Бер гаилә сурәте

- -
- 100%
- +
Гамилгә шалтыратканда, ул, бәхеткә, өендә булып чыкты. Минем тавышны ишеткәч:
– Кая югалдың син, абзый, – ди. Без үзебезчә бер-беребезгә абзый дип эндәшәбез. Мин аңа бер җитди эш бар икәнен әйткәч, сөйләвемне сорады. Ләкин бу турыда телефоннан сөйләшергә ярамый иде, без очрашырга булдык.
Ярты сәгатьтән без кухняда кофе эчеп утыра идек. Мине тыңлап бетергәч, ул: «Әллә кайларга барып кысыласың син, абзый. Ярый, хәзер боз кузгалган инде, ахырынача барырга кирәк. Миңа калса, аларны син нык куркыткан. Сак бул! Алдыңны-артыңны карап йөр! Хәзерге заманда кеше гомере берни тормый. Теге Илсур янына берәр көнне икәү барып килербез», – диде.
Минем эчкә җылы кереп китте. Ул минем сүзне элек тә аяк астына салып таптамый иде, Аллага шөкер, бүген дә шулай булды.
Өйгә кайтып барам. Башта мең төрле уй. Иртәгә ничек тә булса Рәкыйпне эзләп табарга кирәк. Кичектермичә. Адресны белешмәләр өстәленнән алып булыр шикелле. Таба алырга тиешләр. Шулай да башта Гамил белән киңәшергә булыр. Менә үзебезнең кварталга җиттем. Кайтып яхшылап ял итәргә дә, иртәгә иртүк эшкә керешергә кирәк.
Үзем атлыйм, үзем каяндыр үкереп өскә машина килгәнен сизәм. Бөтен көчемә сикереп, тайпылып калдым. Теге машина ничек килгән, шул көе үкереп узып та китте.
VII
Иртән телефон шалтыраган тавышка уянып трубканы алдым. Кем булыр бу?
– Әй, син! Яхшылап тыңла, – ди. – Әгәр тагын кирәкмәгән җирләргә кысыласың икән, син күз алдыңа да китерә алмыйсың ни булачагын, аңладыңмы?
– Аңладым, – мин әйтәм.
– Аңласаң шул, тыныч кына яшә, башкаларга да комачаулама. Без хәзер синең һәр адымыңны күзәтәчәкбез, – ди.
– Рәхмәт!
– Син нәрсә, козёл, шаяртып сөйләшәсең. Ярты сәгатьтән тагын шалтыратачакбыз, уйла.
– Кирәкми, акчаңны әрәм итмә.
– Без шаяртмыйбыз, тварь!
– Ә нигә шаяртмыйсыз?
– Ну, кара аны, шакал, үзеңә үпкәлә! – дип, теге трубканы куйды. Әллә артыграк кыланып ташладым инде. Минем бу телне кисеп кенә ыргытырга. Гамилне кисәтим әле. Тик ул да урынында булып чыкмады. Тукта, эшеннән кайтканын көтәргә кирәк. Мин китәргә җыенып йөргәндә ишек кыңгыравы шалтырады. Әкрен генә барып, ишек күзеннән карыйм. Ниндидер ике ят адәм басып тора. Кире аяк очларына гына басып, балконга чыксам, аннан өскә дә, аска да, янга да китеп булмый икән. Мин бау эзли башладым, ә тегендә, ачкыч яратып, ишек ачарга маташалар. Менә мин инструментлар шкафыннан бау табып алдым. Кире залга узганда, тегеләр ишекнең ачкыч белән бикләнгән йозакларын ачканнар, эчтәге бикне, каерып керергә азапланалар иде. Балконда бауны бәйләргә ныграк урын эзләп кабаланганда бавым кулдан ычкынып аска төшеп китмәсенме. Беттем! Нишләргә? Ишекнең биге менә-менә каерылып чыгарга гына тора. Аны-моны уйлап торырга вакыт калмаганлыктан, йокы бүлмәсенә кереп карават астына чумдым. Озак та үтмәде, теге ике бәндә ишекне җимереп, эчкә дә үттеләр. Йа Ходаем, үзең сакла! Ичмасам, берәр төрле корал-мазарым да юк. Тегеләрнең тавышлары ишетелә.
– Балкон ишеге ачык. Чыннан да моннан шылган. Аста төшкән бавы да ята.
– Алайса тизрәк, ерак китә алмагандыр әле ул!
Менә алар чыгып киттеләр. Аяк тавышлары тынгач, әкрен генә балконга чыгып, ярыктан аска күз салсам, тегеләр өй янында кая барырга да белмичә аптырашып торалар. Кара курткалысы:
– Ычкынды, ахры. Әз генә соңга калдык. Яңадан эзенә төшәргә кыенрак булачак. Ярый, киттек. Барыбер өенә кайтачак, – диде. Алар юл кырыенда торган ак төстәге «Волга» машинасына таба киттеләр. Мин ничек кенә тырышсам да, номерын күрә алмадым.
VIII
Гамилне эзләп тапканда кичке сәгать алтылар тулып килә иде. Ул мине тыңлап бетергәч:
– Ярый, алайса бездә торып торырсың. Теге ике кешенең йөзләрен хәтерләп калмадыңмы? – дип сорады.
– Рәтләп карап булмады шул. Ну, «Волга» лары ак төстә иде.
– Шәп! Хәзер меңләгән ак «Волга» арасыннан табарсың инде син аны. Йә, ярый, кәеф салынкылыгын онытып тор, әйдә, кайтып капкалап киләбез.
– Ә Илсур янына?
– Анда барудан әле бернинди мәгънә күрмим. Аның үтермәве билгеле бит инде. Сине бөтенләй башка кешеләр эзәрлекли. Шуңа күрә бу эш ачыкланганчы, бик күзеңне акайтып, авызыңны ачып йөрмә. Бераз өс-башыңны үзгәрт. Күзлек ки. Чәчеңне кистер, поп булырга җыенмыйсыңдыр?!
– Чәчне? Соң болай да ярты баш пеләшләнеп килә.
– Аннан бөтен белгәннәреңне минем ярдәмчегә сөйләрсең. Үзеңнән чыгып берни эшләмә! Аңладыңмы, абзый!
– Аңладым, абзый!
IX
Иртән Гамил эшкә китүгә, мин «горсправка» дан Рәкыйпнең адресын эзләтеп алдым. Аннан Флёраны күптән күргән юк. Ул минем өйләнергә йөргән кыз. Аны күреп аңлашып алырга кирәк. Мине күргәч, Флёраның авызы кыегайды.
– Бөтенләй килеп йөрмәсәң дә ярый иде. Өч көн буе ни исәнме, ни сау бул.
– Мин командировкада идем, Флёра.
– Соң син түләүсез ялда түгелме?
– Шулай да… Бер эш килеп чыкты.
– Миңа әйтеп китәргә буладыр иде бит.
– Була иде дә…
– Аңлашылды… Тагын берәр хатын-кыз белән чуалгансыңдыр инде?
– Юк, дим.
– Булды, җитте! Инде 30 га җитәм сине көтеп. Хуш! – дип, Флёра китеп барды.
– Флера, тукта әле!
Ул, артына борылып та карамыйча, үзе эшли торган идарәгә кереп китте. Үпкәләгән. Аның белән аңлашырга да вакыт юк. Ярый, соңыннан. Хәзер иң мөһиме Рәкыйпне эзләп табарга, табып телен ачарга кирәк. Шул уйлар белән мин 9 нчы трамвай тукталышына киттем. Беломорский урамында тора теге хәсрәт. Тукталыштан ерак түгел икән. Йорты «хрущёвка» ның өченче катында булып чыкты. Ишек кыңгыравына басам. Эчтә аяк тавышлары ишетелә. Ишектә Рәкыйпнең суырылып калган йөзе күренде. Бер мәлгә ул аптырап калды, аннан бар көченә ишекне ябарга көчәнә башлады. Тик аңа кадәр мин сул аякны ишек арасына куярга өлгергән идем. Бар көчемә ишекне этеп, бүлмәгә бәреп кердем. Теге мөртәт атылып идәнгә барып төшмәсенме. Мин Рәкыйпнең якасыннан тотып күтәрә башладым, ул минем беләкне тешләде.
– Ах, кабахәт, әле син тешлисеңме, – дип, уңлап-суллап моңа китереп томыргач, теге үкереп елап җибәрмәсенме. – Сезгә миннән нәрсә кирәк, нәрсә? Ник миңа тынычлык бирмисез? Ник?
– Син, тере хәсрәт, Айсылуны кем үтерде? Әйт, кем? – дип, мин Рәкыйпне буа башладым. Теге тыны кысылган килеш:
– Каян белим мин аны? Ул соңгы вакытта миннән качып йөри башлаган иде. Авылларына да качып кайтып китте. Шул кирәк аңа, кайтмасын иде. Алдакчы, себерке ул. Минем бөтен сәламәтлегемне бетерде. Оятка калдырды. Инде без өйләнешергә тиеш идек. Балдаклар, күлмәкләр алдык. Әти-әни туйга әзерләнде. Ә ул теге бандиты төрмәдән чыгуы булды, сәгате белән үзгәрде. Шул кирәк аңа! Минем каргыш төште!..
– Кем үтерде аны, кем? – дип, мин тегене ныграк кыса башладым. – Кем, әйтәсеңме, юкмы? Югыйсә бетәсең. Сине беркем коткара алмаячак.
– Мин үтермәдем аны, мин, ми…
Тегенең тыны кысылганнан-кысылды.
– Кем? Кем, дим? Илсурмы?
– Белмим.
– Алайса ни өчен районда йөрдең? Кунакханәгә утны кем төртте?
– Мин бернинди кунакханәне дә белмим. Районга тикшерүче Әскәров чакырткач кына бардым.
– Нәрсәгә?
– Ул миннән бер-беребезне ярата идек, өйләнешергә йөрдек дигәч, тагын бер язу яздыртты.
– Ә син яздың инде.
– Язмыйча кая барасың? Ул, әгәр кул куймасаң, үзеңне үтерүче санап кулга алабыз, – диде.
– Син яздыңмы, хайван?
– Кая бара алам соң мин? Мин бит бик йомшак кеше…
– Йомшак түгел, куркак кеше син. Шул язуны язып, син Илсурны бөтенләй батырганыңны аңлыйсыңмы?
– Белмим, мин бернәрсә аңламый башладым. Тимәгез миңа! Мин бик бәхетсез кеше.
– Рәкыйп, шулай да кем үтерде Айсылуны? Син дә түгел, Илсур да түгел. Син бит нәрсә булса да белергә тиеш.
– Юк, белмим. Аңлыйсыңмы, белмим. Бәлки, Фурсилә беләдер.
– Ул кем тагын?
– Айсылуның тулай торакта бергә торган кызы.
– Кайда тора?
Ул миңа адрес язып бирде. Үзе дер-дер калтырый. Минем бу өтек шагыйрьдән күңел болгана башлады. Университетта әлләкем булып төрле җәмәгать эшләрендә катнашкан, укытучыларга ялагайланып йөргән бу адәм кызганыч түгел иде миңа. Адресны кесәгә тыккач, күзлекне кидем. Димәк, бу мөртәт тә үтермәгән. Шулай да Илсурны утыртышырга булышкан. Ярый, чәнчелеп китсен! Озакламый мин Фурсиләне эзләп, автобуста бара идем инде. Эш тагын да катлауланды. Үтерүче билгесез… Автобус миңа кирәкле тукталышка да килеп җитте. Тулай торакка кергәч, вахтада утыручы апа миннән:
– Кем буласыз? – дип сорады.
– Бергә укыган идек, – дидем.
Сәгать кичке уннан да соңга калмыйча чыгыгыз. Әгәр тоткарлансагыз, паспортыгызны милициягә тапшырам.
– Аңлашылды, апа.
– Аңлашылса, барыгыз!
Башка тулай тораклардагы кебек үк монда да вахтёр утыра, бар нәрсәңне төрмәдәге кебек тикшерә. Этаж саен чүп, сасы ис, стеналарында оятсыз сүзләр. Бар тулай тораклардагы кебек лифт эшләми. Бүлмәләрдән музыка, сүгенгән, чәрелдәп көлгән тәрбиясез, әнчек кызлар тавышы яңгырый… Кирәкле ишекне шакуга, эчтән, керегез, бикле түгел, дигән йомшак кына тавыш ишетелде. Ишекне ачып эчкә үтсәм, анда сары чәчле, ябыграк кына бер кыз кер үтүкләп маташа. Мине күргәч, аптырабрак калды.
– Исәнмесез! Гафу итегез, сез Фурсиләме?
– Әйе, мин ул. Ә сез кем буласыз?
– Ничек дип әйтим. Гафу итегез, бәлкем, утырып сөйләшербез?
– Утырыгыз.
Ул шулай дип, дивандагы керләрен алып, өстәлгә куйгач, мин утырдым. Кыз миңа аптыраулы, шикле караш ташлап:
– Әйе, тыңлыйм сезне, – диде.
– Ничек дип әйтим икән, сез Айсылу белән бер бүлмәдә яшәдегезме?
Фурсилә ничектер сискәнеп киткәндәй булды. Ул миңа курку катыш сораулы караш ташлап, пышылдап кына:
– Әйе, – диде.
Гафу итегез, сез аны соңгы тапкыр кайчан күрдегез?
– Авылга кайтасы көнне, – диде ул, теләр-теләмәс кенә.
– Аның үзенә берәрсенең янавын, йә булмаса куркуын әйткәне булмадымы?
– Юк, белмим, әйткәне булмады кебек.
– Рәкыйптән башка бүтән кеше белән очрашмый идеме?
– Юк, Илсур төрмәдән чыкканчы Рәкыйп белән яхшы гына йөрделәр. Соңыннан, элеккеге мәхәббәте яңарып, Илсур янына ял саен авылга кайта торган булды.
– Сез Илсур үтергән дип уйлыйсызмы?
– Белмим, әйтә алмыйм.
Шулай да Фурсиләдә ниндидер эчке киеренкелек сизелә. Күзләрен еш-еш йома. Нидәндер каушый.
– Соңгы көнне Айсылу авылга үзе генә киттеме?
– Әйе…
Шулай да бу кызның нидер әйтеп бетермәгәнлеге күренә. Ничек итеп телен ачарга, ничек? Мин үземнең сорау алуымны дәвам итәм.
– Айсылу авылга киткәндә Рәкыйп монда идеме соң?
– Әйе.
– Алар ничек аерылыштылар?
– Рәкыйп ялынып карады. Әти-әниләре туйга әзерләнгәнен, бөтен авылларының туй булачагын белгәнен әйтте. Оятка калдырма инде, дип ялынды.
– Ә Айсылу?
– Айсылуның күзләрендә яшь иде. Бертуктаусыз гафу үтенде. Рәкыйпнең бик ошаганын, тик Илсурны яратуын аңлатты.
– Рәкыйп аны озата киттеме?
– Юк. Тулай торак төбендә калды.
– Шуннан?
– Рәкыйп үксеп елый-елый өенә кайтып китте.
– Шул гынамы?
– Әйе.
– Син бернәрсә дә төшереп калдырмадыңмы?
Фурсилә өстәл өстендәге керләренә капланып елый башлады.
– Тынычлан, сеңлем, тынычлан!
Мин аңа чәйнектән су салып эчердем. Бераздан ул, шактый гына тынычлангач:
– Абый, зинһар, миңа бәйләнмәгез, зинһар! Мин сезгә барысын да әйттем. Башка берни дә белмим. Зинһар, минем үземне генә калдырыгыз, – дип, калтырый башлады. Шулай да бу кыз нәрсәнедер яшереп калдырган кебек тоела. Мин тагын аның телен ачарга омтылып:
– Сеңлем, син яхшылап уйла! Кеше үтерелгән! Гаепсез кеше төрмәдә. Ике гөнаһсыз кешенең бәхете киселгән. Ниндидер кабахәт җан иректә йөри. Ашый-эчә, ләззәтләнә! Айсылу япь-яшь килеш гүрдә ята. Уйла яхшырак, иптәш кызыңның каргышы төшмәсен, дим.
– Юк, дим, абый. – Бүтән берни дә ала алмаячагымны аңладым. Йә ул чынлап та бернәрсә белми, йә булмаса, аны куркытканнар.
– Яхшы, мин китәм, сеңлем. Сиңа телефон номерын калдырам. Бу бик яхшы тикшерүченеке. Әгәр берәр әйтер сүзең булса, шалтырат, курыкма. Кирәк чакта без сине яклый алачакбыз, тик ышан гына.
Телефон язылган кәгазьне диван өстенә куйгач, мин Фурсиләгә карадым. Ул, мескен, бер сүз дә әйтә алмыйча, калтырап тик тора иде. Мин әкрен генә ишекне ябып аска төшеп киттем. Астагы апа паспортны биргәч, арттан:
– Инде әллә кайчан өйләнергә вакыт үзенә, ә ул һаман тулай торакка чаба, – дип калды.
– Әби, тулай торакка йөрсәм дә, синең янга түгел бит, – дип чыгып киттем. Соңрак барыбер нигә кирәк инде шул надан бер хатын белән әйткәләшергә, дип уйладым.
Бүген Гамил өйгә кайтмады. Икенче көнне туп-туры Гамилнең эш урынына юнәлдем. Ул мине күрүгә:
– Синең теге Рәкыйп дигәнеңнең фамилиясе Гайнуллин түгелме? – дип сорады.
– Әйе. Адресы да бар.
– Ничек?
Мин аңа адресны кабатладым. Ул миңа бераз карап торды да:
– Аны кичә үтергәннәр. Туганнары хәбәр итте. Зур микъдарда наркотик кадаганнар. Көч кулланган урыннары күренеп тора. Шактый гына каршылык күрсәтеп маташкан, – диде.
– Әле кичә генә исән килеш күрдем мин аны.
– Күрдеңме?! Йә, нәрсә ачыклап кала алдың?
– Миңа калса, ул үтермәгән. Шулай да нәрсәдер белә кебек тоелды.
– Менә шул белүе башына җиткән дә инде аның. Шаһитларны юкка чыгару бара. Тагын кайларда булдың, абзый, – дип, бу миңа ирония белән дәшә.
– Булдым инде шунда.
– Тизрәк сөйлә! – Гамил, каһәр, сизә бугай минем ни уйлаганымны.
– Айсылуның бүлмәдәш кызында.
Гамил бүлмәдә утырган шофёрына:
– Сәфәров, машинага, киттек тизрәк! Бәлкем әле исәндер, кем белә, – дип боерык бирә.
Ике-өч минут үтмәгәндер, сержант Сәфәров машинасы тулай торакка таба чаба иде, мин юлны күрсәтеп барам. Вахта әле алмашынып өлгермәгән икән, теге апа мине күргәч:
– Ә, яңадан килдеңме? Кичә нәрсә дип киткән идең әле, бәбкәм?! Керми генә тор әле, яме! – диде.
Апа минем ялынганымны көтте, ахры, миңа ян белән утырды. Шунда Гамил, апага:
– Җиңги, мин – тикшерүче майор Гарипов, – дип, таныклыгын күрсәтте. Апа рөхсәт бирде. Чабып менеп Фурсилә бүлмәсенең ишеген шакыйбыз. Җавап бирүче юк. Безнең арттан теге апа да менеп җиткән.
– Апа, Фурсилә тулай торактан чыгып китмәдеме?
– Киткәне күренмәде.
Гамил кырыйда басып торган шофёрына:
– Сәфәров, ват ишекне! – диде.
Сержант, ишекнең тоткасын кулы белән ныклап тотып, җилкәсе белән бар көченә эчкә этте. Ишек ачылып китте. Идәндә ябык гәүдәле Фурсилә бөгәрләнеп ята иде. Аны кичә үзе үтүкләгән сөлгесе белән буып үтергәннәр. Гарипов кызның кулын тотып карагач, авыр сулап:
– Монда да соңга калдык, – диде.
Бу хәлләрне күреп торган апа:
– Йа Алла, ул баланың кемгә зыяны тигән икән инде, – дип кычкырып елап җибәрде.
Гамил, шофёрына борылып:
– Сәфәров, бар, рациядән экспертларны чакырт! Ә син, апа, әйт әле, кичәме, бүгенме бу бүлмәгә кемнәр керде?
Апа:
– Йа Алла, балакаем, йа Алла, – дип ухылдаганнан соң, менә бу иптәштән башка кергән кеше булмады, – дип, миңа карады.
– Апа, алайса үтерүче каян кергән булырга мөмкин?
– Соң, кайчакта икенче этажга менеп кергәлиләр.
Гарипов, апага:
– Күрсәтегез, – дип боерды, аннары миңа борылып: – Син монда гына кал, бернәрсәгә кагылма, кеше кертмә, – диде.
Мин идәндә ятучы кемнеңдер кадерле баласы булган Фурсиләгә карап тора башладым. Бу кыз миңа бигрәк тә кызганыч иде. «Их, кызый, нәрсә өчен үтерделәр икән сине? Бар белгәнеңне үзең белән алып киттең бит, сеңлем! Ә үтерүче иректә». Бераздан Гамил кереп:
– Икенче каттан кергәннәр, абзый. Эш әле башлана гына. Ике шаһит юкка чыгарылды. Нидән башларга, бер Ходай гына белә. Әгәр монда да ябышырлык дәлил табылмаса, кыенга туры киләчәк, – диде.
Безнең монда килгәнгә өч сәгатьләп вакыт үтсә дә, эш башларлык чыганак табылмады. Тикшереләсе тикшерелеп беткәндә Гамилнең кәефе шәптән түгел иде. Ул миңа карап, үзең күрәсең, әлегә ябышырлык әйбер табып булмады дигәндәй җилкәләрен җыерып куйды. Бераздан Фурсиләне моргка алып киттеләр. Гамил тикшерүче экспертка:
– Әгәр берәр мөһим нәрсә чыкса, шундук хәбәр ит, – дип, миңа баш белән генә ымлап, ишеккә юнәлде. Ишек төбендә бер көтү кеше җыелган, хатын-кызларның кайберләре елашып тора иде.
Гамил өйгә кайтып җиткәнче ник бер сүз әйтеп карасын. Минем сорауларга да «юк», «ярар», «карарбыз» кебек җаваплар гына бирде. Әле аны мондый хәлдә күргән юк иде. Бер көнгә ике мәет! Күп түгелме? Өстәвенә, Гамил бу эшкә минем аркада кереп батты. Мин үземне гаепле сизәм. Ул да минем уйларымны аңлаган кебек: «Кайгырма, абзый, нәрсә булса да килеп чыгар әле. Кайсы вакытта бөтенләй көтелмәгәнчә була. Иң яхшысы, хәзер кайтып ял итик, иртәгесе көн, бәлкем, берәр нәрсә күрсәтер», – дип тынычландырды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



