Кытай елгасы

Ат урлауда гаепләнгән ирне һәм аның ундүрт яшьлек улын тереләй күмәргә җыеналар. Кабер казылган, көрәкләр әзер, ә малайның «Яшисем килә!» дигән ялваруы беркемне дә туктата алмый. Үлем белән күзгә-күз очрашканда кемдә мәрхәмәт уяныр, кем соңгы кешелек сыйфатын да югалтыр?
«Кытай елгасы» – булган хәлгә нигезләнгән, кеше рәхимсезлегенең чиге һәм үлем каршында соңгы өмет турында тетрәндергеч әсәр.









