Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

- -
- 100%
- +
– Булат Хәнипович, башлыйбыз… – диде ул. Һәм шунда ук Горцевага таба борылды: – Гафу итегез… Сезнең кемегез була ул?
Әмма «Башлыйбыз» сүзен ишетүдәнме, тәмам югалып калган Галина Николаевна җавап кайтарырга өлгерә алмады. Баш врач, Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды:
– Аның кем булуы сезнең өчен шулкадәр әһәмиятлемени?..
– Авыруның хәле шактый хәвефле, соңгы приступ түгелме икән? – дип сорамакчы идем мин.
– Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. – Авыру янында булыгыз. Ә операцияне чак кына кичектереп торыгыз…
Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әмма баш врачның соңгы сүзләре аны беркадәр сәерсендерде, ахрысы. Ул, дөрес ишеттемме, дигән кыяфәт белән, коллегасының йөзенә текәлде. Ләкин сорау-фәлән биреп тормады, борылып чыгып та китте. Күрешмичә калуым, шуның өстенә үзен «Булат Хәнипович» дип таныткан кешенең балачак дустыма шактый каты бәрелүе күңелемне рәнҗетте. Ләкин шунда ук баш врачның бу адымын үземчә акларга да тырышып карадым. «Хуҗа кеше үзенең нәрсә эшләгәнен белә торгандыр. Бәлки, Гази җаваплы операцияләр ясарга яраксыздыр» дигән уйлар башыма килде. Әмма Газиның, кабинет ишегеннән чыгу белән, кемнәргәдер ниндидер әмер бирүен, тавышы да шактый ук кыю һәм көр яңгыравын ишетү күңелемдә туган әлеге уйларымны шик астына алды.
Бераз тактсызлык күрсәтүен баш врач үзе дә сизенде, ахрысы, бүлмәдә берара авыр тынлык хөкем сөргәннән соң, гафу үтенгән төстә болай диде:
– Сез, зинһар, гаҗәпләнә күрмәгез… Хирург белән шулай кискенрәк сөйләшүем өчен дип әйтүем.
Галина Николаевна, безгә нәрсә дигән сыман, җилкәләрен сикертеп алды. Шулай да авыз эченнән генә мыгырдангандай әйтеп куйды:
– Сәеррәк, әлбәттә.
– Сәбәпләре бар. – Бу юлы инде баш врачның тавышы нык иде.
Шулвакыт Булат Хәнипович безнең икебезне дә сагайтырлык, хәтта каушатырлык сүз ычкындырды. Бик гади итеп, сүзенең һичшиксез хаклыгына ышанып әйтте ул бу сүзләрне.
– Гомумән… – диде ул, әйтергәме, әллә әйтмәсәм дә ярармы дигәндәй, бермәлгә тукталып. – Гомумән, мин авыруга… иптәш Кремневка дип әйтүем, операцияне әлеге хирургтан ясатмас идем…
Баш врачның бу сүзләре Галина Николаевнаны тәмам пошаманга төшерде.
– Шулаймы? Нәрсә?.. Әллә тәҗрибәсез хирургмы?
– Алай димәс идем. Шулай да соңгы вакытларда эшендә чатаклыклар чыккалады. Аннары хикмәт анда гына да түгел… Үткәне турында бик тә яман хәбәр алынды.
Горцева тагын да каушый төште. Ул, ярдәм эзләгәндәй, бер миңа, бер ак халатлы хуҗа кешегә карап, кулларын күкрәк тирәсендә хәрәкәтләндереп, яңадан сөйләнеп алды:
– Ул кадәресен сез яхшырак беләсездер. Тик, зинһар, дип сорыйм… Кабат үтенеп сорыйм сездән…
Булат Хәнипович аны тынычландыра башлады:
– Зинһар, хафаланмагыз. Бар да һәйбәт булыр, – диде ул, баягы сүзләрен кабатлап. – Безнең менә дигән яшь белгечебез бар. Үзе югары белемле. Шуның өстенә ординатура да тәмамлаган. Операцияне дә шул хирургтан ясатырбыз…
Дулкынлануы йөзенә чыккан хатынга шул җитә калды.
– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә… – дип кабатлады ул бер үк сүзләрне. – Тик кабат сорыйм сездән… зинһар, дип үтенәм.
