Бөртектән – көшел (җыентык)

- -
- 100%
- +
Шулай да мондый сәер билгесезлек мине артык борчымады, киресенчә, сөендерде генә бугай әле: күрче, гомеремдә ишеткән бик тә якын, кадерле, истәлекле авазлар, моң, көй, тавышлар: туганнарымның, иң яраткан кешеләремнең тавыш-сөйләшләре, җырлар, музыка, авылыбызның чишмәләре челтерәве, мал-туар, кош-корт тавышлары, бал кортлары безелдәве, капкабызның шыгырдавы… – барысы да, барысы да минем күзәнәкләремдә саклана икән ләбаса. Һәм мин аларны хәтердә яңарта алам икән. Сөбханалла, нинди рухи байлыгым бар икән!
БәрәңгеАвылдан яңа бәрәңге алып килделәр. Ай-яй тәмле, чыннан да яңа, саф, башка ризыклар бер читтә торсын! Тәме телдән төшми тора.
Нәкъ «Бәрәңге» җыруындагыча!
БакыйЮбилейларда күп булынган. Һәркайсыннан үзенә бер кызык, истәлекле вакыйга йә мизгел кала. Әйтик, Бакый Урманче турында берәр сүз чыкса яисә аның берәр сурәтенә, үзе ясаган берәр әсәренә юлыксам, келт итеп аның туксан яше бәйрәмендә зур, дәрәҗәле театрның шыгрым тулы халык алдында олы мөнбәрдән ихластан җырлавы хәтергә төшә. Көчле, дәртле тавыш; үзен иркен тота, җырлавыннан үзенә дә, башкаларга да ләззәт бирелүен тоеп, шуннан илһам алып, ихласи җырлый…
Ә бит хикмәт вакыйганың үзеннән бигрәк шул уелып калган мизгелләрнең торып-торып янә хәтергә төшеп, үзенә күрә яңа бер ачыш булып, күңелдә яңа хатирәләр уятып, ләззәт, рухи бер ачыш биреп куюында. Бакый абыйның йөз еллыгын билгеләгән көннәр: радио, телевизор сөйли, газетлар яза, һәйкәл ачып җибәрделәр, залларда әсәрләрен күрсәтәләр.
Шул күргәзмәләрнең берсен карап йөрим. Иң зур залларның берсендә аның иң күрекле сурәт-картиналары – милләтебезнең атаклы ханымнары. Һәр сурәте еллар буе ясаган сәнгать әсәренә тиң, күпме көч, илһам сарыф ителгән.
Чү, тукта, болар бит барысы да бер елда – 1987 елда иҗат ителгән. Аларны кайтып-кайтып карыйм. Ялгышмыйм – моннан нәкъ ун ел элек ясалганнар. Бүген аңарга йөз, ә ул елны туксан яшь булган. Мөнбәрдән дәртләнеп, илһамланып җырлаган туксан яше елында.
Сөбханалла, сөбханалла! Туксан яшьтә илһамлы, канатлы, очкынлы иҗатка шундый сәләт, шундый дәрт-көч, гайрәт! Туксан яшьтә! Башында хисле уйлар ташкыны, кулда кыюлык, ышаныч, тәвәккәллек, һәр хәрәкәт-сызык гаҗәеп нечкә тоемлап салынган, «без мәңгелек!» дигән ышаныч белән төшерелгән.
Бирсә дә бирер икән табигать адәм баласына да шундый могҗизаи сәләт һәм шуңа тиң кодрәт, көч!
Башкортча, имешҖырның көендә үзгә бер моңы, сүзләрендә башкалардан аерым яңа мәгънәсе булмаса, аны җырларга нинди генә талантлы артист алынмасын, ул аңа барыбер яңа җан өрә алмый. Ә менә җырчының яхшы гына җырны да бозып, кешеләрне аңардан биздерүе ихтимал. Җыр өч үзәкле: моң, сүз, тавыш. Өчесе бергә тыгыз, тигез үрелгән чылбыр булырга тиеш. Ике җәбе тыгыз, тигез үрелеп, өченчесе тырпаеп йә бушап китсә, җырның күңелгә шома гына үтеп кермәячәге ап-ачык.
Көе нечкә-нәфис, сүзләре сурәтле бер җырыбызны Уфадан бас тавышлы артист җырлый. «…Буең нечкә тал кебек» дигән гыйбарә бар. «Кебек», әлбәттә, татарча нечкә әйтелергә тиеш. Тик артист аны башкортча «куык» ди. Калын әйтә, җитмәсә әле, калын тавышы белән шул сүзне басым белән дә әйтә.
