Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман

- -
- 100%
- +
Иргали күкрәгенә капланган Гөлнисаның үксеп-үксеп елаудан бары тик җилкәләре генә калтырый иде.
– Йа-а Ходаем ла!.. Синме соң бу, Иргали?.. Саташам гына түгелме?..
Иргали, киемнәреннән киндер, сүс исләре аңкып торган хатынының арык гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты. Гөлнисаның йөз-төсе дә шактый сулганлыгын абайлап алды ул: ачлы-туклы тору галәмәтедер инде.
– Булды, бәгырь… Тынычлан. Мин бу… Менә кайттым…
Лапас астында кинәт тынлык урнашты. Эшләреннән туктап бер күчкәрәк җыелган хатын-кызлар ир белән хатынның очрашуын тамаша кылып торалар иде. Арада күзләрен сөртештергәннәре дә бар.
– И-и Иргали… Әнигә генә бу көннәрне күрергә язмаган икән. Саклап калып булмады шул, сиңа әйтәм, – диде Гөлниса, яман сызланып. – Кызыбыз белән үземне дә мәет булгач терелттеләр…
– Нихәл итәсең, бәгырь, ил белән килде бит. – Иргали елышып торган хатынының киеменә кунган киндер чүбе, сүс җепселләрен каккалап-чистарткандай итте. – Инде бу кадәресенә шөкрана кылырга кирәк. Болай булгач, бар да һәйбәт булыр. Еллар отыры аруга таба бара…
Шулчак, авызларын ачып, хәйран калып торган хатын-кызларга әллә нәрсә булды, кинәт ыгы-зыгы купты, дөнья кубарып талкылар шакылдый башлады, тирә-юнь шау-шу белән тулып хәрәкәткә килде.
Гөлниса да, читтәрәк торган ялгыз йорт ягына күз салып, өне алынып: «Хуҗа – үзе!» – дип җәһәт кенә читкә тайпылды.
Иргали дә шул якка борылды. Караса – башына елтыр козырёклы карасу картуз, өстенә дә шундый ук кара кием кигән, элеватор кадәрле зур гәүдәле бер кешене күреп алды. Өстендәге киемен җилбәгәй җибәргән, симез йөзен сакал-мыек баскан әлеге кеше алар янына якынлаша башлады. Тавышы да гөбедән чыккандай иде аның.
– Здорово, служивый!
– Саумысыз, хозяин!..
Итләч йөз киң итеп елмайды. Шешенке күз кабаклары астыннан Иргалигә сөзеп карап торды да әйтә салды:
– Хәзер бит, солдат, хозяиннар юк. Хозяиннар, Совет белән уртак тел таба алмау сәбәпле, тю-тю, каядыр китеп олактылар. Ә мин монда делопроизводитель генә, ягъни эшне оештыручы. Исемем Иван Кузьмич. – Шунда ул Гөлниса ягына ым кагып өстәп куйды: – Ә менә сезнең халык: Иван дәдәй дип кенә йөртә.
Иван Кузьмич аларның бер-берсенә кем булулары белән кызыксынды. Җавапны Гөлниса бирде:
– Никахлы ирем, Иван дәдәй.
Иван Кузьмич чын-чыннан гаҗәпкә калды, тавышына кадәр үзгәрде аның.
– Как так?! Иреңне сугыштан кайтмый калган, ягъни һәлак булган дип әйткәннәр иде ич. Менә сиңа мә! Менә ичмаса шатлык!.. – Иван дәдәй, ир белән хатынны бөтенләй үз иткәндәй, конторага чакырды. – Шунда иркенләп сөйләшербез…
Контора бусагасын атлап керер-кермәс борын, Иван дәдәй сүзгә дә кереште:
– Әйтергә теләгәнем шул, солдат, давай, тот та эшкә кереш. Әнә төяүче бул, хатының янындарак булырга телисең икән, рәхим итеп тюк бәйлә. Син дә, нәкъ хатының кебек, эш кешесенә охшагансың. Ә хатының берүзе ике кеше кадәр эшли дисәм, һич тә ялган катнашмас. Шуның өстенә бик акыллы, карусыз, итагатьле. Алак-шалакны мин бер күз төшерүдән таныйм. Давай, солдат, алын. Эшче җитми. Бик ашыктыралар, эшне кызурак тотарга кушалар. Калада әнә пролетариат өчен бәһа белмәс авазлар – завод-фабрика гудоклары яңгырый башлады… Димәк, яңа власть яши, тернәкләнә. Тик менә чимал гына җитенкерәми. Казанның эшче халкы безнең җитен-сүсебезне дүрт күз белән көтә.
