- -
- 100%
- +
Ис! Истән икән бит, истән! Нарат исе, чәер исе ләбаса! Саф, тәмле, салкынча нәфис ис.
Чәер исен моңарчы да иснәгән бар иде. Кояш кыздырганда нарат урманына килеп керәсең – куе чәер исеннән хәтта башларың әйләнеп китә. Тәмам хәлдән тайганда, чыршы сагызныкын иснәп тә өйгә кайтып җитәрлек көч-дәрман алган бар.
Ә бүгенгесе үзгәрәк ис иде – нарат урманында менә шушындый мәхшәрле бураннарда гына чыга торган, табигать балаларына сирәк эләгә торган, әмма бик тә сихәтле нәфис бер ис иде…
Бездән ниләр калырЙорт-кура тирәсендә матавыкланганда салкынрак, шыксызрак булып китсә, көндәлек курткаларга ышаныч кими дә әтинең тунын алып киям. Әтинең үзе кебек үк кыска-курач, гади-җайлы гына. Тышы – нык кара постау, якасы – сарык мехыннан, әле дә кыршылмаган. Тегелеше дә тышта эшләп йөрергә бик кулай – бүгенгеләрнеке кебек бүселеп-тырпаеп торган төшләре, погон-чуклары, кирәкмәгәнгә елтырап торган калай каптырмалары юк, төймәләре дә – бармакларга өй, агач җылысы бирә торган кара сумала төймәләр.
Нишләп шулай кадерледер инде ул ата-баба әйбер-сәйберләре! Кайберәүләр инде мәрхүм әби-бабай, әти-әни киемен кияргә, әйберләрен тотарга чиркана, җирәнә. Безнекеләр үз үлеме белән, чиста, пөхтә хәлдә вафат булды. Кием-салымнары үзләре ничек юылган, үтүкләнгән хәлдә элеп яисә төреп куйган булса, шул хәлдә саклана.
Тора-бара шуларны киясе, тотасы килә башлый. Кигән береннән тәнгә тәмле, җылы рәхәт тарала, җан тынычланып китә. Иң рәхәте шул: нәрсә кимә, кулыңа нәрсә алма – алардан күңелдә ышаныч арта, җанга тынычлык иңә. Хатирә дә эчке бер көч-куәт бирә икән!
И-и-и, ат-чаналы озак-озын юлга әти белән чыкканда бабайның җылы толыбына төренеп рәхәт кичүләр! Беркайчан да хафа-казага юлыкмый идек. Ә бүген менә әти туны шундук шыксызлыктан, калтыраудан коткарды.
Безнең киемнәр дә балаларга җылы, көч, өмет бирерме?..
Җәйдән хәбәрчеБер шофёр дустым шәһәр кырыендагы автобазага мунчага чакырган иде. Хуш исле каен себеркесе белән чабынып чыктык та салкынчарак бүлмәдә изрәп утырабыз. Тыныч, рәхәт…
Ә тышта кышның зәһәр бураны ыжгырып калган иде. Шуны хәтерләптер, инде җан-тән мондагы җылы, тәмле ләззәттән отыры ойый, ойый…
Шулай да яшәмеш дөньябыздан да бөтенләй аерылганбыз дип булмый – колакка ниндидер бер чең-чең, зең-зең иткән тавыш килгән кебек. Нәрсә тавышы икәнен дә тәгаенләп бетереп булмый үзе, әмма ул колакка керә бара, зиһенне, хәтерне әкренләп уята бара… Карале, күз алдына җәйге тугай, чәчәкләр, эссе көн пәйда була түгелме, хәтта печән исе дә тоемлана бугай, ә колакта…
Чикерткә тавышы бит! Чикерткә зеңгелди, чеңгелди ләбаса!
Менә зиһен уянды. Күз дә ачылды. Шуны сизгәндәй, чикерткә дә җанланып китте, зеңгелдәпме-зеңгелди. Йә, рәхмәт төшкере, җан иясе, ничекләр генә килеп эләккәнсең син, бахыр, монда – газ-бензин исе, тимер-томыр белән тулы гараж эченә. Авыл басуларына ашлык, печән-салам ташырга барган машина әрҗәсенә эләгеп, ялгышлык белән килеп төштеңме, әллә авыл өеннән туеп, кала фатирына кызыгып, шофёр абзыйның тән җылыткычына кунаклап, сәяхәткә чыктыңмы…
Ничек булса да булган инде, тик син барыбер шушы мәхшәри дөньяда да сытылып-басылып калмагансың, югалмагансың. Күр инде, бетон-кирпеч, тимер-томыр арасында да сайрап ят әле!