Баш врач, биргән вәгъдәсен шул ук минутта тормышка ашырырга җыенган сыман, җәһәт кенә халатының өске төймәсен каптырды. Нәкъ шулвакыт ишек артында яңадан җил-җил атлап килүче Газиның аяк тавышлары ишетелде. Шуны гына көтеп торган кебек, баш врач та бик илтифатлы кыяфәт белән бездән гафу үтенде дә ишеккә таба юнәлде. Булачак сөйләшүне чит кешеләргә ишеттерергә теләмичә булса кирәк, үзе артыннан ишекне япты. Әмма буйсынмас ишек бу юлы да тавыш-тынсыз гына яртылаш ачылып китте.
– Керешәбез, Булат Хәнипович! – диде Гази. Тавышы тигез, нык иде аның. Әйтерсең лә баягы кырыс сөйләшү бөтенләй булмаган. Һәм вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамаганлыкны аңлатырга теләгән кебек өстәп куйды: – Бар да әзер.
– Анысы өчен рәхмәт, – диде баш врач, сабыр-тынычлык белән. – Әмма, Гази Хаҗиевич… операцияне сез ясамыйсыз.
Бу көтелмәгән хәбәр Газины аптырашта калдырды, күрәсең.
– Ничек инде?..
– Минемчә, аңларлык итеп, ачык әйттем кебек, бу операцияне сез ясамыйсыз.
– Аңламыйм… Ничек инде алай, кинәт кенә?.. – Хәзер инде Газиның тавышы баягы кебек үк көчле түгел, әйтерсең лә ул бу минутта зиһенен җыя алмыйча азаплана иде. – Ничек инде?.. Авыруны мин әзерләдем. Мин ясамыйча, кем ясасын ди тагын. Мин – хирург. Анда, операция өстәлендә, кеше ята. Хәле җитди… Кичекмәстән операция кирәк. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар…
– Искә төшереп, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә…
Баш врачның һаман да шулай тыныч кына, берни дә булмагандай сүзен дәвам итүе Газины чыгырыннан чыгарды, ахрысы.
– Ю-юк!.. – диде ул, кинәт тавышын күтәреп. – Мин ясарга тиеш… Мин!
Бу – Газиның чын-чыннан саксызлык күрсәтүе иде.
Галина Николаевна минем якка борылды, торыш-кыяфәтендә, күз карашларында бердәнбер сорау: «Сез нәрсә булса да аңлыйсызмы?» Минем дә җавабым бер – җилкәмне сикертү: һични аңламыйм, янәсе.
Хәлем әдәплелек кагыйдәләре белән санашып торудан узган иде инде. Ишек янына килдем, аны тагын да ача төштем. Бөтен вестибюль уч төбендәге кебек. Газиның тавышына булса кирәк, баягы олы алкалы апа белән сылу ханым да чыктылар. Соңгысының авыз-борыны марля-маска белән томаланган.
Килеп туган хәлдән баш врач та, Гази да чак кына уңайсызландылар булса кирәк. (Әле дә ярый, ярым ачык ишек аша минем дә күзәтеп торганны күрмиләр.) Әмма хуҗа кеше әллә ни үзгәрмәде, баягы кебек сабыр-тыйнак кына итеп, соңгы сүзен әйтте.
– Аңлагансыңдыр дип уйлыйм, – диде ул, кешеләрнең тынычлыгын бозганга чын-чыннан уңайсызланган кебек. – Ә инде аңламаган булсагыз, соңрак, кешеләр юктарак сөйләшербез…
Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады, ахрысы:
– Мин ясамыйм икән, әнә Дисә Зиннәтовна ясасын. Авыру операциягә әзер…
Бәхәс тәмамланмаган иде әле.
– Кабат әйтәм, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт. Калганы турында үзебез кайгыртырбыз.
– Ләкин тиз кирәк…
– Тиз ясалыр да.
– Тиз булса ярар… Тик шулай да… миннән ясатмавыгызның, һич югы, сәбәбен әйтегез.
– Сәбәбенме? Әйтергә була. Мин тагын, бәлки, үзегез үк төшенерсезме дип уйлаган идем…
– Сәбәбе узган атнада бораулау мастеры белән булган күңелсезлек түгелдер ич?
