- -
- 100%
- +
– Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! – дип, шашып кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. – Алтын Урда каһаны барлыгын санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар! Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле!
Карабәк туктамады.
– Бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, ул иртәгә үк сине корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвен, зәһәр шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт эчәгесе сыман сырып ала. Соңыннан ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Бату бабабыз аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң урыслар беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау теш күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы – кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган чирүен куып җибәрүне дә алар бөтен Урда гаскәрен пыран-заран китерү һәм тарихта күрелмәгән олуг җиңү кебек бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып шапырыначак. Угыллары, оныклары үзләрен хәтта Урда ханнарыннан азат кавем дип тә саный башлавы бар.
Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты.
– Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк, алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз, гаскәр җыеп, Мамай мирзага каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Хәзер инде Митрәй Урда карамагыннан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта ошбу еланның да башын өзү тора. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез!
Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдар салкын канлы, аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер.
– Иллә мәгәр һәрбер дәүләт, тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка бикли белүе белән дә көчле булырга тиеш. Иң тәүге нәүбәттә безгә нәкъ менә шул урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр белән ныгытып кую хәер. Шушы нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы карарга килдем, Габдулла хан.
Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак күтәреп бакты.
– Болгар – минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс, таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы – гәрәйлеләр. Әгәр чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, яуларда сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит? Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә, Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм дигән ышанычмы соң бу?
– Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән дип кенә, Чыңгыз канын йөрткән, синең кебек абруйлы әмирләрне табын түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү – ул өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, хәерченекедәй кылка-сәләмәгә төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле әйтемне ишеткәнең бармы? «Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә торгач, карга шартлап ярылган». Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан[29], ахыр чиктә кятибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә әйдә Болгар олысын ал син үз кулыңа. Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар – урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның[30] да, кенәзләрнең дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син анда ашыгыч рәвештә кирмәннәр кор, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр әзерлисе була. Шуңа да кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бара торган юлларны биклә.
Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая өстәп куйды:
– Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син…
6
Карабәк ничәнче тәүлек буе озын авыр юлда. Үзе күбесенчә кәрванның иң башында, әмма ярты сәгать тә тыныч барганы юк. Аның артыннан, әллә ничә чакрымга сузылган олы дәрьядагы язгы ташкынга охшап, ун меңгә якын арба тезелешеп килә. Арбаларның зур-зур печән кибәннәредәй бөркәвечлеләрен дә, көйләп куелган түбәләрен киндер яисә мал тиреләре белән яртылаш ябылганнарын, үрәчә-кабыклардан гына корып куйганнарын да санап бетергесез. Аларда чүлмәк-казаннар, савыт-саба, чыбылдык-чаршау, түшәк-мендәр, ястык-юрган, чалгы-сәнәк, балта-чүкеч, пычкы-шөшле, очлым-калкан, итек-көбә, бәбкә-чебеш, кәҗә яки сарык бәтиләре, яңа гына туган колын һәм бозаулар, авырлы хатын-кыз, карт-коры, бала-чага… тагын бетмәс-төкәнмәс кирәк-ярак, кием-салым, сугыш кораллары… Арбалар яныннан дистә меңәрләгән кыз-кыркыннар, яшь-җилкенчәк, чәчләре чалара башлаган ирләр һәм хатыннар атлый. Артта дистә меңәрләгән сарык, кәҗә, сыер, дөя, бия, айгыр, алаша, ишәк көтүләре. Һәм йөзәрләгән арба арасында хәрби киемнәргә төренгән меңәрләгән уяу сугышчы. Һәрберсе ашыкмыйча, каударланмый гына атлый сыман, ләкин әлеге буар елан алга шуышкан саен, күк йөзенә тузан болыты, тыеп булмас шау-шу күтәрелә.
Карабәк, һәр тарафка күз-колак булырга тырышып, әле алга, әле артка чаба. Болай да кара-кучкыл йөзе, муены, хәтта колаклары да эссе кояш астында чуен төсле булган, чутырдай янып чыккан. Ике күзе һәм тешләре генә утлы күмер төсле елкылдап күренә. Аңа күз ташлаган саен гәрәйлеләр елмаймыйча калмый, аларның канәгать йөзен күреп, әмир үзе авызын тыя алмый.
Елмаеп йөрерлек кәефе бар хәзер Карабәкнең. Хыялларыннан айный башладымы, күз алдына Туктамыш хан аңа фатиха биргән сәгать күз алдына килә. Үпкәләрлек түгел, Туктамыш хан, Солхат читендәге киң яланга дистә меңгә якын кеше җыеп, ә чынлыкта исә барча кырымлылар каршында күтәреп олылады. Билгеле инде, иң әүвәл фәрман укыдылар.
– Тугры ярдәмчебез Габдулла хан Дәүләт Хуҗа угылын Болгар олысының олуг бәге итеп билгелибез. Аңа хуҗа булып алуга ук ошбу олысыбызның яңа әмиренә Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала[31], Кирмәнчек, Кашан, Чаллы, Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында ур вә ныгытмалар төзүне йөклибез. Ошбу максатларны ашыгыч төстә үтәп чыгу җәһәтеннән, яңа әмиребезгә башка олыслардан җаны теләгән сандагы инсаннарны Болгар төбәгенә күчереп утырту яисә үзе белән алып китү хокукы бирелә. Болгар олысына яңа күчкән гавам, биш ел әйләнәсенә, мәмләкәт вә ханыбыз файдасына ясак-хәреҗ түләүләрдән азат ителә…
Фәрманны тыңлап бетерүгә үк халык гөж килә башлаган иде дә, тау итәгенә корылган чатыр алдында Туктамыш хан үзе пәйда булгач, яңгыр явып үткән күл өсте шикелле, гавам шундук тынды.
– Җанибәк ханымыздан бирле Урдамызның ипле-имин мәгыйшәт күргәне юк, – дип башлады ул сүзен, тешләрен шыгырдатып. – Шул ханымыздан соң узган егерме сәнә эчендә мәркәземездә өч дистәгә якын узгынчы алышынды. Эте дә, бете дә ханиямез таҗын үзенә яратмакчы, Урда мәмләкәтен җыен әтрәк-әләм сугым малы кеби бугазлап ташламакчы булды. Җучи бабамыз төзеп калдырган мәмләкәт кулдан ычкынган кәсә урынына ватылып вә теткәләнеп бетте. Кем иренми, хуҗасыз сыердай күреп, аны килеп сава, ул гына җитмәгән, тол хатынга санап, Урданы талый вә көчли башлады. Мамай мирзаның гуҗлыгы аркасында җиңелү хурлыгын иң тәүге нәүбәттә менә сез күрдегез. Урыс кенәзләре безнең кулдан китәргә, Сарайдан аеры яшәргә җыена. Әгәр бер генә тәкәгә читкә качарга ирек куйсаң, аннан күрмеш, барча мал да уҗым эзләп чабачак, көтү таралачак. Без Җучи бабамыз төзеп калдырган татар мәмләкәтен көтүчесез калган мал өере урынына таратып бетерүгә ирек куя алмыймыз.
Туктамыш бик үтемле итеп сөйли иде, гавам аны дикъкать белән тыңлады. Арада, Мамай мирза кул астында булып, Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан ирләр дә бар, ахры, аерымрак баскан өч-дүрт төркем Туктамышның әрем төсле ачы сүзләреннән башын иеп торды.
– Без Урдамызны Җучи бабамыз калдырганча яңартырга тиеш, – дип кабатлады Туктамыш хан. – Күрше ихатасына таш атканчы, иң элек үз йортыңның капкаларын, коймаларын ныгытып кую хәер. Ошбу мәсләктән карарымыз әзер, барчагыз ишеттегез. Без бу изге ниятләремезне гамәлгә ашыруны һәммә олыс илә барча калаларны кирмән вә үтмәс диварларга әйләндерүдән башлыймыз. Иң тәүге чиратта – Болгар. Яңа әмиремезгә – тулы ирек. Аның әләме артыннан кузгаласыз икән, сез дә ясак-хәреҗләрдән азат кавем. Хәерле сәгатьтә! Бисмилләһир-рахмәнир-раһим!..
Менә шулай фатихалар алып кузгалганнар иде, күз тимәсен, меңәрләгән гаилә иярде бит. Карабәк бик чамалый: Мамай изүеннән дә, Сарайдагы һәр яңа хан талавыннан да туйган инсаннар бу. Кырым Сарайдан кул сузымында гына, ә Болгар – шималь ягында, мәркәздән шактый еракта. Кырымнан бирле сузылып бару ансат булмаса да, алар соңыннан талау-изүләр күрмичә, азат булып яшәүгә өметләнә. Үзенә ышанып җиде дәрья артына кузгалган кара гавамның менә шул өметләрен акларга насыйп булсын әмир Карабәккә!..
7
Карабәк, Иделгә җиткәнче үк, Көбә үзәнгә дә, Каф тау итәгенә дә, хан фәрманының нөсхәләрен тоттырып, дистәләгән чапкын куган иде. Бар өметләрне аклый торган куанычлы хәбәрләр кайтып җиткәч, колакларына ышана алмый торды.
– Маҗар каласыннан бер мең чатыр синең олавыңа килеп кушылачак. Яхшыбай бәк Идел ярында ыстан корып көтүеңне сорый.
– Дирбәнд олысыннан алты йөздән артык олау кузгалды да инде. Алар юлда ишәйми калмас әле.
Иделнең нәкъ Сарайга каршы ярында тукталып ыстан коргач, Карабәк үз чатырына якын туганы, үзенә җигән[32] тиешле Көңгер бәкне, меңбашлары итеп билгеләнгән Бүрәкәй һәм Гайсарны дәште.
– Ошбу тирәләрдә Иделне кичеп булмый, монда дәрьяның диңгез кеби җәелгән урыныдыр. Аны Сәмәр җәясе янында кичү хәвефсезрәк. Ул урындагы дәрья уртасында утраулар да бар, туктап тын алсаң да комачау кылучы булмас. Яхшыбай илә Кадыйрмөхәммәт бәкләр килеп җитешсә, сезгә Иделнең үрге агымына таба кузгалу хәерлерәк. Ә миңа, Сарайга кереп, Туктамыш хан каршында янә бер мәртәбә тез чүкмичә булмас. Безнең ыстан турында гына түгел, хәтта сәфәремез хакында да аңа адым саен хәбәр итәләрдер. Борыным илә килеп төртелгән көйгә илтифат күрсәтмәсәм, аның миңа артын куюы бар. Аннары, Иделне бер чыккач, үземнең туган нигезем Актүбәгә дә җитез генә сәфәр кылып алыйм. Алар да безнең кәрванга кушылмыйча калмас…
Сарайга кереп бил бөгүгә, чынлап та, Туктамыш хан үтә дә мәмнүн калды. Үзен төп хуҗа санау аңа бик ошый иде, ахры, яңа гына кияү мунчасыннан кайткан яшь килендәй көләчләнеп, сүзне юмарт тезә. Гәрчә һәрбер сүзе җитди яңгырый үзенең.
– Барып төртелгәч тә, син бер тарафка игътибар итми калма. Элек Болгар олысының терәкләре булган Казан, Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Алабуга калаларын, Болгарның үзен дә урыс ушкуйлары яртылаш җимереп бетергәннәр. Сәбәп бердер – аларның барчасы да Чулман, Нократ яисә Идел дәрьялары ярына нигезләнгән. Калаларны елга буена корып кую, бер яктан гөманласаң, бик тә матур вә уңышлы сыман. Каланы бер тарафтан елга саклап тора дип тә күңел юатасың. Иллә мәгәр мәгыйшәттә алай гына килеп чыкмый. Елга ярында утырган кала-салаларны һәр узгынчы талап уза башлый. Әлеге олыстагы Ашлы, Аккирмән, Суар калаларының вәйран ителүенең һәммәсенә дә кирмәннәрне яр өстенә корып кую сәбәп. Ач-ялангач ушкуйлар шуңа күрә аларны иркенләп талаган, хәтта ки бөтенләе белән юкка чыгарган да инде.
– Ул яктан бәяләсәң, синең Сарай да Идел ярында бит, – дип каршы төшеп карады Карабәк. – Мәгәр Бәркә хан корганнан бирле, гасырдан артык гомер кымшанмый да утыра бирә…
Туктамыш тукталып та тормыйча кире какты.
– Сарайны да кыя таулар рәтендәге кирмәнгә санап булмый. Аны өч-дүрт сәнә элегрәк шул ук ушкуйлар талап китте инде. Җидесу ягындагы кыргыз-кайсакларның да күзе төшүе бар аңа. Берәр заман Урда мәркәзен дә мәмләкәтнең куен түренәрәк күчереп кую нияте өлгереп җитәр. Бүген мәркәз күчерү кайгысы түгел, бүген безгә чик буйларын ныгыту мәслихәтрәк.
– Уйлаган юк иде бу хакта… – дип сүз кыстырды Карабәк, тик хан ишетмәде.
– Әле Аксак Тимер янына ычкынганчы, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган дигәндәй, мин Болгар җиренә дә качып караган идем. Анда куен ачып торучы гына табылмады. Әмма шул чагында Болгар җәйләүләрен хәтергә алып, мыекка чорнап кайттым.
Чулман дигән зур дәрьяны кичеп, башкорт кавеме ягына барган чакта Мәнзәл, Зәй, Ык, Сөн, Чәрмәсән атлы ваграк елгаларга килеп төртеләсең. Аларның берсе дә бака туе җыеп ята торган сазлык яисә ерганак түгел. Җаның тели икән, бу сулар буйлап эре-эре баркаслар яисә кырык-илле яугир сыешлы тирән каеклар җибәрү дә берни тормый. Ул елгаларда балык-сусарлар да, ә ярларына җәелгән урманнарда киек-җәнлекләр дә хәтсез. Тик, ни галәмәт, аларның хуҗасы юк. Сиңа иң тәүге ыстаннар кору вә казан асу өчен менә дигән урын. Андагы урманнар, инеш-күлләр – һәрберсе кирмән. Ул төбәккә ушкуйлар яисә кыргыз-кайсакларның гомер буена да үтеп керәсе юк.
– Мин, һичшиксез, син күрсәткән почмакларга аяк басмый калмам, – дип вәгъдә бирде әмир.
Туктамышның күңеле булды, ахры, ул Карабәккә өч мең җайдаклы өстәмә гаскәр, Шам ятаганнары, тимер көбә, алтын-көмеш бүлеп бирергә фәрман әзерләтте. Иң сөендергәне, яңа җиргә килеп төпләнгәч сыенып тору өчен, йөзәрләгән чатыр, киез тирмә, тау-тау итеп балта-пычкы юллау турында да онытмаган иде.
Хан яныннан чыкса, сарай тупсасында нәкъ үзенә яшьтәш булырдай бер ир көтеп тора. Пәһлеван ук түгел, әмма гайрәтледер үзе. Әнә иңбашлары гына да чүмәлә утыртырдай. Кыяфәте күркәм, киемнәре затлы. Бу затлы кием-салым да сызганулы җиң астыннан ишелгән бау шикелле күренеп торган сеңерле-егәрле беләкләрне яшереп бетерә алмый…
– Хәсән бәк булам мин, – дип сүз кушты ул, ачылып сөйләшә алмаганга кыенсынган төсле. Аннары тагын кабатлады: – Хәсән бәк.
Карабәк корт чаккандай әле куырылды, әле котырынды. Бәрәкалла, моннан унбиш ел чамасы элегрәк аны Сарай тәхетеннән себереп төшергән Хәсән бит бу!
– Син Болгарга атап юлга чыгасың, ә мин шул туфрактан, – дип дәвам итте Хәсән, җавапны һич көтмәстән. – Сине озатып калуны үземнең бурычым дип санадым, шуңа да синең күзләреңә күренергә булдым.
«Әйе, әйе, Хәсән бәк Болгардан иде бит, – дип һушын җыйды Карабәк. – Ул теге вакытта Сарайга мукшы Сәркиз белән Ык елгасы буендагы җәйләүләр хуҗасы Тугаш бәк котыртуы буенча килеп җиткән иде. Тәхетне Күк Урдадагы Ырыс ханның туганы булган Морад бәк дәгъвалый башлагач, Хәсән кабаттан Болгарына качты. Дмитрий илә Боброк кенәзләр яу сәфәре белән килгән чакта һаман Болгар әмире булып санала иде әле, аннары ипләп кенә Казан каласына күчеп утырды ул. Дүрт ел элек Ырыс хан үзе Сарайга бәреп кергәч, ул Хәсәнне, бәйләрбәге итеп, Сыгнак каласына алып киткән дигәннәр иде. Сыгнак, Сыгнак… Димәк, Туктамыш басып алгач, шул ук Хәсән яңа хаким диванына да күчеп утырган булып чыга. Ырыс хан янында да бәйләрбәге, Туктамыш ышыгында да һаман шул баш әмир. Түбәтәен гел яңартып торган шикелле, хуҗаларына җайлаша белә дә соң адәм балалары!..»
– Ханиямез Ак Хуҗаны Мәскәү тарафына юллады. Ак Хуҗа илә Карача мирза Туктамыш ханны моңарчы гел уч төбендә генә биетеп яшәде бит. Дивандагы олуг әмирләрнең берсе булгач, Ырыс ханга ияреп, Сыгнакка китеп баргач, Ак Хуҗа мине гел ят күреп килде. Имеш, Казанчы бәк Мәскәү җырын җырлый, гел Мәскәүне яклый, янәсе. Шуңа Мәскәү кенәзен тез чүктерү өчен дә үзе китте. Аның йөгәненнән котылгач, Туктамыш хан мине бәйләрбәге итеп куйды менә, – дип, Хәсән үзе дә, Карабәк уйларын сизеп торгандай, икесе арасындагы мөнәсәбәтләргә тиз ачыклык кертте. – Теләсәң-теләмәсәң дә, моннан ары сиңа да минем аша эш йөртергә туры киләчәк. Ике араны ачыклап куйыйк, төеннәр калмасын дигән нияттә мин.
– Мин сиңа үч тотмыйм, – дип телгә килде Карабәк. – Аннары, йөкне икебез ике якка тарта башласак, дилбегә бүлешсәк, мәмләкәткә куәт өстәлмәстер. Без, мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы «дога укыдык» та китеп бардык. Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә «тәһлил» уку кебек хурлык кичермәдек, Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк. Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый күрсен, Ярабби!
– Амин, амин! – дип кабатлады Хәсән, Карабәкнең беләкләрен кысып, кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады…
Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да артык санамады. Анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз күзләре белән күрү теләге элек тә бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят сөйлиләр бит.
Имеш, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач, бер-берсенә гашыйк булганнар. Кире үз утарларына кайткач, Кашанда – Әмәт, Болгарда – Сара әтиләренең «колак итен ашарга» тотынган, ди.
– Миңа шул ярымнан башка бер тормыш юк, безгә кавышырга рөхсәтең бир…
Ике ата да үз балаларының сүзен тыңламый, чөнки, сәйрандагы ауда кайсы җәйрәнне кем екканын бүлешә алмыйча, болар үзара яман бозылышкан булган. Ахыр чиктә, әтисен күндерә алмыйча, Әмәт Болгар каласына качып киткән. Тик монда да, фатиха булмагач, яшь Әмәткә капка ачып торучылар юк икән. Ике гашыйк качып-посып кына күрешә башлаганнар һәм, хикмәти Хода, угыллары туган. Сараның гөнаһы ачылгач, әтисе аны зинданда асрала торган еланнар күченә ташлаттырган. Әмәт тә, сөйгәнен коткармакчы булып сикергәч, буар елан кочагыннан котыла алмаган. Шәймәрдән әмир үз оныгын үтерү турында да фәрман биргән булган, иллә мәгәр яраннары ятим сабыйны бик нык кызганганнар. Аны бер сал түренә бәйләп салганнар да Идел буйлап агызып җибәргәннәр. Ни галәмәт, Хаҗитархан янындагы ярга килеп төртелгән чагында да сал эчендәге сабый исән булган. Аны баласыз парга биреп үстергәннәр. Ә егет булгач, шушы сабыйны Хаҗитарханның әмире итеп күтәргәннәр. Чын исемен белмәгәч, сабый чактагы тарихына ишарәләп, Салчы дип йөргәннәр, әмир булгач кына ул үзен Сәләчи дип үзгәрттергән, имеш. Менә сезгә гыйбрәт…
Хаҗитарханга җитеп, Сәләчи бәк янына барып кергәч, Карабәк тәмам аптырашта калды. Валлаһи да, япь-яшь егет бит бу. Тәгам өстәле янында киная ташлагач, егет үзе рәхәтләнеп көлә.
– Ә мин, асылда да, әти-әнине белмим. Бер иш халык аларны, Җанибәк хан чорында котырган үләт зәхмәтеннән егылган, ди, икенче ишләре, Сарай түнтәрешләре вакытында әрәм булган, диләр. Мине кала халкы багып үстерде, һичбер арттыру юк. Монда мин тамак ялгамаган йорт калмады бугай, шуңа бөтенесе үз угылы итә.
– Синең хакта биш ел элек ушкуйларга гаять оста тозак корган дигән соклану сүзләре күп ишеттем, шуны сөйлә әле, сабак өчен кирәк булуы бар, – дип, җитди әңгәмәгә күчте Карабәк.
Шуннан соң Сәләчи дә беркадәр җитдиләнде сыман.
– Ул сәнәдә ушкуйлар Наугырыттан[33] Чулман аша төшкән булган, Колын каласында да, Аккирмән илә Болгарда да кирмән башлыклары аларны сизмичә калган. Төнлә белән дивар аша елан кеби үтеп кергәч, әүвәл шыгавылларны[34] тоташ суеп чыкканнар, аннары өч каланы да рәхәтләнеп талаганнар. Болар, тәмам азып, Сарайга ук ябырылгач, урыс юлбасарлары турындагы хәбәр безгә дә килеп җитте. Шуннан мин Сарайга чапкын озаттырдым. «Сәләчи бәк Хәзәр диңгезендә әзәриләр бәге Ясакны талап кайтты, кораб-кораб итеп туплаган хәзинәсен Куштамак дигән утрауга яшереп саклый», имеш. Ясак бәк илә Куштамак утравының атамаларына тикле үзем уйлап чыгардым. Тегеләр шикләнеп тә тормаганнар, ут капкандай килеп җиткәннәр бит. Ә без аларны чынлыкта Идел елгасындагы бер утрауга куып кертә алдык. Аннары кырык көн буена бер адым да читкә чыгармадык. Берәрсе генә күршедәге утрауга омтылдымы, анда безнең укчы мәргән көтә. Ашарларына бер кабым ризык калмады, ач сыртланнар төсле, бер-берсен кыра, үтерә башладылар, өрәк урынына кибешеп, гел коргаксып беттеләр. Ахыр чиктә атаманнары миңа бер каекчы куган. «Аккирмән, Болгар, Сарайлардан талаган бар байлыкны, һәмишә җарияләремне Сәләчигә бирәм, коры җир өстенә чыгып, аяк сузарга гына рөхсәт итсен, берүк?» – дип үтенгән. Җавап кайтармадык. Соңыннан аны минем нәүкәрләрем утрау читендәге чокырдан табып алды. Бил тиңентен су эчендә басып торган килеш аяк сузган теге…
Карабәкнең Болгар каласына төбәп кузгалуы турында да хәбәрдар икән инде ул.
– Йөз илле ел элек кенә без Болгар белән бер мәмләкәт булып яшәгәнмез. Аның, аякка баса алмыйча, ятим баладай мәгыйшәт кичерүе безнең өчен дә гарьлек. Амбарларыбыз ризыклардан бүселеп тормаса да, бер мең арба ашлык бирәм сиңа. Олаучыларым да, мәгълүм булсын, хатыннары-балалары белән синең янга китә.
Сәләчинең шушы карарын ишетүгә, дымланган күзләрен күрсәтмәскә тырышып, Карабәк аны кочагына алды…
Актүбәлеләр дә Карабәкнең кануни һәм җирле-туфраклы әмир булып күтәрелүе белән чиксез горурланган. Озатырга чыккач, туганнары аңа аермачык әйтте:
– Аксак Тимер атлы әмирнең кысуына түзмичә, Сәмәрканд ягыннан меңәрләгән тирмә кыргызлар качып чыкты. Үзебезнекеләр янына аларны да кушып, сиңа өч мең чатыр ияртеп җибәрәбез. Мин – чит олыс хуҗасы дип, борадәрләреңне читкә кага күрмә…
Төп олауны куып җитүгә үк, Карабәк әмер таратты:
– Кичү вакытында меңбашлар янәшәсенә олауларны санап үткәрүче хисапчылар билгеләп куегыз. Хаҗитархан илә Актүбә нөгәрләре безне сул як ярда көтә.
Иделне өч тәүлек буена кичкәннән соң, хәзер инде кәрванда төп сәрдәрләр булып исәпләнә башлаган Яхшыбай бәк белән Көңгер җигән Карабәкнең чатыр хозурында җавап тоттылар:
– Ике як яр буйлап килгән кәрванны да кушсак, синең канат астында унҗиде мең арба исәпләнә. Син кузгаткан халыкның күләмен һаман булса белеп бетерә алмый интегәбез. Инсаннарның саны йөз илле меңгә җитеп килә.
8
Иделдәге Чулман тамагына килеп җиткәндә, Карабәк кәрванын Янтык бәк каршы алды. Таныш түгел калабәк килештерә белә, ул яландагы ялгыз кибән төсле кукраеп утырган Айгыр тау өстенә яраннары белән менеп баскан. Мәһабәт, күренекле урын. Аста, диңгез хасил итеп, ике киң дәрья килеп кушыла. Тау үзе, асылда да, шушы дәрьялар ярына чабып килгәч, арт аякларына күтәрелеп баскан айгыр төсле: елга яклап – гаҗәп биек, текә кыя, ә дала ягына таба тау итәге сөзәкләнеп төшә.
Янтык – Казан бәге. Мөгаен дә, аны Ырыс ханга ияреп киткән Хәсән утыртып калдыргандыр. Җәйләүләре Казан каласыннан Чулман ярына тикле сузыла. Үзе – утыз яшьләр чамасындагы бер ир. Күпчелек татарлар шикелле үк эре сөякле, таза бәдәнле зат. Иягендә уч төбе кадәрле генә пөхтә, түгәрәк сакалы бар. Дегет төсле чем-кара мыек чылгыйларын шактый мул үстергән. Үз-үзе белән соклану чире дә йоккан шикелле – әледән-әле чылгый очларын бөтереп, сакалын сыйпап куя. Хәер, булдыксыз да түгел, ахрысы. Әнә бит янында инде кул астына керергә әзер булган, такыр башлы өч малай тезелешеп тора. Өс-башлары бөтен, мохтаҗлыктан интекмиләр, димәк.
– Казан кирмәне сине каршыларга әзер, төкле аягың белән, олуг әмир! – дип, кулларына бер бөтен икмәк тоткан көе, сыңар тезенә чүгеп каршылады Янтык.
Карабәк аны, беләгеннән җәһәт кенә тотып, аягына куйды. Усал сүз әйтүдән тыелып, тешен кысты. Янтык кына Карабәкнең бәясен аңламады сыман, көр күңелле тавыш белән янә телгә килде:
– Туктамыш хан фәрманын күптән алган идек, синең нинди олы кәрван ияртеп киләсеңне шундук чамаладык. Казан кирмәне ким дигәндә өч мең гаиләне үз түбәсе астына сыйдырырга әзер.
– Ә мин аларны аналарын төлке урлап киткән каз бәбкәләре урынына төрле ояларга өләшеп йөрергә җыенмыйм бит әле, – дип телгә килде Карабәк кипкән ботак сынгандай коры тавыш белән. – Җүнле ана – кызларын, хуҗачыл ата – угылларын, кырлардагы игеннәрне җыеп, келәтләргә салганчы үз янында тота. Яучыларга шуннан соң гына капка ачалар, башлы-күзле булган угылларны да көзге чебешләрне санаганнан соң гына башка чыгаралар.
Янтык бәкнең йөзе җимерелде. Иңбашына кулын салып, Карабәк аны читкә алып китте.
– Кунакларга йөрешер чагым түгел, бер урнашып алгач, махсус урамый калмам. Хәзергә син яңа илдәшләрең табынына булдыра алган кадәр ризык озат та үз калаңнан артырдай балта осталарын, ташчыларны бүл. Билгеле ки, яңа нигез кора башлаган инсаннарга хәтта тишек комган илә ярык тактасы да артык түгел. Килмешәк көенә моны сиңа сөйләп торасым юк, син – илтотмыш бәк, үзеңә боларның һәммәсе дә мәгълүм. Ә сиңа аннан тыш та аерым гозерем бар.
Айгыр тауның Идел өстендәге каш очына баскач һәм читтә гөрләшә башлаган яраннар төркеменә күз ташлагач кына Карабәк, Янтыкның йөзенә текәлеп, уйчан кыяфәт алды:






