Күңелем җылы тели

- -
- 100%
- +

Күңелем җылы тели
Повесть
Инде өмет җебе өзелде генә дигәндә, коеп яуган яңгыр пәрдәсе артыннан сүрән генә фаралар яктысы юл алды. Тукталышта яшеренеп торган кыз, батып барганда, салам бөртегенә ябышкандай, сумкасын алып, юлга атылып чыкты. Машинаның туктамый үтеп китүеннән куркуы иде. Чәче буйлап агып, күзен каплаган су юлларын учы белән сыпыра-сыпыра, тәмам юешләнгәнче торырга туры килде юл читендә.
Яңгыр тамчыларының шыбырдавыннанмы, әллә үзе шундыймы, якынлашып килгән машинаның тавышы бөтенләй ишетелмәде. Дөбердәп яшьнәгән күк астындагы дәрьяда ул тавыш-тынсыз гына йөзеп барган кораб шикелле иде. Шулай да кыз аның кыйммәтле иномарка икәнлеген шәйләп өлгерде һәм: «Әй Алла, мондый машина туктамас инде ул…» – дигән ачындыргыч уена игътибар итмәстән, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып, кул болгады.
Ялтырап килгән ике утның берсе ягында бәләкәй сары ут яна-сүнә балкыды да, машина юл читенә чыгып туктады. Кыюсыз гына арткы ишекне ачкан кызга салоннан җылы, коры һава бөркелде.
– Саумысыз, сез шәһәргә түгелме?
– Әйе. – Руль артындагы ир башын да бормастан җавап кайтарды.
– Мине алыгыз әле, зинһар өчен…
– Утыр.
– Тик мин лычма сумын, машинагызны пычратсам, гафу итәрсез инде…
Тегесе җавап бирүне бөтенләй кирәк тапмады, күрәсең. Үтенечен кире кагып куймас борын, кыз эчкә ташланды. Аның урнашуын көтеп тә тормыйча, машина килеп туктагандагыдай тавышсыз гына кузгалып та китте.
Бәләкәй сумкасыннан кулъяулык алып, бит-кулын, кич буена тукталышта өшеп, елап торудан мышкылдаган борынын сөрткәч, кыз үзен салкыннан, яңгырдан һәм кимсенүдән коткарып алып киткән җылы, чиста машинаның хуҗасына игътибар итте. Ярым караңгы салонга күзе ияләшә төшкән кызның карашы иң элек машина хуҗасының киң җилкәсенә, мускуллы юан беләкләренә төште, аннан соң гына көзгегә күз сирпеде. Һәм дертләп китте. Аңа урталай сынган куе кашлар астыннан салкынча караш төбәлгән иде. Куркуын сиздермәскә тырышып, кыз ашыгып, сүз кушты:
– Сез кая кадәр барасыз?
– Шәһәргә кадәр.
– Ничек яхшы булды… Ә шәһәргә кадәр күпме аласыз?
– Бу такси түгел.
– Ә-ә… Ә шулай да күпме?
– Такси түгел! – Ирнең тавышы ярыйсы ук каты чыкты. Аннан суга төшкән чебештәй күшеккән, елаудан күзләре кызарып, тавышы калтырап чыккан кызны жәлли төште, күрәсең, йомшаграк итеп:
– Исемең кем? – диде.
– Әмилә…
– Мин – Ринат. Курыкма, Әмилә, мин кеше ашамыйм. Ял ит.
Бу сүзләр юатудан бигрәк, «Башымны катырма» дигән кебегрәк яңгырады. Шулай да Әмилә тынычлана төште, йомшак кәнәфигә терәлеп утырды, юеш туфлиләрен салды да җылылыктан, җиңелчә тирбәлүдән һәм тын гына агылган моңнан изрәп йоклап китте.
Бераздан кинәт уянып китсә, салонда дөм караңгы, машина туктап калган иде.
– Нәрсә булды?
Әмма аңа җавап бирүче булмады. Тышка баккан иде, аптырап китте, машиналар бер урынга җыелган, кешеләре кычкырышып, нәрсәдер турында сораша, кулларын болгап сөйләшә. Нәрсәдер булган, күрәсең. Ул арада машина хуҗасы үз урынына кереп утырды. «Исемен Ринат дигән иде бугай…», шулай да исемләп дәшәргә кыймады.
– Нәрсә булган?
– Ә-ә, уяндыңмы, йокы капчыгы?
– Аварияме әллә?
