Бәллүр тозак

- -
- 100%
- +
– Син нәрсә, бер эш майтардым дип, күпме йокларга җыенасың? Монда бер «мутный клиент» нарисовался. Синең ярдәмең кирәк. Кил давай!
– Рәт юк әле. Килә алмамдыр. Планлаштырган җирләргә дә барасы бар.
– Ничек инде килә алмамдыр? Син андый штучкаларыңны оныт! Кирәк, димәк, киләсең! Минем сиңа берәр вакыт «Юк!» дип әйткәнем бармы?
Китте инде Айваз эшенә. Руслан аңлатса аңлата белә ул кемнең кем икәнен:
– Чучка булганчы эчмәскә кирәк эчә белмәгәч! – дип, урынына тиз күрсәтте.
Очрашуга «мутный клиент» белән эш турында сөйли дә башлады.
– Руслан, минем грамм да баш эшләми. Туктап тор әле. Әйдә иртәгә, ә?!
– Җилкәңдә утырган буш тубалны күтәреп, миңа тагылып йөрүең кирәкми миңа. Давай, эч менә моны.
Руслан машина бардачогыннан алып, нәни генә шешәдән нәрсәдер салып бирде. Укшуын көчкә тыеп эчте Айваз. Дусты дөрес әйткән икән: берничә минуттан гәүдәсенә рәт керде, кәеф күтәрелде, хәтта баш шәрифләренә уйлау сәләте кайтты.
– Киттек! К труду и обороне готов!
…Икенче көнне күзен ачуга үзен ят фатирда, ят юрган астында күреп аптырап китте. Шаккатудан ничек сикереп торып утыруын да сизми калды. Тик чигәсенә чүкеч белән суккандай, кискен авыртудан ыңгырашып, кире мендәргә ауды.
– Уяндыңмы, Айвазик!
«Айвазик» күз алдында биешкән шайтаннар аша күрә карап, ишек төбендә челтәрле төнге күлмәктән генә басып торган Тәнзилә апасын күрде. Беренче уе «Беттем!» булды.
3
Нигә «Беттем!» дип уйлады соң әле ул? Анысын үзе дә белми. Тик башына килгән тәүге уй хак та шушы иде. Аннан Сиринә белән озаклап аңлашулар… Чынлыкта кайда кунып кайтуын белсә, Сиринә, бәлки, шул көнне үк катгый карарга килгән булыр иде. Ярый әле вакытында Руслан белән сөйләшеп, алиби әзерләргә башына килде. Сиринә алдында Айвазга соңгы вакытта бик еш салып йөргәне, вакытында эштән кайта белмәгәне өчен генә акланасы булды. Аннары Сиринә ике айга Мәскәүгә укырга китте. Шушы ике ай харап итте дә инде аларның тормышын. Чәлпәрәмә китерде. Үзен кызганганда, Айваз гел шушы ике айны каһәрли. Үзеңне гаепләргә дә көч кирәк бит.
Беренче тапкыр Тәнзилә ятагында уянып киткәч, аңа бик оят булган иде. Беренчедән, кичтән үзен ничек тотканын, ниләр булганын хәтерләми. Икенчедән, Сиринә! Сиринәкәй, син җүнлерәк, тугры иргә лаек бит!
Тәнзилә апасы вөҗдан газабын кичереп тормады кебек. Ашатты-эчертте дә тозга кергән күршесен озаткандай: «Бар инде, хатының янына кайт!» – дип чыгарып җибәрде.
Теге ике ай… Үзен берәү дә көтмәгән фатирга баштагы көннәрдә тәүфыйклы мулла песие кебек вакытында кайтып йөрде әле ул. Сиринә әзерләп калдырган пилмән, котлетларны ашап бетерде. Әбисе: «Тамагыңны туйдырып китәрсең», – дип, берничә тапкыр шалтыратса да, барасы итмәде. Ул Айваз турында барысын да беләдер кебек тоелды. Менә шул чагында аяк өсте коры-сары белән, йә кафе-ресторанда тамак туйдырып йөргән Айвазны Тәнзилә узып барышлый гына фатирына чакырды. Узып барышлый гына булса да, өстәл мулдан, ризыклар затлыдан иде. Хуҗабикәнең кулы кулга, теле телгә йокмый. Үтеп-сүтеп йөргәндә, борынга бәрелгән хушбуй исе дә бер-ике рюмкадан соң бик ымсындыргыч тоела башлады. Йокы бүлмәсендәге сихри музыка, сизелер-сизелмәс кенә каяндыр сирпелгән сүрән яктылык, тәнне агымсудай иркәләгән урын-җир барысын да оныттырды.
Санаулы вакытлар сизелмичә дә үтте. Тәнзилә ападан «матурым» а әйләнгән мут хатын риэлтор эшенә генә түгел, башка эшкә дә бик маһир булып чыкты. «Кырык дүрттә, кырык биштә кызның дәртле чаклары» диләрме әле? Бер ай үтүгә Айваз үзенең ир солтаны, мачо икәненә тәмам ышанып беткән иде.
Курслар тәмамланырга атна-ун көн калганда, Сиринә: «Зачёт эшләре тапшырасы бар, әзерләнергә кирәк, бу атнада кайтып булмас», – диде.
Акылы белән Айваз аның тизрәк кайтуын тели. Соңгы вакытта үзенең кылган гамәлләренең дөрес түгеллеген чамалый. Тик ниндидер ымсындыргыч бер көч аны тагын Татьяна-Тәнзиләнең тозак-кочагына китереп ташлый. Сиринә кайтса, аңа бу тозактан ычкыну җиңелрәк булыр иде кебек. Үзе генә калган вакытларда ул хыянәткә бүтән бер дә бармас сыман. Тик эштәге күп проблемаларны Тәнзилә белән бергә чишеп, ярыйсы гына акча тәмен татырга өлгерде Айваз. Моның белән кемгә бурычлы икәнен дә белә. Соңгы ике ай бигрәк тә төшемле булып, өр-яңа иномарканы иярләргә дә шушы хәйләкәр хатын булышмадымыни? Дөрес, әле түләнеп бетмәгән. Хәзер бөтен кеше кредитка ала. Түләнер әле. Шуңа күрә кайчагында, күңеле тартып бетермәсә дә, Тәнзилә апасы белән очрашуларга чыгудан, кирәк чагында каядыр алып барудан баш тарта алмый шул… Һәм көннән-көн татлыга алданып, тозакка эләккән чебен сыман аның пәрәвезенә ныграк кереп бутала бара.
Сиринәне каршыларга тиешле көнне ул, азык-төлеген мулдан алып, өенә иртәрәк кайтты. Исәбе – фатирны тәртипкә салып, хатыны кайтуга тәмле ашлар пешереп, вокзалга төшү иде. Ике көн кайтып кермәгән фатирының ишеген ачып керүгә борынына хатынының яраткан хушбуй исе килеп бәрелде. «Сиринә кайткан! Их, кешечә каршыларга өлгермәдем», – дигән уй сызылып үтте.
– Сиринәү! Алдан кайттыңмыни? Нигә хәбәр итмәдең?
Аңа тынлык кына җавап бирде. Туфлиен салып тормыйча, Айваз кухняга узды. Монда тәртип. Плитә өстендә кастрюль белән аш, табада ул яраткан итле ризык. Тик Сиринә үзе генә юк. Аш та инде күптән суынган. Мөгаен, кичтән әзерләнгән булгандыр. Тик берәү дә аны башлап ашамаган.
– Мине көткән. Ә мин?
…Кичә алар саубуллашу төне уздырдылар. «Матурым» ул төнне онытылмаслык итәргә тырышты. Ә Айваз күңеленнән аның соңгысы булуын теләде. Тәне теләгән чагында да җаны барыбер карышты әле аның. Тик Тәнзиләгә каршы килергә үзендә көч таба алмады.
4
Әйе, унике ел диген. Үткән дә киткән. Кем иде дә бүген кем ул? Кайсы Айваз күбрәк ошый аңа? Ул төгәл белә: кодрәтеннән килсә, стипендия аласы көнне көтә-көтә, юмартрак группадаш кызларның бәрәңге кыздырганын чамалап, кухня тирәсен сагалый-сагалый уздырган кичләрне кире кайтарыр иде. Иртәгә буласы зачёт-имтиханнан куркып, тик әзерләнергә көч тапмыйча, иртәгә күрәселәрен Ходайга тапшырырга яратучы һәм еш кына аннан рәхим-шәфкатенә ирешүче бүлмәдәшләре белән уздырган көннәргә әйләнеп кайтыр иде. Чөнки ул чакта барысы да алда иде шул. Хыяллар алсу иде.
«Гомер итү урам аша кичү түгел» дигәнне күп тапкырлар ишеткән булсалар да, аның һәр борылышында күпме мәкер сагалап торуы турында күз алдына да китермиләр иде бит әле ул яшьләр.
…Ә Сиринә аннан берни турында да сорамады. Низаг та чыгармады. Бары үз эченә генә бикләнде. Айваз, өйдәге җансыз тынлыкка үзе гаепле булганын аңлап, озак эндәшмәде. Кеше хатыны кебек кычкырсын, ачулансын иде ичмасам. Ул да аягына егылып, гафу үтенер иде. Давылдан соң тынычлык килер, дуслашырлар, элеккечә матур итеп яши башларлар иде. Ә болай? Мондый очракта нишләргә кирәген белми Айваз. Бәйләнергә сәбәп тә юк. «Нигә сөйләшмисең?» дияр иде – Сиринә сөйләшә, хәтта елмаерга да тырыша. Күзләре генә моңсу. Бәйләнми. Хәтта кайчак соңга калырга туры килсә дә. Хәзер инде Айваз үзе дә андый чакларда кисәтеп куярга тырыша. Төннәр дә элеккечә уза. Кебек. Тик Сиринәнең тәне генә, ул кагылуга җыерылып килә, хәтта ниндидер бер салкын дулкын да йөгереп узгандай тоела Айвазга.
