- -
- 100%
- +

© Гузель Идрисова, 2026
ISBN 978-5-0070-8273-0
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Кереш сүз
Кадерле укучым!
Табигать — искиткәч матур, аның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Яз көне чәчәк аткан яланнар, җәйге яшел болыннар, ак болытлы зәңгәр күк, көзнең алтынсу урманнары, кышкы ак карлар, челтерәп аккан чишмәләр, киң елгалар, көмеш күлләр, биек таулар — болар барысы да күңелгә тынычлык һәм рәхәтлек бирә. Мин гашыйкмын табигатькә.
Ихтибарың өчен зүр рәхмәт!
Яшел бишек
Түган ягым — яшел бишек, Ә мин бәләкәч бала, Минем өчен сандугач сайрый, Җил искәндә бишек чайкала. Түган якның җылы җиле Сыйпап үтә битемнән, Тәпи киткәч, йөгерәм Яшел хәтфә үләннән. Бер сары күбәләк җитез, Мине тиз куып тотты, Ах, кунды нәни учыма, Ул да мине ошатты. Мин матур кызчык, Табигать мине ярата. Алларыма гөлләр сибә, Кояш юлны яктырта. Соклануның чиге юк, Матурлык һәр тарафында. Әй, рәхәт иркәләнүе Табигать кочагында.Табигать кочагы
Якының кочаклап алса, Шундый рәхәт була. Җылы назын тойганга, Күңелгә шатлык тула. Ә, беләсезме, табигатьнең дә, Бар бит кочагы. Һәммәбезне сыйдыра ул, Булмый ябылган чагы. Үзе ифрат кунакчыл, Сыйлары һәрчак әзер. Рәхәтләнеп, ял итәбез, Хәтта оҗмахка тиңдер. Чүлгә барып эләккәннәр Оазис эзләп интегәләр. Андый проблемабыз юк, Без — бәхетле кешеләр!Кыр чәчәге
Юл читендә, тыйнак кына, Үсеп утыра бер гөл. Күрми дә үтеп китәләр, Ул ич чүп үләне түгел. Роза булмаса да, исеме гөл, Шулай ук мохтаж назга. Үз теләге белән килгән Шушы якты дөньяга. Матур булырга тырышып, Кояшка карап, үрмәләгән. Җиргә тиклем бөгелсә дә, Җил, яңгырга бирешмәгән. Инде сындым дигәндә, Нечкә генә сабагы, Янә тураеп баскан, Яшәргә теләп тагы. Әрсез кыр чәчәге, Үзен үзе үстерә. Ихтирамга лаек, чөнки Җиркәенә ямь бирә. Кеше дә табигатьнең Бер нәфис гөле. Яшәү дәртен сүндермәгән Кыр чәчәге төсле.Шәһәр карлугачлары
Кадерле кунак көтәбез Ямьле май айларында. Кайтсалар, күрербез әле Зәңгәр күктә, югарыда. Кемне көтәсез дисезме, Кышны яз алмаштыргач. Кунагыбыз канатлы, Исеме аның — карлугач. Кайткач да, эшкә тотына, Карашы шундый җитди, Гүя, әйдәгез, сез дә, Эшсез тормагыз ди. Ифрат уңган инде Шәһәр карлугачлары, Мөһим эш башкаралар, Ялны белмиләр ахры. Куышып уйнагандай, Тегеләй, болай очалар, Шулай төрле бөҗәкләрдән Һаваны тазарталар. Карлугач бәләкәч кенә, Ә файдасы нинди зур. Әзерне көтеп утырмый, Мөгаен, ул горур. Август ае җитүгә Янә кайтып китәләр. Хәзер инде аларны Җылы якта көтәләр.Гадилек
Кар эрергә өлгерми, Гөлләр калкып чыга, Ал, сары, кызыл, зәңгәр Төс сибелә кырларга. Чәчәкләр үсеп утыра Туган як туфрагында. Һәрберсе үзенчә матур, Гади генә булса да. Туган ягым гөлләре Бигрәк якын күңелгә, Аеруча якын инде, Балачактан күреп үскәнгә. Кыр чәчәкләре гади Менә кайда гүзәллек, Кешене дә шулай бизи Саф күңел һәм гадилек. Яратам кыр чәчәкләрен, Җырлап, такыя үрәм, Яшьлеккә кайткандай булам, Кырлардан йөреп килсәм.Урманга үзебез хуҗа
Элек бүредән түгел, Алпавыттан кеше күрккан. Чөнки урман байлыгына Алпавыт хуҗа булган. Урманга барып керсәң, Шунда ук куып чыгарган. Хәтта бер җиләкне Өзеп, кабарга ярамаган. Рәхмәт туган илебезгә, Хәзер күрмибез нужа, Табигать байлыгына, Шөкер, үзебез хуҗа. Күп бездә урманнар, Елга, күл, басулар, Иркен сулап яшибез, Бөтен хокукларыбыз бар.Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «Литрес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на Литрес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