– Күңелсезлек дидегезме? Сез дә әйттегез сүз! Безгә исеме бөтен илгә билгеле булган атаклы, депутат мастерның гомерен ышанып тапшырдылар… Бөтен чараны күрегез, әмма саклап калыгыз, диделәр. Ә без?.. – Булат Хәнипович, бу мәгънәсез бәхәскә чик куярга теләгәндәй, соңгы сүзен әйтте: – Озын сүзнең кыскасы, баш врач буларак, авыруга операция ясауны мин сезгә… ышанып тапшыра алмыйм.
– Менә хәзер… хәзер азрак төшендем кебек. Чөнки минем үткәнем күләгәле… – Гази кинәт кенә шиңеп калгандай булды, авыз эченнән генә мыгырданып куйды. – Ә анда Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгән комиссия члены… Зур кеше. Әмма чир алдында бар кеше дә бер…
Баш врач аңар әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
– Аның каравы дәвалаучылар бер түгел. Монда фәлсәфә сатып торасы юк, аңлагансыздыр дип уйлыйм.
Булат Хәнипович бүтән бер сүз дә әйтмәде. Бары тик, «Синең белән эш бетте», дигән кебек итеп, Газига яны белән басты да, бер-ике адым алга таба хәрәкәт ясап, баядан бирле дәшми-тынмый гына басып торган хатын-кызларга мөрәҗәгать итте:
– Дисә Зиннәтовна, тиз генә минем янга керегез…
Сылу хатын, шунда ук җитез-җәһәт атлап китәргә җыенган сыман, алга таба өмсенеп куйды.
Ул арада баш врач үз кабинетына таба борылды. Шулвакыт яңадан Газиның тавышы ишетелде. Ләкин бу юлы инде аның тавышы гади сөйләшүдән бигрәк күтәрелеп бәрелүгә, ачыргаланып кычкыруга, хәтта протест белдерүгә охшаган иде:
– Җитте!.. Һич югында, әйтегезче, зинһар… Нәрсә дип шулкадәр каныктыгыз әле миңа? Нинди зыяным тиде соң минем сезгә? Нинди гаебем бар? Кайчандыр булган гөнаһым өчен мин инде күптән җәзамны алдым. Җиттеме сезгә, юкмы, ниһаять!.. – Гази, агулы ук яки үткен хәнҗәр кадалгандай кискен хәрәкәтләнеп, ике куллап йөрәк турысын каплады. Аннары, башын тагын да ия төшеп, алга таба сөрлегеп куйды. Әмма аягында басып калды. Әкрен генә башын калкытып, тонган күз карашын баш врачка текәде. Яман иде аның бу карашы, тетрәндергеч иде. Беравык, зиһенен җыя алмаган кеше сыман, сүзсез торды Гази. Аннары, «Шауламагыз, операция бара!» дип кисәткән кызыл утка күрсәтеп әйтте: – Сез оныттыгыз, ахры… Анда… авыру ята. Хәле авыр. Мин исә хәзер, теләгән тәкъдирдә дә… кулыма скальпель ала алмаячакмын. Мин үзем ярдәмгә мохтаҗ хәзер… – Гази, исерек кеше сыман чайкалып-сөрлегеп, уң яктагы ишекләрнең берсенә кереп юк булды.
Киеренке тынлыкны, беренче булып, олы алкалы апа бозды:
– Һай, Булат улым… – диде ул, еларга җыенган сыман итеп. – Туры сүзгә җан корбан дигәндәй, әйтми түзәр чамам юк. Кирәкмәс иде… Һай, кирәкмәс иде! Һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм, нәрсә булды соң сезгә?.. Йөрәк тавышы белән кычкырды бит, бичаракай. Яман нәрсә ул… Бәлки, кабинетыгызга чакырып алып, үзенә генә аңлатырга кирәк булгандыр…
Баш врачның ярсуы, ниһаять, тышка бәреп чыкты:
– Ю-юк, Гайния түти!.. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, андыйларны… кабинетыма түгел, больница ишеге аша да аяк атлатмас идем…
Шулвакыт бая Булат Хәнипович мөрәҗәгать иткән сылу ханым кызу-кызу атлап баш врач алдына килеп басты да, кискен хәрәкәт белән, үзенең марля-битлеген йолкып алды. Зәһәр иде бу минутта аның кыяфәте. Каш астыннан өздереп караган күзләре ут чәчә, борын яфраклары хәрәкәтләнә.