– Күпердән үткәрмиләр, нәрсәседер сынган, өч-дүрт сәгать көтәргә кирәк.
Ринат бернигә дә пошмаган кыяфәттә машиналар арасыннан кысыла-кысыла, артка чигә башлады. «Бәй, кире борылмакчымыни бу?»
– Кая барасыз?!
Кызның капыл кычкырып җибәрүенә ирнең сыңар кашы өскә сикереп куйды, әмма җавап кайтарырга ашыкмады.
– Кире китәр булсагыз, мине төшереп калдырыгыз.
– Шушы тирәдә бер кафены үткән идек, тамак ялгап алыйк.
– Мин ачыкмадым.
Ә ашказаны «алай түгел» дигәндәй сулкылдап куйды. Кайчан ашады әле ул соңгы тапкыр? Иртәнчәк ашык-пошык чәй эчкән иде, Зифаның кырын карашыннан качып, төшке ашка утырмады да. Ачыктырган шул.
– Ачыкмасаң – көтәрсең. – Юлдашының артык исе китмәде.
Әмилә эчтән генә акчасын барлады, һәр тиене санаулы булса да, берәр пирожки белән чәй алырга була дип уйлап, егет артыннан тышка чыкты да кафе янындагы яктылыкта өс-башына күз салып аптырап калды. Ачык алсу спорт костюмы, беренчедән, гармун күрегедәй җыерылып беткән, икенчедән, чалбарына пычрак чәчрәгән икән. Ашык-пошык җыйган чәче дә тузган…
– Ой, мин кеше арасына керерлек түгел икән…
Иелеп, машинасының көзгесен төзәтеп маташкан Ринат башын күтәрми генә:
– Сиңа кем карый соң? – дип мөгрәгәндәй әйтеп куйды.
«Нинди тупас…» Бер уйласаң, бүген әллә нинди хәлләр булып бетте, очраклы юлдашының тупаслыгы гына нәрсә хәзер Әмиләгә? Кыз сүзсез генә кафега юнәлде.
Кафе дигәннәре юлчыларның капкалап чыгу урыны булган кысан, тынчу бер бүлмә икән. Халыкның күбесе озын юл шофёрлары, күрәсең, кычкырып сөйләшәләр, ашыйлар. Әмилә чиратка басты һәм бераздан артына килеп басучының күңелгә ятып торган әчкелтем-йомшак ылыс исенә тартым парфюмыннан үзенең юлдашы икәнлеген аңлады.
– Миңа бер кәбестә пирожкие, чәй…
Кызның ишетелер-ишетелмәс чыккан сүзләре юлдашының калын күкрәк тавышы астында күмелеп калды:
– Безгә бергә санагыз: ике салат, ике пилмән…
Аннан Әмиләгә карамый гына: «Бар, әнә, почмакта бер өстәл бушады», – дип боерык бирде дә: «Тагы нәрсәләрегез бар? Сут, шоколад…» – дип дәвам итте. Инде холкына төшенә барган юлдашы белән бәхәсләшеп торудан фәтва булмасын аңлаган кыз, тагын аңа буйсынды, өстәл артыннан ирнең поднос-поднос азык ташуын күзәтеп, тик утырды. Өстәл тулы табынга карап дәшми кала алмады:
– Боларның барысы да безгәме, әллә кунак чакырдыгызмы?
Тегесе җилкәсен генә җыерды. Унбиш– егерме минуттан өч-дүрт тәлинкә ялтыратылып, бер як читкә өеп куелгач, кыз да үзенең урынсыз шаяртуын аңлады. Аның аптырап каравын егет тә шәйләде, күрәсең:
– Минем аппетит шәп, – дип куйды.
– Күрәм.
– Ә үзең нәрсә чокынып утырасың? Ашап бетер дә чык, мин урамда көтәм.
Әмиләгә ялынып тору кирәк түгел иде. Пилмәнгә тотынмаса да, аш белән салатны сыпыртты гына. Компотын бер-ике генә уртлады да чыгарга ашыкты. Пошмас юлдашы автомобиль утыргычының аркасын төшереп яткан диярлек. Кыз машина янына килде. «Аштан соң йоклап алырга булдымы икән? Ишек ачкан тавышка уяныр да тагы да кашын җимерер инде, бигрәк көйсез адәм…» дип уйлап, баскан урынында көтә башлады. Шулвакыт Әмилә шаян ахирәте Рәмиләне сагынып куйды. Бүген ул бервакытта да булмаганча, ачык, күп сөйләшә торган бүлмәдәше – татар кызы белән аралашуына, сизгер холыклы, баллы телле ахирәтенең юатуына, жәлләвенә мохтаҗ иде. Күңеле йомшарды, күз алмаларын ачыттырып, күзенә яшь тулды…
– Швейцар кирәкме? – Теге уяу икән, тәрәзәсен ачып җикерүенә кыз хәтта сикереп куйды.