Шофёр халкы да синең җырыңнан разыйдыр, моңсу җирдәшем, адәм балаларына өметле, якты хатирәләр бик тә кирәк бит. Рәхмәт сиңа!
ГорурлыкКышкы салкыннар иде, подвал баскычы астында ят бер кыргый мәче балалады. Баласы терчә иде: баскыч астыннан өскә йөгерә дә чыга, йөгерә дә чыга. Аны саклап, әнкәсе дә кеше күзенә күренергә мәҗбүр. Өстәвенә, баласы үскән саен, аңарга үз сөте генә җитмәсен дә, квартир хуҗаларының үткән-сүткәндә ишек төбенә куйган тәм-томнан баш тартуның мәгънәсезлек икәнен дә төшенде, күрәсең. Кыскасы, ике-өч ай эчендә мәчебез тәмам элеккегә – «өй мәчесе» хәленә кайта язган иде инде.
Тик тәмам матураеп җиткәч кенә, баласы суга төшкәндәй юк булды: әллә хуҗа табылдымы, әллә кыргый мәчеләрдә баланы, вакыты җиткәч, «үз мохите» нә кайтару гадәте бар идеме…
Әнкә мәче үзе дә кинәт үзгәрде, подъездда күренмәс булды. Чүп савыты тирәсендә чагылып киткәндә дә, элек үзен, баласын ашатканнарга да исе китми, койрык болгап, ялагайланып аларга якын килми, сырпаланмый, ара саклый иде. Кыяфәт, караш та горурдан. Ул гүя: «Бала хакына гына сезнең алда сырпаланырга, мияуларга мәҗбүр идем, ә болай без андыйлардан түгел…» – дия кебек иде.
ӨермәШәһәрдә дә авылдагы кебек чын буран кубар икән! Җилнең шомлы сулышы көчәйгән саен, әлерәк кенә өстән аска ишелеп яуган, кара томанны хәтерләткән кар чаршавы болганганнан-болгана бара, аның инде кая таба хәрәкәт итүен дә чамалавы кыен: астан да бөркелә, ян-яктан да сарыла – күзне йомып, битне каплап, башны иеп, көч-хәл белән буранны сөзеп кенә атларга кала. Җитмәсә, юлым да үргә – Болак астыннан университет тавына…
Ул да булмады, буранның тоташ гүләвеннән озын ачы сызгыруга охшаган сәер шау аерылып, болай таба якынайганнан-якыная иде. Йөзгә, гәүдәгә көчле дә, үткен дә дулкын бәрелә бара. Тауның теге ягындагы урамнардан бу якка гайрәтле, зәһәр өермә ябырылып килә икән. Ул, аучыдан качып чапкан яралы аждаһадай, кая керер тишек тапмыйча боргалана, бөгәрләнә, әле мәйдан, чатларны иңли, әле ишегалларына бәреп керә, тыкрыкларда адашып сукрана, түбә калайларын дөңгердәтә, агач-куакларны сындыра. Аның бөтен гәүдәсе урамнарны тутырып калтырана, диварларга каты бәрелеп ухылдый, зыңгылдый, колак тондыргыч бүтән тавышлар чыгара.
Менә өермә тугыз баллы давыл дулкыны кебек безнең турыны да каплап, томалап куйды: машиналар җанлы киртәгә төртелгәндәй калтырады, туктап та калдылар, ә адәм балалары ирексездән җиргә чүгәләде, артка чиктеләр, кайсылары егылып та киттеләр. Мин юан юкәгә терәлеп калдым. Күземне ачканда, өермә дуамалланып-йөгәнсезләнеп, сызгыра-сызгыра безнең өстән үтеп тә бара, урам буйлап алга элдертә иде.
Ниһаять, һушка килеп, җиңел тын алдык. Тоташ буран өстебездә ыжгыра бирсә дә, аждаһаның зәһәр сулышы безнең яннан ерагая бара иде. Аяк астында җиребез упмаганга, койма, стеналар өстебезгә аумаганга куанып, шул ук вакытта гайрәтле, дәһшәтле бу күренешкә мөкиббән булып, хәтта ихтыярсыз сокланып та әле, аның артыннан карап шаккатып торабыз.
Өермә исә шәһәр өстендә гарасат булып һаман «кылана» бирә: әле күккә ташланып, чыбыкларны ачы сызгырта, һаваны кар белән болгата, әле аска ыргылып, йортлар, коймалар арасындагы тыкрыкларга, бушлыкларга кысылып чиный, ыңгыраша, ухылдый.
Миндә дә аннан өркү хисе аны аңлау, хуплау хисенә алышына бара. Ул бит шушы таш капчыктан чыгу юлын эзли! Ошамый аңа биредә, ник килеп кергәненә үкенә, шуңа зәхмәтләнә. Карале, үзем дә аңарга теләктәш түгелме соң? Җитмәсә, бер студентымны күз алдына китердем: теләр-теләмәс кенә укый, җанын кая куярга белмәгәндәй, тегендә-монда бәргәләнә – гел авылны сагына, ярты күңеле шунда…
Әй, яралы өермә, йөрмә син монда көчеңне әрәм итеп, тынчу почмакларда адашып. Туры гына элдерт шушы урам буйлап. Алда вокзал мәйданнары, аннары Идел өсләре. Дула-дула да чыгып ычкын дәрья киңлекләренә, басу, кырларыңа. Тот үз кыйблаңны, чык тизрәк иреккә. Хәерле юу-у-ул сиңа-а-а!
КүрешүИсәнме, кышкы урман!
Ашыгам сиңа, чаңгыда очам. Тизрәк килеп җитәсе, тизрәк очрашасы килә. Сагындыргансың. Бүген тагын нинди серләреңне ачарсың, нинди могҗизаларыңны күрсәтерсең икән?
Карасана! Әллә син дә сагынып көткәнсең инде, шундый да ягымлы, шундый да сылу нарат кызлары мине каршыларга юл читенә үк чыгып басканнар. Сөйкемлеләр, тыйнаклар. Шул ук вакытта: «Кыш бабай безгә менә нинди бүләк алып килде», – дип, кершәндәй ак кардан яшел белән каеп тегелгән затлы күлмәкләрен дә күрсәтеп каласылары килә.
Күрмимме соң! Күрәм, чибәркәйләрем! Сезнең белән бергә сөенәм һәм, чын күңелдән сәламләп, сезгә кул бирәм.
Әллә-лә! Ни бу?! Мин кул сузам, ә иң алда басып торган нарат кызчыгы миңа… туңдырма суза. Берьюлы бишне! Әйе-әйе. Як-якка җәелеп киткән дүрт ботакның һәм бер үзәкнең очларында озын ылыслардан ясалган биш яшел савыт. Һәркайсында кичә генә яуган, күбек кебек күперенке, бер йомарлам ап-ак кар. Юк, кар түгел, ә морожный – туңдырма!
Рәхмәт сиңа, нарат кызчыгы!
Рәхмәт сиңа, урман! Һәрвакыт юмарт син, керсез күңел белән килгәнгә мең изгелек биреп җибәрергә әзер син!
Исәнме, чыршы!Урман эче тып-тын. Ник бер җил исеп куйсын да, ник бер кыштырдау тавышы ишетелсен. Салкын һава шундый саф, шундый тыгыз, кычкырып җибәрсәң, тирә-як кинәт кенә пыяла кебек чатнап китәр дә, аның зыңгылдавы бөтен дөньяны тетрәтер кебек.
Ләкин шундый тынлыкны бозарга кем җөрьәт итәр! Хәтта чаңгылар да кыштырдамый. Алар артыннан бөркелгән каз мамыгыдай җиңел кар бөртекләре, артка калып, яңа эзләргә салмак кына, җай гына түшәлә.
Тик каеннарның ак бәс сарылган йонлач чуклары шундый тынлыкта да кинәт-кинәт селкенеп, калтырап куя.
Энә күзедәй генә бихисап көмеш нокталар иртәнге кояшның ягымлы нурларында җемелди-җемелди аска сибелә. Якты болыт кисәгенең берсе көрт өстенә төшеп җитәргә өлгерми, ботактан икенчесе аерыла, аннан өченчесе…
Аптырарсың, әллә минем кайнар сулыш ботакларга җил булып бәрелә микән, шуңа сибелә микән әллә бу серле энҗе яңгыры? Шулайдыр. Ашкынам шул, хисләремә баш була алмыйча, сабырсызланып алга кабаланам шул. Ник дигәндә, ул да мине көтеп торадыр, ул да мине сагынадыр кебек.
И-и-и, дөнья, табигатьнең шифалы кочагына кереп алса, адәм баласы бераз гына хыялый да, чак-чак кына философ та булып китә, күрәсең. Нишләп инде урманда үсеп утырган гади бер чыршы мине көтеп, сагынып торсын ди.
Ә шулай да мин аның янына ашыгам, аны уйлап дулкынланам.
Чыршы күрмичә торган чак булса, тагын бер хәл иде, яңа ел килеп җиткән көннәр бит, кая карама чыршы: котлап җибәрелгән открыткаларда да ылыс сурәте, базарда да, ыгы-зыгы килеп, чыршы сайлыйлар. Инде бизәнергә өлгереп, мәйданнарда, залларда купшыланып утырганнарыннан күз камаша. Кыскасы, тансыкмыни чыршы, аны сагынып интегә торган көнмени.
Шулай булгач, нәрсә җитми миңа, нигә җир өстенә яңа ел тәпи баскан шушы иртәдә әллә кайдагы гади бер чыршы янына дулкынлана-дулкынлана ашыгам? Дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим. Гадәткә әйләнде инде. Һәр яңа ел кергәндә шулай кабатлана. Төрле-төрле уенчыклар, күгелҗем-күгелҗем утлар белән чуарланган чыршылар янында күңел ачканда, кинәт кенә моңсу булып китә. Йөрәк төбендә нечкә генә бер кыл тибрәнеп ала да, аннан юксыну, сагыну моңы ишетелеп куя. Нәрсәдер җитми кебек. Шунда келт итеп таныш урман һәм аның гади бер чибәре искә төшә.
Менә ул үзе – карт каеннар бетеп, кинәт яктырып калган алан уртасында яшь кенә чыршы. Аннан аз гына тайпылып бүтәннәре, шундый ук чибәрләр тезелешеп киткән.
Сокланудан тукталып калам, бүрегемне салып баш иям: «Исәнме, чыршым! Саумысыз, аның иптәшләре! Яңа ел белән сезне, чибәркәйләр!»
Чыршы мине көтмәгән дип кем әйтер; кем әйтер, бу минутта ул елмаймый дип. Өстендә яшькелт күлмәк. Салкын иртәдә төшкән җиңелчә бәс сулыштан да очып китәрдәй ефәк шәльяулык булып ябылган. Яшел күлмәк аның астыннан аз гына агарып, серле томан эчендә кебек күренә. Әле бер ботагында, әле икенчесендә кунып калган кар мамыклары ефәк шәл астыннан көлеп торган кечкенә генә ап-ак камчат бүрекне хәтерләтә. Бәләкәй, нәфис күркә шарлары – сап-сары алтын бөртекләр. Ә үткен энәләр – гүя шушы хозурлыкның, шушы нәфислекнең сакчылары – күккә калкып, уяу торалар.
Чыршы кызларының барысы да шундый чибәр, шундый сөйкемлеләр. Егетләрнең биергә чакырганын көтеп, бер читтә тыйнак кына көлемсерәп торалар кебек. Аларга карап, алар белән очрашуга сөенеп, мин рәхәт бер мизгел кичерәм. Шуңадыр инде янә аз гына хыялый, аз гына фәлсәфи кешегә әверелеп, сәер уйларга бирелеп китәм.
Чыршыны беренче тапкыр өенә алып кайткан кеше күз алдына килеп баса. Кадерле кешесенә Яңа ел бүләге итеп берәр истәлек алып кайтырга теләгәндер. Ә нәрсә алсын?! Чәчәк, җимешләр дә, хәтта яфрак, бөреләр дә юк. Агачлар да барысы да бертөрле диярлек, шәп-шәрә. Кинәт ул, үзе дә көтмәгәндә, менә шушындый сылу чыршыга тап булгандыр.
Нишләп үзе белән балта алып килде икән ул кеше? Нишләп сокланып торырга тагын аз гына сабырлыгы җитмәде икән?
Өенә кайткач, кеше чыршыга карап аптырап калгандыр: кая киткән соң аның урмандагы матурлыгы, нигә болай моңсу, нигә болай сүрән ул? Кешенең аны янә чибәр итеп күрәсе килгәндер: бизәргә керешкән, төрле-төрле ялтыравыклар, уенчыклар, тәмле-тәмле конфетлар элгән. Алтын күркәләрне хәтерләтмәсме дип, шәмнәр кабызган, ап-ак калфакларга охшамасмы дип, көнҗәлә-көнҗәлә мамыклар ябыштырган. Ләкин чыршыга инде сулган матурлыгы барыбер кире кайтмаган. Тамырлар чабылып калгач, таяныр җиреңнән, иптәш-дусларыңнан аерылгач, табигый матурлыгың сакланамыни, ялтыравыклар, уенчыклар белән күңел сагышын каплап буламыни?!
Ә кеше нишләсен, «элекке чибәрлегеңә кайттың» дип, купшы чыршыны да, үзен дә юатырга тырышкан, аның янында бөтерелеп күңелен ачкан һәм бераз вакыт үткәч… чыршыны чыгарып аткан.
Һәр яңа ел башында синең яныңа килермен, чибәр чыршы. Әлбәттә, балтасыз гына, елмаюым белән, сагыну хисләрем белән килермен. «Исәнме, кадерлем, Яңа ел беләм котлыйм сине!» – диярмен.
СоклануУрман эчендә әкияттәгедәй серле тынлык. Баштанаяк куе бәс сарган төз чыршылар, тантаналы дулкынлану минутын кичергән җырчылар кебек, сулышларын кысып тын калганнар.
Ул арада нәзек усак очларыннан кояш карады. Күз генә салып үтим дигән иде бугай да, сокланудан беразга тукталып калды. Нурлары агачка иннек булып төштемени, аларга җиңелчә алсулык йөгерде, бәс бөртекләре тагын да тылсымлырак җемелдәп китте.
Нәкъ шул мәлдә бер тукран тыела алмады: тук-тук-тук!
Шунда ак канаттай күперенке чыршы ботагыннан бер көнҗәлә бәс ычкынып китте. Болыт кисәге, бик тә җиңел, үтә күренмәле ефәк яулык сыман җай гына тирбәлеп, аска төшә башлады. Төшә барган саен, шәльяулык киңәйде, юкарды; энә күзедәй генә бөртекләр, бер-берсеннән аерыла-аерыла, алсу нурлардай җемелдәделәр.
Тукран бүтәнчә тукылдатмады. Үзе пәйда иткән шушы могҗизага үзе үк хәйран калды, күрәсең. Шунда ул кинәт кәүсә буйлап җәһәт кенә аска йөгерде. Ярты юлга җитте дә, капылт туктап, башын кыңгыр салды һәм… җай гына чайкалган бәс бөртекләренә карап шаккатып калды.
ТөзлекТабигать үзенең бер генә баласын да кимсетми. Әнә егылган агачларны да ул, төз, мәһабәт агачлар кебек үк, бәс белән бизәгән. Иелгән, сынган ботак-кәүсәләрдә дә шул ук серле аксыллык, шул ук энҗе бөртекләре.
Ләкин карашның аларга тукталасы килми. Бәс чукларының сихри матурлыгына сокланыр өчен кешеләр төз агачларга карыйлар.
Кардан – мамыкАйдан артык кар яумыйча зарыктырды. Шәһәр урамнары гына түгел, басу-болыннар да, хәтта урман эчләре дә каралып, пычранып бетте. Һава начар. Күңелләр дә шулай таптала, карала, керләнәдер кебек.
Ниһаять! Ап-ак йомшак кар яуды. Җитмәсә, ял көненә туры килде. Гөлназ белән, чаңгыларыбызны киеп, урманга киттек. Башка чакта кар бөртегенә әллә ни ис тә китми иде. Ә бүген һәр бөртек кадерле, тансык, алар хәтта зураеп, матур сурәт булып, аерым-аерым күренәләр. Биткә төшеп сырышалар. Ирендә эриләр. Сулышка да кереп китәләр.
Бала да сокланып ләззәтләнә. Менә ул туктап чүгәләде дә, бияләен салып, каз мамыгына батырган кебек кенә итеп, кулын кар мамыгына тыгып алды. Рәхәтлектән көлеп җибәрде.
НәфислекТып-тын салкын иртә. Һава шундый саф, шундый чиста, аны хәтта агач-куаклар да рәхәтләнеп сулыйдыр, шуңа күрә алар да үз авырлыкларын онытып, җиңеләеп утыралардыр сыман.
Гөлҗимеш куакларына карап шаккатып торам. Алар нәфис бер аксыллык белән өртелгән. Өсләрендә бәс дисәң, бәс түгел, томан дисәң, томан түгел, үтә күренмәле көмешсу җиңел япма. Чыбыкларның иң нечкә очларына хәтле, энә күзедәй бөре башларына, хәтта көздән калган пәрәвез җепләренә хәтле ак кәгазьгә төшерелгән ап-ачык сурәт кебек сызылып ята. Аларга якын киләсе, тотып карыйсы, иркәлисе килә.
Сихерләнеп, бер куакка, чыннан да, якын ук киләм. Тик шундук бу эшемә үкенәм: көмеш аксыллык минем сулыштан эреп, көтмәгәндә төссезләнә, нурлары сүнә башлый. Мин ялт кына артка чигәм. Тынам. Хәтта каяндыр килеп чыккан җилне дә туктатасы килә.
Әй җил, дим, син дә исми тор, дим, була бит дөньяда шундый нәфислекләр, шундый нечкә хисләр, орынмыйча, кул сузмыйча, сүз катмыйча карап торып та алардан бетмәс ләззәт алып була. Тик без аларга соклануыбызны белдерергә кабаланабыз, артык якын киләбез, артык каты тотабыз, сулышыбыз артык кайнар була. Гүзәллеккә кырау булып төшкәнебезне, ут булып ябырылганыбызны үзебез дә сизми калабыз, дим. Китик моннан, җил, дим.
СынауБеренче кар ул елны көтмәгәндә генә һәм бик күп яуды. «Ябалаклар» шулкадәр куе булып, ишелеп-ишелеп төште, төне буе дөнья соры томанга уралып торды.
Иртән бары да тынган, табигать авыр йокыга талган иде. Урман аеруча серле тынлыкка чумган, шылт иткән дә тавыш ишетелми. Бер генә ботак та селкенми. Хәер, аларның селкенерлек хәлләре дә юк, һәркайсында, хәтта җептәй нәзекләрендә дә эшләпә-эшләпә кар кисәкләре өелеп тора. Һава шулкадәр җылы, дымсу, ботаклардагы әлеге «эшләпәләр» кар кисәкләре түгелдер, ә суга манчып-манчып ыргытылган авыр мамыклардыр кебек тоела иде.
Яшь наратларга бигрәк тә кыен. Алар хәтта үз кыяфәтләрен югалткан, кар көртендә басып торган ак аюларны хәтерләтә. Ылыслы ботаклары сыгылып-бөгелеп килгән.
Кинәт авыр тынлыкны бозып, чырт иткән тавыш ишетелде. Бераздан шундый ук тавыш тагын кабатланды. Ботаклар сына түгелме? Сыналар бит!
Куллар үзеннән-үзе нарат кәүсәсенә үрелә. Менә эре-эре кар йомгаклары аска коела, ә ылыслар, күңелле тырпаешып, өскә атыла. Ә мин тизрәк – икенче агачка. Аннан – өченчесенә. Тагын, тагын… Юеш кар җиңнәргә, яка эченә тула.
Кинәт килгән уйдан айнып китәм. Тукта, нишлим әле мин?! Бөтен урманны шулай селкеп чыгып буламыни? Акылсызлык ич бу. Ә сынган ботаклар? Аларны кем кызганыр, кем коткарыр? Кызыксынып, берсен кулга алам. Корыган ботак ич бу! Агачның гарип, артык әгъзасы.
Димәк, табигать аны белеп сындыра. Димәк, ул үз балаларын менә шушылай авырлык, кыенлыклар белән сыный. Урман көр, таза булсын, һавасы саф, сулары чиста булсын өчен сыный.
Эзләгән җанга җим табылаЯңа кунакханә тирәсе әле бушлык. Җәен аны әрекмән баскан булган. Әлегә тигәнәк куаклыгын кар да күмеп китә алмаган. Шунда чыпчык халкы чыркылдаша.
Нишлиләр икән дип, тәрәзәдән карасам, берсе тигәнәк очына менеп, сикереп-сикереп ала икән дә, шуннан чүп-орлыклар коелып, аны җил читкә сипкәч, бер көтү чыпчык каты карда сикерешә-сикерешә чүпли икән. Аннары икенче чыпчык чираттагы тигәнәкне тузгытып ала…
Таба табигать үз балаларын яшәтү җаен.
Эзләгән җан беркайчан да ачка үлмәс.
Илһам. Иҗат
Илһам килде.Ак кәгазьгәЯшьләр тамды.Җыр язылды.Зар язылды.Җан сызылды.ИлгөлемИлле минут изгелекЯңа елга кергәч, Татарстан радиосында бер реклам дикъкатьне җәлеп итте: радиога илле минут вакыт өстәгәннәр икән, шуны шимбә көнне элеккеге әдәби-музыкаль тапшыруларны кабатлауга бирәчәкләр икән.