Айваз давыл алды тынлыгына охшаган мондый халәттән туя башлады. Аңлашасы килеп, сүз башламакчы булды. Тик торганнан гафу үтенә, баш иеп, беренче сүз башларга тәкәбберлеге комачаулады. Ә хатынына кулга тотып бәйләнердәй сәбәп тапмады.
Ныгытып эзләсәң, сәбәп табыла икән ул. Ял көннәренең берсендә алар белән янәшә фатирда яшәүче ике кечкенә балалы гаилә бөтен подъездны уятырлык итеп шаярышып, көлешә-көлешә, урамга чыгып баралар иде. Ир белән хатын ул арада ни сәбәпледер үзара ачулы гына бәхәсләшеп, кычкырышып та алдылар. «Әнкәсе, әткәсе» дигән булып, подъезд ишек төбенә килеп җиткәнче инде татулашырга да өлгерделәр. Алар артыннан төшүче Айваз белән Сиринәгә, ирексездән, шуларның шаһиты булырга туры килде.
«Балабыз булса, без дә озаклап үпкәләшеп йөри алмас идек». Бу уй Айвазның күңеленә кереп утырды. Тора-бара килеп чыккан хәлнең сәбәбе нәкъ менә шунда кебек тоела башлады. Чыннан да нигә балалары юк соң әле аларның? Башта Сиринәнең институтны бетергәнен көттеләр, аннары аспирантурада укыды. Аннан фатир кирәк булды. Дөрес, Айваз үзе бер тапкыр да бала сорамады. Ыгы-зыгылы тормышына яшь бала да килеп керсә, ул ничегрәк үзгәрәсен күз алдына китерә алмый, үзгәртергә теләге дә юк иде. Алар Сиринә белән иртән икесе ике якка чыгып китәләр дә кич, кайвакытта хәтта бик соң гына очрашалар. Ашыйлар-эчәләр, кайчагында көннәре ничек узганын бер-берсенә сөйлиләр дә һәркем үз дөньясына чума: Сиринә – компьютер артына, Айваз диванга, телевизор каршына. Еш кына үзенә дә эш буенча шалтыратулар кич буе тынып тормый. Бу көнгә кадәр Айваз өчен баланың булу-булмавы мөһим түгел иде. Сиринәнең кибетләрдә балалар киеме бүлеге яныннан тыныч кына узып китә алмавын, балалы кешеләргә кунакка барса, балалар белән әвәрә килергә яратканын күрә иде югыйсә.
– Барасың да утырасың шул компьютер төбенә. Эшеңнән башка берәр нәрсә турында уйлый аласыңмы син? – дип сүз башлады ул көннәрнең берендә.
Чираттагы «фатир туристлары» белән (риэлторлар телендә фатирлар карап йөрер-гә яратучы, тик бер вакытта да сатып алмаучы кешеләр шулай атала) көн буе йөреп, бернигә ирешә алмыйча теңкәсе корыган Айвазга хатынының иртәгә буласы лекциясенә әзерләнергә утыруы ошап бетмәде.
– Нидер кирәкме әллә?
Сиринә иренең кинәт кенә тупаслануына гаҗәпләнеп, урыныннан торды.
– Кирәкми. Берни дә кирәкми миңа. Минем бөтен нәрсәм дә бар. Тик берсенең дә куанычы юк.
Хатыны болай сөйләшүгә әзер түгел иде. Ул иренең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый алмый гаҗиз булды.
– Куанычы булсын өчен мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң?
– Белмим. Бәлки син беләсеңдер. Син бит хатын-кыз.
Айвазның башында Сиринәнең күңелен җәрәхәтлисе килү теләге туды. Үз гаебен кемдер өстенә аудару, аннары аның газаплануын күреп, шуннан тәм табу… Нигә ул гына газапланырга тиеш әле? Күпме берни дә булмагандай яшәп була? Булды бит! Нигә сабыр хатын булырга тырыша ул? Нигә фәрештә булып уйный?
– Юк. Мин белмим. Бәлки син әйтерсең?
– Ә синең үзеңнең миңа берни дә әйтәсең килмиме? Килмәгәч, нигә Мәскәүдән кайтканнан бирле шәүлә шикелле йөрисең?
