Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

- -
- 100%
- +
– Кирәкле документларым барысы да үзем белән. Рәхим итегез!.. – Сылу ханым кресло кырыенда торган чемоданына таба иелә дә башлаган иде инде, әмма Булат Хәнипович аны бу эшеннән бүлде:
– Тагын бер мәсьәлә… – Ул яңадан куш йодрыгын өстәлгә салды. – Сезнең белемегез, әгәр дә шулай дип әйтүемә каршы килмәсәгез, сезнең дәрәҗәгез белән, без сезне кайда гына урнаштырырбыз икән соң? Безнең шартларны үзегез үк күргәнсездер… Хәтта поликлиникабыз гына да аерым түгел бит. Билгеле, болар барысы да вакытлы кыенлыклар… – Аннары искәрмәстән генә сорап куйды: – Сез нинди профильдә эшлисез?
– Эчке авырулар буенча, – диде кунак.
– Менә күрдегезме! Без бит сезне бүгенге көндә, күп дигәндә, хирург янына ассистент яки анестезиолог итеп кенә билгели алабыз.
Кунак күзен дә йоммады:
– Шулкадәресенә мин бик ризамын, – диде ул. Аннары сизелер-сизелмәс кенә итеп өстәде. – Бездә: «Операция вакытында хирург дирижёр булса, анестезиолог – беренче скрипка», – диләр…
Хәмзин елмайды. Әмма сылуның бик тиз ризалык бирүе, хәтта атлыгып торуы баш врачны кабат сагайтты.
– Сезнең направление-фәләнегез бармы?
– Юк. Направлением булса, мин сездән вакантный урын сорап тормаган булыр идем…
– Ә-ә, әй-йе шул! Гафу итегез, – дигән булды Хәмзин. – Тагын бер сорау бирергә мөмкинме?
– Рәхим итегез!
– Эшкә кайчанрак чыгарга уйлыйсыз?
– Хет бүген. Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак.
– Ал-лай-й! – дип сузды Булат Хәнипович. – Моңарчы кайда эшләгән идегез? Казанның үзендәме?
– Әйе. Моңарчы Казанның үзендә укыган һәм эшләгән идем. Хәтта яшәгән дә идем.
– Нда-а! Казан кадәр Казанны шушы караңгы перифериягә алыштырырга булдыгыз, алайса?
– Әйе.
– Гаҗәп!.. – Булат Хәнипович, сәер елмаеп, җилкәләрен сикертеп куйды. – Ә сәбәбе?
Бу сорау алу Дисәнең эчен пошыра башлады, ахры. Ул, моңа чик куярга теләгәндәй, сорауга сорау белән җавап кайтарды:
– Җавабын хәзер үк бирергәме? Әллә соңрак та ярармы?
Кунак күзләрендә елмаю аша зәһәр очкыннар биешә башлавын күреп, баш врач чынлап торып уңайсызланды, хәтта гафу үтенде.
– Зинһар, кичерегез! – диде ул. – Сез тагын, бу адәми зат допрос ала, дип уйлый күрмәгез. Җавап бирәсезме, юкмы, ул кадәресе сезнең үз ихтыярыгызда.
– Юк-юк!.. – диде кунак, үз чиратында гафу үтенеп. – Тартынып тормагыз, кызыксындырган сорауларыгыз булса, бирегез, рәхим итегез! – Аннары, тавышын чак кына үзгәртә төшеп, дәвам итте. – Сез бит кемне эшкә кабул иткәнегезне белергә тиеш. Дөньяда төрле кешеләр бар. Ә Казаннан китүемнең сәбәбен хәзер үк әйтә алам. Үзегез беләсез, хәзер бит яңа төзелешләргә, яткын-чирәм җирләргә китү модада. Нигә дип әле мин генә модадан калышырга тиеш ди? Башкалардан кай җирем ким минем? Сез әйткән бу «караңгы периферия» нең дә киләчәге искиткеч зур, диләр. Аяк астында ук иксез-чиксез хәзинә – нефть!..
– О-о!.. – дип элеп алды Булат Хәнипович. – Нефтьнең дә ниндие әле, зурысы!..
– Менә күрдегезме!
