- -
- 100%
- +
Шушы Ленинградта мин рәссам Фәйзрахман абый Әминевнең әнисе сурәтен укучыма сөйләп бирергә теләп, шуны тел чаралары белән тасвирлап бирә алмавыма әрнүдән гарьләнеп, булдыксызлыгыма, көчсезлегемә җаным кыелган иде.
Менә тагын уйлыйм: шедевр ул шуңа шедеврдыр да, аны сәнгатьнең бүтән төре белән кабат тасвирлап яисә ясап булмыйдыр. Менә шуңа күрә дә мин, әйтик, сүз тасвиры остасы Лев Толстой әсәре буенча куелган кинофильмга һич барасым килми. К. Паустовский тасвирларын тагын бүтәнчә сурәтләп буламы, ә Айвазовскийның диңгез дулкыннарын кабат тасвирлап бирергә тел чараларын кайдан табасың…
Кулчатырлы ханымТрамвайда йоклап барган булсаң да, тротуардан атлаган ханымга һич игътибар итми кала алмас идең. Үзеннән дә элек аның зонтигына дикъкать ителде. Кызыл кулчатыр. Кызыл гына түгел, кып-кызыл. Хәтта кып-кызыл гына түгел, ә бәлки юл тамгаларында фара уты төшүгә үтә көчле кабынып китә торган җете кызыл.
Якынайган саен, зонтик, чыннан да, караш төшкәннән җете кызыллана бара, шулай итеп, күзнең явын ала кебек иде.
Әллә-лә, кулчатырның әле төсеннән башка да бер хикмәте бар икән. Монысы да күз карашын үзенә суырып алырлык сихерле икән.
Трамвай ханым белән тигезләнә бара, карашың ханымнан һич аерыла алмый, бөтен гәүдәң белән аңа таба каерыла барасың. Шунда инде караш ханымның сын-гәүдәсенә дә күчә. Әллә-лә, ханымның күлмәк итәге дә нәкъ кулчатырының чите кебек үк нәфис челтәрле икән, төсе генә күлмәкнеке шикелле чем-кара…
Менә бу яңалык, менә бу мода ичмасам! Моны күрсә, хатын-кызның күзе ничек янмас та, йөрәге ничек талпынып-талпынып куймас. Һай, аның кулчатыр белән күлмәгенең аерылмасыз булуы, һай, ханымның гәүдә-сынына, ыспай атлауларына бу яңалыкның ятышлы булуы, һай, аның нәкъ менә бүгенге әле кар, әле яңгыр явып торган, зонтик белән генә йөрерлек сәгатькә туры килүе!..
Трамвай алга чаба, ханым күренмәс булды. Безгә дә, борылып утырып, тел шартлата-шартлата уйланырга гына калган иде. Иҗат итә белә хатын-кыз! Чын мода корбаннары гына түгел, иҗатчыларны да таба. Күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Ә уйлана, тикшерә калсаң инде, теләсә нинди яңалыктан да, иң камил модадан да кимчелек табып була.
Табабыз да! Барыбер табабыз!
Миңа, әйтик, бу мода читтән кергән кебек тоелды. Бездә бит яңгыр бер сәгать яуса, икенчесендә туктый. Дөрес, кояш астында да мондый кулчатыр тотып йөреп була, әмма бездә бит көннәрнең күбесе аязлы-болытлы – яңгыр да юк, кояш та кыздырмый. Мондый көнне зонт күтәреп йөрү… Бер сабыйга әнисе галош сатып алган ди. Аның бик тә киясе килә икән. Тик әнисе, урамда бит коры, яңгыр яугач киеп чыгарсың, дип әйтә ди, малай исә, ә мин табам, дип үҗәтләнә ди. Шуның кебек, яңгыр барыбер явар дип, кулчатырыңны ачып барсаң гына инде. Кыскасы, Лондон, инде, һич югы, Петербург өчен уйлап табылган мода түгелме икән бу?
Шулай да, шулай да… Акыллы бит бу серле кулчатыр хуҗасы! Яңгыр явып торган көннәрнең берсендә шушы трамвай белән шушы урамнан тагын бер үтәм әле мин, билләһи…
Караклык иҗатмы?Фәнни китапханә директоры, минем белән сөйләшеп утырган көенә, яшь кенә аспирантка керергә рөхсәт биреп, аны тыңлады да гаризасына күз ташлады. Аспирант үз темасына кагылган, элек язылган бер диссертацияне укырга рөхсәт сорый иде. Әйтүенчә, ул аның эчтәлеген белә, үз хезмәтендә аңа карата тәнкыйди фикер белдермәкче була. Бу хакта аның миңа илһамланып сөйләгәне дә бар иде.
Директорыбыз да – тәҗрибәле фән әһеле – аны хуплар кебек тоелган иде. Тик ул, аның йөзенә дә карап тормыйча:
– Әйдә, күчерегез инде, күчер, – диде.
Икебез дә телсез калдык. Шушындый изге урында утырган кеше шулай дигәч, ничек шаккатмыйсың.
Яшь аспирант, ни әйтергә дә белмичә, аптыраудан тынсыз калган иде.
– Рәхмәт, – дип кенә тынын чыгарды.
Шулай да мин, бераз айнып, хәтта төрттерергә дә көч таптым:
– Әйбәт киңәшегез өчен дә рәхмәт тиештер, диссертацияләрне шулай да файдаланырга була икәнен яшь галим монда ишетмәсә, кайда ишетер иде әле, – дидем.
Чыннан да, минем очраклы гына төрттерүемдә дә гаделлек бар түгелме? Бүген тормышыбызда моңа дәлилләр җитәрлек түгелме соң?
Иң бөек эшИң ләззәтле, камил, шул ук вакытта аңлашылып бетмәгән катлаулы эш-гамәл ул – физик хезмәт белән акыл-рухи-зиһени хезмәтнең кушылып киткән бербөтен рәвеше. Ул меңнәрчә ифрат үзенчәлекле хәрәкәт мизгелләренең үтә катлаулы тәртип белән укмашкан серле бер төененнән гыйбарәттер. Андый мизгелләр, һәркайсыбызның хәтерендә уелып-уелып калып, гомерлек «тәмле» хатирә булып, искә төшкән саен, шактый тонык яшәешеңдә якты бер нур булып сызылып китә, уйландыра.
Шундый мизгелләрнең берсе һәм иң могҗизалысы мәхәббәт минутларыдыр. Яратышу ул – адәм баласына табигать биргән, кешенең үзенең дә кеше буларак барлык сәләти мөмкинлекләрен – акылын, хисен, көч-гайрәтен, булдыклылыгын, хәйләкәрлеген… куллана-файдалана белгән, үзенә генә түгел, ләззәтне якыныңа да бирү мөмкинлеген күрсәткән, икеңнең дә җаны да, акылы да, тәне, хәрәкәтләре дә күренеп, ачылып китә алган могҗизалы бер күренештер.
Алдан әзерләнү, өркү-шикләрне үзеңдә ничек тә басу-җиңү, аңарга ярарга, ошарга, яраттырырга тырышып, әллә нәрсәләр уйлап чыгару – акыл хезмәтенең иң югары, иң көчле кылларыннан, хисси киеренкелек белән өметләнү, эзләнү, хыяллану – менә бит нинди киеренке иҗади эшчәнлек бит ул мәхәббәт гамәле.
Үзең генә булганда-яшәгәндә һич ачылмый торган, ә икәү булганда ачылып китә торган хасияти сыйфатлар – наз, иркәләү-иркәләнү, сүз белән, моң белән аңлашу-аралашу, бүтән кешене кайгырту, аңа рәхәт, тәмле, ләззәтле булсын дип тырышу.
Әгәр бу чын гамәлият икән, ул, һичшиксез, хәрәкәт белән бәйле. Шунсыз хезмәт була алмый. Чыннан да, мәхәббәт гамәлендә кешенең кайсы гына әгъзасы җансыз кала икән. Төнен әйтәсе дә юк, көнен дә әллә ни хәрәкәтләнмәгән әгъзалар хәрәкәткә килә, башка вакытта бер төрле булса, бу юлы ул бүтәнчә хәрәкәт ала. Гадәттә, үзеңә генә бәйле хәрәкәтләр аның белән бәйләнештә үзгәрә, икенчегә әйләнә, «аны кайгыртуга» көйләнә, җайлаша, икеләтә артыграк тырышыла.
