(Айгизә белән Раифка багышлыйм)
Бөек Сер
Без Агу өенә таба барабыз. Без – өчәү: Пикули, Пипип һәм замлА. Ике туган һәм гел безнең белән йөри торган бер күрше малае.
Ике туган бер-беребезне Пикули һәм Пипип дип йөртәбез. Бервакыт без гәзиттә пикули дигән әйбернең рецептын күрдек. Нәрсә икәнен дә хәтерләмибез инде. Ул сүз безгә бик кызык тоелды да, без бер-беребезгә Пикули дип әйтешә башладык. Икебез дә Пикули булгач, кызык түгел икән. Шуңа охшаган башка исем уйлап таптык. Тагын гәзит актардык. Программада “Пи” дигән фильм күрдек. Нәрсә турында икәнен дә белмибез инде. Шуны үзгәртеп, Пипипкә әйләндердек.
Күрше малаен без замлА дип йөртәбез. замлАны кирегә укысаң, Алмаз була. Алмаз аның чын исеме. Без бөтен кешеләрнең исемнәрен киредән укып, шулай атап йөртәбез. Фәрит икән, тирәФ була. Мансур икән – руснаМ. Бу сөйләмебез безнең телдән башка малайларныкына да күченә. Алар да, бездән күреп, шулай сөйләшкәли. Әмма безнең кебек оста сөйләшә алмыйлар. Без башка әйберләрне дә шулай киредән укып сөйләшәбез. Үзебез ияләшеп беткәч, ә дигәнче аңлашабыз. Ә башкалар аңламый, безгә рәхәт.
Менә безнең кулда камрак белән кәлич, кычпак. Кармак, чиләк, капчык. Шулай дип сөйләшеп барабыз. Кычпак эмәднис? Капчык синдәме?
Без шулай сөйләшәбез, кешеләр безне ишетсә дә аңламый. Бөтенесе дә безне балыкка бара дип уйлый. Чынлыкта без балыкка бармыйбыз. Өчебезнең дә бөек Сере бар.
Безнең кесәдә – карта! Без Нефть казырга барабыз!
Бөек Сергә барырга без озак әзерләндек.
Җәйге җылы көндә балыкка барган малайлар үзләрендә нәрсә яшерә ала? Берни дә яшереп булмый кебек. Ә безнең үзебез белән ике көрәк бер чиләк бар. Җәйге кием астына кеше күрмәслек итеп көрәкләрне яшереп карагыз. Бөек Серне тормышка ашыру өчен без җаен таптык.
Көрәкләрне сабыннан аердык. Кеше безнең кулдагы капчыкны кәҗәләргә тал ботагы алып кайтыр өчен кирәк дип уйлый торгандыр. Чынлыкта ул капчык эчендә ике тимер көрәк бар.
Кешеләр бу эссе көндә малайлар курткаларны, калын чалбарларны черкиләр тимәсен өчен кигән дип уйлый. Ә чынлыкта ул киемнәр астында көрәк саплары! Көрәк сабының бер очы тубыкка тиеп тора, чалбар, куртка эченнән кулбашына кадәр килеп җиткән. Шулай кием астында яшереп алып барабыз. Атлап барганда комачаулый. Аякны бөгеп булмый, аннары атлаганда көрәк сабы күлмәк эчендә селкенеп бара. Әмма чыдыйбыз. Бөек Сер хакына!
Көрәк сабын башта кулга тотыйкмы әллә дип тә уйлаган идек. Булмый. Кеше сизенер дидек. Башкалар күрсә, Бөек Сер ачыла! Шуңа күрә, кыска булса булсын дип, аяктан иңбашына җитәрлек итеп үлчәдек тә көрәк сабын кисеп аттык. Аннары көрәк сапларын кием эченә тыгып куйдык.
Көрәк эзләү
Көрәкне алдык дип әйтүе генә җиңел. Алганчы аларны табарга кирәк.
Без әби белән яшибез. Ул – әнинең әнисе. Безнең әни дә бар. Әмма без әнигә караганда әби белән күбрәк яшибез. Әнине бөтенләй күргән юк дисәң дә була. Безнең әни – җырчы. Ул безне әбигә калдыра да, айлар буена китеп югала.
Бу юлы да әни безгә: “Әйбәт торыгыз. Без җылы якларга китәбез. Тәмле әйберләр алып кайтырбыз. Әбиегезгә акча калдырдым. Кирәк әйберләр булса, аннан сорарсыз”, – диде. Бер кочаклап сөйде дә, сары мыеклы баянчысының машинасына утырып, чыгып китте.
Без беләбез – чынлыкта әни әбигә акча калдырмый. Дөресрәге, әби әнигә акча калдырырга рөхсәт бирми. Ристан малайларыңа акча калдырсаң, алып калмыйм дигәнен ишеткәнебез бар.
Безнең әтиебез дә бар. Ул да җырчы. Кайдадыр җырлап йөри. Телевизор караучы малайлар әтиегезне күргән бар дип әйтәләр – концертларда аны күрсәткәлиләр икән. Безгә телевизор карарга рөхсәт юк. "Шайтан тартмасы" карап күзсез каласыз, ди әби. Әти турында әбидән дә, әнидән дә сораган бар.
– Әтиегез еракта, – диләр иде башта.
Аннары бераздан:
– Аңа сез кирәкми. Аның башка кешесе бар, – ди башладылар.
Без сорыйбыз:
– Башта бит сез еракта ул, кайтыр дип әйтә идегез, – дибез.
– Сез ул чакта кечкенә идегез. Хәзер инде сезгә әйтеп була, – диләр.
Авылдагы малайларга уенчыкларны әтиләре сатып ала. Әти булмагач, уенчыкларны әбидән сорыйбыз. Әмма әбидән нәрсә генә сорасаң да, ул бернәрсә дә сатып алмый. Нигә дисәң, акча юк, ди. Ул әле үзе генә сатып алмый түгел, әнигә дә уенчыклар сатып алырга рөхсәт бирми.
– Балаларны бозасың. Аларга уенчык түгел, син кирәк, – ди.
Әни аның сүзен тыңлый.
Безгә көрәкләр кирәк. Безнең ике генә көрәк бар. Берсе – яңа, икенчесе күгәргән, иске. Аларны алсак, әби сизәчәк. Шуңа күрә әби сизмәслек итеп көрәк алып чыгып китә алмыйбыз.
ЗамлАларның лапасларында әллә ничә көрәк бар. Без аңа әйтәбез:
– Көрәкләрне син тап, замлА.
– Каян алыйм?
– Сездә көрәкләр күп.
– Мин көрәк алганны белсә, әти үтерә! – ди замлА.
– Без Нефть тапкач, сиңа яңа көрәкләр сатып алырбыз, – дибез аңа. Ул ризалаша.
Әниләре өйдә булмаганда замлАларга керәбез. Лапасларына кереп актарынабыз. Почмакта сөялеп торган ике көрәкне алабыз. Кием эченә тыгып алып барабыз дип хәл иткәч, кайсы җиргә качып кыскартырга икән дип уйлыйбыз. Лапаста андый урын юк, печәнлеккә менәбез. Чүкеч, кадак суыргыч белән азаплана торгач, көрәктән сапларын тартып чыгарабыз. Хәзер шома сапны кул пычкысы белән кисәргә кирәк. Түгәрәк һәм шома көрәк сабын кисүе бик авыр. Беребез тотып тора, беребез кисә. Көрәк сабы шуып йөри, пычкы эзгә керми. Икебез тотып тора, беребез кисә. Тырыша торгач, пычкы эзгә керә, әмма сикереп, замлАның кулына тия. Ул “а-ай!” дип кычкырып җибәрә, шул ук вакытта, астан куркыныч тавыш ишетелә.
– Нишләп йөрисез анда, малайлар?
Яраланган дию кычкыра диярсең, шундый куркыныч ул тавыш. Без нишләргә дә белми өнсез калабыз. Бөтенебез берьюлы бармакларны иреннәргә китерә: “Т-сс, тавышланмагыз!”
– Малайлар, төшегез!
ЗамлАның әнисе. ЯирәС. Сәрия апа инде.
“Ишетте ул безне”, – дип пышылдый замлА. Без аңа сөйләшмәскә кушабыз.
– Малай актыклары, төям яныгызга менсәм, төшегез хәзер үк!
ЗамлА төшәргә дип кузгала. Без, икебез ике яктан атылып, замлАның авызын кысып, печән өстенә егып салабыз. Безнең кыштырдашканны ишетмәс дип уйлаган идек, ул ишеткән булып чыкты. Печәнлек авызыннан яирәСнең башы күренә:
– Шайтан малайлар! Ут белән уйныйсызмы монда!
ЗамлА, безнең кулдан ычкынып, әнисенә таба китә.
– Юк, әни, без болай гына менгән идек, уйнарга.
– Уйнатырмын мин сиңа менә! – Әнисе замлАның башына ялт-йолт кына сугып ала.
Малай акырып елый да башлый. ЯирәС аны җилкәсеннән тотып җилтерәтә:
– Елап тор менә! Тагын берне өстәргә кирәкме?
Тагын берне өстәргә кирәк түгел замлАга. Ул шып туктый.
Якты лапастан караңгы печәнлеккә менгәнгә замлАның әнисе көрәкләрне күрми. Ул малае белән маташкан арада Пикули көрәкләрне печән астына тыгып куя.
– Нишлисез сез монда? – дип ачуланып сорый яирәС. Чынлап менә яраланган дию инде!
– Без уйныйбыз, – дибез.
– Шырпы сызып уйныйсызмы?
– Юк, без шырпы белән теш кенә казыйбыз, – дибез.
– Кая, кесәгезне карыйм әле, шырпыгыз бардыр. Алайса, әнә, күрше авылда пожар чыгарган малайлар.
– Юк, кесәләрне карама. Без үзебез күрсәтәбез, – дибез һәм кесәләрне әйләндереп күрсәтәбез.
Шырпы күрмәгәч, яирәС тынычлана.
– Әйдә, ятмагыз монда. Төшегез. Уйнарга урын бетмәгән.
– Ярар, төшәбез, – дибез.
Без төшәбез. Көрәкләр өстә кала. Без, берни булмаган кебек, ишегалдына таба атлыйбыз. Шунда замлА безне сата. Ул һаман да печәнлеккә карап тора. ЯирәС җенләнеп китә:
– Нәрсәгез калган иде анда? Нәрсә яшердегез? Яле?
Ул печәнлек баскычына таба атлый. Пикули белән без күзгә-күз карашабыз. Көрәкне таба бу!
– Ран! – дип кычкырабыз без. Барыбыз да бу сүзне аңлый. Өчебез дә капкага таба йөгереп китәбез. Капкадан чыккач, Пикули бармагы белән сул яктагы тыкрыкка төртеп күрсәтә һәм без монысын да аңлыйбыз. Өйне тыкрык аша урап узып, арт якка чыгабыз.
Арт якка чыгарга да кирәк булмаган. Печәнлектә яирәСнең кычкырган тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Тавышына караганда, Сәрия апа көрәк сапларын түгел, сугыш кырында яралы ирен тапкан… Әнисенең кычкырган тавышын ишетүгә үк замлА еламсырый башлый.
– Кирәкне бирә-ә…
Без Пикули белән аңа Нефтьнең зуррак өлешен бирергә вәгъдә итәбез. ЗамлА ризалаша, елаудан туктый.
Әмма яирәС печәнлектә тапкан көрәкләрне безгә бирми. Башка җирдән көрәк табарга кирәк.
Көрәк табу
Без тагын җыелабыз. Хәзер көрәкләрне сатып алырга кирәк дибез.
Акча юк.
“Безгә акционерное общество ясарга кирәк!” – диде Пипип.
“Ничек шунда ук башка килмәгән, безнең көрәкне кисеп яттык”, – диде замлА. Аның чәче пеләшкә алынган. Көрәк сабын кискән өчен әтисеннән җәза.
Без “акционер” уеныннан калган карточкаларның икенче ягына “клад” дип язабыз. Нефтьне тапкач, без аны сатабыз да, акционер булган кешеләр шушы карточкаларны акчага алмаштыра ала. Хәзер акчалы малайлар табарга кирәк. Әле алар безнең акцияләргә ышанырга да тиеш.
Дуеш – акчалы малай. Без Нефть турында Дуешка сөйләргә кирәк дибез.
Дуеш
Дуешның чын исеме Ринат. Аның әнисе немец теле укыта. Немец теле китабының тышлыгына Deutsch дип язылган. Шуңа күрә Ринатны авылда Дуеш дип йөртәләр.
Дуеш – әшәке малай. Аның Джек исемле эте бар. Ул шул этне велосипедына бәйли дә чаптыртып йөртә. Без этне кызганабыз. Ул чаптырып туктагач, Джек телен асылындырып хәл алып ята. Без эткә су бирәбез. Ул мондый чакларда суны насос кебек эчә. Дуеш шундый әшәке малай булганга, без аны таниР дип йөртмибез. Башкалар кебек, Дуеш дибез.
Башка вакыт булса, без Дуеш янына бармас идек. Әмма аның акчасы бар. Шуңа күрә без аңа акцияләрне сатарга барабыз. Бернишләп тә булмый. Көрәк кирәк.
“Акча була”, – дигәч, Дуешның күзләре яна. Ялгыз гына барган булсак, ул чәчтән йолкып, кулны каерып, акчаның кайда икәнен әйттерер иде. Өчебезгә каршы сугышырга курка. Чөнки безнең бер тапкыр өчәү аңа каршы сугышкан бар. Без Дуешны җиңдек.
– Каян килсен сезгә акча, – дип көлә Дуеш. Ә үзенең акчалы буласы килә.
– Безнең акча булса да, булмаса да, сиңа көрәк бәясен кире кайтарабыз. Син безгә хәзер көрәклек акча бир, – дибез.
– Хәзер акчагыз булмагач, аннары каян килә соң ул сезгә? Әйдә, сез миңа акцияләрне түгел, уенны бирегез… Менә уенны сатып алам.
Дуеш ике көрәк өчен бездән “Акционер” уенын алып кала. Әле Нефтьне тапкач, без аңа тагын ике көрәклек акча бирергә тиеш булабыз. Ул көрәккә акча бирми. “Әтигә күрсәтмәгез”, – дип, ике иске көрәк чыгарып бирә.
– Кычкыртып талады бу безне, – ди Пикули.
Аның каруы саплары куелган көрәкләр! Без аларны арт яктан гына алып кайтабыз, лапаска алып кереп, такталар арасына яшерәбез. Шунда безнең буйга үлчәп, кыскартып кисәбез.
Көрәкләр булды. Безгә хәзер Нефтьне казырга гына кирәк. Безнең кулда карта бар!