Хәмзин теле белән әлеге сүзләрне әйтсә дә, башында: «Әйдә, сөйлә инде. Кем сөйләде – шуныкы дөрес, ди бит. Берәрсенең гаиләсен җимереп, каурый-канатларың өтәләнгән берәр җилкуарсыңдыр әле», – дигән уй чагылып үтте. Шушы берничә минут сөйләшкән арада, һуштан яздырырлык бу үткер-зәһәр карашлы яшь сылу, әллә ничә төрлегә әверелеп, Хәмзинны чын-чыннан каушатты, уңайсыз хәлгә куйды. Аның хәтта аркасы дымланып чыкты. Ниһаять, ул бу тәмсез әңгәмәне түгәрәкләү ягын карады.
– Менә нишлим инде?.. – диде ул елмаеп һәм, аптырашта калган кеше сыман, кулларын җәеп җибәрде. – Теләсәм-теләмәсәм дә, тагын бер сорау бирергә туры килә үзегезгә.
– Рәхим итегез!
– Квартира мәсьәләсе ничек сезнең? Монда, ягъни мәсәлән, Чаллыда, туган-тумачагыз, таныш-белешегез юкмы?..
Хәмзин бу сорау белән берьюлы ике куян атарга уйлаган иде. Баядан бирле: «Монда аның кеме дә булса булырга тиеш», – дигән бер уй борчый иде аны. Әмма аның бу уй-фикере дә акланмады, Казан кунагының бу якларда беркеме дә юк икән.
Теге яки бу нәрсәне ачыклаган саен, сораулар биреп белешкән саен, бу күркәм ханым Хәмзин өчен баш җитмәслек табышмакка әверелә барды. «Кайсы яктан искән җилләр китереп ташлады соң әле моны? Һич югында, документларына күз төшереп аласы иде бит. Берәр аферистка-фәлән булмагае…» дигән уйлар да әллә ни еракта йөрмәделәр. Шулай да сер бирергә теләмәде ул, киңәш-табыш иткәндәй, үзенчә тәкъдим кебек нәрсә дә ясап алды: «Бары тик шушы больницада гына да, – диде ул, – кырык елдан артык эшләгән няня бар. Бер гарип кызы белән генә яши. Вакытлыча шуларда торып торырсыз. Аннары инде без сезне, яшь белгеч буларак, квартира белән тәэмин итү чарасын күрербез». Ни әйтсәң дә, Гайния түти үз кеше, аның аркылы кайбер нәрсәләрне дә белеп булыр, дип уйлады Булат Хәнипович. Һәм ул: «Мәсьәләне хәл иттек, алайса», дигән кебек, ике кулы белән өстәлгә таянып, урыныннан күтәрелде.
– Ә хәзер танышып алсак та ярый торгандыр инде… Исемем Булат. Булат Хәнипович дип йөртәләр. Ә фамилиям – Хәмзин.
Баш врач белән бер үк вакытта урыныннан купкан Дисә дә, кара челтәр перчаткасын салып, кыйммәтле таш елкылдаган йөзекле нәфис кулын булачак хуҗасының учына салды.
– Дисә. Фамилиям – Әнәсова.
Икенче көнне, иртәнге обход вакытында, больницаның бөтен персоналлары да диярлек бергә йөрделәр. Баш врач, палаталарга кергән саен: «Менә, иптәшләр, таныш булыгыз, безнең яңа сотруднигыбыз», – дип, Дисә белән таныштыра барды.
Ниһаять, җиңел авырулар ята торган иң зур палатага да чират җитте. Кичә бакчада, соңыннан палатага кергәч, журналдагы рәсемнәргә күрсәтеп, үзенең ялгышмавын «исбат итәргә» өлгергән «артист» та шушы палатада иде. Баш врачның «яңа сотрудник» турындагы сүзләрен ишеткәч, аның авызы менә-менә сызгыра башларга җыенган кешенеке сыман бүрәнкәләнеп калды.
Ике-өч көн эчендә Дисә больницада үз кеше булып алды. Авырулар белән дә бик тиз дуслашып, уртак тел табып өлгерде. Больницаның башка персоналы белән дә бик тиз аралашып китте.
Чыннан да, ничектер гелән шулай була килде: Дисә һәрвакытта да игътибар үзәгендә. Аның үз-үзен тотышына, кыланышларының тыйнак-әдәпле булуына, шуның өстенә ни генә эшләсә дә, урынлы чыгуына бик күпләр дикъкать итәләр. Гомумән, барлык хезмәттәшләреннән дә ул күп ягы белән аерылып, күзгә ташланып тора. Табигать аны юри шәфкать туташы итеп яраткан диярсең. Күз явын алырдай ап-ак халатын киеп, билләрен буып алгач, күкрәк-түш тирәләре, коеп куйгандай зифа буй-сыннары тагын да ачыграк булып күренә. Ә инде кулларын халат кесәләренә батырып тыгып та куйса, бетте, аңардан күзләреңне дә ала алмыйсың, үзеңне әсир итеп тоясың.
