Күңелем җылы тели

- -
- 100%
- +
– Прошу к столу! – Егет көлемсерәгәндәй итте.
Әмилә, үзен үтереп үгетләгәндәй, кулларын чәбәләндереп сикереп үк торды:
– Юк-юк, рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез. Мин сезнең кайтканны гына көтеп утырам, хәзер китәм дигән идем… Рәхмәт сезгә барысы өчен дә…
Тегесе кызны тыңлап та тормый, кухняга юнәлде. Минем эшем тәкъдим итү диюеме, әллә минем әйткәнем һичшиксез үтәлергә тиеш дигәнне аңлаттымы – Әмиләгә аңа иярүдән башка чара калмады. Егет үтеп барышлый өстәл астыннан бер утыргычны тартып чыгарды да, үзе түргәрәк үтеп, икенче урындыкка иркенләп утырды һәм кыюсыз гына кухняга керүче кызны баштанаяк күздән кичерде. Кичәге чәче-башы тузган, күз-борыны кызарган, өс-башы таушалган кыз түгел иде бүген аның алдында. Чәчен шома итеп тарап, баш түбәсенә җыеп, купшы итеп кыстырып куйган, аерым чәч бөртекләре сирәк-саяк дулкынланып, зифа муенына төшеп, ачык тәрәзәдән кергән җилгә талгын гына тирбәлеп тора. Матур гәүдәсенә күк болыт төсендәге килешле җиңел күлмәк киеп җибәргән. Фил сөягеннән оста куллар сырлап эшләгән шикелле, ак нәфис битенә кечкенә туры борыны белән кабарынкы иреннәре бигрәк купшы төс бирә, ә инде зур кара күзләренең балаларча ачык карашы дөньяга бүген тугандай аптырап, хәйран калып карагандай. Гомум алганда, бу кыз Ринатка кыйммәтле кытай статуэткасы кебек күренде. Бала чагында әнисенең йокы бүлмәсендәге затлы җиһаз өсләренә тезелгән шундый сыннарны тотып карап, еш тиргәлә торган иде. Ак фарфордан искиткеч нәзакәтле итеп эшләнгән, бармак белән төртсәң дә, уалып төшәрдәй булган бу сыннар Ринатка терелеп китәр кебек тоела иде.
Әле килеп, шул сыннарның берсе алдында торадыр, дигән уй үзенә дә кызык тоелып, күңелле булып китте. Кызның сагаюлы карашын тотып, киң итеп елмайды да:
– Әйдә, адәмчә тамак ялгап алыйк та… китәрсең, – диде.
Әмилә кыенсынып кына, алдындагы ризыкларга күз салды. Барысы да кибетнеке, ярымфабрикат, шулай да тәмле исләр чыгарып, авызга алганны гына көтеп яткандай. Карбыз да өлгергән икән…
Әмилә азыкка үрелде.
– Тулай торагыңдагы ремонт бүген-иртәгә генә бетми әле…
Кыз ашавыннан туктап, егеткә төбәлде.
– Шулай да сентябрь башына өлгертәбез, диләр, – дип тәмамлап куйды теге.
– Кем әйтә?..
– Комендант.
– Нинди комендант?..
– Ну, сезнең общакның коменданты.
Кыз бөтенләй аптырап калды:
– Син… сез аны кайдан беләсез?.. Әй, танышыгызмы әллә?..
– Иртән кереп таныштым.
– Нишләп… таныштыгыз?..
– «Нишләп тә нишләп», сиңа кирәк түгелмени ятак?
– Кирәк булса соң, сезгә нигә борчылырга?
– Борчылган юк, шулай да сораштым инде, гафу итегез, әгәр сездән рөхсәт алмаган булсам. – Егетнең ирен читендә мыскыллы елмаю ишарәте чагылып калды.
– Имгәк булдым инде сезгә, гафу итегез… – Кыз чынлап уңайсызланды.
Карбыз кисәгенең кабыгын әйләндергәләп утырган кызга бераз текәлеп карап торгач, егеткә ул жәл булып киттеме, тавышына йомшаграк тон бирергә тырышып дәвам итте:
– Әмилә, әйдә, ачыграк сөйләшик әле. Аңлавымча, син катлаулы хәлдә калгансың, шулай бит…
Кыз «әйе» дә, «юк» та димәде, әмма аның башын тәрәзә ягына борып тынып калуы үзе үк җавап иде. Егет моны үзенчә аңлады:
– Әмилә, миннән куркырга да, оялырга да кирәкми, һәрхәлдә әле түгел… Дөресен генә әйт әле: сиңа нинди ярдәм кирәк?
Йомшак караш, җылы сүз… Болай да чак тыелып торган кызга шул гына җитми иде инде… «Елап җибәрмәскә, тик еламаска! Монда түгел!» Ул бөтен ихтыярын җыеп, үзен кулга алды һәм бер дә исе китмәгән кыяфәттә көлемсерәп, егеткә туры карарга көч тапты:
– Сез хәйрия оешмасыннанмы, әллә Робин Гудмы? Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен дә зур рәхмәт, миңа төшке автобуска өлгерергә кирәк.
Кызның болай сөйләшүе егетнең дә теңкәсенә тиде, күрәсең, ул да әллә ни ялынып тормаска булды: «Кирәкми икән – кирәкми, әйдә, юлында булсын!»
– Ну, үзең кара… Әйдә, алайса вокзалга төшерәм.
Вокзалга кадәр берсүзсез бардылар. Машинадан чыкканда, Әмиләнең ихлас итеп: «Рәхмәт! Сау булыгыз!» – дигәненә дә егет: «Ярый», – дигәнне белдереп, баш кына какты да кузгалып та китте. Күз ачып йомган арада борылышка кереп югалган машина артыннан «Үпкәләде, ахры…» дип уйлап карап калды кыз.
* * *Әмиләнең кинәт килеп төшүенә ахирәте Рәмилә дә, аның әти-әнисе дә аптырамады, киресенчә, күптән көтелгән кунак килгәндәй шатландылар гына. Әйтерсең лә аның килерен белеп торганнар.
– Ябыгып беткәнсең әллә… йончыгансың… – дип, Рания апа әле Әмиләнең аркасыннан сөйде, әле: – Рәмилә, бытылдамый тор әле, ашарга хут бир кешегә, – дип, ачуланмый гына, такылдап хәбәрләрен тезгән кызын тыйды. Рәхәт тә, кыен да иде Әмиләгә. Елыйсы да, көләсе дә килде. «Нишләп аңа да шушы гаиләдә тумаска иде…»
– Ничә көнгә син? Әмилә, дим, ойыйсың әллә… – Ахирәтенең иңбашыннан этеп, челтерәтеп көлеп җибәрүенә кыз уянып киткәндәй итте дә, актык батырлыгын җыеп, калтыранган тавыш белән хуҗабикәгә:
– Рания апа, рөхсәт итсәгез… Укулар башланганчы, сездә яшәп торырга булмас микән… – диде.
Әниле-кызлы бер мәлгә тынып, мәгънәле караш белән алмашкач, икесе бертавыштан:
– Нишләп булмасын! – дип кычкырып ук җибәрделәр.
Ахирәте килеп кочаклап та алды:
– Әмилә, су керербез, танцыга, костёрга йөрербез!
Рания апа да икенче яктан килеп басты:
– Бернәрсәгә дә борчылма, акыллым, күпме кирәк – шуның кадәр тор, син, ни, монда күптән үз кеше инде, – диде, аннан ачык тәрәзәдән иренә эндәште: – Морат, мунча ягып җибәрче, бала юлдан бит.
«Бер… бер… бер-ике-өч! Бер… бер… бер-ике-өч!» Ринат үзенең бөтен көчен салып эшләмәвен белә. Нигәдер зиһенен җыеп ала алмый. Кичә дә шулай булган иде, элекке көнне дә… Моны тренер да сизеп-күреп йөри. Әледән-әле үзәк рингтагы боксёры ягына сынаулы карашын ташлап ала, йә бөерләренә таянып текәлеп тора да, канәгатьсезлеген белдереп, башын чайкап, авыз эченнән мыгырдап китеп бара. «Сүгенә…» дип уйлый Ринат һәм үзе дә эчтән сүгенеп, җан көченә капчыкны төя. Тик, түгел, түгел… Тиешенчә түгел… Көндәгечә түгел… Бу хәрәкәтләр, бу елдамлык профессиональ сугышчыныкы түгел!
– Так! Бәйрәмов! Что за чепуха?! – Павел Петровичның таләпчән тавышы дәү залны гөрселдәтте. – В чём проблема?!
– Шайтан белсен… – Ринат тыңлаусыз «чукмарларын» аска төшереп, мыгырдаудан башка җавап тапмады. Үзен рентген шикелле үтә күреп торган тренерын нәрсә дип алдасын инде ул?
Павел Петрович, кулы белән генә изәп, егетне үзе артыннан әйдәде дә кабинетына юнәлде.
– Авырыйсыңмы? – Тренер туры сорап, туры җавап көтте. Алар шулай өйрәнгән, тәртип шулай.
– Юк шикелле…
– Авырыйсыңмы?!
– Юк.
– Алайса, мин сине аңламыйм, Бәйрәмов, ринг алдыннан ул нинди эленке-салынкылык? Без сиңа күз терәп торабыз, сиңа карап, башкалар эшли. Өченче көн бит инде, ни кылануың?! Минем йөрәк авырта башлады… Өйдә берәр нәрсәме әллә?
– Юк… Өйдә барысы да әйбәт.
– Димәк, мин борчылырдай сәбәп юк?
– Юк.
– Сәбәп юк икән, борчыма бабаеңны, улым. Беләсең: миеңне тренировкадан башка уй биләргә, тренировкадан башка эшең булырга тиеш түгел. Эчү-тарту, кайдадыр төн уздыру, хатын-кызлар синең өчен түгел… әлегә. Кыскасы, сиңамы аңлатырга, үзең яшьләрне өйрәтәсең. Без аңлаштык, шулай бит?
– Шулай.
– Алайса, улым, бүгенгә кайтып ял ит. – Тренер шәкертенең карышырга теләгәнен аңлап, тавышын күтәрә төште. – Күреп торасың, син бүген барыбер сугышчы түгел. Кайт, йокыңны туйдыр һәм иртәгә сәгать сигездә сау-сәламәт булып алдыма бас. Хуш!
– Хушыгыз, Петрович! – Ринатка, теләр-теләмәс булса да, урыныннан кузгалудан башка чара калмады. Яңа күнекмәгә йөри башлаган малайдай, үз-үзен кулга ала, акылы белән көчен бер ызанга төшерә алмый азаплануыннан, һич юктан тренерын борчудан оялды, ачуыннан уртын чәйнәде. «Нәрсә мәмәйләнә әле ул? Ул – клубның „тимер йодрыгы“, ике тапкыр Дөнья чемпионы булырга өлгергән сугышчы әллә көчсезләнәме? Спортчыларны көч-куәт ташлый дигәннәре әллә шушылай башланамы икән? Авырый дисәң, үзен сәламәт тоя… Нигә зиһене таркау әле… Нигә? Нигә?..»
Күнекмә киемнәрен салып ташлап, үзеннән үч алырга теләгәндәй, тешен кысып, җилкәсе тоймый башлаганчы салкын душ астында торды да тәне кызышканчы каты сөлге белән ышкынгач киенде. Атаклы чемпионның борын очындагы чемпионат алдыннан тренировкадан эңгердә үк кайтырга чыгуына күпләр авыз ачып карап калды. Ринат аптыраулы карашларны аркасы белән тойды, бу аның ачуын тагы да ныграк кабартты. «Алар хаклы… хаклы, әлбәттә… Ә ул – дурак!»
Тренерның сүзеннән чыкмаска булып, кайткач та йокларга ятты. Ул Петровичның инструкциясе, тәртибе, планы белән яшәргә, хәрәкәт итәргә өйрәнгән инде. Һәрвакыт ул кушканча эш итте һәм бервакытта да оттырмады. Тренер кушкан вакытта торды, ул язган меню буенча тукланды, аның көн тәртибе белән яшәде, тиешенчә авыр, тиешенчә җиңел атлетика белән шөгыльләнде, йөгерде, йөзде, чыныкты, кирәкле вакытта азыктан баш тартты, күңел ачудан чикләнде, тәнен генә түгел, акылын да тәртипкә буйсындырырга өйрәнде һәм хәтта уйламаска кирәк вакытта уйламый да булдыра ала иде… Соңгы көннәргә кадәр.
Егет күзләре талганчы, түшәмгә карап ятты, аннан йөзтүбән әйләнде, янә түшәмгә текәлде. Кыскасы, йокысы качты. Нәрсә булды аңа? Чемпионат алдыннан шулай йөрәксенәме? Алай дисәң, дөньякүләм ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел, тәүгесендә дә болай ук кыланмаган иде әле. Бәйгегә кадәр өч ай бар. Өч ай буена болай ятса… Нәрсә сизенеп моңая аның күңеле? Нәрсә булды әле соңгы вакытта? Һәм ул инде ничәнче кат үз-үзенә шул сорауны бирә дә моннан биш көн элек булган хәлләрне кабат-кабат күз алдыннан үткәрә. Аннан инде ничәнче тапкыр: «Фу-у, тиле, шул бер авыл кызы юлдан чыгардымы сине?..» – дип көлеп куйган була. Аннан тагы, ирексездән, аш бүлмәсенең бусагасында уңайсызланып кына басып торган зәңгәр күлмәкле кызны, аның мәрмәрдәй ак йөзен, кара күзләрен, чәч бөдрәләрен, «Сез Робин Гудмы әллә?» дип, гамьсез көлүен күз алдына китерә дә: «Юк ла инде, булмас!» дип, кирәкмәгән уйларын куарга теләгәндәй, башын чайкый.
Ринатның шул пешмәгән авыл кызыннан күпкә чибәррәк, купшырак кызларны күргәне бар. Һәм күргәне генә дә түгел… Үсмер чагыннан кыз-кыркын аның муенына үзе асылына. Кызлар гына булса, бер хәл, үзен ир-ат игътибарын җәлеп итәрдәй дип санаган ханымнар да очрашу тәкъдим итә, хәтта эзәрлекли. Аның хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләре дә эшлеклелеккә көйләнгән: ике як та үз кирәген ала да ризалашып аерылыша. Җитдирәк мөнәсәбәт эзләгәннәрдән ул кача иде. Әлбәттә, хәзер дә очрашкан кешесе юк түгел, аны да билгеле спортчының игътибары белән кыйммәтле бүләкләре канәгатьләндерә әлегә. Җитмәсә, кыз үзе әйтмешли, җитди мөнәсәбәт, җаваплылык, гаилә – аның өчен түгел. Ул, янәсе, ир-ат соклансын, яратсын өчен яратылган.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



