Йолдызлы төннәр = Звездные ночи

- -
- 100%
- +


Төркилеккә кайту
Төрки халыкларның тамырлары – мәдәниятләре, әдәбиятлары, гореф-гадәтләре, телләре – ахыр чиктә тарихлары бер чишмә башына барып тоташа. Аллага шөкер, соңгы унбиш-егерме елда без моның асылына төшендек һәм яңадан бер-беребезгә кайта, туганнарча якын итеп аралаша башладык. Телләребездә шактый гына аермалыклар сизелсә дә, төркилек барыбер өстен чыга, шуңа аңлашу, үзара аралашу җиңел бирелә, телләребезнең байлыгын ача гына.
Төрки халыкларның берләшүен бүгенге көндә Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә урнашкан Төрексой – төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеге буенча халыкара оешмасы тәэмин итә һәм ныгыта. Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан әлеге оешманың әгъзалары булса, Төньяк Кипрның Төрек Республикасы, Молдавия составындагы Гагауз җире автоном территориаль берәмлеге, Россия Федерациясенә кергән Алтай, Башкортстан, Саха (Якут), Татарстан, Тува, Хакас республикалары күзәтүче дәүләтләр булып саналалар. Төрексой оештырган һәм инде матур гадәткә кереп киткән чаралар даими рәвештә төрки халыкларны үзенә туплап торалар.
Кардәшлек җепләре ныгыган дәвердә Татарстан Республикасының бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты да яңа гасыр төрки бердәмлеге барышыннан читтә кала алмый. Дөрес, XIX гасыр – XX йөз башында төрки телләрдәге беренче китаплар татар наширләре ярдәме белән Казанда дөнья күргән, чөнки ул чорда Казан шәһәре кардәш халыклар өчен рухи башкала ролен үтәгән. Татар телендәге басмалар Идел буенда гына түгел, Уралда, Кавказда һәм Урта Азиядә яшәүче кардәш халыклар арасында да киң таралыш алган. Совет чорында исә Татарстан китап нәшрияты бастырган татар китаплары башка төрки халыкларга да хезмәт итүен дәвам иткән.
2015 елдан ачылган өр-яңа «Төрки әдәбият» сериясе татарлар һәм кардәш халыклар арасындагы рухи элемтәләрне тагын да ныгытыр дип ышанып каласы килә. Безнең максат – төрки дөньяда киң мәгълүм булган, танылган каләм ияләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, китап итеп бастыру, аларны татар укучысына җиткерү. Сүз һәм хат белән аралашу да кирәк, ләкин китап белән аралашу – иң үтемлесе һәм нәтиҗәлесе.
«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китап совет һәм төрки әдәбиятлар классигы, Кыргызстан Республикасының ил акыны1, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Омор Солтан улы Солтановның шигырьләрен үз эченә ала. Омор ага – Кыргызстанда бик тә абруйлы шәхес, чын аксакал әдип. Аның дистәләрчә китабы, күптомлыклары кыргыз, рус телләрендә дөнья күргән. Аерым әсәрләре инглиз, алман, испан, поляк, венгр, монгол һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. 2015 ел әдипнең 80 яше уңаеннан төрки телле дәүләтләр арасында Омор Солтанов елы дип тә игълан ителде.
Омор Солтанов әсәрләренә, традицион төрки шигырь калыбын һәм фикер эзлеклелеген саклаган хәлдә, яңалыкка – европа шигъриятенә омтылу хас. Бер шигырьләрендә төркилек ярылып ятса, икенчеләрендә ирекле өслүб хөкем сөрә:
Мин дөньяны синең белән таныдым,Синнән алдым акылымның ярымын.Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,Иң кадерле бүләк итеп алырмын.(«Китапка»)…Кавказда, кояшның ялгыз баласына охшап,Ап-ак-ак Эльбрус ята.Эльбрусны кар каплаган.Нинди матур ап-ак Эльбрус!…Ятамын палатада, җәймәләр ак.Өметем Эльбрустагы кардан аграк.(«Доктор белән сөйләшү»)Омор Солтанов шигырьләрендә кыргыз халкы, аның гореф-гадәтләре, ышану-инанулары алгы планга чыга. Туган җире, ватаны, туган авылы Тосор, атаклы Ыссык күл, данлыклы Ала-тау, кыргызларның милли каһарманы Манас2, әсәрдән әсәргә күчеп, яңа яктан ачыла, тулылана, укучыны шул серле даирәгә алып керә, төрки тамырларны тоярга, аларга кагылып карарга мөмкинлек бирә.
