Название книги:

Салдат мәхәббәте

Автор:
Рамис Латыпов
Салдат мәхәббәте

000

ОтложитьЧитал

Шрифт:
-100%+

Яратканнарга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.

– Әйдә, йөгердек! – ди Салдатның карашы.

– Юу-ук…

– Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!

– Ю-ук. Мин үпкәләдем!

– Нигәәә?

– Ә менә шулай! Куып җитеп кара! – ди дә көязләнеп Божа, юыртып чабып китә.

Салдат аның артыннан йөгерде. Кара син ул наянны!

Атларның өсләрендәге җайдаклар – егет дип әйтерлек булсалар да, малайлар әле. Җилдерәп ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып әче тавышлары белән кычкыра:

– Салдат! Әйдә, куып җит!

– Божа! Божа! Син беренче!!!

Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып авылның буасына килеп керде – су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Судан чабып барып, буаның тирән урынына кадәр килеп керде атлар, аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның әллә кай җирләреннән тагын да әчерәк авызлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып бәреп чыкты.

– Миһаһай!!!

“Мин сина яратам!” дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең. Сөйгәне дә ялындырмады:

– Мин дә сине яратам!

“Мин дә сине яратам” дигән сүзләрне ишетү гашыйк өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде “яратам” сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам!

Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга “мин бәхетле” дип кычкырырлык ул. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?

– Миһаһаһай!

Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә “Фәттер бабай” – ике сөлек кебек атны егет-малайларга ышанып тапшырды. Малайларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне җирәбә тотып билгеләнгән. Бер малайны йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калган малайлар чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар да. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар!

Салдат белән Божа – малайларның иң яраткан атлары. Берсе кып-кызыл, икенчесе ап-ак атлар икесе дә авыл күрке. Алар янында булу борын асты кипмәгән малайлардан алып инде үзен инде егет дип санаган малай-шалайлар өчен зур бәхет. Ә инде су коендыру! Монысы инде күкнең җиденче катына менүгә тиң. Алай гынамы? Бөтен авыл соклана бу ике сөлек кебек атка. Алар урамнан узганда, әбиләргә кадәр соклана:

– Сөбханалла! Булса да булыр икән мал!

Авылдагы һәр ат малай-шалай өчен шатлык чыганагы, әмма болары – үзгә. Тәртә астына кереп басылган түгел болары. Салдат авыл бае Хәйдәр Орел якларыннан алып кайткан ат нәселеннән. Хәйдәрнең ат караучылары ул нәселне карап-саклап кына килгән диләр, хәзер бу нәселне Фәттер бабайлары карап тора. Бөтен тирә якка бер генә ул шундый кызыл ат! Ә Божаны әйтәсе-сөйләсе юк. Авыл аты түгел ул, каладан гына да түгел – әкияттәге кебек ерак җирләрдән, хыялда гына булган ниндидер ерак Карпат тауларынннан кайткан ат Божа.

Божа урман эчендә урнашкан “Кызыл партизан” әртиленә эшкә килгән Җемилә биясенең тае. Җемилә – бик усал кыяфәтле агай. Ул беренче тапкырларда авылга килгәндә, әниләре пәрдәләрне каплый, үзләре шул пәрдә ярыгыннан күзәтә.

– Ябрәй килде! Җемилә килде! Урамга чыкмагыз!

Кап-кара Җемиләнең йөрешенә кадәр үзгә. “Җен килә, Җен!” – дип малайлар бер-берсен куркыта.

Әмма балаларга кызык. Кем соң ябрәй? Нигә ул килгәч, урамга чыгарга ярамый? Нигә ул хатын-кызныкы кебек исемле?

Моны Фәттер бабайлары гына белә. Ул гына Җемиләнең исемен башка төрле итеп әйтә.

– Җемилә түгел ул. Емельян!

Малайлар аның кебек итеп әйтеп карый, барып чыкмый. Җемилә җайлырак.

“Җен”гә балалар аңа бик тиз ияләште. Җемилә агай белән бергә пилорамда эшләгән кешеләр дә аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтү дә сәбәп булгандыр. Әртил оештырыр өчен җибәрелгән иде ул авылга. Җемилә кул астында пилорамда такта ярып, аз булса да акча эшли башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, ул авыл агайлары өчен ул бөтенләй “безнең Җемилә”гә әйләнде.

Менә шул Җемилә әртилгә үз аты белән килде. Гади генә түгел – гарәп чабышкысы. Шушы чабышкының үзе кебек үк ап-ак колыны тугач, Җемилә агайлары исем кушуны балаларга йөкләде. Божа суы буенда туганга күрә ап-ак күлмәкле тайга “Божа” исеме куштылар.

Шул ук көннәрдә авыл “егете” дә туды – авылдагы Хәйдәр бай нәселеннән калган бия колынлады. Күз явын алырлык кызыл егеткә “Салдат” диделәр. “Кызыл армия солдаты булам”, – дип хыялланмаган авыл малае юк иде ул заманда…

– Сәвит армиясе сагында торачак безнең Салдат! – диде Фәттер бабайлары да. Ил өчен сугышып йөрүне малайлар гына түгел өлкәннәр дә зур горурлык саный иде…

Адәм балаларына гына хис бирелгәнмени? Салдат та Божаны күрде дә капланды. Гарәп чабышкысы да шушы кызыл авыл егетенә гашыйк булды да куйды. Төптән юан чыккан, тояк астында җир тетри торган авыл айгырының баласы бит Салдат! Дөлдөл атлары кебек бу ике пар урамннан үтеп киткәндә икенче бер дөньяга пәрдә ачылган кебек була иде. Бу ике гашыйк та гел бер тирәдә булдылар.

Менә шушы сөлек кебек ике атны коендырып, балалар мәш килә. Җәйге авыл буасының суы шулкадәр болганган – каләмгә тутырып язарга яраклы кара диярсең.

Вак-төяк, әле мәктәпкә бармаган бала-чаганы атка атландырып су коендырмыйлар. Алары, зурларның ат коендырганын карап, тау шуып рәхәт күрә. Тау шуыр өчен кыш кирәкмени? Буаның кызыл балчыгы бар бит. Вак булгач, рәхәт – оят дигән нәрсә юк. Малае-кызы, башта шугалак әзерли – сөзәк ярдагы кызыл балчыкка су сибә. Аннары шунда утырып, буага шуып төшәләр. Ике-өч малай ялангач артлары белән “юл ярып” биргәч, кызыл балчыкта адәм баласының арт санын хәтерләткән эз барлыкка килә. Ике чокыр, уртасында бер сызык. Шунда утыралар да, выж гына итеп шуып, буа суына чумасың. Аннары судан чыгып, кабат ярга үрмәлисең. Шуа торгач, кызыл балчык пыяла кебек ялтырап тора башлый, һәр баланың артына яраклы универсаль шугычка әйләнә. Яшен тизлегендә шуып төшәсең дә, җилне уздырып сызгыртып буа суына килеп керәсең. Рәхәт!!! Кызыл балчыкка буялгач, индеецлар кебек тәннәре дә боларның.

Атны коендыру никадәр рәхәт булса да, кайтырга да кирәк. Малайларның командиры Әхмәт – олылар армиясенең командиры.

– Малайлар, китәргә кирәк, Фәттер бабай сүгәр! – дигән әче тавыш белән кычкырды.

Атлар авыл малайларының телен белә. Ярга борылдылар. Тәмле әйбер күп булмый ул!

Салдат алданрак иде, Божа аның артыннан бара. Судан чыгып бетәбез генә дигәндә генә атның аягы яр буендагы кызыл балчыкка таеп китте. Аны-моны көтмәгән, ат өстендә кыланып утырган Гафур тотынып кала алмады, башы белән суга кадалды. Салдат, суга төшкән малайдан өркеп, читкә тайчанып китте.

Сыны каткан Гафур, башы белән кадалган килеш бераз су астында торды, аннары, тыпырчынып, терсәкләренә таянып күтәрелә башлады. Башын бәргәндә кычкырырга дип авызын ачкан иде, сулыш юлына су китте, шуңа да башы судан чыгуга үзәк өзгеч аваз белән йөткерә башлады. Су эчендә утырган канлы башлы малай бик куркыныч рәвешле иде. Малайлар аның янына йөгерде, кулларыннан тотып, ярга алып чыгарга тырыша башладылар. Вак-төяк тә, судан шуудан туктап, болар янына йөгерешеп килде.