– Эх-х, сез!.. – диде ул, кирәкле сүз таба алмыйча гаҗиз калган кеше сыман. – Хирург Гази Хаҗиевичның сүзләрен мин дә кабатларга мәҗбүрмен. Анда… операция өстәлендә – авыру! Сез аның турында оныттыгыз, ахрысы. Бу кадәресен көтмәгән идем сездән. Эх-х, сез!..
Сылу хатын кинәт кенә борылды да әле яңа гына Гази артыннан ябылган ишеккә таба юнәлде. Булат Хәнипович кинәт әмер биргән тонда кычкырып җибәрде:
– Дисә!.. Дисә Зиннәтовна!.. Иптәш Әнәсова!
Сылу туктады. Баш врач, аңа таба бер-ике адым атлап, өстәде:
– Операцияне сез ясыйсыз. Хәзер үк керешегез!..
– Юк! – диде сылу хатын, күзен дә йоммыйча. – Ассистентсыз алынмаячакмын. Уйламагыз да! Теләсәгез нишләтегез… Сүзем сүз, әмма Гази Хаҗиевичтан башка операционныйга аяк басмаячакмын…
– Җүләрләнмә, Дисә! Нишләвең бу?..
– Гомумән, мин сезнең белән бүтән эшләмәячәкмен…
– Дисә, ни диюең бу?..
Күз камаштырырлык сылу баш врачның соңгы сүзләрен колагына да элмәде, яңарак кына Гази кереп киткән ишек артында юк булды.
Баш врач, өлкән яшьтәге апага таба борылып, туктатыгыз шуны, кире борыгыз дигән сыман, куллары белән кискен хәрәкәтләр ясады. Алай гына эшне җайга сала алуына өметен өзде булса кирәк, җил-җил атлап, әлеге ишеккә таба юнәлде.
Бары тик шунда гына, мәгънәсез, ямьсез җәнҗалдан соң гына, мин бу кешеләр арасында гаять катлаулы, яман да четерекле мөнәсәбәтләр барлыгына төшенгәндәй булдым.
3
Гази больница баскычыннан, исерек кеше кебек, чайкала-чайкала төште. Җиргә аяк басу белән, кинәт авып китә язды. Таш җәелгән киң сукмак буйлап бераз сөрлегеп барды да карт тирәккә килеп сөялде.
Зиһенендә бөтерелгән өермәле уйлар, күңелен айкаган ачы хисләр тәмам кешелектән чыгарды аны. Саф һавада да сулышы буыла, йөрәге кага, чигәсе суга, тәне кызыша, күкрәген ниндидер биниһая авыр нәрсә басып тора, иркенләп сулыш алырга бирми…
Әле генә операция тәмамланды. Аны Газиның беренче ярдәмчесе Дисә Зиннәтовна ясады. Яхшы ясады. Дисәнең төгәл, җитез хәрәкәтләрен күреп, хирург канәгать калды, хәтта эченнән генә мактап та куйды.
Ишектә Газины өенә кадәр озатып куярга тиешле шофёр Өлфәт күренде.
– Әйдәгез, Гази абый, – диде ул, докторны култыклап.
Берничә адымда гына торган машинага кадәр күтәреп диярлек алып барды Газины.
…Операция алдыннан гына Дисә белән Гази арасында четерекле сөйләшү булып алды. Гази, тәмам туктап калу дәрәҗәсенә җиткән йөрәгенә чак кына ял бирү өчен, ординатура бүлмәсенә кергән иде. Изүләрен чишеп, башын артка ташлап күн креслога утыруы булды, ишектә Дисә күренде.
– Сезгә нәрсә кирәк?.. – дип каршы алды аны Гази. Тавышы катгый, кырыс иде.
– Сезнең янга… Үтенәм сездән… Әйдәгез!
– Кая?
– Операционныйга. Анда…
Гази Дисәне кырт кисте:
– Ю-юк!.. Беркая да бармыйм. Ишетәсезме, беркая да бармыйм. Минем кирәгем юк анда…
– Юк, кирәк…
– Кирәк булсам, алай итмәсләр иде. Юк! Юк… Калдырыгыз мине. Беркая да бармыйм мин…
– Юк, барасыз!