Көн артыннан көн үтә торды. Үзенең чатнама суыклары, аякларга сарылып уралучы җәяүле бураннары белән кыш та килеп җитте. «Вакытлыча гына» дип, Гайния түтиләргә квартирага кергән Дисә һаман да шунда тора бирде. Билгеле, беренче тапкыр бусага аша атлап кереп, анда урталай сынган гәүдәсен көч-хәл белән хәрәкәтләндереп йөрүче гарип хатынны күргәч: «Бу күз көеге янында ничек тормак кирәк», – дип уйлап та куйган иде Дисә. Ул вакытларда ике куллап бер таякка таянып йөрүче Фәния апасы да аңа әллә ни якты йөз күрсәтмәде. Ләкин тора-бара күнегелде.
Соңрак Дисә Фәния апасының ни сәбәптән гарип булып калуының бөтен нечкәлекләренә кадәр белде. Гайния түтинең ире Низам сугышка кадәр Чаллыда милиционер булып эшләгән. Саллар тузгытып, урланган бүрәнәләрдән буралар бурап сатучы Мортаза атлы бер адәми затны ике-өч тапкыр тотып җавапка тарттырган. Сугыш башлану белән, Низамны фронтка алып киткәннәр. Ир-ат азаю сәбәпле, әлеге дә баягы шул Чатан Мортазаны чакырып алып, район Советы башкарма комитеты тирәсенә түрә итеп куйганнар. Менә шул имансыз: «Гад Низам каныма бик күп тоз салды… Хәзер мин аның бөтен нәселен корытачакмын», – дип әйтеп әйткән. Янап кына да калмаган Мортаза. Иң элек, укуын ташлатып, яңа гына уналты яше тулган Фәнияне урман кисәргә җибәргән. Тегендә, бик яшь, көч килмәгәе дип, кызны атлы эшкә куялар. Урманнан тимер юл станциясенә агач чыгара ул. Әмма көннәрнең берендә аның йөк төягән чанасы салулап китә дә бик текә яр астына таба ава башлый… Кыз күрә: чана яр астына мәтәлә-нитә калса, җилдә дә селкенер хәлгә килгән арык атны үзе белән бергә сөйрәп алып төшеп китәчәк… Фәния ике уйлап тормый, йөгереп килә дә йөк астына җилкәсен куя… Тау кадәрле итеп чи утын төягән олау Фәнияне юл чатында торган агачка китереп тә кыса. Шунда бил сөяге зарарланып, гомерлек гарип булып кала.
Чатан Мортаза моның белән генә дә чикләнми, Гайния түтинең үзен дә окоп казырга озатылачак кешеләр исемлегенә кертә. Әле дә ярый, Гайния эшләгән больницаны госпитальгә әверелдерәләр һәм, беренче пароходлар белән, яралылар алып кайтып тутыралар, шул гына коткарып кала «легавый хатыны» Гайнияне.
Фәния үзе гаять кешелекле, олы җанлы, әнисе Гайния түти кебек үк нечкә күңелле. Бераздан алар Дисә белән якынаеп, тәмам дуслашып киттеләр. Фәния аның кайтуын түземсезлек белән көтеп ала торган булды. Вакыты белән бернинди тартынусыз-нисез күңел түрендәге уй-хисләрен ачып сала. «Эх, Дисә җаным! Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, ифрат та рәхәттер, чиксез дә күңелледер сау-сәламәт булулары. Шуның өстенә синең сылу-матурлыгың!.. Хак Тәгалә бер генә дә рәнҗетмәгән үзеңне. Икеләтә бәхетледерсең син, иеме? Һәркем синең арттан сөеп-назлап, җан атып кала торгандыр. Ир-атлар турында әйтмим дә инде. Алар өчен син тормышка ашмаслык хыялсыңдыр… Бер генә дә килмәгән җирең юк бит синең. Әле баянак кына туфлиләреңне кулыма алып, сокланып карап утырдым, йа-а Ходай!.. – Билгеле, Фәниянең төшенкелеккә бирелеп куйган чаклары да булгалый. – И-и, Дисә җаным! Үтте лә гомерем исрафлар булып! Еш кына, нигә теге вакытта йөк асларында калып үлмәдем икән, дигән чакларым да булгалый. Күз көеге булып яшәмәс идем, ичмаса!..»
Соңгы вакытларда Дисә еш кына: «Нинди генә кешеләр юк бу дөньяда!..» – дип уйга калгалый. Гомумән, тормыш аны бераз тирәнтенрәк уйлап фикер йөртергә өйрәтә башлады сыман.
Гаять тере, хәтта бераз экспансиврак холыклы Дисә иске закалкадагы интеллигенция мохитендә аралашып үсте. Ул кадәр үк тирәнтен булмаса да, күпкырлы һәм тиешле дәрәҗәдә белем алды. Әдәбият һәм сәнгать турында, гомумән, чор мәсьәләләре хакында үзенә генә хас карашлары, уйлары бар. Билгеле, Дисә үз карашын, һичшиксез, дөрес, бәхәссез дип санады. Бәлки, шуңар күрәдер ул, кеше турында кыю рәвештә фикер йөртергә хокукым бар, дип уйлый иде. Заманында Декарт, Вальери, Бальзак һәм Сартрлар белән шашынып та, соңрак, чор шаукымына ияреп, Пикассо, Ремарк һәм Хемингуэйлар белән мавыга башлады. Нинди генә өлкәдә булмасын, бер генә яңалык та аның дикъкатеннән читтә калмады. Кыскасы, Дисә үзен бүгенге көн яшьләренең «таҗы», «каймагы» дип санаучылар рәтенә куя иде.
Ләкин шул кадәресе дә бар: еллар үткән саен, андый шалтыравыклы-ялтыравык сүзләр, авыз суларын корытып бәхәсләшүләр үзләренең кызыгын югалтты. Дисә төшенде: тормыш ул уйлаганга караганда күп тапкыр катлаулырак. Шулай ук кешеләрне белү өчен дә ике күрешеп, бер сөйләшү генә җитми икән.
Ниһаять, Дисә үзе өчен тагын да яманрак, тагын да аянычрак хакыйкать ачкандай булды. Ул үз мохитендә, үз шулпасында кайнаган арада, тормыш искәрмәстән генә зур сикереш ясаган, шактый алга киткән икән. Дисә күзаллаган тормыш һәм бүгенге чынбарлык җир белән күк арасы кебек булып калган. Ул моны әледән-әле тоя, әледән-әле сизенә торды. Ординатураның беренче курсында укыганда шундый хәл булды. Аларны, берничә ординаторны, үзләре шефлык итә торган колхозга командировкага җибәрделәр. Юк, чөгендер алырга да, бәрәңге чүпләргә дә түгел, ә медпунктларның эшчәнлеген җайга салу максаты белән. Шунда үзләрен әллә кемгә санап йөргән медичкалар беренче тапкыр гади колхозчылар һәм колхоз җитәкчеләре белән якыннан торып аралаштылар. Бигрәк тә колхоз председателе аларны гаҗәпләндерде. Киноларда, театрларда күрсәтелә торган тиле-миле, чеп-чи надан һәм дорфа председательләргә чак кына да охшамаган иде ул. Фәннең төрле-төрле өлкәләрендә эрудит-хәбәрдар, хәтта медицина өлкәсендә дә күпмедер белеме булган бу кеше Дисәне уйланырга мәҗбүр җитте. Баштарак ул моны очраклы хәл кебек кенә кабул иткән иде. Әмма райкомда үткәрелгән бер очрашудан соң, Дисә үзенең бүгенге колхоз турында бик ялгыш фикердә торганлыгын аңлады.
Дисә үз тормышының кайсыдыр бер борылышында ялгышты кебек. Баштарак бик сырланды-сайланды, тегесе дә ярамады, монысына да исе китмәде. Берәрсе белән танышып, ике-өч авыз сүз әйтмәс борын, ул кешедән гайрәте чигә торган иде. Кешенең каушап тартынуын да ул чикләнгәнлеккә, акылы камил түгеллеккә юрады. Ә еллар үтә дә үтә торды. Аның белән бергә аралашып үскән яшьләр башлы-күзле булып беттеләр. Бер Дисә генә: «Иң элек – үзең өчен яшәргә кирәк!» – дигән ялган фәлсәфәгә таянып яшәвендә булды. Шулай итеп, аның башта җаны-тәне белән теләгән мөстәкыйльлеге ахыр чиктә ялгызлыкка әверелде дә куйды.
Мәхәббәт Дисәгә бөтенләй көтмәгән яктан килде. Ординатураның икенче елында алар группасына гыйльми җитәкче итеп яңа кеше билгеләделәр. Таныштырганда: «Хирург, медицина фәннәре кандидаты», – диделәр. Исеме Габбас, ә фамилиясе Гайфин икән. Дисә эченнән генә: «Чак кына Габбас Галин түгел», – дип уйлап та куйган иде әле.
Габбас яшь, күп булса утыз ике, утыз өчләр тирәсендәдер. Группа кызлары беренче күрүдә үк гашыйк та булдылар үзенә. Атна саен чәчләрен буятып, әллә ничә төрле төскә кереп йөрүче, үзенең җильяграк булуы белән даны чыккан Динә: «Чур-р, кызлар! Бу Габбас Гайфин дигән адәми затны үземә каратам», – дип кисәтеп тә куйды.
– Синнән булыр… – диештеләр кызлар.
Чыннан да, Динәнең мондый эшкә сәләтле икәнлеген һәркем белә иде. Хәер, ул моны үзе дә яшерми, туры килгәндә: «Теләсәм, әүлияны да юлдан яздырырлыгым бар», – дип, үзенең җиңүләре белән мактанып та куйгалый иде.
Башта Дисәнең Динә әйткән сүзләргә әллә ни исе китмәде. Динәне яхшы белә ул. Дисә инде аны: «Бер харап буласың әле син, кызыкай!» – дип тиргәп, кисәтеп тә куйгалаганы бар. Ә Динәгә нәрсә, ул инде кеше сүзенә колак салудан күптән узган.
Габбас йөзендәге пакьлек, беренче карашка ук күзгә ташланып торган самимилек Дисәне дә әллә нишләтте. Күңеленең кайсы почмагындадыр Габбасның шул сафлыгын саклап калу теләге туды. Һәм ул, Динәне үчекләргә теләгән сыман итеп, болай диде:
– Юк инде, Диночка!.. Габбас Гайфин сиңа тәтемәс. Юкка нәфесеңне сузма. Аны мин үземә каратачакмын…
Кемнән-кемнән, Дисәдән мондый сүзне һич көтмәгән кызларга җитә калды.
– Әллә чынлапмы?! – диештеләр алар, үз колакларына үзләре ышанмагандай.
Дисәнең җавабы катгый:
– Сүзем сүз, Габбасны Динәгә бирмим!..
Бу хәл Динәне чын-чыннан үртәндерде. Ул башта билен тота алмыйча бөгелә-сыгыла көлгән булды, аннары, Дисә ягына кулын селтәп, тезә башлады:
– Кит, көлдермә ичмаса… Синең кебек старая девадан, монахинядан буламы соң! Ул бит ир-ат. Аңарга синең матур күзләрең белән энҗе тешләрең генә җитмәячәк… Андый адымга йөрәк кирәк. Синдә ул юк… Булса, баштарак, яшьрәк чагыңда булыр иде инде. Яшьрәк чакта чирканчык алу җиңелрәк ул…
Уен-көлкедән башланган нәрсәдән шулай уймак чыкты да куйды. «Адәми зат» Габбас, сукыр чебен кебек булып күзгә кергән Динәнең түгел, ә сабыр-чыдам, тыйнак-тотанаклы Дисәнең әсиренә әверелде дә куйды…
Күңелләргә яшәү яме, яшәү дәрте биреп, шаулап язлар да килеп җитте. Бу яз Дисә өчен башка елларга караганда матуррак, яктырак та, хәтта аязрак та булып тоелды…
Дисә гашыйк иде.
Сөю хисе, йөрәк төбеннән күтәрелеп, аның бөтен тәненә таралды, бөтен барлыгын яулап алды. Әйтерсең лә Дисәгә канат куйдылар. Бу яз шашындырды аны. Яз кояшы ярсу канына сеңгәндәй хис итте ул.
Габбас белән Дисәнең бер-берсен күрмичә, дәресләрдән соң очрашмыйча калган көннәре булмады. Башта Дисәнең, бу очрашуларны кызлар күрделәрме икән дип, күрмәсәләр, күрсәтергә теләп, як-ягына каранып, үз группаларындагы кызларны эзләгән чаклары да булгалады. Әмма соңрак ул тойгыны бөтенләй капма-каршы икенче бер теләк алыштырды: күрмәсәләр генә ярар иде!
Беренче очрашуларда сүзләр бик гадәти нәрсәләр тирәсендә чуалды. Габбас кызны диссертация язарга өндәде, хәтта кайчандыр үзе кандидатлык дәрәҗәсе яклаган теманы тәкъдим итте. Аңарда ул темага карата әдәбият җитәрлек икән.
Соңрак алар сөйләшендә рәсмилек бөтенләй юкка чыкты. Алар кая булса да читкә, табигать куенына чыгып китү ягын карый башладылар. Ахыр чиктә «Яшел Алан» станциясе артында, Идел уртасында, ике-өч кенә балыкчы палаткасы торган «Робинзон» утравы таптылар… Һәм анда балыкчы карт Степан Ивановичка «йортка керделәр».
Юк, Динә ялгышкан булган, Дисәнең «йөрәге җитте…» Ул да чын мәхәббәтне, сөю-сөелүне татыды. Үлеп сусаган кеше, су күреп суга капланган кебек, үз-үзен белешмичә, дөньясын онытып мәхәббәт иркенә бирелде ул, күзенә ак-кара күренмәс булды.
Шул ук вакытта Дисә бу тойгы, бу хисләрнең, язгы таңның татлы хыяллары кебек, кайчан да булса бер челпәрәмә киләчәген дә сизенә иде. Ут-ялкынны кәгазьгә төреп булмый, диләр. Дисәнең дә бу адымы турындагы хәбәр зур урында эшләүче абыйсына барып җиткән: «Булдырдың, ниһаять! Сөендердең… Син дә үзеңә пар тапкансың икән, страм! Бөтен кеше көлә үзеңнән… Нәкъ мәзәктәгечә: «Бәләкәй арбасы белән, бала-чагасы белән булган алайса…» – дип ачуланды аны абыйсы. Дисә дә югалып калмады, капылт кына борылып, китеп тә барды.
Габбас белән Дисә очрашуларын дәвам иттеләр. Бераздан утрау да туйдырды. Алар инде, «бәрхет» сезоны ачылу белән, Кавказ яки Кырым якларын әйләнеп кайтырга дип, яңа хыяллар корганнар иде. Әмма бу максатлары тормышка ашмыйча калды. Искәрмәстән генә килеп чыккан вакыйга барлык уй-максатларын, ният-хыялларын челпәрәмә китерде дә ташлады.
Ә димәде, җә димәде, Дисә тавыш-тынсыз гына расчёт алып, йөрәген биләп алган тойгы-хисләрнең тамырларын мәрхәмәтсез рәвештә өзгәләп, пыран-заран китереп, Казаннан чыгып та китте.
Ниндидер романтика, могҗизалы маҗаралар эзләүдән эшләмәде ул бу адымны. Алда шактый кыенлыклар, зур югалтулар, җан сыкраулары һәм йөрәк әрнүләре көткәнен Дисә бик яхшы белә иде.
Чаллыга ул шактый ямьсез уй-фикерләр белән килеп төште. Монда ул бер-берсенә бик нык охшаган, бик чикләнгән зәвыклы, ифрат дәрәҗәдә күңелсез, тамаклары тук, өсләре бөтен булуга шөкрана кылып яшәүче кешеләр арасына эләгермен дип уйлаган иде.
Әмма Дисә уйлаганча булмады. Гаять кызыклы кешеләр арасына килеп эләкте ул. Баш врач: «Үткәне күләгәле кеше», – дип таныштырган хирург Гази Хаҗиевич Зәкиев үзе генә дә ни тора! Берүзе биш кешегә җитәрлек тормыш юлы үткән, дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган бу кеше белән сөйләшү үзе бер гомер. Гази белән якыннанрак аралашкан саен, Дисә гаять акыллы фикердәш тапканлыгын белде. Моңа ул куанып бетә алмады.
Карап сокланырлык сыйфатлары күп иде шул Газиның. Тормыш тарафыннан мәрхәмәтсез рәвештә кагылган-сугылган бу кешедәге рухи ныклык, ихтыяр көче, шуның өстенә горурлыгы һәм дөньяга аек карашы Дисәне чын-чыннан хәйранга калдыра иде.
Нәрсәдән башлангандыр, хәзер инде Дисә хәтерләми, сүз кешеләрнең ни сәбәптән эчүчелеккә бирелүләре турында бара иде бугай. Гази яшермәде, үзе дә сирәк-мирәк кенә капкалый икән. Ул моны бик арыган чакларда, башына чак кына ял бирү өчен, мең төрле уй-фикерләрдән арынып тору өчен эшли икән. Әмма аның эчүгә карата үзе өчен кагыйдә итеп кабул иткән карашы да бар икән. «Ике очракта эчәргә ярамый, – ди ул, – җаваплы эш башкарганда һәм көрәшкәндә… Бу эшләр һәрвакытта да айнык баштан эшләнергә тиешләр. Эчкән тәкъдирдә дә безгә кешелекне җуярга ярамый. Мин моны үземнән чыгып әйтәм, – дип дәвам итә Гази. – Язмыш мине җитәрлек дөмбәсләде… Әмма аңар карап дәрәҗәмне, кешелек сыйфатларымны югалтмаска тырыштым. «Кеше» дигән бөек исемгә тап төшерттермәдем. Әгәр дә кеше бу фани дөньяда, гаять четерекле тормышта үз-үзен түбәнсетмәсә, үз-үзен мәсхәрәләп ким-хур иттермәсә, аны беркем дә кимсетә дә, түбәнәйтә дә алмый. Бу дөньяга кеше җиңелү өчен килми…»
Газида һәр көнне диярлек нинди дә булса яңа сыйфат күрә, нинди дә булса яңалык ачкан кебек була иде Дисә. Сугыш аркасында укуы бүленеп, югары белем ала алмыйча калган бу кешенең инглиз, немец телләрен яхшы белүе һәм шушындый караңгы почмакта яшәп тә, «Геронтология һәм гериатрия» (картлык һәм гомерлекне өйрәнү) кебек яңа фән үзләштереп, бай практик материал туплавы, ниндидер җитди хезмәт язуы үзе генә дә ни тора.
Бу турыда беренче тапкыр Булат Хәниповичтан ишетте Дисә. Тегесе, Газиның әлеге язмаларын «гыйльми хезмәт», «трактат» дип, мыскыл иткән сыман итеп әйтте. Бу хәл Дисәне чын-чынлап рәнҗеткән дә иде әле. Шулай да ул «титулсыз галим» нең әлеге эше белән ныклап торып кызыксынды: «Мөмкин булса укып чыгар идем», – дип, үзенең теләген белдерде.
Гази, «шаярмыйсыңмы?» дигән сыман, Дисәнең бертөрле серлелек белән өртелгән күзләренә текәлеп карап торды. Коллегасының чын күңелдән мөрәҗәгать итүенә тәгаен төшенгәч, бик рәхәтләнеп риза булды.
Сораган көнне үк, төшке аштан соң, ул Дисәгә катыргы тышлы калын гына бер папка тоттырды. Машинка язуында биш йөз биттән артып киткән бу хезмәтне Дисә бер көн, бер төн эчендә укыды да чыкты. Фәнни нигезләп, мең төрле тәҗрибәләргә таянып, конкрет мисаллар нигезендә язылган бу «трактат» ны ул дөньясын онытып, мавыктыргыч роман урынына укыды.
Язманың кайбер өлешләре, бигрәк тә тарихка бәйле урыннары, кызыклы, могҗизалы әкиятләрне хәтерләтә иде. Китерелгән мисаллар, саннар арасында адәм әйтеп, адәм ышанмаслыклары да очраштыра. Менә бер мисал. Муса пәйгамбәрнең беренче китабында, мәсәлән, Җирнең беренче кешесе Адәмнең 930 яшькә кадәр яшәве әйтелә; Нух – 950, Мафусаил 969 яшькә җитеп үлә. Әмма кешегә һәрчак табигать тарафыннан бирелгән вакытны азсыну хас. Шул ук Мафусаилнең кабер ташына да «Вакытсыз вафат булды» дигән сүзләр язылган булган.
Дөрес, аңлатма бирүчеләр әлеге саннарның дөреслеген шик астына куялар; борынгы язмаларда, Библияләрдә күрсәтелгән «еллар» хәзерге календарь елларына караганда бик күпкә кыска булганнар, дигән версия яши. Ләкин гомерләре хәзерге календарь белән исәпләнүчеләр арасында да гаҗәпләнерлек озак яшәүчеләр очраштыра. Төрекле Заро Ага 156 яшен тутырып дөнья куя. Үз гомерендә 13 тапкыр өйләнә, 30 баласы була. Ә Азәрбайҗанда яшәүче колхозчы Мөхәммәт Әйвазов 148 яшенә кадәр яши. 1956 елда аңа багышлап махсус почта маркасы чыгарыла.
Язмада, күпсанлы мисаллар китерелү белән бергә, шактый ук йомры, афоризм булырлык сүзләр дә очраштыргалый. «Озак яшәүнең сере – гомерне кыскартмый саклый белүдә. Бу тулысынча кешенең үзенә бәйле», – диелә бер урында.
Бу мәсьәләгә карата медик-галимнәр арасында фикер каршылыклары очраштыргалый. Мәсәлән, Акслепий болай дигән: «Үзенә бирелгән гомерне тиешенчә яши белмәгән кешене дәвалап торасы да юк; яшәеш кадерен белмәгән кешедән үзенә дә, җәмгыятькә дә файда көтмә». Ә бөек гуманист Платон башка төрлерәк фикердә: «Кеше гомере өчен, пациентның бары тик кеше булганы өчен генә дә көрәшергә кирәк», – ди ул.
Озак яшәү, картларны яшәртү проблемалары бик борынгы заманнардан бирле кешелекне дулкынландыра килгән. Бу турыда хәтта аерым агымнар, аерым тәгълиматлар булган. Мәсәлән, сунамитизм ысулының асылы кеше тәненең шифалы җылысы белән дәвалауга нигезләнгән була. Бу тәгълиматта: «Яшьлек белән сәламәтлек, нәкъ яман чир кебек үк, йогышлы», – диелә.
Мисаллар арасында шактый күңел кайтаргыч ысуллар да очраштыргалый. Мәсәлән, вампиризм тәгълиматы, яшьләрнең канын эчү юлы белән гомерне озайтырга, яшьлекне сакларга мөмкин, дип өйрәтә. Папа Иннокентий VIII (1432–1492) бер утыруда өч ир баланың канын эчеп бетерә торган булган. Борынгы Римда, мәсәлән, картлар белән карчыклар, үлеп яткан гладиаторларның канын эчәр өчен, бер-берсен таптап-изеп, цирк аренасына ташлана торган булганнар. Ә Венгрия графинясы Батори, башкаларга караганда яшьрәк тә, матуррак та булып күренер өчен, яшь крепостной хатын-кызларның кайнар канында ванна керә торган булган.
Опотерапия дигән ысул да, заманында модага кереп, киң кулланыла торган тәгълимат саналган. Опотерапия – кешенең кайбер органнарын ризык итеп ашауга бәйләнгән метод. Әгәр дә курку белмәс батыр дошманыңның йөрәген ашасаң, син дә нәкъ аның кебек үк кыю, җиңелүне белмәс көч иясенә әвереләчәксең, янәсе. Бу ысул борынгы Кытайда аеруча нык таралган һәм киң кулланылган…
Дисә, рәхмәтләр әйтеп, язманы кире кайтарып бирде. Нинди генә мактау сүзләре әйтү дә аз булыр төсле иде. Һәм ул, ни дип әйтергә дә белмичә торганнан соң, теленә беренче килгән сорауны бирде:
– Нинди максат белән яздыгыз соң бу эшне?..
Гази өзеп кенә җавап бирә алмады. Башта шаярган кебек итеп: «Үзенә күрә бер хобби: кемдер маркалар җыя, кайберәүләр буш шырпы капларыннан коллекция туплый. Ә мин кәгазь буйыйм», – дигән булды, әлеге четерекле сораудан уен-көлке белән котылырга теләп. Әмма Дисәнең җитди йөзен күргәч, тавышына кадәр үзгәрде Газиның. Шунда да әле… уенын-чынын бергә кушып: «Кеше үз тормышын нәрсә белән булса да тулыландырырга тиеш бит», – диде.
Инде алай да Дисәнең соравына канәгатьләнерлек җавап бирә алмагач, фәлсәфә сатып алды. Кешенең, янәсе, үз тормышында ике төрле төп таянычы була. Беренчесе – яраткан хезмәте. Андый чакта кемнәрнеңдер этлек итүен дә, ачлы-туклы торуны да, хәтта иң якын кешеңнең хыянәтен дә күтәреп була…





