Алчәчәк гомеренең соңгы мизгеле килеп җиткәнен аңлады.
– Бәхил булыгыз!
Бәлки мине күрмәс дип уйлаган, котылырына ышанган иде ул…
Яз бит инде! Күкләр биек, шунда ак болытлар, яңа дөнья яралган исне алып килгән әче җил. Язга чыктык бит, язга чыктык! Озын кышлардан соң исән калгач, инде ничек тә яшисе иде.
Шулкадәр тырышып гомер ит һәм шулай тиз генә китәсе дәме? Инде язны күрдек, исән калдык дип уйлаган бер мәлдә үлем килер дип кем уйлаган… Әмма якты хыяллар белән яшәгәндә иснәнеп дошман килеп чыкты һәм бернинди саклану чарасы булмаган бичара Алчәчәкне авызына капты.
– Хушыгыз!
Бу – Алчәчәкнең якты дөньяда салган соңгы авазы. Саф һавалы дөнья, кардан арынып килгән әче җилле болын юкка чыкты, ул караңгы кайнар төрмәгә эләкте.
Якты дөньдан китәр алдыннан хәтер кирегә сүтелә башлый икән. Вакыт агышы акрыная, үткәннәр күз алдыннан үтә. Үз аңлаган гомереңнең генә түгел, моңа кадәр булган генетик хәтердәге мизгелләр дә искә төшә.
Алчәчәкнең дә үткән тормышы бар ваклыклары белән ясалган рәсем кебек пәйда булды. Әнә – түбәләре күккә тиярдәй булып торган таулар, тау читләрендә үзәнлекләр, саф сулы елга ага… Шунда ук очсыз-кырыйсыз тоелган дала башлана. Биек-биек күк, Кояш… Шул тау битендәге үзәнлектә кызыл, сары, ак, ал чәчәкләр җилдә тирбәлә… Шунда ук Алчәчәк тә, Кояш нурларында хозурлана… Тирмәләр янында атка атланган ирләр каядыр китәргә җыена… Тирмәдә калучы карт ана Алчәчәкне калканына барс сурәте төшкән егеткә суза:
– Ул – синеке! Сакла! Югалтма! Аны югалтсаң, үзеңне дә югалтырсың!
Егет Алчәчәкне күкрәгенә кыса…
Бу – Каф таулары, аның артларында Каф тау арты җеннәре яши. Бу кешеләрнең китү сәбәбе дә шул, шуңа китә алар. Дөньялар бик матур булса да, Каф тау арты җеннәре белән бергә яши алмыйлар.
…Алчәчәкнең әҗәле тиз генә җитмәгән булган икән, шуңа да хәтер йомгагы сүтелүдән туктап, бу дөньяга әйләнеп кайтты. Кайнар төрмәдә ялгыз түгел икән бит ул. Янәшәсендәге җан дусларын тойды. Алчәчәк белән бергә салкын авыр кышларны узган Канәфер, Акчәчәк, Йонча да шушында икән ләбаса. Явыз мыек аларны да эзләп тапкан.
– Бетүебез шул микәнни? – Канәфер уртак сорауны бирде.
Җавап бирүче булмады. Һәркайсы да бу сорауга җавапны белә.
…Бер катырып, бер җебетеп үзәккә үткән бу яз Әрлән өчен яман булды. Көздән тырышып җыеп куйган азыгының күбесен кышын кабан актарып ашап китте. Ул күрмәгәннәре, чәчелеп калганнары белән ялганып язга кадәр ничек тә суза алды. Әмма кисәк катырды да, бар булганы югалды – боз астында калды, җебеткәнче аларга төшеп җитәрмен димә. Шуңа да Әрлән яшеренгән урыныннан көпә-көндез чыгып эзләнеп йөрергә мәҗбүр. Чын яз җиткәнче кар эреткән урыннардагы вак-төяк орлыклар белән тамак ялгасаң гына.
Әрләннең бүгенге сәяхәте уңышлы башланды. Кардан әрчелгән җирләрдә шактый орлыклар тапты. Аннары да актарынып йөргәндә бик тә үзенчәлекле тәмле ис сизде. Тырнаклары белән актарды да моңа кадәр бу якларда булмаган зур орлыкмы, тамырмы табып алды. Исеннән үк сизелеп тора – бу бик тәмле һәм туклыклыга охшаган. Әле шуның янында үзенә таныш үсемлекләрнең дә орлыклары күп булып чыкты. Әмма Әрлән аларны ашарга ашыкмады. Бүгенгә җиткән – иртәгесе көнне дә уйларга кирәк. Шуңа да авызына кергән орлыкларны йотмады, авыз эченә җыеп куйды. Менә шул чакта аңына килде дә инде Алчәчәк…
Бичара чәчәкләр, әлегә исән калганлыкларын аңласалар да, гомерләре белән хушлаштылар – хәзер ашалмыйча, аннары ашалдың ни, барыбер бер әҗәл…
– Хушыгыз, дуслар! Хушыгыз! Якты болынны бүтән күрергә язмагандыр инде!
Ә Әрлән, җитәрлек азык тапканына сөенеп, үзенең өне ягына таба йөгерде. Әмма комсызланып, кардан әрчелгән тагын бер урынга тукталасы итте. Менә-менә, монда Эт Сүсәне орлыклары качып калган икән, менә-менә…
Шуларга алданып, әрәмә ягындагы кычыткан сабаклары арасыннан посып килгән Төлкене бик соң күреп алды. Күргәч чын көченә йөгереп карады, әмма өлгермәде – җирән явыз, ике сикерүдә янына килеп җитеп, үткен тешләре белән шартлатып сыртыннан каптырып алды. Әрләннең сыны катып авызы ачылды, кич ашармын дип җыйган орлыклары язгы кояшта җебегән җиргә коелды…
Төлке исә ялт-йолт кына як-ягына каранды да, кире кычытканнар арасына йөгерде.
Чәчәкләр укмашкан килеш җиргә коелышты:
– Без исән!
– Котылдык!
Әле генә үләбез дип уйлаган үләннәр котылдык дип чиксез сөенде. Салкын туфрак та бик якын тоелды аларга Әрлән төрмәсеннән соң.
Канәфер хәвефле тавышы белән барысының да кәефен алды.
– Тагын берәр тычкан-фәлән килсә, бетте баш! Без кояш күзендә ятабыз, берәрсе күрсә, тагы элә дә китә инде.
Әле генә шатланышкан чәчәкләр пошаманга төште:
– Бәлки күрмәс әле…
– Аны Төлке ашады бит инде…
Шул рәвешчә бер-берсен юатырга тырыштылар. Әмма Канәфернең сүзе бетәмени:
–
Җир йөзендә тычкан-фәләннәр бетәрме?.. Әрләне үлсә, башкалары килүе бар. Бу юлы инде сакларга алып калмас, авызына алуга корсагына озатыр.
Котылу шатлыгын ямьсезләгән өчен Канәферне бераз орышып алдылар. Әмма белә иде чәчәкләр аның хаклы икәнен. Орлыкларга туфрак астына кереп качарга кирәк. Мондый көннәрдә җир өстендә исән калу икеле. Көннәре ышанычлы түгел. Көндез җылыта, төнлә катыра – я кояш яндыра, я боз харап итәчәк, кар сулары белән агып китүең дә бар. Гасырлар буе килгән картлар акылы шулай ди. Туфрак астында качып ятудан да ышанычлысы юк.
– Ничек кенә туфрак астына керергә дә исән калырга? – дип баш ватты орлыклар. Әмма алар бу яктан чарасыз иде. Аларга табигать орлык халәтендә хәрәкәтләнү мөмкинлеге бирмәгән.
Башкаларны юатырга тырышып, Алчәчәк сүз катты:
– Бер җае чыгар әле. Исән калырбыз! Менә күрегез дә торыгыз!
– Рәхмәт!
– Менә рәхмәт җылы сүзеңә! – дип куанышты чәчәкләр.
– Әйдә, безгә үзең турында сөйлә әле, – диде Канәфер.
– Әйе-әйе, үзең турында сөйлә! Ничекләр килеп эләктең син монда?
Алчәчәк бу хакта инде әллә ничә тапкыр сөйли. Гел сөйләтәләр аннан бу турыда. Алчәчәкнең таулар, далалар һәм шул даладагы гаҗәеп чәчәкләр турындагы хикәятләре никтер бик кызык тоела барысына да. Аның үзен дә әсәрләндерә ул истәлекләр. Бу болын үзенең яңа ватаны булса да, ерак туган җирен һәм андагы кардәшләрен берничек тә оныта алмый. Алчәчәк чәчәкләргә шул бөек таулар, ак барслар һәм киң далалар турында озаклап сөйләргә керешмәкче иде, кинәт нидер сизенеп, бүленеп калды.
Бер төркем вак кошлар тау битендәге кардан әрчелгән урынга кунды. Чыркылдашып, сикергәләп орлыкларны тиз-тиз чүпли башладылар.
– Ах, туганнар, бәхил булыгыз! – диеште чәчәкләр.
– Менә сөен син язга чыктым дип…
Кошлар бер урындагы орлыкларны чүпләп бетергәч, кисәк күтәрелеп китеп, пырхылдап бер тапкыр әйләнеп алгач, нәкъ Алчәчәкләр яткан тирәгә килеп кундылар. Чәчәкләр, котлары алынып, туфракка сыенды. Болар сиңа Әрлән түгел – капкан ризыкларын яшереп маташмый…
Әмма көтмәгәндә котылу килде. Кошчыклар ничек тиз килгән булса, шулай ук тиз генә күтәрелеп тә китте.
Болынга кешеләр килгән икән. Читекле кешеләр.
Кардан әрчелгән урынга бер малай килеп иелде. Түгәрәк битле, бик шат йөзле малай иде ул. Кар эрегән урыннан нидер эзләнә сыман.
Аның артыннан балта тоткан ир күренде. Малай бу иргә шулкадәр охшаган, әйтерсең лә гөмбә астыннан төртеп чыккан бәләкәй гөмбәчек инде. Алчәчәк таныды – аны бу якларга алып килгән малай да нәкъ шушындый иде бит. Шул малай түгелме соң бу?
Малай кулындагы таягы белән кардан әрчелгән урынны актарып уйный башлады. Әтисе дә шат иде. Быел уңыш әйбәт булыр, дип куанып торганы, киләчәккә ниндидер ниятләре бар икәне күренеп тора иде аның.
Малай читек башы белән пычракны казып карады. Әтисе аңа пычранмаска кушты бугай. Әмма малай, әтисенең борылуыннан файдаланып, кушаяклап пычракның күзенә – орлыклар яткан урынга сикерде. Читек астындагы пычрак як-якка сибелде. Әтисе тавышка борылып карады. Малай, көлә-көлә, кар өстеннән йөгерде. Әтисе дә улы уенына кушылды – артыннан куып китте.
Алар китте, ә чәчәкләр шат калды. Әле генә кояш күзе астында яткан орлыклар барысы да туфрак юрганы астына кереп китте.
– Кемнәр исән? – дип белештеләр. Кемнәр генә юк иде монда! Меңьяфрак, Болын борчагы, Сары Мәтрүшкә, Тукранбаш, Болын бөтнеге, Кузгалак. Чыпчыкныкы да, чыны да. Юа да бар иде әле. Әнис! Җиләк!
– Без исән! Без бергә! – дип куанышты чәчәк орлыклары.
Һиндыба юк иде.
– Ул кая китте икән? – дип сорады Кындырак, борчылып.
Калганнар дәшмәде.
– Без дә монда әле, туганнар, – диде кемдер. Бака яфрагы белән Алабута икән алары.
– Сез ничек монда килеп эләктең? – диде Алчәчәк.
– Читеккә ияреп!
Алабута белән Бака яфрагына бүтән сүз әйтүче булмады. Болын чәчәкләре генә түгел, болар үзләре дә киләчәктә бу болында яши алмаячакларын чамалый иде. Аларның урыны түгел шул ул! Әмма әгәр дә кемнедер каядыр язмыш китереп ташлаган икән, аның да яңа урында яшәр өчен көрәшергә хакы бар.
Калганнар шуңа да сүз әйтмәде. Яшәсен! Алар дөньясында бөтен Чәчәккә дә урын җитә. Яшәр көчең булса, һәркемгә дә урын бар.
Алар киң күңелле чәчәкләр.
Күк күкрәде.
Күкне ярты ягын кара болыт каплаган иде. Язгы әче җил җир өстен киптерер, җиргә болытларны куар, табигатьне ничек тә тизрәк чистартыр өчен тырыша иде.
Малай белән ир әрәмәлектән чыкты. Алар озын-озын шома агачлар күтәргән иде. Китешли малай үзе уйнаган урынга туктады. Ул нәрсәнедер эзли иде бугай.
– Алчәчәк, ул сине эзли! – диде чәчәкләр.
Алчәчәк горурланып китте. Чыннан да шулай булгандыр. Ир дә улы караган урынга күз ташлады. Әмма кара туфракта нәрсәнедер күрерлек түгел инде.
Тагын күк күкрәде. Малай белән ир күккә карадылар. Алар шат иде – яңгыр килә.
Кешеләр китеп барды.
Бераздан җиргә вак салкын тамчылар коелды.
Никтер ләйсәнне бик җылы, матур яңгыр итеп сурәтлиләр. Ә язның беренче яңгыры салкын, пычрак һәм бик ямьсез була чынлыкта. Әмма кеше өчен генә шулай. Ә чәчәкләр өчен бернинди яңгыр да начар була алмый. Тукландыра, яшәтә торган кадерле суда бит инде тормышның нигезе!
***
Сез үсемлекләр үзара сөйләшә алмый дип уйлыйсызмы? Алалар, ничек кенә әле! Әгәр сөйләшә алмасалар, ничек шулай үзара яраша, яфракларын дөрес һәм төз итеп суза, бер-берсе белән килешеп яши ала дип уйлыйсыз! Урамда ике кеше дә бер-берсенә бәрелмичә китә алмый кайчак, ә үсемлекләр дөньясы бөтен Җир шарында килешеп, сөйләшеп һәм дуслашып яши ала.
Табигатьнең сөйләшкәнен ишетәсең килсә, болынга чык та, үсемлекләрне тыңла!
Әле алай гына да түгел. Үсемлекләр кешеләрнең сөйләшкәннәрен белә, телләрен дә таный. Яхшыны начардан кем аермасын? Әйбәт сүз әйтсәң, гөлләр-чәчәкләр дә күркәмләнеп китә. Чәчәкләр үзләре яшәгән төбәктәге төрле җан ияләренең телләрен генә түгел, кешеләрнең төрле телләрдә сөйләшкәнәрен дә аера ала. Һәр сөйләмнең үз аһәңнәре, үз дулкыннары бит.
Кайбер чәчәкләр кешене ярата, кеше янына елыша. Кайберләре, киресенчә, кешедән качарга тырыша. Авыртуны да тоя алар, яхшы сүзне дә бик әйбәт аңлый.
Һәр җан иясенең туганнары, дуслары, дошманнары булган кебек, һәр чәчәкнең дә дошманы да, дуслары да бар. Туганнары – аның кардәш гөлләре. Аларның чәчәкләре охшаш була. Алчәчәкнең дә бар булып чыкты бу кыйтгада туганнары. Аларны күрүгә ул чиксез куанды. Бәләкәй генә чәчәкләр иде алар, бу җиргә якынайган, әмма Алчәчәк анда үзенең кардәшләрен күрде:
– Туганнар!
Һәр үсемлекнең дошманнары да була… Алар шушы чәчәк артык үрчеп китмәсен өчен саклап тора… Я тамырларын ашый торган кортлар, яки яфракларын кимерә торган бөҗәкләр. Алчәчәк кардәшләренә зыян сала торган шундый кортлар аны да үз итте. Дөнья артык рәхәт булса, узынырсың дигәндәй, вакыт-вакыт килеп тамырларын ашап китә торганнар иде. Моңа үсемлекләр риза-бәхил: бу бөтен дөньясында шулай бит.
***
Кыш буе үзгәрешсез яткан болынга язның һәр көне яңалык алып килә барды. Көн саен ниндидер үзгәреш – кар кими, уйсулыкларда сулыклар барлыкка килә, кар киткән урыннарда үләннәр яшел борыннарын төртә.
– Яшәү – көрәш!
Яшисең килә икән, көрәшергә кирәк. Нәрсә ул яшәү мәгънәсе? Яшәү үзе мәгънә түгелмени? Шушындый чуар табигатьтә үз кавемеңне калдыру, аны үзеңнән дә яхшырак итү шатлык түгелме? Менә бу исемсез бакчада да һәркемгә дә урын бар да, юк та. Булдыклы икәнсең – сине кабул итәләр. Юк икән, басып китәчәкләр. Кемгәдер ышанып кына яши алмый үсемлекләр. Болай гына берни дә бирелми. Бик сирәкләргә генә рәхәт яшәве, ә кемгәдер бик авыр.
Менә Тукранбашны гына ал. Аның орлыгы туфрак астында да ята, ә шушында ук былтыргы тамырлары да бар. Ул ничек тә үрчи ала.
Ә Җиләк? Тамыры да бар, мыекларын да суза як-якка, әле орлыкларын да кош-корт тарата.
Алчәчәккә авыр. Аңа яңа ватанда яшәргә хакы бар икәнен исбатларга кирәк. Чәчәк атарга, орлык калдырырга. Ул Тигәнәк кебек һәр хәрәкәтләнгән җан иясенә ябышырга торган әрсез дә, Тузганак кебек бөтен тирә-якка орлыгын чәчеп утыра торган җилбәзәк тә түгел. Ул әле биредә яшәгән бар үсемлекләрне белми дә. Алчәчәк әле былтыр гына бу урынга килеп төпләнде.
Үсемлек тирәлеккә яраклашсын өчен аңа үсеп карарга кирәк. Орлык рәвешендә чәчәк ул ярым йокы халәтендә була, исән килеш кенә тора, ул чагында генетик хәтере дә ниләр булганын исендә калдырмый. Ә инде үсеп киткәч, ул шушы урынның суын эчә, туфрагындагы ашы белән туклана – орлыкларына шушы төбәкнең үзенчәлекләрен сала. Менә шулай яшәр өчен җайлаша.
…Алчәчәк үзен атлы кешеләр белән ничә еллар һәм кая барганын белми. Яңа җиргә – шушы болынга килгәннән соңгы беренче язын белә. Аны читекле егеткә бирделәр, ә бу болынга килеп чыкканда ул инде үзенең улы булган ир уртасы иде. Үсәр микән дип бик борчылышкан иделәр бугай. Бу орлыклар бик кадерле иде аларга. Аларны кулларына алып кадерләп кенә тоттылар. Улы да орлыкларга бармакларын тидереп сыпырды, сокланып карап торды…
Яңа урын үзе үк куркытып тора. Киң һәм мул даладан соң урман янындагы болынлыкта яшәп китүе ай авыр!Моңа кадәр ул белгән бер генә үсемлек тә юк иде шул биредә! Барысы да ят, берсе дә таныш түгел. Алар арасында үз урыныңны табуы, ят судан, ят туфрактан аш табуы бик кыен иде шул.
Яңа җирдә кешеләрнең дә эшләре тыгыз иде. Әрәмәгә, әрәмә артындагы урманга еш йөрделәр, агач ташыдылар. Кышка кадәр үзләренә дә, хайваннарга да яшәр урын юнәтергә кирәк икәне күренеп тора иде. Әмма шулай да болында чәчәк атып утырган Алчәчәк янына килеп күз салып сокланырга вакыт табалар иде.
Алчәчәк үзенең бу дөньядагы вазифасын белә. Аңа ел саен чәчәк атарга, орлык калдырырга кирәк. Дөрес, шәп кенә тамыры бар аның, әмма анысы – соңгы таяныч, саклык чарасы.
Ә аннары озын һәм салкын кыш килде. Нинди авыр, салкын кышны узды алар! Дөрес, бу төбәктә яшәгән чәчәкләр элегрәк тагын да салкынрак кышлар булганы бар, диләр. Әмма яңа җирдә вакыт яңача ага башлый шул. Яңа җирдәге кыенлыклар күпкә авыррак тоела һәрвакыт.
Болындагы чәчәкләр дә бу кыштан зарланды. Былтыр күп идек, бик-бик күп идек, диештеләр. Озын кышларда ул орлыкларның санаулылары гына исән калды. Менә хәзер кояшта җебегән туфрак астында яталар.
Әле хәзер дә Акчәчәк янындагы Болын Яраны куркытып сөйли:
– Беләсезме без былтыр күпме идек?
Күп идек, миллионлаган идек… Чәчәк – кеше түгел, берәмләп кенә тудырмый балаларын. Аның балаларын күпме җан ияләре ашый, тамак туйдыра, шуның исәбенә җан асрый. Шунысын да исәпкә алып тырышырга кирәк чәчәкләргә!.. Орлыклар күбрәк булырга тиеш! Алар үзләре өчен генә түгел, җирдә тереклек булсын өчен дә тырыша.
Инде хәзер мондый күңелсез хатирәләргә бирелә торган заман түгел. Җәй җитә! Туфрак җылына, орлыклар бүртә. Былтыргы җәйдә, көзен, кышын, язда үлеп, череп, киселеп, ашалып, кибеп, бүртеп, агып китеп харап булган кардәшләр турында уйлар вакыт түгел. Яшәр чак.
– Яшәячәкбез әле болай булгач! – ди Алчәчәк.
– Яшәп булмас инде, бетәрбез, – дип мыгырданды Арчан. Алчәчәк дерт итеп китте.
Сүзнең көче бар. Нәрсә дип әйтәсең, ул тормышка аша. Нинди уйлар белән яшәсәң, шул тормышка аша. Бетәм дип яшәргә ярамый. Бетәм дип яшәгәннәр бетүгә таба йөз тота да, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә дип тилмерә башлый. Бетәм дип яшәгәч, тормышның мәгънәсе нидә булсын? Менә Арчан да бетәргә йөз тоткан ахыры.
– Алай әйтергә ярамый! – диде Алчәчәк.
– Нигә?
– Нәрсә әйтсәң, шул булачак. Андый төшенке уйлар белән яшәргә ярамый…
– Күтәренке уй булмагач, нишлисең инде? – ди Арчан.
Төшенке уйлылардан ерак торырга тырышырга кирәк. Тәнкыйди карашта булу файдалыдыр анысы, әмма гел-гелән төшенке уйларда яшәгәннәр янында булсаң, алар тормышыңны агулый, артка өстери. Шуңа да Алчәчәк тә икенче якка – якты уйлар белән яшәгән чәчәкләр тарафына борылды. Яшисе килмәгәннәргә дә ирек бирергә кирәк. Яшисе килмәгән яшәмәсен. Аның яшәмәскә хакы бар. Ни дисәң дә, гомер һәр җан иясенә бушлай бирелә, яшәү-яшәмәү аның үз ирке. Берәүгә дә яшә дип ялынырга берәүнең дә хакы юк. Җирдә бит юкка чыккан үсемлекләр дә бар… Алар юкка чыккан, ә табигать барыбер яши. Арчан юкка чыкса да яшәр ул…
Туфрак астындагы тамырларга җан керә. Бернинди җан әсәре булмаган, корган чыбык, җеп сыман гына булган тамырлар уяна, алардан вак-вак җепселләр бәреп чыга. Суга һәм җылыга туенган орлыклар, кыш буе үз куеннарына яшереп тоткан тамырчыкларын туфракка батыра, җир өстенә сабакларын суза.
Җир өстенә шытып чыккан төрле-төрле Чәчәкләр бер-берсен сәламли:
– Исәнме сез?!
– Без исән!
– Әйе, әле кайчан гына шушында тычкан авызында үлә язып яткан идек бит, – дип куаналар.
Яз яңгырлы һәм җылы килде. Чәчәкләр берсен-берсе узышка үсә башладылар.
Һәр фасылның гына түгел, җәйнең һәр чорының да үз төсләре бар. Алар чиратлашып яна. Башта сап-сары төскә керә болын.
Үги ана яфраклары чәчәк ата. Аннары ап-ак була. Алмагач-Чия, Шомыртлар. Аннары тагы сары – Тузганаклар чәчәк ата. Аннары миләүшә төсенә керә болын. Каты башлы Болын күкбашы – Төймәбашлар, Кырлыганнар, Билчән, Карабаш – Божан чәчәге, Кыңгырау чәчәк, Тукранбашлар, Әрекмәннәр, Саз нәдербашы, Йонлач кырлыган, Арыслан койрыгы – барысы да миләүшә төсендә. Һәр елны шулай.
Башта болын сап-сары булып янды. Су буенда Үги ана яфраклары берсен берсе узышка чәчәк атты. Нәүрүз гөлләр бөтен болынны сап-сары келәм итте. Аларга карап бар да сокланды.
Нәүрүз гөлнең чәчәкләре дә ачкыч кебек. Яз капкаларын ача торган ачкычлар шул инде алар. Нәүрүз гөл чәчәк аткач, яз башлана. Башта сиртмә койрык койрыгы белән сугып елгадагы бозны вата, боз китә, аннары Нәүрүз гөл яз ишекләрен ача. Шуннан яз килә табигатькә. Менә шундый җаваплы миссия йөкләнгән Нәүрүз гөлгә.
Һәр җан иясе үзенчә җайлаша тормышка. Читтән берәү аны очраклы дияргә мөмкин, әмма алай түгел! Барысы да яшәр өчен, табигатькә ярашыр өчен җайлашкан. Нәүрүз гөл дә менә шулай. Аны күргәннәр бөтен чәчәкләрен дә бер дияр, әмма алай түгел! Кайбер чәчәкләре кыска көпшәле – бал корты гәүдәсе чәчәккә кунганда корсагына серкә эләктерә. Кыска чәчәкле икенче чәчәккә куна икән, анысы кабул итми серкәсен – чөнки туры килми! Ә кайбер чәчәкләр озын көпшәле – теге кыска чәчәктән эләктереп алынган серкәне шул гына кабул итә ала! Үз туганнары белән “никахлашмас” өчен нәүрүз гөл менә шундый чарасын тапкан. Менә шундый акыллы чәчәк.
Нәүрүз гөл белән Үги ана яфраклары ничек сап-сары итсә дөньяны, шулай ук тиз юкка да чыктылар.
Ап-ак булды болын– Үги ана яфраклары ап-ак орлыкларын койды. Шуны күргәч, Алчәчәк көнләшеп тә куйды. Башкалар әле чәчәк ату турында уйлый гына, ә Үги ана яфрагы белән Нәүрүз гөл инде бу дөньядагы бурычын тәмамладылар – орлыкларын да койдылар.
Ә син, Алчәчәк? Син әле нәрсә эшләдең?
** *
Алчәчәк болын белән таныша. Көн туган саен яңа үләннәр яңа яклары белән ачыла. Ә үләннәр төрле… һәм бертөрле. Төрле-төрле булып тоелганнар бертөрле булып чыга, бертөрле тоелганнар – төрле.
Яр читендә камышлар янында сары күзле, ак таҗлы матур чәчәк үсеп чыкты. Ромашка ул, Ак чәчәк диделәр. Берзаман бөтен болынны шундый ук сары күзле, ак таҗлы чәчәкләр басып киткәч, Алчәчәк Ромашка бигрәк тиз үрчи икән дип көнләшкән иде. Анысы бөтенләй башка чәчәк булып чыкты: Сары чәчәк, Айлы чәчәк икән… Чәчәкләре бер үк кебек, сабаклары белән яфраклары гына үзгә. Айлы чәчәк туры сабаклы, имәннеке кебек яфраклы, ә Ромашкасы тармакланып китә икән шул… Ә кешеләргә барыбер – бөтенесе дә Ромашка… Менә шулай инде ул үзеңнең йөзең булмаса! Исемеңне дә югалтасың…
Былтыргы тамырларыннан кыяклы Йонча үсеп чыкты. Йонча ул Сүсәнгә дә бик охшаш, әмма икесе ике төрле. Ә кешеләргә барыбер – икесен дә бер дип уйлыйлар.
Янәшәсендәге бер үсемлек кызыклы тоелды Алчәчәккә. Сабагы урыны-урыны белән куе көрән төстә, ябышкак булып тора. Дегет чәчәге – Канәфернең туганы икән.
– Минем сабакларым ябышкак! – дип мактанды Дегет чәчәге.
Чынлап торып ябышкак Тигәнәкләр өчен көлке генә иде инде бу сүзләр. Дегет чәчәге беркемгә дә ябыша алмый ул, ә менә син Тигәнәкләрдән котылып кара!
Җәен болын көнләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәрә. Һәрберсе кояш яктысын күбрәк алып калмакчы, тамырларын тирәнгәрәк, читкәрәк сузарга, сабакларын өскәрәк менгерергә тырышалар. Һәрберсенең бу дөньядан мөмкин кадәр күбрәк алып каласы килә.
– Дус яшик!
– Бер беребезнекенә үрелмик!
– Дөнья барыбызга да җитә!
Алышка чыкканда шундый матур сүзләр күп әйтелсә дә, узыш башлангач, барысының да беренче буласы килә. Көчле яшәргә тиеш – табигать алга барсын өчен шулай кирәк… Әмма бөтен дөньяны таптап узып әшәкеләнәсең икән, дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе каламы? Үзең генә утырып калырсың дөньяда, рәхәте булырмы аның?
Гаделлек – барлык җан ияләрен дә тигезли торган әйбер. Һәрнәрсәгә түзә җан иясе, әмма менә гаделлек булмаганга түзүләре бик кыен. Ә гаделлек хакына җан иясе үзе алырга тиешле булмаганнан да баш тартырга риза. Эләкмәгәне өчен җаны авырткан сараны да “гадел булды” дип үзен юата ала. Ә гаделлек булмаса, бик-бик кыен.
Әле чәчәкләргә Кояшны күрә белергә дә кирәк. Кешеләр генә үзләренә ни кирәген үзе дә аңламый, кирәкмәгәнне ашап, кирәкмәгәнне эчеп, үзенә зыян китерә ала. Ә чәчәкнең һәрнәрсә уйланылган. Алданрак чыккан яфрак арттан чыгып килүчесенә кояшны каплый. Арттан чыккан яфракны ничек кыерсытмаска? Анысы: "Ах, сез юньсезләр ", – дип тавыш чыгармый. "Рәнҗим мин аңа", – дип беренче яфрак артыннан сөйләп тә йөрми. Алдан үсеп чыккан яфракның башына җитү, аны корыту буенча да эш башламый. Булган шартларга җайлаша. Арттан чыккан яфракның я сабагы озынрак була, я кыскарак, ә ул бер читкә авышып үсә, я кояш аңа да төшәрлек зур була, бер дә булмаса, бәләкәй була, әмма кояшны тота. Чөнки бөтен яфраклар булганда гына агач нык була. Агач нык булмаса, алар да була алмый.
Ә менә кешеләрдә мозаика юк… Кешеләр алай итми. Алар башкачарак эш йөртә… Нәтиҗәдә, үзенә файда ясыйм дип, кешелеккә зыян сала. Димәк, кем акыллырак?
Алчәчәк көзен Һиндыба белән танышкан иде. Язын аны юкка чыккан дип борчылулары тиккә булган икән, былтыргы тамырыннан бәреп чыкты ул да – бөтен чәчәкләрне таптардай булып үсә.
Алчәчәкнең бер ягындагы Кындырак, күккә ашардай булып үрелеп, барысын да узып китте. Дегет чәчәге, Алчәчәк, Канәферләргә яктылыкны каплый да башлады.
– Син үзеңне генә уйлама, Кындырак, без дә бар, – ди Меңьяфрак.
– Син дә зур булып үс, – дип кенә җавап бирә аларга Кындырак.
Меңьяфракның Кындырак белән этләшер көче юк иде, шуңа күрә ул тармакланган яфракларын Бака Яфрагы өстенә сузды. Бичара Бака Яфрагы инде күренми дә, ул өч яфрактан артыкны чыгара да алмады. Монда барысы да озын буйлылар, үреләләр генә өскә! Алабута да шытты шытуын, әмма ул шулкадәр нәзек иде – тамырына урын да юк мескеннең. Әрсезлеге белән генә түзә әле дә.
Җиләк тә үзенә якты сорады.
– Миңа бит кояш булмаса, тәмле җиләкләрем дә булмас, – диде ул.
– Үлән арасында җиләкләр эрерәк кенә була ул, – дип көлделәр генә калганнар.
– Миңа урын бирегез! – дип тавышланды Җиләк.
– Синең урының монда түгел, әнә тау битенә мен, монда зур үләннәр! – диде аңа Болын Борчагы.
Җиләк сорауның файдасы юк икәнлеген үзе дә аңлый иде. Болын Борчагы җай тапты – Кындыракка чорналып, югары үрмәли башлады.
– Төш минем өстән! – диде аңа башта Кындарак, аннары, җиңә алмасын белгәч, тагын да югарырак үрмәләде. Болын Борчагы да аның артыннан сузылды.
Кындырак ул каты җеп кебек шул, сабагы нык. Кипкәч тә саламга әйләнеп, әтәч кикриге кебек чәчәген болгап утыра.
Шунда ук Мәтрүшкәләр дә төртеп чыккан. Ул берүзе берьюлы әллә никадәр сабак җибәрде – берсен-берсе яклап утыралар үзләре бер күч булып – якын киләм димә.
Мәтрүшкә Алчәчәккә үзенең аяныч язмышын сөйләде.
Мәтрүшкә зары
Сары мәтрүшкә болында сап-сары кояш аттыра торган бер матур чәчәк. Гадәти мәтрүшкәгә бернинди туганлыгы юк аның. Икесе ике гаиләдән. Мәтрүшкәсе – иренчәчәклекләр гаиләсеннән, сукыр кычыткан туганы, алар бик күп дөньяда, җиде меңләп. Сары мәтрүшкә – ярабайчалар, мәтрүшкәләр гаиләсеннән, бу гаиләдәгеләр бик аз дөньяда, биш йөзләп кенә. Әмма кеше икесен дә бер исем белән атаган шул. Берсе – чәй, анысын күпме эчсәң дә ярый, ә берсе дару, чамасын гына белеп эчәсе. Мәтрүшкәләрнең шундый хасияте булгач, кеше күрсәләр, куркып торалар – йолкып алмагайлары… Алалар да шул. Йолкып алалар да, кышкы озын кичләрдә сагышланып сорау да ала кешеләр алардан. Нигә Мәтрүшкә шундый сагышлы диләр. Ни әйтә алсын инде үлгән Мәтрүшкә? "Туган җирегездән өзелсәгез, безнең кебек кибәрсез", ди генә ала. Кеше шуларга карый да, әйе, туган җирдән өзелсәң, үләсең дип уйлый бугай. Әйтерсең лә Мәтрүшкә белгәнне генә белмиләр!
Язның башы да сары була, азагы да…
Менә шундый әкият белән яши Мәтрүшкәләр.
Көчленеке замана! Бака яфрагына ияреп Үлән Чирәм дә килгән булган икән, алар икесе дәшми-тынмый гына җиңелгәннәрен танып, күләгәдә калды. Көчлеләр арасына кергәч, җиңелүеңне таный да белергә кирәк.
Алчәчәккә бер дә кыен түгел иде болында. Бу талашулар да чын талашу түгел – бөтенесе дә үсәргә тели, бер рәвешле булып үскән үләннәр бер-берсенә ярдәм итә генә. Ә кем бу болын өчен яралмаган, алар инде яши алмый, үлә, яки бик озак елларга күзгә күренми торган рәвешкә күчә. Андый хасияте дә бар чәчәкләрнең. Кеше бу үләннәр инде үлгән дип уйлавы бар, ә чынлыкта алар югалган гына була....
Ә Алчәчәк бу болынны шунда ук үз итте.
Берзаман бар чәчәкләр берьюлы чәчәк атарга кереште. Ак чәчәкләргә күмелде болын. Ак, зәңгәрсу чәчәкләр. Искиткеч матур манзара иде бу.
– Безнең болын нинди ямьле! – диеште чәчәкләр.
– Әле генә сары идек, хәзер инде ак!
– Аннары без зәп-зәңгәр булачакбыз!
– Аннары – шәмәхә!
Чәчәкләр болында үз кардәшләрен карап куандылар. Һәрберсе үз ишләрен эзләде һәм тапты да.
– Монда бит меңьяфраклар меңләгән! – диде Меңьяфрак.
– Карагыз әле, Кындырактан күбе юк!
– Кындырак без Йончаларның туганы инде ул, Йончалар патшалыгы бу болын! – диде Йонча.
– Мин дә монда, мин дә! – дип куанды Сүсән.
Бер читтәрәк ялгыз моңланып утырган Шайтан Таягы да болында үз ишләрен күрде:
– Карагыз әле, без ничәү икән бит! Бу болынны Шайтан Болыны дип атарга була икән бит! – диде ул.
Чәчәкләрнең бер-берсен күреп куануы юкка түгел. Варис калдыру – орлык тарату аларның төп бурычлары. Ә орлыкларың әйбәт булсын өчен чәчәгең серкәләнергә тиеш. Башка ишләрең белән кавышырга кирәк. Башка чәчәкләрдәге серкә бөртекләре синең чәчәгеңне килеп үпмәсә, бу дөньяда үз нәселеңне калдыра алмыйсың. Бик сирәк чәчәкләр генә үзләре генә дә яши ала.
Шуңа күрә һәр чәчәк үз ишләрен табарга омтыла. Кем ничек булдыра инде…
Йончаныкылар җилгә өметләнә. Шуңа да бик, бик күп аларның серкәләре. Чәчәге матур түгел, әмма серкә салынган капчыклары зуп-зур. Җилле көнне шул капчыкларның авызларын ачып җибәрә дә Йонча, очыра серкәләрне! Ә үзе җилле көнне башка үләннәрдән килгән серкәләрне көтеп утыра. Тәрәз ачып сөйгәнен көтеп утырган кыз диярсең! Һәм эләктерә дә! Бөтен болындагы һава тула аның серкәләре була кайбер көннәрдә, урыны белән томан төшкәндәй була хәтта.