Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

- -
- 100%
- +
Гөлүсә Гази белән янәшә ята. Үзенең очлы терсәкле арык беләкләре белән Газины муеныннан кочаклап ала. «Әни» кеше анда да тиз генә тынычланмый, әледән-әле: «Ягез, шаулашмагыз, җәтрәк күзләрегезне йомыгыз», – дип, әмерләр биргәләп куя. Бу уен да озакка бармый, үлеп ашыйсылары килү «йокыларын» бик тиз ача аларның. Янә дәррәү кубып сикерешеп торалар да алабута кушылган арыш оныннан талкан болгатылган казан янына ташланалар. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. Гаҗәп хәл! Яңадан берәр кашык чамасы талкан касмагы кырып алына. Бүлү гадел: мич авызы өстендәге кучкарга тезеп куелган, кырыйлары кителеп беткән чаган кашыкларга, дөньяда берни белән дә чагыштыргысыз тәмле ризык – берәр чеметем талкан касмагы салына.
Бар да әйбәт булыр иде, тик менә Гөлүсәнең әтисе генә, җанын кая куярга белмәгән кеше сыман, бик тә күңелсез йөри. Алай гына да түгел, кайтып тәрәзә буендагы эскәмиягә түнә дә, дөньялардан киткәндәй башын иеп, тавыш-тынсыз кала.
Әйе, соңгы вакытларда Иргали үзен кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану. Чыннан да, һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит, ичмаса. Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат «Инде нишләп карарга?» дип сораулар да биреп куйгалады. Әмма шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алган юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткан, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә? Җил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар.
Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган борчулар биләде. Андый минутларда ул, инде бер тапкыр узган кара ачлык елында ниндидер могҗиза белән генә үлемнән котылып калган хатынын, нәни зәңгәр күзен мохтаҗлыкта яшәтүе өчен әрни, изалана иде. Хәзер дә әнә әле алар бик ябыклар, юкарып, хәлсезләнеп калганнар, мескенкәйләр.
Иргали менә ничәнче кат инде әллә, чыннан да, нэпман Иван дәдәйгә барып эшкә ялланып караргамы, дип өмсенеп куйгалады, әнә дүрт куллап кабул итәчәкмен дип калды бит. Яхшымы-яманмы, яши торырга фатир да бар. Кешенең көче – эшендә, диләр. Иргали дә умыртып эшләр иде. Алар бит бөтен нәселләре белән җеннәре өзелгәнче эшли торганнар. Сул як җилкәсенең яралы булуына да карамастан, Аллага шөкер, хәзергә әле дәрт-дәрманга әҗәткә кермәс, шәт, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы. Һәрхәлдә, олаучы булып кына эшләрлеге бар.
Ләкин шунда ук икенче бер уй миен кимекли башлый. Көнлекчегә ни көн дигәндәй, Иван дәдәйдән эшләп алган ике-өч кадак он яки пешкән икмәк белән нишли генә алыр соң ул? Кайчан соң, чын адәм баласы кебек, тәмам аякка басачак, атлы-сыерлы булачак, йорт-җир әмәлләп керәчәк? Игенче икәнсең, аты да кирәк, атсыз кеше – затсыз кеше, димәсләр иде аны!
Менә шулай ут йотып, киләчәге өчен тоташ хафаланып, үзенең болай яшәвен мәхшәргә тиңләп, баш ватып йөргән көннәрдә тагын бер вакыйга булып алды. Әлеге хәл бөтенләй чыгырыннан чыгарып ташлады аны.
Шәфкатьле Зәйтүнә: «Әнә тагын бер бичара саилче хәер сорый», – дип, бер бәрәңге алды да җилкапка төбенә килеп туктаган бичара җан янына чыгып китте. Аннан ул туңып-күшегүдән тәмам кешелектән чыккан бер кыз бала ияртеп керде. Бу – Гөлнисаның бертуган апасы Миңнисаның кызы Миңсылу иде.
Иргали аны ямау өстенә ямау салынган, терсәкләренә кадәр күтәрелгән кыска җиңле сәләмә бишмәте белән, нәкъ әнисенеке кебек, ярты йөзен диярлек биләп торган зур коңгырт-кара күзләреннән таныды.