Яшерен-батырын түгел, Иван дәдәйнең бу сүзләре Иргалинең йөрәгенә сары май булып ятты. Инде кая барып бәрелергә, кемгә барып егылырга, дигән кебек уйлар, туган туфрагына аяк баскан сәгатьтән бирле аның җанын кыйный, рухын изә иде.
Кара савыты куелган, берничә контор кенәгәсе, кәгазь өемнәре яткан түрдәге өстәле артына барып утырган Иван Кузьмич, бик гадәти нәрсә турында гәп саткандай, сөйләнүен белде:
– Ә бит адәм баласына Тәңренең бирмеш һәр көнендә теш арасына кыстырырга икмәк, җылыда йоклыйм дисә – утын, дөньяга чыгыйм дисә – кием-салым кирәк. Баш очында түбә булуы кирәклеге турында әйтеп торасы да юк.
Иргали, авызына су капкандай дәшми торуны яхшысынмады, Иван дәдәйнең сүзләре белән шиксез килешүен белдерде:
– Знамо шулай.
Тегесе дәвам итте:
– Шулай ул, солдат. Кара тир түкмичә, мең төрле мәшәкать күрмичә генә тормыш арбасы үзеннән-үзе тәгәрәми…
Шунда Иргали, Иван Кузьмичның сүзен урта бер җирдә бүлеп, үзенең яраланган булуын, сул кулының бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмәвен әйтте.
Бу сүзләрен ишеткәч, Гөлнисаның йөзе агарып, күзләре зураеп киткән сыман булды. Ул: «Ай Ходаем!» – дип, иренең терсәгенә үк килеп тотынды. Аның каравы Иван дәдәй Иргалинең бу сүзләрен колагына да элмәде: «Дилбегә тотарга бер кулың исән булса, бик җиткән, моннан төяп җибәрербез, пристендә бушатышырлар», – диде.
– Ә түләүгә килгәндә, риза булырсың дип уйлыйм. Яңа кайтып төшкәнлегең дә, кызылармеец икәнлегең дә исәпкә алыныр…
Иргали кинәт кенә ризалык та бирмәде, капылт кына эштән дә баш тартмады. «Кайтып туган-тумача, таныш-белеш белән киңәшик, әгәренки монда эшләргә ниятләнәбез икән, ике-өч көннән килеп тә җитәрбез», – диде. Атны да бары тик көнен барып, көнен кайтырга дип алып торганлыгы турында өстәде.
Шуның белән сүз түгәрәкләнде. Иван дәдәй, кемгәдер кычкырып, ун кадак он үлчәп, бербөтен икмәк кертергә кушты. Бу – берүзе ике кеше кадәр эшләүче Гөлниса белән араны өзүе иде аның.
Иргалиләр, шул ук кичне җыенып, арбадагы урын-җир, чүпрәк-чапрак янына баздан чыгарылган ике капчык бәрәңге салып, төнгә каршы юлга чыктылар.
…Беренче тапкыр менә шунда, үзләренә өйдәш булып кайтып төшкән төннең иртәгесендә күрде Гази күкбаш чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзле бәләкәч кыз Гөлүсәне.
Икенче көн
Разберёмся во всём, что видели,Что случилось, что сталось в стране,И простим, где нас горько обиделиПо чужой и по нашей вине…Сергей Есенин1
Бүгенге маршрутыбыз – промыселда булу. Аның да нефтьчеләр теленә «Бондюг ятмасы» дип кергән өлешенә юл тотуыбыз. Комиссия әгъзаларын, Түбән Кама ГЭСын корып бетергәч, «Чулман-диңгез» сусаклагычы астында калачак йөзләрчә скважинаның язмышы кызыксындыра иде.
Без юлда. Көн аязса да, җил басылмады, аяк астының да рәте-чираты юк: кая карама – уйдык та чокыр, дулкынланып яткан болганчык күлдәвек.
Безнең вездеход – «пазик», әле бер якка, әле икенче якка ава-түнә һаман алга таба үрмәли. Вакыты белән чабулап, шадраланып торган болганчык су эченә шуып төшә. Аннары яңадан җан-фәрманга моторын үкертеп, юл өстенә күтәрелә.