Никадәр генә төрлелек кебек тоелса да, бу гамәл үзенә бер катлаулы тәртиптән торуны барыбер сизәсең. Төрле өлешләрдән торган система бит. Табигатьтә аның «өлешләре» н очратасың: торналар биюе, сандугачның өзелеп сайравы, атларның үбешүе, аннары якынаюы… Ә кеше мөнәсәбәте әнә шундый өлешләрнең камил берләшүендә. Акыл, хис, рухи, тән хәрәкәтләренең бөтен бер тәртипле төенләнеше. Йә, тагын нинди эш-гамәл менә шушылай бөтенлекле башкарыла?! Ни кызганыч, вакыт-вакыт без үзебез табигать биргән менә шушы камил тәртип-бөтенлекне өзгәлибез-бүлгәлибез, тәмен җибәрәбез. Урам чатында үбешеп торган парларны күреп, чыннан да, кызганудан башка ни уйларсың. Һәр гамәлнең икеңне дә канәгатьләндерерлек нәтиҗәсе булырга тиештер бит. Ә монда нинди нәтиҗә!
Бөтен хикмәт шунда ки, әлеге иң камил бөтенлекле гамәлнең нәтиҗәсе дә чын мәгънәсендә могҗиза, җирдә, дөньяда, галәмдә бары бер генә, үзе генә, бернәрсәгә дә, беркемгә дә охшамаган «җимеш» булырга тиеш. Без үзебез – син, мин – барыбыз да, чыннан да, менә шундый җимешбез. Ул нәтиҗә Кеше үзе инде!
КүпсенделәрБер җомгада өч газетта берьюлы зур-зур өч язмам чыкты. Өстәвенә әле шушы атнада университетта халыкара зур симпозиумда доклад сөйләдем. Туры килсә килер икән – «Татарстан» журналында фәнни мәкаләм дә басылган.
И-и-и, күңелле инде ул үз исемеңне күрү, ни көтелгән газиз «балалар» ыңны күрү, аларны кайта-кайта карый-карый, сыйпарга, үбеп алырга җитешеп дулкынлану-хисләнү, хата җибәреп адәм рисвае итмәделәр микән, балакаемның берәр төшен гарипләмәделәр-бозмадылар микән дип дер калтырап, шул ук вакытта син язган сүзләрне бүтәннәр дә укып мәгълүмат ала, хисләнә, ягъни мин үз ниятемә, теләгемә ирештем бит дип эчке бер горурлану белән укып чыгулар.
Күп булды бу, артыгы белән түгелме икән. Дөрес, берьюлы язылган түгел, төрле вакытта, төрле халәттә, төрле максаттан язылганнар; кайсы тиз чыкты, кайсы айлар буе ятты. Менә бит басылып чыгуларының бер көнгә туры килүен күр. Хөсетлерәк кешеләргә көнләшергә, гайбәт таратырга да җитә калыр…
Бу күбрәклекне үзем дә тоям. Бераз уңайсызрак та кебек: берәүләрнеке әнә бик озак чыкмый ятадыр да үз исемен айлар буе күрми интегәдер. Ә миңа менә… Моның арты хәерле булсын инде…
Күрәсең, мин үзем генә күпсенмәгәнмендер. Менә берничә көннән «Сөембикә» журналы баш мөхәрриренең урынбасары Марат Әмирханов дус шылтырата. Журналның дүртенче санында бер язмам чыгарга тиеш иде, көттем-көттем, чыкмады. Шуны аңлатырга шылтыратадыр инде дисәм, кая ул, сүзен «бик күңелсез эш бит әле» дип башлады бу. Нәрсә булган дисәм, язмамны бишенче санга керткән булганнар да иң соңгы мәлдә, техник сәбәп белән, авторы, ягъни минем исем төшеп калган. Менә сиңа мә! «Бу фамилияне күпме басарга мөмкин, җитте аңа», – дигәндер дә Ходай Тәгалә төшереп калдыру җаен тапкандыр. Һич үпкәләмим, чыннан да җиткән иде бу арада безнең исемне кабатлау.
Акча – рухи байлык түгелУзган елгы (1997) дөньякүләм кино казанышлары турында сүз чыкканда, «Титаник» фильмы гел телгә алынды, бөтен рекорд-бүләкләргә ул лаек булды шикелле, «Оскар» ларны иң күп алган фильм да ул иде булса кирәк.
Ни кызганыч, бу сөенечле фактлардан җыелган уңай хисне бер кашык дегет пычратып куймасынмы: фильмга карата белдерелгән яхшы сыйфатларның барысының да дәрәҗәсе акча белән, доллар белән бәяләнә икән ич! Иң күп кеше караган – шулкадәр акча җыелган; иң яхшы роль уйнаган өчен премия бирелгән – шулкадәр долларлык бүләк; иң яхшы җыр конкурсында җиңгән – шуныңча сумлык бүләк бирелгән: акча, сумнар, доллар, евро…
Нәрсәне бәялиләр? Кино бит нефть тә, агач, металл, автомашина да түгел, ә бәлки сәнгать әсәре, ягъни рухи дөнья. Бу бит – җан, күңел төшенчәләрен акча белән үлчәү дигән сүз. Әстәгъфирулла. Европача әйтсәк, абсурд ич! Безгә бу бик тә сәер, моны аңлавы кыен.
Бу фильмга бәйле уйлану барышында аның, чын сәнгать җимеше буларак, безнең карашка, акчага үлчәнми торган, дөресрәге, акча белән генә һич тә үлчәнә алмый торган, тагын да төгәлрәк әйтсәк, акча хакында бөтенләй дә уйланырга тиеш булмаган яклары да ачылып китте. Әйтик, фильмның режиссёры (кызганыч ки, исемен хәтерләмим) билгеләнгән акчаны җиткерә алмагач, химаячеләре, өстәмә акча бирүдән баш тартып, әсәрне уйланганча төшереп бетермәү куркынычы тудырганнар. Ярый әле иҗат ялкынында янган режиссёр инде, акча богавыннан котылып, сәнгать илһамында йөзгән мәлдә булган – ул, шәхсән үзенә тиешле гонорардан баш тартып, кино төшерүне дәвам иттергән. Чын сәнгать, чыннан да, корбансыз булмый шул.
Ә күңел моны барыбер зур югалтуга санамый: акча юк, аның каруы сәнгати казаныштан миллионнар алдында, нинди хөрмәт, нинди дан-шөһрәт, үзеңә нинди рухи ләззәт.
Тәмле мизгелУянып киттем. Күз дә ачылды. Мондый хәл еш булмый – уянып киткәч тә, күзне ача алмыйча, озак ятасың, «ачыл, ачыл, торасы бар бит» дип, аларны әле күпме үгетлисең.
Бүген менә үзләре ачылган. Тәрәзәгә дә карап алдым. Иртә әле. Биш тә юктыр. Шулай да тәмам уянылган. Нәрсә уятты соң? Читтән тавыш-фәлән дә булмады, тәндә дә авырту-кысталу юк кебек, Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Рәхәт, тәмле уяну бу. Иркәләнеп, җылынып ятасы килү теләге дә чыгып бетте. Торырга кирәк!
Ә-ә-ә, мине бит язылып бетмәгән эшем уяткан. Шул көтеп тора. Әйе-әйе, тәгаен шул уяткан. Башка эшләр дә бар. Алар да әлеге ашыгыч эшкә, уят, уят, дигәннәрдер.
Гомерем буена шулай уянган көннәрем аз булмады. Иң рәхәт, иң татлы уянулар бу. Калган көннәремдә дә берүк шулай уянырга язсын.
СөбханаллаҖәй буе бөркү. Гарык булдык инде. Суда гына ятасы килә. Анда да беркемгә карамыйча.
Хатын-кыз тәмам шәрәләнеп бетте. Суда, комда гына түгел, урамда, транспортта, өйдә дә. Кай төшләрен генә ачып куймыйлар да итәкләрен, чалбар, оек балакларын ничек кенә телеп-кисеп бетермиләр.
Җитмәсә әле, ачык төшләренә, әлбәттә инде, кеше игътибарын, беренче чиратта ирләр игътибарын җәлеп итәр өчен нинди генә ялтыравыклар, хәситәләр тагып бетермиләр, нинди генә буяу, иннек-кершәннәргә буяп чекерәйтмиләр. Тик мондый көнне андый «иҗат җимешләре» нә кемнең генә күз төшерәсе килер икән. Бөркүлектән ми генә миңрәүләнеп калмаган, күңел күзе дә тәмам йомыла язган, бернәрсәгә дә исе китми.
Тукта, тукта, күңел күзе бераз уянып китеп, ачыла да башлады түгелме? Трамвайга килеп кергән менә бу туташ-ханым башкалардан бөтенләй үк аерыла инде әллә? Нишләп әле ул бүтәннәрдән аерылырга теләгән – шыксыз үрдәк баласы. Бөтенләй аерыла дип инде, нәрсәсе кешечә түгел соң? Бар да үз урынында бит, ачыктан-ачык шәрә төшләре генә күренми. Изүе ябык, аның каруы гади, нәфис, вак чәчәкле, зәвык белән тегелгән җиңел күлмәге аның үз тәненә дә, менә безгә дә салкынча рәхәтлек биреп тора кебек. Толымы артка урап куелган, әмма ул бөтенләй авылча, өлкәннәрчә үк тә түгел – колаклары турысына гынаберничә тотым чәч махсус бөтеркәләп төшерелгән, күңелгә ятышлы булып тирбәлеп-тирбәлеп тора. Заманча! Яшьләрчә!
Йөзенә дә карыйсы килеп тора: юк бит, бернинди кершән, иннек юк. Ирен алсу, кашлар табигый кыйгач, күз төпләре күгәртелмәгән яисә зәңгәрләтелмәгән. Бөтен җире табигый.
Әллә бераз гына кул да тигәнме – яңак чите әз генә алсуланып киткән түгелме? Әллә тумыштан шулай нәфис, күз явын алырлыкмы?
Аһ, белмәссең, аермассың, билләһи.
Карале менә, шушы билгесезлек, шуны ачыклыйсы килү хәлалгыч бөркүдә дә кыз-ханым белән кызыксындыра, аны яратып, сокланып, иренмичә, баш түбәсеннән алып бөтен гәүдәсе буйлап, аяк очларына кадәр карыйсын китерә бит…
Аяк очлары? Аның хәтта аякларына килешеп торган үрмә җиңел сандалие башыннан бармак очларының күренүе дә шәрәлек түгел, ә матурлык, табигыйлек булып кабул ителә, чөнки тырнакларына да педикюр ясалган иде. Тукта, чү, анысы да педикюр түгел бугай, әллә табигать биргән пөхтәлек, алсулыкмы?
Аһ, белмәссең!..
* * *Редактор – төзәтүче генә түгел.
* * *Телеграф баганасы ул – редакцияләгән чыршы агачы.
* * *Акча – санаганны, оригинал укыганны ярата.
* * *Язучыга «кыскарту» тере бармагыңны кисүгә тиң. Кайвакыт язганың ярамаганга түгел, газет битенә сыеп бетмәгәнгә кыскарталар бит. Монысы инде бармагыңны үзең теләп кисүгә тиң.
Тфү-тфү, минем кабер ташыма да фәлән көнне «үлде» дип түгел, «кыскарды» дип язып куярлар сыман.
Җыруларым
Кеше китә, җыры кала, диләр,Бер җыр калсын әле бездән дә.Хәйдәр Бигичев, Илсур Хөснетдинев, Фәнис ЯруллинБеренче җырКем үзенең гомерендә беренче җырлаган җырын хәтерли икән? Гадәттә, шундый сорауны атаклы җырчылардан сорыйлар. Алар хәтерләргә азаплана яисә төгәл генә җавап бирә. Карале, мин дә җавап бирә алам икән бит. «Колаксыз Зариф» җыры ул!
Алтынчы класста укыганда шикелле, түгәрәк кенә йөзле җете күзле классташыма игътибар итә башладым, күрәсе генә килеп, сөйләшәсе генә килеп тора. Тик үзенә якын килергә тарсынам, малай, кызлар әллә нәрсәләр күпертер кебек.
Ул арада каникул да башланды. Колхоз эшенә җигелдек. Ә кыз күз алдыннан китми. Ат белән Шура буена төшеп, орлык киптергечкә ягарга юан-юан зирекләр кисәм. Балта белән. Маңгайдан тир ага. «Бирешмә, дим үз-үземә, кызым күрсә, хәле беткән дисә, нишләрсең». Булды бит менә, олауга җитәрлек зирек киселде; кигәвеннән тибенә-тибенә азапланган атны көчкә тыеп, куладакка агачны төйим, бәйләп, кузгалып та китәм.
Өйгә таба ат теләп элдертә, куладак үргә дә келтердәп кенә тәгәри. Мин хәтта олау өстенә, салкынча зирекләргә менеп атланам. Кояш җылыта, рәхә-ә-әт. Тәндә кан уйнаудан туктамый. Хәрәкәтләнәсе килә. Яшүсмердә беренче тапкыр хис сутлары тарала башлаган мәл булмады микән ул? Мәхәббәт дигән серле бер дөнья шуннан башланмый микән? Монда инде янәшәңдә тагын берәүнең булуы кирәк. Хыялда гына булса да. Ә минеке бит хыялда гына түгел, теге «кызым» күз алдына килеп баса. Ул миңа шундый да якын, кадерле. Янымда булса, мин аңа әллә нинди «тәмле» сүзләр әйтер идем, битләреннән, кулларыннан сыйпар идем.
Янымда үзе булмагач, әлеге әйтәсе сүзләр сәер хәрәкәтләр булып, сәер тавышлар булып дөньяга чыгарга тели. Ул хис җыр булып чыга башлый. Мин олауга торып басам, ташыган җырым миннән тирә-якка очып китә, тарала башлый – бөтен басуга, бөтен юлга берүзем, миңа берәүдән дә ояласы, тарсынасы түгел. Җырлыйм! Тургайлар ишетә, кояш, игеннәр, чәчәкләр ишетә. Җырлыйм! Ишетсеннәр, миңа оят түгел.
Бәлки әле, җырым «аңарга» да барып җитәр! Җырлыйм!
Урманда… Илһам ШакировМашинада урманга кузгалдым. Кичә Казаннан Илһам Шакиров дискын алып кайткан идем – шуны кабыздым. Инде урманга да ерак калмаган иде. Илһам җырлап та җибәрде… «Кара ла гына урман…» – музыкасыз-нисез. Нәкъ урман эченә кереп барган сыман…
Кул үзеннән-үзе җырны өзде, аяк газга көчлерәк басты – тизрәк урманга, куе, караңгы урман эченә алып кереп, Илһамны шунда бөтен көченә җырлатып җибәрергә! Яңгырасын әле мәһабәт татар җыры кара урманның нәкъ үзендә.
«Кара ла гына урман…»
Куен дәфтәреннән* * *Илгиз Кадыйров: «Милләтне саклаучы ул тел генә түгел, килешмим, ул – музыка».
* * *Композитор: «Моң, көй шигырьнең үзендә була, композитор шуны табып алырга тиеш».
* * *Кадыйр Сибгатуллин: «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып».
* * *Рәдиф Гаташ: «Җыр – шагыйрьнең бөтен иҗаты, ул – аның халәтен, халкының уен, хисен әйткән сүзләре».
* * *Гөлзадә: «Җырда яхшылыкны гына күрик: алар күп; зарланмыйк».
* * *Җырчы, педагог Фатыйма Имашева: «Балалар җыр аша күп сүз өйрәнәләр».
Үзәге бармы?Җыр – үзенә бер әсәр: эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә бербөтен. Бөтенлеге белән камил.
Иң башта аның үзәге булу зарур. Җелеге дип тә атыйм. Шунсыз җыр була алмый. Әлбәттә, мәгънә үзәге: «әни турында», «мәхәббәт турында», «авылым турында»… Тик бу әле бик гомуми, томанлы. Үзәк ул күз алдына сурәт булып килеп басарга тиеш. Манзара булып… «Бер кыр казы калды аерылып / Үзе очып барган төркемнән»; «Мин борылып карадым: ул борылып карамады микән дип»; «Иңнәренә көянтәләр элеп / Ак каеннар юлга тезелгән» (А. Фәйзрахманов җырлый); «Елмаеп чыгасың тирмәңнән / Чәчеңне җилләргә таратып үтәсең»; «Елама, елама, елама, / Тикмәгә түгелдер кар ява; Тәрәзә янында кыз бала». Яисә бик тәэсирле сурәт парча булып: «Кошлар кайта безгә, син һаман юк»; «Нигә, нигә синең шаян күзләр күзләремә болай багалар»; яки фәлсәфи бер уйлану мизгеле булып: «Һәр көнне төшемә керәсең»; «Елга ярын сагынып елый / Диңгезнең дулкыннары»; «Үтте дә китте яшьлегем»; «Кайгыларым алып китим / Бүтәннәргә калмасын» (М. Шәмсетдинева, Х. Әюпов, А. Фәйзрахманов); бала җырлый: «Илләр турында уйлыйм мин / Нәни димәгез миңа!»; яисә үзенә бер тасвирый яисә хикәяти (вакыйгасы, сюжеты булган) әсәр сыйфатында: «Казаннарга барасым бар әле» (Р. Ханнанов сүзләре); «Утыр әле яннарыма»; «Мин сине яратам, барыбер үземә каратам…»; З. Хәким җырларын радио тыңлаучы «мини-спектакль» ди.
Зилә Сөнгатуллина җырлаганда, җырны әсәр итеп тоясың – аның техникасы сизелә, хәтта күренә дә кебек: ритм, төгәллек, рифма, авазларның, тын-сулышның төгәл бирелеше, аларның дөрес бәйләнешен тоя, шуны тоюдан, шуны тыңлаучыга да җиткерә алудан ләззәт, тәм табуы аңа да барып җитә, аңлашыла, ләззәтләндерә. Моңа, чыннан да, үзенә бер көч кирәктер!