Күз алдына мугыл-мугыл бүлтәеп беткән карт бөкре тал кәүсәсе килеп баса. Менә сиңа җырның үзәге булырга тиешле «зифа буй»…
«Минем» бәя нинди?Радиодан аңарга кадәр дә концерт башында миңа ошаган берничә җырчы җырлады. Күңелгә ятышлы җырлар. Концерт шулай корылган иде: җырның исемен дә, авторларын да кем җырласын да әйтмиләр, шигырь укыла да, шуның эчтәлегенә бәйләп, моң, җыр агылып китә.
Тик мине барыбер нидер борчый. Ә-ә-ә, күңелгә җырның ошавы гына җитми, аның бу ләззәтне кемнең бирүен дә беләсе килә. Тыңлаучы өчен хуҗасыз моң, җыр була алмый. Адәм баласы табигатьтән иңгән көй-моңга да гамьле булып тәрбияләнгән: сандугач сайравы, карлыгачныкы дип ачыкларга тырыша, шуны ачыклагач, тәмен сеңдереп тыңлый башлый…
Мин уйланган арада яңа җыр башланды. Таныш, күңелгә ятыш көй. Җырлаучысы да беренче тапкыр түгел. Тик менә аның исеме тел очында гына тора. Сизәм: кем икәнен тәгаен ачыкламый торып, җырдан чын ләззәт килмәячәк, күңел тырналып торачак.
Әһә, җыр сүзләренең эчтәлеге искә төшкәч, зиһен ачылыбрак китте: Зөлфия Шакирова бит. Картлач, шуны да оныт инде!
Кем икәнен ачыклап, үзенә бер канәгатьләнү алгач, хәзер инде аның җырының, моңының ни өчен күңелгә якын булуын, ни өчен кадерле булуын да уйларга ярый.
Әлбәттә, тавышы. Иң әүвәл җырчының шул үзенчәлеге булырга тиештер. Тагын нәрсәсе аерылсын инде аның бүтән җырчыдан! Алай димә, кайвакыт җырчыны икенчесеннән үз-үзен тотышы, тәрҗемәи хәлендәге кызыклы ягы, кыяфәте, чәче, күлмәге, исем-фамилиясенең үзгә булуы, мәгълүм бер композитор, шагыйрь белән генә бәйләнеше һ. б.
Азапланып эзләмә, тавышы, иң әүвәле тавышы аера Зөлфияне башкалардан! Шулай да ачыклап бетер: үзенә генә хас тавышы нинди соң аның? Музыка, тавыш белгечләре моны беләдер, ә гади тыңлаучы аңлата аламы? Гадәттәгечә, берни белдерми торган «матур» дип кенә тынычланабызмы?
«Тавышы йомшак» диләр, «күкрәк тавышы» дию дә бар. Тыныч кына ага, тегендә-монда сикерми, тиктомалга, көтмәгәндә үзгәрми, йомшак кына тибрәлә.
Болай тасвирлау да әле «матур» дан әллә ни аерылмый, нәкъ үзенең хасиятен ачыкламый бугай. Андый тавышны тагын «бәрхет» тә диләр шикелле. Бу бит тавышның йомшак булуы өстенә берникадәр елтыравыклы, бәйрәмчә-тантаналырак булуына да ишарә сыман. Шул ук вакытта әлеге сыйфат кычкырып та тормый, Зөлфиянеке йомшаграк, өйдәгечә гадирәк димме. Гомәр абый Бәширов телгә карата әйткән «мамыклы» диюен җырга карата да әйтеп булмый микән?
И-и-их, җырга карата да шундыйрак, үземчәрәк билге табасы иде дә бит. Ә бәлки, тавышының үзенчәлеген билгели алмыйча ләззәтле азап, эзләү илһамы кичерткән җырчы бәхетледер?!
Көйме, сүзме – мәгънәле?Нигә мин бик күп җырның сүзләрен белмим? Бу зур кимчелек түгелме – әллә нинди озын поэмаларны хәтерләүчеләр бар, ә син монда өч куплетлы бер җырны хәтерләмисең!
Ә бит көе хәтердә – башыннан азагынача мөгрәп чыга аласың. Бөтен борылыш, тукталыш, паузаларына кадәр, сүз белән бәйләмичә, эзмә-эз кабатларга булдырасың.
Нинди нәтиҗәме? Инде әйтелгәнчә, мәгънәле көй генә, мәгънәле моң гына, нәкъ менә мәгънәле сүз кебек, акыл һәм хис күзәнәкләренә теркәлә бара дибез икән, димәк, бу җырның сүзләре көенә караганда мәгънәсезрәк булып чыга…
Чү, ашыкма! Бәлки, беренче тапкыр ишеткәндә, ул җырның сүзләре ап-ачык әйтелмәгәндер, җырчы авыз эчендә ботка пешереп җырлагандыр.
Бүген менә, тик кенә торганда, тәмле бер көй хәтергә килеп төште. Исеме ничек соң, исеме? Әһә, «Туктале, җил, исмәле, җил…» Бу, бәлки, җырның исеме дә түгелдер, ә менә җырның асылын тәгаенләрлек сүзләре барыбер аныкы, җырның үзәген шулар хасил итә дә. Шулар зиһенгә уелып куелган да. Димәк, җырның болардан да мәгънәлерәк сүзләре булмаган…
Һәр тыңлаган җырдан менә шундый мәгънәле, рухи дөньяңны баета торган гыйбарәләр зиһенгә уела барсын иде: «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, / Сау булыгыз, туганнар!»; «Уйнагыз, гармуннар!», «Иртә торып, шәл ябынып, юлга карыйм»…
Нигә нәкъ менә шушы сүз, шушы гыйбарә зиһенгә уелып кала? Анысы инде серле бер күренештер…
Үз җырыңҖырның күз яше кебек яисә чык тамчысы кебек бербөтен булырга тиешлеге табигыйдер бит! Аны бер ана үз карынында йөртеп, үзе табып, үзе үк бүтәннәргә тәкъдим итүе табигыйдер бит! Нигә аны өч кешенең тудыруы мәҗбүри икән?
Әгәр көе үзенең күңелендә ихластан туып, үзе үк шуны сүзләр белән үреп, тыелгысыз бер сулышта җырлап та җибәрсә. (Бар бит, бар бит бездә дә шундый «чык тамчылары»: Илһам Шакиров, Зөлфәт Хәким, Зөфәр Хәйретдиневнекеләр…)
Моңа бит мин генә борчылмыйм икән. Җырчы Эдита Пьеханың бер әңгәмәсе истә: шундый җыр туганы бар – сүзләрен дә үзең чыгарасың, тик тәкъдим итә башласаң, җырчыга сүз язарга рөхсәт юк, закон кушмый, диләр; җырга «хуҗа» эзләргә туры килгәне булды, шуңа риза «алкашлар» табыла иде әле ярый.
Хөр җырның сулышын буарга гына торган нинди «тәртипләр» бар иде бит. Хәер, алар әле дә баштин ашкан. Җыр әле һаман акча корбаны булудан туктамаган. Үз җырыңны үзең язып, үзең җырлау бәхетен күбрәк татысыннар иде.
ҮлемсезлекАдәм баласының бер дә үләсе, якты дөньядан юк буласы килми. Ул гомеренең теге дөньяда да дәвам итәчәгенә ышана. Шулай да җанның дөньяга кире кайтып яши бирүе турында хыялланып, әкиятләр уйлап чыгара. Кабер өстендәге үлән, чәчәкләр, агачлар, алардагы җимешләр, шулар буйлап хәрәкәтләнгән бөҗәк, күбәләкләр кемнәрнеңдер җаны дип ышаныла. Мәңге яшисе килә!
Тик болар үзләре дә бик вакытлы, кыска гомерле бит, күбәләкнең гомере көннәр белән генә санала, ә кеше җаны, кеше рухы алай кыска булмаска тиеш кебек.
Адәм баласы бу юлы да өметен өзми, ул – чиксез хыялчы. Шагыйрьләр бигрәк тә. Кадыйр Сибгатуллин кеше гомерен җыр итеп күз алдына китерә. Аныңча, җыр ул мәңгелек.
И-и-и, бөек хыялчы! «Бу тормышта каласы килә бер җыр булып» дигән мәшһүр юлларын язганда, шагыйребез күбәләк гомерле кыска җырлар да булырын башына да китермәгән ләбаса.
СерЗөлфия белән Җәвит Шакировлар җырлый: «Көн дә төшләремә керәсең…» Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде кебек. Менә әле дә «колак торды». Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.