– Бармыйм! Ишетмәдегезмени… Мин бит хәтәр кеше… Гомумән, сезнең арада эшләргә дә, яшәргә дә хаклы кеше түгел икәнмен…
– Җитте! – Дисәнең тавышы да көчәя барды. – Мине хәзергә сезнең кем булуыгыз кызыксындырмый. Хәзер сүз кешене үлемнән алып калу турында бара.
– Ләкин бит анда Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгән комиссия члены. Андый кешене миңа ышанып тапшырырга ярый димени?!
– Җитте! Ул турыда соңыннан… Хәзергә врач икәнлегегезне онытмагыз. Операцияне мин ясыйм. Миңа сезнең янымда булуыгыз гына кирәк. Аңлыйсызмы шуны, сез кирәк…
– Әмма минем үз хәлем хәл…
Дисәнең моңа да җавабы әзер.
– Башка берәү хәл эчендә ятканда, врачның үз хәле турында уйларга хакы юк.
Гази буйсынды. Дисә ясаган уколдан соң, утырган креслосыннан көч-хәл белән күтәрелеп, операция бүлегенә керергә әзерләнә башлады. Шәфкать туташларының да тыз-быз йөрүләре бетте.
Операцияне Дисә ясады. Тынлыкны бары тик инструментларның сирәк-сирәк чыңлап куюлары һәм хирургның кыска боерыклары гына боза иде:
– Тампон… пинцет… зажим… ланцет…
Операция вакытында Гази үзен йокыга талган кеше сыманрак хис җитте. Әлеге сүзләрне дә Дисә түгел, гүя ул үзе әйтте кебек. Гази хәтта авыз-борынын марля-битлек белән томалаган Булат Хәниповичның кереп күзәтеп торуын да тоймады…
Шундыйрак уйларга бирелеп, кайтып җиткәнен сизми дә калды Гази. Капка төбенә үк килеп туктаган машинадан Өлфәт ярдәме белән генә төште ул.
– Кая, Гази абый, өегезгә үк кертеп куйыймчы үзегезне…
– Рәхмәт, Өлфәт, борчылма, – диде Гази, авып китүдән курыккандай, һаман да әле машинаның ачык ишегеннән кулын алмыйча. – Чак кына һавада буласым килә…
– Ярар, алайса.
– Бар. Хәерле юл сиңа. Рәхмәт…
Машина китеп барды. Башта аның тәмәке төпчеге сыман кызгылт утлары юкка чыкты, бераздан гөрелтесе дә ишетелмәс булды.
Гази, шыксыз караңгылык бөркеп торган өйнең капкасына таба атламакчы иде дә, нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Сизде, аяклары буйсынмый аңа. Ул тизрәк беренче очраган тирәккә килеп сөялде. «Уф, йөрәгем!.. Туктый, ахры…» дигән уй миен көйдереп үтте.
Бу минутта Газиның зиһене таркау, фикерләре буталчык иде. Миңгерәүләнеп, акылы зәгыйфьләнеп киткән сыманрак хис итте. Күзенә ак-кара күренмәс, колагына шау-аваз ишетелмәс бер хәлдә иде.
Гази, судан чыгарып ташланган балык кебек, авызларын ачып, иркенләбрәк, күкрәк тутырып сулыш алырга тырышып карады. Тик булдыра алмады. Кинәт кенә күз аллары караңгыланды. «Ю-юк… Булмый… Бетүем, ахры… Аңны гына югалтмаска иде…»
Гази, егылып китмәс өчен, карт тирәкне кочаклады. Бераз хәл алгач, агачка арты белән борылып басты да, өскә таба каерылып, тупыл кәүсәсенә сөялде. Бик нечкә иләк аша уздырылганга охшап, вак кына яңгыр сибәли. Агачның тубырланган кабыгы буйлап агып төшкән яңгыр суы Газиның уттай кызган башын рәхәт салкынайтып тора. Яңгыр суы, яка эчләренә үтеп кереп, муен тамырларын, җилкә чокырларын юешли…
Бераз хәл җыеп, хәрәкәтләнер хәлгә килү белән, Гази капка төбендә торган эскәмиягә таба юнәлде. Авыр, катлаулы операцияләрдән соң шушы эскәмиягә утырып хәл алырга, көзнең чалт аяз көннәрендә шаулап яфрак коелуын тыңларга ярата иде Гази. Тирә-якны шомлы гөрелте белән тутырып, карт агачлар шаулаша. Ай-һай ямьсез, ай-һай шыксыз булып калган тирә-як. Бакчалар артындагы елга аръягында, бөтен дөньяны каплаган кара болытларны айкап, утлы канатлары белән аҗаган кагынып алды кебек. Шул утлы канатлар очы үзләренең салкын балкышы белән Газиның да яралы йөрәген өтәләп үтте сыман. Яратмый Гази аҗаганны. Күңелгә шом өстәүче бу шыксыз балкышның уйнаклап талпынуы аңа күптән үлгән кешенең өрәген күргән сыман тәэсир итә.
