- -
- 100%
- +
– Чит йортларга яки күрше ихатасына кереп тузан да күтәрмиләр, акыл да сатмыйлар, анысын гына беләм. Ләкин Болгар олысы минем өчен чит-ят туфрак түгел. Гасыр ярым элек без бер күмәк йорт булып яшәгәнбез. Мин сезгә кунак булып килмәдем, мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә дип килдем.
Янтык, рәхмәт белдергән шикелле, барчасын да аңлыйм дигән кебек, башын түбән иде, Карабәк моны чамалап өлгерсә дә, барыбер туктамады.
– Мәгълүм булсын, тукталып нигез корырдай урын табуга ук мин кала бәкләренең һәммәсен дә җыеп алачакмын. Әмма синең колагыңа аерым сүзем бар. Казан – Болгар олысының төннәр ягындагы иң олы, иң терәк кирмәне. Аның урыс кенәзлекләре янәшәсендәге иң соңгы кала булуы бер хәтәр булса, икенче яманы: ул – Идел ярына терәлеп утырган, дәрья буендагы барча сәүдә юлын үз кулында тота торган кала. Моны әле, мөгаен, урыс кенәзләре дә, Урда ханнары да бәяләп бетермидер. Иллә мәгәр шушы сәүдә юлы өчен иртәгә үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгыту, аны Болгар-йортның төп калканы итү – мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, – әлбәттә инде, синең белән минем җилкәгә ята торган олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йортны, һәр карыш диварны шул бизмәннән күтәр.
Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән талгын җил уйнаклый. Исләр китеп егылырдай гүзәл, сихри төбәк. Җилән белән каешларыңны салып ташла идең дә, ярты сәгать кенә булса да шушы шаян җил кытыклавына рәхәтләнеп, онытылып ят идең!
Карабәк, җилгә йөзен куеп, бераз иләсләнеп торганнан соң, тагын җитдиләнде:
– Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак Хуҗа атлы бер әмирен юллаган. Аны озатып йөрергә, ә чынлыкта, ясак төяп кайту өчен, җиде йөз җайдаклы чирү дә җибәргән, ди. Җиде йөз җайдак ушкуй көймәсе түгел, алар сиңа сиздермичә үтмәс.
– Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч йөз яугир саклый. Ак Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына ермак илә тарлавыклар аша алып бара торган яңа юл тапканнар.
Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды:
– Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый. Син – урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән Ак Хуҗаны, аннан да яманы – карак илә дошманнарны да тоймый, йокы симертеп кенә ятсак, безнең урын дарда!
– Соң, Ак Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса! – дип, Янтык тавыш күтәрергә маташкан иде, Карабәк колагына элеп тә карамады.
– Кичекмәстән Казан кирмәнен көчәйтергә, поскын чирүләр санын ишәйтергә кирәк. Мин әйтте диярсең, Ак Хуҗа урыслар ягыннан нинди дә булса җиңү яулап кайта алмаячак. Әгәр әле исән-имин кайтса. Шөлди кырын Мамай ташлап качкач, урыс кенәзләре нык азынды. Уен-муен түгел, йөз илле елдан соң ирешкән тәүге җиңүләре. Мамай кул астына сыңар Кырым олысының кеп-кечкенә чирүе тупланган булуны да санга сукмый алар. Исереккә диңгез тубыктан бит. Ә урыс, бер котырса, ерак урамдагы дошманына буе җитми икән, күршесенең булса да тәрәз-ишекләрен җимермичә калмый. Көт тә тор, иртәгә аларның безнең олыска да кул сузуы мөмкин…
Янтык белән хушлаша башлагач, Карабәк янә тиз-тиз кабатлады:
– Ак Хуҗаны куып кайтаралармы исерешкән урыс кенәзләре, тол хатынга санап, безнең итәкләргә үреләме – һәммәсе хакында да ашыгыч хәбәр юллап тор. Син әзерләгән ризык-казылыклар мин ияртеп килгән халыкка бик кирәк, әмма аларны алмыйм, кулым күтәрелми. Без тары боткасы, чишмә суы белән булса да тамак ялгарбыз, аякны сузмабыз. Сиңа ризык-нигъмәт безгә караганда да ныграк кирәк. Балта осталарың илә мигъмарларны да минем эздән кузгатма, үз яныңда калдыр. Казанны күтәр син, аһ, Казанны күтәр!..