– Ә?..
– Ачык бит, – Ринат баш кагып кына, ишеккә ишарәләде.
– Эһе.
Пассажир ялт итеп кереп утыруга, тегесе беренче тапкыр яртылаш борылып, Әмиләгә туры карады. Әллә ни өлкән түгел иде ул. Һәрхәлдә, утыз юктыр. Карга канатыдай кап-кара чәчен кыска итеп алдырган, тоташа язып торган куе кара кашлары астыннан соры күзләре сөзеп карый. Кояшта янган каракучкыл йөзенә туры, юка борыны белән нечкәрәк иреннәре килешеп тора. Мыегы пөхтә итеп калдырып кырылган. Гәүдәсенә караганда, спорт белән җитди шөгыльләнүе сизелә. Кыскасы, үз-үзен тотышы, карашы аның тупасрак каты холыклы, көчле рухлы, үз-үзенә ышанып эш итә торган кеше икәнлеге турында сөйли иде. Кызның фаразларын раслагандай, Ринат бу юлы да урап-нитеп тормый, туры сорады:
– Иреңнән качып киттеңме?
– Нишләп?
– Төнгә каршы, яңгыр астында кая ашыгасың алайса?
– Эшем бар.
– Ә нәрсәгә елыйсың?
– Еламыйм…
Бәхеткә, якын-тирәдәге машиналар сигнал бирә-бирә кузгала башлады. Күпер ачылган, күрәсең. Бу Әмиләне егетнең (хәзер инде ул аның урта яшьләрдәге ир түгел, ә яшь кенә бер егет итеп кабул итә башлады, бары тик кырыслыгы аны үз яшеннән өлкәнрәк итеп күрсәтә булса кирәк) сорау алуыннан, бигрәк тә аның сынаулы карашы коллыгыннан коткарды. Егет тә як-ягына күз салып алды да ачкычын борды.
Мең төсле утлар белән балкыган калага алар төн авышканда гына килеп керде. Бая өзелеп калган сөйләшүдән соң, икесе дә ләм-мим сүз дәшмәде, көй артыннан көй тыңлап, һәрберсе үз уйларына чумып барды. Тәрәзә пыяласында йортлар, светофорлар яктысы ялтырый башлагач, Әмилә тавышына дустанә аһәң бирергә тырышып:
– Юлыгыз, очраклы рәвештә, Ленин урамы аша үтмиме? – дип кызыксынды.
– Шунда кирәкме?
– Кирәк иде, әмма сезгә юл уңае булмаса, шушы тирәдә берәр тукталышта калыйм.
– Ленин урамының кайсы җиренә кирәк?
– Пединститут тулай тораклары янына.
Күп тә үтмәде, машина дөм караңгыда утырган тулай тораклар шәһәрчегенә китереп җиткерде.
– Кайсы?
– Менә шушы сулдагысы…
Шунда барып туктадылар. Бер учына сумкасын, икенчесенә акчасын йомарлап тотып утырган кыз җәһәт кенә кулын алга сузды.
– Зур рәхмәт сезгә, алыгыз.
– Нәрсә ул?
– Юл хакы.
– Кирәкми.
– Алыгыз, алыгыз, мин барыбер автобуска да түләп килер идем.
– Ә мин шәһәргә синсез дә кайта идем.
– Алайса бигрәк зур рәхмәт сезгә… Ринат.
– Рәхмәте рәхмәт тә, тулай торагыңа кертәләрме соң сине бу вакытта?
Әмилә тәрәзә аша бер ут әсәре күренмәгән сигез катлы йортны күздән кичереп чыкты. Кайбер катларда тәрәзәләрнең алынганлыгы, ишегалдында измә изү өчен куелган зур-зур савытлар, төрле корылмалар торуы монда ремонт барганын ачык күрсәтеп тора иде. Кыз шулай да аптыравын сиздерергә теләмәде.
– Тётя Аня йә Тәскирә апа булырга тиеш вахтада… Хәзер шакып ачтырам да…
Әмилә сүзләрен исбатларга теләгәндәй чыгып, ишеккә юнәлде. Ишекне башта ипле итеп, аннан катырак шакыды. Эчтән шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Якын-тирәдәге бер-ике тәрәзәгә дә кагып карады, аннан тагы ишеккә килде, тагы тукылдатты. Үз-үзен кулга алырга, паникага бирелмәскә тырышып, тешләрен кысты. «Тукта, башта бу кешене җибәрергә кирәк». Кызу атлап, машина янына килде дә арткы ишекне ачып, сумкасын тартып алды һәм «Сау булыгыз» ны ыргытып, шап иттереп ябып та куйды. Әмма борылып китәргә өлгермәде, алгы ишек ачылып китте. Егет, үзенә хас булганча, кабаланмый гына чыгып басты да бөерләренә таянып, «йә» дигән кыяфәттә кызга бакты. Игътибар да итмәгән булган, мәһабәт гәүдәле, озын буйлы икән үзе. Оялуын, гарьләнүен басып, егетнең күзенә туры карау өчен кыз башын күтәреп, өскә карады да:
– Китереп җиткердегез, тәкъдим ителгән акчаны алмадыгыз, рәхмәт, – диде.
– Сиңа ярдәм кирәк бугай, – диде егет тыныч кына.
– Мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел! – Кыз үзенең көчсезлегенә ачуы килеп ярсый башлады.
Җиде төн уртасындагы кешесез, дөм караңгы тораклар арасында кыю булырга тырышып, тавыш күтәреп маташкан яшь кенә кыз баланың истерика чигендә икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Ринат та моны аңлады һәм машина уты яктысында Әмиләнең яшьле күзләренә, калтыранган иреннәренә карап торды да кызның сумкасына үрелде.
– Тимәгез минем сумкага! – Кыз ике куллап сумкасына ябышты.
– Тынычлан. – Әмиләне егетнең әйткән сүзеннән бигрәк салкын каты карашы тыелырга мәҗбүр итте, кыз кулларын бушатты. – Кереп утыр машинага.
Бара торгач, инде ярыйсы гына тынычланган кыз тагы телгә килде:
– Без кая барабыз?
– Миңа.
– Сезгә? Ә сездә кемнәр бар?
– Берәү дә юк.
– Мин сезгә бармыйм. Иртәнгә кадәр вокзалда да утырырга була, калыйм шушында.
– Иртәнгә тулай торагыңда ремонт бетәр, дисеңме?
– Торакка түгел, миңа вокзалга иртәнгә.
– Кая барасың?
– Әлшәй районына.
– Анда кемгә?
– Ахирәтемә.
– Вокзалга иртән дә барырга мөмкин.
Аннан күңелле генә итеп өстәп куйды:
– Әйттем бит ашамам, дип.
– Алай димим бит.
– Әйтмәсәң дә, уйладың, тавышыңнан сизелеп тора.
Кыз башкача эндәшмәде. Менә алар шәһәрнең яңа микрорайонындагы күпкатлы йорт янына килеп туктадылар. Егет ашыкмыйча гына башта үзе чыкты, аннан Әмиләнең сумкасын алды, кызны да чыгарып, машинасын бикләгәч, баш кагып кына «әйдә» дигәнне аңлатып, ишеккә юнәлде. Нишләптер лифт чакырмадылар, җиденче катка җәяү менгәч, баскыч каршысындагы тимер ишектән керделәр.
Бер бүлмәле иркен фатирда ялгыз ир кеше яшәгәнлеге әллә каян күренеп тора: тәрәзәләрдә пәрдәләр, диванда җәймәләр, идәндә келәмнәр юк. Зур залда киң экранлы телевизор да диван. Ә ярты залны ике төрле тренажёр, түшәмгә эленгән бокс грушасы, төрле зурлыктагы герләр, гантельләр били.
Егет аяк киемен салмый гына идәндә тузышкан кирәк-ярагы аша атлап үтеп, бүлмә уртасына сумканы утыртты да, артыннан ияреп кереп, ишек төбендә кыюсыз торган кызга күптән өйрәнгән кешесенә дәшкәндәй:
– Хәзер нәрсә табабыз, шуны капкалыйбыз да – отбой. Бөтен планнар да иртәгәгә калдырыла, – диде һәм кухняга кереп, суыткычтан нәрсәләрдер чыгарып, өстәлгә тезә дә башлады. Әмилә дә, туфлиләрен салып читкә куйгач, кухняга үтте. Кухнясы да иркен икән. Яңа кухня гарнитурының ике бүлеге генә корып куелган да, калганнары төрелгән көе, ничек китерелгән булса, шулай ята. Аш бүлмәсенең кап уртасында озынча түгәрәк өстәл утыра.
Егет өстәлгә сыр, колбаса, какланган ярты тавык һәм ике банка сыра чыгарып тезде дә сыена карап торгач:
– Өйдә сирәк ашыйм… – дип куйды. Сүзләрендә бер тамчы да аклану, уңайсызлану ишарәте сизелмәде.
Әмилә баш тартуны уңайсыз санап, бер-ике кисәк сыр капты да краннан агызып, су эчмәкче булган иде, Ринат суыткычыннан алып, газлы су бирде. Шуны бераз уртлагач, сораулы карашын хуҗага төбәде. Тегесе кызның игътибарын гына көткәндәй, шундук урыныннан торды.
– Син диванга ятарсың, хәзер җәеп бирәм. Теләсәң, душ кер.
– Сез кайда ятасыз?
– Кухняда.
– Идәндәме?
– Раскладушкада. Башка берәр төрле тәкъдим бармы әллә?
– Юк, юк.
– Юк икән – юк.
Егет диванны җәеп салгач, анда өч-дүрт кеше сыярлык урын барлыгы ачыкланды. Диванның аскы тартмасыннан җәймә белән юрган чыкты. Мендәр дигән нәрсә күренмәде, юктыр, күрәсең. Үзенә балконнан раскладушка алып, залның ишекләрен ябып ук чыгып китте. Аның шарт-шорт итеп раскладушкасын урнаштырганы, бераздан су шыбырдаганы ишетелде дә фатирда тынлык урнашты. Әмилә пычрак киеме белән утыра да, егет ятмыйча юынырга да чыга алмыйча, идән уртасында басып, тик торды. Шуннан аяк очларына гына басып, ваннага үтте, җылы су белән тиз генә коенып алды да урынына барып ятты. Ничек кенә арыган, йончыган булмасын, ят урында йоклап китә алмады. Ишек артындагы һәр кыштырдаган тавышка колак торгызып ятуы үзенә бик тә таныш, җан әрнеткеч булып китте. Кайда тагы шушылай аптырап яткан иде әле ул? Ә-ә… Әйе… Интернатта… Мөнирә әби интернатта калдырып киткәч, бүгенгедәй йокысыз төн уздырган иде. Ул вакытта Әмиләгә нибары унбер яшь иде.
…Балачагын якты, кояшлы көндә шау чәчәкле болында йөргәндәй генә итеп хәтерли Әмилә. Аңа җылы, рәхәт, янында әнисе белән әтисе. Алар өчәүләшеп кырда чәй эчә. Печәндә булдылармы, әллә табигатькә чыктылармы, анысын ачык кына хәтерли алмый. Әнисенең корымлы кара җиз чәйнектән чәй ясавы, көлә-көлә нәрсәдер сөйләве, әтисенең кырын ятуы, үзенең әтисе өстендә аунап уйнавы, табын тирәли эт белән куышуы төштә генә булгандай кебек күз алдына килә…
…Әтисе совхозда баш зоотехник булып эшләгән, аннан бер сыер савучыга ияләшеп, азып киткән. Әнисе имеш-мимеш артыннан җиде төн уртасында җәйләүгә барган да, әтисенең УАЗигын теге хатын өе янында күргәч, якындагы урманга барып асылынган. Үзенең гаилә фаҗигасе хакында шушыларны гына белә Әмилә. Мөнирә әбисе шулай гына сөйләде.
Картәнисе – әнисенең әнисе әле яңа иллене генә үткән иде. Бер бөртек кызының башына җиткән киявен күрергә дә, ишетергә дә теләмәде, әлбәттә. Баланы да күрсәтмәде. Яшьлек җавапсызлыгы аркасында килеп чыккан зур бәладән коелып төшкән яшь ирне тупсасына бастыру гына түгел, урамнан үтеп йөрерлек форсат та калдырмады. Әрләп-каргап, хәтта эшенә барып, тузынып йөрде. Әтисе чит өлкә кешесе, бу авылга институттан соң эшкә килеп, әнисенә өйләнеп калган булган икән. Шунлыктан, әллә кайгысыннан, әллә үзе сәбәпче булган бәладән куркып, башын читкә олактыруны хуп күрде. Мөнирә әбисе башта әтисеннән хатлар да, посылкалар да килгәләгән, ди, тик Әмилә ул хакта белми, аңа аларны укыткан, күрсәткән кеше булмады. Берьюлы онытсын да өметен өзсен, дигәндер инде картәнисе. Шулай булды да…
Тик менә картәнисе дә үз мөмкинлекләрен чамаламаган булып чыкты. Әмиләгә тугыз яшь дигәндә, сыер савып утырган җиреннән кан басымы күтәрелеп тәгәрәде дә җан бирде. Шулай итеп, Әмилә картәнисенең ерак кына сеңел тиешле Мөнирә әби кулына күчте. «Үзем кыз тапмагач, сине кызымдай күреп үстерермен дип алып кайттым» – Мөнирә әби бу гамәлен шулай дип аңлатты.
Әнисен сагынуын хәтерләмәсә дә, картәнисен сагынды Әмилә. Аның буш өенә барып, елап утырган җиреннән әллә ничә тапкыр алып кайтты үзен әбисе. Мөнирә әбисе дә яхшы карады аны, аркасыннан сөеп кенә торды, кибеткә кайткан һәр матур күлмәкне, курчакны алып биреп барды. Шәһәрдә интернат-мәктәптә торып укыган малайлары да үз итте бәләкәй кызкайны, ялга кайтканда, аны уртага куеп, кызык күреп карадылар, төрле сораулар биреп сөйләштерделәр, җавапларыннан кызык табып көлештеләр. Һәрберсе юл акчасын кысып, сеңелләренә берәр шоколад, пирожное, укырга төшкәч – төсле каләм, значок, чәч каптыргычы кебек вак-төяк ташыды. Тора-бара Әмилә аларның кайтканын көтә башлады, хәтта иркәләнергә, назланырга да өйрәнде. Шулай итеп, дүрт ир баласы белән яшьли ирсез калган Мөнирә әбинең малайлар дөньясына ямь, наз алып килде ул.
Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, авылда мәктәп булмау сәбәпле, аңа да шәһәргә китәргә туры килде. Мөнирә әбисе аны интернатка алып килеп, солдат казармасыдай озын бүлмәгә кызның яшьтәшләре янына урнаштырып, җайлап-көйләп кайтып киткән иде. Ят урындагы тәүге төнне еларга да кыймыйча, шушылай катып ятып үткәргән иде кызчык…
Башта кыен, авыр, һәрнәрсә ят кебек күренсә дә, монда да өйрәнде Әмилә. Монда әле үзенең ике абыйсы да укый иде, алар көн дә кереп хәлен белеп, ачыкканда тамак ялгатып, саклап-карап тордылар. Бала кешегә күп кирәкмени, дус-иш тә, ахирәтләр дә табылды, уку һәм төрле чаралар барысын оныттырды.
Мәктәпне тәмамлагач, шәһәрдә калып, филология факультетының чит телләр бүлегенә имтиханнар тотты. Мөнирә әбисе дә: «Кыз кешегә иң кулае укытучы булу инде ул», – дип хуплады. Шулай итеп, Әмилә студентка булып китте.
Мөнирә әбисенең малайлары үсеп, егет булып, армия сафларында хезмәт үтеп, бер-бер артлы өйләнешеп, читкә китеп бетте. Соңгы елларда Мөнирә әбисенең саулыгы нык кына какшап, еш зарлана башлагач, төпчек улы Азамат яшь кәләше Зифа белән аның янына күчеп кайтты. Тәүге курсны бетергән җәйдә Әмиләгә бер ай җиңгәсе һәм абыйсы белән генә яшәп торырга туры килде. Уку вакытындагы атна-ун көнлек каникулларда, бәйрәмнәрдә сабакташларыннан язма эшләр, тәрҗемәләр, төрле бәләкәй фәнни эшләргә заказлар алып кайтмый кала иде ул. Бу эшләргә түләү хаклары аның ятимлек пенсиясенә, аз булса да, өстәмә иде. Унтугыз яшьлек кызның башкалар кебек үк матур итеп киенәсе, бизәнеп-төзәнәсе дә килә шул. Бу бер сәбәп, ә икенче сәбәпне Әмилә берәүгә дә, хәтта үзенә дә аңлата алмас кебек. Чөнки, аның уйлавынча, андый хәл, андый сәбәп булырга тиеш түгел. Эш шунда: җиңгәсе аны нәрсәгәдер ошатмады, яратмады шикелле. Икәү генә аш бүлмәсендә кайнашканда, ачык йөзле кебек, ә менә абыйсы яннарына килсә, әллә нишли дә куя, тырт-мырт сөйләшә, юк-барга үпкәли, җикеренә башлый. Ә инде Азамат абыйсы Әмиләгә төбәп эндәшсә, аркасыннан сөйсә яки кирәк-яраклар юнәтергә кирәклеге хакында сүз кузгатса, бөтеләй үпкәләп чыгып китә. Абыйсы аптырап, кәләше артыннан иярә. Менә шушылар күңеленә шик салды, туган йортыдай күреп үскән, газиз булган төягеннән өркетте, биздерде аны. Җитмәсә, соңгы вакытта Мөнирә әбисе дә хастаханәдә генә яши, дигәндәй.
Икенче курсны тәмамлагач, практикасын, вак-төяк эшләрен бетереп, ярты җәйне үткәреп, тагы да шул әбисе йортына кайтты ул. Яшь гаилә аңа шатлангандай да булды. Һәрхәлдә абыйсы ихлас иде. Аның бүлмәсен тегеләр алган, кыз Мөнирә әбисенең түшәген биләде. «Ярый, әнкәй кайтса, берәр җаен табарбыз, ул бүлмәгә тагын бер карават сыя…» – дигән булды абыйсы.
Көяз киленнең көен көйли-көйли, ай ярымлап вакыт узды. Әмилә җиңгәсенең кулын сыер саву, идән-кер юу, яшелчә, бәрәңге утау эшләренә тидермәскә тырышты. Өйдә дә ир белән хатынның сүзләренә кысылмады, комачауламады, хәтта залга телевизор карарга да чыкмыйча, күләгә кебек кенә йөрде. Тик нәрсәседер барыбер килешмәде, ахры. Соңгы көннәрдә Зифа бигрәк көйсезләнде. Ашаганда, Әмиләне күрмәде дә белмәде, иренә дә әштер-өштер җавап бирде, турсаеп тик йөрде. Әмилә гаиләдәге бу мохитнең ни гыйльлә беләндер үзенә кагылышлы икәнлеген сизде, тик сәбәпнең төгәл нәрсәдә икәнлеген генә төшенә алмый иде. Абыйсыннан ачыктан-ачык сорар иде, анысы да кыздан тартынгандай кылана, аулакта бергә калмаска тырыша, качып йөргәндәй тоела.
Йөри-йөри, сызлаган шеш сытылгандай, уйламаган җирдән бу йомгакның да җеп очы күренде. Ул көнне Әмилә, көне буе бәрәңге утап, тузанга баткач, елгага төшеп, су кереп, көтү кайтканчы, тегеләргә текәлеп утырганчы, иртәгә Мөнирә әбигә алып барырмын дип, бераз җиләк, мәтрүшкә җыеп, күңеле күтәрелеп, бакча яклап кына кайтып керде. Азамат белән Зифа, урам ягыннан кермәгәч, аны шәйләми калдылар, ахры. Чәй эчәләр, күрәсең, алачыктан чынаяк, кашык шалтыраган, шыбырдап су аккан тавышлар аермачык ишетелеп китә. Менә абыйсы юаш кына итеп:
– Кит әле, Зифа, юк белән башыңны катырма… – диде.
– Нишләп юк булсын! – Хатыны аны кискен бүлдерде. – Сиңа минем сүзем юк сүзме?! Бәлки үзем дә юктыр, ә?!
– Аптыратасың бит, кем икәнлеген белмисеңме инде…
– Ә кем ул сиңа, кем?! Ул бит сиңа туган түгел. Ярый, бәләкәй чагында үскән, ди, ярый, әниеңә якын, ә сиңа ул сеңел дә, чуртым да түгел. Нәрсәгә монда кайта ул һаман? Сине күрү өченме?
– Монда кайтмый, кая барсын…
– Теләсә кая, тик монда түгел, син мине алып кайтканда, өемдә тагы бер кызым утыра, димәдең.
– Нинди кызым?.. Сеңлем итеп карый алмыйсыңмыни соң, Зифа…
– Юк. Мин сораштым инде, аның сиңа бер туганлыгы да юк. Мин сиңа инәлеп тормам, үзең сайла, соңыннан үкенерлек булмасын.
– Юләр сүз! Нинди сайлау, нәрсә сөйлисең син, Зифа?!