Моңа игътибар итүнең, хәтердә калдыруның сәбәбе реклам текстының башкалардан аермалырак укылуында булды бугай – ул ничектер хислерәк, шәхси үзеңә кагылганда чагыла торган бер төсмер белән әйтелде. «Илле минут» дигән гыйбарәгә бик кадерле, кыйммәтле нәрсә әйткәндәге кебек басым сизелде. Шуңа күрәдер инде шимбә көн хәтердә торды, көтеп алынды.
Радио вәгъдәле булды – ул мәшһүр әдибебез Әмирхан Еникинең радио фондына илленче елларда ук язып калдырылган «Курай» дигән хикәясен тапшыра башлады. Менә курай моңы белән аралашып, мәшһүр сүз остасы Айрат Арслановның таныш, ягымлы, аһәңле тавышы күңелне иркәли. Саф татарча – якын, кадерле, күңелгә ятыш сүз-сөйләм агышы. Рә-ә-ә-хә-ә-әт!
Илле минут бөтенләй дә сизелмичә, сузылмыйча-саналмыйча, бер тында, бик әлсерәгәндә эчеп җибәргән саф чишмә суы кебек, җанга, тәнгә сихәт биреп агылды гына. Милли җанлы татар кешесе курайга беркайчан да битараф булмады, курай хәле – аның үз хәле. Татар җанлы Әмирхан агабызның телне нечкә тоемлап, тәмен, көч-куәтен осталарча белеп, саллы гына хикәяләве әледән-әле курай моңы, аһәңе белән сугарыла барып, Айрат Арслановның тылсымлы тавышы белән үрелеп, үтемле бер хикәят хасил иткән иде.
Менә шушы була инде ул мәгънәле сүзнең мәгънәле моң, мәгънәле тавыш белән бергә үрелеп барлыкка килгән аһәң-гармониясе! Радио сөйләме генә бирә алган могҗиза менә шушы инде ул! Радионың һәр тапшыруы шушындый тәэсирле, кадерле булырга тиештер дә.
Моңа ирешү өчен радионың, аның һәр хезмәткәренең вакыт дигән бөек кыйммәтнең бәһасен, кадерен белүе мәслихәттер. Илле минутта адәм баласының рухи хәятындагы күпме күңел тибрәнешләрен уятып, чиртеп, кузгатып була икән! Ә бит моңа һәр мизгелнең, һәр минут, һәр сәгатьнең кадерен белеп кенә ирешеләдер. Рәхмәт, Татарстан радиосы! Илле минут изгелек безгә атна саен насыйп булыр дип өметләнәбез.
Тәүлек әйләнәсенә эшләргә насыйп булып та, минутларның кадерен белеп бетермәгән радиоларыбыз бу яңалыкка колак салса иде дигән теләктә калабыз.
Иҗат үрнәгеКазанның иң шыксыз урыннарыннан берсе – мех комбинаты тирәләре дисәләр, бәхәсләшеп торасы юктыр. Андагы искелек, караңгылык, пычраклык! Боларны күрмәс, җаныңны әрнетмәс өчен, күзеңне йомып, оеп барырга маташасың. Шулай да ара-тирә карашың ачылып китә: яңа бер төзелешме, йортмы барлыкка килгән икән. Берсендә бөтенләй айнып кителде: бер йорт урамга башкалар кебек рәттән тормый, ә почмагы белән чыгып тора, өр-яңа йорт. Өч катлы төп бинасы аксыл кирпечтән өелсә дә, урамга чыккан почмагы карашка ятышлы алсу-кызгылт кирпечтән өелгән. «Өелгән» дию дөрес булмас, өю ул, гадәттә, кирпечкә кирпечне тигез тезеп менү була, ә бу бер кирпеч эчкәрәк кергән, икенчесе яртылаш чыккан рәт. Шундый үзгәлеге белән дикъкатьне тартып ала, яңалык хисе канәгатьлек тудыра. Уйлап тапканнар бит, кемдер иҗат иткән бит! Рәхмәт төшкере. Бар әле, шөкер, бездә дә эзләнүчеләр, уйларга курыкмаучылар, иҗаттан тәм табучылар.