Тел һәм җырТел булмаса, җыр булмас иде; моң, көй әле ул җыр түгел, көйне, тавышны авыз эченнән көйләп була, сызгырып була, ниндидер коралда уйнап та була, тик җырлап булмый. Әнвәр Шаһиморатов, җырда беренчел ул – сүз, ди.
Җырга сүзне сайлап алу – үзе зур талант, осталык, халыкчанлык чагылышы ул. Телеңне тоемлаганда гына, җанга үтемле җыр чыгара, җырлый аласың. Шундый җыр чыгара алганда гына, телне дә баетып була. Киресенчә, телгә надан «шагыйрьләр», җырчылар тел бозуга шактый өлеш кертә.
Иң хәвефлесе – мәгънә төгәлсезлеге. «Ак чәчәкләрдән илһам эзләшик». Нигә ак чәчәкләрдән? Илһам нәрсә ул? Аны нигә эзләргә? Эзләшү бит татарча кемгәдер эзләргә булышу мәгънәсендә, кемгә эзләшәләр? Җырның шуннан соңгы ук юлы: «Былбыллар кебек гөр-гөр гөрләшик». Янә йөз сорау: былбыл гөрләми бит. Бу хакта заманында Мөхәммәт Мәһдиев бик тә гарьләнеп, үпкәләп язып чыккан иде. Чыннан да, рифма артыннан куу әллә нинди мәгънәсезлекләр тудыра. «Күгәрченнәр» иҗек санына туры килми. Бәлки, чәүкә, чыпчыктыр? Ә-ә-ә, мәгънәсезлек килеп чыгамы, ә былбыл гөрләү мәгънәлеме?
Мәгънәсез гыйбарәләр: «Матурым син, гөлем син…»; «Сөям сине, сөям, бел»; «Бергә булыйк, безгә кил».
Эчтәлек мәгънәсезлеге мәгънәсе ягыннан урынсыз сүздән башлана: «Калырга дип әллә сезнең белән /Йөрәккәем шашып тибенә».
Юк икән, җырларда мәгънәсезлек иҗекләрдән үк башлана икән: «Кызлар каз юарга киткәннәр»; «Без ике сандугачлар». Татарда җөмләдә күплекне белдергән башка сүз булса, хәбәр күплектә килми.
Юк икән, җырда мәгънәсезлек авазлардан, хәрефләрдән үк башлана икән. Бала җырлый: «Элли-бэлли бэү; Эчеп кайтам» («Очып кайтам» икән). Өлкәннәр дә калышмый: «Нәрсәгә соң ул мәхәббәт, / сөю утында янсак» җырында артист «нәстәгә» ди. «Икән» урынына «микән», «кайда» урынына «кая» җыр саен димәсәң.
Җыр тыңлаганда аеруча еш ризасызлык тудыра торган кимчелек ул – кабатлау. Аерым сүзләр генә түгел, бөтен бер тезмәләр, куплетлар кабатлана. Бөтен композициясе кабатлауга корылган җырлар бар: «Елмай, елмай, елмай…» (ун тапкырдан да күбрәк әйтелә); «Тормыш бит ул, тормыш бит ул, тормыш бит ул үзгәрә / Тормышның рәхәт көннәре килер әле безгә дә»; «Ак каеннар безне көтә-көтә, / Көтә безне, көтә якташлар»; «Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була, / Картайгачтын соң була…» (Әллә бер егерме тапкыр кабатлый инде!) Элекке заманда иске патефонның тәлинкәсе әйләнгәндә төртелеп кала да бертуктаусыз шулай кабатлап тора иде…
Ярый әле андый вакытта чын җырчыларның чын җырлары искә төшеп, җанны тынычландыра. Хәйдәр Бигичев Муса Җәлилнең «Җырларым» ын башкара (Салих Сәйдәшев көе). Җыр язмышы, автор-кеше-тоткын язмышы, ачы язмыш бер хәсрәт төере булып тамакка төелә бара, шул ук вакытта ул өмет суты белән дә сугарылган, йотыла… Ник бер сүзе кабатлансын! Хәтта иң хисле фикер хәтергә уйдырылып калыр өчен кабатлансын иде дип куясың, юк, кабатланмый, җырны күңелгә сеңдерер өчен вакыт әрәм итми…
Кабатлау ул – табигать күренеше, яшәеш ихтыяҗы диярсез. Килешәм, әйтик, биегәндә, көе дә, хәрәкәте дә, хәтта сүзләре дә кабатланмый мөмкин түгел. Әгәр такмаза (аны җыр дию дөрес булмас) көне-төне туктаусыз калтырап, дерелдәп, селкенеп, сикергәләп, тыпырдап торган дискотека өчен, сәхнәдән боргаланып-сыргаланып үзеңне яки кемнедер бүтәнне булган бөтен нәрсәңне күрсәтү максатында язылган икән, анда мәгънәсен уйламыйча тавыш чыгару өчен генә кабатлау зарури гына түгел, мәҗбүри дә шарт, ничек инде сәгатьләр буена тибенергә мәгънәле сүз табып бетертәсең.
Тик такмазаны чын җыр белән бутамаска иде…
Җыр турында уйларым* * *Телнең теләсә нинди байлыгы, нечкәлеге җырда да чагыла ала: «Шул атларга утырып еракларга килә китәсе».
* * *Җырларга бирелә торган бәяләр: уңай тәэсир иткән җырга, гадәттә, «матур җыр» диләр. Уйлабрак әйткәндә, «моңлы», «халыкчан», «татарча», «борынгы» кебек бәяләр бирелә. Тискәре тәэсирле яисә битарафларга бәяләр: «башваткыч җырлар», «кабатланган»; Илһам Шакиров Мидхәт Миншин белән әңгәмәдә «килде-китте җырлар» диде; «очраклы җыр» дип «Жигули» ны теркәп куйганмын.
* * *Җыр сәнгатендә сан хупланмый, сыйфат кына. Илсур Хөснетдинев ике елда 200 ләп җыр, 400 ләп шигырь язган, ди (Азатлык радиосы, 1995, 22 октябрь). Сыйфат дигәндә: тешкә тия, төче сүзлелек; сүз кадерен бетерүче урынсыз эпитетлар: йолдызлар, сандугачлар, атаклы, бөек, искиткеч һ. б.
Татар җыры дип тәкъдим ителә, ә эчтәлеге дә, формасы да урысчадан калька. Мәсәлән, И. Хөснетдиневнең «Әйдәгез биергә» дигән такмагы. Монда инде «чабата», «тула оек» кына коткара алмый.
* * *Күңелгә якын җырчының осталыгын бәяләү җиңел – аларның «үз» җырлары була. Мәсәлән, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Үтте дә китте яшьлегем». Аны башка кеше җырласа (мәсәлән, Салават), мин радионы сүндерәм, телевизордан читкә китәм, ким дигәндә колакны томалыйм.
Бераз гына нәзарияПсихологлар әйтүенчә, кеше туганнан бирле нинди сүз ишетсә, күреп укыса, барысы да аның баш мие күзәнәкләренә теркәлә бара икән; кирәге чыкканда, аны зиһеннән эзләп табу әллә ни кыен түгел икән.
Ә менә җырларны без еш кына сүзләреннән түгел, көеннән искә төшерәбез. Тавышлар, моң, музыка да күзәнәкләргә язылып барыла микәнни? Ай-һай, булмас – дөньяда бит тавыш төсмерләре исәпсез-чутсыз, ә сүзләр, ни әйтсәң дә, исәпле.
Аннары, сүз бит мәгънәле, ул акыл белән, зиһен белән бәйле, моң, көй исә ул хис белән янәшә. Ә җанда, күңелдә аларны терки торган күзәнәкләр барлыгы мәгълүм түгел.
Алай да моң мәгънәле түгел дип кистереп әйткән кеше дә юк бит. Сандугачның чут-чут дип куюы нинди генә мәгънәле хатирәләр уятмый да, әллә кайчан вафат булган әниеңнең тавыш төсмере колагыңа чалынса, зиһенең әллә нишләп китмиме?!
Димәк ки, моң, көйнең дә мәгънәле төсмерләре күзәнәкләргә теркәлә бара, дөньяны баскан мәгънәсез тавышларның күпчелеге, җилгәргәндә очып киткән кибәк кебек, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып юк та була. Ә мәгънәле моң төсмере барыбер сакланадыр. Һәм нәкъ кирәк мизгелдә, үзең дә көтмәгәндә… Менә бүген, гадәти бер иртәдә, һич уйламаганда күңелгә сәер бер сагыш сарка башлады да, мин аның бөтен барлыгыма Рөстәм Яхинның «Моң» ы булып тарала баруын тойдым. Нишләп, ни өчен менә нәкъ шушы моң? Белмим, белмим…




