- -
- 100%
- +
- Үтерәм! - дип сүгенде һәм өстенә килә башлады.
Бу вакыйга озак еллардан соң исенә төшкәндә дә Җәмил гел үзен битәрли иде. Шунда йөгереп качса гына, ни була иде инде? Ул ике исерек мәңге куып тота алмаячаклар иде аны. Егет була имеш! Исерек белән сугышып кына егет була алсаң икән ул!
Ул мүкәләп җирдән торып килгән сугыш чукмарына күз салды да пычаклысына каршы атлады... Өстенә сикергән бандитның пычаклы кулыннан читкә каерып, ияк астына ямады. Кулы каерылгач, тегесе пычагын ташлады. Мүкәләгәне моны күргәч, Җәмилнең өстенә ташланырга базмады - җирдән шешә алып, аңа ыргытты. Тидергән ди бар!
- Әйдә кил! - Җәмил өстенә килә башлаган иде, тегесе артка чигенде.
- Менә нәрсә, егетләр. Сугышасыз икән, бергә-бер чыгарга кирәк. Абзагыз Җәмил исемле булыр, белеп торыгыз! – диде ул, эчке бер горурлану кичереп.
Җирдән торып килгәне дә, тегесе дә аны әллә нинди сүзләр белән телгә алды, эзләп табып алып үтерергә вәгъдә иттеләр. Теге шешә атканы башына төбәп тагын бер шешә атты, тидерә алмады инде, кая ул! Җәмил җиргә төшеп киткән пакетын алды. Пычакны ыргытмакчы иде, кире уйлады – боларга пычакны бирсәң, анысын да ыргытырлар. Конфискация! Парк чүплегенә ыргытыр. Җәмил, кызу-кызу атлап, парк авызына таба юл алды. Нинди тәмле истәлекләрен боздылар аның!
Ул инде паркның кеше йөри торган җиренә килеп җитеп, пәкене чүп савытына ташлап киткән генә иде... Артында сыбызгы сызгырткан тавышны ишетеп, борылып карады. Йөрәге жу итеп китте – чүп савыты янында ике милиционер басып тора...
- Кил монда! – дип кычкырды берсе. Җәмил катып калды. Йөгерергәме? Юктыр. Болар сиңа исерекләр түгел.
Бер милиционер, кулына кәгазь алып, ике бармагы белән генә кәгазь белән читләреннән генә тотып, яртылаш тулган чүп савытыннан пычакны тартып чыгарды. Ул канлы иде!
- Бу синекеме?
- Юк...
- Әкият сөйләмә безгә. Мин синең ташлаганыңны күрдем.
- Мин... ни... кешеләрнең кулыннан тартып алдым.
- Кемнең кулыннан тартып алдың? Кулыңны күрсәт әле?
Җәмил уң кулын күрсәтте.
- Тегесен күрсәт.
Җәмил пакетын уң кулына күчереп, сулын ачып күрсәтте. Кулында кан иде аның.
- Кемне чәнечтең? Күрсәт.
- Ул минем кан, - диде егет. Тегеләр белән алышканда аз гына кулы киселеп киткән икән, әмма пычакка буялырга җиткән.
- Кемне чәнечтең?! – дип кабатлады милиционер.
- Мин чәнечмәдем. Әнә тегендә миңа ике малай һөҗүм итте. Мин пычакларын тартып алдым.
- Патруль чакыр, - диде бер милиционер икенчесенә. Тегесе рациядән кемнәргәдер шалтырата да башлады.
- Әйдәгез, мин сезгә кемнәр белән сугышканны күрсәтәм.
- Юк син документларыңны күрсәт.
Җәмил, пакетыннан алып, документларын чыгарды. Милиционер аның аттестатларын, паспортларын актара башлады.
- Нәрсә, авылдан укырга килеп тә сугышып йөри башладыңмыни инде?
- Сугышмадым мин, алар һөҗүм итте миңа.
- Ачыкларбыз. Берәрсен чәнчеп киткән булсаң, яхшы чакта әйт. Без аны барыбер ачыклыйбыз, хәзер өстеңә алмасаң, үзеңә начар булачак!