Тик шул ук урамда… гамьсезлеккә, туң җанлылыкка, калып-штампның чыкылдап торган мисалына янә дә юлыгасың: урам буйлап урысча «Ул. Меховщиков» диелгән. Теләсә кайсы татар «Мехчылар урамы» дими тагын ничек дисен инде. Юк бит урысча гына уйларга күнеккән татар, әнә «Меховщиклар ур.» дигән, шулай дип бөтен урам буйлап язып та килгән.
Чү, тукта, теге бик тә күңелгә ятышлы алсу-кызыл почмаклы йорт тирәсендә бугай кайбер йортларга «Мехчылар урамы» дип тә язылган бит.
Ходай Тәгалә адәмнәргә иҗат сәләтен төрлечә биргән шул: берәүгә азрак, икенчесенә күбрәк. Хәер, мондый нәтиҗә ясау да дөрес булмас, без инде үз гаебебезне – ялкаулык, хөрәсәнлегебезне – кемгәдер сылтамыйк, гаепне үзебездән эзләп табыйк.
Хата тоту остасыБер пенсионер бабай без чыгарган календарьда хата тоткан да шуңа гаеплене «җәзалату» өчен нишләргә белми йөри, гаделлек даулый.
– Тикшердек инде, җаваплы редакторны сүктек, оялттык, сабак алсын дип шелтә дә ясадык.
– Аз. Катырак җәза бирергә кирәк, башкаларга да сабак булсын.
– Ул кадәр инде! Кояш 6 да чыгасын ялгыш 5 тә чыга дигәннән нинди зыян килде? Эшкә бер сәгать алданрак бардыгызмы?
– Юк та соң. Нишләп китә ул хата?
– Нишләпме? Әйтик, өченче ел календаренда өтер урынына нокта китте ди. Шуны бер тынгысыз пенсионер карт, үзенең «галимлеген» күрсәтеп, редактор өстеннән хат язды ди. «Гаепле» редакторны җитәкчеләр җыелышларга куеп, аның вакытын алдылар, теңкәсен ашадылар, игътибарын төп эшеннән аердылар ди. Ә ул быелгы календарьны эшләп ята. Җитмәсә әле, аңардан игътибарын читкә алып, «Нигә китә ул хата?» дигән сорау да бирәләр.
Менә шушыннан китә инде яңа календарьда да хата.
Нәрсә ул шагыйрьлек?Бер караганда мәгънәсез сорау кебек. Берәү әйтер, тумыштан бирелә торган сәләт, дияр. Хаклы да булыр, чыннан да, кулына каләм алган һәркем язу эшен шигырь сырлаудан башлый. Хәзер мин сиксәнгә җитеп киләм, бөтен гомер язу-сызу белән үткән, төп шөгылем дә язучылык, журналистлык, мөгаллимлек. Тик, дөресен әйтим, үземдә мин чын шагыйрьлекнең «ш» бөртеген дә тоймыйм. Юк, миндә аңа хирыслык.
Хәер, матбугат битенә басылган беренче язмаларым шигырь рәвешендә язылган икән. Асылы – рифмалы, строфалы публицистик юллар. Беренче блокнотымда хәтта «поэма» дип тамгаланган шактый озын язма да табып укыдым. Шунысы аптыратты: аларны укыганда Такташ шигырьләрен укыгандагы кебек булып китте, эчке бер шигъри көй димме, гади генә фикер, хисне дә сәер, аңлаешсыз сурәт итеп күрсәтергә омтылумы – аңламассың!
Чү, димәк ки, шигърият дигән үтә серле, катлаулы бер хасият адәми затка, башка катлаулы сәләти сыйфатлары белән бергә, тумыштан ук ана сөте белән бирелә бугай. Тора-бара ул сыйфат йә үсеп китә – чын шагыйрь пәйда була, йә аны бүтән сыйфатлар томалый, аның күзәнәкләрен сүнәргә мәҗбүр итә. Миндәге кебек, мәсәлән. Нишләмәк кирәк. Бөтен кешелек шагыйрь булып китсә дә, әллә ни кызык булмас иде.
Телдән көчлерәкләрПетродворец. Соклангыч рәсемнәр, скульптура, архитектура әсәрләре. Сәнгатьнең бөеклегенә дан җырлаучы могҗизалар. Боларга бәя бик кыска гына – шедевр. Нәрсәне генә алсаң да шаккатасың. Аларның иң камил, иң бөек икәнлеген мин үземчә бәяләп барам: аларның хасиятен, үзенчә асылын тел белән әйтеп биреп булмас кебек, гәрчә телебезне иң көчле тасвирлау чарасы дип санасам да.