Сиринә дәшмәде. Акыллы, сабыр хатын булу кыен бу дөньяда. Акыл янына шуны яшерердәй хәйләкәрлек тә кирәк. Чөнки кайбер ир-атлар яннарында үзеннән акыллы хатын-кыз булуны авыр кичерә. Хәйләкәр була белмәсәң, ахмакларны тыярдай тупас көч кирәк. Сиринәдә берсе дә юк иде.
– Безнең яшьтәгеләрнең инде икешәр баласы үсә. Ә безнең… Уку, уку, уку… Эш, эш, эш… Мин кем өчен дип көне-төне чабам соң?
– Айваз, син бүген нигә минем белән алай сөйләшәсең?
– Ничек сөйләшим соң? Мәет чыккан өй сыман безнең фатир.
Сиринә сүзсез калды. Аннары торып әйләнеп килде. Иренә нәрсәдер әйтәсе килгән кебек күзләренә томырылып карап торды да кире борылып китте.
– Юк, юк… Мин дөрес ишетмим бугай. Син бу сүзләрне миңа әйтергә тиеш түгел идең.
– Нинди сүзләрне?
– Әллә мин бала теләмимме? Мин әллә кайчаннан бирле телим. Ә синең әле ул турыда беренче тапкыр авыз ачып әйтүең. Уку ул сәбәп кенә иде. Әгәр балага узсам, күптән таба идем инде мин аны.
– Анысына мин гаепле түгелдер дип беләм.
– Син бугай шул. Мин инде Казанда да, Мәскәүдә дә берничә табибка күрендем. «Сәбәп синдә түгел. Ирең тикшеренсен», – диләр. Мин ничек сиңа йомшаграк итеп әйтим икән дип, сүз башларга кыймый йөри идем.
Бусына инде Айваз әзер түгел иде.
«Минем дә үз балаларым булыр әле». Йа Ходай! Каян килеп керде бу уй аның башына? Инде күптән бу фикерне башыннан чыгарып ташлап, язмышы белән килешеп яши башлаган кебек иде бит! Бала!!! Сиринә белән сөйләшкән, тик һич кенә дә уртак фикергә килеп, алга таба бер җан, бер тән булып яшәп китә алмаган кич…
– Барыйк, Айваз җаным, табибларга! Мин тикшерендем, син дә тикшерен. Кирәк булса дәваланырбыз. Бала кирәк миңа, бала! Зинһар, сүземне тыңла.
Сиринә елап ялынды. Айваз аның саен үзенекен сукалады. Гаеп анда түгел, имеш.
– Бала кирәк миңа, Айваз! Барысын да кичерәм. Мин Мәскәүгә киткәнче булганнарын да, мин анда чакта нишләп йөргәннәреңне дә – барысын да беләм. Алар үткәндә калсыннар. Бүтән син дә аларга әйләнеп кайтма, мин дә онытырга тырышырмын. Булачак балаларыбыз хакына тыңла!
– Синең кичерүең кирәкми миңа. Беркая да бармыйм. Бер җирдә дә дәваланмыйм. Мин нормальный мужик. Бала таба алмыйсың икән, синең миңа кирәгең юк!
Артык киткәнен үзе шунда ук чамалады. Тик әйтәсе әйтелгән иде инде. Айваз мең дә беренче мәртәбә Сиринәнең үкси-үкси ялваруын хәтеренә төшерә, үзеннән чиркана, тик үткәннәргә юл юк шул инде.
– Әгәр телисең икән, бала тугач, яраткан кешең янына китәрсең. Тотмам. Бала кирәк миңа синнән, Айваз, бала!..
Соңгы вакытларда, Сиринә шушы сүзләрне әйтеп, төшләренә кереп йөдәтә. Бары тик төшләрдә генә шул. Хатыны Айвазның хыянәтен авыр кичерде. Әмма түбәнсенмәде. Иренең җен алыштыргандай кире бәндәгә әйләнүен, акча эшләп йөрүен сәбәп итеп, кайтса, салмыш кайтып, көне-көне белән бөтенләй кунарга кайтмыйча, үзенчә мыскыл итүенә түзеп-түзеп карады да, бернигә дә дәгъва белдермичә, бары киемнәрен генә алып, әти-әнисе янына кайтып китте.
Әйе, Сиринә китте.
Ничек болай килеп чыкты соң әле? Ничек вакытында акылына килә алмады да, кылган ялгышларын төзәтә алмады Айваз? Буш өйгә кайтып кергән беренче кичне аның бүре булып улыйсы килде. Ярата иде бит ул хатынын. Хөрмәт итү белән бергә ярата иде. Әйе, түгәрәк бәхет касәсен беренче булып ул чатнатты. Әйе, белә, гаебен таный. Тик ялгышны төзәтергә мөмкин иде бит. Сиринә үзе үк: «Мин онытырмын, син дә оныт», – диде.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



