Әлеге китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлап язылды. Ул татар алфавитындагы һәрбер хәрефкә туры китереп, тизәйткеч шигырьләр формасында эшләнде. Укучыларга рәсемнәргә карап, шигырь мәгънәсенә төшенеп, тизәйткечне кат-кат кабатлап, өйрәнергә кирәк. Тизәйткечләрне өйрәнгәч, сузык хәрефләрне кызыл төс белән, тартык хәрефләрне яшел төс белән һәм калган рәсемнәрне бүтән төрле төсләр белән буярга мөмкин. Алфавит хәрефләрен шул рәвешле өйрәнү балаларның образлы фикерләүләрен, хәтерен үстерә, шигърияткә һәм гомумән матур әдәбиятка карата кече яшьтән үк мәхәббәт тәрбияли. Китапны уку һәм рәсем дәресләрендә кулланырга мөмкин. Әлеге китапны әзерләгәндә интернеттагы ачык чыганаклардан рәсемнәр файдаланылды.
В нашей электронной библиотеке вы можете скачать книгу
«Тизәйткеч әлифба» автора Марата Магсумовича Губайдуллина
в формате epub, fb2, rtf, mobi, pdf себе на телефон, андроид, айфон, айпад, а так же читать онлайн и без регистрации. Ниже вы можете оставить отзыв о прочитанной или интересующей вас книге.