- Кадамадым дим бит! – Җәмил гаҗизлектән ни әйтергә дә белмәде. Ул арада УАЗ килеп җитте, аннан автоматлы ике милиционер төште. Болар инде дүртәүләп парк эченә, Җәмил күрсәткән җиргә кереп киттеләр.
Җәмилнең бәхетенә, теге ике исерек шул ук урында утыра иде – калган аракыларын эчеп бетереп киләләр...
- Стоять!
Ике исерек тә, ялт кына борылып карады да икесе ике якка йөгерде. Шунда Җәмил ОМОНнарга сокланды – менә ичмасам болар йөгерә белә! Ә дигәнче куып та җиттеләр, егып та салдылар, өстерәп алып та килделәр.
Өчесенең дә кулларын богаулап, машина эченә төртеп керттеләр, милиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Теге исерекләрнең дә кикрикләре шиңгән. Каян гына тап булды соң ул боларга! "Безнең ментларда танышлар бар. Безне тотсалар да җибәрәләр. Ә менә син беркая да кача алмыйсың", - дип янады алар. Теге милиционерларның берсе акыргач кына туктадылар.
Бүлекчәдә бөтен документларын, акчаларын алдылар да.
- Минем иртәгә имтихан бирәсем бар. Мин беркая да качмыйм, җибәрегез, - дип сөйләнә генә башлаган иде, аны алып кайтканы җилкәсенә төртте:
- Пычак белән селтәнеп йөрүнең нәрсә икәнлеген белерсең. Бар!
Ботинка бауларына кадәр сүтеп алгач, шартлатып камерага да ябып куйдылар. Менә сиңа мә! Нинди матур башланган көн! Боларга ышан, утыртып та куярлар!
Шунда өчме-дүртме сәгать утырды ул. Аннары чыгардылар, җирән мыеклы, бик төксе бер милиционер бик озаклап сорау алды – ник килгән, ни өчен, ничек сугышкан. Ул аның бер сүзенә дә ышанмыйча, һәр җавабын шик астына алып, бер үк сорауны берничә тапкыр биреп бик озаклап сорашты.
- Мин монда озак утыраммы? – дип сорады Җәмил милиционердан.
- Монда озак түгел. Максимум бер ай. Ә менә зонада – ике ел.
- Нәрсәгә?
- Вооруженное нападение!
- Мин беркемгә дә һөҗүм итмәдем.
- Синең пычагың канлы иде. Кемнең каны ул?
- Минеке!
- Синеке булса, бәхетең була. Ике генә ел утырасың. Ә аларныкы булса - дүрт ел. Пычак синеке. Салкын корал!
- Пычак минеке түгел.
- Кан синеке булмаса, анысын ачыкларбыз. Ә менә пычак синеке түгеллеген исбатлый аласыңмы? Юк.
- Аннары, ни... абый...
- Нәрсә?
- Мине авылда көтәләр бүген... Ә иртәгә минем имтихан.
- Көтсәләр, үзебез хәбәр итәрбез.
Җәмилнең йөрәге жу итеп китте.
- Мөмкинме мин үзем шалтыратам?
Милиционер сөзеп кенә карады:
- Юк!
- Минем иртәгә имтихан бит, мин чыгаммы соң?
- Имтихан булса, сугышып йөрмиләр аны. Әйдә, марш!
Ай-ваена карамыйча, төрткәләп камерага ябып куйдылар. Ишек янында туктап тагын бер үтенеп карамакчы иде, аркасыннан шундый итеп төртеп җибәрде дежур милиционер - каршы як стенага барып башы белән шак итеп кадалды, телен дә тешләде. Шунда гына кая эләккәнен чамалап, тынып калды - болар төеп тә чыгарырга күп сорамас, утыртып та куярлар!
Ул арада камерага төрле кешеләрне китереп яба башладылар. Күпчелек - яшьләр. Шәһәрдә группировкалар котырган чак, шуңа күрә урам бандитизмында шикләнелгән һәркемне ябалар да куялар. Шундый "уңган-булган" урам сугышы ветераннары Җәмилгә аңлатып та бирде - яңа законнар буенча группировкада булган дигән шик өчен генә дә кешене өч ай камерада тотарга мөмкиннәр икән...
"Болар теге малайлар өчен үч алмагайлары", дип инде камерада сугышырга туры килер дип әзерләнеп куйган иде Җәмил. "Мотальщиклар"ның - группировщик малайлар үзләрен шулай атап йөртә иде - Җәмилдә эшләре юк булып чыкты. Алар өчен кайсы шәһәрнең кайсы урамыннан булуың гына мөһим иде. Чит төбәктән булуын белгәч, киресенчә, дусларча сөйләшеп утыра башладылар. Аларның паркта эчеп йөргән алкашларда эшләре юк иде. Шәһәр асфальтын бүлеп сугышып йөрүдә иде группировщиклар. Үзләрен дөньяның кендеге саныйлар, группировкада булулары белән чиксез горурланалар. Хәер, Җәмил моны белән иде инде - аларда да шулай иде ул.
- Пычак белән тотканнар икән, бер елга булса да утырталар! - диде бик белдекле кыяфәт белән берсе.
Әмма Җәмилне утыртмадылар. Бушлай да калдырмадылар. Әллә теге алкашларның йөгереп качулары үзенекен иткән - белмәссең. Пәкедәге кан аның үзенеке булу сәбәпле, аның хулиганлык гамәлләре кылган – паркта пычак белән селтәнеп йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылачагын әйттеләр.
- Җинаять җаваплылыгы түгел, - дип аңлатты теге җирән мыекбай. – Административ штраф! Пычак тотып, кешеләрне куркытып йөргән өчен! Җинаять җаваплылыгы түгел, әйткәнемчә, әмма эшкә урнашканда, укырга кергәндә плюс түгел.
- Юк, миңа мондый әйбер кирәк түгел, - диде егет.
- Кирәк түгелме? Әһә-һә. Ә кем синнән сорый әле, кирәкме-юкмы?
- Әйдәгез, мин штрафны шушында ук түлим, кәгазь тутырып тормагыз...
- Түлим дисеңме?
- Түлим.
- Беләсеңме, штраф күпме?
- Күпме?
Милиционер аңа шунда ук шартлатып төгәл сан әйтте. Ул түгәрәк түгел, хәтта тиеннәре дә бар иде ул сумманың. Җәмилгә шикле тоелды. Әллә шаярта инде? Аннары гына башына барып җитте аның:
- Бу бит минем акча! Минем кесәдәге! Монда кергәндә шулкадәр акча иде минем. Сез әле кәгазьгә дә яздыгыз ул сумманы...
- Әйе. Риза булсаң, милициягә дәгъваларым юк дип гариза язасың да, дүрт ягың кыйбла. Риза булмасаң, административ штраф язам.
- Юлга кайтырлык булса да бирегез инде, - дип сатулашты Җәмил. Камерага эләккәнче генә куркыта икән. Инде бер эләккәч, шундагы закон буенча яши башлыйсың.
- Монда йөргәң кызың бар дидең бит. Шуннан сора. Әйдә, минем вакыт юк, я хәзер үк милициягә дәгъвам юк дип язасың да, аттырасың моннан, яки административ штраф язам...
Җәмил беренче юлны сайлады. Бернинди дәгъвасы юклыгын язгач, аның кулына кыршылып беткән пакетын тоттырып, чыгарып җибәрделәр. Институтка баруның мәгънәсе юк иде инде – имтиханнарга соңга калган иде. Нишлисең, шулай язган. “Ярар, киләсе елга барырмын”.
Башта Мәрьям янына барып, тагын бер күрергә, сөйләшергә кирәк дип тә уйлаган иде ул. Әмма бу уеннан кире кайтты. Укырга керә алма, милициядә таланып чык, кызлар янына йөр. Юк, кирәкми. Милициягә эләккәнен генә белә күрмәсен. Бөтенләй куркып калыр тагын, тү-тү Мәрьям аннары...
Куян булып - вагоннан вагонга йөгереп контролердан качып авылына кайтып җиткәндә Җәмил инде тынычланган иде. “Эшкә урнашам, акча эшлим, киләсе елда укырга керәм!”
Мәхәббәтле очрашу
Мәрьям имтиханнарда өч кеше өчен бирде дияргә була. Әнисе дә: “Гөлшат керсә, җайлы булыр”, - дип колак итен ашап торды. Гөлшат төртмә телле, кайвакыт кирле-мырлы эшләп куя торган гадәтле, каһкаһәлерәк булса да, яхшы кыз. Аны аңлый, эч сереңне сөйли ала торган бердәнбер кеше. Шуңа Мәрьям үзе дә Гөлшатны булдыра алганча өстерәргә тырышты. Светланага исә теге вакытны яклаган өчен рәхмәтле иде ул.
"Безнекеләр сөйләшеп куйды инде, укытучы ярдәм иткәннәрен күрсәләр дә сүз әйтмәячәкләр", - дип ышандырды ике кыз да. Әмма барыбер куркыта. Имтихан вакытында эләксәң, куып чыгарачаклар бит. Курка-курка булса да, ике кызга да ярдәм итте. Гөлшат та, Света да аздан гына балл белән булса да, үттеләр.
Мәрьям исә, аларга булышып, югары балл җыя алмады. Гел беренче булырга дип яшәгән һәм үзенең бик югары баллар җыеп укырга керә алачагын белгәнгә күрә, җанын корт ашады. “Ярар инде, аның каруы боларны укырга керттем”, - дигән фикер генә җылылык биреп торды күңеленә.
Имтиханнан чыккач, Светлана аңа рәхмәт әйтеп, битеннән чуп итеп үбеп алды. “Син булмасаң, мин үтми идем. Онытмамын”, - диде ул һәм, ай-ваена карамастан, муенындагы муенсасын салып, киертеп куйды: “Сиңа булсын!”
Имтиханнан соң Гөлшат кына ачуын китерде аның. Бернинди бүләге дә кирәкми инде! Чын күңеленнән рәхмәт әйтсә, күңеле булыр иде. Ни дисәң дә, Мәрьям үзен куркыныч астына куеп эшләп бирде аңа биремне! Ә Гөлшат исә бүлмәгә кайткач, киресен сөйләп йөрде. Имеш, ул үзе эшләп чыккан, әле үзен Мәрьямгә ярдәм иткән кебек итеп күрсәтә! "Икәү бергә эшләдек", - ди. И ачуы килде инде Мәрьямнең. "Шундыйрак инде ул", - дип тынычландырды телефоннан әнисе.
Имтиханнар беткәч, алып кайтканда Мәрьям тулай торакта яшисе килүен әйткән иде. Юкка булып чыкты. Юл буе тукып кайттылар. Алар фикеренчә, тулай торак юньле урын түгел, бөтен егетләр килеп йөри, кызлар азып-тузып йөри торган җир икән. Әбидә торырга тиеш дип хәл итеп, аның әйберләрен илтеп куйганнар икән инде. Юл буе орыштылар. “Син укырга дип түгел, егетләр эзләп киткәнсең”, - дип гаепләделәр. “Иптәшләр белән укуы да күңеллерәк бит, әбидә торасым килми”, - дип әйтеп карады ул, ишетүче генә булмады.
Өенә кайткач, Җәмил белән күрешеп булмасмы, аның хәлләре ничек икән дип уйлаган иде кыз. Юк, кая ул. Муеннан эшкә чумды. Өй юу, аш уздыру, обой ябыштыру - әллә никадәр эшләрне өеп кенә тордылар. Район үзәге булса да, авыл йортында яшиләр - кечкенә генә булса да бакчасы да бар бит әле. Моңа кадәр алай муеннан эш белән батырмыйлар иде, Җәмил белән күргәнгә куркып шулай эшләделәр ахыры.
Кызның бик тә Җәмил белән сөйләшәсе, аның хәлләрен беләсе килгән иде. Кайда икән ул? Нигә бер килгән дә юкка чыккан? Кая киткән икән соң ул аның яныннан киткәч? Нигә шалтыратмый да, бер хәбәр дә бирми? Хәер, кая шалтыратсын инде ул... Ничек хәбәр бирсен?
Аның Җәмилгә шалтыратасы килгән чаклары бик күп булды. Ул инде телефон кенәгәсен йөз тапкыр актарды. Аларның өйләрендә телефон юк, алар авылында нибары өч кешедә генә бар. Шул күршеләре аша чакыртырга дип тә уйлаган иде. Әти-әниләре чыгып киткән чакта шалтыратам дип телефон трубкасын алганы да булды. Әмма читенсенде, җыя башлаган җиреннән туктап калды. Берәр җитди сәбәп кирәк шул шалтыратыйм дисәң. Муенына асылына, артыннан йөри дип уйлавы бар егет кешенең. Андый кыз буласы килми Мәрьямнең. Алай түбәнлеккә төшеп үзеңне күралмыйча йөргәнче горурлыгыңны саклап калуың мең өлеш артык
Җәмилгә үпкәләп тә куя иде Мәрьям. Үпкәли дә көннәр буе аны эченнән генә сүгә. Аннары кире кайта. Җәмилнең аңа караган күзләре, сак кына кагылган куллары, Мәрьямне авырттырдым бугай дип уңайсызланып басып торулары исенә төшә дә, үзалдында елмаеп куя. Ә иреннәрендә калган помада эзе, алары исенә төшсә, Мәрьямнең йөзенә елмаю йөгерә. Кыен да инде, оят та, әмма ничек кызык тоела хәзер. Юк инде, ничек шундый егет начар кеше була алсын! Аның артыннан килгән иде бит инде ул Казанга! Укырга кереп йөрүе булды микән? Керә алмады микән? Нигә шуны сораштырмагандыр инде - үзенекен сөйләде дә сөйләде, сорамады да. Нигә бер дә хәбәре юк, әллә инде начар кешеләр кулына эләккәнме? Алла сакласын, никтер күңеленә шундый уйлар да килә...
Мәрьям ахыр чиктә, сәбәп уйлап табып, шалтыратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Ни генә булса да, ул хәзер тулай торакта булмый, Җәмилне югалтуы бар. Кайда яшәгәнен хәбәр итәргә, мөмкин булса тагын бер күрешергә кирәк. Тынычлап китәр укырга.
Мәктәп китапханәчесе Җәмилләрнең авылында яши. Җәй көне ул отпускта икән. Сәбәбе шундый - имеш, Мәрьямгә китап кирәк, Җәмилгә әйтергә кирәк. Шул апага кереп чыксын, ялы кайчан бетәчәген сора дияргә.
Әмма бу бер шалтырату да шактый кыен эш булып чыкты. Көндез бит! Әти-әнисенең өйдә булмавы да, Җәмилләрнең күршеләре өйдә булган чак та булуы кирәк. Көн буена да шуларны туры китерә алмады ул. Шалтырата - беркем алмый. Ул арада я әнисе, я әтисе кереп җитә.
Әнисе исә шикләнә башлады.
- Нигә һаман телефон янында бөтереләсең син? Кемгә шалтыратасың бар?
- Бөтерелмим бит... – дип акланды кыз.
- Дөм юләргә үк санама инде мине. Әллә күрми дип беләсеңме әллә? Кемгә шалтыратасың бар? Бозылып кайттың әле син Казаннан! Әллә эшкә генә кертәсеме сине монда берәр авылга...
Әнисе шулай дигәч, кыз бөтенләй коелып төште. Юк! Ничек инде монда калырга ди! Ул бит саргаеп үләчәк! Аларга ышанма, тотарлар да кире уйларлар. Табиб булырга, кайчан да булса Җәмил белән бергә булырбыз дип хыялланган уйлары да мәңгегә күмелеп калачак. Юк-юк!!!
Кызга кем белән булса да киңәшләшергә кирәк иде. Их, монда Светлана булса! Ул нинди дә булса җаен табар иде. Юк шул. Никадәр генә акыллы дип мактаган булсалар да, андыйга бер дә башы эшләми шул Мәрьямнең.
Аннары башына бер уй килде. Кара син. Нигә кайгырып йөри соң ул? Гөлшат та өендә яши бит. Аны табарга кирәк. Җан дусты берәр җаен табар! Урамга чыгуны тыючы юк бит. "Фәлән кибеткә дә барам, төгәненә дә барам", дип чыгып китте дә, маршрут автобусына утырып, Гөлшатларга китте.
Гөлшат подъезд төбендә берүзе көнбагыш ярып утыра иде. Мәрьямне күргәч, шатлыгыннан кочаклап ук алды:
- О-о, кызый! Хәзер без кызыйлар гына түгел инде, медиклар!
- Әле укымаган бит.
- Әй, укыйбыз инде аны. Без хәзер реально крутая чувихалар!
Гөлшат дөнья хәлләрен сөйли башлады. Укырга кергәннән соң, аның дәрәҗәсе бик арткан икән. "Дискотекага барган идем, барысының күзе миндә генә, безнең турында барысы да белә!" - дип мактанды ул. Элек үзләрен бик эрегә санап йөргәннәр дә ярарга тырышалар, ди. Гөлшатның мактанганын Мәрьям кызыгып та, көнләшеп тә тыңлады. Аның бит гомеренә бер тапкыр да дискотекага чыкканы юк! Укырга кергәнен белдереп, аның да яшьтәшләренең сокланып караган карашларын тоясы килә. Мәрьям узып киткәннән соң: “Медицинскийга укырга кергән кыз шушы бит инде” дип сөйләшеп калсыннар иде. Әмма юк. Гөлшатны тыңлап, көнләшеп утырырга гына кала. Хәер, Гөлшат бар әле ярый - ул Мәрьям турында да сөйли икән. Рәхмәт инде.
- Сине дә мактап сөйлим, үзе генә мактанып йөри икән бу дип уйлама. Бөтенесе сокланып телгә алалар сине, - ди.
Гөлшат әллә кемнәр турында сөйләп бетерде. Район үзәгендә әллә нинди яңалыклар - куркыныч та, кызганыч та хәлләр булып ята икән. Күбрәк сөйләгәне кызлар турында иде. Мәрьям аны үз ягына – егетләр ягына борып җибәрергә тырышты. Гөлшатны болай гына алдыйм димә, шунда ук сизде:
- Нәрсә, егетләр исе кердеме? Шулай була ул! – Мәрьямне уңайсызландырып, шулай төрттереп алгач, егетләрен сөйли башлады.
Ул сөйләгән егетләрнең кайберләрен Мәрьям хәтта белми дә икән. Бер мәктәптә укыдылар бит инде югыйсә. Ә Гөлшат бөтенесен дә белә. Кемнең кем белән йөргәненә кадәр исендә тота. Аяклы энциклопедия! Бер кичтә икешәр егет белән очрашырга өлгергән. Мәрьям аның сөйләгәннәрен тыңлаганда уңайсызланып утырды. Ничек үбешкәннәрен, егетләргә күкрәкләрен тоттырганын мактанып сөйләде Гөлшат.
- Гөлшат, син үзең берсен дә ошатмыйсыңмыни соң аларның? – дип сорады Мәрьям.
- Нигә ошатмаска? Ошатмасам, үбешер идеммени?
- Аннары Гөлшат артыннан йөргән өчен бер егетне кыйнатканы турында бик горурланып сөйләде.
Мәрьямгә уңайсыз булып китте. Кыйналган егет Фәритне белә иде ул. Акыллы гына кебек идек. Ә кыйнаган Динары – авызында сүгенү сүзеннән башка берни булмаган бер хулиган.
- Нигә аны кыйнаттың инде? Фәрит акыллы бит ул.
- Акыллы, хәзер. Аңгыра бит ул. Урамга чыккач, кочаклап үбәргә дип маташа.Менә хәзер. “Карале, елан!” дип бармакны җиргә төртеп чәрелдәп акырган идем, аклы-күкле булып җиргә карады. Аңгыра, нинди елан булсын инде асфальтта! Аягын чалып төрткән идем, барып та төште. Динарга әйттем, Фәрит әшәкеләнеп йөри дидем. “Бер үптерәсеңме”, - ди. Үптерәм дидем инде. Аннары алар малайлар белән аны дөмбәсләделәр. Каты эләктергәннәр, кызый, торып китә алмый ятты дип сөйләделәр.
- Аннары?
- Нәрсә аннары?
- Динарга нәрсә дидең?
- Ну нишлисең инде. Бер үпкәннән ни була. Үбештек инде.
- Ә ул сиңа ошыймы?
- Нәрсә ул? Үбешүме? Хәй, син кызый...
- Динар дим.
- Юк инде. Кая ул идиот ошасын. Фәритне дөмбәсләгән өчен үбештек инде. Әле ул үбешү белән генә туктыймы сиңа. Аздан гына чишендереп бетермәде... Үгез кебек бит ул.
Мәрьям сәгатенә карап алды. Өенә кайтырга кирәк, ә Гөлшаттагы бихисап тарихларның бетәсе дә юк. Әллә кемнәрне сөйләп бетерде, ә Җәмил турында бер сүз дә юк. Аптырагач, Мәрьям үзе сорады:
- Китәргә дә кирәк инде... Гөлшат, шуны гына әйтче. Җәмилне күргәнең юкмы?
- Нигә булмасын. Бар. Килгәннәр иде беркөнне.
- Кая? - Мәрьям корт чаккан кебек сискәнеп китте. Гөлшат, моны күрмәгән кыяфәт белән авызын ачып иснәде дә дәвам итте.
- Кая дип, дискотекага инде.
- Сөйләштегезме? Ул кая бара икән.
- Болай, сәлам-мәлам, бетте, сөйләшмәдек. Анда кеше күп иде. Аны-моны әйтмәде. Әйтерлек тә булмады инде. Кая барсын ул... Колхозга барадыр. Алар авылыннан Кәримне беләсеңме?
- Әйе.
- Менә шуның белән бергә әче бал алып килгән иде. Кызларны сыйлады. Шуны тәмләп карадык. Шәп нәрсә иде. Эчкәндә эчәсең, торып китеп булмый.
- Аннары?
- Аннары әллә нәрсә юк инде. Алар мотоцикл белән килгән иде. Бер кызны утыртканнар иде. Ул шуның белән китте каядыр, эчкәннән соң.
- Кая китте?
- Кызый, мин каян белим инде. Ул клуб артындагы паркта иде бит. Шунда инде. Караңгы бит ул. Киттеләр дә бардылар. Кәрим калды безнең белән. Артларыннан иярмәдем инде, мине алмадылар бит. Алсалар, сөйләр идем. Ә нәрсә?
- Юк, болай гына...
- Болай гына түгел инде. Ошатасың бит име?
Мәрьям дәшмәде. Аңа бик уңайсыз иде.
- Ошатасың бит, әйт инде?
Мәрьям сүзсез генә башын какты. Гөлшатка да әйтмәгәч, кемгә әйтсен инде ул?
- Әй, кызый, юкка башыңны катырма шул Җәмил дип. Әллә кемнәр очрар әле Казанда.
Мәрьям дәшмәде. Аның күзләренә яшь тулды. Гөлшат әйткәннәргә ышанасы да килмәде аның. Гарьләнде. Ул монда ут йотып яши, ә егет аның янәшәсендә генә үк күңел ачып йөри икән. Аның дус кызлары янында!
- Ә кем иде соң ул кыз?
- Кайсы кыз ул?
- Җәмил белән киткән кызны әйтәм.
- Җәмил дә Җәмил ди ул. Белмим мин ул кызны. Сары чәчле, симезрәк кенә бер кыз иде.
- Танымадыңмы?
- Юк. Кайткан кыз иде бугай ул. Хи-хи-хи, - Гөлшат, нәрсәнедер исенә төшереп кеткелдәп көлеп җибәрде. - Әйтергә онытып торам икән. Җәмил аны шулай арттан кочаклап торды. Аннары әйтә: “Синең кебек юан кызларны яратам”, - ди. Чынлапмы, ди әле теге кыз. Чынлап-чынлап, ди. Шулай яратышып тордылар.
- Кем кемгә шулай ди?
- Ник, кызый, мин кемгә сөйлим соң ул, сиңамы, бүкәнгәме? Әйтәм бит, Җәмил шул кызга әйтте.
- Алай димәгәндер инде.
- Ник мин сиңа ялган сөйләп тораммы соң? Үзең сорадың бит! Ышанмасаң, сорамаска идең, - Гөлшат үпкәләп, авызларын турсайтты.
- Юк инде, Гөлшат, кызыксынып сорыйм. Әйт инде... Ә кем исемле иде ул?
- Регинамы шунда... Риммамы. Белмим. Шулайрак дип истә калган.
- Ә ниндирәк иде ул?
- Әйтәм бит, сары чәчле, юан кыз. Кызыл күлмәк кигән иде. Зур ачык изүле. Хи-хи. Футбол тубы хәтле түшләре. Җәмил әле аның изүенә дә кулы белән кереп чыкты.
Мәрьямнең алга таба сөйләшер дә, тыңлап торыр да хәле калмады. Ул түзеп тора алмады -- күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул, куллары белән йөзен каплап, читкә борылды. Гөлшат, көнбагыш чиртеп торган җиреннән сикереп торып, аның иңнәреннән кочты:
- Тукта, чү, Мәрьям, ни булды? Елама...
Нигә "елама" дигән сүз шулкадәр елыйсыны китерә икән? Дусты елама дигәч, Мәрьям түзеп тора алмады, елап җибәрде. Гөлшат аның башын күкрәгенә кысты.
- Мин... Мин... Гөлшат... Аннан көтмәгән идем...
Гөлшат, аның чәчләреннән сыпырды:
- Син аны ярата идеңме әллә?
Мәрьям башын селекте.
- Бик якын иде ул миңа... Ә ул...
- Ник сез аралашмый да идегез түгелме соң? Теге көнне тулай торакка килгәч мин аптыраган идем анысы... Әйтмәдең дә...
- Әйтерлек тә булмады... Безнең бит күрешкән дә юк.
- Син генә ошатым йөрисеңмени?
- Шул көнне очрашып сөйләштек инде... Ә болай... Якын итә кебек тоелган иде миңа да. Мәрьям, егетләр шундый була инде алар. Тынычлан. Шуңа да мин берсенә дә ышанмыйм... Әллә миңа җиңел дип беләсеңме? Мин үзем дә көн дә елыйм бит! Минем дә гел исемдә.
Гөлшат елап җибәрде. Мәрьямгә ул бер егет белән очрашып йөрү тарихы турында сөйләгән иде. Азат исемле ул егетне бөтен мәктәп кызганган иде. Армиядән кайткан гына егет беренче тапкыр урамга чыга һәм аны урамда егетләр кыйный, кулларын каерып, күзенә газ баллоныннан сиптерәләр. Азат озак кына Казанда хастаханәдә ятты, әмма дәваланып бетә алмый - яктыга чыкса, күзеннән яшь ага. Шуңа да ул җәй булмый торган якларга - Воркута шахталарына китеп барды. "Никтер үзе белән мин булганын да әйтмәде, хушлашмыйча да ташлап китте", - дип зарланып елап-сыктап йөрде Гөлшат. "Аның үзенең дә авыр чагыдыр, үзе хәбәр бирмәсә, син эзләп тап", - дип үгетләде аны Мәрьям. Гөлшат бераздан үзе өчен бик авыр хәбәр җиткерде - егет аның белән генә түгел, тагын бер кыз белән йөргән булган икән. Шуңа күрә кыйнаганнар да булып чыкты аны...
Гөлшат Мәрьямне озак юатты. “Болай авыр кабул итәсеңне белгән булсам, әйтмәгән булыр идем”,- диде ул. “Рәхмәт, Гөлшат. Никадәр авыр булса да, әйткәнең өчен рәхмәт”, - диде Мәрьям.




