган икән…
Шундый уйлар белән мавыгып, җәйрәп яткан бөек елга буена килеп чыкканын сизми дә калды Гөлбану. Йа Ходай! Күрче, зинһар, нинди киңлек, нинди иркенлек, хозурлык, нинди илаһи көч-кодрәт, сихри дәрт… Никадәрле сәгадәт вә яшерен моң җыелган синең ярларыңа…
Исләре китеп, хәйраннар булып карап торды Гөлбану мәшһүр Идел өстенә. Монда күк гөмбәзен иңләп алган болытлар түбәннәнрәк йөзгән сыман тоела, әнә кул сузымында кебек кенә. Җил дә зәһәррәк исә. Елга өсте, куышлы уйнагандай, бер-бер артлы ургылып тәгәрәшкән чал башлы дулкыннар белән тулган… Әлеге дулкыннар, ярсып-шаулашып, яр читенә ташланалар да шундук чәлпәрәмә булалар. Тирә-юньгә болганчык су фонтаннары белән ак күбекләр генә чәчри.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Примечания
1
Баса – киндернең орлык бирми торган, ир чәчәкле төре.
2
Зания (гар.) – уйнашчы хатын-кыз.
3
А. Страдивари – Италиянеңатаклы скрипка мастеры. Аның1706 елда ясалган бер скрипкасы Мәскәүдә атаклы мастерлар эшләгән инструментлар коллекциясендәсаклана.