– Мин аңа бала табам дип йөргән булам, ә ул мине мыскыл итеп… Ике хатын белән яшәрсең, бәлки!
– Вот дура! – Шулай дип, Азамат җенләнеп, алачыктан килеп чыкты да ишек тоткасына кулын сузган килеш катып торган Әмиләгә килеп бәрелде. Һәм шунда ук ишек бәреп ега язган кызны иңбашыннан тотып алырга өлгерде, тегесе дә егылып китмәскә тырышып, аның беләгенә ябышты. Карашлары очрашты. Ирнең күзләрендә газап, кызгану, оят чаткылары биесә, кызның карашында курку катыш әрнү иде…
Болай гына бирешергә теләмәгән Зифа да ире артыннан ияргән икән. Азамат белән Әмиләне бер-берсенә тотынып торган бу мизгелгә ул да шаһит булды. Күрүгә: «Кочаклашкач үбешегез дә инде», – дип ысылдады да тузынып, өйгә кереп китте. Азамат ут капкандай, тышка атылды. Ә Әмилә исә буыннары йомшарып сыгылып төште. «Менә нәрсәгә ачуланышканнар икән алар… Җиңгәсе аны абыйсына көнләгән… Абыйсына!.. Нишләп сеңел булмасын… Кем булсын тагы?! Ай Ходаем, ничек оят… Юләр хатын… Нишләргә инде хәзер…»
Болай утырырга ярамый иде. Кыз торып басты, капыл ачуы кабарды, гарьлеге, горурлыгы бәреп чыкты. «Нишләп тора әле ул, китәргә кирәк моннан! Хезмәтчемени ул, бәйләп куелганмы?! Хәзер үк чыгып китәргә кирәк!» Шушы давыллы уй белән йөгерә-йөгерә җыенды, күзенә күренгән киемнәрен йомарлап, сумкасына тыкты, ашык-пошык юл киемен киде, әштер-өштер чәчен рәтләде дә кызу-кызу атлап, авылдан бер-ике чакрым читтәге олы юл тукталышына юнәлде.
Озак торды ул тукталышта. Ул арада күк йөзен җайлап кына басып алган болытлар көйләп, яңгыр башлап җибәрде. Ярсуы басылган кыз да, хәлнең бөтен тирәнлеген, асылын төшенеп, яңгырга кушылып үксеп-үксеп елады. Комачаулаучы да, юатучы да, жәлләүче дә, хәтта кайгысының шаһиты да булмады. Күз яшьләрен берәү дә күрмәде. Тәүге тапкыр үзен чын ятим итеп тойды шушы вакытта Әмилә…
Пәрдәсез тәрәзәдән туры төшкән якты кояш нурлары уятты кызны. Үзе уянса да, зиһене уянып җитми, ят бүлмә түшәмендәге нәзакәтле шәмдәлгә төбәлеп, бераз ятты да сикереп торды. «Аһ, кеше өендә төшкәчә йоклап ятканмы әллә?! Таңнан торып чыгып китәрмен дигән иде бит». Кыз ипләп кенә басып, ишеккә килеп, колагын куеп тыңлады. Теге якта тавыш-тын юк. Ул да йоклый микәнни әле? Ишекне чак кына ачып, аш бүлмәсенә күз салды. Караса, хуҗадан җилләр искән. Раскладушкасы җыеп, читкә куелган. Ванна бүлмәсендә дә юк. Кыз коты очып, ишеккә йөгерде. Уф-ф, анысы эчтән ачыла икән…
Әмилә мыштырдамаска булды, төш вакыты җиткәнче йоклап ятуы да җиткән. Тиз генә ваннага кереп юынды, чәчен-башын рәтләде, сумкасыннан җәйге күлмәген алып, үтүк табып үтүкләп киде, аяк киемнәрен сөрткәләде. Ул арада йозак-ачкычлар чылтырады да, ишек ачылып китте. Бер кулына зур карбыз, икенчесенә азык-төлек тутырылган зур пакет тоткан хуҗа килеп керде. Ишекне аягы белән этеп ябып, кичәгечә аяк киемен салмыйча, аш бүлмәсенә үтте. Анда шатыр-шотыр китереп, нәрсәләрнедер ертып-каерып ачты, шыбырдатып юды, шак-шок телде, тукылдатып, өстәлгә тезде дә, аяк тавышына караганда, залга юлланды. Диван почмагында башын иеп тыңлап утырган кыз карашын күтәргәндә, тегесе каш астыннан сөзеп карап тора иде.