Ихластан әйткәндә сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек.
Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда, «Ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми?» дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып кәефне кырмас өчен, аны тыңламау җаен табасың.
Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.
«Көн дә төшләремә керәсең…» җырының «серен» әллә ничәнче тапкыр тыңлаганда, бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме:
Көн дә төшләремә керәсең…Тирмәдән чыгасың,Янымнан үтәсең,Үләннән чык коелып кала…Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән бит, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны…
Илһам чыганагыЯшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип, «Переделкино» Иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.
Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.
Язып арыгач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.
Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп «эшем» – теге мәхәббәтем кымырдый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм, анда кечкенәрәк китаплар – Гавриил Державинның, Гомәр Хәйямның шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.
Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик… барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.
Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: «Хафизәләм, иркәм…»
Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам… Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән…
Нишләргә белмәгәндәСанаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.
Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән «оештырылган» җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.
Ә «үзешчән» үзенеке дип санаган, ягъни үзе, туганнары, иптәшләре яраткан, гомер буе күнеккән, үзенә йә җан дустына гына җырлый, ничек тәэсир итәсен уйлап борчылмый, шуңа күрә ул бүтәннәргә ошармы дип курыкмый. Ничек инде гомер буе үз-үзеңә өйдә дә, эштә дә, хәтта урамда да җырла да кеше алдында, сәхнәдә югалып каласың ди. Булмаганны…
Мондый концертларда чын артистларда, гадәттә, очрамый торган, дөресрәге, «юл куелмый» торган сәер, кызыклы хәл, күренешләр дә булгалый. Аларын да көтәсең, табигый дип саныйсың. Бүген дә…
Олы гына бер абзый солдат җырын җырлый башлады. Тавышы көр, ихлас, һәр сүзен күңелгә барып җитәрлек итеп, үткәзеп әйтә.
Шулай да ул дулкынлана иде. Җырга күнеккән булса да, халык алдына чыгып җырлау көн саен булмый бит. Үзенә җырлаганда, әйтик, аккомпаниатор кирәкми яисә ике куплет арасын саклау дигән кагыйдә булмый. Ә монда шул ара мәҗбүри. Һәм җырчы шул арада нишләргә белми югалып кала икән. Кайберәүләр йә түшәмгә текәлеп тора, йә сәер елмаерга мәҗбүр була, йә кулын кулга ышкый, йә баянчысына нидер дәшмәкче була…
Бу абзый, тик кенә торганда, кул сәгатенә карап-карап куя. Күрәсең, бу аның дулкынланганда яисә ихтыярсыздан тик торганда ясарга күнеккән хәрәкәтедер, гомер буе шулай итәргә гадәтләнгән булгач, монда гына ул аннан кача, гадәтен үзгәртә алмый бит инде.
Тамашачы да аны шулай аңлады…
Теләмичә көтүТуа яңа җыр. Сиңа да килеп җитә. Ишетәсең дә, күңелеңнең моңарчы тибрәнмәгән кыллары тибрәнеп, җанны иркәли… Йә күңелгә үтә алмыйча төртелеп тора. Борчый.
Нинди генә булса да, җыр китеп бара. Әмма кайсы ягы белән булса да хәтердә кала. Ошаган булса, аның кабатлануын көтәсең. Шул ук вакытта бик еш кабатламасалар ярар иде дип тә уйлыйсың. Чөнки ачы сабагың бар: күпме тәэсирле, уңышлы җырның кабатлап кадерен бетерделәр.
Ярый әле уңай мисаллар да юк түгел. Шәхсән миңа тарихы белән дә бик якын «Казаннарга барасым бар әле…» җырын радиолар күп булса елга ике тапкыр бирәләр. «Кәрәкәшлем минем» җырына да язмыш шундый миһербанлы.
Әле менә «Капкада кеше тавышы» дигән җырның язмышын дулкынланып-борчылып күзәтәм. Берүк, еш кабатлый күрмәгез. Елга ике тапкыр ишетсәм, миңа шул җитә, мин шуңа риза…
Тының җитмәсә, менмә җыр тавынаРадио Наҗар Нәҗми сүзләренә җырлар тапшыра. Чираттагысы: «Таулар юлын җырсыз үткәнем юк». Ир-ат җырлый. Тавышын ишетүгә үк – ризасызлык, нигә Фәридә Кудашева түгел?
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.