9
Нократ, Чулман елгаларын кичтеләр, Саба, Аккирмән, Кашан, Алабуга, Чаллы кирмәннәре тезелеп артта калды. Карабәк тирә-якта җәйрәп яткан каенлыклар, әрәмәлек, елга-күлләргә сокланып туя алмады. Ходай Тәгаләнең шушы хәтле күңел биреп, юмартланып яраткан оҗмах бакчалары булса да булыр икән!
Аһ, гаҗәеп бу як! Идел буеның бер ягы – каен, имән, карагай, нарат, усак, чыршы, тирәк агачларыннан хасил карурман, икенче яр өсте биек таулар итәгенә җәелгән киң үзәннәр иде. Казан каласын тирәләп алган эреле-ваклы күлләрне, вак-вак инешләрне, Нократ буенда челтерәгән чишмәләрне санап кына бетермәле түгел. Чулман ярларына якынайган саен, таулар сөзәкләнә, бу тарафта инде араннарын җимереп качу шатлыгыннан сикереп уйнаклаган тайларны хәтерләткән текә кыялар юк. Гаҗәп: биредәге тау сыртлары белән алар арасында яткан иңкүлек-яланнар диңгез дулкыннары сыман ишәеп-кабатланып килә. Унбиш-егерме чакрым буе ашъяулыктай кырлар сузыла да, бер заманны түбәсенә ияреңнән дә төшмичә күтәрелердәй таулар калкып чыга. Аларның түбәсен үттеңме, алда тагын бөрлегән-җиләкләр сибелгән тау итәге, аннары янә ун-унбиш чакрымнарга сузылачак ялан. Инеш белән чишмә тирәләрен камырлык, шомырт, гөлҗимеш, чия, карагат куаклары сырып алган. Нократка килеп кушыла торган йөгерек инешләрдә санап бетергесез сусар. Төпләренә күзләреңне чекерәйткәнче карап утырсаң да, мәңге ышанмаслык – үзләре терсәк буе, үзләре кабартылган турсык кебек симез шул җәнлекләр, колач җитмәс зирек белән усакларны егып, инеш аша күпер салганнар бит! Кешеләрдән дә курыкмый үзләре, син якынаерга егерме-утыз адым калганчы, арткы аякларына күтәрелеп, алгыларын түшләренә кушырып, күзәтеп тик торалар. Аннан гына «Ә, вакытлыча хуҗа булуда икән синең исәп» дигән төсле, өннәренә чумып югалалар.
Күлләрендә – кыр казлары, үрдәк, аккош, торна, челән. Урманнарда көртлек, поши, бурсык, кабан, байбак-суар, төлке, бүре, куян, хәтта аюлар да мыжгып тора, диләр. Кырымның да, Хәзәр диңгезенең дә табигате күркәм, ләкин бу яктагы кошларга, җәнлекләргә җитми! Биредә ничек сакланып кала алган мондый оҗмах бакчалары?!
Мәнзәл[35] дип йөртелгән егерме-утыз йортлы авылга җитүгә, Карабәк үз янына Яхшыбай белән Сарман атлы бәкләрен дәшеп алды.
– Туктамыш хан киңәш иткән төбәккә килеп җиттек. Үзегез дә шәйләп баргансыздыр, Чулманнан соң бу – беренче торак урын. Әйләнеп кайткан ертауллар да раслый моны. Ак Иделгә терәлгән Түгәрәк тау өстендәге Имәнкалага җиткәнче, өч йөз чакрым арада бүтән кирмәннәр юк. Безгә нигез кору өчен иң уңайлы урын. Сез бер төмәнне аерып алыгыз да шушы елга яры буйлап таратып чыгыгыз. Син, Яхшыбай, авыл нигезләрен ачыклауга, янә минем янга кайтып кушылырсың. Сине, Сарман бәк, соңыннанрак бер урамый калмам.
Ык елгасын үткәч, бүтәнчә түзә алмыйча, Карабәк үз янына барлык төмәнбашларын дәште.
– Ярмөхәммәт, Шәймөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт, Исәймөхәммәт! Ерак бабаларымыз намен йөрткән алдагы Сөн елгасын төмәннәрегез илә кичеп чыгыгыз да Чәрмәсән тирәсенә чәчелеп урнашыгыз. Безнең сафта Актүбәдән бирле ияреп килгән кыргыз меңе бар, аны да сезнең кулга бирәм.
Дүрт абруйлы бәк тә ияк кагып күздән югалуга, Карабәкнең камчы очы бүтән төмәнбашлар өстеннән сикергәләп узды.
– Кормаш, Балтач, Уразай, Кизүкәй бәкләр! Гәрәй кабиләсенең үзәк өлеше сезнең кулыгызда. Сезгә, сул якка борылып, Ак Идел ягына таралырга вә шул тарафта төпләнеп калырга әмер бирәм. Белеп торыгыз, тикшерүне иң беренче итеп сезнең йорттан, үз нигеземнән башлыйм.
Карабәк моңаеп та калган, тынгысызлана да башлаган төмәнбашларына таба борылып басты.
– Аккүз, Уразмөхәммәт, Бүрәкәй, Гайсар! Әнә юл күрсәтү өчен ертауллар көтә. Алар артыннан Сөн ярына тикле барыгыз да, аннары, уң якка каерып, халыкны Ыкның дугасына кадәр җәелгән яланнарга таратып утыртыгыз.
Янында инде санаулы гына бәкләр торып калгач, Карабәк җилдә яргаланып беткән кулларын шулар арасындагы икесенең җилкәсенә салды.
– Исәнбай! Төмәнәй! Туктамышның киңәше дә фәрман. Шуңа карамастан икегезне ул кушмаган төбәкләргә озатырга җөрьәт итәм. Исәнбай бәк, сиңа Ак Идел суларын кичеп чыгасы булыр. Аның аръягындагы урманнарда арлар илә эрҗә ырулары гомер сөрә, диләр. Киекләрне кырып бетерәләр, безгә калмый дип, мөгаен, тәүге айларда сәнәк-сөңге күтәреп каршыларлар. Берүк, алар белән бәрелешкә кермә, дошманлашудан саклан. Ә сиңа, Төмәнәй бәк, Сөн елгасы башланган чишмәгә чаклы атларга туры килер. Сөннең чишмә башында да һичбер авыллар юк, ул якларда тоташы илә карурманнар икән. Тәүге айда ук, ул төштәге агачларны егып, Сөн буенча безнең якка саллар агызырсың…
Карабәк янында җигәне Көңгер белән унөч яшен тутырган өлкән улы Солтан, аннары Болгар олысының сәеде булырга тиешле Хөсәен хәзрәт Гомәр угылы гына торып калды. Ярый әле ике-өч атнадан соң яннарына Яхшыбәй бәк авыз ерып кайтты.
– Сарман бәкне танымалы түгел. Мәнзәл буенда агачлар егуга ук, өстендәге көбә-күлмәкләрен салып ыргытты да, кулына балта алып, үзе бура бурарга тотынды. Кулына күз иярми, йомычкалар мамык кеби оча. Төмәнбаш булып йөргән кешедән мин һич кенә дә бу чаклы балта остасы чыгар дип уйламаган идем!
– Ә без ни көтеп утырабыз? – дип сикереп торды Карабәк. – Без Сарманнан кимме? Кая, балта китерегез миңа, балта китерегез! Мин дә үземә тиешле йортны үз кулларым белән бурап салам!
Карабәк балтасы астыннан йомычкалар чәчрәп оча башлагач, аны туктатып булмасына тәмам ышандылар.
10
Туктамыш хан өметләнеп юллаган Ак Хуҗаның юлы уңмады шул. Урыс кавеменең якты йөз катмаячагы Рәзән чикләренә керүгә үк ачыкланып җиткән иде. Урда илчеләре юкка гына дугаларына җиз кыңгырау тагып йөрүне гадәт иткән икән. Шуның чылтыравы ишетелә башладымы, бистә-салалардагы барча халык йә өй эченә, йә юлдан читкә кача. Элеккечә юл читенә тезләнеп каршы алу, бил бөгеп озату кебек гадәтләрнең хәзер эзе дә юк.
Рәзән кенәзе Олег Иван угылы гына Ак Хуҗаны кара төлке тунының чабуларын үбеп каршылады. Туктамыш хан каршында тамчыдай гөнаһы булмаса да, илченең бер алдына, биш артына төште.
– Кенәзлектән тиеш булган барча ясакны да көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр.
Ак Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле, җавап бирми, еландай боргалана.
– Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә, Нижгар кенәзе – Дмитрий Иванычның бабасы бит.
«Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер, кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы инде бу, бүтән берни түгел», – дип, үз эченнән генә тиргәнеп алган Ак Хуҗа барыбер дә күңелендә купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде.
Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар. Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөңгердәткәч, капкаларын эчке яктан тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да халык тезелеп баскан. Кайсының кулында – күсәк, кайсында – сасыган йомырка да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын алып керсәң, боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар.
– Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! – дип әмерләде Ак Хуҗа чирү башлыгына. – Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез, әйдә тагын унлап җайдакны ал.
Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан ачы итеп сызгырырга керештеләр, кемнәрдер авыз тутырып сүгенә башлады. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык кыярлар очты. Шулай да баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны Җүнкала кенәзе. Ак Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле ябырылды.
– Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың? Әйт дим, кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең Нижгарың урынында көл таулары гына калдыра бит!
– Мин гаепле түгел, Ак Хуҗа бәк, – дип, Константин тезләренә чүкте, елый-елый, илченең кулларын үпте. – Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат, безгә кушылыгыз дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда да үземне хуҗа итеп сизмим, «кара сарык» холоплар да буйсынмый миңа…
Ак Хуҗа бәкнең:
– Миңа, Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы йөкләнгән. Нишләргә кушасың миңа хәзер? – дип, гаҗизләнеп соравына да Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде.
– Мәскәүгә барма, Ак Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың бик икеле. Анда Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйннән дә яманрак тота, аяк астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды, ярты ел буена һаман айнымыйлар. Барып күрендеңме, шайтан туена чумган холопларның сине чебеш урынына ботарлавы мөмкин…
Хуҗа кушса, бичара кол хәтта үзенең уч төбендә дә тәбә кыздырып китерергә мәҗбүр. Ходай Тәгаләдән үлем язган икән, котылырмын димә, әҗәл бала-чагалар ярата торган качышлы уен түгел.
Берничә көннән соң Ак Хуҗага барыбер итекләрен кияргә туры килде. Константинга соңгы гозерен җиткерүдән дә тыелып кала алмады.
– Ичмаса, син монда калган җиде йөз җайдакны казалардан сакла. Үзем белән ун атлыны гына алып, юлга чыгам. Дарга асылу тәкъдире көтеп торган инсан, сасы күл эченә чумдырсалар да, барыбер тончыкмастыр…
Мәскәү эчендәге таш кирмәндә Ак Хуҗаны әүвәл күз уңына да алып тормадылар.
– Нинди Сарай илчесе ул тагын? Туктамышны хан дип санамыйбыз. Хәзер безгә Дмитрий Иваныч үзе падишаһтыр!
Кайсы ишеккә барып сугылырга белми иза чигә иде, Ак Хуҗага түрәләр киемендәге бер ир саф татар телендә сүз катты:
– Әллә кенәз янына юл биклеме, илче?
Ак Хуҗаның шүрәлегә юлыккандай акаюын шәйләп, тавыш иясе үзен таныштыра башлады:
– Кырымдагы Мәхмүт бәк Хөсәеннең оныгы мин. Тукай Тимер нәселеннән булган Толык Тимер талавына түзмичә, бабам илле еллар элек Рәзән олысына чыгып качкан. Ука ярында бер биләмә алу бәхетеннән бабам әткәмә дә шул елга исемен кушкан. Сәерме? Бик сәер. Мәгәр ул биләмәне Дмитрий кенәзнең шәхсән үзенә сатып җибәрдем дә аның мәрхәмәте белән менә сараена күчтем. Атымны да үзгәртергә туры килде инде. Чукынганнан соң мин хәзер Александр Укович Бахметьев булып чутланамын. Юрий атлы бер абыем Куликово кырындагы урманда кенәзебез Дмитрий Иванычны агач төбеннән табып алучыларның берсе булган. Шуның өчен Дмитрий Иваныч абыема Уканың икенче як ярында яңа биләмә бүләк итте… – Ак Хуҗаның һаман зәхмәт суккандай басып торуын күреп, ярсый-ярсый санап китте бу карайөз: – Син нәрсә, Бахметьевларны монда бер ялгызы дип беләсеңме әллә? Татар күптән инде Мәскәүдә умарта күчедәй үрчеп ята. Әнә ун-унбиш ел чамасы элек кенә Гарәпшаһ атлы бер ханыгыз Мукшы каласыннан Сәркиз бәкне себеркеләп куып җибәргән булган. Кая барсын? Ул монда килеп сыену тапты. Аның улы хәзер Андрей Саргизович атлы булып йөри. Сарайдан чыгып качкан Апраксиннар, Шереметьевлар бар. Мещера каласы янында биләмә тоткан Мещерский, Мещериновларны санап бетергесез.
Туктамыш илчесе: «Җыелышып, бергә кадалыгыз!» – дип, эченнән генә сүгенеп куйса да, тышкы кыяфәте белән ялыну-ялварудан тыелып кала алмады:
– Кенәз белән биләмәләр дә алышасыз икән, димәк, якын кеше. Җаен табып, хозурына иңдер, зинһар. Туктамыш хан янына шушы килеш әйләнеп кайтсам, үлем көтә мине…
Ун көн чамасы көткәч, Александр Укович, чынлап та, аны олуг кенәз янына кертә алды. Ак Хуҗа әүвәл, хан илчесе дигән дәрәҗәне саклап, бик көрпәле генә сүз башлаган булды:
– Бөек ханымыз Туктамыш, хатларда язышкан вәгъдәңне үтәмичә, аны бөек хан булуы белән котларга килмәгәнең өчен бик нык рәнҗи. Аннары соңгы биш ел буена Сарай каласына бер тиен дә ясак илтмәгәнсең һәм олуг кенәз ярлыгын яңартырга килмәгәнсең икән. Бөек ханымыз Туктамыш угры Мамай мирзаны урыс олысына үзалдына тыкшынудан туктатканың өчен сине үз угылыдай якын күрә, әмма шуңа карамастан ярлык сорап үз каршына килүеңне таләп итә.
Дмитрий кенәз, үз-үзен белештермичә, кәнәфиеннән сикереп зал түренә төште дә төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренергә тотынды:
– Мин Сарайга ярлык сорап барасы кеше түгел! Мәскәү кенәзлеге Туктамышка ясак озатудан туктый! Моннан ары һичбер вакытта да Туктамышка угыл булып саналып йөрисем юк! Шушы сүзләремне ханыңа түкми-чәчми кайтарып тапшыр. Бар, күз алдымнан югал!..
Теләсә-теләмәсә дә, Ак Хуҗага кенәз алдында баш иеп чыгып китәргә туры килде. Туктамыш еракта ул, кенәз күпме генә төкеренсә дә, зыяны аңа тими. Ә әтәч төсле кукрайган кенәз сүзләрен кайтарып җиткерү өчен булса да, башны бик нык сакларга туры килер…
Сарайга кайткач, билгеле инде, Туктамыш хан үз илчесен эттән алып эткә сала-сала пыр туздырды:
– Мин Мәскәүгә азау тешен чыгарган, чәч чаларткан әмиремне кудым, ә ул Сарайны тизәккә батырып, аны сатып кайтты. Ул җиде йөз җайдакны Җүнкалада калдырмыйча, шул чирү белән булса да Мәскәүнең таш кирмәне өстенә ташланыр идең… Бер татар яугире өч урыска тора ласа. Таш кирмәнен вәйран китермәсәң дә, ким дигәндә ике мең урысны кырып салып, Митрәй кенәзне Сарай тупсасына шуышып килергә мәҗбүр итәр идең. Комың коела башлагандыр инде, акламадың син минем өметне, ай-һай, акламадың. Дүрт ягың да кыйбла, күз алдымнан югал!
Ак Хуҗа артыннан ишек ябылуга, Туктамыш сарайга бәйләрбәге Хәсән белән үзәк чирү башлыгы Карача мирзаны чакырттырды. Карачасы – аңа туган тиеш кеше, Сыгнак өчен яуларда да күп мәртәбәләр сыналган сәрдәр.
«Ниләр киңәш итәсез?» дигән сораудан соң, дәрәҗәсе буенча, Хәсән җавап тотты:
– Кичекмәстән сугыш, фәкать сугыш һәм яу сәфәре! Сөзгәк үгез яки кәҗә тәкәсеннән генә түгел, хәтта чукый торган әтәчтән дә суеп котылалар. Ә котырган эт хуҗасын талый башлый, менә моны Мәскәү кенәзенең үрнәге дә раслый. Бәйдән ычкынган этне имгә китереп булмый, фәкать яу белән барып кына кабат үз оясына куып кертеп була.
Карача мирза, кырт кисеп, аңа каршы төште:
– Бәйләрбәге борча күргән төсле каударлана, ә каударлык, асылда, борча эләктергәндә йә кызлар түшен кармаган чагында гына отышлыдыр. Ханымызның үз халкымызны гына түгел, барча җиһандагы дошманнарны карап, күзәтеп торуын да онытмаска кирәк. Чаптар атлар тәүге бәйгесендә бер абынса, чираттагы чабышларда да өркеп туктый йә читкә ыргылып кача торган була. Туктамыш ханымызның Сарай тәхетенә килеп утыруына икенче ел гына. Без Урданы тулысынча аякка бастырырга, ныгытырга, көрәйтергә өлгермәдек әле. Яуларда сыналган төмәннәр бик санаулы гына. Без Мәскәүгә төбәп кузгалсак, арткы якны капларлык яңа чирү дә юк. Әнә тегендә киек күрсәттеләр дип, ау этләре шикелле йөгереп йөрсәң, тәхеттән колак кагуың да ерак йөрмәс. Менә шушы уйлар илә мин булган гаскәрне яуга күтәрмәскә, ә Мәскәү кенәзе янына яңа илче җибәреп карарга киңәш итәм.
– Кемне күз алдыңда тотып сөйләшәсең? – дип кистереп сорау бирде Туктамыш хан.
– Рөстәм угылымны, үземнең уң кулымны! – дип, шундый ук кискенлек белән җавап тотты мирза. – Егермесен тутырды бит инде, аңа да мәмләкәт язмышы өчен бәйгеләрдә сыналырга вакыт.
Берникадәр уйланып утырганнан соң гына Туктамыш кул изәде.
– Мин күзәтеп йөрим, бик акыллы җигән. Мәгәр кайнар. Кызып китеп харап булмагае. Хәер, егет чакта кемнәр генә дуамал вә кайнар булмаган соң! Әйдә, җибәрегез!..
Ике айдан хәбәр кайтып төште.
– Митрәй кенәз Рөстәм бәкне, имән бүкән өстенә ташлап, кисәкләргә чапкалап ботарлаткан!..
Туктамыш хан елан чаккан сыман котырынып әмер бирде:
– Өч төмәнне сәфәргә әзерләгез! Яу башлыгы булып үзем барам! Әмма Мәскәү ягына «Урда Тәбриз өстенә кузгала, әзәриләр өч ел буе ясак түләмәде, Туктамыш гаскәрне шул сәбәпле җыя» дигән ялган таратыгыз. Аннары Болгар каласына чапкын озатыгыз. Нинди генә урыс сәүдәгәре килеп күренмәсен, Габдулла аларның берсен генә дә кире җибәрмәсен. Зинданга ташлатамы, гел суеп ташлыймы – бер сүзем юк. Ә тауарларын талап алсыннар да халыкка өләшсеннәр. Аларга хәтта ертык капчыкның да бик кирәк чагы…
11
Туктамыш хан Казан турысына килеп җиткән чакта аны Зөя елгасы ярында ук Карабәк, аның белән бергә Болгар, Чаллы, Казан әмирләре каршылады. Ханның кәефе шәп түгел иде, шундук сизенделәр. Исәнләшеп дога кылуга ук, зур кунак Карабәкне читкә дәшеп алды.
– Синең исән-имин килеп төпләнүең турында шундук җиткерделәр. Төмәннәрне җиде-сигез елга ярына таратып утыртуыңа бер сүз дә юк. Иллә мәгәр кулыңа балта тотып, бура бурап маташуың артык. Шамакайлык хәтта. Ирлек үзенекен итә, без һәммәбез дә үз кулларыбыз илә йорт тергезеп калдырырга тиешле инсаннарбыз, анысын гына аңлыйм. Тик синең бурычың үзеңә йорт тергезү түгел, Болгар-йортны аякка бастырудыр. Егетләнеп, иләсләнеп йөрүеңне туктат, Болгар-йортка ябыш. Әнә Сарай ханына каршы Мәскәү эте өрә. Аның өстенә гаскәр ияртеп барырга мәҗбүр булдым. Ә синең миңа кушып җибәрердәй сыңар төмәнең дә юк. Ярар, бу юлы синең күчеш чоры, нигез кору бәрабәренә ташлама да ясармын. Мәгәр син бит зөфаф төне үткәрергә бикләнгән кияү егете түгел, гел-гел болай булмас, башка вакытларда читләтеп кенә үтмәм. Моннан соң ерак сәфәрләргә яу атларың иярләнгән булсын…
Туктамыш Мәскәү өстенә Җүнкала аркылы барырга ният иткән икән. Каладагы кенәз Константинга Сарай чирүе хакында Туктамыш инде Иделне кичеп чыкканнан соң гына китереп җиткергәннәр. Өне алынудан калтырап төшкәндерме, Туктамышны каршыларга буй җиткезгән ике улын гына озаткан бу. Теге ике бүкән хан алдына килеп тез чүккәч, Туктамыш хан әүвәл аларның кем икәнен дә аңлый алмый торды. Икесе тиң, тезләнгән көенчә, авыз эчләрендә ботка пешергән шикелле тиз-тиз быгырдыйлар.
– Атабыз авырыбрак тора. Инде илледә бит. Олыгайган кеше корый башлаган агач кебегрәк инде ул, аз гына җил истеме, шыгырдый башлый. Атабыз да түшәккә сузылу җаен гына карап тора. Ул, синең алда бил бөгәргә дип, безне юллады. Сиңа гомер буе хезмәт итәргә. Атай бик рәхмәтле. Мәрхәмәтең өчен һәрчак шәм кабыза. Без дә рәхмәтлебез. Без – Василий илә Семён. Һәр фәрманыңны түбәнчелек белән үтәргә әзер.
Ниһаять, Туктамыш та төшенеп алды бугай, ашыгып сорау ташлады:
– Артта сыртка пычак кадардай аумакай көч калдырып булмый. Рәзән өстенә иң кыска юлны күрсәтә аласызмы?
– Күрсәтәбез, бөек ханыбыз, хәзер үк ияртеп китәргә әзер…
Рәзән кенәзе Олег каяндыр ишетеп тә өлгергән, ул Урда гаскәрен кенәзлекнең чигенә үк килеп каршы алды. Йөзе көлдәй соры, күренеп тора, гаҗәеп нык шүрли. Туктамыш ханны кунак итү өчен олы чатыр корган, ә алдында тау-тау төлке, ас, чәшке, кеш тиреләре, көмеш савыт-саба, корыч кылыч-калкан…
Чатыр эченә тезеп утыртуга ук, Туктамыш хан урыс кенәзләрен усал элмәккә эләктереп куйды.
– Миңа урманнар эченнән бара торган иң яшерен юл кирәк. Анда киекләр дә сунарчылар гына йөри торган булсын. Сазлык ише җиргә кертеп батырасыз икән, һәркайсыгызны иң беренче очраган каен ботагына асам!
– Мин, мин беләм андый яшерен сукмакларны! – дип, иң беренче Җүнкаланың яшь кенәзе Семён чәчрәп чыкты.
Абзый тиешлесе дә әллә җәза алудан, әллә бүләксез калудан курыккандай җәһәт сикереп торды:
– Аппарабыз, аппарабыз, Дмитрий гына түгел, бүреләр дә сизмәс!..
Чыннан да, Ука буен каплаган урманнарның иң яшерен ерымнары һәм сукмаклары аша алып китте болар хан чирүен. Кайчагында әрәмә-куаклар, кырмавык йә тигәнәк шикелле, җиңнәренә, җилән итәкләренә ябыша, ыргакка эләктергән кебек, бер урында тота, ләкин җайдакларның да кулларында ятаганнар, айбалталар бар, алар бер селтәнү белән, үсемлек-«еланнар» ны күз ачып йомганчы юкка чыгаралар.
Йөз чакрымга якын ара үткәч, Олег кенәз чәчрәп алга чыкты.
– Уканы кичеп чыгу өчен иң хәвефсез урын. Бу турыда елга киңәйгән шикелле, аның каравы суның тирәнлеге атның корсагына да җитми. Хәтта олаулардагы шайманнар[36] белән ризыклар да суга тимәячәк.
– Башта үзең ыргыл! – дип җикерде Туктамыш, Олег кенәзнең каршы як ярга аяк басуын күрүгә, калганнарга карап әмер бирде: – Әйдә минем арттан!..
Сай кичүдән соң кул сузымында гына Серпухов атлы кечкенәрәк кала ята икән.
– Минем кала түгел, кызганып та әйтмим, мәгәр анда туенырдай бер байлык та юк шул, – дип, Олег кенәз туктатырга җыенып маташса да, Туктамыш, аның сүзенә колак та салмыйча, алга кул изәде.
– Минем бүреләрне дә ярсытырга кирәк. Кан исен сизмәсә, бүре котырмый ул…
Ни галәмәт, шушы кеп-кечкенә кирмән аламасы да капкаларын ачмый интектерде. Ә җайдаклар, Туктамыш теләгәнчә, эттәй котырынды. Алдагы бер төмән тау түбәсеннән ычкынган ташкын шикелле өерелеп килде дә агач кирмән диварларын сытып кына узды. Урамга йөгерешеп чыккан ир-ат белән карт-корыны ятаганнар белән турадылар, өй һәм келәт эченә кереп качканнарын, арканнарга чылбыр-чылбыр бәйләп, Сарайга озаттылар…
Август ахырында Туктамыш үзенең төмәннәрен Мәскәү диварлары каршындагы ачык кыр өстенә таратып урнаштырды. «Без өч төмән яугир белән генә килдек, син күреп тор, һични яшермибез, мәгәр шушы көч белән дә синең Мәскәвеңне тетеп атачакбыз, капкаңны үз теләгең белән ач», янәсе. Юкка гына янады Туктамыш хан, калада аны ишетердәй түрә калмаган да иде. Бу хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте.