Шагыйрь туган җире өчен җанын бирергә әзер:
О, туган җир!Йөрәк белән каплармын дошманыңны.Мин дөньяда бәхетләрнең барлык төрен табармын,Син юк булсаң, көл булырмын,тапмый ялгыз ташыңны.(«О, туган җир!..»)Читтә йөргәндә, ул җанына сеңгән тауларын һәм анда үткәргән кадерле көннәрен, яшәеш һәм илһам чыганагы булган күлен сагына:
Хәтеремә Ыссык күлем сеңеп калды,Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.Мондагыдай акбүз аттай таулар бармы?!Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.(«Ыссык күл»)Яшьли ятим калу да аның иҗатыннан читтә кала алмый, үстергән, тәрбияләгән кыргыз җире каршында ул үзен бурычлы тоя:
Кыргыз җире минем өчен тырышты,Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.(«Бурычлымын»)Европага сәяхәте, бигрәк тә Париж шәһәре, биек һәм мәгърур таулар арасында үскән Омор Солтановка көчле йогынты ясый. Париж белән бәйле шигырьләре – «Уйнады колагында тулпарларның», «Пер-Лашез зиратындагы диалог», «Сена», «Мадам-Париж», «Кристина» һ. б. лар – югары кимәлдә язылганнар.
Мәхәббәт шигърияте Омор Солтанов иҗатында аерым урын алып тора. Сөйгән яры өчен ул Ала-тауларны да күтәрергә әзер, кулына богау салып, төпкелләргә өстерәсәләр дә, ул сөйгәне янына килергә көч табачак.
Әсәрләрендәге көтү һәм аерылу сагышы да хисләр өермәсенә бөтереп алып кереп китә дә ахырда күңелдә матур һәм гамьле хатирә булып балкып кала:
Син андасың, мин мондамын – аерым,Кичә тулып, бүген кабат түгелдек.Ышанмыйча басып калдым югалып,Бергә көннәр матур төштәй күренеп.(«Күзен ачты гөлбакчада сириннәр»)Җыентыктагы шигырьләр турыдан-туры кыргыз теленнән тәрҗемә ителде, шуңа күрә һәркем Омор ага иҗатының олылыгын, тәмен, куәтен бар тулылыгы белән сизә һәм тоя ала.
Бу китап белән татар укучысы өр-яңа шагыйрь ачачак, атаклы «ил акыны»ның әсәрләренә сокланып, аларны йөрәк түренә үк салып-саклап куячак дип уйлыйм.
Төркиләрнең тарихы тирән, шуңа безгә кыргыз, казах, үзбәк, төрек, азәрбайҗан, төркмән һәм башка кардәш әдәбиятлар аша төркилеккә кайтасы да әле кайтасы. Сәфәребез уң, юлыбыз хәерле булсын!
Ленар ШәехТау көннәре
Ленар Шәех тәрҗемәләре
Ватан
И ватаным, сөю түккән анам да син,Фанилыкны якын иткән атам дисәм?И ватаным, тәрбияләп, кеше иттең,Синең җылы куеныңнан сөю көтәм.Айлар үтеп, мизгел елга киткән саенТөшенеп киләм ватанымның асылына.Туганнан ук ак-караны таныткан син,Түзә алмыйм күңелемнең ярсуына.Ватанымны мин дә сөям, син тагы сөй,Чөнки ул минем дә өем, синең дә өй.Кирәк булса, зур горурлык хисе беләнЙөрәгеңне Данко кебек яндыр һәм көй.Көннәр үтеп, заман алга барган саенТөшенеп киләм ватанымның мәгънәсенә.Керем юып, кендек каным тамган җир син,Шуңа газиз илемнең һәр бәндәсенә.Теләк
Гомер юлы озак түгел, тукталыр,Комга тамган тамчы кебек юк булыр.Әгәр синең эзең калса артыңда,Горур исмең киләчәккә омтылыр.Күлгә төшкән алтын мәрҗән шикелле,Күк йөзендә күзен кыса йолдызлар.Мин дә шулай: төшеп гасыр төбенә,Йолдыздай күз кысып торырлыгым бар.Китапка
Мин дөньяны синең белән таныдым,Синнән алдым акылымның ярымын.Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,Иң кадерле бүләк итеп алырмын.Бу тормышны синең белән белгәнмен,Синең аша ак, караны аердым.Кыю, дәртле йөрәгемә тын биреп,Бәхет көткән иртәгәмә бар, дидең.Акылыннан өлеш биргән якыным,Әйткәнеңә җан дустымдай инандым.Табалмасаң,яхшы китап күрсәтерЯзмыш, бәхет кай тарафта булганын.«Нарасый чая кызлардай…»
Нарасый чая кызлардайЯз көне гөлләр ясана.Күңелсез булыр яшәеш,Тормышта хезмәт булмаса.Көләч күз – яшьлек булмаса,Танылу алмас сылулар.Килмәс иде гөлле заман3,Булмаса әгәр олылар.Гомернең йомгагын сүтеп,Мизгелләр ага тиз сызып.Укы, хозурлан, хезмәт кыл,Тормышның юлы бик кызык!«Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр…»
Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр,Онытылып мин сөйләгән вәгазьләр.Тормышымнан ниләр күреп, ни белдем?.. –Әйтер шуны каләм тигән кәгазьләр.Тау көннәре
Минем җаным шатлыгымУртаклашкан тау белән.Мал көтүче кыргызгаУңыш бирә тау, дигән.Хафалансам, ял алам –Минем көнем тау белән.Йөрсәң дәртең югалтып,Тән саулыгы – тау, дигән.Кендек каным тамган җир –Ала-тауның арасы.Тауларда тудым, үстем,Мин – тау халкы баласы.Әлсерәпләр бер йотсаң,Кымыз кебек һавасы.Серләр белән уралганТау сурәтен карачы!Тау башыннан бик салмакЧыгып килә ак ай да… –Күреп тә күңел туймасШул тау көннәре кайда?Бурычлымын
Фрунзедан4 Тосорыма5 килгәндәДулкынланам сүз табалмый сөйләргә.Тосорымнан Фрунзема баргандаКуанамын сүз табалмый бар җанга.Мин Тосорда балалыгым үткәрдем,Бәхет сузды җан түремә үткән көн.Фрунзе миңа белем сөтен имезде,Гыйлем данын иңнәремә кигезде.Кыргыз җире минем өчен тырышты,Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.Акыннар6
«Акыннарга авырмы?Җанга гел сагыш түшәп,Һәрвакыт уйлап йөреп,Калырлармы аз яшәп?»Ялгышасың, җан дустым,Авырмасын күңелең.Акыннар озак яши,Җырга салып гомерен.Ятимлек
Ятим калдым, мин ялгыз гаепсезмен,Җиңү килгәч, әнилегә тиңләштем.Укып үстем, алып мәктәп белемен,Китеп барды акыл сорар киңәшчем.Ятиммен дип, гаепләмим берәүне,Яхшылардан сүзләр оттым какмаучы.Арасында дуамаллар булмаса,Халык икән ятимнәрне яклаучы.…Ләкин чыны: ятим калу бик авыр,Китсен, китсен, ул чагымны оныттым.Мине микән иркәләп ул үстерде,Шунлыктан тау сусавыдай тоныкмын.«Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем…»
Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем,Син үстең, мин дә алга гел омтылган.Күрмәсәм, күңел йомшап сагындырганЙә минем атам булган, анам булган.Мин, йөреп, күпме көннәр үткәргәнмен,Йолдызлы төннәрне дә күп күргәнмен.Сузыла күз алдымда сурәт булыпСиндә уйнаган вакыт үткәндәге.Сагынып килдем күлемә
Сөйгәнемне сагынгандайСагынып килеп күлемне,Ярына басып, тын алдым,Яшәртеп алдым гомерне.Каекка7 төшеп, тирбәлепХыялландым, канатландым.Яр буенда йөри-йөри,Кыз сөйгән кебек сафландым.Үтә күренмәле күлгәУем белән бергә чумдым.Караңгылыкны таратып,Су коендым, мәмнүн булдым.О Ыссык күл8, Ыссык күлем!Сагынсам, утлар йотармын.Дулкының – минем сердәшем,Шауларын тыңлап ятармын.О Ыссык күл, Әнкә күлем!Дулкының – ат, аңа мендем.Гомердә сагыш булмастай,Яр буенда җырлап йөрдем.Онытмадым
Аралап шәһәр эчен атлап йөргәнСерле, тып-тын, ап-ак төн исеңдәме?Уянып йокысыннан, җемелдәшкәнУтлары Фрунзеның кичендәге.Без йөрдек кул тотышып юл буенда,Аксыл төн йолдызларын суга түкте.Узган яшьлек – гомер юлы шикелле,Паровоз төтен бөркеп үтеп китте.Ә вакыт судай акты – онытмадымАчылган ап-ак гөлдәй көлгәнеңне.Ул төнне сөйләп бирдем сиңа гынаКалдырмый бу дөньяда белгәнемне.Сылу идең. Япь-яшь идең. Кояш идеңСөюдәй янып торган уемдагы.Күзләреңне нурландырып карый бирдең,Син гүя күгәрчендәй куйнымдагы.Өн катмый миңа карый бар агачлар,Җандагы сөенечкә күз аталар.Барча кошлар канатын кагып уза,Алар тантана, шатлык тараталар.Искә алам сурәтең күзем алмый,Әзер мин, килеп җитәм, кил, диюгә.Рәхмәт, дим, син гүзәлгә юлыктырган,Сагышны оныттырган бу сөюгә.Күп көттем
Күңелем күккә очып, болыт кочып,Сурәтеңне сагынып, ерак йөреп,Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,Үзеңне гомеремдәй татлы сөеп.Төн керсә, күккә карап, йолдыз санап,Текәлеп күп утырдым, уйга батып,Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,Сагынып, ялгыз сине уйлап ятып.Җан җитмәс тирәндәге энҗе булсаң,Мин, җитеп, үбәр идем, учка салып,Бүген мин килдем, җаным, иркә гөлем,Бик озак көткән җавабыңны алып.Кыргыз солдатының җыры
Сагындым чал дулкыннарыШаулаган Ыссык күлемне.Очына аркар9 утырганСагындым биек түремне.Аттай өреккән балыгыАла-тау дәрья-суларның.Дулкыннар белән серләшкәнКәләшем – аккошы җанның.Ни генә салмый уеңаСәгатьнең келт-келт җырлавы.Балык кебек йөзеп үттеБалалык чакның еллары.Очканын күрсәм йолдызның,Йөрәгем сулкылдый шул бик.Сөйгән яр йөргәндер көтеп,Йөрәге җирсеп килер дип.Күл вальсы
Җил йөрсә биеп, сәйран корып,Дулкыннар күлдә уйнаган.Аккоштай канат җәйгән болытЯрлардан күл буйлаган.Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,Мәхәббәт җырларыдай.Төн белән күлнең күркен кара:Тулган ай йөзеп бара.Чулпандай кызның гүзәллегенКүргән күзләрең кайда?Ыссык күл – яшьлек шатлыгыдай,Саф сөю җырларыдай.Җемелдәп күктән йолдыз төшкәнСуыңның тирәненә.Көмештәй ак балыклар йөзә –Бу – күлнең бүләге лә.Ыссык күл – дөнья шатлыгыдай,Яшьлекнең җырларыдай.Акчарлаклар шаулашкан мәлдә,Ыссык күл тынып яткан.Очырып кардай аккошларны,Шау-шудан бәгъре каткан.Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,Мәхәббәт җырларыдай.«Төн…»
Төн…Тып-тын…Сәгать: келт-келт… келт-келт…Уйлап ятам…Колак тонып, уйга батам.Очкындай алыс-еракта йолдызга охшап,Бер өмет чырт-чырт яна уйда, һич калмый.Шушы уйны мизгелендә әйталаммы?!Сызылып секунд йөгерә, кабатланмый.Егерме биш яшь
Егерме биш яшь, синең белән серләштем,Җаным кебек яшьлек җырын җырлаштым.Күзләренә яшьлек тулган айлы төн!Ул төннәргә һич үкенеч кылмасмын.Егерме биш яшь, синең белән күрештем,Көч сынаштым, карулаштым, көрәштем.Колак салып, яхшылардан киңәш алып,Улар10 очып, улар кунган җирдә үстем.Егерме биш яшь, сиңа килеп юлыктым,Кызган идем, тының белән савыктым.Тау битеннән намус белән атлыймын,Ярсу җанлы бер улы мин халыкның.Яз
Быелгы яз елдагыдай килеп җитте,Агачларга яшел алка – бөре ялгап.Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
1
Кыргызстан Республикасының халык шагыйре.
2
Манас – кыргызларның иң зур дастаны һәм әсәрнең төп каһарманы. «Манас», дөньядагы иң озын дастан буларак, Гиннесс рекордлары китабына һәм ЮНЕСКОның кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедеврлары исемлегенә кертелгән.
3
Гөлле заман – яхшы заман мәгънәсендә.
4
Фрунзе – 1926–1991 елларда Бишкәк шәһәренең исеме.
5
Тосор – шагыйрьнең туган авылы.
6
Акын (кырг.) – шагыйрь.
7
Каек – көймә.
8
Ыссык күл – татарча «Кайнар күл», «Эссе күл» мәгънәсенә туры килә.
9
Аркар – архар, тау сарыгы.
10
Улар (кырг.) – тау күркәсе.