- -
- 100%
- +
– Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.
Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.
– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!
– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.
– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..
Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып та алган. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.
Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен кебек ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан хан туруны, Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калдылар. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе дәррәү Идел аръягына чыгып сызды.
Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр, фетнә оештырып, таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның икенче бер энекәше – Тукай Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.
Атасының йорты булган Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар, Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килеп, Килдебәкнең җанын кыйганнар. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, алар урыс кенәзләренә бирелә торган ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Дмитрий белән Михаилның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала[13] хуҗасы булып торган Константин[14] кенәз килеп баскан. Аның авызында да иске бер җыр:
– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз! Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомер-гомергә Сүздәлнеке булды, ул да миңа тиеш!
Яңа ярлык алып, хан сараеннан чыкса, Константин каршысында икенче бер чапкын.
– Син Иделнең уң як ярына кем хуҗа икәнен белмисеңме әллә? Исән-имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..
Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена[15] Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.
– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..
Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза, Константин кенәзне урыс җирендә олуг итеп таныттыру өчен, хан исеменнән Арык Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Дмитрий белән Тверьдагы Михаил, хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мулдан төяп, юлга кузгалган, имеш…
Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калдылар. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да шул килмешәк Морад ханның гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган, ул яллаган җанкыярлар, кара төндә Идел суын кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергәннәр.
Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, ул әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан тәмам таралып төште.
– Мамай мирза җәнаплары безне синең хозурыңа куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый…
– Кабат нинди тәхет ул, нинди ханлык?! Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип, Габдулла, әүвәл усал кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман бик тиз сүнде.
Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмаһ бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла үз башына бу юлы да риза булды, тискәре кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.
Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән икән. Иң элек әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Сүздәл кенәзе Константин Владимир каласын кулына эләктергән Михаил кенәз өстенә ташланган, ди. Михаил чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган Константин кабат Сүздәленә качкан. Дмитрий белән Михаил, әтәчләнеп, аны Җүнкалага тикле куганнар, ди. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган.
Көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган, ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан чыгуын да, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ аларның һәммәсен, Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган икән. Урыс ирләренең күпчелеге, кызган баштан елга суына сикереп, шунда батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз Болгар иленә зур яу белән чапкан.
Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым атавыннан чапкын килеп җитте.
– Рум диңгезе[16] аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез. Алпарлары[17] тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән Солхат[18] калаларын кулга эләктергәннәр инде! Аларны коры кул белән генә кире куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та тимер таганнары саен грек уты.
Мамай мирза, өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнеп тә кайтты.
– Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде, – дип белдерде ул.
Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошап җитми. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай гел әрнүле.
– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы, ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомерләре, үз тәгамнәре якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…
Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана, кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә һәр фикере якын аңа, күңеленнән алар белән ризалаша да иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.
Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып мукшы Сәркиз урыныннан купты.
– Сазаган кыз, чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас, ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусауны киметә ул…
Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган, ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле дә, күмерле дә булган башка юлны сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырганнар да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткәннәр.
– Мамай дәвере бетте, безнең кулда – Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.
Мамай-икейөзнең нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, ул дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салды да ашыга-кабалана итекләрен киде.
– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас…
Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, ярты юлны үткәнче үк кабих мирзада яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде:
– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган. Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт Бүләк атлы ханны күтәргән, ди…
Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме – ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә ул кабат әтисенең олысына – Актүбәгә әйләнеп кайтмады. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, Кырымда калды.
3
Беренче чапкын, әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты.
– Туктамыш хан, иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп, һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара, ди. Гади антны гына азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән.
– Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде…
Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды.
– Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак Хуҗаның сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле, карт ишәккә утыртып җибәргән, ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр, төмән бирә алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз, дип, хәйләгә керешкәннәр. Шулай да Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга җыенадыр инде?..
Ул арада Сарай тарафыннан Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын килде.
– Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тез чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр Туктамышка чирү алып килсен…
Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты, ерак араларга хатлар юллады.
– Ил эчендә тагын үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга борын төртә алмый. Әйдә катгый бер карарга килик тә икенең берсен сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез…
Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак» дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын-Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!..
Мамайның астына да кайнар су йөгергән, бер-бер артлы чапкыннарны куып кына тора.
– Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре[19] көл калдырып узачак!..
Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аерым корсалар да, казан астындагы учакларны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең күңелләрендә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, ант-вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный иде, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар сүз катты:
– Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын елга буендагы Шөлди кырында да җиңү кошын Мамай аркасында гына кулдан ычкындырдык. Митрәй кенәзнең алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек. Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән, куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә, башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган иде инде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай, тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне, аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, баш югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне чыгаруга, койрык чәнчеп качтылар. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде. Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен саклап кала, кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына калып кайттык. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел!
– Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгыз хан йә Искәндәр түгел инде, – дип, Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. – Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер аңа Сыгнак каласына бәреп керү өчен өч мәртәбә өчәр төмән биргән, Туктамыш өчесендә дә бар гаскәрен пыр туздыртып качкан. Дүртенче тапкырында Аксак Тимер шәхсән үзе төп сәргаскәр рәвешендә юнәлмәгән булса, Туктамыш әле бүген дә Сәмәрканд әмиренең тәлинкәсен ялап яшәр иде…
Бәхәсләрдән соң вәгъдә куештылар.
– Туктамышка каршы корал тотып сугышуның кирәге юк. Дөрес, Туктамышның да, Мамайның да акылы бик чамалы. Болар беткә үч итеп туннарын утка тотып яккан ике сантый сыман. Без беренче булып яуга кермәячәкбез. Башын иеп килгәннәргә – муенчак, ия белмәгәннәргә элмәк кидерәләр бит ул, шунысын да истән чыгармыйк. Туктамыш уңай торса, үч алулар белән янамаса, аңа тугрылыкка бигать китерербез. Ә Мамай коралга чакырса һәм дә яуга куса, аның үзен Туктамышка биреп котылырбыз…
Мамай, килеп җитүгә, һәр меңлекне күз уңыннан кичереп узган булды, өч-дүрт йөзлекне хәтта ыстан читенә үк куып чыгарды. Болар яу кылырга да түгел, кәрван йөртергә дә ярамыйлар, имеш. Үзен дөнья кендегедәй тоеп атлаганда, шапырынуына бөтенләй чик-чама юк.
– Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз гына. Алар урынына алмаш табылмыйча калмас. Минем кул астындагы халык чүлдәге ком шикелле – санап бетергесез. Кирәк икән, Каф тау ягыннан да, Идел буеннан да көтү-көтү куып китертермен.
Аннары меңбаш белән әмирләрне үзенең чатырына җыеп алган булды. Билгеле ки, үзе түргә куелган кәнәфигә менеп кунаклады. Келәмнәргә тезелешеп утырган бәк-әмирләр, каш астыннан гына каранып, сүзсез күзәттеләр.
Бер чакта да хан булырга дәгъва итмәде ул, гәрчә җай табылган саен: «Минем Каранай бабам – Бату ханның иң шанлы меңбашы! Минем бабам – урысларның Мәскәү кенәзләрен тетеп салган сәрдәр!» – дип шапырынырга бик тә һәвәс иде. Ә Каранайның нинди меңбаш булганлыгын мулла-мунтагайлар бик тиз ачыклады. Бактың исә, Бату хан урысларның Владимир каласын яулап алгач, андагы Юрий атлы өлкән кенәзләре, олау-олау алтыннарын төяп, Новгород ягына чыгып качкан. Бату хан Мамайның ерак бабасы меңбашы Каранайга менә шул качак кенәзне куып тоту бурычын йөкләгән, ди. Ертауллар Юрий кенәзнең Сөт елгасындагы боз өстеннән качып баруы турында хәбәр җиткергәннәр. Каранай, Бату хан каршында барысына караганда да өлгеррәк, елгыррак күренеп, өскә үрмәләргә маташкандыр инде. Ул, Юрий кенәзнең юлын кисеп, аны кулларына эләктермәкче булган. Тик таныш түгел җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында оныткан шул. Бу төбәктә адым саен яулык кадәр генә күлләр җәйрәп ята, аларның арасы да тоташ сазлык икән. Иләт атлы күл өстенә кергәч, куна тактасыдай юка боз элпәсе чытырдап ярылган да, Каранай җайдаклары, йөзәр-йөзәр булып, су төбенә киткән. Каранай элмәк кидерергә хыялланган Юрий кенәзне болгар җайдаклары куып тураклаган. Ә гаскәрен югалтып, чаптары урынына буш йөгән тотып кайткан көтүчедәй бушбугаз Каранайны Бату хан Үләт дигән яңа атама алган күл төбенә илтеп батырткан, ди…
Менә бу биек кәнәфидә күркә урынына кукраеп утырган Мамай мирза – ерак бабасы булган Каранайның тач игезәге. Нәфес чиген белми, киртә-тыюларны күз чалымына да кертми. Барча Урда буенча талап җыйган байлыгы, кәрван гына түгел, кораблар да йөртә алмаслыктыр. Кая алып китмәкче ул аларны, нишләтмәкче? Һичбер кәфенлекнең дә кесә-бөрмәсе юк. Егылып төшсә, һәрбер адәм баласына ике аршын урын. Шуны белә торып нигә гуҗланырга?!
Карабәк бу адәм актыгын тәмам күрә алмый, җирәнгеч ул аңа. Япь-яшь егет язмышы белән ничә еллар буе кансыз уйнады бит. Аның ихтыяры белән Бирдебәктән башлап, никадәрле хан аламаларын суеп үтерделәр. Ходайның рәхмәте, Карабәк исән калды. Әмма барыбер гомере гомер түгел. Яшәештә бер мәртәбә тәхеткә иңгән кеше җир өстендә, кара гавам арасында, тирес өемендә чокчынудан ләззәт тапмый икән. Кайчакларда Карабәкнең, үз колакларын томалап, күзкәйләрен бәйләп, җиде тау артына, карурманнар эченә кереп югаласы килә. Әмма тәхет күләгәсе, ил язмышы, ахыр чиктә шушы Мамай мирзаның тәкъдире аны һаман тотып тора. Шушы ерткычның кадалып төшкән мизгелләрен бер күрәсе килә. Тик… барыбер аңа үлем тели алмый. Җаны-нәфесе коточкыч гуҗ булса да, Мамай мирзада бер юньле сыйфат бар – Туктамыш хан шикелле, ул, Аксак Тимер кебек дошманнар ышыгына качып, илен сатмады. Илне талавын талады, меңәрләгән адәм баласының җанын кырмыскадай кырды, әмма шушы сасы көзәндәй җирәнгеч мирза үз татары өстенә, туган йорт-нигезе эченә дошман чирүен ияртеп килмәде!..
Күршедәге әмирләр дә Мамайга төбәлгәннәр. Кемдер күз яшерә, андыйлары, мөгаен дә, нәкъ Карабәк шикелле үк, явыз мирзаның чәнчелгәнен көтеп йөридер инде. Икенчеләр Мамай маңгаендагы чалмага төбәлгән, андыйларның мирза җанын ничек итеп кыю хакында баш ватуы мөмкин. Күздән кичерсәң, Мамайга тугрылык белән, аңа мөкиббән китеп, сокланып утыручы бәкләр бөтенләй юк сыман. Алай икән, аһ, газаплы, аһ, кызганыч булачак икән бит синең соңгы көннәр!..
Кышның беренче карлары уйный башлаганда, Мамай Кырымны калдырып чыгарга әмер булды. Тын елга ярына якынайган чакта, алга озатылган ертауллар кайтты.
– Туктамыш хан белән ике арада ун фәрсәх юл калды. Гаскәре зур түгел, дүрт төмәннән артмас.
Мамай яклы бәк-әмирләр, махсус әмер көтеп тормастан, бергә җыелдылар.
Мирза әләме астына тупланган гаскәр дә аз түгел түгелен. Һәм иң куанычлысы – аның өч төмәнен, дистәләгән яулар кичеп, хәтта әле ике ай элек кенә Шөлди кырында да сынау үтеп кайткан яугир тәшкил итә. Билгеле инде, орышуга калса, боларның берсе дә яу кырын ташлап качачак йә дошман тарафына ычкыначак түгел. Һәрберсенең коралы җиткелекле, өсте-башы таза. Әмма иң яманы – Мамай әләме астына баскан бер генә җайдак та яуга ашкынып тормый. Комсыз мирза хакына үлемгә ыргылуның асыл мәгънәсе юк, күрәсең.
Һичбер төрле дәгъва фәрманы ташламыйча, меңбашлар һәм әмир-бәкләр Мамай мирза гаиләсен чолганышка алды. Әйе, мирза бөркәвечле, көймәле арбаларда хатыннарын, балаларын, хәтта пешекчеләрен һәм зәркәннәрен дә алып чыккан иде. Олау тирәсендә кысыла баручы боҗраны шәйләүгә үк, мирза әүвәл, котырынып, билендәге шам кылычын кулына алган булды. Һаваны ялгыз калган аккошныкына охшаш аянычлы һәм әрнүле тавыш ярып узды.
– Хыянәтме? Алдан сүз беркетеп, түнтәреш кордыгызмы? Мин үземне генә түгел, хәтта сабыйларымны да Туктамыш хәсис җан кулына бирдертәчәк түгел! Андый мәсхәрәгә калдырганчы, мин аларны үз кулларым белән турап атам!
Чынлап та, Мамай мирза, эт шикелле ыргылып, олаудагы хатыннары, оныклары өстенә ташланырга әзер иде инде. Олау уртасыннан мирзаның утыз яшен тутырган улы Мансур калкып чыкты.
– Алайса, башта мине тура инде, әткәй. Гайрәтең мине аударырга җитсә, аннан калганнарны…
Ата белән улга кылыч орышына ташланырга бик санаулы мизгел калган иде, тимеркүк айгырын арт аякларына күтәреп, алгы сафта Карабәк аваз салды:
– Арабыздагы һичбер әмир-түрә сине Туктамыш кулына тотып тапшырырга ният тотмый. Без үзебезне һичкайчан да синең колың итеп санамадык, Туктамыш колына әверелергә дә җыенмыйбыз, иншалла. Сиңа юллар ачык, дүрт ягың да кыйбла. Олаудагы барча хәзинәңне ал да күз алдыбыздан ычкын. Ошбу гөнаһыбыз өчен Ходай Тәгалә безне ярлыкасын…
Мамай үз олавын боҗра читенә чыгара башлагач, өч меңләп чамасы ир аңа иярде. Шөлди кырындагы яуга яки ил эчендәге талау сәфәрләренә йөргән чакта җыйган гөнаһлары мәҗбүр итәме, эт шикелле тугрылыкмы боларда, саташумы – һич аңламассың. Ни галәмәт, Кырым гаскәрендә качакларга, җасус сораннардай, арткы яклап, ук йә сөңге очыручы вак җан табылмады. Мәет белән хушлашкандай, һәркайсы да мирза олавын сүзсез-нисез генә озатты.
Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап Кырым ягыннан килгән ил агалары, төмәнбашлар иярләрдән төште. Алар үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер яугир бигать кабатлады.
– Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар!
4
Мамайның җанында тоташ ут давылы уйный, ике яңак битләрендә ачы яшь эзләре яна. Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле, бер дә булмаса, мескен ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк белән ора, чыбыркысын уйната, артыңа тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне яклап ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың тышаулы, гайрәтең басылган.





