- -
- 100%
- +
– Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, – ди. Һәм минем чалбарны төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын белмим, әмма миңа «яңа чалбар тегәбез» дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.
Урысчаны вата-җимерә, милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин солдат антына тугры калырга тырышып дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар да тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар. Тегеләр сөннәтсез иде, чөнки алар барысы да – христианнар. Моны күреп, бер дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп, миңа сузды.
– Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең. Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп, үз кулларым белән казык башына эләм, – ди бу. Вакытны сузып, аңламаган булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алды: миңа карап, дер калтырап торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу – тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк авызына типтеме, суктымы, аңламый калдым, аңымны югалтып егылганмын. Биткә су бөркеп, һушка китерделәр, кулга тагы пычак тоттырдылар. Пычакны алдым. Үзем: «Әллә бер-икесен чәнчергә дә тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы икән?» – дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә, теге тәрәзә кырындагы дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде», – дип уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр искә төште. Мин шулай икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.
Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем. Үтереп, баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә. Ә-ә, чак башыма барып җитте – бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар, чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең егетләр коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Көчкә торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә чамалыйм. Шунда кемдер түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды. Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка – упкынга төшеп югалдым.
Һушыма килгәндә, кемнәрдер мине аяктан сөйрәп, каядыр алып бара иде. Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул вакытта ыңгырашканмындыр, күрәсең:
– Тере инде әллә, эт җан, – дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем – үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган, ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта. Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәләп йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә – егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су – су инде, шундук ару булып китте. Күз дә әзрәк күрә башлады. Ишегалдындагы бер баганага тотынып, торып бастым. Җир көчкә үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Егылмаска тырышып, теге багананы кочаклыйм…
Пермь егете Ваняның аягы яраланган, аны бот төбенә кадәр бәйләп күләгәгә салып куйганнар. Ике солдат үлеп ята, битләренә ак тастымал япканнар. Командир белән калган егетләр миңа карап торалар. Берсе дә сүз дәшми. Мин аңламыйм. Әйтерсең лә, теге яман саташу һаман дәвам итә. Уй-фикер башка керә башлады. Без ничек исән калганбыздыр – белмим. Теге, түбәдән очырылган граната, безне ябып куйган алачыкның идән уртасындагы тирән тандыр эченә төшкән, күрәсең. Шул коткарган. Ә мин, ишек янында басып торганга, иң көчле шартлау дулкынына эләккәнмен. Алачыкның түшәме, ишеге һәм ярты стенасы юк. Теге тандыр урынында зур гына чокыр. Миңа бераз спирт эчерделәр. Безнең взводта медбрат булып йөргән ефрейтор Николай ниндидер укол ясагач, бөтенләй хәл керде. Шуннан минем өчен газаплар башланды да инде.
Взвод командиры Виктор кемнең гаепле булуы турында бүтәннәрдән сорашкан, ахры, су алырга барган барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә гаебе булганга, мине күрсәткәннәр. Мин селкенмичә дә, тын да алмыйча ятканга, мине үлгән дип исәпләгәннәр. Шуңа да бөтен гаепне миңа аударганнар. Моны азактан санитар Николай аңлатты. Сугышта ничек? Кем гаепле? Иң башта – үлгәннәр. Аннан соң гына тереләр. Сугышның язылмаган законы шундый. Безнең белән булган күңелсез хәлләрнең барысына да мин гаепле булып торып калдым.
Әллә юньле-рәтле сөннәт булмаганга, әллә күп кан югалтканга, минем белән суга барган солдатлар селкенергә дә куркып, ботларын аерып, чак-чак басып торалар. Акланып карыйм, миңа ышанмыйлар. Пермь егете Ваня гына яткан җиреннән: «Гаеп аңарда гына түгел», – дип сөйли башлаган иде, аны әллә саташа дип, әллә бүтән уй беләнме, укол кадап йоклаттылар. Сүзен дә сөйләп бетерә алмыйча йоклап китте Ваня.
Командир котыра, йөзе кара көйгән.
– Синең гаеп белән икәү үлде, өчәү печтерелгән. Шуларның берсе – Ваня. Ул да аяксыз калырга может. Кем гаепле? Кем җавап бирер? Мин түгел. Син җавап бирергә тиеш. Хәзер сине атабыз. Юк, кыйнап, кул пычратып тормыйбыз. Гади генә «чек» һәм син юк! Син сугышта үлдең, кем пулясыннан – анысы мөһим түгел. Духлар белән бәрелешкәндә үлдең. Мөгаен, әниеңә картлык көнендә синең пенсияңне түләрләр. Бер файда синнән. Бу үлгәннәрнең әтиләренә кем ни дип җавап бирер? – дип, үлгәннәргә төртеп күрсәтә һәм тагын да котырына биреп:
– Барысына да син гаепле, – ди.
Мин башта ышанмадым, куркытадыр дип уйладым. Бу вакытта әллә әле генә эчкән спирттан, әллә уколдан минем өчен барыбер иде. Мине ниндидер ваемсыз бушлык биләп алды. Теге җимерек стеналы алачык алдына бастырып та куйдылар. Командир:
– Хәзер сине атабыз, – дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Әнкәй, әткәй күз алдына килеп, күзгә яшь тулды. «Яратам, сине көтәм», – дип, биттән үпкән, хат язып торган Ләйлә искә төште. Шул минутта Виктор:
– Соңгы теләгең? – ди. Шушы искә төшерүләрдән тамакка утырган төенне йотарга тырышып:
– Өйләнергә иде, – дим.
Бу ничектер шулай килеп чыкты инде. Виктор: «Соңгы теләгең?» – дип сораганда, минем күңелдә «Ләйләгә өйләнеп булмас микәнни» дигән уй иде.
– Өйләнергә иде, – дип, тагын кабатладым да миңа төбәлгән автомат көбәкләренә карап тора башладым.
Виктор шунда, тамак төбе белән:
– Булмаганны сорыйсың. Бу мөмкин түгел. Бүтән теләгеңне әйт, – ди.
Мин тагын, үҗәтләнеп:
– Өйләнергә иде, – дим, үзем дә сизмәстән. Белеп торам: хәзер мине атулары ихтимал, нигә бер тапкыр булса да, үҗәтләнеп, карышып тормаска? Мин әле тын алам, йөрәк тибә, шулай булгач, минем әзме-күпме гомер дәвам итә.
Командир тынып калды. Мин ваемсыз гына басып торам. Баш тагын әйләнә башлады. Егылмас өчен стенага сөялдем. Стена суык, әмма аркага рәхәт булып китте. Әнә, каршы як тауга ашыга-ашыга өч дух менеп бара. Төзәбрәк атсаң, йә миномёттан бер– ике күчтәнәч «мина» җибәрсәң, алырга була. Яшәсеннәр әйдә, алар да кеше бит. Шунда командир:
– Срочно бабу ему, невесту найти, – дип акырды.
Мин һаман теге өч духны күзәтәм. Йорттагы безнең солдатлар аларны күрмиләр, ә миңа күренә. Алар без калдырган позиция ягына кача-поса менеп баралар. Баш тагын чатный башлады. Басып торган саен баш үтереп авырта, йөрәк, әйтерсең лә, күкрәктә түгел, ә баш эчендә. Атсалар, тизрәк атсыннар иде дип уйлый башладым. Җир тагын чайкала башлады, һәм мин тагын упкынга очтым…
Яңадан һушыма килгәндә, башыма кемнеңдер су сибүен тойдым. Гүя, өстән кемдер минем биткә пес итә. Азактан гына шәйләдем: бу кеше безнең командир иде. Ул, минем авызга, борынга туры китерергә тырыша-тырыша, кече хаҗәтен башкара иде. Тәүдә һични аңламый хәлем бетте. Мин кайда ятам, ни өчен мин монда? Җайлап, искә төште. Мине атарга бастырганнар иде бугай, тик ни өчен соң әле? Ә-ә, егетләрне духлар сөннәтләгән өчен. Ике иптәш үлгән. Шуларның барысы өчен дә мин гаепле булып калдым. Викторның минем биткә бушанганына ачу кабарды. Бөтен көчемне җыеп, җан ачуыма тегенең бот арасына тибәргә дип, аякларны селтәндем. Барып чыкмады, аяклар һавада буталды. Мин үземнең көчсезлегемнән, үземне яклап, бер сүз дә әйтә һәм үземнең гаепсез икәнемне исбат итә алмавымнан гарьләнеп елый идем.
Виктор тагын:
– Невесту ему, последнее желание смертника исполняется, – дип, ниндидер явыз көлү белән көлә.
– Берәр убырлы карчыкны китерегез монда тизрәк, – дип кычкыра Виктор.
Мин чит-ят туфракта буталып ятам. Гаепсез икәнемне бүтәннәр белсәләр дә, мине яклап дәшмичә, Виктордан куркып торганнары өчен ярсып, яшь аралаш яралы җанвар кебек ыңгырашам. Көч-хәл белән торып утырдым. Бераздан бер әфган карчыгын алып керделәр. Мин аны таныдым. Ул теге мин «ак йорт» дип атаган күркәм бай йорттан иде. Кресло-каталкасы белән күтәреп алып керделәр. Карчыкка ияреп, чар-чор елап, урта яшьтәге хатын белән ун-унике яшьлек кыз бала килеп керде. Теге хатын әбине безнең солдатларга бирмәскә тырыша, тарткалаша, кычкыра. Карчыкны күтәргән солдатлар хатынны этеп-этеп җибәрәләр. Хатын аның саен кычкырып елый. Ярты битен яулык почмагы белән каплаган, шәригать кушканча, йөзен чит кешегә күрсәтмәскә тырыша.
Мин Викторның нәрсә эшләргә җыенганын һаман аңлый алмыйм. Үксеп, гарьлектән нәрсә эшләргә белмичә, җирдә елап утырам. Карчыкны креслосы белән минем каршыга китереп утырттылар.
Карчык та берни аңламый: бер миңа, бер солдатларга, бер аңа ияреп тарткалашкан хатынга карый.
– Тор, жених, выбирай невесту, кайсысын телисең – сайла! – дип, Виктор минем билгә китереп типте. Тагын һушны югалтканмын.
Аңыма килгәндә, мине ике солдат күтәреп тора, ә өченчесе битемә солдат кружкасы белән су сибә. Болары миңа таныш түгел, күрше позициядән килгәннәр бугай.
– Сездә ничек өйләнәләр? Мулла никах укыймы әле? Хәзер мулланы да табабыз. Кичекмәстән мулла табарга! – дип кычкыра Виктор. Бөтенләй җенләнде.
– Син үзеңә кәләш сайла, – дип, минем каршымда торган теге әфган хатыннарына күрсәтә. – Сиңа, мөгаен, шушысы ошыйдыр, – дип, теге карт карчыкка ымлый. Чит позициядән килгәннәр шаркылдап көләләр. Мин карчыкка карап торам, үзем уйлыйм – карчыклар кайда да бертөрле инде. Бу карчык күрше авылдагы Хәнифә дигән әбигә тартым. Ә болар көлә. Бу усал бер саташу да түгел, бу – чынбарлык. Минем баштан төрле уйлар үтә. Ничек тә вакытны сузарга кирәк. Базага хәбәр иткәннәрдер, мөгаен, озакламый йә старшина, йә командир Иванов килеп җитәр. Аңлатырлар, мине акларлар, коткарырлар, дип уйлыйм. Йа Ходай, шулай гына итә күр, ярдәм ит миңа дип, Ходайга ялварам.
Викторның нәрсә сөйләгәне колакка чалынып кына кала.
– Әллә син чын мөселман туганнарың кебек өчесенә дә өйләнергә телисеңме? Йә, сайла! – дип, миңа дәшә Виктор. Теге өч әфган хатыны да миннән күзләрен алмый, алар да аңлады, ахры, үзләренең язмышлары ничектер миңа бәйле икәнен.
– Нигә дәшмисең, чурка? Әллә күңелең кайттымы, теләк юкмы әллә? – ди бу. Шул вакытта, эткәләп-төрткәләп, бер бабайны алып килделәр. Күрше позициядән килгән үзбәкме, таҗикмы, пуштун телендә бабайга никах укырга кирәклеген аңлата. Бабай тарткалаша, әллә аңламый. Миңа да теге солдатның «никах, никах» дигән сүзе генә аңлашыла. Виктор автоматын алып, бабайның баш очыннан бер очередь бирде. Бабай куркып китте, шулай да башын селкеп тора. Ни әйтергә теләптер, йөрәгенә төртеп күрсәтә. Янәсе, «атыгыз». Виктор автомат затворын тартты да бабайның йөрәгенә төзи башлады. Болай олы кешедән көлү теге таҗик солдатына да ошап бетмәде, күрәсең:
– Ярар, үзем укыйм, мин дә беләм, – дип, Виктор каршына килеп басты. Виктор:
– Чурка чурбанны яклый, әйдә, укы! – ди һәм миңа карап: – Сайла! – дип акырды.
Мине һаман ике солдат тотып тора, ә мин йә карчыкка, йә теге хатын белән кызга карап торам. Теге бала минем күзгә бер тутырып карады да бер адым алга чыкты. Бу кызны да таныдым. Аны өченче көн ак йортка бер «джип» калдырып киткән иде бит. Күрәсең, бу карчыкның берәр оныгыдыр инде.
Мин дә ымлап, теге кыз балага күрсәттем. Үзебезнең солдатлар да, күрше позициядән килгәннәр дә дәшмиләр. Викторның явыз икәнен беләләр шул. Аның кулы каты, озак сөйләшеп тормый. Теге баланы минем янга китереп бастырдылар. Хәзер карчык белән теге хатын чарбайлап елый башладылар. Хәтта теге карчык креслосыннан егылып ук төште, аяклары йөрми, күрәсең. Кире креслога мендереп утырттылар. Виктор таҗикка:
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.




