Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

- -
- 100%
- +
М. Хәсәнов иҗатында кызыл җеп булып сузылган тагын бер мәүзугъ бар, ул – Татарстан нефтьчеләренең тормышын һәм фидакяр хезмәтен сәнгать алымнары белән гәүдәләндерү. Бу тема 1956 елда язылган «Кыюлар юлы» повесте белән башланып китә. Әсәр ике кисәктән – «Яңа горизонт» һәм «Сүнмәс утлар» дип исемләнгән өлешләрдән тора. Бербөтен әсәр дип тәкъдим ителеп, аларда бер үк персонажлар хәрәкәт итсәләр дә, бу өлешләрне мөстәкыйль әсәрләр буларак та кабул итәргә мөмкин. Чөнки аларның үзәгенә куелган һәм конфликтлы хәл-әхвәл китереп чыгарган мәсьәләләр төрле-төрле. Әсәр Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыруда беренче тәҗрибәләрдән иде. Әле бу вакытта егерме биш яшьтә генә булган язучының, кыюлык күрсәтеп, шундый җитди һәм шактый билгесез өлкәне сурәтләргә алынуы үзе үк тәвәккәллек булып тора. Шунысы сизелә, яшь язучы шулай да үзе гәүдәләндерергә алынган тормыш даирәсен шактый яхшы белә, кешеләр арасында каршылык тудырырдай сәбәпләрне шул мохиттән оста тотып ала. Шулай да, аларны кеше язмышлары белән үреп бару өчен, иҗади тәҗрибәсе җитенкерәми.
Повестьта сурәтләнгән чор – бездәге нефтьчеләрнең әле яңа гына аякка басып килгән вакытлары. Тәҗрибә дә җитенкерәми, эш рәтен белгән кешеләргә дә кытлык. Татарстан җирендә кара алтын үтә тирән катламнар астына яшеренгән. Шушы яңа горизонтны ачу мөһим бурыч булып алга килеп баса. Дилогиянең «Кыюлар юлы» кисәгендә нәкъ шушы бурычны хәл итү үзәккә куела. Кыенлык шунда: әле бу урыннарның геологик төзелешен ачык кына күз алдына китерерлек фәнни нәтиҗәләр, карталар эшләнмәгән. Димәк, бораулауның теләсә кайсы этабында көтелмәгән хәлләргә юлыгырга мөмкин. Безнең кешеләрдә мондый тәҗрибә дә юк. Шуңа күрә Бакудан Миргали Галиев дигән кешене чакыртып алалар. Яшь кенә булса да, ул инде бораулау эшендә шактый зур тәҗрибә тупларга өлгергән. Ул, тиз генә коллектив туплап, аларны тиешенчә өйрәтеп, эшләренә белеп җитәкчелек итеп, бу эшне егетләрчә башкарып чыгуга ирешә, яңа горизонт нефть фонтаны бәрә. Автор үзе дә бурычның тизрәк башкарылып чыгуын күрергә тели, шуңа күрә, бер-ике гадәти генә кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, барысы да шома бара. Бригада беренче метрлардан ук алдынгы коллективлар белән ярышта беренче урынга чыга һәм уңышка ирешә. Әсәр язылган еллар әдәбият-сәнгатьтә конфликтсызлык теориясе яшәү белән характерлы иде. М. Хәсәнов та, күрәсең, бу шаукымнан читтә кала алмаган. Бораулау эшенең нечкә серләренә үтеп керә алган язучы, үзәккә мавыктыргыч конфликт куя алмау сәбәпле, тормышчан, тулы канлы персонажлар тудыруда уңышка ирешә алмаган. Миргали, Хаҗи, Минҗан, Булатов, Шәйхи кебек образлар әле күбрәк схема хәлендә генә калганнар. Мөмкин булган урыннарда да автор персонажларга холык-фигыльләренә хас булганча эш итү мөмкинлеген бирә алмаган.
1980 елда М. Хәсәнов укучыларга «Шөгеровлар» романын тәкъдим итте. Нефтьчеләр династиясенең берничә буын вәкилләренең берсеннән-берсе үзенчәлекле образларын тудыруга исәп тотып язылган бу әсәр геройларының уртак фамилияләре белән аталган. Инде әйтелгәнчә, М. Хәсәнов кызыклы һәм кабатланмас коллизияләр төзүдә, яңадан-яңа мәсьәләләр күтәрүдә кыенлык кичерми. Бу романы да әйтергә теләгән фикерләре, күтәргән проблемалары, аларны чишүдәге яңалыгы белән игътибарны җәлеп итми калмый. Әсәрдә, нигездә, Шөгеровлар династиясе, аның төрле буыннарының гыйбрәтле тарихы турында сүз барса да, авторның үз алдына куйган максаты шактый колачлы. Биредә сүз, гомумән, татар халкы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бара.
Ак-Калада тирә-юньгә данлыклы Шөгеровлар гаиләсе яши. Рахман карт, заманында Бакуда нефть чыгаруда эшләп, Хезмәт Каһарманы дәрәҗәсенә ирешкән. Шәһәрнең күренекле урынында аңа бюст куелган. Улы Корбан исә танылган нефтьче, мастер. Оныгы Ногман югары техник белем алган, район инженерлык-технология хезмәте башлыгы. Барысы да үз эшләреннән канәгать, тормышлары түгәрәк. Ләкин җай гына яшәп һәм эшләп яткан нәселнең тормыш ритмын көтмәгәндә үзгәртеп җибәрерлек вакыйга булып ала – аларга АКШтан миллионер Шандор килеп чыга. Бу хәл укучыны кызыксындырып җибәрә. Кем ул Шандор? Ни өчен нәкъ менә Шөгеровларга килгән?
Соңыннан ачыкланганча, Шандорның бабасы ХIХ гасырда, Америкадан килеп, безнең бу урыннарда нефть разведкасы оештырып йөргән икән. Шөгеровлар нәселенә нигез салучыларның берсе Мөхәммәт, океан арты эшкуарына хезмәткә ялланып, күпмедер вакыт шунда эшләп һәм торып та кайткан булган. Ләкин бәхетне читтән түгел, үз илеңнән эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, кире туган ягына кайтуны мәгъкуль күргән. Шандорның бабасы үләр алдыннан язган васыятьнамәсендә Шөгеровларның әнә шул ерак бабасына өлеш чыгарган һәм менә аның бер оныгы әлеге Шөгеровларны эзләргә дип юлга чыккан икән.
Иң кызыгы шунда: ерак илнең әлеге эшкуары булган өлкән Шандор, безнең якларда кара алтын эзләп йөргән вакытта, татар халкы, аның тормышы, икътисади хәле, мәдәнияте, холык-фигыле хакында күргән-белгәннәрен дәфтәргә теркәп барган икән. Кече Шандор аны да үзе белән алган. Әлеге көндәлекләрдән күренгәнчә, татар халкы бик фәкыйрь яши, алар җиргә иңеп утырган алачыкларда торалар, өйләрендә өреп очыртырлык та ризык юк. Кичкә керсәләр, чыра яндыралар, гомумән, мескен, киләчәге булмаган халык. Бу мәгълүматларның моннан йөз еллар элек, ягъни патша хакимияте вакытында язылганын искә алсак, аларның, нигездә, дөреслеккә туры килүе шөбһәсез. Кече Шандор Татарстанга килгәндә татарларны шундый хәлдә очратырмын дип уйлаган, әлбәттә. Әмма биредә берсеннән-берсе уңган-булган, абруйлы, хәзерге таләпләргә туры килгән белгеч булып җитешкән ирләрне очраткач, Америка кешесе биредә дә яшәешнең никадәр үзгәргән икәнлеген аңлый. Ләкин ул безнең өчен гадәти булган әйберләрне дә, алдау-фәлән булмасын дип, үз кулы белән тотып, үз күзләре белән күрергә тели. Аңа, әлбәттә, андый мөмкинлекне тудыралар да. Ниһаять, татарларның нинди халык булуы турында ул үз күргәннәренә таянып нәтиҗә ясый. Юк, бабасы күзәткәнчә, мескен түгел икән ич татар халкы.
Күрүебезчә, кызыклы ситуация. Әдәбиятыбызда әлегәчә сурәтләнмәгән тормыш материалы. Ләкин сәнгать әсәре иҗат иткәндә, Фатих ага Хөсни әйтмешли, автор ике сорауга төгәл җавап тапкан булырга тиеш: ни әйтергә, ничек әйтергә? Әлеге очракта М. Хәсәнов беренчесе турында төпле генә уйланган булса да, икенчесенә артык көч салмаган диясе килә. Язучы әйтергә теләгән фикернең үтемлелеге бары тик сәнгатьчә камиллек белән тәэмин ителә. Менә ни өчен без һәрвакыт фикер һәм эстетик бөтенлек турында сүз алып барабыз. М. Хәсәновның бу әсәрендә исә публицистика алымнары өстенлек итә.
Роман үзәгендәге вазгыять бер үк вакытта җитештерү өлкәсенә кагылышлы каршылыклар тирәсендә дә куертыла. Яшь галим Рәхим Галимов нефть чыгаруны камилләштерү максатында яңа химик реагент уйлап таба, шуны гамәлдә дә кулланырга тели. Корбан Шөгеров һәм кайбер башка нефтьчеләр яңалыкны хупласалар да, инженер Ногман аңа тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Сәбәбен дә ачык итеп әйтә: аңардан сынаулар уздыруны түгел, нефть сорыйлар. Сүз дә юк, мондый конфликт әсәр нигезенә ята һәм сурәтләнгән характерларны ачуга хезмәт итә ала. Тик шунысы җитенкерәми: автор әлеге техник яңалык серләренә үтеп керми. Шуңа күрә аны тормышка ашыру укучының да кайгысы булып әверелми.
Әдәбият белемендә конфликтны позицион һәм психологик төрләргә бүлеп карау бар. Персонажларның теге яки бу мәсьәләгә төрлечә якын килүләре позицион конфликтны тәшкил итсә, соңгысы үз чиратында кешеләрнең психологик кичерешләрен китереп чыгара. Алар бер-берсенең алшарты булып берләшәләр. М. Хәсәнов романы турында сөйләгәндә, без психологик конфликт турында сүз йөртә алмыйбыз, позицион конфликт та әле ачык билгеләнмәгән, ул геройларның аерым репликаларында гына чагыла. Нәтиҗәдә Корбанның төпле, фикерле кеше икәнлеге, Ногманның исә кушканны гына үтәүче һәм инициативасыз булуы эш-хәрәкәт аша түгел, автор сөйләве ярдәмендә генә аңлашыла. Ә моның сәнгатьлелеккә зыян китерүе бәхәссез.
М. Хәсәнов – вакыйгаларга сизгер язучы. Ул, республикабызда машина төзү гиганты корыла башлагач та, укучыларга «Кама таңнары» дилогиясен тәкъдим итте. Әсәр үзәгенә электрон-хисаплау машиналары белгече, инженер Имам Котдусов куелган. Ул эрудицияле, техник яктан аеруча грамоталы белгеч кенә түгел, бәлки галим-инженер да. Автор аны укучыга әнә шулай дип тәкъдим итә. Коллегалары Даниал Ризванов һәм Николай Соснов турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шулай булгач, укучының әсәрдән фән-техника үсешенә бәйле рәвештә фикер каршылыкларын чагылдырган бәхәсләр, каршылыклар көтәргә хакы бар.
Котдусов, төзелештә булудан бигрәк, күп вакытын командировкаларда уздыра. Бәлки, шул сәфәргә барган урыннарда әнә шундый фәнни мәсьәләләрне хәл итүдә катнашадыр дип тә уйларга мөмкин. Юк, анда да барысы да шома үтә. КамАЗ машинасының җитештерүгә тәкъдим ителүче соңгы моделе раслану да фикер каршылыкларсыз гына булмагандыр, укучы бу турыда да белми кала.
Шулай да дилогиянең һәр ике кисәгендә дә төзелешнең үзенә бәйле кызыклы гына коллизияләр бар. Мәсәлән, беренче кисәктә сәгатьлек график кертү турында сүз бара. Баш герой Котдусов, аның ярдәмчеләре Даниал белән Николай яңалыкны гамәлгә кертү ягында. Әмма объект җитәкчесе Колун тискәрелек күрсәтә, аны куллануны сузып килә. Тик бу конфликт укучыны биләп алмый, аның да борчылуына китерми. Ник дигәндә, автор үзе дә, төп проблеманы читкә куеп торып, кешеләрнең шәхси тормышларында төпченә башлый, ә алар исә үзәк коллизия белән бәйләнмәгәннәр. Әсәрнең тукымасына әллә ни ябышмый торган Вәгыйзь хатларына зур урын бирелә, ә төп проблеманың хәл ителеше бер абзацка сыйдырыла.
Дилогиянең «Инжерерлар» кисәгендә конфликт бераз уңышлырак бирелгән. КамАЗда Франциядән алынган компьютер системасы урнаштырыла. Үткен хәл-әхвәл туа. Яңа фән-техника казанышлары белән аларны файдалану мөмкинлекләре арасындагы аерма шактый зур. Димәк, кешеләрдән дә шул югарылыкта булу таләп ителә. Ләкин автор проблеманың чишелешен укучыларга күрсәтеп бара алмый. Аңлашыла да, моның өчен автор үзе дә шул мәсьәләләрнең эчендә булу мөмкинлекләренә ия булырга тиеш. Шул сәбәпләр аркасында кискенлек югала, әсәрдә вакыйгалар хәрәкәте сүлпәнләнә.
Автор Имам Котдусовны артык күтәреп сурәтли. Аның алдына килеп чыккан бернинди киртәләр дә куркыныч түгел. Ул аларның һәммәсен дә җиңел генә хәл итә. Ул гына да түгел, өч-дүрт телдә сөйләшеп, чит ил кешеләрен дә шаккатыра. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрдә тиз уңышка ирешүен дә китереп өстәсәк, бер кеше өчен бик күп түгел микән дип тә уйлап куясың.
Язучының әсәрләре арасында «Юллар, юллар…» романы (1966) үзенчәлеклерәк урын алып тора. Әсәр, рус телендә үзәк нәшриятларның берсендә басылып, зур илебез укучыларына тәкъдим ителде, бу да үзенә күрә әйбәт фал. Роман юл төзүчеләрнең хезмәтләрен һәм тормышларын гәүдәләндерүгә багышлана, аларның эчке дөньялары белән таныштыра.
Тормышта һәркемнең үз юлы. Әмма тигез генә барган юл кайчак сикәлтәләргә китереп чыгара, төрле бормаларга алып керә. Шул кыенлыкларны үткәндә, кеше характеры ныклыкка сынау үтә, алда тагын да очраячак каршылыкларны җиңәрлек кыюлыкка ирешә. Хәйрүш, Тимер образлары әнә шул яклары белән гыйбрәтле. Бу җәһәттән алганда Хәйрүш образы аеруча тулы эшләнгән. Гомеренең күпчелек вакытын колония белән төрмә арасында йөреп үткәргән бу кеше Миләүшә, Минзакир, Варисларның уңай йогынтысы, киң күңеллелеге ярдәмендә дөрес юлга баса. Кешеләр дә аңа якыная төшәләр, бөтен күңелләре белән ачыла баралар. Шунысы әһәмиятле: Хәйрүш образын тудырганда, язучы игътибары аның психологик халәтен, күңелендә барган каршылыклы уйлар өермәсен бирүгә юнәлдерелә. Нәтиҗәдә үтә күңелсез тормыш юлы үткән, әле бүген дә яхшылык белән җинаять арасында буталучы бу кеше образы симпатия уята башлый. Димәк, язучы укучыны үз артыннан ияртә, тасвирлаганнарына ышандыра.
«Кыргый кыз» Миләүшә, киң күңелле Минзакир абзый образлары да укучыда җылы тәэсир калдыралар, алар күңел матурлыклары белән игътибарны җәлеп итәләр. Урман эчендә, кешеләрдән читтәрәк яшәүче бабай белән онык сюжет тукымасына үзләренә бертөрле экзотик буяулар белән килеп керәләр.
Әмма әле генә сүз барган образлар күңелне никадәр биләп алмасыннар, авторның төп сурәтләү объектлары болар түгел әле. Әсәрдә бөтен юнәлештәге сызыкларны бербөтенгә тоташтыручы Исламов белән Яруллин образлары үзәккә куелган. Варис Исламов җитәкчелек эшендә төгәллекне ярата, эшләүчеләрнең һәрберсе белән уртак тел табарга омтыла. Үзе җитәкчелек иткән даирәне яхшы белүе, кулыннан эш килүе, кешеләргә игелекле карашы, таләпчәнлеге аңа һәркем белән аяк терәп сөйләшү, һәр очракта дөрес карарлар кабул итү хокукын һәм мөмкинлеген бирә. Варис, җитәкче генә түгел, күпләр өчен иптәш тә, дус та. Кешеләр аңа күңелләрен ачалар, киңәш сорап киләләр. Шул рәвешле, үз тирәдәгеләр белән якын элемтәдә булу, алар тормышы белән яшәү аның өчен эчке ихтыяҗ булып әверелә.
Яруллин исә гомумирәк эш итә. Матур, купшы итеп сөйләшергә өйрәнгән. Көндәлек аралашып яшәүче кешеләрнең уңай якларына караганда тискәре сыйфатларын тотып алу һәм аларны күпертеп күрсәтү аның даими шөгыле булып әверелеп бара. Карьерага омтылу, шул юлда киртә булырдай кешеләрне читкә тибәреп калдыру Яруллин эш стиленең үзәген тәшкил итә.
М. Хәсәновның үз мөнәсәбәте ачык билгеләнгән: ул Варислар яклы. Әлбәттә инде, Яруллиннарга тискәре карашта. Менә мондый алдан билгеләнгәнлек тә булмаса, геройларның хәрәкәт мәйданнары, тоткан мәсләкләре тагын да табигыйрәк ачылыр, шулай әйтергә яраса, алар көтелмәгән адымнар ясарга сәләтле булырлар иде. Автор шул чорга хас таләпкә тугры калырга, ягъни әсәре белән нинди сәяси карашта торуын анык итеп белдерергә тиеш булган. Романның күтәренке рухта тәмамлануы да шуннан килә. Варис, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Сезнең юлларыгыз башлана гына әле. Җир өстен бизәп, еракларга, бик еракларга сузылачак сезнең юлларыгыз!» Бу сүзләр авторның шәхси теләге булып та яңгырый. Әсәрнең исеменә чыгарылган «Юллар, юллар…» сүзе, вакыйгалар сурәтләнешенә рефрен булып яңгырап, төп фикерне эзлекле, дәвамлы итеп җиткерү хезмәтен үти.
Шулай да М. Хәсәновның әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан аеруча югары бәяләнгән әсәре «Язгы аҗаган» романы булды (1986). Аңа 1988 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Роман сурәтләргә алынган тормыш материалының катлаулылыгы, сюжет җепләренең күптармаклылыгы белән аерылып тора. Әсәрнең төп үзенчәлеге шунда: ул хатирәләр рәвешендә язылган. Искә төшерүләр табигый рәвештә бүгенге вакыйгалар белән үрелеп баралар. 1922 елдан башлап алып кителгән вакыйгалар тезмәсе 1957 елда өзелеп кала. Димәк, биредә утыз биш ел эчендә кешеләр кичергән язмышлар сурәтләнә. Вакыйгаларны үзәккә туплаган хикәяләүче вазифасын өлкә газетасы хәбәрчесе Фәйзи үти. Чаллы төбәгенең киләчәген хәл итәргә тиешле абруйлы коммиссия эшен яктырту максаты белән, бары тик җиде көнгә командировкага килгән. Шуңа бәйле рәвештә әсәрнең бүлекләре дә көннәр исәбе белән бирелә. Туган якларда булу, үзе үскән Салаяз авылы кешеләре белән аралашу, алар турында сөйләгән сүзләрне ишетү аның хәтерендә чәбәләнеп беткән вакыйгаларның бер җепкә тезелүенә китерә. Шул рәвешле, төрле образларның искә төшерүләре, хикәяләүченең аналитик фикерләве белән бергә кушылып, кызыклы әдәби тукыма китереп чыгаралар.
Әсәр канлы вакыйга белән башланып китә – колхоз төзү активисты Хаҗи үтерелә. Аның Зәйтүнә исемле хатыны бу тетрәндергеч хәл тәэсирендә баласын вакытсыз тудыра. Ана Гази, Таҗи, Һади исемле балалары белән тол кала. Хикәяләүчене иң кызыксындырган кешеләр – менә шушы бертуган Зәкиевләр. Автор аларны күз уңыннан ычкындырмый, һәр адымнарын белеп, бәяләп тора. Дөрес, хикәяләүче Фәйзи бу туганнарның кечерәкләре турында артык хафаланмый. Таҗи үзенең салкын акылы, коры исәп-хисапка корылган фәлсәфәсе белән тормышта ныклы урын таба, район җитәкчеләренең берсе дәрәҗәсенә күтәрелә, соңыннан республика прокуратурасына урнашып ала. Эш урыннарыннан үрмәләү максатында, яратып өйләнгән хатынын аерып, үзенә тормышка юл ярырга ярдәм итәрдәй кешеләр белән туганлашу кебек адымнарга барырга сәләтле бу кеше үзе хакында укучыда чирканыч хисләр тудырырга өлгерә. Монда авторның каләм көче нык сизелә.
Әтисе һәлак булган көнне туган Һади исә, киресенчә, Таҗи абыйсының кодрәтле баҗалары кебек ярдәм итүчеләр хезмәтеннән баш тарта. Бәхетен бары тик үз хезмәте, үз тырышлыгы белән табу максаты белән яши, намусы кушмаган адымны атламый. Гаделсез юл белән хезмәт юлыннан күтәрелүгә юл куймый. Шундый булуы өчен «җайсыз кеше» дигән исем дә казана.
Романда төп игътибар олы малай Газига юнәлә. Аның якты дөнья белән саубуллашуын сурәтләгән күренешне тасвирлап, әсәр үзе дә төгәлләнә. Димәк, ул биредә иң әһәмиятле образ дәрәҗәсендә гәүдәләндерелә.
Гази – әтисе гомерен биргән эшкә тугрылыклы малай. Җәмәгать эшен күңелен биреп башкаручы, курку белмәс көрәшче. Рабфак укучысы, медицина институты студенты. Фронтта хирург. Әсирлек. Аннан соңгы кыерсытылулар, әсир дигән яман куркыныч күләгәнең үз артыннан тагылып йөрүе, ул кичергән күңел газаплары – бер кеше өчен шактый авыр йөк. Укучы күреп тора, Газиның берничә проблеманы хәл итәсе бар: сугыш башлану сәбәпле өзелгән укуын тәмамлап, врач дипломы алу; әсирлектә дә илгә тугры булганлыгын расларлык шаһитлар табу; сөйгәне Гөлүсә язмышын белү, мөмкин булса, аны күрү бәхетенә ирешү.
Күрәбез, шактый аянычлы язмыш кешесе ул. Әйтергә кирәк, Гази һәм аңа бәйләнешле кешеләр турында язганда, автор каләме шактый йөгерек эш итә. Әле санап кителгән омтылышларына ирешүдә укучы да аңа теләктәшлек итә. Димәк, әсәр тукымасы аны дулкынландырып өлгерә. Әсәр ахырында икенче һәм өченче проблемаларның хәл ителүенә дә укучы ихласлылык белән куана. М. Хәсәнов бу әсәрендә әлеге туганнар язмышы ноктасыннан ил тарихына күз ташлый, үткәндәгеләрдән гыйбрәтле сөземтәләр ясый. Шәхескә табыну елларында чын мәгънәсендә халыкның иң эшлекле, иң затлы, ил тоткасы булган затларын җәмгыятьтән читләштерү һәм юк итү механизмының коточкыч тизлектә эшләгәнлеген күрсәтә.
Романда барлык вакыйгаларны мәрҗән-муенса кебек бергә тезеп, туплап бара торган бер образның булуы әсәрнең сәнгатьчә камиллеген тәэмин итүдә гаять әһәмиятле. Ул да булса – Иргали. Бу кеше укучы күз алдында шактый катлаулы юл үтә. Без аны башта Гражданнар сугышында кызыллар тарафында сугышып кайткан солдат сыйфатында күрәбез. Ләкин авылда аны бер-бер артлы күңелсезлекләр көтеп торган икән. Шушы болгавыр елларда әнисе ачлыктан үлгән, хатыны белән кызы да чак кына исән калганнар. Алга таба көн күрүне ничек башлап китү турында киңәшү өчен, ул башта ярлылар комитетына килә. Ләкин үзе өчен биредә җылы сүз ишетми. Фирка ячейкасы да аңа ярдәм кулын сузарга атлыгып тормый. Авылда аңа кешеләрчә мөнәсәбәт күрсәтергә теләгән кеше бер икән, ул да булса Гыйззәт хәзрәт. Ул аны үз өенә чәйгә чакыра, кундырып чыгара. Табын янында ул әйткән сүзләрнең ихласлылыгы бүген – егерме беренче гасыр башында аеруча әһәмиятле яңгырыйлар. «Хәзер ике сүзнең берендә яңа тормыш, яңача яшәү турында әгиткә алып баралар», – ди ул. Һәм үзе үк җавап та бирә: «Иман пакьлегеңне сакла, күңелең саф, сүзләрең хак, вөҗданың керсез, хезмәтең, кылган эшләрең гадел булсын; кеше өлешенә тиясе булма. Тук-бөтен яшим дисәң, юлы бер – намуслы хезмәт. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер». Никадәр дөрес сүзләр. Алар, дөресендә, Иргалинең алдагы бөтен эшчәнлегенә эпиграф булып яңгырыйлар.
Иргалинең язмышы яңача да түгел, искечә дә түгел, бөтенләй көтелмәгән юнәлештән китә. Монда аның, әлбәттә, Гыйззәт хәзрәт әйткәнчә, фәкыйрь булсалар да, Иргалиләр нәселенең элек-электән затлы булуы, үз көннәрен гадел, хәләл көч белән күргәнлекләре дә үзен сиздергәндер. Әлбәттә, аның үзенең теләсә нинди шартларда да иң әүвәл кеше булып калуы, башкалар язмышы хәл ителгән мизгелләрдә, үзен онытып, аларга игелеклелек кулын сузуы да мөһим роль уйный. Кайчандыр Иргалинең кыю адымы нәтиҗәсендә үлемнән саклап калынган элекке офицер бу юлы аңа шушы авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә. Узган гасырның егерменче еллар башында яңа икътисади сәясәт нәтиҗәсендә сәүдә эшләренә күпмедер мөмкинлек тудырылган шартларда теге офицер ярдәмендә, хәзергечә әйтсәк, бизнесын булдыру эшенә керешә. Йорт-җирле, атлы-тунлы булып китә, абзарына мал-туар керә. Хәтта бер елны әле кибет тә тотып карый. Колхозга керергә дә атлыгып тормый. Әлбәттә, мондый кешенең ул вакытлардагы сыйнфый көрәш көннәрендә үзенә карата шик тудыруы табигый иде. Кулак саналып, ул авылдан ук куыла. Нахак бәла тагылып Себергә җибәрелгән Иргалинең гаепсез булуын укучы белеп тора. Тикшерүнең ялгыш юлдан китүе дә кызыксынуны көчәйтеп җибәрә. Иргалинең әнә шундый катлаулы хәл-әхвәлләрдә калуы, шуларның зур осталык белән сурәтләнүе әсәрнең сәнгатьчә көчен тәэмин итә.
Иргали – халык вәкиле. Хезмәт белән көн күргән кешегә хас сәламәт тән, төпле акыл, эштән тәм, ләззәт таба белү бар аңарда. Себер урманнары уртасында тормышны казык кагудан башлаганда да үзенең кешелекле сыйфатларын раслый. Нәтиҗәдә бу көчле рухлы, төпле акыллы кеше үзедәй монда килергә мәҗбүр ителгәннәрнең таянычына әверелә. Кешеләр арасындагы табигый сайланышның бер үрнәк мисалы бу. Г. Ахунов язганча, «кояш җылысыннан тернәкләнгән агачлар кебек, аның мохитендәге кешеләр моңардан ныклык алалар, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үзләрен саклап калырга тырышалар» (Ахунов Г. Намуслы хезмәт җимеше // Социалистик Татарстан. – 1988. – 8 апрель). Әйе, Иргали шушы шартларда гомумият өчен эшчәнлектә дә үзен булдыклы, иҗади эшләүче, башкаларны да әйдәүче, кирәк икән фидакярлек белән гаделлек өчен көрәшүче итеп күрсәтә. Нәтиҗәдә башлары «себер киткән» якташларының гына түгел, җирле җитәкчеләрнең дә ихтирамын казана. Кайчандыр авылыннан куылган «кулак» ка хәтта ул вакыттагы иң югары бүләк – Ленин орденын бирәләр. Юк, ул мондый дәрәҗәгә ирешү өчен махсус тырышмый, табигате, тәрбиясе шундый, башкача яшәргә һәм эшләргә күнекмәгән. Ул бары тик кешеләргә яхшылык эшләп кенә, башкаларга караганда артыграк, нәтиҗәлерәк, сыйфатлырак хезмәт итеп кенә көн күрә ала. Бу аның холкында. Моның өчен илдәге хакимиятнең нинди иҗтимагый-сәяси нигезләргә табынуы да мөһим түгел. Бу – татар халкының яшәү нигезе. Әнә шул затлы сыйфатларын үзенә җыйган Иргалине халкыбызның гадәти бер затлы вәкиле итеп карау да бик табигый. Аның кызы да фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Иргали образын тудырып, автор чын затлылыкка нинди генә шартларда да тузан кунмый дигән олы нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Мондый әсәр, әлбәттә, сиксәненче елларда гына языла ала иде. Тормышның үзендәге үзгәрешләрне һәрвакыт сизгер тоючы М. Хәсәнов беренчеләрдән булып узган гасыр китергән әнә шундый зур сынауларның кешеләр язмышына ясаган тәэсирен киң әдәби тукымада сурәтләп бирде. Шуңа күрә роман чорның олы яңалагы буларак кабул ителде. М. Хәсәнов мондый әсәр язуга бөтен язучылык тәҗрибәсе белән килде. Г. Ахуновның сүзләре рас килде. Ул, роман дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәч, болай дигән иде: «Язгы аҗаган» моңарчы әдәбиятыбызның еллар сынавын узган күренекле әсәрләре янында торып калыр дип ышанып әйтә алабыз» (күрсәтелгән хезмәт).
М. Хәсәнов, югары әзерлекле артист буларак, әдәби иҗатын театр сәнгате белән дә бәйләп алып барды. Аның тарафыннан иҗат ителгән «Нурихан», «Рамай» дигән әсәрләр шактый еллар Әлмәт дәүләт театры репертуарында урын алдылар. «Көя күбәләге», «Язмыш», «Фәрештә», «Гөлҗамал», «Яшь кияү» кебек әсәрләре дә байтак халык театрлары сәхнәләрендә куелды.
М. Хәсәнов узган гасырның икенче яртысында татар әдәбияты үсешенә әнә шулай шактый җитди өлеш керткән язучыларыбызның берсе булды. Ул үз әсәрләрендә замандашларын борчыган күп кенә сорауларга җавап эзләде, аларны сәнгатьчә хәл итүнең шактый уңышлы үрнәкләрен бирде. 1990 елның август урталарында ул, яңа әсәре өстендә эшләү өчен, язучыларның Кырымдагы Күктүбә иҗат йортына барды. Ләкин аннан исән-сау кайту насыйп булмаган икән. Сентябрьнең беренче көнендә Кара Даг итәгендә кинәт җан тәслим кылды.
Иҗатының җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алуы аны тагын да рухландырып җибәрде. Ул очына-очына үзенең күптомлыгын чыгару нияте белән йөрде. Аңа мондый мөмкинлек тудырылачагы да мәгълүм булды. Ул инде томлыкларының эчтәлеген дә анык итеп күз алдына китерә иде. Әмма көтелмәгән үлем бу эшне башкарып чыгуны өзде. Менә, ниһаять, әдипнең алты томлыгын бастырып чыгару мәсьәләсе бүген көн тәртибенә куелды. Моңа мәрхүмнең рухы кинәнгәндер дип уйларга кирәк. Бу бүгенге һәм киләчәк буыннарга егерменче гасырда яшәгән һәм иҗат иткән олы язучыбызның мирасын шактый тулы хәлендә җиткерү мөмкинлеген бирәчәк. Шушы мәсьәләне бүгенге көндә бөтен җитдилеге белән куя алган әдипнең хәләл җефете Мәрьям ханымга һәм аның сүзенә хөрмәт белән караган Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә рәхмәтләребезнең иң олысы. Әлеге изге эш гомум татар әдәбияты мирасына зур ихтирам һәм игътибар дип кабул ителергә тиеш.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН
12 февраль, 2017
Саумы, кояш!
Беренче кисәк
Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән…
Г. Тукай1
– Чү!..
– Нәрсә?
– Кемдер килә түгелме?
Бакчалар артында җигүле ат янында торган ике кеше, сагаеп, төнге караңгылыкка колак салдылар.
Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Гүя бу шыксыз куе караңгы көзге төн үзенең бөтен авырлыгын җир өстенә салган да аңа иркенләп сулыш алырга да бирми. Бары тик башын иеп йокымсырап торган ат кына көрсенгәндәй авыр сулап куйгалый.