Бичара бала керә-керешли үк кулындагы төенчеген ишек катында ташлады да, җан өшеткеч тавыш белән: «Гөл апакаем!.. Апаем ла!.. Әнисез дә калдым бит!.. Әнием үлде… Нишлим? Кая барыйм?..» – дип, мич буенда кайнашкан Гөлниса апасының җиңенә барды да сырылды.
Өйдәгеләр тораташ кебек каттылар да калдылар. Иргалине иң тетрәндергәне – Миңсылуның «Нишлим?.. Кайларга барыйм?» дип, үз-үзен белешмәс дәрәҗәгә җитеп үксеп, тыпыр-тыпыр килеп биюе булды. Кыз баланың үз-үзенә такмак әйткәндәй елап «биюе» шулкадәр күңел әрнеткеч иде. Иргалинең бөтен тәне чымырдап китте, бәгыре меңгә телгәләнде.
Көч-хәл белән тынычландырдылар Миңсылуны. Гөлниса да елый иде.
– Чү-ү, үскәнем!.. Нишләвең бу?.. Тынычлан… Менә мин бар… Әнә җизнәң бар. Тынычлан! Бездә генә яшәрсең. Алай итенмә… Моңарчы бергә-бергә яшәгән идек бит әле. Бар да рәтләнер, әйткән иде диярсең менә. Ялгыз түгел син, үскәнем, түгел… Туганыбыз ич син безнең…
Тормыш әнә шулай, әле бер, әле икенче хикмәтен чыгарып, михнәт-мәшәкатьләрен өстәп кенә торды. Ансыз да өзек тә төтек тормышларына тагын бер ятимәнең килеп өстәлүе казык башына тукмак булды. Менә шулай үзен үзе күрәсе килмичә, кая барып бәрелергә белмичә йөдәп йөргән бермәлдә, Иргали кабат Бәһрам җизнәсе янына барып чыкты. Үзенең хәлен аңлатырга иде нияте. Җизнәсенең нык иманлы, олы җанлы кеше булуына мыскал да шиге юк иде аның.
Билгеле, барып керү белән аһ-ваһ килеп зарлана башламады, ярдәмгә мохтаҗлыгын да чыгарып селекмәде ул. Алай итәргә ул бит ниндидер әрсез алабай түгел. Бары тик бик тә уңайсыз, ифрат та җайсыз бер хәлдә калуын гына төшендерергә теләгән иде Иргали.
Әмма гелән моң-зар, сорау-үтенү, ялыну-ялвару гына ишетергә күнегеп-ияләшеп беткән Бәһрам җизнәсе аның сүзләрен үзенчәрәк аңлады булса кирәк.
– Әһ-һ, Иргали туганым! – дип башлады ул, шактый ук ризасызлык сизелеп торган тавыш белән. – Күрми, аңламый дип уйлыйсызмы әллә? Барысын да күрәм, барысын да аңлыйм, тик нишли алам? Кая карама – хәерчелек, бөлгенлек. Күпчелек халыкның тормышы актык чиккә җитеп тәмам коелып төшкән. Башта сугыш, соңрак акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы аяусыз көрәш халык хуҗалыгын кара җәяүлегә калдырды. Шуның өстенә, халыкның котын очырып, бугазыннан буып алган ачлык афәте… Так шту, туганкаем, мин сиңа ярдәм итү түгел, хәтта вәгъдә бирергә дә батырчылык итә алмыйм…
Хөкем карарыдай рәхимсез булып яңгыраган бу сүзләр дуамал холыклы, ярсу хисле, хис-тойгыга тиз бирелүчән Иргалине әллә нишләтеп җибәрде.
Тегесе агач аягын алгарак сузып җайлабрак утырды да дәвам итте.
– Яшь пролетар дәүләтенең кесәсе такыр, ямаулары бихисап, булган акчасы да күптән беткән… Сугыштан, ачлык-хәерчелектән яңа айнып киләбез. – Тавышы торган саен көрәя барды аның. – Әмма киләбез! Әй-йе, алга барабыз. Хәзергә тормышның сынавы коточкычрак булган саен, киләчәк яңа тормышның дөньяны дер селкетеп якынлашып килгән көчле адымнарын ныграк ишетәм, хаклык, матурлык һәм дә бәхет гимны авазларын ачыграк ишетәм кебек. Утлы-ялкынлы гарасат еллары кичергәндә, дөньяны революцион үзгәртеп кору чорында, андый гына авырлыклар, кыенлыклар котылгысыз…
Ярсу йөрәкле, юктан да хәтере кала торган Иргалигә җитә калды. Өлкән дустының сүзләрендә хәлгә керү түгел, эчкерсезлек тә сизмәве аның кәефен тәмам кырды.
– Мин, Бәһрам җизни, синең янга хәер эстәп, таштан юкә суйдырмак булып кермәгән идем, – диде ул, йөзенә каралый коеп. – Белгән, күз күргән өлкән кеше, берәр җүнле киңәш бирмәсме дип килүем иде.
– Алайса кичер… – Бәһрам кинәт үзгәрде, тавышына кадәр йомшарды. – Әһ-һ, хәрендәшем-кардәшем, белмисең хәлләремне!
– Беләм…
– Ай-һай!
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тәрәзә артында катып, тәмам бозлавыкланган кантарлы юлдан, буш арбасын яман доңгырдатып, бер атлы узды.
Зиһенен чак кына җыйган Иргали янә телгә килде. Ул менә ничәнче кабат инде, әллә кала тирәләренә сугылып, берәр сезонлы эшкә ялланып карыйммы икән, дигән нияте барлыгын әйтте.
Өлкән кардәшенең моңа да җавабы әзер:
– Бар! Синең кебек эшсез әтрәк-әләмнәр, фәкыйрь-фөкралар каланың үзендә беткән ди. Бер пар чабаталык акча җүнәткәнче, биш пар чабата туздырырсың, шул булыр. – Бәһрам үзенең артык турыдан яруын чамалапмы, янә үзгәрде һәм, бик тә төпле, бик тә урынлы киңәш биргән сыман, болай диде: – Тик шуны бел: берни дә кыйрата алмассың. Ә инде минем киңәшкә килсәк, шул: түзә алмаслык авырлыкка төшкәндә дә, көтүдән, ягъни халыктан аерылма, киресенчә, аңа ныграк елыш. Бәхетне аны читтән эзләмиләр. Аннары яхшымы-яманмы, алар бит синең авылдашларың… – Аз гына уйланып торганнан соң, кирәкле фикерен исенә төшергән сыман, болай дип дәвам итте: – Бер абруйлы зирәк кешедән сораганнар: «Бәхет кайда?» – дигәннәр. «Бәхет ул бердәмлек булган тату гаиләдә», – дип җавап биргән бу кеше. «Гомерлеме соң бу бәхет, әй, зирәк зат?» – диләр икән. Җавап мондый булган: «Әлеге гаилә үзен генә кайгыртмыйча, ил, халык бәхете, халык файдасына хәләл көчен күпме куя алса, аның бәхете шулчаклы озын гомерле», – дип әйтеп әйткән ди.
Бәһрам җизнәсе янә нәрсә турындадыр исенә төшергәндәй бермәл уйланып торды да шактый ук шелтәле тавыш белән әйтә салды:
– Аннары чак кына булса да оят дигән нәрсә бармы синдә?
– Ә нәрсә?..
– Ничек нәрсә?! Менә без, мәсәлән, шушы тәмам бетешкән, коелып төшкән тормышны рәткә салу, аякка бастыру өчен көрәшәбез түгелмени соң?! Башкалар берни белән дә санашмыйча, кирәксә җаннарын да бирердәй булып тырышканда, кызылармеец башың белән читтә калыр идеңме әллә?
– Минем ишеләр әнә шахтагадыр, анда-мондадыр китеп торалар ич…
– Минем башкаларда эшем юк. Минем алдымда фронтовик, ниһаять, революция солдаты тора.
Иргали дә үз чиратында сүз кыстырып куюны кирәксенде.
– Революция ясалды…
Кызып киткән Бәһрамга әйтерсең шушы сүз генә кирәк булган.
– Әй-йе, ясалды. Әмма властьны кулга алу – ул әле ярты эш. Менә хәзерге хәлдән чыгып кара син. Әнә күр, дөньяны мур кырган диярсең. Ачлык-ялангачлык турында әйткән дә юк… Бөтен нәрсә җимерек тә ташландык хәлдә. Завод-фабрикалар эшләми. Бөтен көч хәзер шул завод-фабрикаларны юлга салуга юнәлтелгән. Беркөн кайсыдыр, кем икәнен чурт белгән аның, хезмәтсез эшче – шул ук сукбай, шул ук зимагур, җирсез мужик – бандит, дип тора иде. Уйлый калсаң, өлешчә хаклык та бар бит әлеге сүзләрдә. Авыллар турында әйткән дә юк: кая күз салма, тәрәзә-ишекләре кадакланган буш өйләр. Боларны без, большевиклар, торгызмыйча кем торгызырга тиеш соң?! – Бәһрамның тавышы кырысланганнан-кырыслана барды. Кашларын сөзәк маңгай уртасында җыерып, текәлеп карап, сүзен дәвам итте: – Бәлки, мин партия әгъзасы түгел, дип әйтергә тели торгансыңдыр?.. Әй-йе! Әгәр дә партия әгъзасы булсаң, мин синең белән башкачарак сөйләшер идем…
Шунда Иргалинең күзләре Бәһрам җизнәсенең чабып ташлаган карабодай сабагына охшаш кызгылт-күгелҗем төстәге кан тамырлары белән чуарланган кулына төште. Бу кул яман да нык калтырый иде. Әмма йөрәге тәмам урыныннан купкан Иргали, каяндыр бик тирәннән, күңел түреннән күтәрелгәннән-күтәрелә барган үпкәсен белдермичә тыелып кала алмады.
– Ярар, Бәһрам җизни, – диде ул, рәнҗүен, хәтере калуын яшереп маташмыйча. – Җитте! Мин синең янга талашу-тәмсезләнү өчен килмәдем. Гәрчә күңелемдә сиңа карата үпкә төере булса да… Син бит, туган гына түгел, ә ил агасы була торып, газиз әниемне дә саклап кала алмагансың… Күрше-күләннәр әнә күәс төбен чайкап булса да эчергәннәр. Хатыным белән нарасыемны да шул ук күршеләр, ишекне ватып кереп, үлем афәтеннән йолып калганнар…
Моңарчы Бәһрам җизнәсенең җәберсенү билгеләре, рәнҗү чаткылары гына ярылып яткан йөзе күзгә күренеп үзгәрде, яңак итен чәйнәгәндәй, бит мускулларын, мыекларын селкеткәләп куйды. Яман иде кыяфәте. Менә ул сирәк шадра бизәгән йөзен Иргалигә таба борды һәм кысылган тешләре арасыннан шундыйрак сүзләр сыгып чыгарды:
– Син миңа шул турыда әйтергә дип килгән идеңме? Монда килгәнче, иң әүвәл әнә зиратка кереп зиярәт кылып чыгасың калган. Шунда күрер идең хикмәтне… Яңа өлеше аркылыга-буйга чакрымга җитә язды… Ике мәхәлләле авыл өчен күп, ай күп бу… Анда минем хатыным, ягъни Гөлҗамал апаң да ята… Анда тагы икмәк ди-ди шул юлда башын салган ленинчы-большевик Хаҗиның әнисе дә ята… Ишет! Сүзе туры, уе дөрес, нияте изге кеше генә үз фикерен шулай күзгә карап әйтә алыр…
Иргали, бу сүзләрне бүтән тыңлый алмаячагын сизенепме, җизнәсен бүләргә мәҗбүр булды.
– Ярар, җизни, бигайбә. Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиеш идем бит инде мин дә, – дип, эскәмия өстендә яткан бүреген йолкып алып башына чәпәде. – Һәрхәлдә, мин хатыным белән газиз нарасыемның тамагын туйдыру, өс-башын бөтенәйтү әмәлен табармын…
Ул бәрелә-томырыла урамга чыкканда, тирә-юньне ак кәфенгә төрергә теләгән сыман итеп, боҗра-боҗра кар ява башлаган иде инде.
Иргали урамга чыккач та, барыр юлын оныткан кеше сыман, чигәләрен угалап, бермәлгә туктап уйланып торды. Зиһене чуалып, башы каткан иде аның. Нәрсә бу?.. Ни өчен әле Бәһрам җизнәсе аның белән шулай сөйләште? Күрче, зинһар, һәр сүзе хөкем карарыдай рәхимсез бит. Ни өчен шулай?.. Бәлки, кайтып җитеп, туган туфрагына аяк басмас борын Гыйззәт хәзрәт белән якын мөнәсәбәткә кергән өчендер? Ике сүзнең берендә «контр» дип телгә алалар бит үзен. Хәзрәттә кунакта булуы, кунып калуы, шуның өстенә әле җигүле ат алып торуы аларга ишетелмәгән дисеңмени? Хәзрәт үзенең кылган изгелеге турында авыл буйлап мактанып та йөргәндер әле. Бәлки, кайтып җитмәс борын авыл активисты Халәп белән телгә килүен килештереп бетермәгәндер? Яхшымы-яманмы, Халәп бит коммунист кеше. Хәер, уйламаганда-көтмәгәндә, дөрт итеп кызып-кабынып, Халәп белән эләгешеп китүен Иргали үзе дә өнәп бетермәгән иде. Бу хәл аның күңелендә кара кан төередәй урнашып утырып калды.
Ничек кенә булмасын, Бәһрам җизнәсе яныннан чыккан минутларда, Иргали үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. Ә бит кеше – үзен тормышта чит итеп тоймаганда гына кеше.
Көннәр уза торды. Кеше бусагасына килеп егылудан да яман нәрсә юклыгын шунда төшенде Иргали. «Болай күз көеге булып яшәгәнче, канлы яу кырында ятып калган булсам соң» дигән чаклары да булгалады аның. Аптыраган үрдәк арты белән чумган дигәндәй, шулай лаф орып, тәмам йончыгач, берәр эш тәкъдим итүче булмасмы дип, пристань тирәләрен дә әйләнеп кайткалады. Бәһрам җизнәсе янында: «Тамакларын туйдыру әмәлен табармын», – дип бик батыраеп күкрәк каккан иде дә, бар, табып кара. Вакыты да шундый бит аның: икмәкне потлап түгел, гөрәнкәләп тә кадаклап үлчи торган заман.
Көннәрнең берендә эш тә тапты кебек. Чаллыдагы бер артельгә ияреп, затонның өске өлешенә юл тотты. Үз хәлен чамалап, юлда ук эшнең ниндилеге – авырмы, җиңелме булуы белән кызыксынды. Янәшәсендә атлаган татар абзыеның җавабы кыска: «Ничава, ияләнгән камыт».
Әмма эш урынына барып җитү белән, тәкъдим ителгән әлеге хезмәткә алына алмавы ачыкланды. Бер төркем ир-ат, боз кисәкләре белән аралашкан чал башлы дулкыннар өстендә чайкалган сал какшагасын сүтеп, бүрәнәләрен ярга чыгарып өяргә тиеш икән. Әмма Иргалинең суга керерлек хәле дә, багор белән бүрәнәләрне ярга таба куарлык чамасы да юк иде. Ахыр чиктә ул яр өстендә эшләүчеләр янына күтәрелде, үзенең көч-җегәрен сынап карарга теләгәндәй, озын арканнар, рычаглар ярдәмендә өем өстенә бүрәнә тәгәрәтүчеләр янына килде. Бер юан гына бүрәнә астына барып керде. Әмма аны күтәрә башлау белән, чыраен сытып, уң кулы белән сул иңбашын тотып, читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Бандит пычагыннан алынган яра шундук үзен сиздерде. Хәер, сул кулының күкрәк турысыннан ары күтәрелмәвен ул инде болай да яхшы белә иде. Шулай итеп, Иргали, пычрак су агып-тамып торган бүрәнә астына кереп, күз карасыдай саклаган шинелен генә пычратып чыкты.
Түзә алмаслык авырлыкларга, бәхетсезлекләргә тарыганда да өметен тәмам җуеп бетерми адәм баласы. Әле дә ярый аның гомерлек юлдашы – өмет дигән тормыш җилкәне бар. Шул яшәтә кешене.
Эш табып та башкара алмыйча, коры барып буш кайтуына да карамастан, Иргалинең таш булып каткан күңеле кинәт кенә йомшарып киткән сыман булды. Бәлки, саф һава сулавы, инде бүтән эремәскә дип яткан карлы юлдан җил-җил атлавы шулай күңелен күтәреп җибәргәндер аның. «Зарар юк, – дип уйлады Иргали, – гел болай булып тормас, рәтләнер тормыш, рәтләнергә тиеш. Әнә Бәһрам җизнәсе нәрсә ди: тормыш отыры алга таба бара, ди. Хуҗабикә Зәйтүнә дә: «Советның да игелекле яклары торган саен ачыграк күренә», – дип тора иде әле. Чыннан да, баш ярылып күз чыкмаган бит, тәндә көч-сихәт, йөрәктә дәрт-дәрман бар чакта, тормыш авыр дип лаф орырга кирәк димени! Кемгә җиңел соң ул тормыш дигән нәрсә? Алты ел буена ут эчендә, мәрхәмәтсез үлем давылы котырган яу кырларында йөреп тә исән-сау калуына шөкрана кылырга кирәк. Аның кебекләр генә түгел, аннан болайраклар да анда мәңгегә башларын салдылар…
Уйлый калсаң, исең-акылың китәрлек бит. Һәр адымда үлем сагалап торган яу кырларында ниләр генә кичерергә туры килмәде Иргалигә. Берничә тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очрашты, бары тик кыюлыгы белән тапкырлыгы аркасында гына исән калды. Аны бит бер тапкыр хәтта хәрби-кыр суды белән атарга дип тә хөкем иткәннәр иде. Алты ел эчендә башыннан кичергән хикмәтләр, кем әйтмешли, үзе биш-алты кешегә җитәр иде.
Аяклар – фикер көпчәге, дигән сүзне ишеткәне бар иде Иргалинең. Чыннан да, җил-җил килеп атлаганда, башка нинди генә уйлар килми дә, нинди генә татлы хыялларга бирелмисең. Берсе икенчесен алыштырып торган истәлекләр, хатирәләр кайларга гына алып китмиләр…
Шулай уй иркенә бирелеп атлый торгач, искәрмәстән генә яшен камчысы уйнаклап алгандай, миендә бер балкыш чагылып китте Иргалинең. Ул бер мизгелгә туктап калды. Күрче, зинһар! Соң бит, шул ук Казан каласында аның, ярдәм кулы сузмаса да, барып һич югында киңәш-миңәшләшерлек кешесе бар икән ләбаса! Кешесе нинди бит әле! Мәшһүр Казан каласында гына түгел, ә бөтен губернага танылган, үзлегеннән шифаханә тоткан атаклы доктор Клочкинның бердәнбер улы. Исеме дә хәтерендә – Илья Олегович. Хәер, ул вакытта Илья Олегович аның өчен бары тик «Ваше благородие!» иде. Иргали күпмедер вакыт прапорщик Клочкинда денщик булып торган иде. Офицер булса да, Илья Олегович ифрат та миһербанлы, олы җанлы кеше иде. Иргалине дә кимсетмәде, башкаларга да кыерсытырга ирек бирмәде. Тик шулкадәресе бар, Иргалинең Илья Олегович белән соңгы тапкыр очрашуына да биш-алты ел вакыт үтеп китте. Әлеге утлы-кылычлы, канлы-дәһшәтле дәвердә кемнәр белән ниләр генә булып бетмәгәндер дисең. Дөрес, моннан ике ел элек Иргали әлеге Клочкинның якын дусты Аркадий Алексеевич Тарановны очратты. Уйламаганда-көтмәгәндә очраштылар. Шуның аша ул Илья Олеговичның исән-сау икәнлеген белде. Алай гына да түгел, Илья Олегович та Иргалине хәтерли икән. Хәтта: «Шул татарны күрергә язса, алдына тезләнер идем», – дип әйтеп әйткән, имештер. Хәер, әйтсә дә әйткәндер, чөнки Иргали сугыш яланында Илья Олеговичның гомерен саклап калган иде. Аныкын гына микән? Бәлки, үзенекен дәдер…
Иргали, кем беләндер әрепләшкән сыман итеп, үзалдына сөйләнеп алды:
– Пычагымамы миңа синең тезләнүең… Әгәр дә син чын кеше икәнсең, әйдә, ярдәм кулы суз. Бер дә булмаса, җан саклар акча юнәтерлек, кулдан килерлек хезмәт табыш. Менә ичмаса булыр эш!
Күптән узган вакыйгалар искә төшү Иргалинең дә уй-фикерләрен яңартып җибәрде. Үзенең туган ягы, туган-тумачалары белән саубуллашып, сугышка дип чыгып киткән чаклары күз алдына килде…
Шунда бер бик ачы хакыйкатькә төшенгән иде Иргали: чутка да саналмаган, чүп урынына да тормаган икән солдат гомере. Моны ул солдатка алынуның икенче көнендә үк үз башыннан кичерде. Иң әүвәл, Чаллыга алып килеп, ниндидер иске баржаның караңгы трюмына дыңгычлап төяп, Казанга илттеләр. Ристаннар урынына алып бардылар, ачлыктан интектерделәр, Идел-дәрья өстеннән баруларына да карамастан, бер йотым суга тилмерттеләр. Казанда да хайваннар урынына көрән-кызыл төстәге вагоннарга төяделәр. Шулкадәр тутырдылар, утырып тору түгел, басып барырга да урын җитәрлек түгел иде. Җәйге челлә вакыты. Үзе кызу, үзе тынчу. Шулай булуга да карамастан, томаланган ишекләрне ачтыру юк, солдат – кеше түгел, дөмекмәсләр, янәсе.
Өч атна чамасы иза чиккәч, ниһаять, вагоннарның ишеге ачылды. Янә көтү урынына куып, каядыр алып киттеләр. Ахыр чиктә аларны урман ышыгына посып утырган казармаларга илтеп яптылар. Менә кайда булган икән ул тәмуг төбе – җәһәннәм. Миләр кайнап чыгарлык челләдә мылтык астырып, төрелгән шинельне җилкә аша салындырып, көрәк, тагын әллә никадәрле тимер-томыр күтәртеп, хәлең беткәнче, йөрәгең авызыңа килгәнче йөгертерләр, иза чиктерерләр иде. Чак кына хәл алырга дип туктатсалар, каяндыр руханилар килеп чыгып, турылыклы хезмәт итәргә өндиләр, «немецлар илебезне коллыкка төшерергә телиләр» дип, нотыклар сөйлиләр, «Бу соңгы сугыш, сугыш – изге эш» дип өстәп куярга да онытмыйлар. Ул да булмый, солдатлар арасыннан берәве чыгып: «Бу сугышның безгә кирәге юк, бу сугыш безнең кебек гади хезмәт ияләренә бары тик ачлык, ялангачлык китерә, каныбызны коя», – дип, «агитка» алып бара башлый. Аптыраш белән йөдәш, кемне тыңларга да белгән юк.
Нәкъ шул көннәрдә, хәрби әзерлек, хәрби өйрәтүләрнең иң кызган дәверендә, Иргали солдатның да тормышында җитди генә үзгәреш булып алды. Казармага фельдфебель кереп, русча белгәнрәк, дөнья күргәнрәк, төскә-биткә дә чибәррәк, буйга-сынга да тазарак күренгән унлаган татар солдатын сайлап алды. Солдат «уеннары» үтә торган плацка чыгарып тезде. Бераздан нәрсә турындадыр гәп сатып, көлешә-көлешә килүче офицерлар төркеме күренде. Бар да ачыкланды: денщик сайларга дип килгәннәр икән. Иргали каршына да уртачарак буйлы, тар җилкәле, әмма шактый ук сөйкемле офицер килеп басты. Күзләре очрашты. Иргали, үрә каткан килеш, тын да алмыйча торды. «Татармы?» – булды офицерның беренче соравы. Ничегрәк җавап кайтарырга кирәклекне Иргали яхшы белә, беренче көннәрдә үк арт сабакларын укытып, өйрәтеп куйганнар иде инде. «Так точно, Ваше благородие!» – «Кайсы яктан?» – «Кама буеннан, Ваше благородие». Сары пошлак елмайды. Җирән төстәге мыек чылгыйларына перчаткалы кулы белән кагылып алганнан соң, үзенең нинди йомыш белән килгәнлеген әйтте, Иргалинең ризалыгын сорады. Калганы бик тиз эшләнде. Иң әүвәл, сайланып алынган солдатларның өс-башларын алыштырдылар. Өр-яңа ук булмаса да, юньлерәк шинельләр, олтаны шактый ук юкарган, әмма кунычлары хәзергә исән күн итекләр бирделәр. Иргалинең башы күкләргә тиде. Ул, казармага йөгереп кереп, биштәрен элеп чыкты да әлеге яшь офицерга ияреп китеп тә барды. Шулай итеп, Иргали өчен яңа тормыш башланды. Бәхетенә каршы, Илья Олегович Клочкин шактый ук тыйнак, кешелекле, иң әһәмиятлесе – гадел, тыныч табигатьле кеше булып чыкты.
Иргали тормышның искәрмәстән генә шулай елмаюына шөкрана кылып бетә алмады. Чыннан да, соры шинельле солдатка ни кирәк тагын. Аерым фатирда яшәүләре үзе генә дә ни тора! Беркем аның җанына тими, җәберләми. «Айт-два!» юк. Казармада күргәннәре, анда кичергәннәре хәзер инде ямьсез төш булып кына исенә төшә.
Иргалинең тормышы тагын да тынычрак, тагын да ямьлерәк булыр иде дә, тик менә Илья Олеговичның җан дусты Аркадий Алексеевич килеп кенә аны кыерсыта, көлә, вакыты белән хәтта кешелеген изә. Төн уртасында аракы таптыруларына түзәр иде, акчасын биргәч, анысы әллә ни кыен түгел, урам саен диярлек кибет. Төнлә кереп ала торган урыннар да бар. Ул яктан Иргали үзен шактый ук уңган, булган денщик итеп танытып өлгергән иде инде.
Аракы алып кайтып, капкаларга әйберләр әзерләп куйгач, офицерлар бермәлгә тынып калалар. Соңрак белде Иргали, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич Казанда ук дус булганнар, икесе дә Казан юнкерлар училищесын тәмамлаганнар, үлгәндә дә аерылышмаска сүз куешканнар.
Ике дус, ике офицер, маңгайларын маңгайга терәшеп, гәп сата. Иргали алгы бүлмәдә, андый-мондый әмер булмасмы дип, көтеп утыра. Вакыты белән үз уйларыннан арынып, офицерларның әңгәмәсенә дә колак салгалый. Тыңлый калсаң, харап, чәчләрең үрә торырлык сүзләр сөйлиләр. Бернинди тартынусыз патшаны сүгәләр, сугышны дәвам итү өчен Англия, Франция, Америкадан заемнар алып, Россияне тәмам бурычка батырды, диләр. Иң гаҗәпләндергәне шунда, патшаны сүгеп кенә калмыйлар, тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәргә, аның урынына ниндидер князь Михаилны куярга кирәк, диләр.
Игътибар беләнрәк тыңлый калсаң, башың бетәрлек сүзләр дә ишетергә мөмкин. Әгәр дә хак булса, бу сугышка, имештер, бары тик Европадан гына да утызга якын ил тартылган, җитмеш миллионга якын кеше мобилизацияләнгән…
Әмма ләкин әлеге тыныч, тук, чиста тормыш озакка бармады, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич хезмәт иткән частьның резервтан алгы сызыкка озатылуы, ягъни сугышка кертелүе турында хәбәр алынды. Бу – 1916 елның җәе көзгә таба авышкан бер чор иде.
Төнлә бик зур саклык белән хәрәкәтләнүләренә дә карамастан, позициягә яңа көч кертелүен дошман белгән, сизенгән булып чыкты. Таң атыр-атмас борын, җирнең астын өскә китерергә теләгәндәй, каршы яктан ут ачтылар. Олы калибрлы снарядлар шартлавыннан җир тетрәнеп кенә калмады, бөтен тирә-юнь хәрәкәткә килгән сыман булды. Окоплар өстендә ут өермәсе уйный, мәрхәмәтсез үлем давылы котыра иде. Баш калкытыр, иркенләп сулыш алыр чама юк.
Иргали мылтыгын кочагына алды да окоп төбенә чүмәште. Баш очында гына снарядлар ярылудан колаклар тонып, берни ишетмәс хәлгә килде. Өстенә берөзлексез балчык-ком ишелүен генә тойды ул. Бермәлне окоп тирәсендә хәрәкәт башланды. Караса, ни күрсен, санитарлар, башларын саклау өчен иелгәләп, йөгерә-атлый яралыларны ташый башлаганнар икән. Яман күренеш иде бу. Берсенең кулы өзелгән, икенче берәвенең эче актарылып чыккан, өченчесенең йөзе карарлык түгел, кап-кара кан. Кычкыру, ыңгырашу, дөньясына гына түгел, алласына кадәр ләгънәт уку. Иргали, җиргә иңеп керергә теләгәндәй, окоп кырыена тагын да ныграк елыша төште.