Пассажирларны күздән кичерәм. Кремнев белән Галина Николаевна булмагач, игътибарым бер-берсенә бик охшаган ике яшь иптәштә. Мин аларны тикмәгә генә «Әгъли белән Тәгъли» дип атамаганмын, исемнәре дә бер үк – адашлар булып чыктылар.
Урыным алар белән янәшә туры килде. Үзара гәпләшкәндә, сүзләренә колак салгалыйм. Ике сүзнең берендә ниндидер «контроль саннар», «предлагать», «рекомендовать», «перспектива»… кебек сүзләр кулланалар. Бу сүзләрдән шул кадәресе аңлашылды: әлеге зур, вәкаләтле комиссиянең төп отчётын да шушы иптәшләр төзиячәкләр икән.
…Ул көнне кунакханәгә арып-алҗып, тәмам хәлдән таеп, бары тик төн урталары якынлашканда гына кайтып егылдык. Шулай булуга да карамастан иң әүвәл, әлбәттә, Анатолий Степанович Кремневның хәле белән кызыксындык. Алынган җавап күңелемә сары май сыман ятты, арыганлыгым да кул белән алып ташлагандай юк булды.
«Чаллыга Мәскәү кадәр Мәскәүдән ниндидер бик зур комиссия киләсе икән» дигән хәбәр халык арасына күптән таралып өлгергән иде инде. Шул уңай белән райкомда, район Советы башкарма комитетында берничә көн рәттән киңәшмәләр уздырылды. Район үзәген чистарту, тәртипкә кертү чаралары билгеләнеп, өмәләр үткәрелде.
Киләчәк комиссиянең шаукымы район үзәк больницасын да читләтеп узмады. Ике көн рәттән «генераль» җыештыру булды. Ишегаллары чистартылды, авырулар ята торган палаталарның да асты-өскә китерелде, төп корпусның паркет идәннәре көзгедәй елкылдап калды. Ансыз да чисталыкны, пөхтәлекне яратучы баш врач халыкның өстендә торды. Чак кына ул дигәнчә булмаса да, күтәрелеп бәрелде, түз генә; ул яктан талканы коры аның.
Комиссия шаукымы кемгә тәэсир иткәндер, әмма Гайния түтинең моңа әллә ни исе китмәде. Чөнки аңа соңгы көннәрдә шактый авыр хәлләр кичерергә туры килде. Барысы да шул бораулау мастерының үлүеннән башланды. Җитмәсә тагын, авыру аның кулында үлгәндәй сүнде. «Нинди генә гөнаһ шомлыклары булды соң әле!..» – дип, Гайния түти җанын кая куярга да белмәде. Ә бит Газиның тәмам җаны чыккан, сантый әйтмешли, «теге дөньяда булып кайткан» авыруларны да аякка бастырган чаклары бар иде. Бик яхшы хәтерли Гайния түти ул көннәрне. Андый вакытта ярты гомерен больницага биргән карт няняны бетмәс-төкәнмәс куаныч, шатлык били торган иде.
Ә бит әлеге мастерның үлүендә Газиның тырнак очы кадәр генә дә гаебе юк. Больницага китергәндә, мастер инде мәет тә мәет, ул да мәет иде. Аңы юк, йөзендә кан әсәре калмаган, авыз тирәләренә кара кан чыгып каткан… Атаклы бораулау мастеры, диделәр үзен. Баулы ягыннан килгән, диделәр, депутат, диделәр. Димәк, абруйлы кеше булган. Буровойда, эш урынында, ниндидер гаять зур машинага кысылган дип әйттеләр. Күкрәк читлеге изелгән. Гази булып Гази операция ясаргамы-юкмы дип икеләнеп калгач, әйтеп торасы да юк, димәк, хәлләре мөшкел булган. Операция ясап, авыруны палатага кертеп салгач, Гайния түти янына Гази үзе керде. «Авыруның хәле бик авыр, исән калуына өмет чамалы… Инде бу авыру да аякка басса, могҗиза булачак», – дигән иде.
Ике көн, ике төн авыруның баш очыннан китмәде Гайния түти. Эчтән ургылып, ялкын кебек булып чыккан кайнар сулышыннан телгәләнеп беткән иреннәрен бертуктаусыз чылатып торды. Өченче көнне иртән авыру аңына килде… Күзләрен ачты. Үзенең исән икәнлеген абайлап алыпмы, хәтта чак кына елмаеп та куйды кебек. Бәлки, Гайния түтигә генә шулай күренгәндер. Тик ничек кенә булмасын, авыруның хәле яхшыра, рәтләнә башлаган сыман иде.
Гайния түти, шатлыгын уртаклашу нияте белән, дежур врачка йөгерде. Авыруны карадылар, әмма куанырлык сүз әйтмәделәр.
Бераздан авыру яңадан йокыга киткән сыман булды. Гайния түти дә, эш югында эш булсын дигән кебек, палатаны җыештыргандай итте. Авыруның өстен рәтләде. Бары тик шуннан соң гына, коры чүпрәк алып, коридорга чыкты. Шундый кеше инде ул: буш вакыты булдымы, тик кенә утыра алмый, үзенә нинди дә булса эш таба. Хәзер дә ул тәрәзә пыялаларын, коридор стеналарына элеп куелган төрле рәсемнәрнең рамнарын сөртештерде. Тәрәзә янына килде, аның пәрдәләрен япкалады.
– Ай-һай, көне!.. Яңгыры-кары, җиле-бураны – бар да бергә… Гүпчи дә язгы көн димәссең…
Гайния түти, авыруым уяна башламасын тагын дип палатага кергәндә, мастер инде үлгән иде.
Шуннан соң башланды инде хикмәтләр. Баш врач белән Гази пычакка-пычак килештеләр. Чөнки Булат мәсьәләне кабыргасы белән, Газины гаепләгән сыман итеп куйды. Чынлап торып гауга чыгарды. Ниндидер актлар белән янады, әйтмәгәнен бер дә калдырмады. Хәтта Газиның үткәнен кабат искә төшерүдән дә тартынмады. Бу сүзләрне Гази бик авыр кичерде, йөрәгенә кабып, һушын югалта язды…
Сүз дә юк, зур кеше үлде. Гәүдәсен алып киткәч тә әле, хәлен сорашып, ике көн чамасы өзлексез шылтыратып тордылар. Бары тик республика газеталарында портретлары куелып, некрологлар урнаштырылгач кына телефон тынды.
Шул низагтан соң баш врач Хәмзин белән Дисә арасында да шактый ук җитди сөйләшү булып алды. Сүзне Булат Хәнипович башлады:
– Сез нәрсә, Дисә?.. Ни күреп шулай гаҗәпләндегез әле?
– Ничек инде гаҗәпләнмәскә ди. Гомумән, сез хирург белән түбәнсеткән, мыскыл иткән кебегрәк сөйләшәсез. Һәрхәлдә, бер түбә астында эшләүче коллегалар сөйләшүенә охшамаган…
– Юк белән борчылмагыз, Дисә. Күмер корымга буялмый…
– Барыбер төшенеп җитә алмыйм.
– Төшенерсез әле. – Булат Хәнипович, бу әңгәмәнең урынсыз башлануын сизенепме, сүзне тизрәк икенчегә бору ягын карады. Һәм кинәт ачылып китеп, елмаеп, Дисәгә таба якынлашты да, кинаяле генә итеп:
– Бәлки, мин… көнләшә торганмындыр… Мин бит хәзер операция ясый торган бүлмәдә сез икәүдән-икәү калганга да көнләшәм… Операция ясаганда ярдәм итүче ассистент – хирургның икенче хатыны, дигән сүзне, бәлки, сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Сез безгә килеп төшкәннән бирле, Дисә, әллә нәрсә булды миңа. Уемда да, күз алдымда да сез генә… Авыруга сабыштым, ахрысы.
Бу сүзләр чынлап торып Дисәне сагайтты. Соңгы ун-унбиш көн эчендә бик күп нәрсәләр ачылгандай булды аңа. Һәм ул, бик әһәмиятле нәрсәне ачыкларга җыенган сыман, Хәмзингә шактый четерекле сорау биреп куйды:
– Булат Хәнипович, сез ни өчен өйләнмисез?
Әйе, бу сорау чыннан да үзенекен итте. Баш врач тәмам каушап, хәтта югалып калган сыман булды. Һәм әле яңа гына бу сылу алдында үзенең мәхәббәтен аңлата, йөрәген ача башлавын онытып, капма-каршы фикер әйтеп ташлавын үзе дә сизмичә калды.
– Гашыйк булу, мәхәббәт дигән бөек хисләрдән мәхрүм булып калырмын дип куркам, – диде ул.
Дисә дә елмайды.
– Кызык! Минем өчен яңа фәлсәфә бу.
Хәмзин, каршысында басып торган бу матур хатынның күңелен таба алуына куангандай, фәлсәфәсен нигезләргә, исбат итәргә кереште:
– Кеше өйләндеме, анда инде бар да бетә, бик күп нәрсәләргә чик куела, иң изге тойгылардан мәхрүм була. Бу турыда Блок, мәсәлән: «…Только влюблённый имеет право на звание человека», – дигән. Ә Байрон бу ачы хакыйкатьне тагын да хикмәтлерәк итеп әйткән. Менә тыңла:
Любую страсть и душит, и гнетётСемейных отношений процедура…
Дисә түзмәде, йомшак креслоның аркасына терәлгән килеш, гадәттәгечә башын артка атып, ап-ак энҗе кебек тешләрен күрсәтеп, шаркылдап көлеп җибәрде.
– Билләһи, матур әйттегез! Буйдак яшәвегезне акладыгыз. Сүз дә юк, аргументларыгыз көчле.
Дисәнең шулай эчкерсез бер көлү белән көлеп җибәрүе Хәмзиннең күңеленә бик хуш килде.
– Ә ник, дөрес түгелме әллә? – дигән булды ул.
– Бәхәсләшмим. Бәлки, хаклысыздыр да. Әмма мин үзем бу мәсьәләгә карата башкачарак фикердә.
Булат Хәнипович, сүз көрәштерүдә үзенең көчсезлеген аңлатырга теләгәндәй, җилкәләрен җыерып, кулларын күтәрде.
– Бетте, бетте, биреләм! – дигән булды ул. – Гомумән, Дисә, аптыраш та йөдәш сезнең белән. Тәки җиңдегез. Бүгенге көннән, юк, менә хәзер үк «бәхет» дип йөргән нәрсәдән ваз кичәм… – Шулчак Хәмзиннең башына гаҗәеп бер уй килде. Һәм ул аны, урынлымы-урынсызмы икәнлеген үлчәп-нитеп тормыйча, чыгарды да селекте. – Мин ул бәхетне йә алыштырырга, йә яңартырга тиеш… Чын әгәр!
Бу сүз чыннан да нәкъ төзәгән урынына тиде. Дисә, башын артка ташлап, тагын рәхәтләнеп көлә башлады.
– Менә сиңа мә!.. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, аның шулкадәресе дә бармыни әле?! Кызык!.. Бәхет яңарту дисез алайса?..
– Сез көлмәгез, көлмәгез… – диде Хәмзин. – Көлмәгез!.. Иң элек тыңлап бетерегез…
Дисә аны бөтенләй ишетмәгәндәй дәвам итте:
– Менә бит ул тормыш нинди гаделсез нәрсә! Кемнәрдер «бәхет» дигән төшенчәнең «б» хәрефен дә танымый. Кайберәүләр, кеше бәхетенә күләгә төшерүдән куркып, булган бәхетләреннән дә ваз кичә… Ә кайберәүләр әнә, булган бәхеткә генә риза булмыйча, аны яңарту турында да кайгырталар… Бик, бик гаделсез нәрсә бу тормыш!
– Безнең хөрмәтле Гази Хаҗиевич турында әйтәсезме?
– Әйе, аның турында…
Баш врач шундук аны бүлде:
– Үз бәхетенә үзе балта чапкан кеше ул. Аның бәхетле булырга хакы да юк… Аңар дигән бәхет, Гайния түти әйтмешли, сәмруг кош канаты астында. Булган кадәресенә бик риза булып яшәргә тиеш ул.
– Үзе теләп алмагандыр ич ул яман дәһшәтләрне. Бәхетсезлекне аны беркем дә теләп алмый.
– Андый хәлдә калу-калмау аның үз кулында булган.
– Әйе, күп нәрсәне белмим шул мин. Сезнең сүзләрегезгә караганда, аннан да куркынычрак җинаятьче юктыр төсле бу дөньяда.
– Бик шулай.
– Нәрсә эшләгән соң ул шулкадәрле?
– Нәрсәме?
– Әйе.
Хәмзин, әйтергәме-әйтмәскәме дип, бераз икеләнеп торды. Аннары, гаять зур сер ачарга җыенган сыман, Дисәгә якынрак килергә ишарә ясады. Як-ягына каранып алгач, тезә башлады:
– Хәер, сезнең күзегезне ачып, башта ук кисәтеп кую минем бурычым. Кем белән эш иткәнегезне сез дә белергә тиеш…
– Аның пленда булганлыгы турында мин ишеткән идем инде…
– Хикмәт аның пленда булуында гына түгел, ә пленда вакытта ниләр эшләвендә. Баштарак мин дә, нәкъ сезнең кебек, ышанасым килмичәрәк йөргән идем. Әмма моннан берничә ел элек мине махсус урынга чакыртып алдылар. «Кем белән бер түбә астында эшләвегезне сез дә белергә тиеш», – дип, алдыма бер «Дело» куйдылар. Шул «Дело» дан ниндидер журнал чыгарып[1], кәгазь кыстырып куелган урынын ачтылар да бер фото күрсәттеләр… Әле дә булса күз алдымда тора ул фоторәсем. Анда аягүрә баскан бер фашист палачы бернинди гөнаһсызга вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән меңнәрчә совет кешеләренең канына буялган кулы белән 4862 номерлы әсирне, ягъни мәсәлән, безнең хөрмәтле хирургыбызны кочаклап тора… Ә рәсем астында мондый сүзләр: «Рейхскомиссар обергруппен фюрер Отто Шульц үлемнән коткарып калган «фәрештә» кушаматлы совет врачына рәхмәтен белдерә…» Менә шундый ул сезнең сокланып туя алмаган Гази Хаҗиевичыгыз…
– Ә ни өчен минеке?
– Анысы сүз уңаенда гына әйтелде.
– Билгеле, уяу, сизгер, сак булырга да кирәктер. Әмма бу мәсьәләгә карата минем үз фикерем дә бар. Шундый чакта ирексездән Чеховның бер әйткән сүзе искә төшә. «Аллага ышану – ул әллә ни зур хикмәт түгел, аңа Бирон да, Аракчеев та ышанган. Сез менә кешегә ышаныгыз», – дигән ул.
– Вакыты белән, Дисә, кешегә түгел, үзеңә дә ышанып бетеп булмый. Мыскыл иткән кебек: «Уяу, сак, сизгер булырга кирәк», – дигәнеңә күрә әйтәм. Тормыш шулай булырга өйрәтә. Эт белән эш итсәң, итәксез калырсың, ди бит мәкаль.
– Билгеле, һәркем үз кетәгеннән карап фикер йөртә. Әмма Гази Хаҗиевич сез уйлаганча ук ышанычсыз кеше түгел. Һич кенә дә андыйга охшамаган. Шуның өстенә искиткеч оста, кыю хирург…
Хәмзин мыскыллы-зәһәрле төрттереп куйды:
– Кая инде! Кыюлыгын беркөн күрдек әнә…
– Алай димәгез. Сез бу юлы да хаклы түгел. Ул көнне хирург чын-чыннан могҗиза эшләде. Тик нишләмәк кирәк, хирургиянең дә кодрәте чиксез түгел… Аннары аның диагноз куюларына гына игътибар итегез сез, тулы консилиумың бер читтә торсын… Аннары кайчандыр, кемдер, ниндидер гөнаһ ясады, җинаять эшләде дип, кешене гомере буе эзәрлекләргә дә димәгәндер ич. Гомер уза, кеше үзгәрә…
Булат Хәнипович бу юлы да Дисәгә каршы төште:
– Юк!.. – диде ул. – Кеше табигате һичкайчан да үзгәрми. Кеше, тормыш шартларына карап, бары тик яраклаша гына бара. Син бит, Дисә, бернәрсә дә белмисең. Шуңа күрә шулай кырлы-мырлы сөйләнәсең дә… – Баш врач, чак кына пауза ясаганнан соң, Дисәгә сынап-текәлеп карап тора башлады. Тагын нидер әйтергә җыенганлыгы йөзенә чыккан, мөлаем ияге очланып килгән. Чыннан да, әйтер сүзе булган икән аның. – Әйтсәм әйтим инде, – дип сүзгә кереште ул. – Үзегез дә минем өчен шактый катлаулы табышмак булдыгыз… Башваткыч дисәм, дөресрәк булыр. – Ул бу сүзләрне елмаеп, ярым шаярган кебек итеп әйтте.
– Шулай дип уйлаган да идем аны, – диде Дисә, бер дә исе китмичә.
– Сез ниндидер нәтиҗәләр ясый күрмәгез тагын…
– Юк-юк! – дип элеп алды Дисә. – Бернинди дә нәтиҗә ясарга җыенмыйм. Сез хаклы, әлбәттә…
Ләкин аның бу сүзләрне бераз ирония белән әйтүен Булат Хәнипович сизенде. Шулай да әллә ни игътибар итмәде.
– Әйтегез әле, Дисә, – диде ул, әрле-бирле йөренгәләп килеп. – Ни өчен сез партиядә түгел?
– Ни өченме? Чын коммунист була алуыма ышанмаганга күрә. Чын коммунист ул – беренче карашка мөмкин түгел тоелган нәрсәләрне дә башкара алучы кеше. Ә мин… Ялкау мин… – Дисә чак кына дәшми торды, аннары, нидер исенә төшергәндәй, елмайды, ул да түгел, рәхәтләнеп кычкырып көлә башлады. – Шактый катлаулы башваткыч дисез алайса? Кызык!.. Билләһи, шәп әйттегез.
– Әллә дөрес түгелме?.. – дип сорап куйды Булат Хәнипович. – Соң, үзегез уйлап карагыз, баш ватмаслык та түгел бит. Югары белемегез бар – бу бер булдымы? Үзегез теләсә кемне акылдан шаштырырлык чибәрсез. Бу булдымы ике!.. – Баш врач бөкләр өчен тагын өченче бармагын да хәзерләгән иде инде, тик өлгерә алмыйчарак калды. Дисә, аны бүлеп, үзе сорау биреп куйды:
– Гафу итегез, Булат Хәнипович!.. Бу сүзләрегезне чынга алыйммы, әллә?..
– Иң элек сабыр итегез! Тыңлап бетерегез… Аннары өлкәннәр сүзен бүлдерерсез… – Хәмзин, ясалма җитдиләнеп, кабат санарга кереште. – Үзегез яшь… Бу булдымы… Ничә булды инде?.. Кыскасы, мине гаҗәпләндергән нәрсәләрнең барысын да саный калсаң, кулларныкы гына түгел, аяк бармаклары да җитмәячәк. Менә күрдегезме инде, нинди хикмәтле кеше булып чыктыгыз сез!..
– Андый-мондый шпион-фәлән түгелме икән дип, миннән шикләндегез инде алайса?
Мондый сүзләр өчен чын-чыннан үпкәләргә җыенгандай, Булат Хәнипович хәтта иреннәрен турсайтты. «Ну-у, Дисә Зиннәтовна!.. Сез дә әйттегез сүз!..» – дип, үзенең чынлап торып рәнҗүен белдерде.
Дисәнең моңа әллә ни исе китмәде.
– Ә ник?.. – диде ул, беркатлыланып.
– Андый уйның башыма да килгәне юк, – дип акланды тегесе. – Күп булса, сезнең бу якларга искәрмәстән генә килеп төшүегезгә гаҗәпләнгәнмендер инде. Гаҗәпләнмәслекмени? Венерадан яки Марстан очкан кунак кебек килдегез дә төштегез… Баштарак: әллә тормышында, яки эшендә берәр чатаклык чыктымы икән дип тә уйлаган идем. Алай дияр идең, документларың, рус әйтмешли, безукоризненный чисталар…
Дисә һаман да елмая иде әле.
– Чисталар дисез алайса? Ә мин, сезнең урында булсам, шундый чип-чиста документлы кешеләрдән сагаер идем. Гадәттә бит җыен аферистларның, иң хәтәр карьеристларның документлары кер дә кунмаган кебек чип-чиста була. Үзләре дә этләч балыгы кебек шоп-шома һәм лайлалы булалар… – Кабат баш врачның йөзенә текәлде дә сорап куйды: – Димәк, документларга кадәр тикшердегез?..
Дисәнең чын-чынлап үзгәрүен тоеп, Хәмзин аны тынычландырырга ашыкты.
– Тукта әле! – диде ул, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып. – Нишләп мин кеше документларын тикшереп йөрим ди… Үзең биргәндә күз төшереп алынгандыр инде…
Дисә, чынлап торып җәнҗал чыгарырга җыенган кеше сыман, Булат Хәниповичның һәрбер сүзенә бәйләнә башлады:
– Ни өчен Казаннан китүемнең сәбәбен сорап, эш урыныма запрос ясатмадыгыз соң? Кем белә, бәлки, мин Гази Хаҗиевичка караганда да хәтәррәк кешемендер…
– Сез, Дисә, чын-чыннан минем кәефемне бозарга телисез, ахры?..
– Эх сез!.. – диде Дисә, кинәт кенә күңелендә җан кайтаргыч, чиркандыргыч бушлык хасил булуын тоеп. Әйе, кешеләрне аны туа түгел, тора беләсең икән. «Астыртын, үзенең сәләтен һәм гадәтен бик оста яшерә белүче бер адәми зат икән бу кеше», – дип уйлап алды ул. Һәм, салкын канлылык сакларга тырышып, болай диде:
– Менә нәрсә, Булат Хәнипович… Үзегез әйтмешли, ничек искәрмәстән генә килеп төшкән булсам, шулай юк та булырмын мин, күрәсең…
Баш врач бу сылуның шактый экспансив табигатен дә, йомшак сүзе белән сөяк вата торган гадәте барлыгын да бераз төшенеп өлгергән иде инде. Әмма ул бу кадәресен үк көтмәгән иде. Һәрхәлдә, шулай йөзгә бәреп әйтергә җөрьәт итәр дип уйламаган иде.
– Сез мине дөрес аңламадыгыз, Дисә… – дигән булды Хәмзин, бу ямьсез-читен хәлдән чыгу ягын карап. Әмма тегесе аны шунда ук кырт өзде:
– Мин сезне кирәгеннән дә болайрак аңладым. Озын сүзнең кыскасы шул: бу турыда сөйләшүнең башы-ахыры шушы булсын. Безнең арада берни дә юк, була да алмый һәм булмаячак та.
Нәкъ шулвакыт тәрәзә каршысына яман кычкырта-кычкырта машина килеп туктаганы ишетелде.
Юлда приступ булган Анатолий Степанович Кремневны китерүләре иде бу.
2
Яшүсмер чактагы хатирәләр күңелгә бик тирән уелып калучан булалар икән…
Зәкиевләрнең уртанчы энеләре Таҗи белән мин моннан бик күп еллар элек очрашкан идем. Ае-елы хәтердә калмаган, һәрхәлдә, сугыштан соңгы авыр еллар иде. Азык-төлек карточкаларының бетерелгән чагы. Кая карама – очы-кырые күренмәгән чират, кая карама – талаш-ызгыш…
Мин дә чиратта торам. Нәрсә алырга ниятләнгәнмендер, хәзер инде әйтүе кыен, һәрхәлдә, азык-төлек өчен булгандыр. Карыйм: бу да тора. Миннән берничә кешегә генә алда. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан. Аягында – каймалы ак фетр. Кыскасы, егет шәһәрчә киенгән, кыяфәтендә, килеш-килбәтендә авылның әсәре дә калмаган.
Шулай да муенындагы кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шарфы, шундый ук күз явын алырлык ап-ак перчаткалары, ничектер күзгә ташланып, егетнең авылдан икәнлеген сиздереп тора.
Аның балачак дустым Таҗи икәнлегендә шигем калмады минем. Ләкин капылт кына барып дәшәргә кыймадым. Җитмәсә, ул, култык астына кыстырган китап-дәфтәрләренең берсен алып, күз йөртә, караштырып маташа иде.
Чиратымнан чыктым да янына килдем.
– Таҗи түгелме соң?..
Теге ялт минем якка.
– Әй-йе… Бу мин…
– Алайса, әйдә, күрешик. – Исәнләшү өчен кулымны суздым. – Танымыйсыңмы әллә?..
Авылдашым чак кына уңайсызланды.
– Фәйзи дисәм инде-е?.. – дип сузды ялгышудан курыккан кеше сыман.
– Нәкъ үзе! – дидем мин.
– Чыннан да, син ич!
Таҗи мине кочаклап ук алды.
Чиратта торучыларның күзләре бездә. Моны икебез дә сизендек. Аннары Таҗи:





