- -
- 100%
- +
Туй икән туй. Олыс әмире генә булган Карабәк, билгеле ки, андый ук мәшһүр хан түгел, Айзирәк белән аңа мәркәз үзәгендә, таҗдар сараенда, меңәрләгән кунак чакырып, туй гөрләтү кебек бәхет елмая алмый. Карабәк, гомумән, өч туен да артык тыйнак кыйланып, түрәләр күзеннән качып бәйрәм итте. Үзенә калса, туйның теләсә кайсысы да беренче нәүбәттә гаилә шатлыгы ул. Ә шатлыктан, зур кыңгырау тагып йөрмәсәң дә, бик тиз көнләшәләр. Әмма бүтән бер чараң юк, илтотмыш хан, олуг бәккә санап, туйга дәшә икән, син арба артына тагылган дегет чиләге түгел дигән сүз бу, юлга җыен инде, Карабәк-Габдулла хан…
Карабәк ун-унбиш олаулык бүләк әзерләтте, үзе белән улы Солтанны, җигәне Көңгерне, ике йөз җайдаклы сак нөгәре алды. Кияү буласы Идегәйдән бигрәк, каһанның үзенә дип әзерләнгән ун чабышкы тайны олау уртасына бәйләп куйганнан соң гына, таштан салган сараеның ишегенә килеп, Айзирәккә аваз салды ул:
– Олау әзер, сине генә көтәбез, җаныкаем…
Идел яры буйлап төшә башлагач та, Карабәк һәр тарафны мыегына чорнарга онытмады. Сәмәр кирмәнен, Җигүлат тауларын, алардан соң Караяр, Мәчетле, Кайтарма салаларын үттеләр, һәммәсе дә коры-сарылардан арынган яшь таллык шикелле кабаттан күтәрелгән, куәт-сүл җыйган. Үзәнлекләр саен сыер, сарык, кәҗә, елкы көтүләре утлый, арпа, солы, арыш басулары тезелешеп кала. Бер генә татар авылында да җимерек келәт-сарай, сугым малы төсле җиргә тезләнгән мунча, янгыннан соң кара кисәүләре белән шомландырып утырган хәрабә юк. Яши, гөрли, тернәкләнә бара Алтын Урда!..
Сарай каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек, тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, аларга түбә түшәлгән. Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар белән коралланган сакчы тора.
Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны кан түкмичә генә яулый алмаячак.
Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк, Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда, шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярым айлар ялтырап күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икеме-өчме нәсара чиркәве дә яшәп килә. Хәтта Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт салырга җөрьәт итмәде булса кирәк. Мәскәү-Сүздәлдәге Дмитрий, Константин, Олег кенәзләрнең барчасы да хәзер, каз-үрдәкләр төсле, тәпиләрен яшереп, шуышып кына, һәр ел саен ярлык алырга Туктамыш хан каршына килеп йөри, диләр. Аларда, күркә сыман кабарып, үз-үзләре белән хозурлану, тузганак мамыгы шикелле, күптән җилгә очты инде…
Карабәк, бөек хан сараена кергәнче үк, бәкләрбәге Хәсәнне күреп сораштырырга карар итте. Хәзер аңа томаннар артында калган кара көннәр өчен теш кайрап йөрүдән бер мәгънә дә юк бит. Син – кайчандыр ярты җиһанны дер селкетеп торган Болгар бәге – йортыңның имин яшәеше хакына тез дә чүгә бел…
– Ә мин, колакларны ябалакныкыдай тырпайтып, Болгар хакында адым саен сораштырып торам. Үзең Сарай тарафын бөтенләй ташладың бит, – дип, Хәсән аны колач җәеп, кочып каршы алды.
Карабәк төче камыр төсле җәелеп сөйләшүне бик өнәми иде. Ләкин ул туй түрендә утырырга, күңел ачарга дип чакырылган олы кунак лабаса, шуңа да чамадан тыш җитди булып кылануны артык күрде.
– Синең өчен Болгар юлына киртә корылмаган, гайбәтче хатыннар кебек, читтән генә төпченеп ятканчы, кайт та күрен идең, – дип, сүзләрен бик иләп тормыйча гына авыз ачкан иде, Хәсәннең урт кысуын шәйләгәч, шып туктады.
«Әһә, синең Болгарга булган үпкәң һич үтмәгән икән», – дип нәтиҗә ясады ул күңеленнән һәм бәйләрбәге көтмәгән сүзне кузгатты:
– Карале, бәк, туйга килгән булдык инде без килүен, мәгәр Идегәй хакында бөтенләй дә ишеткәнебез юк бит. Мин сарайда утырган чагында ниндидер Балтыкчы бәк исеме колакка чалынды анысы. Әмма кабилә башлыгы идеме ул аксакал, әллә мангыт олысының бәге идеме – аныкларга вакыт эләкмәде. Ә хәзер үзең туйга кил, үзең кияүнең кем икәнен дә белмә, болай әллә ничек, караңгы төн уртасында күзеңә яулык бәйләп, әбәкле уйнаган сыман.
– Һо, гаять катлаулы туй бу, аның бөтен серләрен белмичә килүең отышлырак түгелме икән әле, – дип, Хәсән үзе үк баш чайкады. – Син исемен ишетеп калган Балтыкчы бәк күптән юк инде ул. Моннан җиде ел элек безнең Туктамыш хан аны үз куллары белән тотып чапты.
Карабәк, корт чаккандай, үзенең кәнәфидән сикереп торуын да шәйләмичә калды.
– Ничек инде, ничек?
– Тарихы бик озын. – Хәсән янә башын чайкап куйды. – Аксак Тимердән өч төмән чирү алгач, Туктамыш күк Урда өстенә тәүге тапкыр җитмеш алтынчы санәдә[38] килеп җиткән иде. Сауран каласы тышында без аны пыран-заран китереп тар-мар иттек, Туктамыш үзе көч-хәл белән качып котыла алды. Аксак әмир ягындагы нәүкәрләр умарта оясында бал кортлары сыман. Аксак моңа янә өч төмән җайдак биргән. Тагын шул ук Сауран кирмәне янында каршы алдык Туктамышны. Бу юлы Күк Урда чирүен Ырыс ханның икенче угылы Токтакый җитәкләде. Туктамышның үз нәүкәрләрен кирмән диварларына ташлавын гына көтеп җиткердек тә поскындагы төмәннәр белән, арттан томырылып, Аксак Тимер җибәргән икенче чирүне дә тоташ кырып салдык. Туктамыш Ак-су аша йөзеп кенә үлемнән ычкынды ул чакта да.
– Бәрәч, бәрәч, Туктамыш хан, шулай итеп, алты төмән яугирне кырдырып бетерттеме? – дип, Карабәк кабат күзен акайтырга мәҗбүр булды.
– Алай гына да түгел, – дип кул селтәде Хәсән, аннары элеккечә үк җитди кыяфәт белән дәвам итте: – Бу юлы да, гаскәр югалтып кайткач, Аксак инде үзе әллә туксан, әллә йөз меңлек гаскәр белән мәркәзебез Сыгнакка төбәп юлга чыга. Ырыс хан аны ярты юлда тугыз төмән белән каршы алды. Иллә мәгәр орышка керергә өлгерә алмадылар. Әллә кайдан гына давыл килеп чыкты. Карлы яңгыр атна буе койды. Шуның артыннан ук кисәк салкын бәрде, җир өстен тоташ боз катламы сарды. Хакмы-юкмы, төгәл әйтә алмыйм, мәгәр Аксакның шул яланда бер атна эчендә унбиш мең баш аты әрәм булган, диделәр. Ырыс хан, Туктамышны кайтарып бирүен таләп итеп, Аксак янына илче дә юллап карады, мәгәр теге барыбер тыңламады. Ахырда инде, яуны башлый да алмыйча, кире чигенделәр.
– Ниндидер «Тайгак орыш», «Пычрак орыш» дигән яулар турында хәбәр Кырымга да килеп җиткән иде, бактың исә, гел булмаган икән, – дип, Карабәк сүз кыстырды.
– Җитмеш сигезенче санәгә аяк баскач, Аксак әмир янә ияргә күтәрелгән. Нәкъ шул көннәрдә һич тә көтмәгәндә Ырыс ханыбыз «китте дә барды», туган. Нишләп, ни сәбәптән – һичкем белә алмады. Тәхетне Токтакыйдан да кечерәк Тимер Мәлик эләктергәч кенә күңелгә корт төште. «Шушы сәрхуш кулы уйнамадымы икән? Бу озак еллар буе хан булып утырса, безнең эшләр харап». Менә шундый уйлар белән пошаманга калдык. Ә бу, ике дә уйламый, төш җиткәнче түшәктә гырылдый, аннары кич буена, төн буена эчә. Хәтта Аксак әмир дә сәрхуш Тимер Мәликкә каршы яу кылып йөрүдән хурланган, дүрт төмән гаскәрен Туктамыш кулына ташлап киткән. Ни галәмәт, исерек хан кул астында яуга ташланып, бу бәрелештә дә җиңүгә ирештек әле без. Туктамыш нибары иллеләп нәүкәре белән генә яуны ташлап кача алды. Тимер Мәлик Туктамышның башы өчен бер мең елкы вәгъдә иткән иде. Җайдакларыбыз аны илле чакрым куды. Ләкин Аксак әмир Туктамышка гарәп чаптары бүләк иткән булган, безнекеләр андый аргамакны тота алмый кайтты.
– Могҗиза, әкәмәт бу, – дип, учы белән тезләренә суга-суга гаҗәпләнде Карабәк. – Туктамышка нинди генә фәрештә шулай ярдәм итте икән?
Хәсән дә кул селтәде.
– Белмим инде, белмим. Мәгәр моны саклап йөртүче фәрештә, асылда, бардыр. Өч тапкыр гаскәр туздырып кайткан Туктамышка Аксак әмир дүртенче кат чирү бирсен әле! Могҗиза инде, валлаһи, могҗиза, син хак әйтәсең. Күз алдыңа китер. Җитмеш сигезенче елның азагында Туктамыш Күк Урда өстенә дүртенче кат килгәч, түземе коргаксыган Сауран кирмәне ак әләм күтәрде бит! Каладагылар, кырга чыгып, Туктамышка бигать китерделәр. Аксак әмир гаскәренә Сауран чирүе дә кушылгач, Сыгнак каласы озак һөҗүмнәргә түзә алмады. Каладагы бәкләр Тимер Мәликне, арканнарга бәйләп, Туктамыш кулына чыгарып бирде, ә ул аны ике дә уйламыйча бүкәнгә озаттырды. Тимер Мәлик Балтыкчы бәкнең кызын хатынлыкка алган, шуңа күрә кияү-хан аны бәйләрбәк итеп куйган иде бит. Мондый дәрәҗәгә менгәч, билгеле ки, Балтыкчы бәк тә Тимер Мәлик ягында сугышларга керде. Туктамыш каршына бауларга чорнап китергәч, Балтыкчы би, газиз кызы белән киявенең абруйларын сакларга тырышып, яңа хан алдына тезләнеп, бигать китерүдән баш тартты. Меңәрләгән инсаннар каршында, үзәк мәйданда бит. Шуннан Туктамыш, котырынып, ятаганын суырып чыгарды да Балтыкчы бәкне икегә телеп атты. Булачак кияве Идегәйнең әтисе менә шул инде ул… Һәм иң гаҗәбе – Балтыкчыны чапканда, Идегәй шунда, дилбегә буе аралыкта гына басып тора иде… Үз күзләре белән күрде барысын да…
Карабәк шактый вакыт башын тотып утырганнан соң гына телгә килә алды:
– Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп булсын?! Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафикълык бит бу! Ничек инде? Үз атаңны сату, аяк астына салып таптау мөмкин эш түгел ләбаса!..
– Күреп торасың бит, иң якыннарын да сата, таптый ала аның ише җаннар, – дип фикер уртаклашты Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык чыкты. – Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәктер дигән сүз генә түгел бу. Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята.
– Бабасы, ягъни Туктамыш урынына үрмәләргә ният итүен күз алдында тотып әйтүеңме?
– Әйе, тәхеткә дә өмет итүе бар.
– Анысы барып чыкмас. Идегәй Чыңгызыйлар нәселеннән түгел.
– Шуңа карамастан Ногай мирза белән Мамай мирза егермешәр ел буе Сарай хакимнәрен уч төбендә биетте әнә.
Тагын уйга калдылар. Карабәк умарта күче эченә чумган кебек булды. Әйе, тарих кабатлана. Сәер, сәер кабатлану бу. Мамай мирза, Бирдебәк кызына өйләнеп, хан киявенә һәм иң төп сәрдәренә әверелгән, чынлыкта исә бабасын да, гомумән, Урданы да үзенең уч төбендә биеткән. Хәзер Идегәй Туктамышның кияве булып килә, ул да, мөгаен, гаскәрнең бер өлешен үз кулына эләктермичә калмас. Чишмә шулай акса, иртәгә Туктамышның да Идегәй кулында уенчык хан гына булып калуы бар. Идегәй ни кыланыр аннары, ни күрсәтер?.. Янә дә килеп, болар икесе дә бер үк сират күпере аша үткәннәр, бер үк тәкъдир кубызына биеп йөриләр, җитмәсә. Туктамышның әтисе Туйхуҗаны Күк Урдага атланып алган Ырыс хан ботарлаткан. Идегәйнең әтисе Балтыкчыны инде үзе үк шундый канлы язмыш кичергән Туктамыш хан – тагын шул ук Күк Урдага хуҗа булып алган явыз телеп аткан. Туктамыш хан, ярлыкау һәм яклау эзләп, Аксак Тимер янына чыгып качкан, шуннан, чит гаскәр, дошманнар чирүен алып килеп, ханга әверелгән. Тәкъдир дигәннәре бу юлы да кабатлана калса, Идегәй кайсы таҗдар ышыгына барып борын төртергә мәҗбүр булыр соң? Әгәр Идегәй Туктамыш мәктәбен, аның язмышын өлге иткән икән, димәк, кабатланачак та кабатланачак инде бу канлы һәм аяныч язмыш! Моннан ничек, ничек котылырга?..
Тынлыкны янә Карабәк башлап бозды:
– Ә син ничек Туктамыш кылычыннан исән кала алдың? Аның Сыгнакны яулап алган чагын күз алдымда тотам. Син Ырыс хан янында да олугбәк булып, диван хәтле диванны да үз кулыңда биетеп утыргансың. Ни галәмәт, Туктамыш сараенда да син ханның уң кулы. Кайсы җайдакка да яраган чаптар шикеллерәк.
Хәсән кырыс тавыш белән кистереп һәм катгый итеп дәште:
– Менә монысын мин сиңа чәйнәп каптыра алмыйм. Чөнки «чәйнәп биргән икмәк катысы хәтта сабый өчен дә тансык ризык түгел» дигән сүзне ишеткәнең бардыр, үзеңә уйларга да урын калсын. Ходай насыйп итсә, бермәлне синең башыңа да шул ук кайгы төшәр, шулчак ни өчен минем әүвәл Ырыс, аннары Туктамыш ыстанын сайлап алганны үзең чамаларсың. Ханнар килә дә китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем өчен түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә теләк яндыра – татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын! Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!..
Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай, анда үч бар дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә бер үк төрле гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да нәкъ шул. Соңгы елларда Мамайның чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора. Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер, Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары, мөгаен, беркадәр аерыладыр. Мамайның күз кабаклары каш астыннан ук шешенеп, керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Югыйсә Идегәйдә дә кысык күзләр, әмма каш астыннан төбәлгән карашында – яшен, ут бураны. Юк, бу бер сайлаган юлыннан чигенә торган йә төлке сымак койрык болгап йөрүче аумакай бәндә түгел. Туктамыш аңардан ни өчен кияү ясарга омтылуы аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын юмакчы булып кыланадыр булса кирәк. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса. Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?..
Туй шәп итеп ягылган мунча кебек кыза-җанлана башлагач, бары да аңлашылды. Төп «туй бүләге» хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте:
– Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм, һәм дә ки ул олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә!
– Афәрин! Машалла! – дип үкерде барча ялагай, соран яраннар.
«Хурлык, оят!» – дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары.
Билгеле ки, алар берсен берсе ишетмәде.
17
Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды.
– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә!
– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!
Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый читләре шикелле бүлтәйгән шул.
– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – диде Карабәк, инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп. – Синең дә менә шушылай мине сөендерер чакларыңны көтәм!
Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Иелеп кенә Айзирәкне яңагыннан үпте дә чаптарының касыгына төртте.
– Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!..
Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан иде, аны Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп каршы алдылар. Алтынчәчнең кулларында – ефәк биләүләргә биләнгән тиңсез бүләк. Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар дигәннәрдер инде, сабый йөзен ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак башыннан да җыйнаграк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен, кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә сабый күзләрен ачты. Аннары, нигә мине кисәтми-нитми күрсәтәсез дип рәнҗегән кебек, шактый яңгыравык тавыш белән елап җибәрде:
– Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә!
Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте:
– Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк дигән шанлы исем кушам!
– Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу нарасыйга, – дип, артта ясавылларның кайсыдыр пышылдады.
– Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! – дип кабатлады Карабәк…
Теләкләре Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай чамасы вакыт узуга ук, Сарайдан – Туктамыш ханнан – күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр.
– Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр, Кабул ягындагы пуштуннар илә әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә булмас. Күмәк карар чыгару өчен диванга дәшәм!..
Менә сиңа угыл өстәлү, менә сиңа япь-яшь ата булу шатлыклары! Барысы – чәлпәрәмә! Яусыз-орышсыз тормыш ялварып, юкка гына догалар укымаган, саф сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган, һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе, канлы елгаларга чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләрен чакырмаска иде дә бит… Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамыни?!
18
Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул, ияләнгән гадәт буенча, бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды.
– Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, – дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде.
– Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак Суфи атлы шаһ утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. Ак Суфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да исән вакытында Харәзем мәмләкәтен, нигез йорт кебек, үз итеп яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатканы, үзләрен кырнактай ятимгә санап гомер иткәне булмады. Шулай да суфи шаһлар Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кылалар икән инде, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса.
– Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? – дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. – Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк әле…
Бәйләрбәге, теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман, йөзен сытты.
– Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи борынына сугып кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул барыбер андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүредән талатырга ирек куеп торабыз. Әгәр болай кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә сикерәчәк!
– Юк, мин куркудан сорашмыйм, – дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта Хәсән каршында вак җан булып калырга теләмичә. – Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде дип кенә хафаланам.
– Бездә дә шул ук кайгы, – дип йомгаклады Хәсән. – Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмашалар. Ханбикәләр кебек, ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәү авыр бу җиһанда…
Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк керә-керешкә үк күз читләре белән шәйләп өлгерде – Туктамыш Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк, минем кияү сезнең белән тиңләшердәй кавемнән түгел, ул – күктәге бөркет дигән кинаядер инде. Кыяфәте чыннан да кәттә иде Идегәйнең. Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел үзе, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә әнә вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш көбә, алтын йөгертелгән җиңсәләр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең баш түбәңне нәҗесләп куймагае…
Туктамыш баштарак салмак кына тезде:
– Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк – газиз атам сымак. Сыгнак тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә килеп кердем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора…
Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлагач, Туктамышта, ниһаять, вәкарь тавыш та уяна башлады.
– Тимер бәкнең ниндидер этләре, аның гарәпләр әтрафына китүеннән файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул сузарга батырчылык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы Хөсәен җәнаплары үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең борадәремез дәрәҗәсендә игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без җәнапларыгыз илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе булган Үргәнеч өстенә сасы чүл бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнаплары янәшәсенә иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз илтифатсызлыгымыз итеп кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә тотсак, безләргә Үргәнеч, Каршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта ишетсәк, мәмнүн булачакмыз.
Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып Идегәй чәчрәп чыкты:
– Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнар каршында япа-ялгыз калдырырга тиеш түгелмез. Харәземнең өч каласына да кичекмәстән берәр төмән чирү озату мәгъкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмаса, гаскәрбаш җаваплылыгын мин үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка, дивар саклаудан тыш, кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны бирергә кирәк…
«Әһә, Харәземгә кергәч, тәмам бәйдән ычкынган эт кебек, үзбаш сәрдәр, үзбаш хан булырга маташа бу! – дип фикер йөртте Карабәк. – Әле аягына ыштыр урамаган, ә анда баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы».
– Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, – дип, урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. – Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү ике күршенең, урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең бездән ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең «ит изгелек, көт явызлык» дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы.
– Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! – дип, иң әүвәле, үзен үзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды:
– Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем?
– Мәхмүт солтан. Ул Казан каласының элгәреге әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр…
Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде.
«Тукта, тукта, – дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. – Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә әүвәл далалар буйлап качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер Котлык, Токтакый, Күнче углан, Коерчык – һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе – Ырыс хан уллары, Тимер Котлык шул ук Ырысның оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен берсе гаскәрбаш йә бәйләрбәк урынына күтәреп чыгарга батырчылык итми. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да, Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак…»