Әмма Гази белә: аҗаган түгел бу. Кама буендагы нефть скважиналарының берәрсе янында факел янадыр. Йә булмаса, затондагы суднолар ремонтлау мастерскоенда электросварка эшлидер…
Йөрәге сыкравына тәкать тота алмый Гази. Тирән җәрәхәтенә агу салынган кеше сыман хис итә ул үзен. Дөм караңгы тоташ төн кебек ябырылган авыр уйларыннан арынырга теләп карады. Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде…
Әмма «үлем» дигән шыксыз уй бөтен барлыгын яулап алган иде инде. Гази сизенде: йөрәк авыруы аны тәмам кешелектән чыгарган. Бер тапкыр приступ кичергән йөрәге ят бер сыкрау белән сулкылдый. Ул, күкрәк читлегеннән бер кырыйга алып куелган сыман, яман тыпырчына, сәер тасырдый…
«Үләм икән…» дигән уй туып, янә эчен туңдырып җибәрде. Бөтен җаны-тәне чымырдап куйды Газиның.
Әмма ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. «Әҗәлне урын өстендә каршыларга кирәк…»
Гази койма-капкага тотына-тотына өйгә керде. Бүлмәдә – кабер караңгылыгы. Ут кабызып тормады. Киемнәрен дә урындык өстенә генә салды. Башы чыңлауга изаланып, урыны өстенә ауды. Йөрәге телем-телем телгәләнә. Зиһене таркау. Фикерләре өзек-өзек. Шул хәл үзәкне өзә, күзгә яшь тутыра… Чак кына сабыр ит, йөрәккәем. Түз!..
Ачы ялгызлыктан шомланып ята торгач, изрәп киткән. Ятагы янындагы телефонның искәрмәстән генә шалтыравыннан чәчрәп, тетрәнеп китте Гази.
Телефон сузып-сузып ике тапкыр шалтырады. Димәк, аңа. Бер генә звонок шалтыраса, яр буена урнашкан ветлечебницага була.
Звонок тагын кабатланды. Гази, урыныннан тормыйча гына сузылып, телефон трубкасын алды.
– Әй-йе!.. Әйе, мин. Таныдым… Дисә Зиннәтовна. – Хәленең бөтенләй начарлануы тавышына чыгудан курыкты Гази. Һәм, таркау зиһенен туплап, тавышына көрлек өстәргә тырышып, дәвам итте. – Молодец, Дисә Зиннәтовна. Тәбриклим үзегезне. Әйттем бит. Врач профессиясе – ул… батырлык. Шулай кыюрак булырга кирәк…
Дисә Зиннәтовна операциянең уңышлы үтүе, авыруның үзен яхшы хис итүе турында хәбәр итү белән генә чикләнмәде, Гази янына төшәргә теләге барлыгын да әйтте. Укол-фәлән кирәктер, янәсе. Гази аяк терәп каршы төште. Үзенең әлеге кыяфәттә ятуын беркемгә дә белдерәсе, күрсәтәсе килми иде аның.
– Зинһар, борчыла күрмәгез. Бар да һәйбәт! Хәзер соң да инде… Мин ял итәм, – диде ул, бүтән гәп сатарга урын калдырмаслык итеп.
Шуның белән сүзләре дә бетте.
Күзенә йокы әсәре кермәде Газиның.
Бу хикмәтләр, районның баш врачы Хәмзин белән тәмсезләнүләр нәрсәдән башланды соң?..
Булат Хәнипович аны эшкә үзе чакыртып алды. Гази ул вакытта балыкчы Гаделша карт янында – гүзәл Чулман буенда ял итә иде. Хәмзин, чакыртып китерү белән генә дә чикләнмичә, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшләр өчен бөтен шартлар да тудырды. Дөресен әйтергә кирәк, реабилитациягә эләгеп, туган якларына кайтса да, уйламаганда-көтмәгәндә район больницасында хирург булып эшли башлармын дип, Гази уена да китерә алмый иде.
Ул да баш врачның ышанычын тулысынча аклады кебек, тиз арада үзен чын хирург итеп танытып өлгерде. Хәмзин баш хирургы белән мактанып туя алмады. Больницаның даны тиз арада бик еракларга таралып өлгерде. Чаллыга башка тирә-юнь районнардан да килә башладылар. Ә Гази турында: «Булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да аякка бастыра ала», – дигән сүзләр йөрде.
Һәм менә кинәт кенә бар да үзгәрде, бер-берсен ихтирам итеп туймаган әлеге ике кеше арасына, кичә алмаслык упкынга охшап, кара күләгә ятты…
Барысы да Дисә Әнәсованың Чаллыга килеп төшүеннән башланды кебек. Чыннан да, аның ниндидер чит-ят планетадан очып төшкәндәй килеп чыгуы барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте.
Узган елның көзендә булды ул хәл. Матур көннәр иде. Больница бакчасы алтын-сары киемгә төренгән. Кояш нәкъ җәйге айлардагы кебек туры карый, җылысы да җәйгечә мул әле. Авыруларның күпчелеге бакчада, саф һавада. Тәүге тапкыр Дисә нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә пәйда булды да инде бу якларда.
Өстендә җилбәгәй җибәрелгән көрән төстәге болонья плащ. Кулында карага ак буй-буй сызыклар төшкән җыйнак кына чемодан. Үзе яланбаш. Коңгырт-кара чәчләре баш өстенә җыелып, тузгымасын өчен чәче төсле үк капрон челтәр белән уратып куелган. Йомры балтырлы сылу-матур аякларында биек үкчәле кара туфлиләр.
Сары ком сибелгән бакча аллеясы буйлап, больницага таба җил-җил атлап килә ул. Аллеяның як-ягында авырулар тезелешеп утырган артлы озын эскәмияләр. Дисәнең якынлашып килүен күргән авырулар, соклану катыш гаҗәпләнеп, утырганнары аягүрә басып, басып торганы читкә тайпылып, аны озатып калалар…
Дисә, больница баскычыннан күтәрелеп, эчкә кереп киткәч кенә авыруларның кайберәүләре телгә килде.
– Тә-тә-тә!.. – дип куйды кайсыдыр. – Кем булыр бу, ә?..
– Тикмәгә йөри торган кошка охшамаган бу.
– Күзләренә игътибар иттегезме?.. Ә керфекләр… Йа-а, булса да була икән!..
«Артист» кушаматлысы, район культура йортында балетмейстер булып эшләүче берәве:
– Ә мин таныдым… Таныдым аның кем икәнлеген, – дип, барысының да колаклары үрә торырлык сүз ычкындырды. Аннары, гипслы аягын култык таягы өстенә җайлап куйганнан соң, бик белдекле кыяфәт белән тезә дә башлады. – Артистка бу… Атаклы кино йолдызы. Италия артисткасы… Софи Лорен исемле. Дөньядагы матур хатын-кызлар күргәзмәсендә «Нептун» дип аталган алтын таҗ белән бүләкләнгән… ышанмасагыз, әйдәгез палатага… «Экран» журналыннан рәсемен күрсәтәм үзегезгә…
Бик белдекле кыяфәт белән сайрагач, шуның өстенә исемен дә әйткәч, бермәлгә аптырашып, икеләнеп калдылар. Моны сизенгән «артист», сынган аягын сузып җибәреп, тагын җанланыбрак сөйли башлады: «Хәзер ул Мәскәүдә… Бик күп илләрнең киноартистлары килеп тулдылар анда хәзер».
Кемдер кыяр-кыймас кына каршы төшкәндәй итте:
– Китсәнә! Нишләп монда килсен ди ул. Монда аңар ни калган ди?..
– Ә ник? Алар да кеше бит. Әллә алар авырмыйлар дисеңме син!
– Һәрхәлдә, Чаллыга килмәс…
«Артист» ның бирешәсе килми иде.
– Чаллыга килмәс дисеңме? Бәлки, пароходта сәяхәт итеп йөри торгандыр. Безнең ил белән танышып…
Бакчадагылар шулай үзара бәхәсләшкән арада, Дисә больницаның баш врачы кабинетында утыра иде инде.
Дисәнең искәрмәстән генә ишекне ярым ачып: «Мөмкинме?..» – дип дәшүеннән, нәрсәдер сызгалап утырган Хәмзин сискәнеп китте, аннары, башын калкытып карау белән, өлгер-җитез хәрәкәтләнеп, өстәл өстен рәткә керткәндәй итте.
– Рәхим итегез!.. – диде ул, шулай югалып, каушап калуына уңайсызланып. Башында: кем булыр бу? Әллә сәламәтлек саклау министрлыгыннан берәр жалоба-фәлән тикшерү нияте белән килдеме икән? кебек уйлар чагылып киттеләр.
Булат Хәнипович, мөлаем гына елмаеп, креслодан урын тәкъдим итте. «Рәхмәт!» – диде тегесе һәм, ике тезен дә бер яккарак янтайта төшеп, җайлы һәм бик килешле генә итеп килеп утырды.
Бу сылуның күндәм тавышы, шулай ук тартынулы-нәзакәтле хәрәкәтләре баш врачның башында туган шомлы-сагаюлы уйларын киметкәндәй иттеләр. Ул тагын өстәле артына, урынына килеп утырды. Аннары нәфис кулларын күрсәтергә теләгән кебек, бармакларын бергә китереп кушырды да өстәл өстенә салды.
– Тыңлыйм сезне… – диде ул, кунакның йөзенә текәлеп карап.
Күркәм-сылу ханым йомышын бер селтәнүдә әйтте дә салды:
– Сездә берәр вакантный урын юкмы дип, белешергә кергән идем. Миңа эш кирәк…
Мондый сүзне һич кенә көтмәгән Хәмзин, кизәнүдән сакланып артка тайпылган кеше сыман, кинәт турайды. Тагын бер кат кунакның йөзенә күз төшереп алды. Күңелен кытыклап: «Ю-юк!.. Үзе читлеккә очып килеп кергән алтын кошны ычкындырды юк…» – дигән уй чагылып китте. Ләкин җитди-эшлекле кыяфәтен сакларга тырышып, янә сорау бирде:
– Безгә килгәч… медицина работнигыдыр инде, шулаймы?..
Соравының килешсезрәк чыгуын Хәнипович үзе үк сизенсә дә, кабат төзәтенеп тормады.
– Әй-йе, – дип җавап кайтарды кунак.
– Белемегез нинди?
– Медицина институтын һәм быел җәй генә ординатура тәмамладым.
Бу мәгълүматлар өнсез итте баш врачны. Иләс-миләсләнеп китте, башында берьюлы мең төрле сораулар туды. «Бу ут-күз, шундый белеме, шундый килеш-килбәте, төсе-бите була торып, бу тирәдә тикмәгә генә йөрми торгандыр. Әрлән оясына кергән йомран кебек, төп башына утыртып куя күрмәсен тагын…» Шулай уйланып торган арада:
– Документларыгыз да бармы?.. – дигән сорауның теленнән ычкынганын үзе дә сизми калды.
Кунакның ансыз да нурлы күзләрендә тагын ниндидер очкыннар кабынып киткәндәй булды. Сылу ханым, күпме генә әдәп сакларга тырышса да, мондый сорауны ишеткәч, елмаюын яшерә алмады. Моны күңеленең кай җире беләндер Хәмзин дә тойды. Һәм шунда ук үз хатасын төзәтергә теләгәндәй итеп:
– Документларыгыз үзегез белән булса, мәсьәләнең формаль ягын хәзер үк хәл итәргә мөмкин дип әйтүем иде. Сезнең кебек белгечләр һәркайда да бик кирәк. Бу инде безнең өчен дә күктән эзләгәнне җирдән тапканга охшый…
Баш врачның артык төчеләнә башлавын күргән кунак аның сүзен бүлде:





